ЗӨЛФӘТЛЕК

2007 елның 16 апреле. Галиәсгар Камал исемендәге
театрда Зөлфәтнең юбилее бара.
60 яшь... Ниһаять, чыгыш ясаучыларны тыңлап шактый
арган шагыйрьнең үзенә сүз бирделәр. Сәламәтлеге
шәптән булмаса да, үзен егетләрчә тотарга тырышып,
микрофон алдына килеп басты. Бераз тын торгач, ачык
тавыш белән:
– Мин – шагыйрь! – дип ярып салды. Бераз гөжләбрәк
торган зал тын калды, ниндидер киеренкелек урнашкандай
булды. Кемгәдер төбәп, үзенең шагыйрьлеген раслагандай
әйтелде бу сүзләр. Ниндидер әрнү дә бар сыман иде.
Аннан горурланган сыман: – Минем яңа китабым чыкты!
– дип, кулындагы саллы китабын өскә күтәрде. – «Ходай
сулышы!»
Тын торган зал, баштагы шаукымнан арынып, гөрләтеп кул чабарга тотынды.
Киеренкелек мизгел эчендә юкка чыкты, зал өстеннән күңелле дулкын йөгерде. Зөлфәт
шигырь укырга тотынды...
Хәзер дә уйлыйм, «Мин – шагыйрь!» – дип юкка гына әйтмәде бит ул. Аның
шагыйрьлеген шик астына алучы да булмагандыр залда. Хәер... «Зөлфәт язудан
туктады», «Зөлфәт элекке данына ышыкланып кына яши», «Зөлфәтне без инерция
буенча гына шагыйрьләр рәтендә йөртәбез...» кебек сүзләрне ишетмәдекмени? Зөлфәт
гомере буе иҗат итте, гомере буе аны турыдан-туры яки кинаяләп «актив булмауда»
гаепләделәр. Әйе, аның китаплары сирәгрәк чыкты. «Язмышлар ярында» китабы
белән «Утлы бозлар» арасы алты ел булса, чираттагы китабы унике елдан соң гына
дөнья күрә. Әмма нинди китаплар бит алар! Зөлфәт китап арты китап чыгарырга
омтылмагандыр да дип уйлыйм.
Әмирхан Еники Зөлфәтнең шигырьләрен «тәмле шигырьләр» дип атый. Тәмле
әйбер күп булмый... Тик шунысы бар: Зөлфәтнең шигырьләрен, язмаларын бергә
җыйсаң, шактый мул мирас калдырганлыгы бәхәссез.
Бүген шагыйрьнең җыентыкларын күздән кичерәм дә, никадәр рухи байлык, гаҗәеп
шигырь үрнәкләре калдырып киткән икән ул безгә, дим. Зөлфәт шигъриятеннән
мәхрүм
булмаган килер буыннарга да сөенәм.
Ачыктан-ачык әйткәндә, аннан нык көнләштеләр. Шагыйрьлегеннән дә, янәшәсендә
хатыны Фирая апа булудан да, бер дигән балалар үстерүеннән дә... Гаиләсе ныклы,
димәк, тылы ныклы. Күп кенә каләм ияләре тыл юклыктан харап булдылар. Мөдәррис
Әгъләмнең очрашкан саен әйтә торган сүзе: «Бүгенге көндә татарның иң зур шагыйре
– Зөлфәт!» Бу сүзләр кемнәргәдер ошамагандыр. Әлбәттә, шулай. «Зөлфәт язудан
туктады...» кебек сүзләр таратылып, аның шагыйрьлегенә шик төшерергә омтылыш
барлыкка килгән икән, юкка түгел... Зөлфәт – шагыйрь генә түгел, гомумтатар
шигъриятендә тирән эз калдырган, поэзиядә ачышлар ясаган, традицион булып калган
хәлдә, яңа төр шигъри мәктәпкә нигез салган шагыйрь дип әйтәбез. Шуңа да инде,
Наис Гамбәрнең «җиңел кулыннан» «зөлфәтлек» дигән аталыш та барлыкка килде:
«Акчасы ни, бакчасы ни, / Зөлфәтлекне югалтсак...»
