БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК

Беренче мөфтиләребезнең патша Россиясе шартларында ул дәрәҗәгә күтәрелүенә
нинди мөмкинлекләр ярдәм иткән соң? Минем уйлавымча, тәүге мөфтиләрнең
ил күләмендә танылуы аларның элекке мөселман дәүләтләренә чиктәш өлкәдә –
Оренбург губернасының башкаласы янәшәсендәге Сәет бистәсендә танылу алуына
бәйле. Хәзер Татар Каргалысы исемендә йөргән, император Пётр Беренченең кызы
Елизавета фәрманы белән Сәет бистәсе буларак барлыкка китерелгән бу зур авылның
ул елларда Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен
оештырылганлыгын алда яздык инде.
Мөхәммәтҗан Хөсәен улы 1777 елда Бохарадан туры Сәет бистәсенә әйләнеп
кайта. Ш.Мәрҗани хәбәр итүенчә, Бохарада укыган елларында да бу бистәдә калган
остазы һәм башка күренекле муллалар белән хәбәрләшеп торган. Ул Бохарадан
кайткан елларда бу бистәдә Утыз Имәни дә әле укып һәм хәлфә булып көн күрә.
Мөхәммәтҗан кайткач та алар биредә унбер ел чамасы бер авылда яшиләр. Бер-
берсе белән белешкән, аралашкан булырга тиешләр. Шул хакта Утыз Имәнинең бай
архивында кайбер язмаларның сакланган булуы да ихтимал. Әмма Совет хакимияте
елларында ул архив белән эш иткән галимнәребез бөек шагыйрьнең бер мулла белән
аралашу вакыйгаларына әһәмият итмәгәннәрдер, мөгаен.
Шиһабетдин хәзрәт китабының «Беренче мөфти» дип башланган бүлегендә
Мөхәммәтҗанның туган елы күрсәтелмәгән. Ул бүлек: «Борындык исемле авыл
кешеләреннән. Башлангыч белемне туган ягында алган, соңыннан Каргалыга барып,
мелла Мөхәммәт әд-Дагыстани һәм башкалардан гыйлем ала», дип башлана. Шуннан
соң хәзрәт булачак мөфтинең Каргалыда нинди китапларны укыганлыгын санап
китә. «Бохарада казый Габделваһһабтан белем ала», дип яза. Шиһабетдин хәзрәт
язганнардан аңлашылганча, Мөхәммәтҗан Зөя өязе Борындык авылында туган,
шунда башлангыч белем алган була. Ә Татар энциклопедиясенең рус телендә чыккан
6нчы томында исә мөфти хәзрәтләренең Уфа өязендәге Солтанай авылында 1756
елда туганлыгы күрсәтелгән. Шул ук авыл исеме 1939 елда башкалада СССР Фәннәр
Академиясе тарафыннан нәшер ителгән «Исторический архив» мәҗмугасында,
профессор М.П.Вяткинның «Журнал Оренбургского муфтия» дип исемләнгән
күләмле хезмәтендә дә кабатлана. Бу «журнал» дигәне Мөхәммәтҗанның кайчан,
кайда ниләр эшләгәнлеген теркәп барган көндәлеге. (Мөфтигә нисбәтле бүлек
117 биттән башлана. Алдагырак битләрдә Кавказ халыклары иреге өчен көрәшкән
Шамилгә багышланган язмалар бар.) Бу хәбәрләрнең кайсысы дөрес? Мөхәммәтҗан
кайсы авылда туган? Архив киштәләрендә бәлки шул хакта тулырак мәгълүмат та
сакланадыр. Әлегә ул мәсьәлә ачыкланмаган килеш кала. Шуларны белү өчен иң элек
Мансур улы Хөсәен әл-Җәбәли әл-Борындыкый мулланың кайларда яшәгәнлеген
ачыкларга кирәк.
Профессор М.П.Вяткин, очеркының кереш өлешендә, ниндидер архив язмаларына
нигезләнептер, мөгаен, Мөхәммәтҗанны Бохара белән Кабулга укырга «коллегия
иностранных дел послал», дип яза. Ягъни булачак мөфти Сәет бистәсендә укып
йөргән елларында ук Оренбургтагы Чик буе комиссиясе белән элемтәдә торган
булып чыга. Ә ул комиссиянең турыдан-туры башкаладагы әлеге министрлыкка
Ахыры. Башы 9 нчы санда.
144
буйсынып эшләгәнлеген хәбәр иткән идек инде. Мөгаен
бу комиссиянең таможня бүлегенең бер бүлекчәсе Сәет
бистәсендә урнашкан булгандыр. Сәүдә кәрваннары
чит илләргә шушы авылда тупланып чыгып киткән бит.
Мөхәммәтҗан шәкерт анда, остазы ахун Мөхәммәт әд-
Дагыстани белән берлектә, ниндидер йомышлар үтәп
йөргәндер, күрәсең.
Бохарадан кайткач та Мөхәммәтҗанның шул
комиссиядә эшләвен дәвам иттергәнлеге түбәндә
китереләсе җөмләдән аңлашыла. Ул «кайткач та
Россия дәүләте вәкилләренә һәм олыларына үзен
мәгърифәтле һәм алар тарафдары итеп күрсәтә ала», дип
яза Ш.Мәрҗани. Казакъ ханлыклары белән ике арада
булгалап торган киеренкелекне хәл иткәндә дә, ул илдә
үзара гаугалар чыкканда да Мөхәммәтҗан ахунның
ул тарафка еш йөргәнлеге М.П.Вяткин хезмәтендә дә
тасвирлана. Дөресрәге, профессор Вяткинның ул хезмәте
башлыча шул вакыйгаларны аерым-аерым билгеләп,
тасвирлап үтүгә багышланган да диярлек. Шул очерк эчтәлегеннән аңлашылуынча,
Бохарадан кайтып әлеге комиссиядә бераз эшләгәч тә Мөхәммәтҗан муллага ахун
дәрәҗәсе бирелгән була. Ләкин бу хезмәттә аңа ул дәрәҗәнең кайчан бирелгәнлеге
күрсәтелмәгән.
Нәкъ шул елларда, Россия алдында артыграк баш ия башлаганы өчендерме,
Әбелхәер ханны кайсыдыр ыруг старшиналары үтереп ташлый. Ханның варислары
арасында тәхет тирәсендәге чираттагы ызгышлар булган берничә очракта ахун
Мөхәммәтҗанның, күрше мәмләкәттә килеп туган бәхәсне хәл итү өчен, анда үзе
генә дә, Миндияр Бикчурин белән бергә дә барганлыгы Вяткин хезмәтендә дә
теркәлгән. М.П.Вяткин кулланган документлар арасында мөфти фамилиясенең
кавказчалаштырып, яисә төрекмәнчәләштереп «Гусейнов» рәвешендә язылу очраклары
да күзгә чалына.
* * *
Мөхәммәтҗан Бохарадан кайткан елларда иркен Оренбург губерниясе белән
Екатерина патшабикәнең бик ышанычлы кешеләре – генераллар И.А.Рейнсдроп
һәм бераз соңрак О.А Игельстром җитәкчелек итәләр. Патшабикәнең үзе кебек үк,
болар икесе дә чит илдә тәрбияләнгән шәхесләр. Мин караштыргалаган китапларда
Мөхәммәтҗан мөфтинең аеруча Игельстром барон белән килешебрәк эшләгәнлеге
күзгә чалына.
О.А.Игельстром, бу төбәккә генерал-губернатор итеп билгеләнгәнче, 1768-1774
елларда Россия белән Төркия арасындагы сугышта катнашкан, шул елларда генерал
дәрәҗәсенә ирешкән. Кече Кайнарҗа авылында уздырылган ике ил арасындагы солых
килешүен төзүдә дә катнаша ул.
Екатерина патшабикә идарә иткән дәвердә Оренбург губернасы бик зур мәйданны
биләгән.Ул вакытта губернаның чикләре Иделдән Уралгача һәм Нократ елгасы
урталарыннан алып Каспий диңгезенәчә җәелгән була. Пугачёв фетнәсе бастырылгач
та ул чордагы Россиянең зур бер өлешен биләп торган әлеге губерна җитәкчесе итеп
Әби патша О.А.Игельстромны билгели. Һәм аңа ул катлаулы, күп милләтле биләмә
белән ничегрәк идарә итәргә кирәклеге турында әледән-әле киңәшләр биреп тора. Ике
арада йөргән хатларның бер өлеше 1886 елда «Русский архив» журналында, «Граф
Игельстром архивы» өлешендә китерелә.
Патшабикәнең аңа язылган хат-фәрманнарыннан бер-ике өзеккә күз төшерик:
«Подданствобызда торган һәм сез идарә иткән төбәктә яшәгән, яки шунда күчеп
килгән халыкка карата бик сак мөгамәләдә булыгыз. Аларга карата җәбер кылмагыз,
басым ясамагыз. Җәбер кылган тәкъдирдә, канун кушканча, аларга дөреслекне
Шиһабетдин Мәрҗани
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
145
табарга рөхсәт ителсен.» Икенче хатта мондый сүзләр дә китерелә: «Шул халыклар
арасында диндәшләре яисә башка берәр начар ниятле кешеләр тарафыннан безнең
өчен зарарлы үгетләр таратылмасын. Зарарлы үгетләрне... мөмкин кадәр йомшаграк
чаралар белән туктатыгыз», диелә анда. Ягъни, дошмани сүз таратучы, гамәл
кылучыларга карата чара күрсәгез дә арттырып җибәрмәгез, аларны тиктомалдан
атып үтермәгез, дигәндәй итеп кисәтә Екатерина патшабикә. Әйе,тикмәгә генә татар
халкы аны Әби патша дип зурламагандыр шул. Әби кешеләр шулай йомшаграк
күңелле булалардыр инде. Бүген исә андый әби патшаларны сагынып сөйләргә
генә кала.
Екатерина Икенче белән язышкан хатларыннан күренгәнчә, Игельстром үзе дә,
әйтик, татар-башкортларга карата йомшаграк мөгамәләдә булуны яклый. Дини карашка
бәйле эзәрлекләүләргә каршы булуын сиздерә. Урыннарда мәчетләр ачу кирәклеген
хуплый. Әби патша да мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр төзергә рөхсәт бирү
нияте барлыгын иң әүвәл Игельстромга хәбәр итә шикелле.
