Тимә, яшәсен! (роман-новелла)

ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
РОМАН-НОВЕЛЛА
Казарма
Карлар тәгәрәтеп Яңа ел якынлаша... Минем чит җирдә бу бәйрәмне
каршылавым беренче тапкыр бит әле. Һәркайда әзерлек бара. Гадәттәгечә,
кичке барлау һәм отбой алдыннан тулы рота белән унбиш минутка һава
алыштырырга чыгабыз. Бер аякка басып, йөз тавышка җырлап, ишегалды
мәйданын әйләнәбез. Без җырлаганны алкышлап, чыршы ботакларыннан
карлар коела. Күн итекләрнең каты табаны астыннан карлы юл такыраеп кала.
Бүген менә иртәдән бирле ике кубрикта да эш кайный. Караватларны бер
якка этеп, күбесен коридорга чыгарып, мәйданны бушатабыз. Юешләп, паркет
идәннең керләнеп беткән төсен кырып-чистарту башлана. Тимерагачтан
(ясень) эшләнгән паркет, бизәкләре белән ачылып китеп, чистаргач, аңа
зур-зур савытларда китерелгән алсу төстәге мастиканы сылыйбыз. Аякларга
иске шинель кисәгеннән әтмәлләгән нәрсәләрне кигереп, идәнне, ниндидер
бию башкарган кебек, әле бер аяк, әле икенче аяк белән алыш-тилеш китереп
ышкыйбыз. Мастика күзгә күренеп тигез буяла, сеңә бара. Сержантлар «чи
калмаганмы», ягъни, сыйфатлы сеңдерелгәнме, буяу йокмаган урыннар
калмаганмы дип, тикшереп йөриләр. Казарма кайный.
Үзең дневальный булгач кына казарманың пөхтәлектән көлеп торырга
тиешлеген аңлыйсың.
Кубрикта ике взводтан ике дневальный швабра белән идәнне тузаннан
чистартып чыга. Караватлар гаҗәп калын, тыгыз, җылы, карасу-зәңгәр
төстәге одеяллар белән җыештырылган. Урта бер җирендә ак җәймәне катлы-
катлы таслап, билбау ясап куела. Аннары, бау сузып, тумбочкалар рәтен, ак
мендәрләрне, никель карават башларын тигезлисең. Рота старшинасы килеп
карый, кыл кебек тигезлектән бер сантиметрга чыгып торган урын күреп
алса да, бармагын суза, син шул бармак юнәлешендә барып, караватнымы,
мендәрнеме төзәтеп куясың.
Аннары син, канәгать булып, казарма эчен күздән кичерәсең. Зур-зур
тәрәзәләрдән кергән яктылыктан паркет идән көзге кебек ялтырап тора, таеп
егылырлык шомалык. Караватлар бер кылга тезелгән. Тәртип, пөхтәлек,
затлылык.
Яңа елны илгә хәбәр итеп, курантлар яңгырыйсы көнне иртән иртүк
коридорга ап-ак келәм җәелде. Кыр-кырлары зәңгәр-кызыл сызык белән
Дәвамы. Башы 2016 елның 10-12нче саннарында.
73
каймаланган бу келәмнең озынлыгы утыз метрлар булыр. Шундый яктырып,
бәйрәм рухы биреп торган бу купшы аклыкка тупас күн итек эзе калдыру
гөнаһ кебек тоела. Башта, кыймыйча, чит-читенә генә баскаладык та, аннары
кыюланып, өстеннән йөри башладык.
Укулар башланды. Калын-калын дәфтәрләр өләштеләр. Үтәли тишеп,
шнурланган, бау очлары сургучлы мөһер белән беркетелгән. Димәк, бер битен
дә ертырга, югалтырга ярамый.
Класслар гаҗәеп зур. Кайсына ярты самолёт сыйган. Эреле-ваклы бомбалар.
Пушкалар. Гашеткасына баскач, гөрс-гөрс аваз сала. Бомба эләргә өйрәнәбез.
Бомба урынына ыргаклы чылбырлар гына.
Штурман кабинасындагы ЭСБР-49 дип аталган прицел шаккатырды. Миңа,
ялтыр-йолтыр әйберләр яраткан кешегә, бу – үзе бер могҗиза иде. Нинди
генә детале юк. Хәтта бармак башы хәтле генә түгәрәк көзгесе дә бар. Безне,
кирәге чыкса, штурман булырлык дәрәҗәдә укыталар. Үз гомеремдә беренче
мәртәбә физикадан мәсьәлә чиштем. Тагын чишәсе килеп тора. Мавыктыргыч,
кызыклы дөнья икән бит бу. Саннар, формулалар сиздерми дә үзенә тартып
ала. Моның котырткыч гипнозы бар. Вакытында туктарга кирәк. Ярый әле,
мәктәптә битараф калганмын. Бу саннар пәрәвезе мине урап алып, чишелеш
дигән кызыктыргыч хикмәткә этеп барасы булган икән бит.
Яңа ел көннәрендә хатлар килү тукталды. Кинәт, сулыш кысылгандай
булды. Үз-үземне кая куярга белмичә йөрим. Почта үзәге урнашкан бинага да
барып карыйм. Бикле. Баскычын кар каплап киткән, анда борынгы почтальон
– күгәрчен эзләре генә.
Ниһаять, өченче январь көнне дөнья йөзе ачылып китте. Дневальный
тумбочкасына хатлар өелүгә, дәррәү купты казарма тормышы; аяк атлаулары,
йөз чалымнары, куанычлы ымлыклар, эчке хисен тыя алмыйча кычкырып
куюлар – үзгә бер куелыкта кайнап алды.
Хатлар – солдатның бөек юанычы.
Миңа гына унлап хат. Иң беренче мин, әлбәттә, Фәниядән килгән өч хатны
укып чыктым. Числолар, өзелмичә, рәттән бара. Тәки сүзендә тора бит, әй! Өч
ел дәверне эченә йоткан гранит кыяның без бит әле беренче ташларын гына
кыеп төшердек. Алда – сындырып сыналасы күпме гомер.
Казарма йокыга талгач та, мин төнге сәгать бергә кадәр ленкомнатада үз-үзем
белән шахмат уйнап утырам. Михаил Ботвинник һәм Рәшит Нәҗметдиновның
уеннарына багышланган ике китабым бар. Шуларның йөрешләрен өйрәнәм.
Шахмат уенының поэзиясен тапкан дип бәяләнгән бу ике бөекнең гаҗәеп,
акыл җитмәслек комбинацияләре сокландыра.
Мәскәүдә басыла торган хәрби газеталарның атасы – «Красная звезда»да
шахмат мәсьәләләренә дә урын бирелә. Аларны чишү – минем яраткан шөгылем.
Чишеп кенә калмыйм, кызыклы җавапларны газета редакциясенә дә юллыйм.
Беркөнне табиблар килеп, бөтен ротага укол кадап чыктылар. Ярты
сәгатьләп вакыт үткәч, коридорга чыгып тезелергә дигән команда булды.
Чыгып тезелдек. «Смирно!» дигән команда булды. Шулвакыт, беренче ротаның
алгы рәттәге берничә егете шапылдап, йөзе белән идәнгә ауды. Ни булды
дип аңга килергә өлгергәнче, икенче взводның рәтләре киселгән кебек ава
башлады. Үзебезнең взводта да алда торган берничә егет аугач, минем дә күз
алдым караңгыланып китте. Ике рәт арасында торганлыктан, аумыйча, идәнгә
шуып төшеп, һушымны җуйганмын. Култыклап, урындыкка кертеп утырткач,
айнып киттем, бөтен тәнгә салкын тир бәреп чыкты.
74
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Җәмгысы, ротадан утыз-кырыклап курсант шушы хәлгә дучар булды.
Әлбәттә, сафта торганда уртадагы, арттагы рәтләрдән дә һушы китүчеләр
булган, без бит маңгай белән, йөз белән шапылдап төшүче беренче рәтләрне
генә искәрдек.
Нинди укол кададылар, ни өчен?
Соңыннан күпме талпынсак та, без бу сорауга анык кына җавап таба
алмадык шикелле.
Гомергә кичермәслек бер ялгышымны хәзер дә оныта алмыйм. Аяктан
кергән салкын кире чыкмый, дигәнне үземдә сынап карарга теләгәнмен
ахрысы.
Чаңгыга чыгар алдыннан командир кисәтте югыйсә: «Ун чакрымны үтү
мәҗбүри түгел, кемнәр үз көченә ышанмый, калырга мөмкин, җитмәсә, көне
дә салкынайтып җибәрде», – диде.
Ә мин, җүләр, тыңламадым. Ун чакрым араны үтеп, үз-үзем каршында
көчем барлыгын раслыйсым килде. Алдырып киттем тәвәккәлләп. Пермь
тирәсендәге таулы чыршы урманнары ышыклаган кебек була да, яланга чыккач,
үткен җил битне чагып ала. Ике-өч чакрымнан соң аяклар өши башлаганын
сизәм, юлда тукталып, аягын уып утырганнарны да күрәм, әмма тукталмыйм,
үҗәтләнеп һаман алга барам. Аяк бармаклары да, чыныгып, өшемәс булды.
Ун чакрымны үтеп, часть ихатасына кайтып чаңгыларны салгач кына
акылга килдем: күн итекләр шакыраеп каткан, аяк барлыгы бөтенләй сизелми.
Командир тизрәк казармага кайтырга әмер бирде.
Берничә солдат көч-хәл белән итекне кубарып салдырдылар. Бигрәк тә
баш бармаклар нык туңган, боз кебек, шакылдап тора. Моны күргәч, һушым
китте. Минем хәлдәгеләр ротада егермеләп икән, санчастьтан табиблар килеп
җиткән. Безгә алагаем зур киез итекләр кигереп, санчастька, берничә көн
ятып дәваланырга алып киттеләр. Аякларның үтереп әрнүенә чыдар хәл юк.
Бозы эрегәч, аяк бармаклары пешкән кебек кабарып чыкты. Бернинди укол
да, майлар да ярдәм итми.
Мин шунда, беркем мәҗбүр итмәгәндә, бер кирәкмәгәнгә адарынып, үз
сәламәтлегемә эре калибрлы винтовкадан аткан булганмын икән...
Илнең төрле тарафларыннан җыелсак та, инде бер рота булып, уртак
казармада яши башлагач, ниндидер сизелер-сизелмәс кенә туганлык хисе, «бу
– безнеке» дигән якынлык тойгысы уяна бара шикелле. Әллә нинди шартларга
эләксә дә, кеше үз оясыннан ятсынып, өнәмичә, яши алмый, күрәсең.
«Солдат спит – служба идёт» дигән сүз армиядә юкка кермәгән. Солдатның
ике куанычы беренче урында тора: ашау һәм йокы. Боларның икесе дә кирәкле
микъдарда, аз гына җитми кала. Кайчакларда хлеборезкадан берәрсе түтәрәме
белән кара ипи алуга ирешсә, аны сындырып кына, мул тоз ягып ашауның
ләззәтен дөньяның бүтән бер ризыгы белән дә чагыштырып булмый...
Өйдән миңа «Зорький» фотоаппаратын салдылар. Менә хәзер акча эшләүгә
керешәбез: батальонда өч йөздән артык курсант. Шуларның портретларын
ясарга була. Аннары һәр взводка аерым бизәп, уку елларын куеп, күмәк
фоторәсем эшләргә мөмкин. Бу шөгыльгә мин Бацынны тарттым. Карусыз
ризалашты. Татар булса, сагаер, шикләнер, икеләнеп калыр, астыртын хәйлә
күрер, кешегә файда була дип көнләшер, үземә файда әз калмыймы, дип эчтән
бетеренер иде. Ә Володя, чын славян кавеменнән буларак, аны-моны уйлап
тормады.
Хисап йөртеп, алым-биремнәрне санагач, табыш шактый керергә тиеш
75
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
иде. Ләкин тәҗрибәсезлек харап итте. Ярый әле акчаны бер-ике взводтан гына
җыеп өлгергән идек.
Нәрсәдә хата килеп чыкты? Портретлар эшләнеп, аларны тезеп, һәр
взводныкын аерым бизәп, самолётлар сурәтен беркетеп эшләгәннән соң, моны
яңадан төшерү өчен минем фотоаппаратның көче җитмәде. Шәһәргә чыгып,
фотолаборатория белән бәйләнешкә керү бик мәшәкатьле тоелды.
Шулай итеп, безнең акча көрәү хыялы барып чыкмады. Без моңа офтанып
тормыйча, кул гына селтәдек.
Шәһәргә ялга чыкканда, иң кирәк әйбер фотоаппарат икән. Паркта кызлар
белән танышу өчен иң җайлы чара – бергә фотога төшү. Аннары инде адрес
алышу китә. Пермь кызлары тартыну, оялуны белмиләр. Төрле гаскәриләр
хезмәт иткән, солдат күреп гадәтләнгән шәһәрләрдә, гадәттә, шулай була. Урал
кызлары суырып үпсә, үпкән эзгә кан сава. «Взасос» дигән сүзнең мәгънәсенә
мин шунда төшендем.
Казармада вирус кебек сизелмичә дә, бер гаугасыз, тын гына бер чир –
әйбер чәлдерү чире таралды. Киемнәр һәм аңа тагылган билгеләр бертөсле
бит, барысы да бер урында таслап, пөхтәләп эленгән. Нәрсәдән башлана бу
чирнең әүвәле? Әйтик, берәүнең шинель якасындагы авиаторлар билгесе
беркетелгән урыныннан сынып чыга. Ул ике дә уйлап тормыйча янәшәдәге
курсантныкын алып тага, шулай итеп, китә бер-бер артлы чәлдерешү... Берәү
дә артыгын сүгенми, кычкырышмый, әнә шулай тып-тыныч, астыртын гына
таралып ята бу чир. Югыйсә, беренче булып югалткан солдатка, тиеннәргә
сатып алып, петлицадагы эзенә яңаны тагып кына куясы бит...
Әмма вирусның азып, бүтән күзәнәкләргә күчә торган гадәте бар. Монда
да шулай... Инде хәзер бушлатларны урлатмас өчен эченә хлорка белән зур
итеп исемнәрне яза башладык. Шинельнең артында ике сәдәфкә эләктерелә
торган, хлястик дигән хикмәте бар. Кемдер шуны төшереп калдырган инде.
Китте урлашу. Тагын яңа гадәткә күнегә башладык: шинельне салып элгәндә,
хлястикны ычкындырып, тумбочкага яшереп куябыз. Юк кына әйбер үзе, әмма
ансыз шинель итәге ыспай рәвешен җуеп, тарала да китә инде.
(Бусы җәй җиткәч булды: пилотка йолдызының кадавычы ике җәптән
тора. Беркеткәндә бик тиз сынып чыгучан. Шуңа күрә, әз генә борылган
арада йолдызыңны чәлдерсәләр – моңа әзер бул, тыныч кал, хохоллар кебек,
биниһая юан тавыш белән сөрән салма, барыбер үзеңнекен таба алмыйсың,
чөнки бөтен йолдызлар да бертөсле.
Аптырагач, мин моңа чара таптым бит: пилотка маңгаендагы урынны кызыл
төскә, йолдыз итеп буядым да куйдым. Берәү дә искәрми, кызыл төс чагылып
китәме – шул җиткән.)
Ә бер көнне... җитди караклык кылынганлыгы турында яман хәбәр бөтен
ротаны сискәндерде. Армиядә шундый кырыс гадәт хөкем сөрә: урлаган
кеше түгел, ә урлаткан кеше гаепле... Командирлар сүзне урлаткан кешене
битәрләүдән башлыйлар. Чөнки ул, ачык авызлыгы аркасында, бөтен кешене
җайсыз хәлгә куя.
Беренче взводның бер курсанты шактый суммада акчасын урлаткан икән.
Китте тикшерү, чыш-пыш, үзара фаразлар... Баш очына гүя кылга эленгән
кылыч асылды. Карак табылганчы һәммәбез дә тигез: по-до-зре-ва-е-мый...
Казармада киеренке халәт урнашты. Бер гаепсез башың белән: «Мин ул, мин
алдым!» дип кычкырып, кайчакта, бу киеренкелек сүрүен умырып төшерәсе
килә.
76
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Беренче взводта Урлашев дигән фамилияле удмурт егете бар иде. Без,
татарларга, шаяртырга җитә калды. «Шул түгел микән, урлашасы туганда
ук маңгаена язып куелган», дип үзара көлештек. Карак барыбер табылыр ул,
татар булмаса гына ярар иде, дип эчемнән зарилап телим. Якташлар белән бу
хакта пышан-пышан килеп, үзара борчулы гәпләшеп тә алабыз. Чувашлар да
тыныч түгел, сагаебрак йөриләр...
Өч-дүрт көннән соң каракның эзенә төштеләр бит. Рус егете Кайгородов
булып чыкты. Без, татарлар, и сөенештек инде. «Кайгородов – паскуда»,
«Кайгородов – гнида», «Кайгородов – вор» дигән кебек сүзләрне, таш итеп
атышалар гына. Ә татар егете урлашкан булса... «Татарин – падла!», «Вот гнида
татарин», «Татарин – вор!» дип чаң кагарлар иде. Рус кешесенең яман эше
үзенә генә төшә, ә татар яманлык кылса, карасы бөтен милләтне корымлый.
Шуңа күрә без икеләтә эшчән, икеләтә акыллы, икеләтә батыр булып кына
үз-үзебезне раслый алабыз...
Әнә бит, сафка басарга соңарып, ашыга-ашыга килгән татар курсантыннан:
– Один татарин, в две шеренги становись! – дип көлгән булалар. Мин әлеге
сүзнең асылын аңларга тырышып карыйм: телне белмәүгә ишарәме бу, үз
шеренгасын да таба алмаган томаналыкны искәртүме – белмәссең...
Моны, һич көтмәгәндә, рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары
– капитан Дементьев бөтен саф каршында аңлатып бирде. (Ул сугыш азагында
«сын полка» булып утлар-сулар кичеп алган.)
– Ә нигә көләсез? – диде ул, тып-тын калган взводны күздән кичереп. – Бер
татар чынлап та берьюлы ике шеренгага баса алган. Әйе. Чөнки бер татар ике
кешелек сугышкан. Командир, шуңа күрә, взводында бер татар булса, аның
ике кешелек батырлык кыласына ышанган...
Шуннан соң руслар тарафыннан көлеп файдаланыла торган әлеге әйтем
бүтән кабатланмады. Чөнки мәгънәсе татарны кечерәйтүгә корылмаган икән
бит...
Ә теге... кеше акчасына кызыгып, нәфесен тыеп кала алмаган егетне рота
алдына чыгарып бастырдылар. Майор Антонов үзе чыгыш ясады. Егетнең хәле
кызганыч иде. Муен тамырыннан өзелеп төшәр дәрәҗәгә җиткереп башын
игән. Ничек кенә хәленә керергә тырышсаң да, аклап та, аңлап та булмый
торган яман очрак шул бу. Нинди нәзберек кылда тора язмыш дигәнең. Бер
мизгелдә кешене актан карага әверелдереп куя ала. «Вольно. Разойдись!»
командасы яңгыраганчы ук Кайгородовны алып чыгып киттеләр. Шуннан
соң ул казармага әйләнеп кайтмады, бүтән частька күчергәннәр дип ишеттек.
Яз җиткәч, практик дәресләр чын самолётлар янында башланды. Буе – утыз
метрдан арткан ТУ-16 самолёты Казан заводында эшләнгән. Бер салган ягулык
белән алты мең чакрым араны үтә. Ракета йөртүче ТУ-22 самолёты да шундый
ук язмышлы. Болар – еракка оча торган авиация бөркетләре. Шундый да сылу,
соклангыч итеп эшләнгәннәр. Карыйсың да, кеше акылының бу – соң кимәленә
җиткән камиллеге, моны кабатлап та, арттырып та булмас, диеп уйлыйсың.
Безнең бөркетләрдән арырак истребительләр – ыспай «ЯК»лар, «СУ»лар
тезелеп тора. Бу – җиңел, җитез кошлар бүтән роталарга карый.
Берничә чакрым ераклыкта башка бер частьнең «тере» хәрби аэродромы
күренә. Очыш көннәрендә һава чатнап тора, тавыш тизлегеннән дә узып очучы
истребительләр безнең өстән һаваны ярып узалар. Андый чакта... Кыр казлары
турдан узганда, алгысынып карап калган йорт казы шикелле, безнең «ТУ» да
очарга кызыгып, талпынып куядыр шикелле.
77
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Әмма ул, бөтен детальләре исән булуга карамастан, очышын гомерлеккә
җуеп, безнең өйрәнү әсбабына әверелгән инде.
Самолёт янына килеп туктауга, иң беренче син нәрсәгә игътибар итәргә
тиешсең? Сүзне шуннан башламыйсың икән – «икеле» ыргагына эләгәсең.
Очыштан кайтып төшкән самолёт корпусы – һавада чакта хәтәр көчле
электрланган була. Экипаж командиры, кабина ишеге ачылуга, иң беренче
эше итеп, нәзек тимерчыбыктан ишелгән шнурга беркетелгән, бер башы очлы
кызыл тимер кисәген җиргә ташлый. Шул мәлдә самолёт корпусы туплаган
электр кодрәтен җир үзенә тартып ала.
Син, механик буларак, самолёт янына килүгә, иң беренче әнә шул кызыл
«калкавычның» җиргә төшкәнме, юкмы икәнен карарга тиешсең. Әгәр
лётчик оныткан булса... Килеп кагылуга көчле ток бәреп, сине кара күмергә
әйләндерә... Бәләкәй чагымда ток шаукымын үз тәнемдә кичергән буларак,
мин моны гомерлеккә хәтердә калдырдым.
Күн итекләрне салып ташлап, самолёт өстенә, канат ягына чыкканда,
йомшак табанлы чүәкләрдән генә йөрибез. Җаның ниндине тели, кирәкле
инструментларның барысы да күз уңында, тонык зәңгәр төстәге, капкачлы,
бикләвечле «дипломат»ларга тезеп аерым-аерым беркетелгән. Дәрес соңында,
командир карап-тикшереп чыга, бөтен инструментлар да үз оясындамы, нәни
генә бер корал җитмәсә дә, аны табып урынына куймыйча, самолёт стартка
баса алмый. Менә бу тәртип ичмасам!
Инструкторыбыз – сержант Разумовский. Мәскәү университетының физика-
математика факультетында өченче курста укыганда армиягә алганнар. Һәр
сүзнең җеген-җеккә китереп, тыныч кына аңлата. Сүгенү яисә кызып китү
– аңа һич тә килешми торган ят сыйфат.
Классларда теория өлешен офицерлар укыткан булса, монда кулга тотып
үзең эшләп карауга ул җитәкчелек итә.
Бомбалар «учебный» дип аталса да, авырлыклары чын, күпме дип язылган,
шуңа тәңгәл килә. Иң зур бомба – тугыз тонналы. Ангарда тора. Үзе бер самолёт
кадәрле, аэродромга алып килү өчен көчле моторлы махсус тягач эшләнгән.
– Аны элеп караячакбызмы? – дигәч, сержант Разумовский башын селкеп
куйды. Кирәге чыкмас... Андый бомбалар эшләнми инде хәзер... – диде.
Әзерләп элгәнче сугыш бетеп куярга мөмкин.
Беркөнне 250 килолы бомбаны самолётның «бомбаотсек» дип аталган
корсагына элү бара. Чуваш егете Ульяновның муенында – пульты. Арча егете
Җәүдәт, дүрт аяклы баскычка менеп, бомбаны стабилизаторыннан тоткан.
Бомбага эләктерелгән йозак очлары махсус ялгашка җиңел керсен өчен, ул
стабилизаторыннан тотып бомбаны тирбәткәләп тора. Пультның бер ягындагы
кнопкага курсант озаграк басып алдымы, бомба кинәт чайкалып куйды, йозагы
ычкынып китте, кычкырган тавышка аста кайнашкан курсантлар чыгып
өлгерделәр, баскычтан Җәүдәт тә атылып төште. Нинди авыр бомба, бетонга
төшеп бәрелеп, резина туп сыман берничә мәртәбә сикереп алды. Шунда гына
искәрдек, Җәүдәт бөгелеп төшкән, кулы кан гына... кылыч кебек үткен тимерле
стабилизатор аның кул бармакларын сөягенә кадәр кыеп алган икән. Ярасын
тиз генә бинт белән бәйләп, санчастька озаттык үзен.
Очучы кабинасы идәннән түшәмгә кадәр төрле приборлар белән чуарланган.
Боларны белү, истә калдыру өчен нинди акыл кирәк? Шуңадыр, лётчик бер
ай ялда булып кайтса, аны башта тренажёрга утыртып, бер ай буена хәтерен
яңарталар, шуннан соң гына аңа очарга рөхсәт бирелә.
78
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Миңа «ТУ»ның иң ошаган кабинасы – очучыларныкыннан арттарак, самолёт
сыртына урнашкан штурман-стрелок кабинасы. Бөтен тараф күренеп торган
пыяла гөмбәз эчендә, креслода утырасың. Кресло прицел һәм игезәк көпшәле
пушка белән бергә өч йөз алтмыш градуска әйләнеп тора. «Пушка» дигәч тә,
юан көпшәле туп турында сүз бармый. Самолётныкы пулемёт көпшәсеннән әз
генә юанрак. Мин шул гөмбәз эченә кереп утырам, күрше аэродромнан бер-бер
артлы истребительләр күтәрелә. Өстебездән «СУ»лар шулкадәр тиз оча, төзәп
өлгерә алмыйм, менә берсе, менә икенчесе... Әнә өченчесе минем прицелга
ак чебен кадәрле генә булып якынлаша, гашеткага басып өлгерәм – гөрс!
Тавышы гына чыга шул, атмый, атмасын белгәнгә төзим дә мин истребительгә,
ә ул берни белми очуын дәвам итә, кайчандыр җирдә кара буразналар сызган
малайга күк киңлегендә ак буразналар гына калдырып китә.
Ай буе, көн саен, биш сәгать дәвамында винтовкадан ату күнегүләре
алырмын дип башыма китермәгән идем. Мондый бәхетнең ишелеп төшүе
сирәк була.
Свердловск шәһәрендә ату ярышлары булачак икән. Безне, төрле ротадан
алты кешене, сайлап алдылар. Җир астында эшләнгән махсус тир бик шәп итеп
җиһазланган. Мишеньнәр автомат рәвештә куела. Атканнан соң пуля эзләрен
илле метрга йөгереп барып карау юк, монокольләр аша гына күзәтәсең. Бер
тәнәфестә кесәмдәге хатны беркетеп киткән идем, илле метрдан язу ап-ачык
күренә.
Кулыбызда – спорт мастерларына гына бирелә торган винтовка. Төрле
рәвештә: ятып та, чүгәләп, сыңар тезгә таянып та, үрә басып та атуда үзебезне
сынап карыйбыз.
Инструктор – өлкән лейтенант үзе дә спорт мастеры титулын яулаган.
Халыкара ярышларда катнашкан тәҗрибәле мәргән.
Яткан килеш ату аңлашыла... ә менә бер тезгә таянып яисә баскан килеш,
аткан чакта кулың талып, калтырарга мөмкин бит әле. Моны булдырмас өчен,
винтовка каешы әллә ничек, шактый катлаулы итеп терсәктән тарттырыла,
корал, кул, гәүдә бербөтен була да кала.