Зөлфәт... Зөлфәтлек...
Мәктәптә укыган елларында ук шагыйрь булып танылган ул.
156
Ерак 1964 елларга китик. Мөслим районының бер почмагындагы Урәзмәт авылы.
Беренче сентябрь көне. Мәктәп умарта күчедәй гөжли: укытучы булып Казан дәүләт
университетын тәмамлаган яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин килгән! Мәктәп директоры
Нәһерлегаян ага Хөсәенов та (композитор, музыкант Азат Хөсәеновның әтисе) шат:
РОНО мөдирен тәки ризалаштырды бит – егетне үз мәктәбенә билгеләтүгә иреште!
Соңрак, бәлки, үкенеп тә куйгалагандыр... Рәдиф Гаташның укыту методикасы совет
мәктәбенең методик таләпләренә бик үк туры да килеп бетми. Бигрәк тә төн уртасы
җиткәч, шәкертләрен ияртеп, эштән арып йокыга талган авылны дәррәү уятып, шигырь
әйтеп, урам тутырып шаулап йөрүләрне искә алсаң... Ул чор өчен баш Себер китәрлек
нәрсә ич бу. Укучылары нинди әле, унынчы сыйныфтагылар. Егетләре, һәркайсы
гүәрдин гәүдәле, алыпка тиңнәр! Хәлфә абыйлары аларны үз итеп «күсәк!» дип дәшә.
Җитмәсә романтик холыклылар; кызлары – һәркайсы алиһәгә тиң... Мөслим кызлары
алар башка, чибәрлек тә җитәрлек, акылдан да ким-хур түгел. Директорга жалу белән
килүче ата-аналар да күренгәли. Моның ишене күргән кешеләрмени алар... Партия
тәрбиясенә шулай төкер әле син.
Унынчыларга дәрескә кереп, бераз танышып алгач, бер арада җай чыгарып,
Рәдиф Гаташ дәртләнеп шигырь укый. Татар, шәрык, дөнья поэзиясен су урынына
эчкән шагыйрьнең авызыннан «энҗеләр сачелеп» кенә тора инде. Боларны мин,
картлар әйтмешли, бик белеп язам, чөнки ул дәрестә шагыйрьгә мөкиббән китеп
утыручыларның берсе – бертуган абыем булган бит. Яңа мөгаллим әдәбият турында
гәп кора, һәр җөмләсен шигырь белән «ныгытып куя». Егетләрнең күңелләрендә
ут өермәсе, кызларның күзләрендә, Марсель Гали әйтмешли, «тояк уйный». Яшь,
чибәр егеттән күзләрен алмый утырган бер кызый, телгә килеп: «Беднең үдебеднең
дә шагыйребед бар», – дип куя. Берәр Мәсеготь кызы булгандыр инде. Егетләр
мәсьәләсендә иң тәҗрибәлеләре шул авыл кызлары.
Рәдиф Гаташ, сагаеп:
– Кем ул? – ди. Карашы сыйныф бүлмәсен капшап үтә.
– Дөлфәт, – дигән тавышлар ишетелә. Арада: «Исәр Мәләк» дип әйтүчеләре дә
табыла. Моның да үз сере бар...
– Килмәде ул бүген... көтүдә.
Шагыйрьләрдән көтүче ясау яңалык түгел... Публий Овидий Назон... Хәсән Туфан...
Рәдиф Гаташ дәрескә керешә. Әмма, тәнәфескә чыккач, егет белән кызыксынуын
дәвам итә.
Дөлфәт Маликов дигән шигырь язучы егет Яңа Сәет дигән авылдан икән.