Яңа губернаторның мөселманнарга карата булган карашы, аларга беркадәр дини
ирек бирергә кирәклеге турындагы фикере, мөгаен, Мөхәммәтҗан мөфти белән
якыннан аралашу нәтиҗәсе дә булгандыр. Бу барон идарә итә башлар алдыннанрак
кына Мөхәммәтҗан Хөсәеневне киң вәкаләтле Чик буе комиссиясенең ахуны итеп тә
билгелиләр ич. Димәк, аның Бохарада үзләштергән белеменә, аралашу тәҗрибәсенә
нигезләнеп, күршедәге мөселман мәмләкәте вәкилләре белән дипломатик сөйләшүләр
алып бару осталыгын таныйлар. Аңа ышаналар. Ягъни, ул губерна чигеннән көн-
чыгыштарак урнашкан казакъ ханлыклары белән тыгыз элемтә тотучы түрәләрнең
берсенә әверелә. Шул рәвешле булачак беренче мөфтигә багышлы рәсми язмалар СССР
чорында нәшер ителгән тарихи документларга да килеп керә. Мәсәлән, Казакъстан
галимнәре катнашында туплап чыгарылган «Собрание документов по истории
колониальной политики царизма в Казахстане» хезмәтенең 4нче томында (1939 ел)
шул чор вакыйгаларына байтак урын бирелә. Һәм анда мулла Хөсәенев шәхесе һәм
эшчәнлеге еш искә алына.
Әйтик, 1780 елларда Кече Җөзнең байбахты ыруы батыры Сарым Датов ханлыктагы
тәртипләргә һәм рус дәүләте басымына каршы баш күтәрә. Мөхәммәтҗан Хөсәенев
белән Миндияр Бикчурин берничә мәртәбә анда булып, Нургали хан белән батырны
килештерергә тырышалар. Үз дигәннәренә ирешә алмагач, губернатор кушуы буенча,
Сарым Датовны һәм ханлыкка кергән ыру башлыкларын Оренбургка чакырып
сөйләшергә карар кылалар. Шушы җыенда катнашкан күпчелек Нургали ханны
тәхеттән төшерү кирәклеге турында фикер әйтә. 1785 елның ахырында ханның үзен,
гаиләсен һәм якыннарын әүвәл Оренбургка китереп урнаштыралар. Ә бераздан соң
аларны ил чигеннән ераккарак – Уфага күчерү карарына киләләр. Хан гаиләсенә Уфада
бай торак йорт бирелә һәм еллык биш мең сум акча түләп торыла башлый. Бу гаугалы
вакыйгалар һәм Кече Җөз тәхетенә Нургалинең энесен тәгаенләү мәшәкатьләрендә
Мөхәммәтҗан мөфтигә дә катнашырга, атналап-айлап шунда яшәп, казакъ бәк-
солтаннары белән эш итәргә туры килә. Бу вакыйгаларда ул губернаторның адъютанты,
Кавказлы мөселман кенәз Черкасский белән бергә йөри. Губернатор исеменнән
башкарыласы чараларны алар бергә үтиләр.
Шушы хәлләрдән соң Екатерина патшабикә, губернатор белән мөфти фикерләрен
хуплап, казакъ ханлыклары белән чиктәш калаларда һәм ханлыктагы кайбер торак
урыннарында мәчетләр, мәктәпләр ачу кирәклеге карарына килә. Шул максат өчен
губернага елына ике мең сумнан артыграк акча бүлеп бирелә башлый. Иң элек шул
карар нигезендә Оренбург янәшәсендәге Меновый дворда һәм Троицк кальгасында
яңа буралы мәчетләр калкып чыга. Әлбәттә инде, булачак граф Игельстромга шулай
эшләргә кирәклеген искәртеп торучыларның берсе беренче мөфти хәзрәтләре булган,
дип фаразларга тиешбез. Ә 1789 елның 28 февралендә патшабикә тагын бер куанычлы
фәрманга кул куя. Ул фәрманда «...озакка сузмыйча Оренбург (янәшәсендәге) мәчет
карамагында милли училище ачарга, аны кирәкле кадрлар белән тәэмин итәргә»,
диелгән була. Һәм шул мәдрәсә каршында казакъ балалары өчен махсус интернат-
мәктәп оештырылырга кирәклеге, ел саен ул мәктәпкә күрше ханлыкның һәр ыруыннан
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
146
ике бала кабул ителергә тиешлеге дә әйтелә. Шул балаларны анда тәрбияләп тоту
өчен һәрберсе исәбеннән көненә бишәр тиен акча бүленеп биреләчәге дә ул фәрманда
каралган була. Әлбәттә инде, бу мәктәп-мәдрәсәгә беренче чиратта хан һәм аның
солтаннары балалары кабул ителгән. Шәһәрнең күренеклерәк гаиләләренең малайлары
да ул уку йортыннан читләштерелмәгән. Әмма ул татар балалары хөкүмәт биргән биш
тиен исәбенә кертелмәгәннәр.
Шул рәвешле Оренбургка якын бистәдә хөкүмәт исәбенә беренче мәдрәсә төзелә
башлый. Ул уку йорты 1793 елда гына төзелеп бетә. Шуңа чаклы казакъ иленнән
китерелгән балалар Сәет бистәсе мәдрәсәләрендә укыйлар.
5
Шушы ук елларда Оренбург шәһәрендә яшәүче мөселманнар саны да көннән-
көн арта бара. Шәһәрнең кыйбла өлешендә – Урал суы буе иңкүлегендә гади татар
бистәсе, үрге якта исә чик буе сагында хезмәт итүче татар, башкорт атлы казаклары
урамнары барлыкка килә. Бераз соңрак ул урамнар «казачийлар бистәсе Форштат»
дип йөртеләчәк. 1911 елда нәшер ителгән «Әхмәт бай» китабында Ризаэддин хәзрәт
Фәхретдинов ХХ гасыр башында бу шәһәр халкының дүрттән бере мөселман кешеләре
булуын яза. Шул губернага кергән башка шәһәрләрнең күпчелегендә дә ул дәверләрдә
татар милләте вәкилләре саны шул чамада булган. Шәһәр халкы арасында башкорт,
казакъ милләте вәкилләренең бик аз санда теркәлгән булуын да әйтеп үтү кирәктер.
Шуңа күрә бу чик буе шәһәрләрендә яшәүче мөселманнарны татар дип атауда бер дә
хилафлык юк.
Россиягә Төркестан ягыннан даими рәвештә килеп-киткәләгән төрле илчелек
вәкилләре өчен Меновый двор бистәсе мәчетенең канәгатьләнерлек түгеллеген,
анда сәүдә эше белән йөрүче гади халыкның күплеген, мәчет бинасының исә бик
зур булмавын да әйтеп үтик. Әйе, ул мәчет фәкать атналап һәм айлап ком чүлләрен
иңләп килгән кәрванчылар өчен генә төзелгән була ич. Югары дәрәҗәле чит ил
түрәләрен һәм ханнарын кабул итәрдәй булмый. Шуңа күрә патша тәхете тирәсендә
булган түрәләр дә Оренбург шәһәренең үзендә затлырак мәчет төзергә кирәклеген
аңлыйлар. Әйе, губерна башкаласында мөселман динен тотучы кешеләр дә яшәүгә
карамастан, монда әле рәсми рәвештә ачылган мәчет булмый. Шәһәр халкын гына
түгел, мөфти Мөхәммәтҗанны да бу хәл бик борчый. Санкт-Петербургка бер
баруында ул шул хакта император Александр Беренче даирәсенә кергән түрәләргә
сүз каткан, шул рәвешле Оренбургта таш мәчет төзергә рөхсәт тә, акча да алынган,
дип сөйлиләр. Бу императорны тәхеткә тәгаенләү мәҗлесенә чакырылган кунаклар
арасында мөфти дә булгандыр, дип фаразларга кирәк. Әйе, император җәнаплары
кул куеп билгеләнгән мөфтиләрнең Россия империясе тормышында дәрәҗәләре
югары булган. Императорлар аларны кайбер вакытларда кабул да иткән дип язалар.
Димәк, Мөхәммәтҗан мөфтинең дә Александр Беренчегә император таҗын кидерү
вакыйгасында катнашуында шикләнерлек урын калмый. (Әйе, шулай икәнлегенә
инану өчен башка патшаларны тәхеткә тәгаенләү чараларында мөфтиләрнең дә, ил
күләмендә абруй казанганрак кайбер милләттәшләребезнең дә катнашу фактлары
теркәлгән язмалар, истәлекләр сакланганын әйтеп китәргә кирәктер. Мәсәлән, 1881
елда император Александр Өченчене тәхеткә утырту чарасында мөфтидән тыш
берничә татарның, шул исәптән Дәрдемәнд атасы Мөхәммәтсадыйк Рәмиевнең, 1894
тә исә Николай Икенченең инаугурацияләнү мәҗлесендә аның улы Мөхәммәтшакир
Рәмиевнең катнашканлыгы мәгълүм. Мөхәммәтсадыйк хаҗиның император
җәнапларын котлап бик тә кыйммәтле һәм үзенчәлекле бүләк тапшырганлыгы
турында да риваятьләр йөри. Ул бүләк, имеш, бер пот чамасы алтын хакына торырлык
булган икән, дип тә сөйлиләр.)
Әйе, ХIХ гасыр башында Санкт-Петербургта булганда Мөхәммәтҗан мөфти
Оренбургта зур мәчет һәм аның карамагында абруйлы зур мәдрәсә ачу кирәклеген
олуг түрәләр алдында раслый алган. Дөрес, әлегә шул фаразларны дәлилләрдәй
архив документлары белән танышу мөмкинлеге булмады. Әмма Оренбургның
беренче таш мәчетенең төзелү тарихын, аны төзер өчен кирәк булган акчаның дәүләт
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
147
тарафыннан бирелгәнлеген әйтеп
язучылар бар. Ул мәчетне төзү
рөхсәте 1801 елның ахырларында
бирелгән дип фаразлана. Төзү
эшенә 1802 елда тотыналар. Һәм
1805тә анда беренче намаз укыла.
Шул ук елда анда мәдрәсә дә ачыла
һәм Меновый двор бистәсендәге
мәдрәсә шәкертләренең бер өлеше
шәһәр үзәгендәге шушы уку
йортына күчерелә. Бу мәдрәсәнең
урам буйлап тезелеп киткән өч бер
катлы бинасы әле Совет хакимияте
елларында да сүтелмәгән килеш
торды. Күрше төрки илләрнең
хан, солтан балаларының ХIХ йөз
башында шушында яшәгәнлеге
һәм укыганлыклары турында
кинаяле язмалар күренгәли. Әйтик,
профессор Карл Фуксның 1826 елда Казанда Бүкәй Урдасы ханы Җиһангир белән
очрашуга багышланган күләмле очеркында шул хакта хәбәр бар. Университет белән
танышканнан соң, Җиһангир хан аңа Оренбург мәдрәсәсен тәмамлаучы энеләрен
һәм шунда укый башлаган улларын киләчәктә шушы уку йортына җибәрәчәген
белдерә.