Винтовка ике куроклы, беренчесен бармагың белән тартып әзерләп куясың
да... йөрәк тибешен, тыныңны чамалап, икенче бармагыңны курокка сузасың.
Юк, бу мизгелдә бернинди селкенү, тартылу юк... Җир шары энә очында,
тының үпкәдә, һәм йөрәгеңнең ике тибеше арасындагы үле ноктада бармагың
икенче курокка өрфия юкалыкта тиеп кенә ала – гөрселди дөнья, шаукымлы
дулкын тәнгә тарала.
Аннары, үз мишенеңә ун патронны бер-бер артлы сибеп чыккач,
монокольдән карыйсың. Мишеньнең «күз алмасына» – унлыкка бәрү... әле
ядрәләрнең берсе өстенә берсе тигән дә булса... Күңелең җир астында икәнен
дә онытып, күккә сикерә. Корал тотып, төби, ата белгән миллион ирләрнең
хыялы бит бу! Азарт, ләззәт алуның иң югары кимәле.
Туктаусыз ата торгач, кул тала, күз ара, йөрәк сикерә башлый. Киеренкелек
бөтен тәндә тартылган кыл кебек зеңләп тора. Ә күңелдә – рәхәт җиңеллек.
Көн саен ату күнегүләре ала торгач, үз-үзеңә карата шундый уй да туа.
Мин хәзер йөз чакрым тизлек белән барган машинадан, йөз метр ераклыктагы
куянның кылый күзен атып алалам... Бу мактануда хаклык бармы? Хаклыкны
аклау өчен хакыннан тормаска кирәк.
Ничә йөз патрон атканмындыр бу ай эчендә. Гомердә бер генә килә торган
бәхетле очрак.
79
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Кинәт кенә башланды да, кинәт кенә ябылды да бу бәхет... Спорт
винтовкалары белән хушлашырга туры килде. Свердловскига бара алмыйбыз
икән. Ярышны көзгә күчергәннәр. Яңа шәһәрләр күреп, Урал офыгын
күңелемдә киңәйтмәкче идем – булмады.
Атна-ун көн үтте микән, капитан Дементьев мине чакыртып алды. Партия,
комсомол вожагы буларак, фикерен ул кистереп кенә әйтми; уратып-уратып
сөйли башлый, инде якыная дисең, юк, тагын салулап китә, көтә торгач, килеп
чыга бит барыбер туры юлга.
Мине, штаттан тыш хәбәрче сыйфатында, хәрби журналистлар
конференциясендә катнашырга җибәрмәкче. Свердловск шәһәрендә узачак
икән.
– Нинди хәбәрче булыйм мин, бер юл яза белмәгән башым белән, – дим.
– Киләчәктә өйрәнерсең, – дип, капитан җилкәмә кулын сала. – Әнә,
Ленкомнатаны нинди стендлар белән бизәдең. Ял итеп кайтырсың. Ротадан
бердәнбер сезнең кандидатурага тукталдык.
Шулай итеп, мин, телгә, күңелгә кергән Свердловскига барып, берничә
көн торып кайттым. Батальоннан өч курсант идек. Училищены яңа бетереп
килгән лейтенант җитәкчелегендә Свердловскиның истәлекле урыннарын
гизеп чыктык.
Язмыш әгәр Европа ягына илтеп ыргытмаса, яңа шәһәрләр күрә-күрә
Сахалинга кадәр барасы да барасы икән әле.
Бер карасаң, искәрми дә үтә торган, гадәти дә кебек, бик үк гадәти дә
булмаган бер вакыйга булды. Еллар үткәч тә искә төшерәм дә асылын аңлый
алмыйча гаҗизләнеп куям. Ничек алай килеп чыкты соң ул?
Йокы алдыннан рота белән кичке прогулкага чыктык. Бүген... старшина
рота белән командалык итүне сержант Гаевскийга тапшырган. Әнә ул күкрәген
киеребрәк атлый, тавышы бөердән калка. Мәйданны әйләнеп чыгасы колонна
беренче борылышка җиткәч, гадәттә, җыр башлана торган иде. Кайсы чакта
Гаевскийның әмер бирүе эт өргән кебек дорфа чыга, бүген дә шулай булды:
– Запева-ай! – дип, ул ягымсыз тавышын җилкә аша гына ыргытты. Һәр
взводның запеваласы, ягъни җыр башлаучысы бар. Тәртип буенча, беренче
взводның запеваласы башлап җибәрергә тиеш иде. Сержант Гаевский аның
янәшәсенә килеп, янә төбәп кычкырды:
– Запевай!
Ул арада без инде прогулка мәйданын бер урап чыгып, казарма янына килеп
җиткән идек.
Ни хикмәт, икенче взводның да җыр башлаучысы авызына су капкандай
бара.
– Рота, на второй круг, марш! – дигән команда яңгырады. Сержант Гаевский
нишләргә белми, аның беркайчан да болай каушап, оятка калганы юк иде. Ул
хәзер өченче, дүртенче взводка мөрәҗәгать итсә, чигенү булыр иде. Шуңа күрә
ул яңадан беренче взводның запеваласына, бөтенләй янәшә килеп:
– Курсант Завьялов, запевай! – дип кычкырды. Юк, Завьялов аны ишетми,
күрми. Рота һаман шулай үҗәтләнеп атлый бирә. Беркем, беркем белән
сөйләшми, «ым» какмый – телсез, саңгырау тоташ бер агым.
Өч мәртәбә әйләнгәннән соң, сержант Гаевский ротаны казарма каршында
туктатты. Җир астыннан калыккан кебек рота командиры майор Антонов пәйда
булды. Аның бу төндә штабта дежур чагы икән. Җиңенә кызыл бәйләгән.
Майор хәлне бик тиз аңлап алып, әллә нинди вәгазьләр сөйләп, янаулар
80
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
белән куркытып тормыйча, команданы үз кулына алды. Тагын кузгалдык баягы
эзебездән. Әмма майорның да «Запевай!» командасына берәү дә буйсынырга
җыенмый иде.
Гаҗәп хәл, бу бит алдан котыртып оештырылмаган иде. Тыгыз сафта, бер
тында, бер аяктан атлаганда, бер йөрәк булып тибә башлыйсың икән. Иңгә-иң
терәлеп барган бу масса гомум бер уйлы, гомум бер максатлы кодрәткә әверелә;
моны бернинди каршылык та җиңә, буйсындыра алмый, күрәсең.
Майор түгел, маршалны китереп бастыр хәзер, юк, бу кодрәт үзенең мин-
минлеген салып таптатмый инде, бу мизгелдә җимерү стихиясенә күчәр өчен
бер саксыз очкын җитә.
Юк, без аңсыз, дуамал масса түгел идек. Бар да тыныч кына бара. Майор
Антонов ике мәртәбә мәйданны уратканнан соң, частьнең капкасын ачарга
кушты, инде отбой сәгате үтеп, төн икенче яртысына авышкан иде, марш-
бросок ясатып, ул, дүрт-биш чакрым йөгерткәннән соң, тузанга баткан ротаны
казарма алдында кайтарып туктатты да «Смирно!» командасы бирде:
– Запевалы первого, второго, третьего, четвёртого взвода, два шага вперёд!
Объявляю вам трое суток ареста!
Ул арада карабинлы солдатлар пәйда булды. Шулай итеп, штыклы
карабинны аркаларына терәп диярлек, дүрт җырчыны гауптвахтага озаттылар.
Майор Антонов эчтән ярсыган, еш-еш сулу ала, йөзе тимгел-тимгел агарып
чыккан иде. Бу мизгелдә майорны кызгану да, аны күрәлмау тойгысы да юк иде
бездә. Үз арабызда бер әйдәкләүче булмаган килеш, кинәт шушылай кабынып
китеп, кешедән өстен торып бирелгән тупас командага буйсынасы килмәү
ләззәтен татыдык, бездә көч бар икәнне расладык түгелме!..
Эчтән һәммәбез дә әйтеп бетергесез горурлык кичергәнбездер. Бу –
онытылмас күңел тантанасы иде. Йокыны санламый торган хәлгә килеп,
шактый озак тәэсирләнеп яттык.
Иртән күрәбез, төнлә гауптвахтага озатылган курсантлар барысы да үз
урынында. Рота старшинасы да килгән. Аның тавышы каймаклы, командалары
да кеше биеклегендә яңгырый.
Шунысы гаҗәп: әйтерсең, төнлә сәер бер саташу гына булган, ул хакта
ник бер сүз куертылсын. Беркем берни күрмәгән, берни ишетмәгән, бар да
әйбәт. Тын гына йомылды бу хәл. Югары инстанцияләргә барып ирешсә, бунт
дәрәҗәсенә җитеп, шактый купайтыласы иде әлеге вакыйга.
Ә без, гади курсантларның, күз карашында эчке бер горурлык көйри,
үзебез генә белгән бердәмлек тойгысын кичереп, серле генә елмаеп йөрдек
ул көннәрдә.
Хәтердән ничек җуясың, кеше затының акыл белән аңлатып булмый торган
халәт-рухиятенә бәйле бик гыйбрәтле бер мисал бу, уйлый белгән зат өчен...
Җиңү көненә әзерлек ике ай алдан башланды. Пермь шәһәренең үзәк
мәйданында бәйрәм парадында катнашачакбыз. Һәр иртәдә, чәйләп алганнан
соң, тулы ротаны туплап, трибуна каршыннан үткәрәләр. Тынлы оркестр уйнап
тора. Трибунада мәктәбебез начальнигы полковник Карцев һәм аның яраннары
честь биреп кала. Бөтен рота бер аяк тавышына көйләнеп, төгәл ритмда бара.
Шунысы гаҗәп: оркестр марш уйный башлауга, күңелнең ниндидер бер
кылы тетрәнеп ала, тирәннән, күкрәккә сыеша алмыйча, дулкын күтәрелә,
күздән яшь чыга язып, керфекләр арасына кысылып кала. Бер генә булса, бер
хәл, көн дә шулай кабатлана.
Эчтән үземне битәрлим: нишләп болай йомшыйм соң әле, бу бит хәрби
81
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
марш, бернинди моңы булмаган тантаналы көй, солдатның уен-гамен таркатып
ташлап, күтәренке рух, бердәм дәрт бирергә тиешле музыка.
Әмма күңелгә әмер биреп буламыни?! Ул тәнгә, акылга буйсынмыйча
үзайры галәм булып яши, хисләнә, дулкынлана, көтмәгәндә үзенең барлыгын
сиздереп куя.
Көндез, плацка чыгып, шул ук оркестр астында күнегүләр ясыйбыз. Монда
инде тулы батальон ишелеп чыга. Гадәти сафта өч рәт булып тезеләсең. Ә
монда парадтан үтү кагыйдәсе буенча, уникешәр рәт булып барырга кирәк.
Иңгә-иң терәлеп, карабинны кулга тотып, йөзләрчә солдатның кыл кебек
баруына ирешү ансат кына бирелми. Көн саен, кат-кат, тагын-тагын бөтен
барлыгыңны күнектерү кирәк.
Безнең взводтан әлеге дә баягы Юныс Исәнбаевны, бүтәннәрдән дә
стройда шундый «сено-солома»га йөри торган берничә курсантны төшереп
калдырдылар... Муштра белән генә игә китереп булмый. Болар тыгыз сафта
бер сулышта, бер ритмда барырга яраксыз, дип табылды.
Батальон командирының әмер биргәндәге тавышы шулкадәр көчле яңгырый,
усал да түгел, дорфа да түгел, әллә ничек, йөрәккә ятышлы, кешелегеңне
кимсетмичә буйсындыру көченә ия.
Баталь-е-оон! дип, сузып аваз салуга ук йөзләгән солдатның кыл кебек
тартыла башлавы... «с» авазы йотылып: «Мир-ноо!» командасы яңгырауга,
сафлар буйлап дулкын йөгерүе... һәр солдатның сулышын тыеп, күкрәкне
биегәйтеп катып калу мизгеле... Юк, бер йөрәк ритмына корылган бу кодрәтне,
эчендә торып үзең кичермичә аңлату мөмкин түгел.
Батальон командирының гәүдә тотышы, кыяфәте, тавышы сокландыра,
мондый мәһабәтлеккә буйсыну да рәхәт, рухыңны кимсетми.
Их, дип эчтән кызыгып куям. Дневальный чакта рота белән командалык
иткән бар. (Иртәнге тезелү, ашханәгә алып барулар.) Бер генә тапкыр батальон
белән дә командалык итәсе иде. Шул мәлдә кайчандыр офицер буласы килү
хыялы, кабат уянып, мине үчекли-үчекли күңел аръягына китеп югала.
Җиңү бәйрәмендә үттек без Пермьнең үзәк мәйданыннан. Чәчәкләр, шат
йөзле кешеләр диңгезе, аллы-гөлле шарлар. Аяз күк йөзе...
Без – оркестр маршына көйләнгән йөзләгән курсант... Һәр рәткә уникешәр
булып, бер җепкә тезелгәнбез. Һәммәбездә бер максат, бер уй, бер йөрәк
тибеше. Бердәм ритмга чыкылдатып басып барганда аяк астында җир тетри
кебек. Бу мизгелдә кеше җаны аерым тибә алмый, шушы кодрәт эченә таралып,
бер йодрыкка кушыла.
Шушындый халәттә әгәр батальон командиры халыкка атарга приказ бирсә...
каршыгызда кемнеңдер ата-анасы, апасы-абыйсы түгел – «Ил дошманнары
тора, атарга!» дисә... Карабиныңны халык күзенә төзи алыр идеңме, юк, мин
атарга теләмим, дип, шушы кодрәт эченнән аерылып чыга алыр идеңме?
Күпме еллар үткәч тә, вакыт-вакыт бу сорауны үземә төбәп гаҗизләнәм
дә... анык җавап таба алмыйча, тагын алдагыга калдырам...
Ә теге марш көе яңгыраганда күңелнең нидән болай нечкәреп үрсәләнүенең
сәбәбен мин соңыннан аңладым. Урыны-урыны белән татар моңы сирпелгән
ул тантаналы, дәртле музыка Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия» маршы
булган икән.
Төннәрен, элеккечә, шахмат мәсьәләләре чишеп утырам. Җавапларны
Мәскәүгә юллый торам. Бервакыт карыйм: фамилиям басылып чыккан!
Кайчандыр Константин Симонов, Илья Эренбург, Алексей Толстой эшләгән,
82
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Сталин янына көнаралаш кереп йөргән генерал Ортенберг җитәкләгән мәшһүр
«Красная звезда» газетасында исемең күренсен әле!
Мин бу газетаны вертикаль күршем Володя Бацынга күрсәттем: «Знай
наших!» янәсе...
Володя котлады да:
– Менә син шахмат белгече бит инде, әйт әле. Пешка алга бара-бара соңгы
шакмакка җиткәч, Ферзь була, шулай бит. Корольдән кала икенче көч иясе.
Ә нишләп ул, артка чигенә-чигенә, соңгы шакмакка җитеп, кабат пешкага
әверелми?
– Ферзь чигенми бит. Гел алга гына бара, – дигәч, Володя килешмәгәнен
белдереп, башын чайкап куйды. Минем дә күңелгә шик керде: тарихта
гыйбрәтле мисаллар байтак ич: күпме ферзьләрне тәхет эргәсеннән сөреп,
юкка чыгаралар.
Шахмат уенының кагыйдәсен төзегән вакытта Һиндстанның акыл ияләре
моны күз уңыннан ычкындырган түгелме?!
Миңа берничә мәртәбә генә үзебезнең часть биләмәсендә каравылда
торырга туры килде. Шунысы сәер: төнге постта, гадәттә, багана башына
куелган лампочка төбенә нурын җыеп чәчә торган түгәрәк калай беркетелгән
була. Син шуннан җиргә сибелгән якты түгәрәк эчендә әзер мишень булып
әрле-бирле таптанасың. Шунда минем Кара куакта җир сөргәндә яктылык
сызыгыннан төн карасына чыгарга куркуым искә төште. Ә монда киресенчә...
Яктылык сызыгыннан атлап кермичә, караңгы яктан гына йөрим. Шикләндерә.
Ярый әле аркадаш карабиным корулы.
Хәтерлим әле, бер салкын иртәдә, таң атып килә, карасам... карабинның
кайтарып куелган штык йөзе сыкыланган, җем-җем итеп тора. Шунда миңа
әллә ни булды, гүя йолдыз нуры, сүзгә әверелә алмаган шигърият тылсымы
күшеккән күңелемә кагылып китте... Гел күз алдымда тора: карабинга
беркетелгән сыкылы хәнҗәр...
Иң авыр пост – штабта, часть байрагы төбендә тору. Урыны нинди бит әле:
чиркәү түрендәге алтарь кебек итеп, витраж тәрәзәләр белән бизәп эшләнгән.
Син аллы-гөлле яктылык эчендә төп-төз басып торырга тиешсең. Көндез,
эш вакытында, штаб коридоры кайнап тора, баш киемлеләр честь биреп,
яланбашлар байракка хөрмәт күрсәтеп, тантаналы адымга күчеп яныңнан
үтеп-сүтеп йөри. Син шуларның барсына да үзеңнең тере икәнлегеңне, таш
багана түгеллегеңне сиздереп торырга тиешсең. Карабиныңның түтәсен идәнгә
тигереп, «оружие к ноге» дигән командага буйсынып, янәшәңдә тотасың. Кичен
штаб тынып калгач, бераз сулу алырга, янәшәңдәге акча сейфына артыңны
төртеп алырга да була, әмма калгып китсәң, карабиның кулыңнан ычкына да,
мәрмәр идәнгә шапылдап төшә. Тавышка аскы каттан дежур офицер йөгереп
менмәс, димә. Әле аның кайбер вак җанлысы, урамга чыгып, тәрәзә аша махсус
күзәтеп торырга да мөмкин. Бәйләнергә сәбәп кенә эзләп йөрүче, иңендәге
көтүче чыбыркысыннан портупеяга күчкән офицерлар була, андый вакчыллар,
казармага кереп, курсантның тумбочкасын тикшереп, урын-җирен күтәреп
караудан да тайчынмыйлар.
Гарнизон каравылы – икенчерәк, төп туплану урыны шәһәрдә, хәрби трибунал
буласын көтеп ятучы төрле җинаятьчеләр ябылган изолятор урнашкан бинада,
шул ук бинада корал кую, сактан соң ял итү урыны да. Аннан төрле объектларга
каравылда торырга тиешле курсантларны шәһәр буйлап, машинада тараталар.
Мин беренче номерлы сак урыны – шушы тикшерү изоляторының
83
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
ишегалдына билгеләндем. Безнең взвод командиры капитан Искорцев мине
юри якынга куйгандыр, юлга вакыт китми, посттан бушаган ял вакытында
минем белән шахмат уйнарга күбрәк вакыты кала. «Нигә бүтәннәр белән
уйнамыйсыз?» – дим дә. «Они – слабаки», дип чыраен сыта.
Ул көн аяз, матур иде. Тимер чыбыклы биек, кысан таш дивар эченнән
күкнең аяз зәңгәрлеге тагын да җетерәк күренә. Мин постта. Җилкәмә карабин
асылган. Күләгәмне ияртеп егерме адым болай, егерме адым тегеләй атлыйм.
Рәшәткәле тәрәзәләргә йөгертеп кенә күз төшереп алам. Эчтә караңгы. Шомлы.
Бернинди тавыш ишетелми. Нинди язмышлар икән бу рәшәткәләр артында?
Каядыр ерактагы бер объекттан постын тапшырып кайткан мордвин егете
Кашаев, тагын бер-ике курсант ишегалдына чыгып, тәмәке көйрәтә торган
урынга килеп утырдылар. Кабызып, төтенли дә башладылар. Взводташ булса
да яратмыйм шул мукшы егетен. Миңа аның кыяфәте үк ошамый иде. Борыны
очлаеп бетәр алдыннан гына кырт киселгән шикелле, иреннәре ябылып
бетмәгәнгә күрә, алгы, көрәк тешләре һәрчак күренеп тора. Үзен ул соңгы
сүзне әйтеп, нокта куярга тиешле акыллы баш дип саный. Һәрвакыт татарларга
карата берәр кире сүз әйтеп суктырмыйча калмый. Бәлки аны кайчан да булса
татар кешесе кыерсыткандыр, шуны оныта алмыйча, соңлап булса да үчегүен
тыеп кала алмыйдыр.
Кояш кыздыра. Минем әле пост сәгате башланды гына. Тәндә арыганлык
сизелми. Бар да әйбәт. Шул әйбәтлекнең кинәт бозыласына бернинди ишарә
дә юк, була да алмый. Пост мәйданы уч төбендә. Тегеләрнең сүзенә колак
салгалап үтәм. Яннарына килеп утырырга хакым булмаса да, янәшәдән
сүзләрен тыңларга була.
Тагын шул Кашаев акыл сата. Татар кызлары, имеш, җан җирләрен (ул тупас
сүз куллана) бритва белән кырып, пеләшләндереп йөриләр икән. Кыргыйлык
бит инде бу, – ди.
– Кит аннан, булмас! Сакал төге кебек каты булса, тырнап бетерә ич ул.
– Кашайга ышансаң... Ни чыкмаса аңардан чыга.
Ефрейтор Колоколов, гадәтенчә, йокымсыраулы тавыш белән:
– Гигиена ягыннан караганда бу – чисталыкка керми микән... – дип куйды.
– Господа! – дип, Кашаев имән бармагын күтәрде. – Миннән түгел, татардан
чыга. Чудной народ. Сез аларның кайнар мичкә кереп юынганын беләсезме
соң? Аларда бит мунча юк!
Бусына ук мин түзә алмадым. Каравыл уставын бозу дип тормыйча,
яннарына килеп бастым:
– Сүзеңне кире ал, Кашаев. Татарлар мичтә түгел, ә мунчада юына!
– Кире алмыйм! Мин үз күзләрем белән күргәнемне сөйлим.
– Күрәләтә ялганлыйсың, сволочь!
Кашаев миңа бармагын төбәп, авызын кыйшайтып көлә башлады. Бу
җирәнгеч көлү мине генә түгел, ата-анамны, бөтен нәсел тамырларымны
кузгаткан мыскыллау булып, актарылып чыкты. Мин, үз-үземне белештермичә,
карабинны иңнән суырып алып, затворын секунд эчендә чыкылдатып, атарга
әзер килеш тегенең күкрәгенә төбәдем. Кашаев агарып чыкты, диварга таба
чигенә башлады. Янәшәдәге курсантлар да аягүрә бастылар. Ул арада тавышка
йөгереп чыккан капитан Искорцев арттан килеп, бер кулы белән карабинга
ябышты, икенче кулы белән муеннан кысып алды. Шул мәлдә ничек курокка
басылды, сизми дә калдым. Пуля Кашаевның аяк очындагы таштан очкын
чыгарып, рикошет ясады да, сызгырып һавага очты.
84
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Капитан карабинны миннән йолкып алганда предохранительгә куеп өлгерде.
Аннары, еш-еш сулап, мине алыштырырга тиешле солдатка, постны кабул
итәргә әмер бирде.
Безне, Кашаев белән икебезне, ефрейтор Колоколов күзәтчелегендә буш
бүлмәгә кертеп яптылар. Ишекне бикләп үк куймадылар шикелле.
Минем кинәт баш авырта башлады. Баш эчендә чаң сугалармыни.
Кашаевның тавышы, «Мин шаярттым гына бит...» дигән аклану сүзләре
сандалга бәргән чүкеч тавышлары аша аңыма имгәнеп барып җитә дә, җитми
дә шикелле, югаласы, бу мизгелдән югалып, икенче яссылыкка күчәсе килә.
Капитан Искорцев башта Кашаевны чакыртты. Отделение командиры
буларак, Пётр Колоколов та пошаманга калган иде. Булган хәлне кире
кайтарып, төзәтергә инде соң икәнен икебез дә аңлыйбыз, үкенечне сүзгә
әйләндермичә тын гына утырабыз. Бүлмәдә Кашаевның аурасы беткәч, баш
авыртуым да басылган кебек булды.
Бераздан капитан Искорцев мине чакыртып алды. Кердем. Өстәлдә
фигуралары тезелгән шахмат тактасы тора. Капитан, күз кырые белән генә
шул якка ымлагандай:
– Испортил песню, дурак... – дип куйды. Табигате белән усал түгел ул, әмма
офицер буларак, таләпчән-кырыс рәвешне тотарга кирәклекне дә онытмый иде.
– Синнән көтмәгән идем...
Капитан торып басты, сүзләрен көч куеп, басым ясап чыгара башлады:
– Үзең сакларга дип, килгән уголовниклар камерасында бикләп калдырам
бит үзеңне! Син нәрсә, төшеңдә Наполеон булып уянмагансыңдыр бит бүген?
Не позволим! – дип, ул өстәлгә сугарга дип йомарлаган йодрыгын икенче учы
белән кысып, тыеп калды. Аннары утырды да, карандаш алып, аны бармаклары
арасына кыстырып, йодрыгы белән шартлатып сындырды. Бармакларын
ышкый-ышкый шактый сүзсез утырды. Капитанның һич көтмәгәндә болай
кәефен бозганыма эчтән үз-үземне талкып утырам. Ул хаклы бит, коралга
тотынуны кичермәсләр...
Капитан кинәт кенә:
– Атар идеңме? – дип сорап куйды.
– Минем ничек атканны беләсез бит. Атарга уйласам... Сез килеп тотынгач,
әллә ничек, үзеннән-үзе атылып китте.
– Андый чакта кискен хәрәкәт ярамый шул... – дип, капитан күз төпләрен
авырттырып ышкып алды. – Мин каравылда ЧП булганы хакында рапорт
язсам... Китә бит тикшерүләр... Патроннарны санап тапшырасы... берәү җитми.
«Кая куйдың?» диячәкләр.
Шул мәлдә мин кесәмнән шомарып беткән, ялтыраулы карабин патронын
алып өстәлгә бастырып куйдым. Каян алдың, димәде капитан, төрле юллар
белән юнәткән патрон һәр солдатта диярлек булганлыгын ул белә иде.
Патронның төбен әйләндереп карады – исән. Капитанның маңгай җыерчыгы
язылып киткәндәй булды.
– Пүчтәк нәрсә өчен... көлеп кенә үткәреп җибәрәсе бит... Мичтә юыналар,
имеш. Юыналар бит, шакшы йөриләр, дигән сүз түгел! Менә мин үзем
Владимир өлкәсендә рус авылында туып-үскән кеше. Бездә мичләр зур итеп
салына. Рәхәтләнеп шунда юына идек... Олысы-кечесе...
– Татарлар мунчада юына, мич төбендә ипи пешерә, – дидем мин үҗәт
кирелегемне янә калкытып.
– Һәй, – дип капитан миңа кул селкеде. – Бар, чыгып тор!..
85
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Ефрейтор Колоколовны да чакыртып капитан нидер сөйләште.
Каравылдан кайтып, гадәти укуларга күчкәч тә минем җан бәргәләнүдән
туктамады. Баш миен мең-мең сорау кайната. Капитан нишләр, үзенә дә
күләгә төшереп, бу хәлне кузгатырмы? Ни генә булса да, калкан итеп милли
мөнәсәбәтне алга куярга кирәк. Бу – аклануның төп маймылы...