Шагыйрь шәкерте белән очрашу, беренче тәэсирләр хакында Рәдиф Гаташ язганнар
аша таныш без. Озак та үтми, күрше Бүләк авылында (Наис Гамбәрнең туган-үскән
авылы) Рәдиф Гаташ кичә оештыра. Инде бу вакытта, Наис Гамбәр искәрткәнчә,
мәктәптәге «һәр укучы бала, укытучы абыйсына охшарга тырышып, дөресрәге, аның
тылсымына буйсынып, исәрләнә-исәрләнә, әсәрләнә-әсәрләнә шигырь яза. Мәктәп
тоташ шигъри ялкын эчендә».
...Агач клуб. Тын беленерлек салкын. Шигъри кичә бара. Зөлфәт шигырь укый.
Бөдрә чәч, зифа буй, баш югары чөелгән, уң кулы кош канатыдай җилпенеп-җилпенеп
ала, әмма тавышы уйчан-моңсу: «Елга буйларында талдыр. / Агызма – / Тик яшьлекне
калдыр».
Шигырь тәмамлануга, иске клуб сулкылдап куйгандай булды... Шигырь «җене»
кагылган безнең авыл апа-агайлары шигырь тыңлыйлар. Алар нәкъ менә шушы
минутта яңа шагыйрь тууын эчтән генә чамалап алганнардыр (халык сизгер ул!), әле
яңарак кына әнисен югалткан егет «тик яшьлегемне калдыр» ди бит! Олыларча итеп,
үзәккә үткәреп, үксетеп.
Бу – триумф иде. Сәхнә артына чыккач, Рәдиф Гаташ, шатлыгын яшереп
тормастан, шәкертенең иңеннән кочып алды да яраткан сүзен шәрран ярып кычкырып
җибәрде:
– Афәрин, күсәк!
Икенче елны ул ике «күсәген» – Дөлфәт белән Фәрит Гыйльмине ияртеп Казанны
«яуларга» алып чыгып китә. Икенче елны аларга Наис Гамбәр кушыла...
Ф А К И Л С А Ф И Н
157
Аксакал да иде безнең хәлфә
Һәм егет тә – кызлар сөйде ул.
Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса,
Безнең өчен хәлфә иде ул –
Төнен әйбәт шигырь яза алса,
Хәлфә түгел, хәтфә иде ул!
(«Юл өзеге»)
Казанда Яңа Сәетнең Дөлфәте шагыйрь Зөлфәткә әйләнә. Шагыйрь – туры сүз
әйтү. Турысын әйтү – гадәтиләр эше түгел. Шагыйрь андыйларны үзе «гаҗәепләр»
дип атады. Мөдәррис Әгъләмгә Зөлфәт болай эндәшә:
...Исәр сантый. Сөйләр сүзеңнән дә
Бөрки сыман тере яктылык.
Хәзер ни дип әйтим инде:
Сантыйлыкмы? Әллә Антейлык?
...Бу татарны уйнатырга түгел,
Уйлатырга һаман шигырь әйт!
Аның барлык тәрәзләрен ачып,
Бар дөньясын җилләт, шигырьләт!
(«Сантый»).
Тел, татар халкының язмышы Зөлфәтне беренче шигырьләреннән башлап,
гомеренең ахырына кадәр озата бара. 1972 елда язылган «2072 елның язында явачак
кояшлы яңгырга» шигырендә болай ди:
Исән-саумы әткәм-әнкәм теле?
Тузан төшмәдеме чишмәсенә?
Урын бармы Тукай томнарына
Бөек чорның китап киштәсендә?
...Сукмадымы яшен туган моңның
Гасыр аша сузган күперләрен?
Өермәләр йолкып алмадымы
Безнең оныкларның хәтерләрен?