Шунысын да әйтеп үтик, 1898 елдан бу мәдрәсә бинасында Галимҗан Ибраһимов та
укый башлаячак. Ләкин инде ул вакытта бу мәдрәсәнең ярым ябык типтагы, хан-солтан
балалары өчен дип тотылган чоры күптән үткән була. Бу вакытта инде Россиянең ил
чигенең ерактагы Иран, Әфганстан якларына, Бохара әмирлеге «киртәләре»нә барып
терәлгән чагы. Казакъ балаларын берничә дистәләп бергә туплап, хөкүмәт исәбенә
бушлай укыту дәвере дә артта калган. Казакъ илендәге Акмәчет, Акмолалар, шул
ил чигендәге Ташкент кебек калалар яңа уку-укыту үзәкләренә әверелгән чор була.
Ташкентта 1870 елдан, Акмолада 1880 еллардан башлап казакъ телендә атналык
газеталар да чыгып килгән чак.
Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов Оренбург мәдрәсәсенә укырга керер
алдыннан гына аның җитәкчесе итеп Кышкарда белем алган, Мәккә, Мәдинәләрдә
ике ел дәвамында «белемен чарлаган» Мөхәммәдвәли мулла Хөсәенев билгеләнгән
була. Шул көннән ул уку йорты «Вәлия» исемен йөртә башлый. Ул уку йортының
төп юнәлеше «укымышлы муллалар» тәрбияләп чыгару була. Г.Ибраһимов
әүвәл шул «Вәлия» мәдрәсәсендә укый. (Атасы аны үзе урынына мулла итеп
калдырырга хыялланган була.) Әмма Галимҗан, монда алган белеме белән генә
канәгатьләнмичә, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә барып керә. Әдипнең хатыны
Гөлсем апа Мөхәммәдова сөйләвенчә, «Вәлия»дә укып йөргәндә Галимҗанга Урта
Азиядән кайтучы бер кардәше бик серле бер язма калдырып киткән була. Шул язма
киләчәктә әдипнең «Коръән алладанмы, түгелме?» дигән хезмәтен язарга этәргеч
бирә, дип искә алган иде Гөлсем апа.
Оренбург мәчетен төзергә рөхсәт алгач та мөфти хәзрәтләре аның имам-хатибы
итеп Сәет бистәсе мулласы Габдессәлам Габдеррәхим улы әл-Бөгелмәви әл-Габдерине
билгели. Ул муллага шул дәвердә, Бохара әмирлеге вәкилләрен каршылау алдыннан,
Оренбург ахуны дәрәҗәсе дә бирелгән була. Габдессәлам мулла шул ук губернаның
Бөгелмә өязе Габдерахман авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Каргалыга
килеп укыган. Аннары үзе укыган мәдрәсә карамагындагы мәчеткә имам итеп
сайланган була. Мөхәммәтҗан мөфти бу кешенең зур эшләр башкара алуына ышанган,
әлбәттә. Аның ярыйсы ук белемле булуын да чамалагандыр дип фараз итәсе кала.
Һәрхәлдә, бу кешенең киләчәк язмышы мөфтинең хаклы булуын раслый. Алдарак
әле без бу олуг шәхес белән тагын очрашачакбыз.
Оренбургның беренче таш мәчете
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
148
* * *
Әйе, Эчке эшләр департаменты штатында бүлек башлыгы рәвешендә исәпләнүче
мөфтиләрнең Россия империясендә дәрәҗәсе дә, вәкаләте дә зур була. Алар үзләре
теләгән вакытларда патша җәнаплары белән турыдан-туры элемтәгә керә алган, дип
тә язалар. Петербургтагы һәм Кырымдагы патша сарайларының ишекләре алар өчен
ачык булган диярлек. Мөхәммәтҗан үз вазифасын үтәгәндә империя белән өч шәхес
җитәкчелек итә: Екатерина Икенче, аның улы Павел Беренче һәм Павел улы Александр
Беренче. Шиксез ки, Әби патша идарә иткән елларда булмаса да, Павел һәм аның улы
Александр тәхеттә утырган дәверләрдә Мөхәммәтҗан Хөсәеневкә алар белән танышу
насыйп булгандыр дип фаразлыйк. Шул ук шәхесләрне тәхеткә тәгаенләү чараларына
Россия белән чиктәш ил-дәүләт җитәкчеләре дә чакырыла торган була. Бохара, Казакъ,
Хива ханлыкларыннан килүче кунакларны Оренбург чик буе шәһәрләрендә каршы
алу һәм аларны башкалага озата бару бурычы да мөфтиләргә йөкләнгәнлеге мәгълүм.
Соңрак дәвер мөфтиләренең андый вазифаларны башкарганлыгы турында документаль
язмалар да сакланган. Мөхәммәтҗан Хөсәенев мөфти вазифасын үтәгәндә дә шундый
ук тәртип гамәлдә булгандыр, мөгаен. Мөхәммәтҗан мөфтинең гомер чигенә
якынлашканда Россиянең шәрәфле шәхес булып танылуын да әйтеп үтү кирәктер.
Аның Казан университетының Алтын медале белән бүләкләнүе дә шул хакта сөйли.
* * *
Патшалар чорында гамәлдә булган мөфтиятнең эчке төзелешенә карата да берничә
җөмлә өстик. Урыннардагы имамнар белән элемтә тоту, аларның үз вазифаларын
ничек үтәгәнлекләрен күзәтеп тору бурычы йөкләнгән өч казый монда һәр өч ел саен
сайланып куела торган була. «Башта казыйлар фәкать мөфтинең ихтыяры һәм теләге
белән, «казый булырга фәлән һәм фәләннәр җибәрелсен» дигән аның язуы буенча
билгеләнгәннәр», дип бәян итә Ш.Мәрҗани. Соңрак аларны, урыннардагы абруйлырак
имамнар фикерен туплап, сайлап куя башлыйлар. Шиһабетдин хәзрәт китабында
Мөхәммәтҗан мөфти заманында казый вазифасын үтәгән берничә исем генә теркәлгән.
Һәм алар барысы да, мөфтигә электән үк таныш кешеләр булганлыктандырмы, Казан
төбәгеннән билгеләнгән муллалар. Исемнәре бу китапта китерелгән казыйларның
икесенең Мөхәммәтҗан вафатыннан соң берара мөфти булып торганлыклары да
әйтелә. Ш.Мәрҗани иң беренче казый буларак Бәрәскә авылы мулласы Бикчәнтәй
әс-Сабавыйны атый.«Дини идарә ачылгач, сайланмыйча гына, Мөхәммәтҗан мөфти
соравы буенча Оренбургка казый булып бара», дип яза ул. Тәүге төркемгә кергән
казыйларның тагын берсе Казаннан Әбүбәкер Ибраһим улы әл-Казани мулла була.
Казый хезмәтен ул берничә нәүбәт башкарган.
Беренче мөфти вафатыннан соң аның кәнәфиен биләгән дип фаразланган мулла
Габделҗаббар әл-Орнашбаши икән. Казый вазифасын үтәргә сайланганчы ул Сәрдә
белән Орнашбаш авыллары имамы булган. Шиһабетдин хәзрәт аның берникадәр
вакыт мөфти вазифасын үтәгәнлеге турындагы хәбәрне бу мулла абыйсының
улыннан ишеткәнлеген яза. Димәк, шулай булу ихтималын тәгаен расламый. Татар
энциклопедиясенең 2нче томында (7 б.) исә Габделҗаббар мулла мөфти вазифасын
башкаручы буларак теркәлгән. Ул хәбәр, мөгаен, хәзрәт китабына нигезләнеп язылган
булгандыр. Ләкин Ш.Мәрҗани, икеләнмичә, Мөхәммәтҗан вафатыннан соң бер ел
чамасы вакытлыча мөфти булып торучы дип икенче бер казыйны – Әмин Дәмин улы
әл-Җәбәли әл-Танавыйны күрсәтә. Тумышы белән Зөя өязе Танай авылыннан, ди.
«Нәүбәт буенча Дини идарәгә казыйлыкка сайлана. Мөхәммәтҗан мөфти вафатыннан
соң, аның урынына калып, вакытлыча мөфтилек вазифасын үти», – дип яза ул. Яңа
мөфти билгеләнгәч, «ул тагын бер нәүбәт, сайланмыйча, мөфти үтенече буенча казый
булып тора», ди.
Соңгырак дәвер казыйларыннан безгә ул урынга өч мәртәбә сайланган хәзрәт
Ризаэддин Фәхретдинов (Оренбург губернасы Бөгелмә өязеннән), Габдерәшит казый
Ибраһимов (Себер тарафындагы Тара каласыннан), Хәсәнгата хәзрәт Габәши (Казан
өязеннән, дүрт мәртәбә сайлана), Гыйниятулла Капкаев (Пенза төбәге вәкиле) яхшы
таныш. Алар – ХIХ йөзнең соңгы чиреге белән ХХ йөз башында татар мәктәп-
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
149
мәдрәсәләре эшчәнлеген заман шартларына якынайтып үзгәртү, татар матбугатын
ачу һәм таратуга кагылышлы мәсьәләләрне кузгатуда да зур эш башкарган шәхесләр.
Алдынгы карашлы бу казыйлар һәм төрле тарафтан килгән муллалар, зыялылар
катнашында 1898 елның гыйнварында Уфада зур җәмәгатьчелек җыены уздырылуын
да билгеләп үтик. Ул җыенны оештыручыларның берсе казый Риза Фәхретдинов була.
Ул җыенда «Сөйләм телен төзәтмәк, мәктәпне ислах итмәк» җәмгыяте дә оештырыла.
(Бу җәмгыятьнең исеме һәм уставы шул җыелышта катнашкан язучы Фатих Кәриминең
1908 елда Казанда нәшер ителгән «Аннан-моннан» китабына кергән.) Истәлекләрдә
хәбәр ителүенчә, ул җыелыш рәсми оешмалар рөхсәтеннән башка уздырылган була.
Шул сәбәпле мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов ул җыелышта катнашырга теләми.
Мин авырыбрак торам әле, дигән сылтау белән аның үз авылына ук кайтып китүен
искә алалар анда катнашкан кешеләр. Россиянең төрле төбәгеннән җыелган дин
әһелләре һәм зыялылар арасында Казаннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе вәкиле Таһир
Ильясов, Уфадан адвокат Әбүсогуд Әхтәмев (Казан университетын тәмамлаган
хокук белгече), Бәләбәй каласыннан морза Хәйдәр Сыртланов, Уфа мөселманнары
ахуны һәм «Госмания» мәдрәсәсе мөдәррисе Хәйрулла хәзрәт Госманов, Оренбургтан
башлангыч мәктәпләр ачу һәм тотуда зур эшләр башкарган Габделгани бай Хөсәенев
һ.б. була. Мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшчәнлеген үзгәртеп кору, милли язма тел
тәртипләренә үзгәрешләр кертү максатыннан чыгып, шул эшләрне башлап җибәрү
өчен ул мәҗлестә катнашучылардан күпмедер күләмдә акча да җыела. Ул җәмгыятьнең
рәисе итеп Хәйрулла ахун Госманов сайланган була. Ләкин киләчәктә җәмгыять күзгә
күренердәй зур эшләр башкара алмады, дип искә ала Ризаэддин хәзрәт Фәхретдинов.