Ләкин, исәпле башны иеп йөргән атна азагында көтелмәгән хәбәр иңдерелде
һәм ул бөтен ШМАСның рухын үзгәртеп җибәрде (Оборона министрының
ШМАСны яңадан офицерлар әзерли торган ПВАТУга (Пермьское Военно-
авиационное училище) әйләндерү турында приказы чыкты. Димәк, без
яшәгән кубрикларда булачак офицерлар яшәячәк, без укыган классларда
алар укыячак. Заманында кем яптырган бу гөрләп эшләп торган училищены?
Гомерен көтүчедән башлаган Хрущёвмы? (Димәк, бу дорфа, дуамал, белемсез
илбашының хаталарын төзәтү башлана...)
Ә без... декабрьдә укуны тәмамлап, ил буйлап авиация частьларына
таратыласы солдатлар, без нишләрбез?
Свердлаудан шахмат буенча спорт мастеры килгән, сеанс үткәрә икән,
дип Бацын кайтып әйтмәсә, белми каласы идем бит. Киттем клубка. Уйнарга
теләүчеләр шактый икән. «П» хәрефе сыман тезеп куелган өстәлләрдән
урын алып, шахмат фигураларын тездек. Күз йөртеп алам: майордан башлап
курсантка кадәр төрле дәрәҗәдәгеләр утыз ике баш җыелганбыз. Аклы-каралы
шахмат гаскәре каршында дәрәҗәләр тигез. Аклар белән уенны башлау
өстенлеге, әлбәттә, кунакка бирелә.
Килеп керде. Баш кагып «Виктор булам», – дип исәнләште. Чандыр гына
гәүдәле, гап-гади бер егет икән спорт мастеры. Керә-керешкә ул иң кырыйдагы
тактада пешка белән «е-4» йөрешен ясап, шуны ук башка такталарда да
кабатлап, тиз генә барыбызны да үтеп чыкты.
Китте уен. Тәмәке төтене. Ухырып куйган үкенечле ымлыклар. Викторның
чырае мәрмәр кебек, бернинди дулкынлану, киеренкелек сизелми, әйтерсең
лә клавишларга басып китә, ә кешеләр аның өчен юк. Озын шарфын муенына
салган. Кабарынкы күз кабаклары аша күзләре үтәли тишеп фәкать уенга,
уенга төбәлгән.
Озак уйлап, сак кына уйныйм. Иң мөһиме – ялгыш йөреш ясамаска.
Ялгышыңны көтеп кенә торган уенчыларны җенем сөйми. Партнёрың ялгыша
икән, әйт, тизрәк фигурасын алып учыңа йомарга үрелмә. Береңнең кылычы
сынгач, китереп кадау белән бер бит ул. Көт, яңа кылыч алганын көтә бел.
Җиңәсең икән, тигез көч белән, хәйләсез җиңәргә гадәтлән.
Нинди очракта, нинди комбинация ясарга – мин боларның шактыен
ятлап бетергән инде. Егетнең кулы нык, әмма ул да әллә кая китә алмый,
шул әзер сукмаклардан бара, дип үземне тынычландырып куям. Шахматта
комбинацияләр чиксез, кеше акылы колачлап бетерерлек түгел, диләр. Ай-һай,
ышанып бетмим. Алтмыш дүрт шакмакка чиксезлек сыя алмас...
Чандыр егетебез яшь күренә. Кай арада мастерлыкка ирешкән? Мин әле
беренче разрядка да барып җитә алганым юк. Беренче, дисең, өченчедән
башла, мокыткаем.
Әнә, берәү шатырдатып такта өстеннән фигураларны коеп төшерде.
Икенчесе... өченчесе... Тарала башлады җиңәргә дип килгән җиңелүчеләр
кавеме.
Утыз ике тактага текәлеп баш миен изалаган уенчылардан, иң соңыннан
өчәү калдык. Капитан Искорцев та ике курсант. Уеннан котылганнар безнең
86
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
янга өелеште. Яратам да, яратмыйм да мондый мизгелне. Колак төбендә
тынын өреп, көч биреп торган тамашачы булу – кызык та кебек, үссенебрәк
уйныйсың. Шул ук вакытта ауралар буталадыр, төрле энергия берегеп, уйны
саташтырадыр дигән курку да бар. Арада бит хуплаучылар гына түгел,
көнләшүчеләр дә булырга мөмкин.
Кунак егетебезгә мәйдан тарайды хәзер, фигураларга үтешли кагылып кына
китә алмый. Ныклап безнең янда озаккарак тукталды. Ике каш арасында ике
сызык та пәйда булды.
Иң башта ул ике кулын күтәргән сыман итеп: «согласен на ничью» дип
кулны кысты, аннары күрше ротадагы курсантка кул бирде. Капитан Искорцев
белән шактый өзештеләр. Бультерьер кебек, тешләгән җирен чәйнәп бетермичә,
туктамый торган капитан, тәки ахырга кадәр ерып чыкты бит. Партия
беркемнең дә җиңмәве белән тәмамланды.
Кунак егетебез – спорт мастеры елмаеп хушлашса да, ул елмаю иреннәр
арасына ясалма эленгән иде; бу кара халыктан чыккан солдафоннарны бер
сулыштан, тулаем җиңәргә дип ният иткән булгандыр да... Арада көйсезләр
табылды бит менә...
Казарма ягына кайтырга дип капитан Искорцев белән бергә чыктык.
– Поздравляю с победой, – дип, ул кулымны кысты.
– Какая победа, ничья же, – дим.
– С мастером спорта – ничья, это уже победа, друг мой. Не зря тогда сберёг
я тебя...
Капитанның уе һаман әле шахматтан күчәргә теләми, уен шаукымы чыгып
бетмәгән сыман иде; бәлки аның нияте дә җиңүдә булгандыр.
– Яһүдләрдә, туганчы ук баланы шахматка өйрәтә башлыйлар. Аннары, теле
ачылгач инде, тренер яллап, стипендия билгеләтәләр. Менә шуннан теләмәсә
дә шахматист үсеп чыга инде, – дип, капитан җилкәмә кагылып алды. – Ә син
ничә яшьтә уйнарга өйрәндең?
– Сигезенчедә укыганда...
– Һо-оо, соңрак икән шул. Ул яшьтә инде яһүд малае шахматта пенсиягә
чыга.
Минем каядыр бик тирәндә йөргән яшерен хыялга китереп басты бит
капитан. Киләчәктә шахматта күрелмәгән уңышка ирешермен дигән өметне
чәлпәрәмә китерде. Чынлап та балигъ булып барганда гына уйнарга үзлегеңнән
өйрәнеп, кая омтылмакчы буласың, авыл каргасы! Янәшәңдә акыллы зат торып,
нәкъ вакытында хакыйкать җебен тартып тормаса, син үзлегеңнән аңа еллар
буена да ирешә алмаячаксың.
– Шахмат уеныннан мәгънә алып, аны тормышта куллана белергә кирәк, –
диде капитан. Аның төбендә логика дигән хикмәт ята. Син өч йөрешне алдан
уйлап куя белергә тиешсең. Партнёрың да шулай. Синең бер йөрешеңә ул өч
йөрешне исәптә тота. Син аның бер йөрешенә – өчне. Менә шулай итеп, логика
лабиринтлары башлана. Тормышта да бик кирәк бу, акылың бер каптырмалы
булып калмасын өчен!
Мин үзем белеп тә белмичә йөргән хакыйкать асылын ачып бирде бит әле
капитан. Нигә әллә ничә тармаклы уйлап азапланам. Болай булса, тегеләй
булмый, тегеләй булса – болай булмый, дип ак белән кара төсне генә танып
яшәү рәхәтрәк югыйсә. Шахмат җене котыртып алып кереп китә икән лә
мине. Логика дигән бөдрә йонлы тәкә, муен чокырын кашытып, әйдәкли дә
чытырманлы сукмакка борыла...
87
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
«Красная звезда» газетасында тагын исемең чыккан әнә, бирелгән шахмат
мәсьәләсен иң беренчеләрдән булып чишеп җибәргән дип язганнар, куан
шуңа...
***
Август уртасында (1966 ел) хат язышуны туктаттылар. Сентябрьдә, анасын
җуйган корт күче кебек, тузылачакбыз. Хәзергә тизләтелгән программага күчтек.
Ротадан унике курсантны, шул исәптән мине дә, майор Антонов кабинетына
җыеп сөйләштеләр. Каян килгәндер, таныш түгел подполковник, майорлар да
бар. Калырга, укуны шушында, хәрби училище исеме бирелгән уку йортында
дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Керү имтиханнарына да ташлама ясала янәсе.
Унике курсанттан өчәү генә калырга, укуын дәвам итәргә ризалык бирде.
Казармада әлегә кадәр бер көйгә салынган тормыш бара иде. Әллә ничек,
курсантларның тәртибендә, үз-үзен тотышында, күз карашында, мөгамәләсендә
үзгәреш сизелә башлады. Янәшә берегеп яшибез дигән туганлык хисе үзеннән-
үзе суына бара кебек. Без бөтенләй чит икәнбез, бер-беребезне бүтән беркайчан
да күрмәячәкбез, дигән хакыйкать эчтә бер елга якын яралып килгән якынлык,
бердәмлек хисен күзгә күренеп сүндерә башлады. Моны сизеп, күреп тору –
моңсу иде.
Минем, уку беткәч, туган якка ун көнгә ялга кайтачагым күптән хәл ителгән.
Бер-бер нәрсә чыгып, тоткарлый гына күрмәсеннәр, дигән курку һәрдаим уяу тора.
Карусыз буйсыну һәм таләпчән буйсындыруга корылган солдат тормышы.
Әгәр шушы ике бизмән арасында гаделлек ятса... Дорфа, явыз, кешене изүдән
канәгатьлек ала торган командир кисәкләрен сугыш вакытында, җаен туры
китереп, чүки торган булалар.
Мин үзебезнең отделение командиры – ефрейтор Колоколовтан уңдым,
тыныч холыклы, шәп егет. Ачылып сөйләшергә яратмаса да, эчтән хөсетлеге
сизелми. Ә менә беренче отделение командиры – ефрейтор Голованов тәкәббер
холкы белән күпләрне үзенә каршы куйды. Китәр алдыннан Головановны
башына капчык кидереп ярачаклар, дигән хәбәр юктан бар булмагандыр...
Безнең взводта Пензадан ике татар бар иде. Мәзәк итеп, сузып, мишәрчә
сөйләшәләр. Аларның сүгенүе дә җыр кебек иде. Боларның Әсгат исемлесе,
үз эченә йомылып йөри торган, карасу йөзле, саллы йодрыклы, нык бәдәнле
егет иде. Яз башында, каравылда торган чакта шундый хәл була: Әсгат постта.
Голованов, разводящий буларак, өч солдатны ияртеп, постларны алыштырып
йөри. Әсгат янына килеп туктагач, Голованов чалбар сәдәфен ычкындырып,
үз йомышын эшләп торган җиреннән, җилкә аша гына карап: «Пост сдать!»,
«Пост принять!» дип кычкыра. Бу кадәре үк кимсетүгә ачуы кабынган Әсгат,
штыклы карабины белән кизәнеп, Головановка ташлана. Аны чак тотып
өлгерәләр. Бу хәл, читкә чыгып, зурга җибәрелмичә, үз взводыбызда гына
йомылып калды. «Бәхете, патрон булмады», – дигән Әсгат. (Кайбер постларга
патрон бирү каралмаган иде).
Менә шул вакыйгадан соң Голованов белән Әсгат арасында бернинди
якынаю да була алмады.
Ә без Кашаев белән аңлашкандай булдык. Ул, «шаярттым гына» дип, гафу
үтенде. Күрше рус авылында күргәнне татарларга аударып, мичтә юыну гадәте
бездә бит ул, дип әйтмәсләр микән дип, руслар янында юри сөйләдем. Юк,
танырга теләмиләр...» – диде. – «Без бит гомергә күрше яшәгән халыклар, тату
булыйк», – диде. Кул кысышсак та, салкыны калды барыбер.
88
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Саксыз уятма, һәр кешенең үзәгендә бүре ята.
Министр приказыннан соң яшәү рәвешебез, суга таш ыргытканда пәйда
булган боҗралар кебек, «бар иде, юк инде» арасында тирбәлә башлады.
Декабрьдә бетәсе укулар сентябрь башында төгәлләнергә тиеш. Аннары безне
илнең төрле тарафларына таратачаклар.
Инде кубрикта караватларны, мендәрләрне бау тартып тигезләмибез.
Тотрыклы тәртип күнегелгән кысалардан чыга башлады.
Сентябрьнең беренче иртәсендә уянгач, аптырап калдык: Головановның да,
Кашаевның да караватлары буш. Ни уйларга да белмибез. Сержант Гаевский
серле генә итеп:
– Алар командасын төнлә җибәрделәр. – диде. Башка взводлардан да
шундыйрак ике-өч курсант «юкка чыккан». Их, сизми калдык, дип кемнәрдер
уынып йөри.
Казарма тормышы уч төбендәге кебек. Әмма барыбер үзара мөнәсәбәтләрдә,
солдат үзе генә белгән яшерен почмаклары кала, дип уйлый идек. Димәк,
казарманың барсын да күзәтеп торган о л ы к ү з е, барсын да ишетеп торган
о л ы к о л а г ы булган...
Һәр көнне яңа хәбәр белән уянабыз. Курсантларны, төркем-төркем
туплап, озату башланды. Хушлашабыз. Хәмер эчү, болагайлану юк. Бар да
тыныч, вакытлыча гына аерылышабыз, каядыр безне уртак җыелу урыны –
самолётлары тезелгән, балкып торган аэродром көтәдер кебек.
Соңгы көнне мин Ленкомнатага кереп, үзем ясаган рәсемнәрне, планшетларны
карап чыктым. Күз нуры түгеп, күпме тырышлык куеп ясалган,
хәзер инде беркемгә кирәк түгел, барсын да умырып ташлаячаклар.
Ике кубрикта, дүрт взвод гөр килеп яшәгән җиребез бушады да калды.
Менә-менә яңа курсантлар килеп җитәргә тиеш. Без дә китәргә җыенып беттек.
Ике капитанның берсе – Дементьев кул биреп хушлаша, икенчесе – Искорцев
безне озата чыга.
– Теге вакытта зурга җибәрмәдегез, рәхмәт, – дим аңа. Капитан вак мәсьәлә
дигән кебек, кулын гына селки.
– Синнән бигрәк, катырагы миңа эләгәчәк иде, – ди. Сиңа сүзем шул:
«Кулыңа корал кердеме, акылыңны тезгенли бел!»
Хушлашабыз. Әйбәт кеше белән саубуллашканда, әйбәтлек кайнары учка
күчеп кала бит ул.
Татарның «бахыр» сүзеннән яралган «Бахаревка» станцасына чуаш егете
Фомин белән икәү генә юлга чыктык. Ул да Казан аша туган ягына ялга кайта.
Мин кышкы киемнәр тыгызлап тутырылган солдат капчыгы асканмын,
кулда – чемодан. Анда – иң авыр байлык – дус-ишләрдән килгән хатлар һәм
иң кадерлесе – алтынчы декабрьдән унбишенче августка кадәр Фәниянең, бер
көн дә калдырмыйча, язган хат бәйләме. Өч ел буена сәйлән кебек тезелеп
барачак бу хатлар өзелеп туктады бит менә... Бер айдан артык, бер хәбәрсез...
Кайтып җиттек үзебезнең башкалага. Казан вокзалы, элеккечә, борынгы
хәтерен кызыл ташлы диварларына таратып, моңаеп утыра.
Хушлашканда Фомин, як-ягына каранып, кеше ишетмәсен дигәндәй:
– Сиңа рәхмәт, – диде. Мин аптырап калдым. Бу кыска буйлы, бүтәкә кебек
йомры-тыгыз гәүдәле чуаш егетенә истә калырлык бер яхшылык та кылганым
юк иде бугай.
– Үзең беләсең, мин карандаш тотып түгел, көрәк тотып алдым бу ялны,
– дип Фомин китеп барды.
89
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Мин киемнәр салган солдат капчыгымны кире килешли алырмын дип,
Сәгыйрь абзыйларда калдырып тордым. Бөгелмәгә поезд белән армия хисабына
шактый уравыч юл белән кайтыла бит, нигә көнендә кайтып төшмәскә, дип,
самолётка билет алдым. Хәтер дәфтәрен актарып кайтырга самолёттан да
рәхәт нәрсә юк.
Фоминнан тик торганда «рәхмәт» алу сәбәбен тәки казып чыгардым бит.
Кышкы бер төндә, ленкомнатада төнге берләрдә генә плакатны язып бетереп,
тышка бәдрәфкә чыгарга булдым. Зур бәдрәф бинасының эче караңгы, җитмәсә
нидер кыштырдый, керергәме-юкмы дип таптанып тора идем, көрәк тоткан
курсант Фомин килеп чыкты. Уңайсызланып калды. Аклангандай итеп:
– Сержант Гаевский «ел буе чистартып торсаң, отпускка җибәрәм», диде дә,
тыңладым инде. – Син бу турыда, зинһар, берәүгә дә әйтмә... – диде. Нишлисең
бит, үзеңә кирәктә, таяндыра көрәк тә...
Бөгелмә аэропортыннан авылга кайтып төшкәндә караңгылык куерган,
кичке сәгать җиделәр иде. Тау өстеннән карап:
– Мин кайтып киләм, мин, – дип бөтен авылга кычкырдым. Әмма тавышым
үземнән ерак китә алмады бугай. Утлары белән балкып, кочагын җәеп, каршы
алыр кебек авылым берни сизми, аяк очымда таралып, караеп ята. Агач
яфракларының шыбырдавында көзге кырыс моңсулык бар.
Бер хәбәрсез кайтып кергән солдатны күргәч, әти белән әни тынсыз калып,
берара ни әйтергә белми тордылар.
Хәл-әхвәл белешеп, чәйләп алгач, минем гәүдәм генә монда утырганны,
күңелнең каядыр омтылганын сизеп, әни:
– Клубның бүген ял көне, – диде.
Бер айдан артык бернинди хәбәрсез яшәдем бит мин. Фәния кайда,
авылдамы, дигән сорау куркыта мине. Җан тарыга. Сулыш җитми. Олы бер
дөньядан кайтып төшеп, кинәт кысанлыкта ябылып калдым шикелле.
Чыгып киттем югары очка, хром итегемне шыгырдатып. Коры яфракларны
итәге белән кагып искән җил күңелне тагын да ямансулата. Сирәк кенә багана
башларында мескен ут җемелди. Билгесезлектән җылыйсы килә. Мин болай
калдырып киттеммени, авыл, нишләдең син, нишләдең?
Фәнияләр өенең алгы яктан өч тәрәзәсе балкып торыр иде, бүген әллә ничек,
бик сүрән, басынкы күренә. Урамда ник бер кеше очрасын. Авыл үзгәргәнме,
әллә инде мин төшеп калганмын бу арбадан.
Фәнияләр күршесендә куаклар арасыннан тәрәз утлары җемелдәп күренә,
тавышлар да ишетелә сыман. Кердем ихатага, бер-ике үсмер егет тәмәке тартып
тора. Алар мине танып күрешәләр. Өйдә читтән килеп эшләүче бер егетне
солдатка озату мәҗлесе бара икән. Кыстыйлар, юк, кермим, сыя алмыйм мин
өй кысаларына.
– Фәния исәнме, ул кайда? – дип сорыйм. Егетләр бер-берсенә карашып
алалар. Күңелем «жу» итеп китә. Әллә берәр фаҗига булганмы?!
– Ул Азнакайда эшли бугай, – ди берсе.
– Авылга кайтып йөри ул, өйдәдер, – ди икенчесе.
Сәгатькә карыйм: тугыз тулып килә. Йокы гаскәре инде бу вакытта авылны
аударып чыгарга әзерләнә. Өлгерермен бәлки, дип, ашыга-ашыга киттем шул
якка таба.
– Саумы, аркадаш капка баганасы? Сине дә сагындым бит мин...
Минем аларга беркайчан да тупырдап барып кергәнем булмады. Солдат
кешегә хәзер ярыйдыр инде.
90
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Ишек кагам. Эчтән өйалдына, тамак кыра-кыра, Солтан абзый чыга.
– Кем ул? – ди.
– Мин бу, Солтан абзый, ач әле.
– Кем син?
Бу дөньяда коточкыч авыр сорау бу минем өчен. Ничек аңлатыйм соң
үземнең кем икәнне?
– Кем син?
Маңгайга чүкеч белән бәргән кебек. Бөтен тән күзәнәкләре кызыша
башлады. Кем мин? Аны ничек кыска гына әйтеп аңлатырга?
– Мин бу, Солтан абзый, ачкач, күрерсең, – дим.
– Нишләп мин белмәгән кешегә ишек ачыйм ди. Ачмыйм!
Ул арада Фәймә апа да оялдына чыгып Солтан абзый янәшәсенә килеп
басты күрәсең.
– Кем син? Нигә исемеңне әйтмисең? – дип, ул йомшак кына сорый.
– Фәния өйдәме, Фәймә апа, – дим.
– Кем син? – дип кабат теге әче сорауны бирә ул да.
Шулай ярты сәгатьләр азаплый торгач, кем икәнемне аңлата алмасам да,
ишекне ачып җибәрделәр болар. Парлашып, шаккатып торалар.
– Үзебезнең... үзебезнең...
– Баштук әйтми торасың. Танымадым бит, тавышың калынайган, – ди Фәймә
апа, күрешергә дип баллы кәрәз исе сеңгән кулын суза.
Ул арада Фәния үзе килеп чыкты. Әти-әнисе арасыннан ерып үтте дә,
кочакка ташланды.
Октябрьнең саф-салкынча төне. Күк гөмбәзендә шыгрым йолдызлар.
Тыгызлыкка сыеша алмыйча, урын даулап, иң кыюлары җиргә төбәп атыла.
Шул йолдызларны учка җыеп, бүрәнә өстендә утырабыз.
– Апаң нефтьче-оператор булып эшли хәзер... Менә, эшче куллары нинди,
тотып кара, чирканмасаң, – ди Фәния. Битем белән учына чумып, исним:
– Кара алтын исе килә, – дигән булам.
Әллә ничек, сүзгә-сүз ялгана алмый. Арада – ятсыну упкыны. Бу хәрби
киемне әйтерием, кителе дә бит аның скафандр кебек кысып тора, җитмәсә
погоннар да бөгелми, кызларны кысып кочаклар өчен яратылмаган...
– Көн туган саен, бер хатың килеп торды. Моны ничек бәяләргә? Скульптор
булсам, сиңа һәйкәл куяр идем.
Фәния рәхәт елмая. Сүзендә торуы өчен эчке бер горурлык кичереп елмая.
– Бу тәнәфестән соң, тагын ике ел буена язасым бар бит әле.
– Самолётка утырганда үткәрмәделәр. Ике йөз егерме хатыңны да алып
калдылар...
Фәния, күзләрен зур ачып, куркынып:
– Син аларны яндырмаган идеңмени? – ди.
– Юк, саклармын, олыгайган көндә икәү янәшә утырып бер укырбыз, дигән
идем.
– Алып калдылар дисең, бөтенләй бирмәскәмени?
– Шикләнделәр инде. Солдатка көн дә хат язган кыз – йә җүләр, йә артык
нык ярата, йә бик акыллыдыр, диләр. – Сез әйткән өч сыйфат та аңарга килешә,
дим. Җүләр булганга нык ярата, нык яратканга бик акыллы, дим.
Фәния «җүләр» дигән сыйфатны башкаларыннан аерып куярга теләгән
сыман, бер мәлгә уйланып калды да, көлеп җибәрде:
– Шаяртасың дип уйламыйм да икән. Минем даирәдә бит сул ягын
91
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
әйләндереп сөйләшүчеләр юк. Бик дөрес, бик кызыксыз кешеләр генә... Әни
һаман искә төшерә әле теге сүзеңне...
«Теге сүз» узган җәйдә генә булган иде, югыйсә, әллә күпме еллар узып,
Каф таулары артына китеп күмелгән кебек... Ул көнне Фәния клубка чыкмады.
Көттем, клуб ябылганчы көттем дә, ачудан кыюланып, ишекләрен шакырга
булдым. Фәймә апа көттерми генә ишекне ачты да:
– Авырый ул, чыга алмый, – диде.
– Үзен күрмичә, ышанмыйм, – дим.
– Бүгенгә борчып йөрмә инде, йокласын, – ди Фәймә апа. Шомырт кара
күзләрендә усаллык очкыннары сизелми, әмма үҗәтләнә һаман. Аптырагач,
мин Фәймә апаның кулыннан тотып, тупсаның бу ягына чыгардым да, ишекне
ябып куйдым:
– Кызың чыкмагач, аның урынына үзең торасың инде, таңга кадәр, – дидем.
– Җүләрләнмә, Солтан абыең чыкса, кирәгеңне бирә хәзер!
Сүз арты сүз чыгып и сөйләшәбез, Фәймә апа онытылып китә дә, тагын
искә килеп, кереп китәргә тартыла, шулай итеп таң беленгәнче тордык.
– Иртүк эшкә барырга бит безгә.
– Нинди эш булырга мөмкин...
Көтү куар алдыннан гына әсирлектән котылган Фәймә апа икенче көнне бик
гаҗәпләнеп әйтә икән: «Нинди эш булырга мөмкин», ди бит.» Безнең умартачы
булып эшләгәнне белмимени ул, вәт сәер кеше, ә?!» Фәния аңа: «Белә, әни,
бик белә, аның сөйләшү рәвеше шундый бит», – дигән.
Фәниянең «теге сүзеңне» диюе шуңа ишарә иде.
Күнегә алмый йөрим авыл тормышына.
«Подъём!» дигән әче команда яңгырамаган килеш, йокыдан тору дөрес
түгелдер кебек. Болай, озак ятып, кемнеңдер йокысын урлыймдыр шикелле.
Кайда, нишләргә икәнен гел әйтеп торуны карусыз тыңларга күнеккәч, сәер
икән, һәрбер адымыңны үзеңә уйларга кала, бәйдән ычкынган көчек үз
койрыгын куып әйләнә бит, шуның кебек мин дә.
И авылның ул чактагы матур гадәте! Советлар Союзы Герое кайтканмыни, мине
өй саен ашка чакыру башланды. Табыннар мул. Ачык йөз. Сый-хөрмәт. Бернинди
хәмер шешәләре күренми. Аны кирәксенгән кеше дә юк. Гөр килеп утырабыз.
Шунысы гаҗәп: өй ризыгын тансыклап, йотлыгып кайтканмын югыйсә,
ә нишләптер ризык тамактан үтми; бер-ике коймак, чәкчәк кабып, чемченеп
кенә утырам. Кайту шатлыгымы бу – бөтен нәрсәдән өстен бәхетле хистән
гүя тән теләге түгел, ә күңел теләге тулыша. Син – түр башында. Сине
кыстыйлар. И ул ак яулыклы, эчкерсез, нурлы түтиләр, кайларга китеп
югалдыгыз, дип инәлепләр кычкырсаң да юк инде... (Күп булса биш-ун ел үтәр,
өйләргә телевизор килеп кереп, түр башында Иблис булып утыра башлагач,
ботарланыр, имгәнер, кубарылыр, сындырылыр, таланыр, авылдагы милли
гадәтле яшәү тирәге.)