Шул чорда Мөдәррис Әгъләм яза: «Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? / Яңгырармы
анда безнең көйләр?..» («Китә алмыйм»)
Шәп шагыйрьләр күп ул татарда. Ә Хәсән Туфан ни өчен Зөлфәт белән Мөдәррис
Әгъләмне артык үз иткән? Сере нәрсәдә? Ул аларның күп кенә «шуклыкларына» да күз
йомган бит. Туфан һәр каләм иясен хикмәтле бизмәненә салып үлчи: милләт гаме белән
яшәү, иҗат итү, башкаларга юл күрсәтү (белдертү!), аларны арттан ияртә алу. Юкка гына
Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында олуг шагыйребез болай димәгәндер: «Синдә дә
Зөлфәттәге, Әгъләмдәге (һәм Равилдә дә туа башлаган) гүзәл гамь, илең, халкың күңеле
белән тоташкан әйбәт тынгысызлык бар, һаман үсә барган гүзәл иман бар, көнем өчен
түгел, «Денем, Илем өчен!» дигән иман бар. Иманыңны ата шайтанга да бирмә, Кадыйр!»
Хат 1971 елда язылган. Күренгәнчә, Туфан беренче итеп Зөлфәт исемен атый. Зөлфәт әле
сабый гына, югыйсә... Монда һәр сүз, һәр тыныш аерым мәгънәгә ия. Әдәбиятка иманлы
булып килү генә җитми, иманны гүзәл хәлдә саклый да белергә кирәк, башкаларга тапшыра
торырга кирәк. Иң зур кыйммәт шул.
Татар халкының язмышы сызландырып яшәтә шагыйрьне. Ул аны данлый да,
мактый да, кимчелекләрен дә аерып күрсәтә.
Җитмешенче елларга кайтыйк. Бердәм «бөек совет халкына» укмашкан,
мираж идеяләр хакына теләсә нинди сәяси җинаятьләрне дә акларга әзер м асса
шагыйрьнең кисәтүле җан авазын ишетерлек хәлдә идеме ул чакта? Әдәбият
мәйданында ат уйнатучыларның төп өлеше «бөек киләчәккә» кысыр өметләр
ЗӨЛФӘТЛЕК
158
баглап элегияләр язып азапланганда, Зөлфәт – Намус, Вөҗдан өчен зур әхлакый
көрәшкә чыккан бунтарь. «...Мин буран туганыдыр – / Күкрәгемдә / Буран
болытлары...»
Шул дәвердән алга киттекме без? Алгамы, арткамы?.. Тарих хөкеменә ышану көчле,
тарих гаделлекне торгызыр дип, көтеп яшибез. Бу көтү озакка китте инде. Чынбарлык
башкача: «Нигәдер бу кешеләрне тарих / Чалыш көрәк белән җилгәрә – / Ялган кала
орлык булып ятып, / Ә дөреслек оча җилләргә». («Хәерлегә булсын»)
Зөлфәтнең эпиграф итеп алынган «Чакырылмаган кунак – татардан да яманрак»
дигән сүзләр астында иҗат ителгән шигыре хакында тулы трактат язарга булыр иде.
Һәм бу әсәр хакында аз язылмады да. Шигырь астына 1965 ел датасы куелган. Бүгенге
трагедия шунда: империячел сәясәт элеккедән дә яманрак рәвештә гамәлләр уйлап
таба. Татар халкының язмышы тел язмышына тоташкан. Тел бар – халык бар, тел юк
– халык юк. Халык юк икән – проблема да юк...
