Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа елның яңа әдәби бизәкләре

Яңа елның  беренче көненнән, кырда-урамда кар яуса да, яки буран дуласа да, аязып, кырлачның зәмһәрире зәңгәр пәрдәсен элеп торса да, күңелләребез табигатьнең өр-яңадан тууына, яңарышына йөз тотканын сиземли булыр. Елның беренче атнасында якты көн бер минутка, аннан киләсе атналарда бишәр минутка озая. Икенче ае урталарында, кырлач чигенүгә, бөреләр керфегенә шәмәхә төс куна башлый. Тагын ике-өч атнадан көн белән төн тәгаен тигезләшә. Аннары тәүге тамчылар... Аннары карга, сыерчык бураннары... Инешләре, иделләрендә бозлар актарылып ташый да, оҗмах яшеллегенә төренгән болын-кырлар – сандугачлар, ак болытлы аяз күк тургайлар хөкемендә кала... Аннары Сабантуйларына кадәрге вакытны саный башлыйбыз... Ел да шулай кабатлана.

Ел фасылларының көн белән төн озынлыгына бәйле үзгәрешләре таби­гатьнең үзе булып кабул ителә... Һәр тереклек, һәр үсемлек шул таби­гыйлеккә яраклашып үзенең яшәү дөньясын булдыра... Туа, үсә, өлкәнәя... тагын туа, тагын өлкәнәя... тагын... тагын...

Инеш, иделләрдә бозлар актарылып ташыганда, ярларында эзләре кала. Узып киткән елның да вакыт ярларында эзләре язылып калды. Татар халкы өчен пәйгамбәр шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән аеруча истәлекле ул... «Уртак Ватанда хакыбыз шактый ук», – дип язган шагыйребезнең бу юллары бүген: «Уртак йортыбыз Җир шарында безнең дә Хак Тәгалә билгеләгән урыныбыз, үзебез булып яшәргә хакыбыз бар!» – дип тә яңгырый.

Узган елда тарихи Болгар шәһәрендә нигез ташлары салынган Рәсәй Ислам академиясе бинасы быел төзелеп сафка басачак, булачак руханиларыбызга ишекләрен ачачак... Ул югары дини мәгариф үзәге Хак динебезнең сафлыгын, хилафсызлыгын саклауда дөньякүләм әһәмияткә ия булыр... «Сакланганны саклармын», дигән Бөек Иҗатчыбыз кешелек алдына куйган иң җаваплы сынауларны үтү вакытларын кичерә бүгенге дөнья... Кешелек үзе яратылган, Хак динебез иңдерелгән җирләрдә җаһиллекнең коточкыч гарасаты купты. Дөньялыкта ганимәт малы бәрабәренә көн итүне яшәү мәгънәсе иткән ка­вемнәр, дәүләтләр, иблис ихтыярына бирелеп, бөтен хокукый һәм әхлакый чикләрне җимереп, кешелеккә куәтле  яу ачтылар... Бу даулы яуларны бөек Рух – Иман гына, мәгърифәтле инану гына чигендерә алачак та...

Узып киткән ел республикабызда сулыкларны саклау елы булып та язылды үзенең елъязмасына. Глобаль дөньяның глобаль проблемалары бихисап... Алар арасында иң әһәмиятлесе, санаулы еллар үтүгә, бөтен кешелек алдына килеп баса торганы – эчәр су проблемасы булачак дип кисәтә экологлар... Җир шары климатының нибары бер градуска гына җылынуы да табигый су чыганакларын киптерәчәк икән.  Котып бозлары эреп, дөнья океаннары җәелеп, дистәләрчә мең чакрымнарда коры җирне тозлы су басып китүе, мәңгелек туң җирләренең эреп сазлыкка әверелүе җирнең географик картасын да, экологияне дә танымаслык итеп үзгәртәчәк икән... Бүгенге глобаль дөньяда углеводород энергетика чыганаклары өчен даулы яулар алып барыла, алдагы унъеллыкларда, бер Аллаһы үзе саклый күрсен, бер йотым эчәр су өчен кан коюлар башланмагае, дип кисәтә безне сәясәтчеләр, галимнәр һәм күрәзәчеләр.