Беркөнне Фәния дус кызын алып кайтты. Зилә. Гаҗәп чибәр кыз – гел
елмаерга сусаган күперенке иреннәр. Кичке эңгер иңгән куе зәңгәр күзләр.
Аякларын балериналар кебек алга омтылдырып атлап баруы... Күз карашыңны
өтә, аңны томалый бу чибәрлек. Нишләргә? Ябылуда үткән айларым өчен
көтелмәгән бүләгеме язмышның? Нигә ул мине котырта? Икебез генә калган
мизгелдә, мин үрелгәч, иренен киртәләп куйсын иде учы белән. Юк, ул читкә
тибәрми, иблискә карашы белән һаман үзенә тарта, күңелемне кабалый. Ул
дустына хыянәт итәргә әзер. Ә мин мәхәббәтемә хыянәт итүгә бара аламмы?
92
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Юк, мин тирән уйларга бирелмим. Миңа шушылай кызык. Тормышның
үтешли кабынып алган бер мизгеле...
Безнең күзләрдән тояк очкыннары сибелгәнен Фәния сизми шикелле, ә
бәлки сизгәнен сиздерми утырадыр.
– Синең иртәгә туган көнең бит. Бүген үк котлап бүләгемне бирсәм,
ачуланма, – дип ул төргәк чыгарып әкрен генә сүтте. – Мин аны ай буе
бәйләдем, – дип төргәктән кара йон җептән бәйләнгән перчаткалар чыгарды.
Мин алырга өлгергәнче, перчаткаларны сузылып Зилә алды да, ялт кына
үз кулына киеп карады, аннары миңа сузды. Фәния агарып чыкты, аның бу
кыланмышын өнәмәгәне йөзенә чыкты.
Перчаткалар нәкъ минем кулга таман итеп бәйләнгән иде.
– Хәтерлисеңме, бармакларыңны аерып куеп, кулыңның рәсемен ясап
җибәр әле, дип язган идем... Менә шул... Үзең ясаган өлгедән, – диде Фәния.
Икенче көнне Азнакайда мин бөтенләй уйламаганда Зиләне очраттым.
Фатиры үзәктә, постаменттан Ленин кулын сузып торган якта икән. Әнисенең
дә өйдә юк чагы. Зилә «ашкын, күңел!», дип яши торган тәвәккәл кызый
булып чыкты. Ул көнне авылга кайтып тормаска монда бөтен уңайлыклар
тудырылган иде.
Иләсләнгән күңел рәшә дулкынында тирбәлә. Аек акыл каядыр артка
чигенде. Кыргый җәнлеккә төзәү, ату, тигезү ләззәте... Бу – борынгыдан килгән
аучылык кәсафәте канда уйный башласа, акыл чүгеп кала...
Иртән уянгач, сискәнеп киттем, танымый торам. Ул әле йокы тирәнлегендә,
иренен кыйшайтып мес-мес сулап ята. «Мин ничек күренәм? – дигән уяулык
сүрүен җуйган йөз кыяфәте, бизәнү битлеген салып, бер эчтәлексез калган. Мин
сокланган кичәге матурлыкны төн урлаган. Әллә соң мин шайтан котыртуына
бирештемме?.. Нинди хата, нинди үкенеч...
Мин тиз-тиз киенеп, ишек катына килүгә, – кай арада уянган диген, – арттан
килеп сарылды, муенымны пышылдаулы тыны урап алды.
– Китмә... Бергә булыйк... Мин көтә беләм... Ике елдан әйләнеп кайтуыңны
бер яшьлек улың белән каршы алырмын...
Мин аңа борылып карамыйм. Кичәге сокланудан бүгенге чиркануга
кадәрге арада – күңел даласы. Анда – ирек тәме. Анда тояк эзе юк. Анда җил
тышауланмаган.
Беренче карашка юаш, оялчан, беркатлы күренгән егетне пәрәвез ятьмәсенә
урамакчымы?.. Юк, булмас, үз ирегенә кул салдырмас... Кирәк чакта, уянып,
араннарны күкрәге белән җимереп чыгасы тайны тотып тыям димә, иркен
даласына томырылачак.
Фәния белән күрешергә кыймыйча болай да санаулы берничә көнем
үкенечле газапта узды. Иртәгә китәм дигән көнне генә очраштык. Ул инде
барын да белә, Зилә алдан килеп, үзен акларга өлгергән. Фәния дәшми. «Китәм
инде», дигәч тә, кайтарып бер сүз әйтми.
Әй, эчкерсез капка баганасы, сыендыр безне төнгә күләгәңә.
«Минем өчен тормыш уен гына. Кырыс якларын әйләнеп узам. Бу дөньяның
сакалын тартып уйныйсы, үчеклисе килә минем, кайчакта җылап алыр өчен...
Яшәү кагыйдәләренә мин тыштан гына буйсынам, эчтән исә таптыйсым,
җимерәсем килә.
Мине һәрдаим, үзем дә белмәгән, аңлап бетерә алмаган куркыныч тойгы
– олы сагыш эзәрлекли. Шуннан котылып тору, онытылу өчен иңгә кунып
чыркылдашкан кош кебек миңа кызларның янәшәмдә булуы кирәк. Алар
93
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
минем әнә шул олы сагыш баскан күңелне вакытлыча булса да, юата, иркәли,
ваемсызлыгы белән дәвалаган сыман була.
Монда мәхәббәт тә, хыянәт тә юк. Самими уен гына бар. Ә сиңа карата
булган тойгы, әллә кайчаннан бирле шытып, тамырланып, сәмави нур алып,
буйга сикергән мәхәббәт тирәге – ул башка. Ул аерым утрауда, аңа гадәти
параллельләр, меридианнар челтәре килеп ялганмый. Ул икебез генә сугарып
бар иткән поэма. Аны тамырыннан өзәргә хакыбыз бар микән...
Беләм... килешү авыр. Хисләр олыгаер бервакыт. Мин дә тынычланырмын.
Ә болай... чыркылдашкан кошларны иңгә утырту – үтешли мавыгу, бәйсез
уен гына. Алар мине өшеткеч, хасталы, олы сагыштан йолып ала, коткарып
кала. Көнләшү, юктан ара бозулар «минеке» дигән кыргый атавизм калдыгы.
Без барыбыз да – галәмнеке...»
Әйттемме мин бу сүзләрне, әйтмәдемме – капка баганасы шаһит. Фәниянең
күзләрендә рәнҗү сулкылдый. Аны юату өчен сүзләр дәвасы көчсез. Маңгайны
маңгайга терәп басып торабыз. Керфеккә керфек бәйләнә, яшькә яшь кушыла.
Кайнар тамчылар, авыраеп, битне яралап төшә. Хушлашабыз. Тагын ике елга.
Әллә бөтенләйгәме?..
Бераз киткәч, борылып карыйм. Һаман шул урында, багана ышыгында
басып тора. Ашыгып кире киләм. Юк, кереп киткән. Капка баганасы, үз
күләгәсеннән аның силуэтын чагылдырып, мине өметләндергән генә.
Бөгелмәгә китәр алдыннан вокзалда билет алырга күрсәтәсе «предписание»
дигән кәгазьне алып карасам, йөрәгем «жу» итте. Анда бит маршрут «Бөгелмә
– Инза – Мәскәү – Смоленск», дип язылган. Ә минем кышкы киемнәр Казанда.
Тиз генә өр-яңа лезвие алып, хәрефләрне кисеп, төзәтеп, «Инза» дигәнне
«Казан»га үзгәртеп куйдым. Рәзинә апага күрсәтәм, берни сизми. Ювелирларча
эшләнгән, шәп, дип үз-үземне мактап куям, әлбәттә, эчтән генә...
Бөгелмә вокзалында мине «тоттылар». Инза Мәскәү тимер юлына карый
икән. Ә Казан – Горький тимер юлында... Кем уйлаган бит, бер юнәлешкә ике
тармаклы тимер юлы бара дип...
Билет бирмәделәр. Проводник солдат кешене рәнҗетә димени, болай гына
утыртты, буп-буш вагонда Казанга чаклы беръялгызым утырып бардым. Поезд
кузгалуга үлеп ашыйсым килә башлады. Табындагы бәлешләр, гөбәдияләр,
кызыктырып, күз алдымнан үтә. Үкенү – хистән тамак ягына күчте менә...
Унынчы октябрь, кояшлы җылы көн. Бауман урамыннан киләм, козырёк
астыннан ишелеп чәч бөдрәсе тирбәлеп бара. Хәрбиләр каршыга очрый,
нишләп мондый җылы көндә шинель, бүрек кигәннәр бу мокытлар, дип
аптырыйм.
Казанны беренче тапкыр күргәндә шаккатырган теге манараны үтүгә,
җиңенә патруль тасмасы бәйләгән капитан һәм ике солдат туктаттылар мине.
– Капитан Карпенко, – дип честь бирде офицер. – Оборона министрының
кышкы киемгә күчү турындагы 1 октябрьдә чыккан приказы сезгә таныш
түгелмени? – диде.
– Таныш түгел. Мин авылдан килеп ятам, ялдан, – дим.
Карпенко хәрби билетымны алды.
– Комендатурадан барып алырсыз, – дип адресны язып бирде. – Аның өчен
башта чәчегезне алдырасыз, китель якасындагы купшы нәрсәләрне сүтеп
ташлыйсыз. Бил каешыгыз чын каеш, уставка каршы килә, алыштырасыз.
Погоннарыгыз да уставча түгел. Анысын частегезгә кайткач үзгәртерсез. Хром
итегегез... Болай булмый. Кирзага алыштырып киегез.
94
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Шулай итеп, мин патруль капитан әйткәннәрне үтәп, документымны алып
чыкканда кич булган иде инде.
Вокзал комендатурасында минем төзәтелгән кәгазьне әйләндерә-әйләндерә
карадылар.
– Бөгелмәгә ничек кайттыгыз? – дип сорадылар.
– Самолёт белән, үз хисабыма.
– Син бай икәнсең бит. Бер сум җитмеш ике тиен штраф түлә, алай булгач,
– диделәр.
Мәскәүгә барып җиткәч, поезд Кызыл мәйдан янына килеп туктар, күпме
тапкырлар рәсемен ясаган Кремльне, ниһаять, якыннан күрермен, дип уйлаган
идем.
Кеше өстендә кеше мыжгып торган Казан вокзалына килеп төшкәч,
аңладым, монда Кремль кайгысы юк икән. Ничек метрога төшәргә, Белорусь
вокзалына кай якка барырга – менә мәсьәлә!
Агымга ияреп төштем метрога. Каршыга поезд килеп туктады. «Белорусь»
вокзалына бару өчен шушы поездга утырыргамы?» дип сорыйм. Бик затлы киенгән
ханым минем солдат капчыгыма, иске чемоданга чирканып кына карап куйды:
– Укыгыз, стенада язылган бит, – диде.
– Арада поезд тора ич, укый алмыйм... – дим.
– Поезд киткәч укырсыз, – диде бу салкын гына.
Мин телсез калдым. Менә сиңа Мәскәү, күпме табынып йөргән башкалада
шушындый кешеләр яши микәнни?!
Шул мәлдә яныма бер ир кеше килеп басты.
– Сезгә Белорусь вокзалынамы? Киттек, – дип чемоданымны алды. Барам
мин моның артыннан, әле уңга борылабыз, әле сулга, эскалатор белән бер өскә
менеп, бер төшә торгач, ниһаять, поездга утырдык. Бик тиз килеп җитте үзе.
Күтәрелдек өскә. Җилле ишекләрдән чыгуга, ярдәмчел ир кешем:
– Әнә, каршыда Белорусь вокзалы, – диде. Мин, шулкадәр күңелем булып,
нинди яхшы кешеләр бар бу дөньяда дип, чемоданымны кулыннан алыйм дип,
үрелгән идем:
– С вас, молодой человек, рубль пятьдесят, – димәсенме. Каушый-каушый
гына акчаны санап бирдем. Вәт сиңа Мәскәү!
Смоленскига билет юнәткәч, вокзалның бер аулак почмагына барып
йомылдым да, поезд килгәнче җиде сәгать буена бер яры да кузгалмадым. Каядыр
мин күрергә хыялланган Мәскәү дөньясы шаулый. Бу хәлемдә миңа башкаланы
борчырга ярамый. Әз генә башыңны чыгар яктыга, берәрсе орылып китәчәк,
бәйләнергә бер-бер сәбәп табачак. Чөнки син – аска салып ятсаң да, өскә ябынып
ятсаң да тузмый торган дөя йонлы шинель кигән солдат, бары солдат кына...
Утырып уйлар уйлар өчен...
Бобруйск вокзалына килеп төшкәндә таң беленмәгән иде әле. Вак
кына яңгыр сибәли. Караңгы болытларның түше җиргә тигән шикелле.
Смоленскиның туплану пунктыннан кузгалган без – утызлап солдатны, иске,
калтырча автобуска утыртып, каядыр алып киттеләр. Тирләгән тәрәзәне учым
белән сөртеп, тышка карап барам. Борынгы йортлар шәйләнә. Таш түшәлгән
юеш, тар урамнар буш. Шулкадәр ямансу. Алда ни көтә мине? Ниләр күрергә
язган? Билгесезлектән җан сыгыла. Җылыйсы килә.
Әгәр монда да шулай булса... дип, Смоленскида алты-җиде көнләп яшәп
95
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
алган шыксыз казарманы күз алдыма китерәм. И рәхәт чикте соң бер тинтәк
сержант, безне буйсындырудан әйтеп бетергесез тәм табып, кинәнеп калды.
Һәр иртәдә ул безне Ватан сугышыннан калган җимерек хәрабәләр арасына
алып бара. Шунда үзле, кызыл балчыкка батып канау казыйбыз. Кемгә кирәк бу
эш, ни өчен – моны берәү дә белми. Без бит монда үтешли генә тукталганбыз,
төпченергә, сорашырга бернинди хокукыбыз да юк.
Кичен керләнеп каткан киемле сержант аламасы безне тезеп куя да, кызмача
баштан нидер сөйли, сөйли, сөйли... Иртән, майсыз тары боткасы белән
сыйлаганнан соң, тагын канау казырга алып китә. Бу мәхшәр отыры шулай берничә
көнгә сузылса, берәребез, акылдан язып, ул сержантны бәреп үтергән була иде.
Смоленскиның тагын бер урыны хәтердә калды. Тар гына инеш күперен
чыгып барганда: «Карап калыгыз, Днепр елгасын кичәбез!» – дип арабыздан
кемдер кычкырды. Мин гаҗәпкә калып автобус тәрәзәсеннән артка борылып
карадым. Днепрны Украинаның зур елгасы дип укып, карталардан карап
үскәнгә, каядыр төньяк тарафтарак, Смоленски җиренә дә кагыладыр дип
башка килмәгән...
Бобруйскиның йомран кебек йомры ташлы урамнары да, йортларының
бизәлеш рәвеше дә икенчерәк. Европа шәһәрләре бәлки шушындый чалымдарак
буладыр. Шул тар урамнардан борыла-сарыла күпмедер баргач, автобус дүрт-
биш катлы заманча йортлар тезелгән иркенрәк урамга килеп чыкты. Киң, тимер
капка каршында тукталып бераз торганнан соң, безне эчкә үткәреп, өч катлы бина
каршында бушатып калдырдылар. Дивизия штабы икән бу. Эчтә җылы, рәхәт.
Коридорны тутырып урнашып алдык. Бер кырыйдагы ишек өстендә «Тише, идут
полёты» дигән утлы язу бер янып, бер сүнеп ала. Ишек ачылганда эчтән чыкыр-
чыкыр ниндидер аппаратлар эшләп торганы ишетелә. Икенче яктагы кабинеттан
погонлы кызлар кереп-чыгып йөриләр. Минем солдаткаларны беренче күрүем.
Ыспай күн итектән, зәңгәр юбка, яшел костюм, зәңгәр беретка кигәннәр, хәрби
кием бик тә килешеп тора үзләренә. Боларны күргәч, вак яңгырлы ямансу иртәне
бүлеп, кояш чыгар кебек, өмет уянып куйгандай булды.
Сәгать тугыз тулганда штабка хезмәткә килүче офицерлар агыла башлады.
Арада солдатлар да, граждански киемле хатын-кызлар да күренеп ала.
Безне, яңа килгән «сарыкларны», туплап, якындагы бүтән бинага алып
киттеләр. Ни дисәң дә, без бит төрле шәһәрләрдә ШМАС бетергән белгечләр,
таныклыгы булган механиклар саналабыз. «Мал бүлешү» – кемнең кайсы
полкка эләгәсе ачыкланачак хәзер.
Офицерлар арасыннан берсе – маңгаена ишелеп төшкән куе кара чәчен кулы
белән артка көрәп, елмаебрак сөйләшкәне хәтердә калды. Ул үзен дивизиянең
комсомол эшләре буенча политотдел начальнигы урынбасары, капитан Пинчук
дип таныштырды.
– Сез хезмәт итәчәк бу дивизия «гвардейский» дип атала. Сез һәммәгез дә
менә шушындый гвардия билгесе тагып йөрергә тиеш булачаксыз, – дип, ул
түшендәге орденга охшаган билгене күрсәтте.
Моннан соң без, дәрәҗәсенә карап, хәрбиләргә: «Товарищ гвардии солдат»,
яисә «Товарищ гвардии генерал» дип дәшәргә тиеш булабыз икән.
Исемлек буенча карап, солдатларны бүлешер алдыннан капитан Пинчук
шундый сорау бирде:
– Арагызда матур почерк белән яза белгәннәр бармы?
Мин, як-ягыма каранып, сагаеп кына кул күтәреп бастым да, фамилиямне,
Пермьдәге ШМАСта укыганлыгымны әйтеп урыныма чүмәштем.
96
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
– Рәсем-плакатлар ясый белүче бармы? – дип капитан янә сорау бирде.
Кул күтәрүче тагын бер мин булып чыктым.
– Сызым сыза белүче?
Белгәнемне белгәнгә күрә, мин бу юлы да дәшми кала алмадым.
Капитан Пинчук, миңа ым кагып:
– Три в одном, – дип елмаеп куйды. – Берём вас в роту управления.
Шунда мин язмышым хәл ителгәнне аңладым. Укытучым Рафика апаның:
«Мондый һөнәр белән төрмәдә дә югалмыйлар...» дигәне искә төште.
Кемнең кайда билгеләнүе ачыкланып беткәч, яныма куш түгәрәк сыман
мул чырайлы старшина килеп басты. Яше кырык бишләрдә булыр. Юантык
кына гәүдәле.
– Старшина Осипенко, – дип кул биреп күреште. – Тебе повезло. Ты у меня
будешь кататься как сыр в масле, – дип, калын иренле авызын бөтен битенә
киереп елмайды. Мин дә, үземнән өлкән кешегә ярашып, елмая башлаган
идем... старшинаның елмаюы кинәт сүнеп, йөзе җитди-төмсә рәвешкә керде.
– Чё ты лыбишься?! – дип кырыс кына әйтеп тә куйгач, аптырап калдым.
Як-ягын тигез кыркылган куаклар каймалаган аллеядан ул мине каядыр
алып китте. Тукталып, вакыт-вакыт сорау бирә. «Татарин, значит. Знаем вашего
брата...» Старшина тагын баягыча таралып елмайды. Мин дә аңа кушылып
елмаерга ашыктым. Күз ачып йомган арада старшинаның кызгылт чырае
кырысланып, ике каш арасына кисәтүле җыерчык сызылды:
– Чё ты лыбишься?!
Мин шунда аңлап алдым: бу бит старшинаның чынлап елмаюы түгел, ә
үзе дә сизмәгәндә авызы болай гына ерыла икән ләбаса. Медицинада моны
«тик» дип атыйлар бугай...
Карасу-кызыл кирпечтән салынган борынгы бина ишегеннән кереп икенче
катка күтәрелдек. Күңелем сизә: монда минем тукталыш озакка булыр ахрысы...
Яңа ызбага килеп кергәч, гадәттә, песи халкы иснәнеп, һәр почмакны
карап, әшьялар белән танышып, барлап чыга бит әле. Мин дә шулай, ике ел
буена яшәячәк казарманы күздән кичереп чыктым. Капма-каршы ике стена да
тәрәзәләрдән генә тора. Ике якта да икешәр-икешәр рәт караватлар тезелгән.
Урта бер җирдә теннис өстәле. Моны күргәч, күңел кытыкланып куйды;
ниһаять, бу уенны өйрәнергә дә җай чыга, ахрысы. Түр стенада Ленин портреты
тора, өске ягы авыш итеп элеп куелган.
Пермьнең затлы казармасы белән чагыштырганда оттыра, әлбәттә, әмма
күңел тиз ияләшер шикелле: якты, җылы, калын диварлы бу борынгы бинаның
ниндидер ягымлы нуры бар сыман.
«Идарә ротасы» дип аталса да, монда нибары кырык сигез карават куелган.
Старшина ни җитте генә казармага хуҗа түгеллеген искәртергә теләгәндәй,
караватлар арасыннан йөреп, мине таныштыра башлады. Сулдан караганда беренче
рәттә – югары түрәләрне йөртүче шофёрлар, икенче рәттә – метеорологлар, уңнан
беренче рәттә штабниклар – сызымчылар, дешифровщиклар, «секретчик»лар,
икенче рәттә исә аэродромда генерал самолётын әзерләүче механиклар урыны
икән. Миңа штабниклар рәтеннән карават билгеләнде.
Кайбер караватларда шинель генә ябынып йоклаган солдатлар ягына
аптырабрак карап алуымны искәреп, старшина:
– Болар төнге сменадан кайтып ятканнар, – диде. Монда тәртип бозучы
шалапайлар юк, дигән шикелле, аңлатуны кирәк тапты. – Сез – унбер классны
бетергән «молодой»лар хәзер өчәү булдыгыз. Калганнар – барысы да диярлек
97
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
4. «К. У.» № 1
ВУЗлардан, икенче, өченче курстан алынганнар. Генерал шофёры Сагайдаков
– академиядән...
Әйберләрне урнаштырып, бит-кулны юып алганнан соң, старшина мине
Ленин бүлмәсенә алып керде. Яңа ремонтланган. Стеналар шып-шыр. Буяу
исе утырып өлгермәгән. Түрдә иң зур байлык – сүнгән күзле телевизор тора.
Дүрт аяклы бу могҗизаны беренче тапкыр болай якыннан күрүем.
Старшина ишекне ачып, «Дубовой, ко мне!» дип, казарма ягына сөрән
салды. Менә хәзер имәндәй нык гәүдәле солдат килеп керә инде дип көтәм,
баксаң, кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бил каешын корсагы астына салындырып
буган ефрейтор, йокылы күз төпләрен сөртә-сөртә килеп керде.
– Вот наш Дубовой, ему цены нет – краснодеревщик пятого разряда, – дип
таныштырды старшина. Аның кинәт балкып елмаюына алданып кушылып
китмәс өчен Дубовой йөзен читкә борды. Мин дә эчемнән, бу юлы гипнозлый
алмыйсың, туган, дигән кебек, старшинаның ерылып китеп, колак очына
тоташасы мул иренен күрмәмешкә салыштым.
Володя Дубовой белән икебезне олы эш көтә икән. Ленкомнатаның
ялангач стеналарын киендереп, стендлар ясап, бизәп, ике ай эчендә гөл итеп,
тапшырырга тиеш икәнбез.
– Берегезгә – агач, берегезгә – буяу эше, – дип, старшина тагын елмаю
өянәген балкытып алды да, төшкә кадәр ял итегез, дип китеп барды.
Мин өскә шинельне генә ябынып, черем итеп алдым. Казарма эче корт
күче кебек гөжләгәнгә уянып киттем. Сәгать унике тулган, солдатлар үз
эш урыннарыннан кайтканнар икән. Бераздан, сафка тезелгән сыман итеп,
эленке-салынкы гына атлап, ашханәгә киттек. Монда – мәхшәр. Йөзләрчә
кешегә исәпләнгән савыт-саба көннән-көн кими бара, аларны якындагы
белорус авылларына алып барып, чемерга (белорус самогоны) алыштырып
кайталар икән. Өстәлләрдә кружкалар берән-сәрән генә күренә. Иң беренче
шуңа ташланалар, кеше эчкәннән калган дип тормыйча, тизрәк үз өстәлеңдәге
чәйнектән кисельме-компотмы салып өлгерергә кирәк. Җирәнеп, кружкаңны
юдырырга чират торсаң, кисельсез каласың. Ашханәдә сыңар калак та күренми,
бөтенесе солдатлар кесәсенә күчеп беткән. Бер мин – калаксыз, атакага
мылтыксыз ташланган солдат хәлендә чарасыз басып торам. Аптырагач, кул
селкедем дә, янәшәдәге түләүле ашханәгә киттем. Бу – беренче көнне шулай.
Аннары... мондагы «ашау фәненә» берничә көндә өйрәнергә туры килде.
Юылмаган кружкага компот салып эчү дә нормага әйләнде. (Озакламый, һәр
полкка йозаклы тимер сейфлар ясатып, савыт-саба ягын хәл иттеләр.)
Казармада беренче төнем «гарасатлы» булды. Саташып, бастырылып
чыктым. Коточкыч афәт килә имеш: таулар актарыла, кыялар ава, ташлар оча,
күк гөмбәзен яшен утлары кискәләп чәрдәкли, зәһәр улап, юлындагы бөтен
нәрсәне яндырып, утлы лава ташкыны килә. Минем гәүдәмне көчле давыл
бөтереп ала да, биеккә чөеп җибәрә. Аска борылып карыйм: Җир шары гүли,
континентлар җөеннән сүтелеп, кисәкләргә аерыла. Мин бөтерелеп, караңгы
упкынга очам. Юк! Бу мин түгел, бу – тәненнән аерылган җаным гына. Миңа
кире кайтырга, үз гәүдәмне, җан-оямны эзләп табарга кирәк! Газаплы уянып,
төштәге мәхшәрдән өндәгесенә сикерәм. Ахырзаманмы бу?! Тәрәзәләр зеңли,
диварлар дер селкенә; актарыла, кубарыла, тетри, гүли бар дөньясы. Бу
мәхшәрне акылыма сыйдыра алмыйча торып утырганмын.
Ятар алдыннан гына танышкан күршем – сержант Владислав Шульгин
уянып, янәшәмә тартыла:
98
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
– Аңлыйм хәлеңне... Башта шулай була. Аннары самолёт тавышларына
күнегәсең. Мондый төнге очышлар атнага ике тапкыр була, – диде.
Гаҗәп бит, тирә-юнемә карыйм, бөтенесе дә таралып, рәхәтләнеп йоклап
ята. Аэродром бер чакрым ераклыкта югыйсә. Ә дистәләрчә тонналы самолёт
авырлыгын җирдән аеру өчен, куәтле форсаж тизлеккә куелган турбина
тавышлары гел янәшәдә кебек, төнне яргычлап үкерә, чытырдап уала, колакны
ярып керә, тәнне талкый, йөрәккә бәрә – моннан котылу чарасы юктыр сыман...