«Җәмгыять гайре рәсми булдыкыннан, эш башында утыручы чиновниклардан саклану
тиешлегеннән, аның хакында һичкайда бернәрсә язылмады», дип тәмамлый хәзрәт
шул җәмгыятькә багышланган истәлекләрен.
Мөхәммәдъяр Солтановның патша фәрманы белән билгеләнгән бишенче мөфти
(1886-1915) булуына карамастан, башкала түрәләре алдында үзен бик сак тотканлыгы
турында язалар. Мөфти кәнәфиенә ул 49 яшендә, «акыл утыргач» тәгаенләнә. ХIХ
йөзнең соңгы чирегендә, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә газеталар чыгып килгән
бер вакытта, Рәшит казый Ибраһимов һәм башкаларның аңа татарча газета чыгару
өчен рөхсәт алышырга ярдәм итүен сораганлыгы, ләкин мөфти хәзрәтләренең андый
эшкә алынмавы турында да хәбәрләр бар. Шундыйрак вакыйгаларны да истә тоткан
татар зыялыларының да үтенечен искә алып бугай, 1915 елның урталарында чираттагы
мөфти итеп «патша сарае утарында үскән» Петербург ахуны Мөхәммәтсафа Баязитовны
билгелиләр. Аның атасы Гатаулла хәзрәт тә, соңрак Сафа мәхдүм үзе дә, Петербургта
гади имам вазифасын үтәүдән тыш, патша сараен саклаучы һәм патшаларны даими
рәвештә саклап, озатып йөрүче «Кавказ мөселманнарыннан» торган сак отряды
мулласы да булган шәхесләр. Ләкин Сафа мәхдүмгә мөфти кәнәфиендә озак утырырга,
игелекле эшләр башкарырга насыйп
булмый. 1917 елның февралендә
башланган түнтәрешләрдән соң
аны Оренбург диния нәзарәте
идарәсе рәисе вазифасыннан халык
үзе азат итә. Шул елның май ае
башында уздырылган Бөтенроссия
мөселманнарының корылтаенда,
демократик рәвештә имза салу
нәтиҗәсендә, мөфти итеп Казан
мулласы Галимҗан хәзрәт Баруди
сайлап куела. Ил башлыклары
карары белән мөфтиләрне билгеләп
кую тәртибе бетерелә. Әлбәттә инде,
ил күләмендәге андый зур кәнәфине
биләүчене сайлап кую тәртипләре
соңрак бераз үзгәртеләчәк. Хәзерге Галимҗан Баруди
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
150
заманның күпсанлы төбәк мөфтиләренең төбәк җитәкчесе тәкъдимен истә тотып
сайланганлыгы һәрберебезгә мәгълүм. Әмма революциядән соңгы бер дәвердә алар
фәкать дин әһелләре тарафыннан сайланып куела торган булалар.
6
Алда әйтеп кителгәнчә, Мөхәммәтҗан мөфти 1823 елның декабрь ахырлары белән
киләсе елның гыйнвар башы аралыгында вафат була. (Мөселманча ай һәм ел исәбе
белән хәзерге заман ел исәбен төгәлрәк тәңгәлләү шактый читен.) Җәсәден Уфадан
алтмыш чакрым ераклыктагы Атҗитәр авылы зиратында җирлиләр. Бу авыл һәм
аның тирәләрендәге берничә мең дисәтинә җир аңа өлешчә хөкүмәт тарафыннан
билгеләнгән, өлешчә сатып алынган була. Аның ике хатыны, бер улы, ике кызы
булган дип фаразлана. Шиһабетдин хәзрәт мөфтинең Гайшә исемле бер хатынын
гына искә ала. Гайшә Төркиядә затлы гаиләдә туган, ике ил арасында барган бер
сугыш вакытында Россиягә эләгеп, Казан ратушасы рәисе Исмәгыйль Апанай улына
икенчеме, өченчеме хатынлыкка бирелә. 1794 елда ул ире вафат булгач, тол калган
яшь хатынына Мөхәммәтҗан мөфти өйләнгән, дип хәбәр итә Ш.Мәрҗани (220 б.).
Мөфтинең кече кызы һәм кияве белән таныш булган Казан университеты профессоры
Карл Фукс исә аның Кәримә исемле хатынын гына искә ала. Мөфти вафат булгач,
император Александр Беренченең карары белән «Кәримә бикәгә мең ярым сумлык
еллык пенсия билгеләнгән», дип яза ул.
Мөфтинең «тәртипсез вә тәүфыйксыз Мирзаҗан (Мирзакай) исемле углы»ның
никахсыз рәвештә бер марҗа белән яшәвен, шуңардан «никахсыз уллары» булуын
без шулай ук Шиһабетдин хәзрәт китабыннан укып беләбез. «Мөфтинең озак гомер
итеп, 1860 елда вафат булган хатыны, ахыр гомерендә Уфага килеп, барлык мөлкәтен
дин исламда тормаган шушы оныкларына васыять итеп калдыра», дип тә язган ул.
Мөгаен бу бала да Кәримә улы булгандыр.
Мирзаҗан гаиләсенә бәйле вакыйгада олуг хәзрәт белән тулаем килешәсе килми.
Гәүрләрне иманлы итү һәр мөселманның изге бурычы лабаса. Мөгаен, Мөхәммәтҗан
мөфти дә имансыз киленен иманлы итү чарасын күргән, тагын бер саваплы гамәлне
үтәгән булгандыр.
Исмәгыйль Рәмиевнең 1966 елда «Казан утлары» журналында басылган бик
кызыклы,«Мәдрәсәдән – университетка» дип исемләнгән мәкаләсенә дә күз төшереп
алыйк. Казанда беренче гимназия 1759 елдан эшли башлый. «1767 елдан анда татар
телен укыту өчен татар классы ачыла. Баштарак анда татар теле, аннары гарәп,
фарсы телләре дә укытыла», дип яза автор. Ләкин 1809 елга чаклы татар балалары
бу гимназиягә кереп укымаган икән. Мәкалә авторы гимназия директорының шул
елда язган исәп-хисап докладыннан түбәндәге юлларны китерә. «Мөфтинең улы
да укырга керде. Ул русча, французча, татарча сөйләшә. Беркадәр гарәпчә дә белә.
Мөфтидән үрнәк алып, бәлкем татар байлары да үз улларын гимназиягә бирерләр»,
дип тә хыяллана гимназия директоры. Бу өзекне укыгач аңлашыла ки – Мирзаҗан
бу уку йортына килеп кергәнче кайсыдыр уку йортындамы яисә өй шартларындамы
шактый зур тырышлык күрсәткән. Байтак телләрне үзләштергән булган.
Директорның уку-укыту идарәсенә язылган исәп-хисап хатыннан шунысын да
ачыклыйсың – бу уку йорты татар балалары өчен бөтенләй үк ябык булмаган икән.
Ләкин безнең зыялылар ул уку йортына балаларын Мирзакайдан соң тагын байтак
вакыт үткәч кенә даими рәвештә китерә башлыйлар. Мөхәммәтҗан мөфти урыннардагы
муллалар исеменә махсус хат язып таратканнан соң, 1820 елларгача монда тагын ике
казакъ баласы белән Казан морзасы Мөхәммәт Алкин улы Шаһиәхмәт кенә укыганнар,
диелә мәкаләдә. Якындагы губернияләр стипендияләре исәбенә монда кереп укучылар
саны егерменче еллар ахырыннан, Казан уку-укыту идарәсе башлыгы итеп либерал
М.Н. Мусин-Пушкин билгеләнгәч кенә арта башлый. И.Рәмиев китергән исемлектә
стипендиат гимназист һәм студентларның күбесенең Оренбург губерниясе идарәсе
тарафыннан бирелгән акчага укыганлыгын да билгеләп үтик. Ләкин ул вакыйгаларга
хәтле әле тагын ун еллап вакыт узасы бар.
Ә Казан гимназиясе бусагасын беренче булып атлап кергән, килгән дәвердә берничә
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
151
тел белүе сәбәпле, директорда соклану хисе уяткан гимназист исә монда озак укымый.
«Мөфти улы Мирзаҗан монда укуы һәм өлгереше белән бернинди дә эз калдырмый.
Гаилә күзе астыннан иреккә чыккач, кала җирендә тәртипсезләнеп, рус кызына
өйләнеп, өенә кайтып китә ул», дип хәбәр итә И.Рәмиев.
Мөфтинең олы кызы турында мәгълүмат бик аз.
Аның бер казакъ солтанына кияүгә чыгуы, гомерен
ерак дала шартларында уздырганлыгы турында кыскача
гына хәбәр бар. Ләкин ул хәбәр дә документаль рәвештә
расланмаган. Ә кечесе исә укуда да, тормышта да зур
уңышларга ирешә. Шул кызга – Фатыймага багышлы
мәгълүмат Россиянең бәк һәм морзалары тарихын
чагылдырган бик саллы бер китапта да теркәлгән. Дөрес,
анда кызның исеме аталмаган. Ә аның киявенең исеме
дә, дәрәҗәләре дә ул бай белешмәлектә бар. 1886 елда
Санкт-Петербургта нәшер ителгән «История родов
русского дворянства» хезмәтенең икенче томындагы
55-56нчы битләрне ачыйк. Ул битләрдә кайбер казакъ
иле ханнарына кенәз дәрәҗәсе бирелүе, аларның
Чыңгыз нәселе варислары булганлыгын тану хәбәр
ителә. Җиһангир исемле безгә бераз таныш ханның
ике хатыны булуы, кече хатынының «Оренбург мөфтие
кызы» икәнлеге дә әйтелә анда. Шул пардан аларның
дүрт ир-егет Чингизидлар туган, диелә: Сәхибгәрәй, Ибраһим, Әхмәт, Гобәйдулла. Һәм
ике кызлары булуы теркәлгән. Зөләйха исемлесенең «полковник Тәфкилевтә кияүдә»
икәнлеге дә аерып күрсәтелгән.
Казан университеты профессоры Карл Фукс китабын кулга алсак, мөфтинең
кече кызының Фатыйма исемле булганлыгын ачыкларбыз. Татарлар арасында табиб
буларак та танылган Карл Фукс Фатыйма белән аның ире Җиһангир ханның 1826
елның көзендә Казанда булу вакыйгасына зур хезмәт багышлаган. Шушы көздә хан
белән беренче мәртәбә очрашуын да искә ала ул.