Узган ел Россия күләмендә иң мул иген уңышы җыеп алынган ел булып та тарихка кереп калды әле. Игенчелек өчен табигый шартларның бик уңайлы төбәктә булмавына карамастан, менә дистә елга якын татарстанлылар Кубань, Ростов өлкәләрендәгедәй мул иген үстерергә омтыла. Шунысы игътибарга лаек: урып-җыю эшләре югалтуларсыз, зур оешканлык белән башкарыла бездә. Ил халкының яшәү сыйфатын эзлекле яхшыртуга йөз тотканда, боларның барысы да хәлиткеч әһәмияткә ия, әлбәттә.

Уртак Ватанда эзле булу, хакыйкый хокуклы булу һәрдаим практик гамәлләр белән нигезләнеп, ныгытып торуны таләп итә. Бу яктан караганда, Татарстанның ил икътисадын ныгытуга керткән өлеше һәркем танырлык саллы булуын дәвам итә. Бу республикабыздагы барлык сәнәгать төрләренең тотрыклы эшчәнлегендә чагыла. Татарстан инвестицияләр кертү, дөньякүләм интеграцияләр җәһәтеннән гел алдан бара. Фән казанышларын кулланышка кертүдә, барлык өлкәләрдә инновация проектлары тәкъдим итүдә аерылып тора. Менә шундый глобаль мәсьәләләрне хәл иткәндә, милли республика буларак, үз этник мәдәнияте, мәгарифен үстерү мәсьәләләре дә читкә этәрмичә алып барыла бездә...

Милли мәсьәлә, милләтләр мәнфәгате... Кайчандыр бу мәсьәлә тугандаш, дус халыклар гаиләсе СССРда тулысынча хәл ителгән, дип белдерелгән иде. Чыннан да, милли республикаларда милли мәктәпләр проблема буларак күтәрелми дә кебек иде. Мәктәптә үз ана телеңдә белем алу табигыйдән табигыйрәк хәл кебек иде. Баксаң, ул чор-дәвердә дә бу проблемалар шактый кискен булган икән бит. Алар милли мәгариф проблемасы буларак түгел, ә авыл белән шәһәр проблемасы буларак каралган, күрәсең... Шәһәр – димәк, бу, барлык яшәү-көн итү, белем алу, аралашуда милли компонентлар тәмам фәкыйрьләнеп беткән дигән сүз.

Инде СССР дәүләте таркалды. Ә милләт проблемалары куерганнан-куера гына бара. Элекке бердәм, куәтле илдә бер гаиләдә көн иткән халыклар арасында каршылыклар килеп чыга. Гәрчә, халыклар арасында каршылыклар чыкмый, ул каршылыкларны китереп чыгаралар дисәләр дә, гасырлардан гасырларга: «Иң бөек максатыбыз – хөр мәмләкәт», – дип яшәгән халыкларның омтылышын да инкарь итеп булмый шул.

Татар халкының үз дәүләтчелеген – хөр мәмләкәтен булдыру юлында соңгы чирек гасыр дәвамында алып барган бердәм омтылышы, көрәше нәтиҗәсендә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан «Татарстан феномены» дип бәяләнгән дәүләт бердәмлеге барлыкка килде.

«Татарстан феномены» бәяләмәсенең күп билгеләре бардыр. Әмма иң мөһиме, дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп иткәне ул – Татарстан Республикасында милли мәсьәләләрне көйләп торуның үрнәк нәтиҗәләренә ирешүедер.

Бүген куәтле, байлыкка баткан ил-дәүләтләрдә дә милләтләр, конфессияләр арасында хәлләр киеренкелеге үзен гел сиздереп тора. Татарстандагы тотрыклы татулыкның асылы нидә соң? Бу сорауга татар халкының мәкаль-әйтемнәрендә төпле җаваплар бар... «Күрше хакы – Тәңре хакы!» дигәненә игътибар итик... Адәм баласы кайда гына туып, кайда гына яшәмәсен, аның янәшәсендә һәрчакта кемдер яшәячәк, гомер итәчәк. Ул «кемдер» дә Аллаһының колы, аңа да җанны Аллаһы иңдергән. Җан биргәнгә җүнен биреп, бу дөньяда яшәргә хокук биргән. Ул инсанның да бу җирдә яшәргә тулы хокукы бар, хакы бар! Аллаһы бүләк иткән хакы! Күршелек, янәшәлек – ул Хак ихтыяры, Адәм балалары шуңар дучар ителгән. Милли мәсьәләләрдә табигый гаделлекнең төп асылы шулдыр ласа!