(Ә котылу чарасы бар – күнегү, ияләшү икән. Тагын шулай төнге очышлар
вакытында ике-өч тапкыр өметсез бәргәләнгәннән соң, ярсулы самолёт
тавышларын санга сукмаска дип тән белән җан үзара килештеләр ахрысы.
Хәзер инде тавышлар никадәр көчлерәк булса, шулкадәр тынычланыбрак
савылып йокларга өйрәнеп киләм бугай...)
Тыштан караганда, бар да әйбәткә юрала шикелле...
Ниһаять, мин күпне кичергән Белоруссия җирендә. Аяк астында идәнем, баш
очында түшәмем бар. Юл йөрүләр, күченү мәшәкатьләре артта калды. Хәзер инде
бу дөньяда үземнең барлыгымны искә төшерергә була. Монысы – көнкүрештәге
матавыклардан күпкә хәтәррәк. Вакытлы борчулар белән мавыккан булып, гүя
үз-үземнән качып йөрдем дә, менә хәзер, күзгә-күз калып очраштым.
Әллә нинди, җанны тарыктыра торган көннәр бу.
Онытылып, тәрәзәдән карап торам. Вак кына яңгыр сибәли. Таш юлга
җиз яфраклар түшәлгән. Шәрә калган мәһабәт тополь ябалдашлары, караеп,
җанны тырный. Моңсу, шулкадәр моңсу. Күңелгә кар аклыгы җитми. Кичә кич
телевизордан Антарктидагы пингвиннарны күрсәттеләр. Коточкыч салкынлык.
Үзәккә үткәзеп буран жуылдый. Пингвин халкы җылыны саклар өчен,
тыгызланып, елышып, бербөтенгә әверелеп баскан. Бер пингвин гына нишләптер
читтә калган, тыгыз төркемне аерып эчкә керергә азаплана, әле тегеләй, әле
болай килеп карый – юк, сыеша алмый, кушыла алмый, бичара, зәһәр җил аны
талкый, аяктан ега, читкә тибәрә... Мин дә шул пингвин хәлендә түгелме?
Хәрби хезмәткә өч елга алынгансың икән, тоташы белән хезмәт ит, бүленмә,
нәфесеңне тыя алмыйча ялга кайтып килсәң, яңадан кереп китү мең газап
булачак, дигәннәре дөрес икән.
Аңламый идем элек, үз-үзенә атып, йә кулын, йә аягын гарипләтеп сугыштан
кайтканнар булуына ышанмый идем. Менә хәзер ышанам инде. Шундый
халәттә мин: сыңар кулыңны өздер, кайтарабыз, дисәләр, һич икеләнүсез риза
булыр идем.
Шулкадәр ямансу. Мондый халәттә кулыңда салкын корал булса?..
Үз-үземнән үч аласы килә. Эчтә – җан яралы, ә тыштан тән сәламәт. Шушы
тигезсезлек ачуны китерә.
Тимер баскычтан өченче катка, түбә астына күтәреләм. Анда – күгәрченнәр
хакимлеге. Ачык тәрәзә катына киләм. Баягы вак яңгыр, карлы бозга әверелеп,
тәрәзә уемыннан бәрә. Билдән чишенеп ташлап, шул төшкә барып басам. Миңа
авырырга, эчтәге җан халәтенә төшәргә кирәк... Бозлы, энәле җил арканы
пешекли. Үтәли бәргән суыктан тән калтырый башлады. Миңа шулай рәхәт.
Миңа шулай кирәк!
Суык җелеккә үткәнче тордым түзеп, бервакыт аяк астына күзем төште: бер
күгәрчен каршыма баскан да мөлдерәп карап тора. Шундый акыллы караш,
жәлләгән дә кебек мине, шелтәләгән дә кебек... күкрәге эчендә йөрәге типкәне
сизелеп тора. Миңа оят булып китте. Суык киемне суынган тәнгә шудырып,
тизрәк чормадан төшәргә ашыктым.
99
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
4*
Берничә сәгать буе җылына алмыйча йөрсәм дә, Ходай саклады, салкын
тимәде, күрәсең, эчтә кайнаган утлы лаваны җиңеп керә алмады.
Иң хәтәре – яшәү куанычын җуйдырган ямансу халәт. Тома ялгызлык.
Чит-ят дөнья.
Солдатның иң кадерле юанычы нәрсәдә? Әлбәттә, хатларда. Әлегә минем бу
хәбәрләшү челтәре өзелгән, дусларга яңа адресымны җибәреп, ил киңлекләренә
сузылган җепләрнең очын кабат ялгарга кирәк.
Ятими моңсулык чыганагы исә – тирәндәрәк, үз-үземнән дә яшерелгән күңел
мәгарәсендә, чыгу юлын таба алмыйча гасабилана. Сызландыргыч сәбәпнең
асылы шунда... Яраткан ярыңнан хат килмәячәген, үзеңнең дә язарга ихтыяр
көчең җитмәячәгеңне белүдә... Мин бит Фәниядән көн дә хат алуга шулкадәр
күнеккән идем. Сагыну сусынын баса торган дәва булган бит ул хатлар. Кадерен
белмәгәнмен. Башлап кем бу чуалган йомгакны иелеп алырга тиеш? Минме,
улмы? Үз вакытында горурлыгыңны читкә куеп, аңлаша алмау, хикмәтле бер
сүзне әйтергә өлгермәү аркасында күпме мәхәббәт кораблары кыйбласын җуеп,
томанда адашкан, кыяга бәрелеп, челпәрәмә килгән. Бу борынгы хакыйкатьне
белеп янә хаталану – мәхәббәт язмышының котылгысыз газабы мәллә?
Мин, ашыга-ашыга каптёркага кереп, Пермьнән үк мине озата килгән иске,
бетәшкән чемоданнан кара перчаткаларны алам. Учыма кысам. Битемә куеп
иснәп карыйм. Ничек шулай озын бармакларыма чат китереп, оста итеп бәйли
белгән ул аны?
Кара төс соры шинельгә килешеп тора. Перчаткаларны кулга киеп урамга
чыгам. Кыш хәбәре – көзге сарылыкны сипкелләп, бүген беренче кар күренә.
Нәзберек, кыюсыз кар бөртекләре җиргә төшеп җиткәнче үк эри сыман. Минем
перчатканы котлап, эрерәк яу син, карлы нигъмәт, кыюрак бул, яктыга манып
ташла минем соры дөньямны!
Кибеткә кереп, шоколад алып чыгам. Паркны урап үтәм. Офицерлар йортына
керәм. Шинель җиңе капламасын өчен перчаткалы кулларым күренерлек итеп
хәрәкәтләр ясап барам. Шулай ике сәгатьләп йөреп, хозурланып кайтып килгәндә...
кәефемә күләгә төште бит. Һәр бармакчасын аерым-аерым савып, перчаткамны
бер салып, бер киеп, ләззәтләнеп барганда... Карасам... бармак очлары сүтелә
башлады. Аптырап, җеп очын тарткан идем, бөтен иңе белән сүтелергә тотынды.
Куркып калдым... Нәрсә бу, нидән болай бу? Күз алдымда перчаткаларым таралып
төште, берничек тә коткарып булырлык түгел. Әллә соң Фәниянең миңа карата
булган рәнҗеше шулай ерактан тәэсир итәме? Нинди сер ята моның асылында?
Фәния бүләк итеп сузган мәлдә дус кызының эләктереп алып, миннән алда киеп
каравы искә төште. Хорафатларга бик үк ышанып бетмәсәм дә... бу очракта уйлана
калдым. Ниндидер сер, мистика бар бугай монда...
(Бернинди дә мистика юклыгын әни миңа, җәй көне кунакка кайткач,
гади генә аңлатып бирде. Миңа биреп җибәрергә дип ап-ак йоннан өч пар
носки бәйләп куйган. Ике парын дусларыңа бирерсең, ди. «Гел актан да
актан, кара җептән матуррак була бит, шундыйны бәйлә әле, әни», –
дим.» И-и-и, улым, кара сарык йоны бик нәзберек бит ул, җебе чәрексез
була, тиз өзелә», – ди әни. Шуннан соң ул миңа бергә-бер итеп, ак җепкә
караны кушып бәйләргә гадәтләнде. Ә мин уйлана калдым. Димәк, кояш
нурының тәэсире ак төскә бер төрле, кара төскә – икенче төрле төшә,
дип үз нәтиҗәмне чыгарып куйдым. Кавказ егетләре минем өчен тагын
бер ачыш ясадылар: шашлык кыздырырга алар кара сарык итен генә
файдаланалар икән. Ите йомшаграк та, тәмлерәк тә ди. Әле анда да

сайланып кына, кара сарыкның сул як түш итен генә алалар имеш. Сарык
дигән җәнлек беркайчан да йөрәк ягына ятмый икән, димәк, гәүдәсенең
сул ягы гел корыда, кояшта тора...)
Казарма тормышы – уч төбендә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыңа яшеренә
алмыйсың.
Мин ышыкланган ялгызлык пәрдәсе әкрен-әкрен ачыла башлады.
Үзбәк егете Адил белән кул бирешеп таныштык.
– Син мөселмандыр бит, – дигәч, диннән ерак торган кеше буларак, сискәнеп
куйдым. Баскыч мәйданчыгында ул, билдән чишенеп ташлап, ике потлы герне
чәнти бармагы белән күтәреп, чөеп уйный икән.
– Офицерлар йортындагы спортзалга штанга күтәрергә бергә йөрербез, –
диде Адил. Аптырап калдым. Минем штангам – каләм дә буяу пумаласы ич.
Мәскәү вокзалында чакта киосктан штанга сурәте төшерелгән значок алып
түшкә кадаган идем, Адил шуны искәреп алган. Аңлашкач, көлештек.
– Ну, татарин, а я обрадовался, думал штангист пришёл, – ди Адил. Ул монда
тәртип сагында торучы, яхшы мәгънәдә «пахан» икән. Берәр низаг куптымы,
ашыгып килеп җитә, тупасланмый, сүгенми, тыныч кына бизмәнне тигезләп
куя. Гаделлеккә сүз белән ирештерү өчен беләктә көч барлыгы да сизелеп
торырга тиеш шул...
Иртән һәркем үзенең хезмәт урынына китеп таралышкач, казарма тып-тын
кала. Ленкомнатада Володя Дубовой белән икәү генә мәш киләбез. Кулга –
кул эше, башка – баш эше. Штабның политбүлегеннән йә капитан Пинчук,
йә инструктор Лагунь төрле әсбаплар алып киләләр, киңәш иткән булып,
күрсәтмәләр биреп, үзләренең барлыгын искәртеп китәләр.
Дубовой бик хәрәкәтчән, җитез кеше. Эш коралына тотынуында мәгънә
бар. Ул югары чиндагы офицерларның өендәге җиһазларын яңарту белән
шөгыльләнә икән. Чын агачтан эшләнгән мебельләрнең тышкы кабыгын
үзгәртеп, ялтыравык буяуга мандыру модага кергән дәвер иде шул. Бу эштә
Дубовой гарнизонда алыштыргысыз оста булып танылып өлгергән. Өй
шартларына, офицер хатыннары пешергән тәмле ризыкларга күнегеп, үзенә –
баш, үзенә – түш булып эшләп йөрегән җиреннән монда – Ленкомнатада ике
айга берегеп калу аңа бик ошап бетми иде.
Аңа утырып уйлар уйлау өчен буй бирелмәгән, эчкерсез егет. Әйтер сүзе –
тел очында, тәгәрәп төшәргә генә тора. Шыр ачык, беркатлы кешеләрне өнәп
бетермим, безнең дулкыннар бик үк туры килеп бетмәс ахрысы.
Якшәмбе көн иде. Дубовой белән Ленкомнатада эшләп яткан чагыбыз.
Телефон шылтыраганы ишетелде. Безнең ишек янында гына дневальный
посты. Бераздан ефрейтор Пилипенконың ишектә түгәрәк башы күренде.
Аның калын өске ирене ябылып бетми, шуңа күрә ул дөньяга күз белән түгел,
ә авызы аша карап йөри шикелле.
– Егетләр, тиз генә штабка! Старшина Осипенко исемләп чакырды, – дип ул
безне ашыктыра башлады. Старшинага гел куштанланып йөргән бу ефрейтор
кисәгенә буйсынырга тиеш түгел дә без, дневальный буларак әйтә бит, тыңларга
булдык, нишлисең, штаб – дивизиянең Олимпы...
Барып кердек штаб бинасына. Дежурный офицер үткәреп җибәрде. Икенче
катка күтәрелдек. Кызыл келәм җәелгән озын коридорның урта бер җирендә,
борылып кергән уемтык яныннан үткәндә ефрейтор Пилипенко пышылдап
кына: «Монда генерал кабинеты...» – дип күн белән тышланган ишек ягына
ымлады.
102
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Хикмәт шунда: якты тәрәзәле коридор башында часть байрагын куяр өчен
рамлап, бизәкләп, пыялалап постамент ясап киткәннәр. Келәм өстендә пыяла
ватыклары чәчелеп ята, шуны җыеп, эзен дә калдырмау – безнең мөһим хәрби
бурыч икән. Иелеп, пыяла кисәкләренә сак кына кагылып, чүпли башладык.
Кинәт нидер булды. Ефрейторның куркынган ысылдавы ишетелде. Иелгән
җиремнән ашыкмый гына күтәрелсәм ...Каршыбызда генерал басып тора!
Ефрейтор Пилипенко күкрәген алга чыгарып, үрә каткан, ефрейтор Дубовой да,
хәрбилеккә дәгъва кылмаган тарау гәүдәсен турайткан шикелле. Бер сулышлык
арада – дивизия командиры, Советлар Союзы герое, генерал Дудаков үзе!
Ни өчен монда килүебез хакында Пилипенконың рапортын тыңлап та
тормады ул, өчебез белән дә кул биреп күреште. Мин каушаудан, аптырап
калудан исемә килә алмыйча эленке-салынкы басып торам икән. Генералның
кителендә, медаль планкаларыннан өстәрәк Алтын йолдыз билгесе балкый.
Мин шуңа хәйран калып текәлгәнмен. Зур да түгел, кечкенә дә түгел, нинди
камил үлчәмдә, затлы итеп, сәнгати зәвык белән эшләнгән ул генералның
күкрәген бизәп торган алтын билге...
Дудаков үз кабинетына кереп киткәч, ефрейтор Пилипенко миңа ябырылды:
– Син нәрсә, генералга честь бирмәдең, истукан сыман басып торасың,
гауптвахтага озата иде бит үзеңне!
– Кем озата? Кайчан? Нәрсәгә? – дип Пилипенконы тынсыз калдырдым.
Мәгънәсез мизгелне җиңеләйтер өчен, мәгънә соралмаган сүз әйтеп куя торган
гадәтем бар.
– Өч көн кулны юмаска, егетләр, генерал белән күрештек бит, – диде
Дубовой.
Әз генә буш вакыт булдымы, теннис өстәленә тартылам. Кеше уйнаганны
карап торганда гына бар да җиңел күренә, үзең ракетканы кулга алгач, бөтенләй
икенче икән. Чыкылдап, өстәлгә бәрелеп сикергән җиңел шар, мине үртәп,
әле уңнан, әле сулдан сызылып кына үтә дә китә; ракеткам белән, чебен куган
сыман җилпенеп, күпме генә чәбәләнсәм дә тигерә генә алмыйм бит. Бер уенны
өйрәнгәндә дә болай ук мескенлеккә калганым юк иде. Кешеләрдән оят!
Иң шәп уйнаучылар – кореялы егетләр Ли белән Чагай булып чыкты. Ли
– зур күзле, дүрткырлы каты кара чәчле, погоннары килешле ятып торган
ыспай җилкәле, Чагай исә җәлпәк йөзле, арасында көмеш чал бөртекләре
җемелдәп киткән шундый ук каты кара, куе чәчле егет, «ничек күрә микән
ул?» дигән сорау уятырлык дәрәҗәдә кысык күзле, әмма тенниста аның кебек
оста, елгыр айкалып уйнаучы юк. Аның ракетканы нәзакәтле итеп тотуы, йә
сыйпатып кына, йә көч белән кистереп, йә, күз буяган кебек, шарны бөтереп
җибәрүләре – үзе бер сәнгать. Мин аның уйнавына хәйран калып, сокланып,
һәрбер хәрәкәтен йотып кына барам.
Чагай белән Ли җитәкчелегендә берничә егет штабта, әллә нинди хикмәти
приборларны хәрәкәткә китереп, алмашлап, тәүлек саен, бөтен Җир шарының
метеокартасын эшләп баралар. Җирнең кайсы ноктасында яшенле яңгыр, кайсы
океанда цунами, кайсы кыйтгада торнада кубарылачак – бу егетләр барысын
да белеп һәм белдереп торалар. Төнге сменадан соң Чагай иртәнге алтыда
кайтып йокыга тала, сәгать унбердә уяна. Төшкә кадәрге бер сәгать ара теннис
уйнауга китә. Бу минем өчен иң сәгадәтле минутлар. Уйный белмәвемнән көлеп
торырга тамашачы юк. Ә Чагай – сабыр. Бер дә иренмичә, авырыксынмыйча
ракетканы ничек тоту, кулны ничек йөртүдән башлап, уенның отыры куера
барган серләренә төшендерә килә.
103
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
(Ерак Көнчыгышта туган бу эчкерсез, киң күңелле егет дүрт-биш ай
эчендә мине үзе белән уйнарлык дәрәҗәгә җиткезде. Ә казармада аңардан
да оста уйнаучы юк иде. Гәүдәң җиңел, теләк-елдамлыгың көчле булганда,
теннис кебек четерекле уенның да асыл серләренә төшенеп була икән.
Чагайга мең рәхмәтле булып, остаз итеп карасам да, уен барышында
онытылып китеп, җиңәсе килү дәртеннән кыдрычланып тотынсам да
Чагайны мин бер тапкыр да җиңә алмадым. Бу мавыктыргыч уенга
хиреслек җене аңа тумыштан бирелгәндер шул...)
Казарманың табигый туган үз закончалыклары бар. Хезмәт срогы азагына
якынлашкан стариклар (дембельләр) кайчакта бераз һавалы-дорфа кылансалар
да, аларга каршы сүз әйтү әдәпсезлек санала. Әгәр берәр «старик» исемем
белән түгел, ә «татарин» дип кычкырып дәшсә, мин сискәнеп куям. Арт
чүмечемә «та», «та» килеп, ике пуля бәреп кергән кебек тоела. Нинди куәтле,
шаукымлы яңгыраш сыйган бу «Татар» дигән сүзгә?! Мәктәптән үк, аң-
акыл буыны сыек чакта ук, балага дәһшәтле татар-монгол яулары турында
зарарлы тарих укытып, курку-нәфрәт сеңдерүдән калган зәхмәтме бу? Нидән
шулай сискәндерә мине үз милләтемнең исеме? Нигә үртәләм? Рус кешесе
әйткәнгәме? Бу сүз яңгырашына ул бәлки үзенең соңга калган үчлеген, үпкә-
рәнҗү, янау-кисәтү тойгысын сыйдырам, дип уйлыйдыр...
Бу хакта мин кем белән дә фикер алыша алмыйм. Чөнки казармада
миннән кала бер татар да юк. Хәзер инде мин төш күргәндә дә русча сөйләшә
башладым. Өнемдә әлегә үз телемдә уйланам. Кайчагында төртелеп калам,
кайбер сүзләрне бик тирәннән, диңгез төбенә төшеп, кабырчык эченнән энҗе
бөртеген каезлап алган кебек табам да, кадерен тел очында биетеп, тәмен искә
төшерәм. Сизәм бит: туган телемдәге сүзләр кәрваны каядыр ераклаша бара,
«теге дөнья теле»нә әверелеп бара түгелме?
Рота командиры булып капитан Исаков санала. Яһүд милләтеннән. Ул
ЛИ-2 самолётында очучы. Урынбасары – капитан Латыйпов. Тумышы белән
Казаннан. Ул без балачактан күреп үскән АН-2 самолётын иярли. Аның төп
гамәле – парашютчыларны алып менеп, һава киңлегенә сибеп калдыру...
Болар атнага бер-ике тапкыр казармага сугылып, хәл-әхвәл белешеп
чыгалар. Капитан Латыйповның телендә – Казан, Иделдәге оҗмах утраулары,
тизрәк отставкага чыгып, туган шәһәренә кайтып китү, җәйләрен, шул
утрауларда тел өстендә шаулап эри торган балык тотып яту хыялы тәмләнә...
Бервакыт ул Ленкомнатага кереп, минем эшләгәнне карап утырды да,
икәүдән-икәү генә калудан файдаланыпмы, минем хәлләр турында сораша
башлады. Бер мәртәбә дә татарча сөйләшкәнен ишетмәгән капитанга мин, сүз
иярә сүз чыгып кына, кайчакта «татарин» дип дәшүләренә кимсенүемне әйттем.
Һәр сүзенә басым ясап, батырып сөйләргә гадәтләнгән капитан, сулышын
көрәп алып, урыныннан торып ук басты:
– Нишләп кимсенәсең?! Синең ни хакың бар бу олы исемнән кимсенергә?!
Аны бит ата-бабаларыбыз, борынгы дәверләр аша, байрак итеп, бүгенгегә китереп
җиткергән. Утлар-сулар кичеп. Шәһәрләр, илләр төзеп. Үлмәс дастаннар язып...
Әйе, бүтәннәрнең милләт исемен бик атамыйлар. Син әйтеп кара: «Үзбәк»
диген, «Чукча» диген, «Чувашин», «Мукшы», диген! Яңгырыймы? Йомык
авазлар, шулай бит! Ә менә «Татар» дигән сүзне кимендә биш-алты чакрымга
ишетелерлек итеп кычкырып була. Бусын болай гына мисалга китерәм. Хикмәт
тирәндә ята: «Татар» дигәндә, бөтен тән күзәнәкләре уянып, дәрт алып кала.
104
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Яшисе килә башлый. Менә шуңа күрә безнең милләт исемен рәхәтләнеп
кабатлыйлар. Һәрхәлдә, сине кимсетү өчен түгел, бу саллы сүздән көч алып калу
өчен әйтәләр бит аны. Сәламәт рухлы булыйм дисәң – милләтең белән горурлан!
Әле генә ниндидер олы бер залда чыгыш ясаган сыман әрле-бирле йөргән
капитан Латыйпов кинәт тынып калды. Сузаеп төшкән бөкре борын канаты
астына кереп, юка ирене кысылган кебек булды. Бераздан ул, «ялгыш сүзләр
әйтеп ташламадыммы», дигән икеләнү белән, миңа үтәли караш ташлады да:
– Мин заочно тарих-филология факультетын тәмамладым, – диде. –
Отставкага чыгу белән укыту эшенә керешәчәкмен, Алла бирса.
Инде чыгып китәргә дип ишекне ачкач, кире япты да, миңа якын килеп,
тавышына бик олы бер серлелек төсмере биреп:
– Дөресен әйткәндә... Һәркем татар булырга кызыга... Асылына кайтасы
килә, – дип, кырт борылып, чыгып китте.
«Старик»лар каршында минем абруй үсеп китте бит әле. Исемем янәшәсенә
әтинең дә исемен куеп дәшә башладылар. Берсенең дембель чемоданына,
әллә каян күренеп торырлык итеп, тавыш тизлеге белән оча торган үзебезнең
«ТУ» самолётының сурәтен төшереп биргән идем. Шуннан соң китте чират...
Һәрберсе үзенең чемоданын тотып килә. Минем эчми-тартмый икәнемне
белгәч, күңелне күреп, әҗергә ни бүләк итәргә белмичә аптырашта калдылар.
Тора-бара күнектем. Кайчакта «татарин» дип дәшсәләр дә, исем китми
башлады. Хәзер инде ул сүз минем колакка «та-та» килеп кискен яңгыраган
кебек тоелмый, казармада син бу кавемнән – бердәнбер, дигәнне искәртә
шикелле. «То-то...»
Ленкомнатада эш бара. Старшина Осипенко нечкәләп тормый, стеналар
язу-бизәк белән тулып торса, аңа шул җиткән. Капитан Пинчук исә бик вакчыл,
метекчән. Ике-өч көнгә бер килеп, җентекләп карап китә.
Кирәк-ярак табу ягыннан Дубовой – алыштыргысыз. Гарнизонда аның
белмәгән кешесе юк. Теләсә нинди ярыкка сыеп керә ала, оялу-кыенсыну
кебек сыйфатларны ул күптән инде таптап узган.
Беркөнне Офицерлар йортына кинофильм карарга дип баргач, ул мине сәхнә
артындагы әллә нинди лабиринт баскычлардан алып төшеп, завхоз бүлмәсенә
алып керде. Анда ни генә юк: җиз тоткалы, «самавыр» аяклы өстәлләр, бизәк
уемнарына йөгертелгән алтыны купшакланып беткән кәнәфиләр, вакыт тузаны
җелегенә сеңгән бәллүр люстралар, көмеш канделябрлар дисеңме – бар да
искергән, ямьшәйгән, калҗайган, гарипләнгән... әмма берсе дә узган дәверләр
тәкәбберлеген җуймаган, шуңа күрә бу әшьялар кызгандырмый, кызыктыра гына.
Шул әйберләр борынгылыгыннан яралган шикелле, әллә каян гына йомры
гәүдәле, чама белән илле яшьләрдәге ир кеше пәйда булды.
– Бонифатий, – дип таныштырды Володя Дубовой. – Дөнья бәясе кеше,
кирәк булса, елан мөгезен дә табып бирә.
– Арттырасың инде, – дип Бонифатий, сул күзен кыса төшеп, мут елмайды.
Безгә, эш өчен, куе чия төсендәге бәрхет кәгазь кирәк иде.
Күп нәрсәне кулыннан үткәргән Бонифатий сирәк була торган нәрсә сорауга
күнегеп беткән ахрысы, маңгаен җыерып, йөнтәс кашларын бер-берсе белән
сөзештереп, уйланып торды да:
– Эзләп карарга була, – диде. – Үзебездә булмаса, Минскидан, анда юк икән,
Мәскәүдән, анда да дымы корыган булса, Парижның үзеннән кайтартырбыз!
Беркөнне Володя Дубовой көне буена каядыр олагып торды, эңгер төшкәндә
генә ашыгып кайтып керде. Култыгына киндер капчык кыстырган.
105
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
– Күгәрчен ауларга менәбез. Түбә астында кунаклыйлар алар. Караңгыда
күрмиләр. Йокыга киткән җирләреннән капчыкка җыеп кына алабыз, – дип
ул мине ашыктыра башлады. Минем аптырап калуымны күреп, иңемнән
селкетеп алды:
– Бонифатийга кирәк. Ул сорады, – диде.
Бу исемнең магиясе аңымны томалады. Безнең ясап бетерәсе стенд язмышы
Бонифатийның тизрәк бәрхет кәгазь табып бирүенә бәйләнгән бит.
Тимер баскычтан мендек чормага. Миңа таныш, авыр тәэсир калдырган
урын инде бу. Кая карама, анда – сталагмитлар булып, күгәрчен тизәге очлаеп
өелгән. Әчкелтем-тынчу ис. Мин капчыкның авызын тотып торам. Дубовой
йокылы күгәрченнәрне җай гына эләктереп килеп, капчыкка шудыра тора.