Җиһангир хан белән якыннанрак танышып үтик. Алдарак без Кече Җөз ханы
Нургалинең 1785 елның ахырында гаиләсе һәм якыннары белән үз иленнән Уфа
шәһәренә сөрелүе турында әйтеп узган идек. Шул вакыйгадан соң аның тәхетенә
энесен утыртканлыклары турында да сүз булды. Шуннан соңрак Нургалинең өлкән
улы Бүкәй дә ул тәхеткә ия була. Ләкин ул тәхет тирәсендәге дәгъвалар тиз генә
тынмый. Ишле хатын белән торган ханнарның уллары бер атадан тусалар да, еш кына
алар төрле ыруг вәкилләре булып та саналалар бит. Һәр ыругның үз кешесен тәхет
кәнәфиендә күрәсе килгәнлектән, алар арасында җитди генә бәрелешләр, бер атадан
туган ир затларының бер-берсен үтерешүләре дә еш кабатланган. Шундый ук хәлләр
Россия тарихында да булгалап торган ич. Әйтик, яшь Пётр патша белән аның апасы
София арасындагы көрәшне ике ана вәкилләре арасындагы көрәш дип тә бәяләргә
тиешбез. Дөрес, кайбер тарихчылар андый хәлләргә артык әһәмият итмәскә тырыша. Ә
кайбер очракта хәтта патша варисы дип йөртелгән ул баланың чын атасы әлеге патша
түгеллегенә күз йому очраклары да күзәтелә.
Кече Җөз ханлыгындагы вакыйгалар Оренбург губернаторын да, аның кул
астындагы Чик буе комиссиясе кешеләрен дә бик борчый. Мөхәммәтҗан мөфтигә дә
якын чик буенда барган бу гаугалы хәлләрдә еш катнашырга туры килә. Шул ызгыш,
талашлардан котылу өчен бераздан соң Кече Җөз биләмәсен икегә бүлү карарына
киләләр. Һәм 1812 елда, император Александр Беренче карары белән шул биләмәне
бүлеп, Россиягә якын чик буе өлешендә яңа Бүкәй Урдасын оештыру килешүләренә
кул куела. Бүкәй ханның оныгы Җиһангир егерме яшендә, 1823 елда, шул Урданың
икенче ханы буларак тәхеткә утыртыла. Төркичә «бине-бине»ләп китерелгән шәҗәрәне
русчалаштыргач, тәхеткә тәгаенләү фәрманында ул Җиһангиргәрәй Нургали улы
Бүкәев рәвешендә языла.
Шушы яшь хан 1826 елда Николай Беренчене тәхеткә тәгаенләү тантанасында
Мөфтинең оныгы генерал
Гобәйдулла Чыңгыз
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
152
катнаша. Шул вакыйгада катнашкан өчен император аңа һәм юлдашларына Россия
империясе орденнарын тапшыра, кыйммәтле бүләкләр бирә. Шуннан соң хан, иленә
кайтышлый, Казанда дүрт көнгә туктала. Бу хәл октябрь урталарына туры килә. Аны
озата йөрүче солтан һәм старшиналары арасында үз мулласы, «нугай» Ает Мөхәммәт
тә була. Хан гаиләсе Казан сәүдәгәре Муса өендә дүрт көн яши. К.Фукс аерып әйтмәсә
дә, бу «Шурба Муса» дигән кеше дә, мөгаен, императорга таҗ кидерү вакыйгаларында
катнашкан яисә сәүдә эшләре белән башкалага барган булгандыр. Хан белән алар
шунда танышканнардыр, дип фаразлыйк.
«Ханга – 24 яшь. Европалыга тартым аксылрак йөзле... чибәр генә кыяфәтле,
ягымлы карашлы. Рус телендә бик иркен сөйләшмәсә дә, һәр сүзне дөрес итеп куллана
белә. Русча язуы да килешле, әйбәт... Рус һәм татар телләреннән кала фарсы, гарәп
телләрен дә белә...» дип яза К.Фукс аның турында. Галимнең шушы сүзләренә таянып,
без казакъ ханнарының элек-электән үк татар бәк-морзалары белән якыннан аралашып
яшәгәнлекләрен дә чамалый алабыз. Яшь ханның рус телен яхшы ук үзләштерүенә
килгәндә, башта казакъ кардәшләрнең 1957 елда чыгарган китабына да күз төшерик
(«Присоединение Казахстана к России», Мәскәү). Анда: «Җиһангир берникадәр
вакыт Әстерхан губернаторы Андриевский өендә тәрбияләнә», дип язылган. Ә
фарсыча, гарәпчә белемне кайда һәм кайчан үзләштерүе турында хәбәр юк. Андый
хәбәрне укучыга җиткерер өчен татар мәдрәсәсен искә алырга кирәк булыр иде
шул. Аның Оренбургның хәзерге Левашев урамында урнашкан беренче таш мәчете
карамагындагы махсус мәдрәсәдә укыганлыгына бер дә шикләнәсе түгел. Алдарак
без Әби патша карары белән бу мәдрәсәнең казакъ түрәләре балаларын укытыр өчен
махсус ачылганлыгын әйтеп үттек ич.
Казанга килгән ханбикә Фатыймага унҗиде яшь тулган. Ул үзләре тукталган
сәүдәгәр Муса өендә профессор Фукс хатыны, шагыйрә Александраны кунакка ала.
Чәйдән соң алар диванга утырышып бик иркенләп гәпләшәләр. «Фатыйманың теле
русча җырлап тора, бер дә рус кешесеннән аерырлык түгел» икән. Йөз-кыяфәте дә
ягымлы, күркәм. Ул бик нәфис итеп тегелгән атлас күлмәктән, аның өстеннән затлы
камзул кигән. Муенында зиннәтле муенса, калфагы җем-җем килеп торучы энҗе
бөртекләре белән бизәлгән. Җиһангир Фатыймага өч ел элек, хан тәхетенә тәгаенләнү
фәрманын алган елда өйләнгән. Шул туйдан соң ук диярлек Фатыйманың әтисе
вафат була. Әнисенә, Кәримә бикәгә патша әмере белән зур гына пенсия билгеләнә.
Фатыйма ханның яшь хатыны икән. Казанга сәяхәттә катнашмаган хатыныннан
ханның ике улы – җиде һәм биш яшьләрдәге Искәндәр белән Зөлкарнәй бар, дип
хәбәр итә К.Фукс.
Фатыйма кемнән һәм кайчан рус шагыйрәсе белән тиңдәш булырдай итеп русча
сөйләшергә өйрәнгән соң? Профессор Фукс ул хакта берни дә язмый. Фатыйма
туганда мөфтият инде Уфада урнашкан була. Димәк, аның бала чагының бер өлеше
шушы калада узган. Җәй айларын алар, билгеле, Мөхәммәтҗан «алпавытның» ул
вакыттагы «үз авылы»нда, Уфадан алтмыш чакрымдагы Атҗитәрдә үткәргәннәрдер.
Хөкүмәт карамагындагы идарә башлыгы буларак, мөфти хәзрәтләренең үз балаларын
Петербургның иң дәрәҗәле уку йортларында укытырга мөмкинлеге дә булган.
Фатыйма да шундый уку йортларының берсендә беркадәр белем алгандыр, мөгаен.
Казакъ халык шагыйре Олжас Сөләйманов та, 2007 елның көзендә Казанда булганда,
шундыйрак фикер әйткән иде. Карл Фуксның истәлек язмалары да шул фикерне
раслый.
Җиһангиргәрәй Бүкәй хан Саратов губернасы чигендәге үз утарында 1845 елда
вафат була. Бу вакытта инде ул, хан булудан бигрәк, Россиянең рәсми рәвештә
расланган кенәзе санала. Генерал дәрәҗәсендә була. Кенәз статусын алгач ул, һәм
аның балалары, Чыңгызхан варислары икәнлекләрен яшермичә, Җиһангир Чыңгыз,
Гәрәй Чыңгыз рәвешендә йөриләр.
Патша Россиясендә кенәз дәрәҗәсе бик сирәк шәхесләргә бирелгән. Димәк, ул
шәхес һәм аның варислары патша нәсел-нәсәбе белән тиңләшә дигән сүз. ХVIII-ХIХ
йөзләрдә Россиядә рус милләтеннән булмыйча кенәз дәрәҗәсен алучылар күп түгел.
Кайчандыр үз ил-мәмләкәтенә хуҗа булган, төрле яклап кысканнан соң, казакъ ханы
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
153
Әбелхәер кебек, «үз теләге белән» Россиягә кушылырга мәҗбүр ителгән грузин
патшалары нәселе дә шундыйлардан. Нугай урдасы идарәчеләреннән Ырыс бәк (русча
язмада Урус бәк, кенәз Урусовлар) белән Йосыф морза (кенәз Юсуповлар) варислары
да шул бик кыска исемлеккә керә.
Соңгы чор казакъ ханнары, бигрәк тә Бүкәй Урдасы вәкилләре – кардәш-ыру
төрки халыклар мәдәниятен үстерүгә билгеле бер күләмдә өлеш керткән шәхесләр.
Җиһангир һәм аның варисларының Саратов губернасы чигендәге европача төзелгән
утарына татарның зыялы кешеләре дә, Казан университеты галимнәре дә еш килгәләп
йөргән. Җиһангир аларга бик кыйммәтле китап һәм кулъязмаларны табып һәм алып
бирешүдә булыша торган була. Бу йорт-утар хуҗаларының Казан галимнәреннән Карл
Фукс, Николай Катанов һ.б.лар белән еш аралашкан булуы бәян ителә. Бу традиция
Җиһангир хан вафатыннан соң да дәвам иттерелгән. Фатыйма ханбикәнең озак
гомер кичергәнлеге мәгълүм. Аның уллары Россия дәүләтенә хезмәт иткән кенәзләр
булалар. Фатыйманың «История родов...» китабында Ходжа рәвешендә теркәлгән
кызының язмышы әлегә миңа билгесез. Зөләйха, алда әйтелгәнчә, татар морзалары
Тәфкилевләр килене була. Ә Тәфкилевләрнең язмышы Оренбург белән Каргалыга
да элек-электән бәйле ич. Элек-электән Тәфкилевләрнең зур җир биләмәләре һәм
затлы утарлары шунда була. Ул утар корылмалары әле Совет хакимияте елларында да
бар иде. Оренбург янәшәсендәге ул утарда Ленин исемендәге данлыклы совхозның
үзәге урнашкан иде.
7
Мөхәммәтҗан вафат булганнан соң икенче рәсми мөфти бер ел үткәч кенә
билгеләнә. Аңа чаклы Оренбург төбәгендә бик зур вакыйгалар булып уза. 1824
елның сентябрь ае башында монда император Александр Беренче килеп китә. Аны
каршылау, озатып йөрү, Төркестан тарафыннан император белән күрешергә дип
килгән хан-солтаннарның көен көйләү кебек мәшәкатьләр ул җәйдә мөфти вазифасын
вакытлыча башкарган Әмин Дәмин улы әт-Танавый белән Оренбург ахуны Габдессәлам
бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви өстенә төшә. Шушы җәйдәге бик тә мәшәкатьле
бурычларны үтәгәндә аеруча зур эшләр башкарып, Габдессәлам ахун император
тирәсендәге түрәләрнең күңеленә хуш килгәндер, күрәсең. Император Александр
киләсе елның җәй ахырларында аны мөфти итеп тану турындагы фәрманга кул куя.