Күп милләтле ил-дәүләтләрдә «күрше хакын хаклау» максатында Федератив дәүләт төзелешен булдыру – кешелекнең иң олы казанышыдыр, мөгаен! Татарстан Республикасының яңа тарихы үсешенә караган чирек гасырда аның зирәк җитәкчеләре Федератив дәүләт төзелешен алга сөрделәр. Ул татар халкының олуг максаты – мөстәкыйль хөр мәмләкәтен кору өчен дә, үзе белән янәшәдәге күп халык-милләтләрнең хөрлеге өчен дә, шул милләтләр-халыкларны бер түбә астына туплаган Рәсәй дәүләтенең хөрлеге өчен дә бердәнбер кулай юл бит! Татарстан үз мәмләкәтендә барлык милләт вәкилләре өчен үз этник мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң мөһиме – Ана телләрен саклау, үстерү өчен реаль алшартлар булдыра алуы белән һәркемгә үрнәк, феноменаль күренеш булып бәяләнде. Шунысы игътибарга лаек: Татарстандагы милләтара, конфессияләр арасындагы тотрыклылыкка татар халкының, аның зыялылары – галимнәре, иҗатчыларының көндәлек тырышлыгы, иҗтиһат итүе белән дә ирешелә... Бу изге эштә быел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтәчәк «Казан утлары» журналы, аның дистәләрчә авторлары, күпсанлы укучыларының да лаеклы өлеше бар... Соңгы елларда журналыбызда халкыбызның дәүләтчелеге тарихы, милли каһарманнарыбызга багышланган эпик әсәрләр белән бергә бүгенге яшәешебезне, замандашларыбызның әдәби образларын чагылдыручы әсәрләр дә күпләп күренә башлады. Әдәбиятчыларыбыз үзләренең төп миссиясе – мәгърифәтле, әдәпле әдәбият аша халкыбызның рухын күтәрү, аны киләчәккә ышанычлы өметтә яшәүгә туплау миссиясен үтәүгә чын-чынлап алындылар... Журналыбызның ике ел рәттән Бөтенроссия күләмендә оештырылган «Многоликая Россия» конкурсында җиңүче булып танылуы моңа бер мисал.

Бу җөмләдән республикабыздагы әдәби басмаларның турыдан-туры әдәби процессны оештыру эшчәнлеген дә аерып күрсәтү зарур. Бер елда гына да халык шагыйре Зиннур Мансуров тарафыннан «Тукайча татар кодексы» дип исемләнгән фәнни, әйтергә кирәк, монографик эчтәлеккә һәм тәэсирле көчкә ия, бөтен татар халкы өчен манифест булырдай әсәр язылып дөньяга таралды... Дөньяга бөек Тукайны тудырган ша­гыйрь әнкәсе – Бибимәмдүдәнең катлаулы язмышына багышлап, язучы Марат Әмирханов тарафыннан югары ки­мәлдәге әдәби әсәр язылып, журналыбызда нәшер ителде. Күренекле әдипләребез Фоат Садриев, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Данил Салихов өр-яңа романнарын «Казан утлары» аша үз укучыларына җиткерделәр. Чиләбедә яшәп, рус телендә иҗат итүче милләттәшебез Рөстәм Вәлиевнең «Дөнья гаме» (Г.Тукайның тормыш юлына багышланган) романын яшь галим һәм прозаик Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә журналыбызда бастырып чыгардык...

Милләтпәрвәр язучыбыз, тарихчы-галимә Фәүзия Бәйрәмова миллият темасын милли каһарманнарыбызга багышланган роман-бәяннары аша эзлекле төстә яктыртып килә. Аның Һади Атласиның тормышы һәм сәяси эшчәнлегенә багышланган «Соңгы туранчы» исемле документаль әсәре иң югары бәяләмәләргә лаеклы хезмәт!

Кереш сүз кысаларында бөтен әдәби процесска бәя биреп бетереп булмый. Санап үткән мисалларда милли әдәбиятыбызның бүгенге үсеше процессын иң олы роман жанры аша күрсәттек. Тукайлы әдәбият елы шагыйрьләребезнең актив иҗаты белән узды. Журналыбыз битләрендә Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Г.Рәхим, К.Булатова, Ф.Гыйззәтуллина, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, А.Хәлим, Р.Зәйдулла, М.Мирза, Г.Морат, Җ.Сөләйман, Р.Бәшәр, Л.Лерон, Ф.Сафин, Ф.Мөслимова, И.Ихсанова, Л.Шәех – барысы 100дән артык шагыйрьләребезнең өр-яңа поэма-шигырьләре басылып чыкты.

Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүчеләрнең активлыгы, журналыбыз белән багланышлары ныгый бара. Иң мөһиме – яшь иҗатчыларыбызның әдәби өлгергәнлек чалымнарын күрү өметләр уята.

Әйткәнебезчә, әдәби процесс агышы журналыбызның алдагы саннарында жанрлары буенча галимнәр тарафыннан тирәнтен анализланып сезгә җитке­релер, хөрмәтле укучыларыбыз. Бу уңайдан барыгызны да әлеге процесста катнашырга чакырып калабыз. Фикерләрегезне әйтеп, хатларыгызны электрон почта аша безгә юллагыз.

Инде сезне басылачак өр-яңа әсәрләр  – яңа елның яңа әдәби бизәкләре белән дә таныштырып, кызыктырып алыйк...

Укучыларыбызга Ф.Садриев, В.Имамов, А.Хәлим, Н.Гыйматдинова, З.Хәким, Ф.Бәйрәмова, М.Әмирханов, Р.Рахман, К.Кәримов, В.Нуриев, Р.Сәгъди, Н.Хәсәнов, А.Хәсәнов, Ф.Сафин, А.Әхмәтгалиева, Х.Ибраһимов һ.б. әдипләребезнең дистәләрчә өр-яңа бәян-хикәяләре, шагыйрьләребезнең өр-яңа поэмалары, шигырьләре тәкъдим ителәчәк.

Яңа елның иң беренче саны халык язучысы Рабит Батулланың «Илбашы» дип исемләнгән әсәре белән башланып китә. Әсәрнең исеме үк җисеменең эчтәлеген җиткерә булыр. Ул – халкыбызның асыл улы, Татар халкының дәүләтчелеге үсеше тарихында җуелмас эз калдырган, Татарстан Республикасының чирек гасыр дәвамында берөзлексез җитәкчесе булып хезмәт иткән, бөтен татар иленең милли әйдәре – Илбашы булып танылган Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш юлы һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә багышланган беренче әдәби әсәр.

Әйе, милли әдәбиятыбызда Татарстан Республикасының Беренче Прези­денты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең әдәби образын тудыру – бүген өл­гер­гән мәсьәлә. Илбашына багышлап моңарчы язылган очерклар, шигъри әсәрләр, җырлар аның әдәби образын тудыруда билгеле этаплар булып тора. Бигрәк тә очеркларда аның шәхесенә генә хас сыйфатларны анык күрсәтү, аның психологик портретын шәрехләү, кешелеклелек сыйфатларын чагылдыру җәһәтеннән дистәләрчә уңышлы язмалар дөньяга чыкты. Ил күләмендә һәм Татарстанда булып үткән кантарлы вакыйгаларга бәйләп, Илбашының эчке кичерешләре, хезмәттәшләренә, гомумән, кешеләргә карата булган мөнәсә­бәтләре шактый тулы яктыртылды.

Илбашы турында эпик әдәби әсәр язарга халык язучысы Рабит Батулланың барысыннан да өлгеррәк булып алынуы аңлашыла да. Беренчедән, Батулла – Илбашының замандашы, ул татар иле-көнендә барган бөтен вакыйгаларны күзәтүче әдип кенә түгел, ә шул вакыйгалар эчендә үзе үк турыдан-туры катнашкан милләтпәрвәр көрәшчебез дә бит әле. Ул – мәйданнарда ялкынлы чыгышлары белән милләттәшләрнең аң-зиһенен уяткан оратор, радио, телевидение, матбугат аша дистәләрчә, йөзләрчә кат чыгыш ясаган мәгърифәтче. Икенчедән, Рабит Батулла – үзенең иҗат гомерендә тарихи шәхесләргә багышланган «Сөембикә», «Кылдан нечкә, кылычтан үткен», «Кәбир Бәкер», «Аксак Тимер», «Тукай-Апуш», «Бию җене кагылган егет» романнарын, дистәләрчә киносценарийлар, сәхнә әсәрләре язган тәҗрибәле, киң колачлы язучы. Р.Батулланың «Урыннары җәннәттә булсын» дигән, милли каһарманнарыбызга багышланган очерклары, хикәятләре тупланмасы үзе дүрт томлы.  Бер сүз белән әйткәндә, зур иҗат тәҗрибәсенә ия була торып, «Илбашы» романын язарга нәкъ менә Рабит Батулла алынмаса, гаҗәп тоелыр иде.