Чирканам, ул якка карамаска тырышам.
– Нишлибез без, Володя, болай ярамый бит, – дим. Ә ул:
– Бонифатийның күңелен күрергә кирәк, аңлыйсыңмы?! – дип өнәмичә
ысылдый.
– Ничәләп күгәрчен кирәк соң аңа?
– Бер капчык чүмәләмә! – дип, Дубовой кыраклап көлә.
– Ул кадәрне ничек күтәрәсең ди?
– Кайчакта бик тә беркатлы син, ә!.. Татарлар хәйләкәр халык дигән булалар
тагын. Үз арагызда гына хәйләкәрдер сез... Борчылма, егерме биш-утыз
күгәрчен җитә аңа.
Чормадан төшеп тышка чыккач, һаваның сафлыгыннан тамак төпләре
кытыкланып куйды. Урам утлары чагылган юеш җир өсте шәмәхә төскә кереп
җемелди.
Дубовой миңа кичке алтыдагы сеанска билет калдырды да, авырайган
капчыкны җирдән сөйрәп диярлек, волейбол мәйданчыгы янында торган
УАЗикка таба китеп барды.
Мин казармага кереп тормадым. Ял бирдем үземә. Кинога кадәрге ике
сәгатьне ничек тә ашыктырырга кирәк. Кибеткә барып, кесә тутырып, билле
прәннек алдым. Шуны күши-күши офицерлар яши торган дүрт-биш катлы
йортлар арасыннан, бала-чагалар уйнаганны карап уздым. Монда чыр-чу,
кызыктыргыч тормыш кайный.
Офицерлар йортына кино башланыр алдыннан гына барып кердем.
«Хиросима һәм Нагасаки» дигән фильм буласы икән. Туйкәдә сигезенче
класста укыган чакта бу киноны караган көнем бик ачык хәтердә – 12 апрель
иде ул. Юрий Гагарин космоска очкан көн. Әллә нинди очынулы хисләрдән
күңел иләсләнгән иде. Экранда барган коточкыч фаҗигане аңлап, кабул итеп
тә бетермәдек шикелле. Вакыйга безгә кагылмый, бик еракта барган әкият
шикелле генә, аңыбызга тирән уелмыйча үтеп китте бугай ул чакта. Кинодан
соң без, бер төркем малай-кызлар, сулы-шулпалы карны лычтырдатып, үз
авылыбызга җәяү кайттык. Телләрдә гел Гагарин булды.
Ә экрандагы тетрәндергеч күренешләр, өзек-өзек булып, еллар аша искә
төшкәләп, акылыбыз белән бергә олыгая, гыйбрәтлерәк була бардылар.
Менә бүген, тәэсирләрне яңартып, бу киноны тагын йөрәгем аша үткәрдем.
Черчилль хөрмәтенә «Юанкай» дип аталган атом бомбасының япон халкының
баш түбәсендә ярылганын күрдем.
Атом-төш шартлатылганда кабынган искиткеч матур төсләр байлыгы,
бернинди рәссам хыялы тудыра алмаган гигант балкыш булып, күк йөзен
ялмап ала, дип сокланучылар да бар бит әле бу дөньяда...
106
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Казармага кайтып кереп, шинельне салып элгәндә сизәм – ниндидер тәмле
ризык исе борынны ярып керде. Хуҗалык бүлмәсенең ишеге ачык, анда гөр
килеп сөйләшәләр. Дубовой тавышы, аның өзек-өзек сүзләре ишетелә: «...Если
бы он знал, низачто бы не согласился...» Мин килеп кергәч, ул:
– Вот и он сам! – дип шатланганын белдерде. – Ты когда-нибудь рябчиков
ел, давай, пробуй, отменно получилось...
Күрәм, өстәлдә, калька кәгазе өстенә карасу төстәге ит кисәкләре өелгән.
Нечкә генә бот сөякләре тырпаешкан кош түшкәләре. Идәндә корымлы чиләк
тора. Рябчик... рябчик... дип эчемнән кабатлыйм. Рябчик боҗыр була түгелме соң?
Каян килеп... Ул арада кемдер шигырь юлларын китерә: «Еш ананасы, рябчиков
жуй, день твой последний приходит, буржуй!» – Маяковский әйткән, егетләр!
Коридорга эленгән Ленин портреты артына яшерелгән грелка өстәлдә урын
ала. Бүлкелдәп торган грелка эчендә белорус самогоны – чемер... Менә трапеза
башлана. Авызлар чапылдый, тешләр эшкә керешә, сөякләр чыкырдап уала.
Дубовой кунакчыл тавыш белән күпләрне чакырса да, нигәдер, ашкынып керүче
сирәк, кыргый кош ите тансыклаганнар биш-алтыдан артмас. Мин һаман әле
аңга килә алмыйча басып торам. Каян бу? Нәрсә бу?! Дубовой миңа ит кисәге
сона. Шул мәлдә түбә астындагы күгәрчен тизәге исе сирпелеп киткәндәй
булды. Руслар әйтмешли: слышу запах... Күңелем актарылып чыкты. Үз-үземне
белештермичә Дубовойның иңеннән умырып тотып, селкетә башладым:
– Нишләдең син?! Ничек кулың барды?!
– А что такого! Это же деликатес... Вы же едите конину...
– Гөнаһсыз кошларны үтерергә ничек кулың барды?! – дип кычкырам, ә
Дубовой тасраеп карап тора. Аннары ул да кызып китте:
– Вот татарин, а! Странный ты человек. Ты мне не указ, в своей Татарии
будешь указывать!
«Ду» килеп кычкырышабыз моның белән. Ул арада Адил каударланып
килеп керде. Кергән уңайга: «Национальность задеваешь!» – дип, Дубовойның
изүеннән тотып, гәүдәсен сыңар кулына күтәрде. Дубовойның аяклары идәнгә
тияр-тимәс, сәгать теле кебек селкенеп тора.
– Ты что, Одиль, а может я сам – тоже татарин. У нас в Воронеже чернявых
полно. Я больше похож на татарина, чем он, – дип, ул Адилның көчле кул
тискиендә буыла-буыла акланырга тотынды.
– Смотри мне! – дип, Адил ефрейторның күн итекләре салына башлаган
аякларын идәнгә төшереп бастырды да: – Помиритесь! – дип бүлмәдән чыгып
китте.
Бонифатийга дип мине алдап җыйган күгәрченнәрне Дубовой капчыгы
белән аэродромга алып барган. Шунда үзебезнең механиклар белән пешекләп,
чистартып, чиләктә пешергәннәр икән.
Мин тынычлана алмыйча төне буе борсаланып чыктым. Минем дә катышым
бар бит монда, ничек юармын бу гөнаһымны? Тормышта болай тиз ышанучан-
беркатлы булып яшәү ярамый бит инде. Белмәдем, дип үз-үземне туктаусыз
битәрләп аклану гына җиңеләйтә диме гөнаһның авырлыгын!
Төшкә дә шул кошлар керде. Имеш, Мәскәү Кремлендә яшәүче күгәрчен
килеп төшкән икән, дим. Гөнҗәлә бүрекле, эре гәүдәле күгәрчен, гел кукраеп,
йоннарын кабартып, ысылдап тора. Күзләрендә кызыл очкыннар чатнап-чатнап
китә. «Кош каргышы төшсә нишләрсең, ничек яшәрсең?» – ди. «Мин белмәдем,
гаебем шул чаклы гына, белмичә эшләдем, дип танам, бәргәләнәм икән.
«Акланма!» – ди Кремльнең баш күгәрчене...
107
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Дубовойга бүтән бер дә эндәшмәм дигән идем, икенче көнне Бонифатийдан
бәрхет кәгазь табып кайтты да... күңел йомшады инде. Димәк, Ленкомнатадагы
эшебезгә соңгы ноктаны куяр көн җитте, моннан соң инде без Дубовой белән
сирәк очрашачакбыз.
Монда эш беткәч, мине Офицерлар йортына, китапханәгә берничә көнгә
эшкә җибәрделәр. Офицерларга гына бирелә торган китап байлыгын тәртипкә
китерүдә ярдәм кирәк икән. Мин монда гаҗәеп бай китаплар дөньясына
чумдым. Буш вакыт булдымы – китапка кадалам. Шишковның «Хәсрәт
дәрьясы» дигән романын татарча укыганым бар иде, иң беренче итеп шуның
русчасын укып чыктым.
Тетрәнеп укыдым да... Руста бу иң көчле роман, моңа кадәр булмаган,
моннан соң да булмаячак, дигән фикергә килдем.
Штаб
Озак көттергән Белорус кышы җылымса аклыгы белән тын гына иңде. Көн
дә иртән эре-эре кар ява. Ява, диюең килешеп тә бетми шикелле. Кар таҗлары,
сәмави бизәген сакларга теләгәндәй, талгын-тыйнак кына, үз бәясен белеп
кенә, чирканчык алып, җиргә куна да тоташ аклыкка әверелә.
Мурыган көзге моңсулыктан сыгылган күңелем, саф аклык хозурыннан
кинәнеп, канатларын турайта башлады. Юаныч алып килгән шундый
җылымса-юаш кыш фасылы да булыр икән.
Мул кар явып торган шундый бер иртәдә мине дивизия штабына чакырттылар.
Нигә, дигән сорау куймыйча гына, йомшак кар түшәлгән таныш аллеядан барам.
Башыңны күтәр, тураеп кара дөньяга, бәргәләнмә, күңел! Иншалла, бар да
әйбәткә булыр... Санама айларны, көннәрне санап, йөрәгеңә сагыш боҗралары
урама, килер ул азатлык кыңгыравын яңгыратыр көн, сиңа да килер, салып
ыргытырсың хәрби киемнәреңне. Хәзергә, яшь карны таптап килгән күн
итегеңне ишек катында кагып, штаб бинасына килеп керәсең.
Өченче каттагы кабинетта, сине дивизиянең комсомол вожагы – капитан
Пинчук һәм инструктор старшина Лагунь көтә. Икесе дә кырыслык битлеге
кимичә, елмаеп сөйләшә торган ачык йөзлеләр.
Пинчук гадәттән тыш куе, кара, мул чәчен вакыт-вакыт кулы белән
маңгаеннан көрәп алып сөйләшә. Аңа егерме тугыз яшьләр булыр. Старшина
Лагунь өч ел хезмәт иткәннән соң контракт буенча калган. Курач-юка гәүдәле
старшинаның сүз җилеменнән үк милләте белорус икәне сизелеп тора.
Кайчакта онытылыпмы, «тряпка» дигәнне «трапка» дип, «наряд» дигәнне
«нарад» дип белорусчалатып җибәрә.
Хәрби кырыслык сизелеп тормаган җирдә минем күңел таралып китә, үз
итеп, эчкерсез сөйләшә башлыйм.
– Моннан соң эшең шушы кабинетта булыр. Ике ай буена. Менә өстәл сиңа,
урындык, шкаф. Калган кирәк-яракларны табарбыз, – диде капитан.
Болар миңа алдагы айларда гамәлгә ашырылачак олы бер сернең пәрдә
читен генә ачып күрсәттеләр. Март аенда ил буенча комсомол билетларын
алыштыру кампаниясе башланачак икән. Ул бик җитди, җаваплы эшкә мине
дә тартмакчылар. Миннән кала тагын матур яза белгән өч егет кирәк булачак
ди. Төп эш урыны – офицерлар йортыннан бер бүлмә сайланган, хәзергә анда
ремонт-буяу эшләре бара имеш. Хәзергә минем төп шөгылем – шул бүлмәне
бизәү өчен комсомол эшчәнлегенә караган плакатлар ясау...
108
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
Менә бит, беренче килеп төшкән көнне изелеп, мескен булып шушы штаб
коридорында утырган, монда бәхетле кешеләр генә эшли торгандыр дип,
кызыгып карап торган идем. Хәзер язмыш мине шушы дивизия штабының
өченче каттагы кабинетына кертеп утыртты. Димәк, руслар әйтмешли: «глаз
положил».
Миңа эш башлап җибәрү өчен ни-нәрсә кирәген бөртекләп кәгазьгә
төшерергә куштылар. Штабның хуҗалык эшләрен башкаручы, матди байлыкка
хуҗа кеше – майор Железняк икән. Юантык гәүдәле, фуражкасын маңгае
өстеннән арткарак шудырып үзенчә киеп йөргән бу майор гаҗәеп юмарт булып
чыкты. Аның подвалдагы склады дөньяның бөтен байлыгын сыйдыргандыр
кебек иде. Майор Железняк «юк» дигән сүзне белми, ни сорасаң, шуны бар итеп
алдыңа куя. Булмаса инде, «табарбыз» дип, алдагы көнгә калдыра, һәм шул
әйберне табып сине канәгатьләндерүдән үзенә бер ләззәт кичерә иде сыман.
Гадәттә, матди байлыкка кулы тигәннәргә мондый киң күңеллелек хас түгел.
Мин майор Железняктан рулоны белән яхшы ватман кәгазе, акварель һәм
гуашь буяулар, төрле озынлыктагы линейка, лекало, буяу карандашлары кебек
һәр кирәк-яракны бөртекләп җыеп, кабинетка алып мендем.
Менә хәзер эшкә керешергә була: комсомолның биш ордены, ил белән
кичкән биш эпохасы турында гомумиләштереп, заманча стильдә ясалачак
плакатларның сурәте инде минем уемда әзер, ачык шәйләнә.
Эш сәгате иртәнге тугызда башлана, көндезге уникедән икегә чаклы төшке
ашка вакыт бирелә, аннары сәгать алтыга чаклы сузыла. Штабтагы бөтен
бүлекләр дә шушы кагыйдәгә буйсына икән.
Кабинетта икәү генә калган чакларда старшина Лагунь мине сөйләндерергә
ярата. Юк кына сүздән дә елмаеп, рәхәтләнеп көлгән булып, шундый бирелеп,
гаҗәпкә калган булып тыңлый – беркатлы сабый диярсең. Шундый да бирелеп
тыңлаучы булганда мин очынып китәм, сүзләр бер-берсен тартып китереп,
агыла башлый.
Кай төннәрне мин казармада, одеял белән бөркәнеп кенә «Америка
тавышы»н тыңлыйм. Күршем сержант Шульгинның «спидола» дигән бик шәп,
кыйммәтле радиоалгычы бар. Үзе тыңлап туйган чакларда ул аны миңа биреп
тора. Бер көнне, старшина Лагунь белән гәпләшеп утырганда шул радиодан
ишеткән бер вакыйганы әйтеп ташладым бит. Безнең илдә бер матбугат
органында да басылып чыкмаганын мин белгәнмени! Старшина Лагунь,
самими елмаеп утырган җиреннән кинәт калкынып куйды:
– Син моны каян ишеттең?
Мин каушап калдым. Ул дәвердә әле телевизордан яңалыклар карау яисә
газеталардан көтелмәгән хәбәрләр уку дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Димәк,
мин алгарак киткәнмен. Совет кешесе яңалыкны искергәч кенә белергә тиеш.
Каушавымны сиздермәскә тырышам. Мондый чакта бик гади һәм мәгънәсез
уйдырма кулайрак.
– Кичә офицерлар йортына кинога килгән идек. Шунда граждански киенгән
ике ир затының шул хакта сөйләшкәнен ишеттем, – дидем.
Старшина Лагунь ач яңагын сыпырып куйды, нидер әйтергә җыенган иде,
кабинетка, гадәттәгечә каударланып, капитан Пинчук кайтып керде.
Капитанның кәефе шәп икәнен чамалап, старшина Лагунь Азнакайда
Никита Хрущёвны ничек каршы алганыбызны миннән тагын бер тапкыр
сөйләтте. Бая гына сөйләгәнне сүзгә-сүз кабатларга яратмаганлыктан, мин,
әлбәттә, хәтер капчыгын киңрәк ачып, яңа төсмерләр кушып сөйләргә
109
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
тырыштым. Старшина Лагунь беренче тапкыр ишеткәндәй рәхәт чигеп, көлү
өянәген тыймыйча тыңлады. Капитан Пинчук исә, киләчәктә олырак урынга,
партия эшенә сикерәсен онытмыйча, көлүнең чамасын тартып кына утырды.
Кешене тыңлауга караганда үзе сөйләргә яратучан капитанга бу юлы кайбер
сүз кыйпылчыклары эләгеп калган бит әле.
– Транспарант өстеннән сыер көтүе үтеп чыкканы чынлап та булган хәлме,
арттырмыйсызмы? – дип соравы моңа дәлил иде.
– Булмаганны булган дип сөйли белү сәләте юк шул миндә, – дигәч,
старшина Лагунь:
– Ай-һай, – дип башын чайкап куйды.
– Күргәнне сәнгатьле сөйли белү һәркемгә бирелмәгән шул, – диде капитан.
Фикерен аламаландырып, чүбекләп, анык кына әйтеп бирә белмичә,
азаплый торган старшина Лагуньга киная булды бугай бу. Әмма ул моны
сизмәмешкә салышты.
– Син Хрущёвка бәяне дөрес бирдең, ә менә Брежнев хакында ни уйлыйсың?
Уемны күңелдә талкып, искәртеп тормыйча, капылт кына әйтеп бирә
торган беркатлы булсам да, бу юлы туры бәргән сорау мине чиркандырган
кебек булды. Кечкенә бер белорус авылыннан чыгып, көтүче чыбыркысын
портупеяга алыштырган бу старшина минем баш очында пәрәвез ятьмәсе
үрә түгелме соң? Әмма сорау бирелгән, аңа җавапсыз калу да егетлек түгел.
– Самолёт трабыннан төшүе әллә каян күренеп тора. Калын кашлы, чибәр,
мәһабәт. Ил башлыгы шундый булырга тиеш!
Үзенең үтә дә ябык-курач гәүдәсен исенә төшергәндәй, старшина Лагунь
кызарып куйды.
Гаҗәп бит, бер уйласаң: җәмгыятьтә кешене кимсетү, кыюлыгын бетереп,
күндәм мәхлукка әйләндерү өчен нинди генә чикләүләр, шартлы кануннар
уйлап табылмаган. Моңа әкрен генә күнегә барасың, уеңа, телеңә богау салуны
табигый хәл кебек аклый башлыйсың. Югыйсә бит, әйтергә кыҗрап та әйтелми
калган фикерең күңелеңне күгәртә бара, маңгаеңа йончу сыр булып сызыла.
Тоталитар ил-дәүләттә яшәүчеләр ни өчен кырыс-сытык чырайлы, мыжык
холыклы була? Чөнки уеңда кабынган фикерне дөньяга чыгара алмыйсың; бары
да эчкә җыелып бара, тибенеп, тырнап һәрдаим сине бимазалап тора, тәнеңне
каралта, җаныңны сызлата, менә шул тулгаклап кайнаган эчке халәттән чырай
киеренке ямьшәя, күз карашы тыныч нурын җуеп усаллана.
Армиядә төрле штабларда политбүлектә эшләүчеләр аерым бер катлау
булып яши. Болар «җылы» урында. Чырайга да яшь күренәләр. Киемнәре дә
пөхтә. Болар җайлашып яшәүнең асылына тиз төшенеп алалар. «Коммунизм»,
«ленинизм» кебек олы сүзләрне, марксистлардан күчереп алган цитаталарны
бернинди хиссез генә кулланып, телне күңелгә тоташтырмыйча гына сөйләү
осталыгына ирешкәннәр. Боларга хәрби дәрәҗә бирелү дә үз вакытында
тәгәрәп килә. Әйтик, тавыш тизлегендә очучы самолётны иярләүче, җирдән
аерылу, җиргә кайту кебек хәвефле мизгелләрне күпме кичергән экипаж
командиры әле кырык биш-илле яшьләрендә дә өлкән лейтенант кына булырга
мөмкин. Ә аның яшьтәше, политработник булып штабта утыручы курсташы
җилкәсенә бу вакытта инде кимендә подполковник погоны менеп кунаклый.
Сугышны кичкән офицерлардан ишеткәнем бар: маршал Жуков
политработникларны бер дә яратмаган диләр. Маршалның яратмавы, эзсез
каламыни, әлбәттә, шактый язмышларны ботарлап ыргыткандыр.
Айдан артык бер кабинетта эшләү дәверендә дивизиянең комсомол
110
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
вожаклары – капитан Пинчук һәм старшина Лагуньга мин ияләшеп өлгердем.
Әйбәт кешеләр сез, дип күзләренә карап әйтә алмасам да, аларга булган
якынлык хисен эчтән яшерә алмый идем. Кайчакларда мин буйсынырга
тиешле гап-гади солдат икәнемне онытып җибәрәм, артык үз итеп, шаяртып та
алгалыйм. Менә бер күренеш: көнгә чыксаң, кабинет эче кайнап тора – керәләр,
чыгалар, бертуктаусыз ачылып-ябылып торуга ишек күгәне чыдасын гына.
Телефоннар кызышып бетә. Каядыр телефонограммалар китә тора. Ашыгу,
кабалану, болгавырлык. Искә төшерәм: Азнакайда комсомол комитетына кергәч
тә шундый хәлгә юлыга идем бит. Күрәсең, бөтен илдә шулайдыр, тынгысыз
яшьлек ритмы үз-үзен котыртучы җитезлеккә корылган. Әйләнмәле тәгәрмәч
эчендәге тиен күз алдына килә: коточкыч тизлек белән йөгерә тиен, ә үзе бер
урында тора.
– Менә хәзер комсомол оешмаларын тораташ катырып куй – илдә берни
үзгәрмәячәк, беркем сизмәячәк, – дип көләм дә, старшина Лагунь: «Кемне
алдык без эшкә», дип, капитанга ым кагып елмая.
Капитан Пинчук Берлинга берничә көнлек командировкада булып
кайтканнан соң, фотоларын күрсәтте. Рейхстаг бинасын тетеп, җимереп
бетергәннәрдер дип уйлый идем, исән калган икән бит, яраларын ямап, кабаттан
күтәргән эшчән алман халкы бу мәһабәт бинаны.
– Җиңү байрагын беркеткән гөмбәз шушымы? – дип сорыйм капитаннан.
Капитанның бармагы төп гөмбәз турыннан икеләнебрәк кырыйга шуыша:
– Шушы булырга тиеш...
Старшина Лагунь байрак элүче геройлар Егоров белән Кантария хакында
сүз кузгата. Шул уңайдан мин вакыт-вакыт хәтеремне тырнап алгалаган
сорауны бирмичә кала алмыйм. Мәктәптә укыганда (кайсы класста чакта
икәнен тәгаен генә әйтә дә алмыйм) җиңү байрагын элүчеләр өчәү булган дип
аңыма кереп калган иде. Легендага кергән өч кешенең берсе ни сәбәпле тын
гына «югалды». Ни өчен? Кем иде ул?
Минем бу соравым һавада эленеп калды. Капитан телефон номерын җыярга
тотынды, старшина Лагунь, ык-мык килеп, сүз җебен ялгый алмады.
Әллә соң мин ялгыш шулай өчәү дип хәтердә калдырганмынмы? Бу сорауны
кузгату мәгънәсезлекме? Ни өчен? Ни сәбәптән? Кайчан? Җавап табу минем
өчен мөһимме? Бәлки бу – ялган легендалар тудыруга корылган җәмгыятьтә
карусыз алданасы килмәү үҗәтлеге, гөнаһсыз үсмерчак хәтерен барлап карау,
гадел дөреслеккә төшенәсе килүдәндер...
Озакламый мин, ниһаять, бу сорауга җавап таба алдым.
Нишлисең бит, холык-фигылемә тумыштан шундый туфрак салынгандыр
инде: кирәк чакта эчке горурлыгымны тыеп кала алмыйм, хаксыз икәнемне
сизгәндә дә үз сүземне бирми черәшәм, җайсыз сораулар куеп, җавап бирергә
тиешлене уңайсыз хәлгә дә калдыргалыйм.
«Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә», дигән кебек, «әйе» дип, күндәм
баш кагып торучыларны кызыгып кызганам. Андыйлар дөнья йонын уңайга
сыпырып рәхәт яши. Моңа мин һәрдаим төшенә барам.
Бүген мин дивизия штабы белән хушлашам. Плакатлар, төрле кирәк-яраклар
әзерләнеп бетте. Хәзер инде Офицерлар йортындагы кабинетка күчәргә дә
була. Ачкыч үз кулымда.
Старшина Лагунь әйберләрне күтәрешеп, озата барды. Без биш кеше
комсомол билетлары алыштыру буенча берничә ай буена бергә эшләячәкбез
икән.
111
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Икенче көнне, калдык-постык әйберләрне алырга дип, Пинчук кабинетына
кергән идем, минем өстәл артында таза гәүдәле, мул чырайлы бер сержант
утыра.
– Таныш булыгыз, – диде старшина Лагунь, – безнең яңа инструктор
Лебеденко.
– Без кул бирештек.
Лагунь мине озата чыккач, болай диде.
– Без рядовой состав арасыннан инструктор итеп алырга синең кандидатурага
тукталган идек. Әйбәт егет син, эчми-тартмыйсың. Тик... капитан белән икәү
сине ике айга якын сынадык та... политик яктан өлгереп җитмәгән әле, дигән
нәтиҗәгә килдек. Турысын әйткәнгә үпкәләмә инде син.
Минем көләсе килде. Нигә үпкәлим ди. Минем сүз запасы дөресне сөйләргә
дә җитенкерәми бит әле. Ә инде «бар»ны – «юк», «юк»ны – «бар» дип сафсата
сату өчен әллә күпме җансыз сүз байлыгы кирәк. Җитмәсә артистлык, кыюлык,
ояла белмәү кебек мөһим сыйфатлар да мине читтән генә урап узган.
– Мондый эшкә татарны кую ярамас, – дигәнсездер әле, – дип, старшина
Лагуньны юри котырткан булам. Ул кызып китә:
– Син нәрсә?! Муса Җәлил – политрук! Муса Җәлил – татар, Муса Җәлил
илдә күрелмәгән батырлык кылган түгелмени!
– Шаярттым гына дип, старшина Лагуньны тынычландырам. – Рәхмәт,
миңа андый камыт кидермәгән өчен, – дим.
– Старшина званиесе һәм ай саен егерме биш тәңкә акча эчеңне тишмәс
иде дә бит...
– Егерме биш сум диюегез – заманчиво.
– Хәзер рядовой солдатка айга күпме түләнә?
– Ике сум җитмеш ике тиен. Энә белән җеп алырга җитә, комсомол взносы
түләгәннән соң...
Кабинет
Офицерлар йорты бик зур бинаны биләп тора. Саллы ишекләрен ачып килеп
керүгә, син казарма шартларында яшәүче гади солдат икәнеңне онытасың.
Монда бөтенләй бүтән тормыш кайный. Әле уңнан, әле сулдан, әле астан, әле
өстән музыка тавышлары яңгырап, бер-берсе белән кисешеп, серле тибрәнеш
хасил итә. Яныңнан бөтерелмә итәкле биюче кызлар чыркылдашып уза, затлы
киенгән ханымнар хушбуй исе сирпелдереп, горур гына үтеп китә.
Монда өч йөз илле кешелек кино-концерт залы, китапханә, спорт залы,
төрле түгәрәкләр өчен кабинетлар, тәмле шоколад, кофе исләре таратып буфет
эшләп тора.