Шагыйрь сүз белән генә көрәшә ала, дибез. Сүздән дә көчле корал юк. Хакимнәр
гомер бакый хак сүздән куркып, аны кычкырып әйтүчеләрнең телләрен тешләтү уе
белән адарынып яшәгәннәр. Зөлфәт җәмгыятьтә көрәш рухы формалаштырырга
омтыла. Бигрәк тә үзенең буынын, арттан килгән яшьрәк буынны көрәшчеләр итеп
күрәсе килү теләге зур. Аның шигъри ачышлары шундый әсәрләрендә ныграк
төсмерләнә дә. Зөлфәт – антитезалар остасы (Наис Гамбәр), Зөлфәт – экспрессионист
– белдерүче, хакыйкатькә башлап төшенүче (Дания Заһидуллина), Зөлфәт – трагик
шагыйрь (Илдар Юзеев), Зөлфәт – сюжетлы шигырьләр остасы (Наҗар Нәҗми). Мин
ни өсти алам? Ул – тәнкыйди зәвыкны социаль гаделсезлекне фаш итүгә юнәлдергән
шагыйрь. Һәм иҗат гомерендә моңа ирешә дә. Ә болай үзе бары тик: «Хан да түгел,
мин – бары тик Зөлфәт», – ди.
Зөлфәт гомере буе сагынып яшәде. Мәхәббәтен сагынды ул, Уразмәт мәктәбендә
укыганда яралган, яралы мәхәббәте – Гөлнәзирә апа аның, хәзергечә әйтсәк, шигъри
музасы иде. Гөлнәзирә апа да Зөлфәт дигән атаклы шагыйрь барлыгын белеп, аның
өчен горурланып гомер кичерде. Әмма яшьли вафат булды. «Бу югалтуны, – дип искә
ала Наис Гамбәр, – Зөлфәт кенә түгел, шагыйрьнең хатыны Фирая ханым да бик авыр
кичерде кебек...» Зөлфәтнең үзәген өзгәләгән тагын бер нәрсә – аның яшьлек эзләре
калган Мәсеготь авылы да юкка чыкты. Озак еллар авылның коесы, сиртмәгә эленгән
чиләк кенә сакланып торды...
Мәсеготь язмышы – туктаусыз бимаза. Юкка чыккан авылның халык язмышына
әверелү ихтималын тою сагайта. Куркыныч төш сыман ул. Шушы шом «Үле авыл»,
«Ятим кое», «Ташландык кое», «Яшьлегемнең яшен яктысы», «Бәхил бул, сиреньле
авыл» әсәрләрендә кабатлана.
Мәхәббәт нәрсә ул? Бу сорауга Зөлфәт болай җавап бирә: «...Бөек хисләр хасил
була икән / Яшәп түгел очып үткәндә... / Мәхәббәт ул / Бер кагылыш икән, / Канат
кагылышы икән лә!» («Кагылыш»).
Соңгы дәвердә Сөю турында иң көчле шигырь дип мин «Мәхәббәт» шигырен
атар идем.
1976 елга кире кайтам. Имтиханнарны биреп, сессия тәмамлангач, авылга
таба кузгалдым. Чаллыга кайтып төштем. Безгә иң якын юл шушы, Чаллыдан
Мөслимгә автобус йөри. Төн уртасында «Метеор» пристаньга борынын төртте.
Апаларда кунып чыгарга уйладым. Тик алар ГЭС бистәсеннән Яңа шәһәргә
күченеп киттеләр, минем әле яңа фатирларында булганым юк, бара да белмим.
Автобус тукталышында торган яшь пардан, апаларның адресын әйтеп, ничегрәк
табарга, дип сорыйм. Автобуслар йөрми икән инде, шактый ерак җир барасы
булып чыкты. Яшьләр исә мине үзләре илтеп куярга уйладылар. Сөйләшеп бара
торгач беленде: егет тә, кыз да Мамадыш районыннан. Ипләп кенә минем хакта
да сорашалар. Үземнең Казан университетында, филология факультетында
укыганымны әйттем.
– Шагыйрьләр шунда укый инде, әйеме? – дип сорады кыз.
– Анда укыганнары да бар...
Кыз шигырь укый башлады. Көтелмәгән хәл иде бу.
Ф А К И Л С А Ф И Н
159
– Юк, китмә. Кирәкми... мин сине
Аралап алырмын кышлардан,
Бу ап-ак гарасат нигәдер
Нәкъ безнең сөюгә охшаган...