«Илбашы» әсәренең ике үзенчәлеген билгеләп үтү зарур. Автор әдәби каһарманы образының никадәр олы булуын һәм аңа мөнәсәбәтле вакыйгаларны тулысынча колачлау мөмкин түгеллеген анык белә. Шуңа да карамастан, ул үз каһарманының дөньяга килүеннән алып бүгенге көнгәчә тормыш юлын эзлекле рәвештә хикәяләп барудан чигенми. Менә шул хикәяләү ысулы, стиле аңа документаль-нәфис жанрдагы эпик әсәрне иҗат итәргә ярдәм итә дә. Шундый 74 хикәя тупланмасындагы әсәр бердәм сюжет аша бербөтенлеккә ия роман булып кабул ителә, эпик жанр таләпләре югарылыгындагы, ил-көндә тулы бер гасыр дәвамында барган вакыйгаларны колачлый алар. Әдәби каһарманнарның  нәсел-нәсәпләрен, язмышларына бәйле фактларны җентекләп, тирәнтен өйрәнгән автор. Илбашының һәм булачак гомер юлдашы Сәкинә ханымның ерак бабалары, нәсел-тамырларын барлаганда, һәр ике нәселнең төрле дәрәҗәдә репрессиягә эләгүләрен, тормыш университетларын бик яшьли үтүләрен, шул катлаулы чорны бөтен дөреслеге белән тасвирлый ул. Әсәрдә милли татар гаиләсе традицияләре, йолалары, өлкәннәр-балалар, ир-хатын мөнәсәбәтләре үрнәкләре хикәятләр булып та, аерым вакыйгаларда каһарманнарның үзара гамәлләрендә дә чагылыш таба.

Әсәрдә тупланган хикәятләрнең бер өлеше әдәби каһарманыбызның ил-көндә яшәү өчен көрәшүче, социаль җитлегү юлын үтүче үсмер, ир-егет, гаилә башлыгы буларак тормыш юлына багышланса,  бер өлеше аның ил-көндә берсеннән-берсе җаваплырак дәүләти вазифалар башкаручы ир-атның тарихи шәхес буларак үсеш эволюциясе кебек кабул ителә. Бу хикәятләрдә тормышның һәр коллизиясенә ирләрчә җаваплы, аек акыл белән карарга өйрәнгән мөстәкыйль фикер йөртүче сәясәтче, Илбашы образы гәүдәләнә.

Илбашындагы гаделлек күпбалалы гаиләдәге тәрбиядән килә. Автор әйт­кәнчә, ишле гаиләдә «син тәртипле бул, син намуслы бул», дип вәгазьләүдән бигрәк, «менә сиңа шундый эш, син шуны башкарып чык», дип вазифа куеп җаваплылыкка өйрәтәләр. Ишле гаиләдә олыны – олы, кечене кече итү, туганлыкның иң изге әманәт булуы канга сеңдерелә. Табында өлешнең тигез салынуы, күмәк хезмәт күнекмәләре һәм шәхси үрнәк – болар барысы да дәүләтнең бер «күзәнәге» булган гаиләнең өстенлекле тәрбиясе. Гаиләдә тугызынчы бала булып туган Минтимер гаилә мәнфәгате – дәүләт мәнфәгатен сабый чагыннан ук тоемлаган ласа. Ана сөте белән, Ата үрнәге белән алган ул бу сыйфатларны...

...Минтимер Шәрип улының Актанышта икмәк кабул итү элеваторын үзе төзетүен ишеткәнем бар иде. Бер очрашуыбызда үзе тагы да ачылып сөйләп алды бу хакта.

Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән бер елны игеннәр аеруча нык уңа. Тик җәй, көз бик яңгырлы килеп, урып-җыю эшләре соңара. Колхозларда ашлыкны киптерү җайланмалары җитешми. Чаллы элеваторы ерак. Минтимер ага күрше республика җитәкчеләренә – аларның Актанышка терәлеп корылган элеваторына – Актаныш ашлыгын салып киптерү үте­нече белән мөрәҗәгать итә. Ут-күршеләр исә төрле сылтаулар табып ризалаш­мыйлар... «Шул чакта үзем өчен дә, алар өчен дә гарьләндем», – дип искә алган иде Минтимер Шәрипович.