Һәм хәзерге Әлмәт төбәгенә кергән Габдерахман авылы кешесе шуннан соң унөч ел
дәвамында ул вазифаны үти (1825-1838).
Мөхәммәтҗан мөфти бу мулланы халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә электән үк
сыный башлаган була. Иң әүвәл ул аны Бохарадан Россиягә илче булып килүче зур
бер төркемне каршы алу эшләренә җәлеп итә. Бу вакыйга 1799 елда була. Аннары,
алдарак хәбәр ителгәнчә, ул аңа Оренбургтагы таш мәчетне һәм чит ил шәкертләре
өчен диебрәк төзеләчәк мәдрәсәне сафка бастыру бурычын йөкли. Алар төзелгәч,
аны шул мәчетнең имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе итеп билгели. Габдессәлам
бу бурычларның барысын да тиешенчә үтәп, башкарып чыккандыр, күрәсең. Соңрак
Хива ханлыгыннан килгән илчелек вәкилләрен каршы алу, озатып йөрү вазифалары
да аңа йөкләнәчәк. Һәм ул, гадәттә, килгән кунаклар белән губерна түрәләре арасында
арадашчылык йөкләмәләрен дә бик уңышлы башкарып чыгачак.
Әйе, бу мулла шактый ук өлгер, үткен һәм үз чорына күрә белемле кеше булган.
Рус телен дә яхшы ук үзләштергәнлеге император җәнапларын каршы алу һәм озатып
йөрү вакыйгаларында чамалана. Бохарадан һәм соңрак Хивадан килгән илчеләрне
кабул иткәндә ул губернатор җәнаплары алдында да абруй казанып өлгерә. Ә инде 1824
елның сентябрендә Оренбургка император Александр Беренче килгәч, Габдессәлам
ахун мөфти кәнәфиен биләрлек дәрәҗәдә тырышлык, өлгерлек күрсәтә. Мөфти буласы
килеп йөргән кайбер көндәшләрен күпкә артта калдыра.
Император Оренбургта биш көн була. Патша җәнапларын каршыларга дип Бүкәй
Урдасыннан да зур вәкиллек килә. Габдессәлам ахун элекке шәкерте, яңарак кына
хан тәхетен биләгән Җиһангиргәрәй һәм аның өч бәк-солтаны белән бергә император
тарафыннан кабул ителә. Шулай ук ул губернатор П.К.Эссен белән бергә императорны
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
154
шәһәрдәге хәрби казармалар, хастаханәләр һ.б. оешмалар белән танышып йөрү
сәяхәтендә дә озата йөри.
Габдессәлам мулла мөфти кәнәфиен биләгән дәвердә исә Оренбургка булачак
император Александр Икенче дә килә. Аның белән тәрбияче остазы шагыйрь Василий
Жуковский да була. Шиһабетдин Мәрҗани китабында бу тарихи вакыйгалар искә
алынмаган. Икенче мөфти эшчәнлеген бәяләгән бүлектә без фәкать түбәндәге ике
җөмләгә генә игътибар итә алабыз. «Оренбургта булган Россия вәкилләренә үзен
мәгърифәтле һәм алар белән бердәм итеп күрсәтә. Оренбург губернаторының таләбе
һәм үтенече нигезендә мөфти була», диелгән анда. Һәм бу мөфтинең вафат булган 1254
елы (1838) да, җеназасының Уфада җирләнгәне генә хәбәр ителә хәзрәт китабында.
Гаилә тормышына кагылышлы бер җөмлә дә язылмаган. Ш.Мәрҗани, ни сәбәп-
ледер, Габдессәлам мөфти тырышлыгы белән Уфа каласында төзелгән яңа мәчет
турында да искә алмый. Ә шул мөфти эшчәнлеген тасвирлап поэмалар иҗат иткән
Гомәр Мөхәммәт улы әсәрендә ул факт теркәлгән, дип яза әдәбият галиме Мәсгут
Гайнетдинов. Габдессәлам мөфти үтенечен үтәп, ул мәчетне Казан төбәгендәге Оры
авылы сәүдәгәре Габделмөэмин Туктамышев-Хуҗасәетов үз акчасына төзеткән, дип
яза галим.
Әйе, бу мөфтинең тормышына һәм эшчәнлегенә кагылышлы тулырак мәгълүматны
Сәет бистәсе шагыйре Гомәр бине Мөхәммәт Каргалыйның аңа багышланган ике
зур шигьри әсәреннән укып белергә булыр иде. Ләкин әле ул әсәрләрнең барын
бүгенге заман укучысы белми диярлек. Башына чалма кигән затларга багышланган
андый әсәрләр Совет хакимияте дәверендә кабат басылмадылар ич. Бохара, Үргәнеч
кунакларын кабул итү вакыйгалары шагыйрьнең «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти»
(1832) поэмасында бәян ителсә, булачак Александр Икенче патшаны Оренбургта
кабул итү күренешләре «Сәфәрнамаи шаһзадә Александр» (1837) дигән күләмле
әсәрдә чагылыш тапкан була. Шаһзадә Александр Оренбургка 1837 елның июнендә
килә. Мөфти буларак, Габдессәлам аны берничә көн дәвамында озатып йөри. Казакъ
ханлыгы чигенә якын торган Тозтүбә каласына да шаһзадәне озатып йөрүчеләр белән
бергә бара. Казакъ хан-солтаннары белән бергә оештырылган бик зур милли бәйге-
бәйрәмнең әйдәүчесе дә мөфти хәзрәтләре була. Ул бәйгедәге ат чабышы ярышларында
һәм башка төр хәрби уеннар күренешен тасвир итүдә татар, башкорт атлы казаклары да,
күрше казакъ ханлыкларыннан килгән җайдаклар да катнаша. Тәхет варисы уздырган,
санаулы сандагы мөселман өммәте вәкилләре дә катнашкан зур мәҗлес тә, әлбәттә,
мөфти Габдессәламнән башка узмый.
Бу сәяхәт вакытында булачак императорны укытучы-тәрбиячесе, күренекле
шагыйрь Василий Жуковский озата йөргән, дидек. Мәгълүм ки, шагыйрьнең анасы
Салиха татар нәселеннән була. Һәрхәлдә, без укыган еллардагы дәреслекләрдә
шулай язылган иде. Хәзер ничектер. Әйе, хәзер бит күренеклерәк шәхесләрнең
биографиясендәге татарга бәйле урыннарны төшереп калдыру тәртибе өстенлек итә
башлады. Дөрес, шагыйрь үземе, яки биографиясен әвәләүчеләрме, аның анасының
милләтен «турчанка» дип яздылар. Ягъни, ул элекке Касыйм ханлыгы биләмәсендәге
Биләү шәһәрчегендә туган «төрек кызы» булып чыга. Икенче бер рус шагыйре
– Константин Бальмонт та, кемгә иярептер, Урал төбәгендә туган анасын татар
нәселеннән дип атаудан тартынып, «анам шигьри җанлы турчанка иде» дип яза ич.
Шигьрияткә яшьли күңел бирүем дә анам тәэсиреннән килә ди, 1914 елда «Нива»
журналында чыккан автобиографик мәкаләсендә.
Жуковскийның анасы бер алпавытта хезмәт итә һәм шул кешедән бала таба. (Без
укыган дәреслекләрдә аны алпавыт йортында «ключницей была» дип яздылар.)
Патша Россиясе заманында шундый тотнаксыз алпавытлардан туган «атасыз» балалар
адым саен очрап торган. Теләсә кайсы крепостной кызны алпавыт үз кәнизәге итә
алган. Аннары ул кызны көмәнле килеш яисә яшь баласы белән берәр крепостнойга
кияүгә бирә торган булганнар. Шундый ук язмышлы үги балалар арасында күренекле
шәхесләрдән шагыйрь Афанасий Фетны, рәссам Орест Кипренскийны, Оренбург
губернаторы генерал Василий Перовскийны һ.б. бик-бик күпләрне атап китеп булыр
иде.
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
155
Салихадан туган Василий әз-ким генә булса да үз анасы телен дә белгәндер, дип
фаразларга мөмкин. Бу очрак та шаһзадәне озатып йөрүче Габдессәлам мөфти белән
җирле шагыйрь Гомәр Мөхәммәтев файдасына булгандыр, билгеле. Гомәрнең бер
поэмасының рус теленә тәрҗемә ителү вакыйгасы да шул фаразны раслый сыман. Аның
Петербург яисә Ташкент архивларында сакланган поэмаларын укый алган очракта,
без ул тасвирлаган вакыйгаларны һәм шул вакыйгаларда катнашкан Габдессәлам
мөфти эшчәнлеген тагын да тулырак итеп күзаллаган булыр идек. В.Жуковскийның
да шаһзадәне озатып йөрүгә бәйле көндәлек язмалары да булган. Алар 1902 елгы
«Русская старина» журналында нәшер ителгәннәр. Ләкин безнең Милли китапханәдә
дә, Россия Фәннәр академиясе филиалы китапханәсендә дә ул журналның нәкъ шул
1837 елга караган көндәлек язмалары кергән саннары юкка чыккан икән. Шул сәбәпле
бу олуг шәхеснең, патша җәнапларыннан тыш, А.С.Пушкин да аны үз остазым дигән
шагыйрьнең Оренбург төбәгенә бәйле сәяхәтнамә язмалары белән әлегә танышып
булмады...
Шагыйрь Гомәр Мөхәммәт иҗатын барлар вакыт та җиткәндер, шәт.
1910 еллар башында Гомәр Дәүләтьяров хәлфә Каргалыдагы бер мәчет чормасыннан
Габдессәлам мөфтинең үз көндәлек язмаларын табып ала. Аларны Ризаэддин хәзрәт
Фәхретдиневкә илтеп тапшыра. Һәм ул көндәлек язмалары 1913 елгы «Шура»
журналының алты санында басылып чыгалар.
Алдарак әйтелгәнчә, Шиһабетдин хәзрәт Габдессәлам мөфти эшчәнлегенә, ни
өчендер, бик аз туктала. Аның кылган эшләрен аерым искә алмый. Гаилә әгъзалары
да бер дә телгә алынмыйлар. Бәлкем, Каргалы шагыйре Гомәр Мөхәммәт улының
бу мөфтигә багышлап иҗат ителгән күләмле ике поэмасы барлыгын белгәнлектән,
ул шулай эшләгәндер. Мөфтинең балаларыннан улы Гыйният кенә алда тасвир
ителгән поэмаларның беренчесендә телгә алына, дип яза әдәбият галиме Мәсгуд
Гайнетдинов.