Коридорда безгә тәгаенләнгән кабинет ишеге янына кара төстәге фортепиано
куелган. Кап-кара күзле, кара чәчле, грузинкага охшаган юантык гәүдәле ханым
шул уен коралында алты-җиде яшьлек кызчыкны клавишларга басарга өйрәтә.
Вакыт-вакыт кулына сугып куя. Эре күз яшьләре чыккан балага иелеп, елама,
дип ысылдый.
Бер-берсенә охшаган сыман мондый «грузинкалар» Офицерлар йортында
шактый күренә. Баксаң, алар грузинка түгел, яһүд милләтеннән икән.
Март башында кабинетыбыз җиһазланып бетте: тәрәзәгә пәрдә куелды,
стеналар бизәлде, өстәлләр тезелде.
Дивизия штабында, политбүлектә эшләүче ханым Антонина Ивановна өч-
112
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
дүрт айга безнең җитәкчебез булачак. Аңа утыз биш яшьләр чамасы. Кырыслык
битлеге кимәгән, һәрчак елмаеп, ягымлы сөйләшә.
Без дигәнем – дүрт егет: украин акценты белән йомшак итеп, сузыбрак
сөйләшүче Полтава егете – Валентин, Харьковтан – Владислав, урманда
ракеталар сагында торган җиреннән монда, шәһәргә чакыртып алынуына
сөенеп бетә алмаган, кыска буйлы, Вологда егете – ефрейтор Михаил һәм мин.
Эшкә керешер алдыннан безне дивизия штабына, политбүлек начальнигы
полковник Курганский кабинетына җыйдылар.
Комсомол билетлары алмаштыру бик мөһим, илкүләм кампания икән.
Бу почётлы эшкә меңләгән солдат арасыннан сайланганнан сайланганнары
гына алына, шуңа күрә үз-үзеңне тотышыңда, сөйләшү алып барганда,
кием-рәвешеңдә һәркемгә үрнәк булырга тиешсең. Шушы дәвер эчендә без
фәкать парад мундирында гына йөрергә тиеш булабыз. Дүртебез дә меңнәрчә
билет тутырып, бер дә хата җибәрмәсәк, ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау
грамотасы һәм алтын сәгать белән бүләкләнүебез ихтимал. Бозу очрагы булса,
билет Мәскәүгә, Үзәк комитетка җибәрелә һәм ул билет номеры гамәлдән
чыгарыла.
Полковник Курганский басым ясап, өстән торып сөйләми, ә киңәшләшкән
кебек, йомшак итеп, үз тиңе күреп мөрәҗәгать итә иде сыман. Кыяфәте татарга
охшаган; ирен читенә сизелер-сизелмәс елмаю поскан, елдам-нурлы карашы
үзенә тартып тора.
Бу сөйләшүдән соң капитан Пинчук безне Офицерлар йортындагы
кабинетка алып китте. Кабат әйләнеп кайта-кайта, бик бөртекләп, алда торган
эшнең җитдилеген шәрехләп бирде.
Капитан безгә уңышлар теләп чыгып киткәч, Антонина Ивановна кулларын
уып, ишекле-түрле йөреп алды:
– И-их, егетләр! Карап торам да... Менә дигән егетләр бит сез! Мин сезгә
ышанам, менә дигән итеп башкарып чыгарбыз, Алла бирсә, – дип ул безне
буфетка, чәй белән сыйларга дип, алып китте.
«На Бога надейся, но сам не плошай», дигән рус мажигы. Әзерлек
барышында мин күп тапкырлар һәр яктан уйлап карадым. Өр-яңа билетның
шыкырдап торган битенә корыч каләм очын кара тушька манып, таныш түгел
кешенең исеме-фамилиясе, атасының исеме языла. Хәрефләрең матур итеп
тезелеп барырга тиеш. Бу киеренке мизгелдә каушау, дулкынлану хисе тәнгә
таралган кан тибешеннән каләм очына төшә. Шундый киеренкелектә уннарча,
йөзләрчә билет тутырганда хата җибәрми буламы?.. Мин моңа һич кенә дә
ышана алмыйм. Шуңа күрә, барысын уйлап, алдан хәстәрен күрдем. Беркем
юк чагында, ашыкмыйча, иркенләп, үземнең осталыгымны сынап карадым.
Әмма бу хакта берәү дә алдан белергә тиеш түгел иде...
Беренче эш көнен Антонина Ивановна коридорда ишеккә терәлеп диярлек
торган фортепианоны «Безгә тынычлык кирәк» дип, икенче төшкә күчертүдән
башлады. Ул безнең әнкә кебек, аның күзенә генә карап торабыз. Аның
сейфында мөһер, яңа билетлар, документлар. Валентин, Владислав һәм мин
каллиграфиянең камил югарылыгына ирешкән осталык белән билетлар
тутырырга тиеш булабыз. Ефрейтор Михаилга исә фотоларны төгәл үлчәмдә
кисеп, билетка ябыштыру кебек четерекле эш йөкләнде.
Беренче көнне без бик сакланып, нык тырышып, шактый дулкынланып
бишәр билетны хәл иттек. Эш тәртибе болайрак иде: парад киеменнән солдат
кереп каршыңа утыра. Син аның учёт карточкасындагы һәр пунктны укып,
113
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
үзеннән сорый барып, дөреслеген раслатасың. Аннары иске билетындагы
исем-фамилиясенең дөрес язылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәсең. Шуннан
соң гына хәлиткеч эш – «акка күчерү» башкарыла.
– Иртәгә шушы ук полктан тагын унбиш солдат киләчәк. Аннары кичен,
яңа билетларны тантаналы рәвештә генерал үзе тапшырачак, – ди Антонина
Ивановна.
Ләкин, икенче көнне яңа күлмәк киеп, кичке тантанага әзерләнеп килгән
Антонина Ивановнаны бер мизгелдә аяктан ега яздык. Бар да әйбәт бара иде,
югыйсә, ару гына эшләп утырган җирдән Валентин кычкырып җибәрде:
– Убейте меня, ребята! Убейте! Всё пропало...
Валентинның бөтенебезне сискәндергән бу гасабилы кычкыруы төбендә
ни ятканын чамаласак та, бер исемне язганда ике хәрефтә үк хата җибәрер
дип көтмәгән идек. Антонина Ивановна агарып чыкты, тиз генә сумкасыннан
валидол төймәсе алып капты, башын артка ташлап, күзләрен йомып хәтсез
утырды. Бераздан, карлыккан тавыш белән:
– Нишлибез инде хәзер, генерал үзе тапшырырга тиеш иде бит?.. – дип,
урыныннан торды. Һаман үз-үзен битәрләп утырган Валентинга карап:
– Акланмагыз, хата җибәрү берәүдән дә ерак йөрми, – диде.
Мин билетны алып, кайсы хәрефне кыркып, ничегрәк төзәтергә икәнен
чамаладым да:
– Рөхсәт итсәгез, Антонина Ивановна, төзәтеп карыйм, – дидем.
– Юк, юк! – дип, ул ишетергә дә теләмәде. Билет аннулируется. Сообщим
в ЦК, – дип коридорга чыгып китте. Без, егетләр, бер сүзгә килеп, Антонина
Ивановнаны күндереп карарга булдык.
Бераздан ул керде дә, безнең сүз берләшкәнне сизгәндәй:
– Барыбер беткән билет инде, маташып карагыз, – дип, өметсез кул селкеде.
Мин алдан әзерләгән әйберләремне өстәлгә чыгарып салдым.
– Шылт иткән тавыш та, бер хәрәкәт тә булмасын, – дип, барысына да
буфетка чәй эчәргә баруларын үтендем.
Менә хәзер сыналу мизгеле килде сиңа, егетем. Йә бар син, йә – юк. Бу
дөньяның син генә чиртеп көй чыгара алырдай нечкә кылы булырга тиеш бит
инде... Тәвәккәллә!
Кул астымда – егерме дүрт төстәге карандаш бәйләме. Чын корычтан
эшләнгән, бер дә тотылмаган кыйммәтле лезвие салынган кап. Үткен пәке һәм
мамык түтәрәме. Менә шушы әйберләр белән четерекле операциягә тотынырга
була. Ничә тапкырлар үземне сынап, эшләп карасам да, барыбер каушата. Бу
мизгелдә мин үземне бик нечкә операциягә алынган нейрохирург итеп тоям.
Хикмәт шунда: күп документлар кебек үк, комсомол билеты да яхшы, тыгыз
кәгазьдән бизәк-орнамент сеңдереп эшләнгән. Гади күзгә аның бизәкләре
күренми, ә кызгылт -көрән төсе генә шәйләнә. Иң хәтәр мизгел – лезвиене ике
бармак арасында бөгеп китереп, хата киткән хәреф турыннан кәгазьнең бик
юка өрфия катлавын кыеп алу. (Тушь кәгазьнең «майлы» катламында гына,
эчкә сеңмәгән була.) Болай иткәндә кәгазь чүбекләнми, шулай да, тырнак йөзе
белән «яралы урынны» ышкып, шомартып аласың. Кәгазьнең кыеп алынган
җире агарып кала. (Бу очракта сары, кызыл, көрән, куе сары төстәге карандаш
сөрмәләрен үткен пәке белән кырып, порошокка әйләндереп, күпме микъдарда,
ничек кушарга икәнен мин алдан ук тәҗрибә ясап, чамалап әзерләп куйган
идем.) Менә хәзер иң мөһиме – дару-порошокны мамык белән сак кына ышкып,
яралы турны кирәкле төскә кертү... Соңгы аккорд – хаталы хәреф урынына
114
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
төзәтелгән хәрефне язып куясың. Тагын бер сере бар: хаталы хәрефне тулаем
кыеп алмыйсың, төзәтәсе хәреф элементларын чамалап, кайбер өлешләрен
генә юк итәсең – яра мөмкин кадәр әз урынны алырга тиеш...
Шулай итеп, операция тәмам. Киеренке халәттә бөтен мускуллар тартылган,
әллә инде сулыш та алмаганмын, йөрәк тә гүя тынып калган булган.
Шәп чыкты бу! дип, үз-үземне хуплаудан соң, бөтен әгъзалар бушанып,
хәрәкәт сорый башлады. Күңел мәтәлчек ата. Рәхмәтле булып, йөгерек
бармакларны язып, чәбәләндереп, массаж ясыйм, йодрыкны учка, учны
йодрыкка бәреп куям.
Тегеләр чәй эчеп килделәр, өстәлдә төзәтелгән документ ятканын күрсәләр
дә кулга алып карарга куркыбрак торалар. Ниһаять, Антонина Ивановна үз
күзләренә ышанмыйча әле болай, әле тегеләй әйләндереп карады да:
– Шушы билет идеме соң ул, ныклап сез дә карагыз әле, – дип егетләргә бирде.
Төзәтү чынлап та ювелирларча башкарылган иде. Шулай да, билетларны
генерал тапшырасы тантаналы кичәгә барыр алдыннан Антонина Ивановнаның
эчтән борчылуы сизелә иде әле.
Икенче көнне ул, бар да әйбәт үтте, дип балкып килеп керде. Минем иңемнән
кочып, бит очымнан үбеп алды, барыбызны да ягымлы карашы белән сыйпап:
– Сезнең белән разведкага барып була, – диде.
Бераз вакыттан соң без һәммәбез көнгә унар билет тутыра башладык.
– Ашыкмагыз, фәлән айда бетерергә дигән срок куелмаган бит! – дип
Антонина Ивановна чыбыркылап торса да, һәммәбез көнгә унар билетны
кулдан үткәрәбез. Бозылган билетны юк итмичә, төзәтә алу мөмкинлеген белү,
безне эшебезгә җиңел карарга түгел, киресенчә, киеренкелекне йомшартып,
каушамаска этәрде; шуның аркасында хаталар да сирәк китә иде...
Ышаныч ныгып, кул языла торгач, көнгә һәммәбез утызар билетны
әйләндереп каплый башладык.
Эштән соң калып мин тушь белән рәсемнәр ясаштырам. Минскида «Во
славу Родины» дигән зур форматлы, сигез битле округ газетасы чыга. Анда
кулдан ясалган рәсемнәр дә бастыралар. Мин дә, кызыгып, редакциягә
рәсемнәремне юллаган идем, «Тематик яктан килеп бетмәгән, бастырып чыгара
алмыйбыз», дип хат килде. Мондый каршылык минем канатны салындырмый,
киресенчә, үҗәтләндереп котырта гына. Барыбер ул газетада басылачакмын,
дип кыдрачланып, яңадан-яңа рәсемнәр ясыйм.
Дивизиянең политбүлек начальнигы полковник Курганский кичен безнең
казармага, яңа комсомол билетлары тапшырырга килгәч, блокнотымны алып,
сызгалап утырган идем. Сурәт ярыйсы гына килеп чыкты, полковникны күреп
белгәннәр – шунда ук танып алдылар.
Җибәрдем мин бу рәсемне Минскига. Озак көттермәделәр, «Вручение
комсомольских билетов» дигән исем астында басылып та чыкты. Тик,
Курганский нинди хәрби дәрәҗәдә, погонындагы өч йолдызны бик үк аерып
булмаслык итеп төзәткәннәр. Полковник булса, хәрби сер ачыла микәнни?..
Ун көннәр үткәндер, мине полковник Курганский кабинетына чакырттылар.
Штабка килеп, кабинетына үттем:
– Товарищ гвардии полковник, по Вашему...
Полковник мондый рәсмилеккә кул гына селтәде дә, миңа каршы килеп
күреште. Шул ук сизелер-сизелмәс кенә елмаю, җылы караш.
– Газетада минем рәсемне чыгаргансыз икән. Командировкада идем, күрми
калдым, табып китерә алмассызмы? – диде полковник.
115
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
– Була ул, – дип, мин Офицерлар йортындагы кабинетыбызга йөгерә-атлый
барып килдем.
Курганский газетадагы рәсемне җентекләп карады да, елмаеп:
– Ошатып ясагансыз. Шундый талант булу – бәхет инде ул, – диде. Минем
кайдан, кайчан армиягә алынуымны сорашканнан соң, кинәт кенә:
– Туган ягыгызга отпускка кайтасыгыз килмиме? – диде.
Көтелмәгән бу тәкъдимнән мин өнсез калдым. Әмма шатлыкны өркетмәс
өчен тыштан сабыр гына күренергә икәнен дә чамалый идем.
– Иптәш полковник, – дидем мин, – дулкынланудан тоныкланыбрак калган
тавышыма көч биреп, – мин бит әти-әниемнең бердәнбер малае... Алар инде
олыгаеп киләләр. Бездә июнь урталарында печән «чире» кузгала. Менә шул
печән әзерләү чорына җибәрә алмассызмы икән, әти-әнигә көтелмәгән ярдәм
булыр иде?..
Полковник Курганский «аңлыйм хәлеңне», дигән кебек иңемә кулын салды,
ишеккә кадәр озата килде:
– Килештек. Июнь башында минем хәтергә төшерерсез, – дип саубуллашып
калды.
Шул көнне үк мин Омскига – балачак дустым Фавариска хат язып салдым.
Ул анда Трудармиядә прораб булып хезмәт итә. Иллә дә шәп булыр иде, икебез
бер вакытта ялга кайтсак. Армия шартларында кем, кайчан күргән андый
бәхетне.
Еллар аша шаккатып уйлыйм: берең – Бобруйскида, Европаның борын
төбендә, икенчең – тайгалар артында адашкан Омскида. Арада – меңнәрчә
чакрым киңлекләр, меридианнар. Каты канунлы армия кысаларында ирекле
уй-хыялны гамәлгә ашырырга бернинди мөмкинлек булмаган килеш... Нинди
ышаныч, нинди өмет – һич икеләнүсез, «бергә кайтабыз», дип сүз куешу өчен
нинди башсызлык, тәвәккәллек кирәк булган.
Җай гына барган эшебез 3 апрель көнне (1967 ел) тукталып калды. Полк,
дивизия штабы биналарының алгы ягында кара тасмалы байраклар иелеп тора.
Бүген илнең Оборона министры, маршал Родион Яковлевич Малиновскийның
Мәскәүдә, Кызыл мәйданда, җәсәден туп (пушка) лафетына куеп, соңгы юлга
озаталар. Бу олы кайгының кара шәүләсе илнең бөтен хәрби берләшмәләренә
дә сирпелгәндер.
Безнең гарнизонда да үзгә бер хәрәкәт. Полклар саф-саф булып аэродромга
таба бөркелеп килә дә, очу полосасына тезелә бара. Олы елга кебек агып барган
батальон сафында атлаганым бар иде. Ә монда – тулы бер дивизия, тетрәп
торган диңгез, меңнәрчә йөрәк тибешенә кушылып, эреп югаласың.
Трибунада – генерал Дудаков, югары чиндагы офицерлар. Матәм митингы
башлана. Малиновский – ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Югославиянең
Халык каһарманы, алтмыш тугыз яшьлек маршал... шундый дәрәҗәләргә менеп
җиткән шәхес үлмәскә тиеш югыйсә... әмма тәкъдир бар шул, яшәү һәм үлем
бизмәнен ул тигезләп тора.
Митинг соңында махсус әзерләнгән полклар, автоматларын өскә каратып,
салют бирделәр. Шул мәлдә әллә каян гына ябырылып, күк гөмбәзен умырып
төшергән авазлар салып, каргалар өере күтәрелде. Аэродром тирәсендәге агач
ябалдашлары сискәнеп куйды бугай. Шомлы, сагышлы тантана тәмам. Язга
үрелгән ботакларда тулышкан бөреләр шартлап ярылыр шикелле...
Илнең Оборона министры итеп маршал Гречко билгеләнгәч, армиягә
кертелгән яңа тәртипләрнең мин искәргәне шул иде: штаб офицерлары китель
116
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
өстеннән портупея буып йөрергә тиеш булдылар. Портупея будыңмы – син инде
күн итекләр кияргә тиешсең – кием формасы шуны таләп итә. Маршал Гречко
үзе шундый форманы ярата икән. Җәйге челләдә ничек мондый кием белән
йөрербез дип пошаманга калган офицерларны илгә кертелгән һәр яңалыкның
озак яши алмау гадәте коткарды.
Комсомол билетлары алыштыру дәверендә миңа үзебезнең часть
кыйпылчыклары урнашкан Пастовичи, Осиповичи кебек шәһәрләрдә булырга
туры килде. Бобруйск шәһәреннән еракта, урман эчендә плацкарт вагонда
яшәгән кислород ясаучы взвод белән дә таныштык. Солдат-повар пешергән
андагы борчак ашының тәме әле дә хәтерне кытыклап тора (өч йөз кешегә
пешергән белән, утыз кешегә дип пешергән аерыла шул).
Менә без Барановичига очарга дип аэродромга килдек. Антонина Ивановна
җитәкчелегендә бөтен группабыз белән, атна буена шул шәһәрдә яшәячәкбез.
Минем кулда портфель, капкачы арасына түгәрәкләп төрелгән плакатлар
кыстырылган, калган егетләрнең дә кулы буш түгел. Бөтен кирәк-яракны төяп
барабыз.
Арты чүгеп, нәни генә сыңар тәгәрмәчтә утырган ЛИ-2 самолёты, «ТУ»
кебек мәһабәт лайнерлар янәшәсендә оялган кебек, посып тора. Шуның тимер
баскычыннан күтәрелеп, эчкә үтәбез. Түрдәрәк пәрдә тартылган. Бераздан
самолётны тирбәтеп берничә офицер килеп керде. Арада – генерал Дудаков
үзе! Иң арттан безнең капитан Пинчук күренде. Генерал алга узып, пәрдәне
шудырды да, «минем яшерен серем юк сездән», дигәндәй, ачык килеш
калдырды. Кителен салып, кабинага узганда мин уйлап куйдым: генерал бит
гадәттә чын хәрби самолётта – ТУ-16 да оча, ә бу самолётта ул «юл уңаеннан»
гына, кайсы якка утырыр икән? «Мин – генерал», дип дәгъвалау юктыр, димәк
очышның үз кагыйдәсе бар. Генерал Дудаков уң як штурвал артына утырды.
Ә капитан Исаков исә сул креслоны, экипаж командиры урындыгын биләде.
Самолётыбыз тыгыз болыт юрганын ертып, өскә, кояш нурлары кинәнеп
таралган зәңгәр чиксезлеккә чыкты. Күз карашын иркәләп, мәңгелекнең үзе
агып бара шикелле. Хозурлыктан акыл саташа: кая очам мин? Кайсы заман
кешесе мин? Һәм ул «мин» болыт упкыннары арасына төшеп югалыр кебек.
Генерал белән самолётка кереп утырган офицерлар арасында дивизиянең
баш штурманы – подполковник Мостафин да бар, мин аны читтән генә күреп
белә идем. Пинчук яныбызга хәл белергә дип килгәч, «монда сезнең земляк
бар дип, Мостафинга әйтә алмассызмы?» – дидем. Миңа подполковник янына
бару уңайсыз, ә ул минем янга килә ала. Килми икән, димәк, якыннан танышу
язмаган...
Иллюминатордан карап бара торгач, бөтенләй онытылып сихерләнгәнмен.
Сискәнеп киттем. Подполковник Мостафин янәшәмә килеп утырган икән,
иңемнән кочып алды:
– Татар егетеме? Исемегез ничек? Кайсы төбәктән, Казаннанмы?
Шулай сөйләшеп киттек. Татарча белмәве хакында әйтеп, ул бераз
моңсуланып алды. Ятим калган малай Киевта, балалар йортында тәрбияләнгән
икән.
– «Рәхмәт» дигән сүз генә хәтердә калган, – диде ул. – Менә минем
урынбасарым бар – майор Шаһиморатов, Уфа татары, телне әйбәт белә...
Подполковник Мостафин белән шактый сөйләшеп утырдык. Ягымлы кеше.
Язмыш шулай китереп куйгандыр инде, детдомнан хәрби мәктәпкә китү аның
өчен ятимлектән котылу, тотрыклы юл сайлау булып тоелгандыр.
117
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
– Отставкага чыккач, берәр татар авылына барып төпләнергә дә, тормышны
яңабаштан корырга хыялланам, – диде ул.
Самолётыбыз калын болыт түшәге эченә кереп, шактый талкынып
алганнан соң, төтенсу томан аша җир өсте шәйләнә башлады. Самолётның
гәүдәсе «дерт»ләп куйды, шассилар оясыннан чыкканда шулай була. Димәк,
төшәргә озак калмады. Подполковник Мостафин минем җилкәдән кагып
саубуллашканда: «Проблемаң булса, мине тап, кергәлә», дип түргә, үз урынына
китте.
Самолёт Барановичиның хәрби аэродромына төшеп утырды. Генерал
Дудаков лётчик кабинасыннан чыгып, кителен кия башлады. Башка офицерлар
да, төзәтенгәләп, генерал кырыена елыштылар. Мин портфелемне алып, тизрәк
чыгу ягына, ишеккә ашыктым. Ачык ишектән күн итек башы күренүгә, кинәт
оркестр уйнап җибәрде. Каушап калдым. Артка чигенергәме, алга атларгамы
белмичә икеләнеп алдым да, баскычның ике-өч аратасын бер итеп атлап,
җиргә сикердем. Оркестрантлар тезелеп басканнар, каршыда полковник
(Барановичидагы дивизион командиры булырга тиеш) һәм аның яраннары
үрә басканнар. Болар генералны олылап каршыларга әзерләнгәннәр, әлбәттә.
Эре балык чыгасын көткәндә кармак тирәсендә буталган маймыч кебек, мин
шым гына читкәрәк тайпылып өлгердем.
Генерал Дудаковның мондый нәрсәләргә исе дә китми шикелле. Сугыш
гарасатын кичкән, күпне күргәннәргә хас сыйфат. Штаб янында кара-каршы
килгәндә дә, син честь бирергә өлгергәнче ул инде рядовой солдат дип тормый,
синнән җәһәтрәк кулын «под козырёк» куеп, үтеп тә китә.
Генерал Дудаков сугышта «Митчел» (Америкада эшләнгән) дигән самолётта
очкан. 1941 елда ук Кенигсбергны бомбага тоту операциясендә катнашып,
легендага кергән. Герой исеме алган.
Барановичида ракета йөртүче иң заманча ТУ-22 самолётлары тора. Еракка
очучы бу самолётлар үзләре дә ракета кебек очлы борынлы итеп ясалган.
Якыннан караганда, очлымы өстеннән карандаш сыман нәрсә алгарак чыгып
тора, бусы – һава киңлегендә очып барган килеш кенә махсус самолёттан
ягулык суыртып алу өчен эшләнгән.
Монда казармалар шәһәр йортларыннан калын-биек коймалар белән аерып
алынмаган. «Ачык дивизион». Аэродром гына сак астында...
Антонина Ивановна җитәкчелегендә без, дүрт егет, кунак сыйфатында
(әмма киеренке эш белән) Барановичи шәһәрендә яңа билетлар тутырып һәр
солдатка өләшеп чыкканчы, бер атнага якын тордык.
Комсомол документларын алыштыру кампаниясе хезмәт дәверендә минем
өчен истәлекле вакыйга булып калды. Күпме шәһәрләр күрдем. Күпме кешеләр
белән аралаштым. Берничә ай эчендә, үзем генә дә меңнән артык билет
тутырганмындыр... Минем каршымда, сорауларыма җавап биреп, нинди генә
милләт егете утырмады... Бу очракта мин инде рус, татар, украин, үзбәк, азәри
кебек еш ишетелгәннәре хакында әйтмим дә, ә менә кайчан да булса күрермен
дип башыма да китермәгәннәрен искә төшерергә була.
Мин бер нәрсәгә шаккаттым: биниһая зур илдә, йөзләрчә милләт арасында
без төрки кавемгә кергән халыклар гаҗәеп күп икән. Моны укып белү бер
хәл, ә күреп белү – икенче икән шул... Менә минем каршымда табасаран
егете утыра, бераздан аны кумык егете алыштыра. Рәсми сорашулардан соң,
мин болай гына сөйләштереп алам. «Күз», «колак», «борын», «баш» сезнеңчә
ничек була, дип сорыйм. «Әни», «әти», «күк», «җир», «кан», «сөт»... – китә
118
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
шундый сүзләр, барысы да уртак, охшаш... Күз алдымда милләтләр алышына
тора: казакъ, үзбәк, каракалпак, якут, хакас, төрекмән, нугай,азәри... хәтта
Молдавиядә яшәүче гагаузлар да безгә тугандаш икән... (гагауз егетенең
фамилиясе Турчинов икәне хәтердә калган).
Мин, кызыксынып, төп сүзләрнең безнекенә охшашмы-юкмы икәнен белер
өчен, осетин, грек, караим, абхаз, алман, яһүд, авар, чечен, ингуш егетләренә
дә биреп карыйм, юк, кайбер сүзләр охшаган кебек тоелса да, алар инде бүтән
«камыр»дан...
Миңа бу – кыяфәт, тел, рух аермалыгы ошый, акылны әсәрендерә торган
әллә нинди эчке куәт, табигый үзенчәлек, олы сер ята бу халыкларның
төрлелегендә...