Шул көнне үк ул Чаллыга килә. Үзара яхшы мөнәсәбәттәге «Камгэсэнерго­строй» төзелеш берләшмәсе җитәкчесе Е.Н.Батенчук янына кереп хәлне сөйләп бирә. Кичекмәстән Актанышта күршеләрнекеннән ким булмаган элеватор төзергә килешә бу ике тәвәккәл ир-ат. Нидән башларга – бер проект та юк... Ярый ла «КамГЭС» ил күләмендә куәтле оешма.  Үзләрендә геодезистлар да, проектчылар да бар. Минтимер Шәрипович нинди ышандырырлык сүзләр тапкандыр да илнең удар төзелешендәге оешманы «чит, планда каралмаган» төзелеш эшенә ничек җәлеп иткәндер? Фәкать мәскәүләрдән рөхсәт алынып, финансланып кына  төзелә торган стратегик корылманы бер ел дигәндә төзеп бетереп, куллануга бирәләр алар. Бу хикәят әсәрдә юк. Әмма аңа охшашлары җитәрлек. Мондый мөстәкыйльлек, тәвәккәллек сыйфатлары аңа Илбашы булып сайлангач, әсәрдә урын алган тагы да катлаулырак сәяси проблемаларны хәл иткәндә, Татарстан Республикасы, татар милләте мәнфәгатьләрен яклап, корыч калкан булып басарга  ярдәм итәчәк әле.

Республикабыз халкын тузган торак хәрабәләреннән чыгару, илдә иң беренчеләрдән булып газлаштыруны хәл итү үзе бер эпопея... Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарындагы авылларны газлаштыруның шаһиты үзем ләбаса...

...Әлмәт – Пермь нефть үткәргечендәге торбаларны алыштыру вакыты җи­тә… Бу эшләр Федераль үзәк планы буенча үзәктән финанслана бит инде. Нефть үткәргечләре өр-яңа  трассага салына, янәшәдәге элекке трассада исә ремонт үткәрелеп, ул алда саналган районнарга газ үткәрү магистраленә әверелә... Һәр районга, авылларга магистральләрне сузуны республика җи­тәкчесе әнә шундый төрле ысуллар, тәвәккәл адымнар белән хәл итә... Беренче елда ук мәктәп, балалар бакчасы, больницалар мөстәкыйль рәвештә газ белән җылытуга күчә, тагын өч-дүрт елдан бөтен авыл йортларына газ керә...

Шушы ике хикәят авыр сугыш елларында эвакуацияләнеп килгән завод­ларны тиз арада япа-ялан кырда корып сафка бастыру белән бердәй күз алдына килә... Бу эшнең башында булдыклы, тәвәккәл җитәкче һәм ул сайлап алган кадрлар тора бит... Илбашының кадрлар сәясәте, үзенең шәкертләрен тәрбияләп үстерү таланты әсәрдә аерым хикәятләр булып та бирелә...

Илбашының үз вазифасын шәкертләренә тапшырып, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе булып эшли башлавына да җиде ел узып китте. Бу чор – хатирәләрне яңартып, мемуарлар язып ятар өчен кебек югыйсә... Юк шул, милләтеңнең, Тукай әйткәнчә, дөнья йөге арбасыннан төшеп калмавы өчен көн дә ни дә булса эшләргә кирәк шул. Тукайның «Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук» дигән шигъри юлы Минтимер аганың төп тормыш девизыдыр, мөгаен. Шулай булмаса, Болгар, Зөя тарихи тыюлыгының колач җитмәс эшләрен колачларга алыныр идемени ул?! 1100 еллар элек Ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән Болгар бүген бөтен Евразия  киңлекләрендә хак динебезнең мәркәзе булып танылды! Тарихи әһәмияте гасырларга җитәчәк бу эшнең башында Дәүләт Киңәшчесенең торуы беркемдә дә шик калдырмыйдыр. Дин өчен, милләт өчен, гомумән, бөтен кешелек өчен җан атып яшәүнең,  иҗтиһат итүнең иң даһи үрнәге бу!

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә тәкъдим ителгән әлеге әсәр Яңа елның 20 гыйнварында үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Бөтендөнья татар иленең Илбашы, безнең әдәби каһарманыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә барлык татар халкының ихтирамы, рәхмәтләре булып та, тәбрикләүләребез, иң изге теләкләребез булып та барып ирешсен!

Яңа еллар мөбарәк булсын!

Бергә булыйк, бердәм булыйк!