Гомәр Мөхәммәт улының хәзергә мәгълүм булган өч күләмле әсәреннән ике
поэмасы Петербург архивларында һәм берсе Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү
институтының кулъязмалар бүлегендә саклана икән. «Тәзкирәи Габдессәлам мөфти»
поэмасы – татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы
кайбер үзгәрешләрне чагылдырган әсәр... Аның тагын бер мөһим яңалыгы – реаль
вакыйгаларның гадәттән тыш географик киңлеге. Сөйләм Оренбург, Петербург,
Таганрог, Уфа вакыйгаларына күчеп тора...» дип бәяли аларны М.Гайнетдинов. Әйе,
шушы ике поэманың эчтәлеге белән таныш кеше Габдессәлам мөфти эшчәнлеген дә
тулырак бәяли алачак. Шуның өчен генә булса да ул поэмаларны яңадан бастырып
чыгару кирәктер. Кемнәребез алыныр икән шундый зур, кирәкле эшне башкарып
чыгарырга? Шулай ук мөфтинең үз көндәлек язмаларын да бүгенге мөселман
укучылары кулына кайтарып бирү зыян итмәс иде...
8
Шундый ук дәрәҗәдәге тагын бер шәхесне – гаскәри хезмәттән мөфтилеккә
тәгаенләнгән Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәфкилевне дә өлешчә Каргалыга һәм
Оренбург төбәгенә мөнәсәбәте булган кеше дип санарга хаклыбыз. Ул 1865-1884
елларда дүртенче кеше буларак рәсми рәвештә мөфти кәнәфиен биләгән шәхес.
«Татар энциклопедиясе»ндә Сәлимгәрәй мөфтинең 1805 елда Алабуга өязендә
туганлыгы, 1885 тә Уфада бакый дөньяга күчкәнлеге теркәлгән. Шиһабетдин
хәзрәт китабында Тәфкилев бәк-морзаларының Чыңгыз ханга барып тоташкан озын
шәҗәрәсе китерелә. Шунда ук алар хакында «хан балалары токымыннан» дигән
җөмлә дә өстәлгән. «Сәлимгәрәй 1852 елда хаҗ сәфәренә юнәлә. Истанбулда солтан
Габделмәҗид хәзрәтләре янына кереп, аны сәламләп чыга», дип тә язылган анда. (Бу
очракта сүз Төркия башлыгы турында бара. Башка төркиләр, шул исәптән казакълар
илендә исә солтан дип хан балаларын атаганнар.) Бу хаҗиның бабасының атасы
«Котлыгмөхәммәд морза, 1147 (1734) елда Россия гаскәре белән килеп, Оренбург
шәһәренә нигез сала… Россия хөкемендәге мөселманнардан әлегәчә болар кадәр бай
һәм дәүләт иясе булган кешеләр мәгълүм түгел», дип тә яза Ш.Мәрҗани. Әлбәттә,
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
156
бу очракта «мөселман» төшенчәсен «татар» сүзе белән алмаштыру кирәктер. Чөнки
алдарак берничә мөселман өммәте вәкиленең Россиянең патша йорты вәкилләре генә
йөрткән кенәз дәрәҗәсенә лаек булулары турында да сүз барган иде. Тәфкилевләр
дәрәҗәсендәге байлык иясенә тиңләрдәй Кавказ төбәге мөселманнары да булгандыр,
бәлки.
Сәлимгәрәй һәм аннан соң килгән Мөхәммәдьяр мөфтиләр элек дини
дәрәҗәләргә ия булмаганнар. Алар икесе дә әүвәлрәк хәрби каста төркеменә кергән
шәхесләр. Шул сәбәпле кайбер дин әһелләре аларны бик үк өнәп тә бетермәгәннәр.
Сәлимгәрәй мөфтинең зурдан кубып башкарган тәүге эше буларак, бу дин
идарәсенең Уфа шәһәрендәге бина-утарын төзеп бетерүе санала. Тәүге тарафтарак
ул шуның белән шөһрәт казанган шәхес. Илнең төрле төбәгендә эшләп килүче
мәчет, алар карамагындагы мәктәп-мәдрәсәләр белән танышуга да ул зур әһәмият
биргән. «Сәяхәт кылырга ярата. Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырыша...
Теле белән әсир итә торган зат... Ләкин, карашында тотрыклылык булмаганлыктан,
күп эшләре тәмамланмыйча, ярты юлда калды. Еш кына үз әмерен үзе бозар иде...
Сиксән ике яшендә вафат булды, Уфа шәһәренең таш мәчете күршесендә җирләнде.
Балалары булмады», диелә «Мөстәфадел-әхбар...» китабында Сәлимгәрәй мөфти
турында.
Алда билгеләп үтелгәнчә, Тәфкилевләрнең иң тәүге зур җир биләмәләре Каргалы
авылы тирәлегендә булып, төп утарлары да аның янәшәсендә урнаша. Ә ерак бабасы
исемен йөртүче соңгы морза, Котлымөхәммәд Батыргәрәй улы Тәфкилев, патша
чорындагы дүрт чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, ул җир биләмәләренең ике
мең дисәтинәдән артыграгын Мәхмүт бай Хөсәеневкә сата, дип язган идек алдарак. Бу
морзаларның икенче зур җир биләмәләре дә шул ук Оренбург губернасының Бөгелмә
өязендә була. 1848 елдан ул биләмәнең төп хуҗасы буларак Сәлимгәрәй Тәфкилев
исәпләнә. Шул ук елда ул Бөгелмә өязе алпавытларының җитәкчесе итеп тә сайлана.
Һәм үз утарында хәзергәчә үзенчәлекле архитектура истәлеге булып саналган затлы
сарай төзетә. «Мөфти итеп билгеләнгәч, ул берничә мәртәбә Казанда була, Тифлис
ягына да барып кайта», дип яза Ш.Мәрҗани. Ләкин Кавказ төбәге биләмәсенең
үзәге булган, императорның шул тәбәктә яшәүче барлык милләт вәкилләре өстеннән
җитәкчелек итүче вәкиле – наместнигы утырган Тифлис (бүгенге Тбилиси) каласына
ни өчен барганлыгы әйтелми. Дөреслектә ул анда мөселманнарның сөнни мәзһәбенә
керүчеләре өчен ачылган мәчеткә бәйле берәр төрле вакыйгада катнашырга дип
барган булгандыр, мөгаен. Нәкъ Сәлимгәрәй мөфтилек иткән еллардан башлап анда
сөнниләр мәчете имам хатибы буларак татар морзалары Терегуловлар династиясе
вәкилләре торган. Сәлимгәрәй мөфти Тифлиска барган вакытта, 1870 елларда, ул
җәмиг мәчет мулласы вазифасын Касыйм төбәгеннән чыккан Терегуловлар нәселе
биләгән. Ә Тәфкилев белән Терегуловлар исә гомер-гомергә кода-кодача булып
яшәгәннәр ич.
Татар энциклопедиясенең русча 5нче томында Сәлимгәрәй мөфтинең Уфа
шәһәрендә авыру һәм мохтаҗларны карау өчен дип үз исеменнән мөселман приюты
ачканлыгы, төрле урыннарда мәчет һәм мәктәп-мәдрәсәләр төзү һәм тоту өчен махсус
вакыф-фондка акча калдырганлыгы да хәбәр ителә.
9
Оренбург төбәгенең яңа чор морза-дворяннары нәселеннән чыккан Шаһимәрдән
Ибраһимов баштарак мәрхүм Сәлимгәрәй мөфти урынын биләргә лаеклы кешеләр
исемлегенә кертелгән була. Әйе, күпчелек рус түрәләре тарафыннан да ул шул
кәнәфине биләргә иң лаеклы шәхес саналган. Аңа чаклы ул байтак еллар дәвамында
Төркестан төбәге генерал-губернаторының җирле халык белән аралашу буенча
ярдәмчесе дә, якын-тирәдәге мөстәкыйль ханлыклар белән элемтә тотучысы да булган.
Ләкин аңа каршы русның югары дәрәҗәле дин әһелләре һәм карагруһчы зыялылары
күтәрелүе мәгълүм. Миссионер, берара Казан университетының төрек-татар кафедрасы
мөдире дә булып торган Н.И.Ильминскийның әлеге морза кандидатурасына каршы
төшеп, Синодның өлкән прокуроры К.Победоносцевка язган хатлары сакланган. Ул
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
157
хатларның кайберләренең күчермәләре миндә дә
бар. Хатларында ул Ш.Ибраһимов белән Казанда
очрашкалаганлыгын бәян итә. Ул аны акыллы,
югары белемле, русча бик иркен сөйләшә алучы
«цивилизованный, энергичный» шәхес дип бәяли.
Һәм Урта Азиянең, башка шәрекъ илләренең билгеле
кешеләре белән якыннан аралашкан зат дип мактый да,
нәкъ шул сыйфатлары безне куркытырга тиеш, дигән
нәтиҗә чыгара. Уңай сыйфатлары белән ул мәрхүм
Тәфкилев Сәлимгәрәй морзадан да күпкә өстен тора,
дип яза. Шул өстенлеге белән ул безнең дин әһелләрен
һәм чиновникларны мөшкел хәлдә калдырачак, ди
(«может обаять и ослепить наших господь и чинов
высшего управления»). Киләчәк мөфти урынына
безгә русча белеме чамалырак булган, түбән дәрәҗәле
түрә алдында да калтырабрак калучы кеше кирәк.
Мин ул урынга Солтановны кулайрак күрәм, дип яза
Н.Ильминский 1885 елның 29 апрелендә җибәргән
хатында. Һәм тиздән башкала түрәләре Шаһимәрдән
Ибраһимовны исемлектән сызып ташлый. Бишенче
мөфти итеп Минзәлә төбәгеннән чыккан морза, «башкорт-татар атлы казаклары
гаскәрендә кантон башлыгы булган Мөхәммәдьяр Солтановны куярга кирәк», дип,
император җәнапларына җиткерәләр. Шул рәвешле тиздән аны мөфтилеккә тәгаенләү
турында фәрман бәян ителә. Шушы кәнәфине биләгәндә Мөхәммәдьяр Солтановның
нәкъ Ильминский күрәзәлек иткәнчәрәк гамәл кылуы күпләргә мәгълүмдер ки. Ә
Шаһимәрдән Ибраһимовны исә тиз арада Согуд Гарәбстанына, Җиддә шәһәренә илче
вазифасын үтәргә дип озаталар.
Бик күп замандашлары кабул итмәгән бу мөфтинең дә Оренбург төбәгеннән
чыкканлыгын билгеләп үтик. Гаскәри кантон башлыгы дәрәҗәсенә ирешкәнче аның
башкорт-мишәр казаклары төркемендә күрше казакъ илен яулап алу сугышларында
катнашканлыгы да искәртелә.
10
Габдессәлам Габдерәхим улы вафат булгач, өченче кеше рәвешендә мөфтилеккә
тәгаенләнгән Габделвахид Сөләйман улы әл-Җәбәли әл-Әрбашчины искә алып үтик.