Яшьләрнең теленнән төшмәгән «Язмышлар ярында» китабыннан шул исемдәге
шигырь бу. Мин дәвам иттем:
...Тетрәнде керфегең, болыттан
Ак карлар ычкынган шикелле.
Ачылды керфекләр, бу көннәр
Бураннан ачылган шикелле.
Без сүрән яктырткыч эленгән багана төбендә туктап калганбыз икән... Кыз
гаҗәпсенеп миңа карады.
– Сез дә... бу шигырьне беләсез икән.
– Бу шигырьне егет кеше язган. Аны егетләр укырга тиеш, – дигән булдым, белдекле
кыяфәттә. – Мин әле аның авторы белән дә таныш...
– Егетләр шигырь язарга оста... Ә мин шигырьне үземчә сөйлим. «Ялвару төс
түгел ирләргә / Толымың җылысы – мендәрдә» дигәнен, «Ялвару төс түгел кызларга, /
Толымым җылысы – мендәрдә!» – дип әйтәм. Мине белми бит ул... Зөлфәт, ачуланмас
әле, – диде, шаян тавыш белән.
Без апалар яшәгән йортка килеп җиткәнче тәмам туганлашып беткән идек инде.
Аерылышкан чакта егете, көлеп:
– Хәерле булсын, шундый шаукымлы кыз белән күзле-башлы булам инде. Икенче
атнада туй, – диде. – Кунакка чакырабыз.
Шагыйрь булу да шаукымлы эш, шигырь ярату да шаукымлы эш булып чыкты.
Мин бу парны бәхетле булганнардыр дип ышанып яшим. Шигырьне бәхетсез
мәхәббәт яздырса да, аны күтәреп алучылар арасында бәхетлеләр күп бит.
Казанга килсәм, Зөлфәт абый янына кермичә китми идем. Ул мин белгәндә – «Яшь
ленинчы» газетасында, аннан озак еллар «Чаян» журналы редакциясендә эшләде.
Берсендә, аның шактый шыксыз бүлмәдә, тәмам тузган утыргычта, кыршылып беткән
өч аяклы өстәл артында, иске, тузган-кашаган җиһазлар арасында моңсу утыруына
игътибар иттем. Мине күргәч, гадәтенчә, очынып, озын кулын күрешергә сузды:
– Һа, якташ, – дип, мине сораулар белән күмеп тә ташлады. – «Мәйдан» ничек?
Чаллы ничек? Мөслимгә кайтканың бармы?
Мин сорауларга өзек-төтек җавап биргәч, дулап алдым:
– Хәзер баш редакторыгыз янына керәм, шагыйрь Зөлфәт мондый бүлмәдә, иске-
москы арасында утырырга тиеш түгел. Оят!
Зөлфәт абыйның йөзе алсуланды. Авырткан урынына кагылдым, ахрысы.
Урыныннан сикереп торды.
– Керә күрмә! Бер сүз дә тишмә! Үзләре күрергә тиеш алар...
– Моңарчы күрмәгәнне... – дип, ачуланып чыгып киттем.
Ике айлап вакыт үткәч, тагын Казанга килдем. Янә Зөлфәт абый янына йөгердем.
Керсәм... Бүлмәне танымый торам. Яхшылап ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган,
алар зәвык белән урнаштырылганнар. Түрдә, затлы кәнәфидә балкып Зөлфәт абый
утыра.
Мине күрүгә көлеп, каршыга чыкты.
– Әйттем бит! Күрде бит Берәү... – диде ул мактанган кыяфәттә. – Белмиләр дип
уйлама, беләләр мине!
Телдән калып, бүлмә буйлап күкрәк киереп атлаган Зөлфәт абыйга карап торам.
– Ничек, бик тиз... – дидем, ниһаять, аңга килеп. – Кемнең башына килде бу нәрсә?
Зөлфәт абый күңелле тавыш белән бармагын югары чөйде:
– Иң өстәгеләр күрде. Һа, кодаң президент булса, шулай була ул!
Бусын шаяртып әйтте инде. Зөлфәт абый әлеге үзгәреш турында сөйли башлады.
ЗӨЛФӘТЛЕК
160
«Сөембикә» журналы редакциясенә, юбилее уңаеннан котларга дип, Президентыбыз
Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән икән. Тиешле катка күтәрелгәч, сулга китәсе
урынга, Президент уңга каерып, беренче ачык ишеккә килеп кергән. Анда, кәгазьләргә
чумып, Зөлфәт утыра...
Күрешеп, бераз хәл белешкәч, Президент бүлмәгә күз ташлаган һәм нык итеп:
– Шагыйрь Зөлфәт мондый шартларда утырып эшләргә тиеш түгел, тиз арада
төзәтегез! – дип фәрман биргән.
– Гап-гади итеп минем белән сөйләшеп торды Минтимер ага. Каушап калдым. Ни
сөйләгәнемне дә белмәдем. Шулай да телгә килде: «Сез бит минем кода буласыз», –
дидем. Көлде, аркадан какты.
Зөлфәт абыйның сөенече күкрәгенә сыймый иде.
Соңгы тапкыр аны 60 яшьлек юбилеенда күрдем. Юбилейда чыгыш ясап, аны
тәбрик иттем. Кичәдән соң, тагын гәпләшеп алдык. Шат иде, күңеле күтәренке иде.
Бераз вакыт үткәч, хәлләрен сорашу нияте белән өйләренә шылтыраттым.
Телефонны Фирая апа алды. Борчылган сыман.
– Ни булды, Фирая апа? – дип сорадым.
– Зөлфәт абыең авырып тора әле. Эч тирәсе авырта...
– Ашыгыч ярдәм чакырыгыз, Фирая апа.
– Чакырдык инде. Хәзер килеп җитәләр.
Тагын берничә көн үтте. Янә шылтыратам. Фирая апа белән сөйләшәбез. Зөлфәт
абыйга операция ясаганнар.
– Зөлфәт абыйның хәле ничек соң? – дип сорау бирәм.
Шул арада Зөлфәт абыйның шактый көр тавышы ишетелә:
– Не дождётесь, дип әйт! Сәлам тапшыр. Казанга килгәч керсен! «Тулганаен»
яраттым, шәп!
Сүз «Идел» журналында басылып чыккан «Тулганай» дигән повестем турында иде.
– Әйбәтләнә инде, торып йөри башлады, – ди Фирая апа.
Сөенеп, трубканы куйдым.
Тагын ике көннән аның вафатын ишетеп, аңсыз тордым...
Зөлфәт дигән бөек шагыйрь мәңгелек гомеренең алтмыш елын Җирдә яшәп китте...
Кабере Яңа Бистәдә, иҗатташы Мөдәррис Әгъләм белән янәшә диярлек. Тукай да ерак
түгел. Аларның рухлары очрашып, гамьле әңгәмәләр корып ала торганнардыр. Һәрхәлдә,
безнең арада яшәгән чорларында, Зөлфәтнең Мөдәррис абый белән тугарылып сөйләшеп
утыруларын күзәтеп, тыңлап утырырга ярата идем...
Зөлфәт китапларын еш укыйм. Бит артыннан бит ачыла. Укыган саен Рух уяна,
җан Ил, Халык язмышына кушылып тетрәнә. Әйтерсең, шагыйрь мәңгелек хакыйкать
тавының иң биек җиренә күтәрелгән дә укучысы белән сөйләшә.
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың. –
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!..
(«Ходай сулышы»)
Зөлфәтлекне саклыйсы иде җанда, килер буыннарга саклап каласы иде...

Реклама