Ул Оренбург төбәге кешесе түгел. Ш.Мәрҗани аны «мишәр таифәсеннән, Нижний
өязе Әрбәшчи авылыннан чыккан», дип белдерә. Ягъни ул Сембер губернасында
туган кеше. Мөфти кәнәфиенә утыртылганчы, ул Санкт-Петербургта сәүдә эшендә
була. Үз ишләре арасында мулла вазифасын да башкара. Ул чорда әле башкалада
мәчетләр булмый. Атасы авыл мулласы булганлыктан, Вахид намаз тәртибен дә,
догаларны да яхшы үзләштергән була. «Россиянең вәкаләтле олы кешеләренә
укымышлылыгын күрсәтеп, Габдессәлам вафатыннан соң мөфти булуга ирешә, 1256
(1840) елда Уфа шәһәренә килә, – дип хәбәр итә Шиһабетдин хәзрәт. – 1863 елда,
75 яшендә бу дөнья белән саубуллашкач, Уфадагы мөселман зиратында җирләнә»,
– ди. Димәк, ул чирек гасыр чамасы мөселман дине җәмгыяте идарәсе җитәкчесе
булып торган. Ләкин дин ислам мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләрдә аның исеме
сирәгрәк очрый.
***
Россия империясенең императорлары (патшалары) фәрманы белән билгеләнгән,
шул ил мөселманнарының яшәеше – тормыш итеше өчен җаваплы булган алты
мөфтине искә алдык. Бу вазифаны биләү еллары тәртибендә аларны кабат санап
чыгыйк. Беренче мөфти, Россиядә иң әүвәл тәүге коръән китапларын бастырып
таратучы Мөхәммәтҗан бине Хөсәен бине Мансур әл-Җәбәли әл-Борындыкый (1778-
1824), Габдессәлам бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви (1825-1838), Габделвахид бине
Мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов
БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК
158
Сөләйман әл-Җәбәли әл-Әрбашчи (1840-1863), Сәлимгәрәй бине Шаһингәрәй бине
Йосыф Тәфкилев (1865-1885), Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәтшәриф Солтанов (1886-
1915), Мөхәммәдсафа бине Гатаулла Баязитов (1915-1917).
1917 елдан мөфтиләр төрле җыеннарда сайлап куела башлый. Иң беренче булып
бу вазифаны үтәргә Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди
сайлана. Бу вакыйга шул елның май аенда Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнары
корылтаенда була. 1921 елның декабрендә ул вафат булганнан соң, Үзәк Россия һәм
Себер төбәгенең яңа дин башлыгы итеп күренекле галим һәм танылган мөхәррир
Ризаэддин бине Фәхретдин бине Сәйфетдин сайлап куела. Бу вазифаны ул 1936 елга
чаклы – вафат булганчы башкара.
Төпләмеш
Каргалы авылы һәм анда гомер кичергән олуг шәхесләр мине балачактан
кызыктырып килделәр. Мәктәптә укыган елларда Каргалыны күреп белмәсәм дә,
безнең Бозаулык суы буе татар авыллары белән ныклы элемтәсе барлыгын ишетеп
тә, укып та үсәргә туры килгән иде. Мин үскән Иске Актау (Иске Белогор), аның
янәшәсендәге Яңавыл (Яңа Актау), Аюлы, Бәшир, Имангол, Кондызлы ише авыл
картлары белән сүз чыкканда, әледән-әле шул сихри Каргалы мәдрәсәләре, Каргалы
мәчетләре, Каргалы муллалары телгә алынырлар иде. Фәлән мулла Каргалыда укыган,
икенчесе Каргалыдан килгән, имеш. Яңавылдан чыккан язучы һәм галим Габделбарый
Баттал да атасы мәктәбендә башлангыч белем үзләштергәннең соңында укуын
Каргалыда дәвам иттергән.
Авылыбыз зираты уртасындагы зур, биек «изге таш»ны да Каргалы авылы
исеменә бәйләп сөйлиләр иде. Шул авылдан чыккан Рафыйк баба җиденче
мәртәбә хаҗ сәфәреннән кайткан вакытта безнең Иртәк инеше буенда үлеп калган
икән. Ул вакытта безнең авылда Каргалы кешесе Әхсән имам-хатиб булып торган.
Шуларда кунып чыгарга дип килгәндә, бик тә эссе көндә авыл очына җиткәч үлеп
калган бу изге хаҗи. Әле сугыштан соң да аның кабере өстенә куелган «Изге таш»
янәшәсендә ятып сихәтләнеп, терелеп чыгар өчен дип, төрле тарафтан авыру
яисә күңел тынычлыгын җуйган кешеләр дә килеп кунгалар иде. Шундыйлар
арасында хәтта хәрби киемнәрен дә салмаган, култык таякларына таянып, көчкә
атлап йөргән соңгы сугыш каһарманнары да очраштыргалады. Ул мөсафирларны
зират янәшәсендәрәк яшәүче Җомабикә әби каршы алыр һәм озатып куяр иде.
«Файдасы булдымы соң?» – дип сораучы карт-карчыкларга мөсафирлар еш кына:
«Әлегә рухым савыкты. Алла боерган булса, тәнем дә савыгыр», диебрәк җавап
бирәләр иде.
Авылга бер кайтуымда мин шул изге ташка ни-нәрсә дә булса язылганмы
икән, дип кызыксынган идем. Авыл мулласы белән без ул ташта бернинди язу да
тапмадык. Ә аның янәшәсендәге кабер ташыннан исә Каргалыдан чыккан Әхсән
мулланың монда чирек гасыр имам-хатиб булып торуын, 1824 елда 69 яшендә
вафат булганлыгын укып белдек. Ул монда муллалык иткән елларда, Самара белән
Оренбургны «чуен юлы» тоташтырганчы (1879), башкала тарафына яисә хаҗга
барырга чыккан һәр мөселман кешесе диярлек Бозаулык суы буена гәрәбәдәй
тезелешкән татар авыллары аша йөри торган булган. Димәк, кайчандыр бу юлдан
алда санап үтелгән барлык шәүкәтле мулла һәм мөфти хәзрәтләребез дә бер генә
мәртәбә үтмәгәндер. Хәтта ки даһи шагыйрь Пушкинның да, Уральск тарафына
юл тотканда, шушы тирәләрдәге биек акбур тауларына карап, язылачак повестеның
үзәгендә торган авыл исемен «Белогорская крепость» дип атаган булуы бик
ихтимал. Нәселе Каргалыга бәйле булган рус теле укытучысы Рашат абый да
кайчандыр шундый фикер әйтеп, безне «Капитанская дочка» повестен кат-кат
укырга ымсындырган иде.
Башлангыч сыйныфларда укыткан укытучым Хөснә апа да Каргалыны бик еш телгә
алыр иде. Оренбургның аргы ягындагы Чебенке авылларының берсендә туган булса
да, ул Каргалыны, аның кешеләрен дә бик сагынды, ахрысы. Берничә ел шунда укыган
Л И Р О Н Х Ә М И Д У Л Л И Н
159
да булса кирәк. Оренбург төбәгенең элеккеге барлык зыялысы да Каргалыдан чыккан
дип, мисалга Айдаров морзалар гаиләсен китерер иде. Әнә бит, Кәраметдин Айдаров
хәзер Сәмәрканд университеты профессоры, аның туганы Галим Айдаров Оренбург
педагогия институтында укыта икән. Бозаулык буе татар авылларының соңгы ахуны
Харис хәзрәт тә шул морзалар нәселеннән ди.
– Аның улы Әсгать Айдар – күренекле язучы. Сез аны яхшы белергә тиешсез.
Кечкенә Әсгать сезнең кебек вакытта шушы Искеавыл урамнарыннан йөргән. Авыл
читендә, Иртәк инеше буенда аларның җимеш бакчалары булуын барыгыз да беләсез...
Киләсе дәрестән без аның «Ташбай» исемле әсәрен укый башларбыз, – дип сөйләр
иде Хөснә апа дүртенче класс балаларына.
Шул ахунның ХХ гасыр башында Иске Актау авылы янәшәсендә сабантуйлары
оештырганлыгын, аңа Каргалы, Оренбург, Бозаулык, Самара тарафларыннан күпсанлы
кунаклар җыелганлыгын мин соңрак «Вакыт» газетасыннан укып белдем. Мондый
вакыйгага багышланган хәбәрләр анда 1914 елгача даими рәвештә басыла килгән икән.
Менә 1910 елның 29 май санындагы хәбәрдән бер өзек: «Бозаулык өязе Иске Белогор
карьясы янында, Айдаров хәзрәт утарында зур бәйге булды. Мөселман милләтеннән
күп кеше җыелган иде, көрәш кеби кызыклар белән Сабан туе ясалды. Берничә гәүдәт
үгез суелып, халык хозурына аш бирелде...» Хәзер дә әле «хәзрәт бакчасы» исемен
йөрткән ул урында кыргыйлашкан алмагач кәүсәләре саклана. Шул сәхрәдә узган
Сабантуйларында, бәлкем, минем бабам да катнашкан, ахун хәзрәтләре догасы белән
чын мөселманча суелган яшь үгез итен ашагандыр...
Алда әйтелгәнчә, Каргалы безнең төбәкнең Бозаулык, Иртәк, Иләк, Ток, Самар
(фарсычасы, Сәмәр бугай) елгалары буе авыллары өчен үзенә күрә кечерәк бер
Мәккә булган. Күрше-тирә авылларның муллалары башлыча шул Каргалы мәктәп-
мәдрәсәләрендә укыган. Туасы шаулы гасыр алдыннан гына авыл мәчетен яңартуда
тырышып катнашкан бабамның олы кызының кияве Хәбибулла да Каргалыда
мәдрәсә тәмамлап кайткан була. Ләкин ул рәсми рәвештә мәхәллә имамы булып
сайланырга өлгерми кала. Илдә зур үзгәрешләр башлана. 1919 елның җәендә шушы
авылдан Урта Азия тарафына таба ургылган атаклы Татбригада сугышчылары аны
да үзләре белән ияртеп алып китә. Яу-сугышлар беткәч тә, ул шунда кала, Миһербан
апабызны да үзе янына алдыра. Илленче елларда аларда кунакта булганда, җизнә
бабай туган авылы белән бердәй итеп Каргалыны да бик сагынып искә алган иде.
– Шунда үзләштергән белемемне дә һич онытканым юк. Казакъ, үзбәк авылларында
укытканда да, көндез хәлфә, кичләрен мулдакә идем. Хәзер дә шулай, – дип мактанып
та куйган иде Чимкәнт шәһәре янәшәсендәге зур үзбәк авылында гомер иткән
Хәбибулла бабабыз.
Йә Ходам, Үзең ярлыка. Изге юлда йөреп, изге эшләр башкарган барлык
имамнарыбыз, мөфтиләребез кылган изге гамәлләр мәңге онытылмасын. Бүгенге
укымышлы дин әһелләребез белән бергә ара-тирә булса да узган гасыр мөфтиләренең
изге эшләрен дә искә алгалыйк. Алар рухына изге догаларыбызны багышлыйк.
 

Реклама