***
Белорус җиренә яз шаукымы интегеп килми. Кояш та бөтен йөзенә ачылып,
юмартлыгын яшерә алмыйча кинәнә; күз алдында төсләр үзгәрә бара. Әле
генә алмагачлар шау чәчәктә була, аннары бакча, парк, урам скверларында
тын гына сирпелеп, ак таҗ явымнары башлана. Син үзең дә сизмичә, җәйдән
сөенче алырга килгән йомшак җилгә уралып җылы көннәргә кереп барасың.
Шимбә көнне кичләрен паркта музыка яңгырый. Койма белән әйләндереп
алынган түгәрәк мәйданчыкта танцы башлана. Гарнизонны шәһәрдән аерып
торган коймага махсус ишек уелган. Кичке җидедә ике якка ике сакчы баскан
шул ишектән шәһәр кызларын танцы мәйданчыгына кертәләр. Төнге унбергә
кадәр алар солдатларның күз уңындагы кунаклары. Гадәттә, кызлар шәһәрнең
форштадт дип аталган шушы якындагы районында, үз йортлары белән
яшәүчеләр төбәгеннән.
Кайбер елгыр-хәйләкәр солдатлар беренче елында ук өйләнеп алалар да,
«к тёще, на блины» дип, гарнизон белән кәләш йорты арасында киләп сарып,
сый-хөрмәттә яшәп алалар. Хезмәт срогы беткәч, күбесе, мәгъшукасын алырга
онытып, туган якларына кайтып китәләр.
Танцы мәйданчыгында әнә шундый тол калган, алданган, рәнҗегән
кызларны да күрергә мөмкин. Болар инде, төсен җуясы килмичә, әллә каян
балкып торырлык итеп, купшы бизәнгәннәр. Әмма, нишлисең бит, гомер озая,
итәк тә озыная бара, буыннар алышына. Отыры яшьрәк солдатлар килә барган
саен, боларның базары төшеп, яшь кызлар рәтеннән арткарак чигенә торалар.
Кайный танцы мәйданчыгы. Гашыйклык, ау дәрте – аяусыз. Берәүнең
дә үзенә тиңләнгән бәхетен бүлешәсе килми... Ә музыка хисләрне котырта.
Йомры тезләр, бөтерелмә итәкләр, иңнәргә аккош муеныдай бөгелеп яткан
куллар, чәч җиленнән сирпелеп киткән хуш ис, утлы иреннәр, сыгылмалы
билләр... Хәрәкәт, буталыш, өмет, алгысыну... музыка өермәсендә чагылып
киткән күзләр, күзләр, күзләр йолдызлыгы...
Бүген дә мин янәшә торган өч кызга игътибар иттем. Алар гел бергә
киләләр. Үзебезнең ротадан өчәү берләштек тә, тартылдык болар янына. Үзем
юаш-оялчан булсам да, кызлар арасыннан иң чибәрен сискәндерә алу җене
бирелгән миңа.
– Люба, – диде иң чибәре. Моңсурак карашында славян салкынлыгы.
Мине нәкъ менә шундый: уе-сере эчкә, тирәнгә яшерелгән күзләр әсәртеп
тынычсызлый. Любаның дуслары – апалы-сеңелле Валя белән Рая икенчерәк,
күзләрендә мут очкыннар чәчрәп китә. Еш елмаеп, күп сөйләшәләр.
Төнге унбердә кызларны капкага кадәр озата барабыз. Иртәгә Березина
елгасы буена кызынырга чыгабыз, батып үлүдән курыкмасагыз... сез дә
119
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
кушыла аласыз, дип тәкъдим ясыйлар. Очрашырга сүз куешабыз. Старшина
Осипенкодан увольнительный кәгазе алыр өчен бүген кичке барлауга үз
вакытында кайтырга, ипле генә йөрергә кирәк.
Березина – үз кадерен белеп кенә ага торган матур елга икән. Яшел чирәмле,
өянкеле сөзәк ярлары Агыйдел буйларын хәтерләтә. Малай чакта кәс кисеп, буа
ясап, Эстәрле инешен тирәнәйтеп, йөзәргә өйрәнүләр юкка китмәгән. Беләк-
мускулларда йөзә беләм, дигән ышаныч тибенә. Кайчандыр гаскәрен ташлап,
Парижына качып барганда, Наполеон Бонапартны чак батырып үтермәгән
тарихи елга бит бу. Мин моның аргы ярына йөзеп чыкмасам, гомергә үкенечкә
калачак. Бигрәк тә кызлар карап торганда...
Березина... Рәхәт яңгырашлы, ләйсәнле исем. Еллар узгач, мин ул елгага
шигырь багышлармын дип уйламаган идем...
Березина исемен кырык елдан соң Парижда ишетеп, сүгенер дәрәҗәгә
җитеп тузынырмын дип тә уйламаган идем. Телләрендә «Р» авазына
кырау төшереп сөйләшкән французларга хөрмәтем бөтенләй кимеде.
Мәскәүдән чигенгәндә, таланып, гаскәрен җуеп, мәсхәрәләнгән
Бонапарт алып кайта Парижга бу елга исемен. Французлар хәзерге көндә
дә «начар, бик начар» халәтне «бе-ре-зи-на» дигән сүз белән белдерәләр
икән. Моны белгәннән соң: «Мин Европалы, мин зыялы» дип күкрәк
кагып йөргән французларны кызганып куйдым. Шундый күркәм елганың,
шундый матур исемен бер тинтәк адәм сүзенә карап, кирәкмәс урында
кулланалармы?! Березинадан оят!
Каршымда – Березина тугайлары. Шәһәр бик еракта. Аның барлыгы да
сизелми. Тын ярда без генә. Кызлар табын әзерләп куйдылар. Алдан хәстәрен
күреп килгәннәр. Уртада – кызыл шәраб шешәсе кукыраеп утыра. Валя белән Рая
бик уңган күренәләр, куллары ризык тирәсендә уйнап кына тора. Любага эшләү
килешмәс тә кебек... Купальниктан аның гәүдә рәвеше, мода салоннарында кәс-
кәс басып, сокланулы күпме күз карашларын кисеп үтәрлек итеп яратылган...
Белорусларның тыныч холыклы, күндәм, бик кешелекле икәнен аңлый,
күрә, сизә башлаган идем, өйләрендә булгач, аш-суга да оста икәнлекләре
ачылды.
Валяларның өйләре Сакко һәм Ванцетти урамында, чыршы бүрәнәләре
кара төскә кергән, текә түбәсе әллә каян күзгә ташланып тора. Без, берничә
солдат һәм кызлар, шул өйдә табын корып утырдык. Валя белән Раяның әнисе
күзгә күренә дә, күренми дә кебек. Өстәлгә аш-су чыгарганда гына шәйләнеп
кала. Гөр килеп утырабыз. Минем өчен мондый мәҗлесләрнең бер җәзасы
бар: хәмер эчәргә кыстау юмартлыгы... Рюмкага иренне генә тигезеп утырам.
Бервакыт күрәм, егетләр хәмерле рюмка күтәреп, стена белән мич арасына
корылган чаршау артына кереп-кереп чыгалар. Анда мыдыр-мыдыр сөйләшеп
тә алалар. Минем, аптырап, шул якка күз салуымны күреп, Валя, уңайсызланып
кына:
– Анда минем әти ята. Алесь Гарасимович. Инвалид ул, – диде.
Бераздан егетләр чаршау артына мине дә чакырып алдылар. Кердем. Күрәм,
аяк турын юрган белән төргән, шактый таза иңсәле ир кеше ятакта утыра, бер
якта мич, бер якта стена – кысан гына урын. Кемдер мине:
– Вот он – самый натуральный татарин! – дип тәкъдим итте.
Йорт хуҗасы Алесь Гарасимович сугыш ветераны икән, хәмер тәэсиреннән
бераз йомшап та киткән шикелле:
120
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
– Казань, Казань, – дип мине кочакларга үрелде. Мин, иелеп, аның
янәшәсенә чүмәштем. – Спасибо Казани, такую женщину судьбина мне дала,
– дип ул маңгаен минем маңгайга терәп җылап җибәрде. – Она святая, такой в
жизни не бывает!.. Позовите Марию, пусть познакомится со своим сородичем.
Алесь Гарасимович Ватан сугышында каты яраланып, бот төбеннән ике
аягын да өздергән. Минскида госпитальдә яткан, сугыш беткәч тә ул хатынына
хәбәр бирмәгән. Сугыш алдыннан гына, 1941 елда өйләнешкән булганнар.
Ничектер, кешеләр аша ишетеп, хатыны Мария килеп аны өенә алып
кайткан. Сабый баланы күтәреп йөрткән кебек, ирен кирәк чакта табибларга
алып барган, массаж ясаган, мунча керткән, тәрбиядә генә тоткан.
Хуҗабикә кергәч, Алесь Гарасимович, торып басарга җыенган кебек
калкынып, хатынын кочарга үрелде.
– Ты же у меня святая, Мария, вот познакомься, земляк твой! – дип мине
дә якынрак тартып китерде.
– Мәрьям, – дип ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады хуҗабикә. Алесь
Гарасимович, икебезне бергә кочаклап, үкси башлады:
– Я же как обрубок. Она меня!..
Хуҗабикә калкынып-калкынып сөйләгән ирен тынычландырып, башыннан
сыйпады да:
– Вы уж извините его, – дип, чаршауны ачып, табынны карарга чыгып китте.
Озак тынычлана алмады Алесь Гарасимович... Вакыт-вакыт мине чакырып
кертә дә иңемнән кысып коча:
– Казанны күрәсем килә дип, бер мәртәбә дә әйтмәде. Сизә идем бит,
югыйсә... кемнең инде туган җирен күрәсе килмәсен. Әйткән булса да алып
кайта алмас идем... Казанга минем Мария исеменнән сәлам әйт! Онытма, яме!
Минем дә күзгә яшь килде. Нинди язмыш... Өч бала үстергән, ә үзе сабый
буйлык ата...
Их, мәнсез яшьлек, күп нәрсәнең асылына төшенеп тормыйча, үтешли генә
күз салып китәргә күнеккәнсең шул. Нигә дип шул чакта ашыктың, ачлыктан
киселгән ятимә кыз баланың Белоруссия җиренә эләгеп, детдомда үсүе, исән
калып, Мәрьямнән Марияга әверелүе хакында кызларыннан түгел, ә үзеннән
сөйләтергә иде бит... Шундый язмышка дучар булгач та, иренә тугры калып,
тормышта күпләрне изгелек мисалы булып көнләштергән, сокландырган
түзем-сабыр татар хатыны янында ник бер кәлимә сүз әйтмәдең, дип үземне
еллар аша, кайта-кайта битәрлим.
Ул көнне өй һавасы, өй ашы, өй рухы минем күңелне иләсләндерде.
Радиоладан тынлыкны «дер» селкетеп музыка җибәрдек. Өстәлләрне читкәрәк
этәреп, танцыга дип парлашабыз. Любаның кулы иңемдә. Ягымлы сүз әйтеп
күңелне юат син, йомшак кулың белән баштан сыйпа. Мин бит туган җиреннән
өзелеп, еракка ыргытылган бер ятим. Нигә мин көткән моң көйрәми бу күзләрдә?
Казармага кайту белән мин Фәниягә хат язарга утырдым. Ничә айдан соң
яңадан терелүме бу? Нигә болай эре итеп язам, сүзләр кантар-кантар булып
төшә: икеләнү-шикләнүләр... Көнләшү-сагаюлар... Нигезсез фаразлар... Бар
да чайпалып кәгазьгә түгелә...
***
Июнь башында дивизиядә яңа билетка чираты җиткән иң соңгы солдат
кабинетыбызга аяк басты. Үзбәкстанда үскән Кырым татары Исмаилов Нәүфәл
иде ул. Кылыч борынлы, каратут йөзле, чибәр егет, төбенәчә кырдырып
121
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
алдырса да, чәченең гадәттән тыш кара булганлыгы төк куелыгыннан ук
сизелеп тора, бильярд шарына корым буяган кебегрәк...
Теркәү карточкасына «крымский татарин» дип язылган. Мин әллә ниләр
уйлап, четерекле тарихка кереп тормадым; «себер татары», «әстерхан татары»,
«нугай татары» дигән атамаларны өнәми идем. Нишләп безнең милләткә карата
гына географик атама тагып әйтелә микән, «себер урысы», «Уфа урысы»
димиләр бит, дип аптырый идем.
Шуннан чыгып кына Исмаиловтан:
– Сызыйкмы «крымский» дигәнен, «татарин» дип кенә калдырыйкмы? –
дигәч, ул риза булып баш селкеде.
Шулай итеп, соңгы комсомол билетына мөһер сугылды. Бөтенебез басып,
«Ура!» кычкырдык. Антонина Ивановна: «Әйбәт егетләр сез!» дип һәммәбезнең
бит очыннан үбеп чыкты.
Икенче көнне барыбызны да полковник Курганский кабинетына
чакырттылар. Кыска гына нотык-котлаулардан соң, таралышыр алдыннан,
Курганский мине үз янына дәшеп алды. Онытмаган бит!
– Июньнең унысыннан кайтырга җыеныгыз, – диде.
Шатлыгым күкрәкне бәреп чыкмасын өчен, мин йөрәк турыма учымны
калкан итеп куеп алдым.
«Бер билетны да бозыкка чыгармадык», дип Комсомол Үзәк Комитетына
отчёт биргән капитан Пинчук шат иде, безне кабинетка алып кереп, газы
кымырҗып торган шешәле су белән «сыйлады». (Хәер, ничә ай бергә эшләп,
безнең беребезнең дә хәмер эчү хакында сүз кузгатканыбыз булмады.)
Сизелеп тора, капитан Пинчукның бездән алай тиз генә котыласы килми
иде: «Офицерлар йортындагы кабинет сезнең карамакта кала, иртәгә, элеккечә,
нәкъ сәгать тугызда эшкә киләсез. Зур планнар бар, аңлатырмын», – диде.
Безнең гарнизон шәһәрчеге уртасында карт агачлары калгып утырган
ташландык парк бар. Анда – түгәрәкләп коймаланган танцы мәйданы да,
ташлары җиргә сеңеп, чак шәйләнгән сукмаклар, тагын ямьшәйгән берничә
эскәмия күренә. Менә шул паркны «кеше» итүне капитан Пинчук кузгатмакчы
була. Без, шушы командабыз белән, ике ай эчендә паркны төзекләндерү
проектын эшләргә тиеш икәнбез.
«Ду» китереп эшне башладык. Кайда, нинди аттракционнар, аллеялар,
ял урыннары булырга тиеш – үлчибез, сызымын сызабыз, рәсемен ясыйбыз,
бәхәсләшәбез, идеяләр ыргытабыз. Увольнениегә чыгып, Бобруйскиның Үзәк
паркына барып, аның дирекциясенә кереп киңәшләшәбез.
Үзәк паркта мин охшаткан сәер урын бар. Аллеяның як-ягында дистәләрчә
юкә агачлары, нишләптер, җиргә ятарга кызыккан сыман, бөтенесе бер якка
авышып үскәннәр. Кәүсәләре һәммәсе дә бер юанлыкта, шундый төгәл,
параллель авышлыкта (35 градуслар булыр).
Шул аллеядан бераз баргач, туктадым да:
– Егетләр, бу агачлар арасына кергәч, нинди уй башыгызга килде? –
дип сорау ташладым. Валентин, Владислав, Михаил бер-берсенә карашып
тордылар да... Валентин әкрен генә:
– Авасы килә... – диде.
Чынлап та, минем дә күпме сынаганым бар, бу аллеядан үткәндә, агачларга
тәңгәл рәвештә авышасы килү теләге уяна иде. Валентинның бу сүзеннән
соң, дүртебез дә җитәкләштек тә, көлешә-көлешә гәүдәләребезне авыш тотып
аллеяның башына кадәр барып чыктык. Юкәләр, «без гарип түгел, үзебез
122
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
шулай килешеп бер якка янтаеп үсәбез», дигән кебек, рәхмәтле шыбырдашып
калдылар.
Безнең яңартылган паркның ике башында, искиткеч матур бизәлгән
капкалар булырга тиеш. Капитан Пинчук бу капка рәсемнәрен бик ошатты,
үзе дә чын-чыннан сөенеп, шушы стихиягә бирелеп китте.
Кабинетыбыз әллә нинди талант ияләре утырган архитекторлар бюросы
кебек. Һәркем үзеннән нинди дә булса яңалык кертергә тели; бәхәсләшәбез,
шаулашабыз. Матур иҗади алдану, очынып, хыялны бар итәргә теләү, үз-үзеңне
ачу, расларга тырышу илһамландырган гомеремнең иң бәхетле, мәгънәле
көннәре иде бу.
Шундый көннәрнең берсендә Фәниядән хат килеп төште:
...Без икебез ике ярда хәзер. Син теләсәң дә, минем якка чыга алмыйсың.
Мин теләсәм дә, синең якка чыга алмыйм. Моңа кадәр аерым булсак та,
кайчан да булса кавыша алу өмете белән яшәгәнбездер, бәлки. Хәзер инде
бар да бетте...
Мин хастаханәдә ятам. Врачлар температурамны төшерә алмыйлар.
Сәбәбен дә әйтмиләр. Димәк, мине котылгысыз үлем көтә. Ә син мине
элеккечә итеп күз алдыңа китергәнсең: кемдер миңа яисә мин кемгәдер
гашыйк булып, кинәнеп яши дип көнләшү белдергәнсең. Ул дөнья минем
өчен юк инде. Бу стеналар артында яшәү рәвеше, кешеләрнең уй-гаме,
мөнәсәбәте бөтенләй башка. Мин моңа күнегеп барам. Бу – минем дөньям.
Аңа син керә алмыйсың. Хуш. Сиңа бәхетле булырга язсын Ходай...
Хатны кат-кат укыйм. Хәрефләр сикерешә. Гади генә сүзләр дә аңлашылмый
кебек. Нинди сүзләр табарга миңа, кая язарга – хатның адресы юк.
Хәрефләр биешә. Хат юлларына текәлеп утырам да утырам икән. Укыйм
да укымыйм да, күңелдә – упкын. Уйлар төшә дә югала, төшә дә югала.
Әгәр ул дөньядан китсә, минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмый ич. Бүтән
кешегә язмышын багышласа да, яшәсен генә... Ул яшәми икән, минем дә бу
җирдә гомернең уты сүнәчәк.
Ярату, Мәхәббәт ул мәңгелек утлы боҗра. Аны өзә алмыйсың. Өзә аласың
икән, димәк ярату булмаган. Син бу илаһи хис биеклегенә менеп җитәргә
базмаган бер җан асраучы гына...
Күңелдә корт күче кебек уйлар тузгый. Сүзләр кычкыра. Мин аларны тыя
алмыйм. Сүзләр, бергә укмашып, дуамал көчкә әверелә, мине ярсыта. Хәзер үк,
кичекмәстән, тимер юлга чыгып, ажгырып килгән поездның вагон тоткасына
ябышып, каршы искән җилгә башны салып, туган якка ыргыласы килә.
Нишләргә?
Офицерлар йортына киләм. Егетләр кабинет тутырып эшләп яталар. Мин
боларның дулкынына кушылып китә алмыйм. Ниндидер сүз каталар, кагылып
китәләр, сорау бирәләр, мин күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә...
Шулай уема уелып утыра торгач, тынычлана барам. Акыл үз ярына кайтып
төшә. Каян килә соң әле миңа өметсез уй? Бу – вакытлы тетрәнү генә. Бар да
әйбәт булачак. Сабырлык – иң тугъры юлдаш хәзер.
Ике көннән мине болай да туган якка кайтарып җибәрәләр бит. Кой, әйдә,
селтәп төшер хәсрәтле ябагаларны, тормышка кайт, егетем, сине юллар көтә!
Валентин белән Владислав мине вокзалга озата килделәр.
– Мин кайтканчы парк капкаларын алыштырып, бөтен нәрсәне бозып куя
күрмәгез, – дигән булам. Егетләр, көлешеп, кул болгап калалар.
123
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Гомель – Мәскәү поездында төш күрдем. Авылга кереп киләм, имеш. Урам
буйлап, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, кычкыра-кычкыра Фаварис йөгерә.
Чемоданымны ташлап, аңа каршы мин йөгерәм. Алар өе янында да, безнең өй
янында да түгел, урталыкта кочаклашып күрешәбез.
Мин Омскида хезмәт итүче Фавариска июнь башында, кайтасымны әйтеп,
тагын бер хат язган идем. «Очраша алырбызмы», дигән икеләнүле сорау
тынгысызлап, төшемә кергәндер инде.
Ни гаҗәп, өнемдә дә нәкъ шулай булды. Июнь аеның тургай моңына
кинәнгән кояшлы матур көне. Үзебезнең өй турындагы чирәмле үрдән төшеп
киләм. Үзен күрмим әле, тавышын ишетәм: Фаварис мине күреп алган,
кычкыра-кычкыра чаттан йөгереп килеп чыкты. Бер-беребезнең кочагына
атылдык. Күрешкән урыныбыз – төштә күренгәненнән йөз адым болайрак иде.
Фаварис миннән өч-дүрт көнгә алданрак кайтып, Челтер чишмәнең суын
эчәргә, башын салкын агымында тотып, «корт чактырырга» өлгергән икән.
Өйдә – мин кайту бәйрәме. Рәзинә апа килеп җиткән. Әтинең чалгы чүкүе
дә дәртлерәк. Әнинең коймаклары табаны «дер» селкетеп чыжылдый. Аяк
арасында бөтерелгән песине йомшак кына сөя башлыйм да, ярату тезгенем
ычкына, кызып китеп шапы-шопы китерә башлыйм икән. Песи, колакларын
артка яткырып, үпкәләп китеп бара. Минем шулай сөюне кыйнау исәбенә
кертә күрәсең.
Төштән соң, барлыгым белән юклыгымны искәртмәслек итеп кенә өйдән
чыгып китәм.
Фәниянең Бөгелмәдә, нинди хастаханәдә ятканын Фаварис инде белеп
алган. Икәү бергә барыйкмы, дисә дә, мин риза булмадым. Ни көткәнен үзем
дә белмим бит әле...
Бөгелмә зур шәһәр булса да, адашып йөрмәдем, тиз таптым мин хастаханә
урнашкан куе бакчалы оазисны. Ул яткан корпусны белешеп, икенче катка
күтәрелдем дә пыялалы ишек катында көтеп торам. Нишләптер, аны минем
янга ук чыгармаслар, шушы ишек аша салкын гына күрешербез кебек тоелды.
Күрәм, бүтәннәр кебек халаттан түгел, ә ачык төстәге спорт киеменнән килә,
якынлаша... Ишекне ачып чыкты да, мине кочаклап алды, кайнар яше муенымны
пешергән кебек булды. Минем дә эчтә, бик тирәндә күңел сулкылдап куйды.
Әллә нинди, моңа кадәр татымаган якынлык тойгысы аңымны томалады. Бер-
беребез арасына упкын уйган айлар гүя кысылып килеп, күкрәк эчендә бер
ритмга типкән йөрәкләргә сеңде дә бетте. Кадерлелек кадерен сүзсез алмашу
мизгеле иде бу.
Аннары... бакча, агачлар күләгәсе, зәңгәр буяулы эскәмия. Арада – ятсыну.
– Озакка кайттыңмы?
– Бер күбәләк гомерен унга тапкырла.
– Математикадан алга киткәнсең син армия хезмәтендә.
– Сиңа дарулар килешкән. Тагы да чибәрләнгәнсең.
Сагышлы елмая. Ул чынлап та төс ташламаган. Бит очлары янып тора.
Күзләрендә – яшәү дәрте очкынлана.
Икебез генә белгән көйнең сүзләрен җуйганбыз да, күз карашы белән генә
бер-беребездән эзләшәбез кебек. Сүз йомгаклары каядыр еракка тәгәрәгән.
Җеп очлары – күңел юшкынында.
– Монда бүтән дөнья, – ди Фәния, тезелеп киткән тәрәзәләргә карап. – Син
аны аңламыйсың.
– Аңлар өчен нишлим? Мин дә авырыйммы? Икебез бергә...
124
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
– Җүләр син, – дип ул минем йолдызлы фуражканы салдырып алып, башына
киеп куя.
– Сиңа килешә, иптәш гвардии лейтенант!
– Нинди «гвардии» дигән сүз ул тагын?
– Абзаң гади генә частьтә бил бөкми. «Гвардейский» дип аталган дивизия
солдаты.
– Нишләп погоныңда бер сызык та юк?
– Мин бит хохол түгел сызыкка алданырга. Киләчәктә офицер погоннары
тагып кайтыйммы соң?
– Кирәкми! Син бит тәртипле кысаларга керергә яратмыйсың. Сиңа бозу,
җимерү килешә...
Ятсыну хисен җиңеп сөйләшкән, көлешкән булабыз. Әмма минем күңел
барыбер ирекле түгел. Саксыз сүз әйтеп ташлап, үпкәләтермен кебек.
– Мин сине үз дөньямнан ераккарак чигерә барам, чигерә барам... Ә син
кайтып төштең дә барсын да чәлпәрәмә китердең.
– Ә мин... Хат язмау ул, оныту дигән сүз түгел әле...
– Шушы айлар эчендә күпме хат яздым мин сиңа. Язам да ертам, язам да
ертып ташлыйм.
Ул больница хәлләре, андагы кешеләр турында бирелеп сөйли, калын дивар
белән чикләнгән икенче бер илдә яшәгән һәм гомердә шунда калырга уйлаган
шикелле: «Сезнең дөнья, безнең дөнья», дип, аерып карап, мине еракка «этеп»
куя шикелле...
Көн дә аралаша торгач, әкрен-әкрен, элеккеге халәтебезгә кайта башладык
бугай. Әмма ни хәл итәсең, тән ярасы кебек үк, күңел ярасында да җөй кала
шул. Вакыт-вакыт Фәния моңсулыкка бирелә. Ниндидер олы бер серен миннән
яшерә сыман... Бер якыная, бер ерагая, кочаклап алсам, кулын ирененә калкан
итеп куя...
– Сине үз дөньяма аласым килми. Көт. Терелеп, үзем чыгармын синең
дөньяңа, – ди.
Авылда беренче төн. Җан талкына. Тән йокы сорап изрәми. Борсаланып
ятам-ятам да ишегалдына чыгам. Йокы мазасы бирми торган нинди шомлы
тынлык соң бу?
Һавада – терек җәй муллыгының кинәнеп тулышкан исе. Ишегалды
уртасында, чыклы чирәмдә яланаяк басып торам. Җир дымы, шифа булып,
буыннарга үрмәли. Тәнгә рәхәтлек иңә. Җан-тәннең туган җир каршында
ятсынуы бетә бара.
Йолдызлар чәчрәп янган күккә карап, сүзләргә төрелмәгән, күңелнең
ниндидер илаһи догасыннан сәҗдәгә киткән кебек булам. Гомернең бәрәкәтле
бу мизгелен искәреп кал, ди күңел тавышы. Кадерен бел генә: җирдә таяну
ноктасы – үз нигезең бар. Нәкъ шул турда, күк тирәнлегендә йолдызлар
сибелгән үз кишәрлегең бар. Әти-әниең исән-сау. Шушы мөкаммәл бәхетне
аң белән тоймыйча, төнге күкнең җан тибешен тыңлап басып торасың. Төнге
авыл тынлыгы – калын юрган кебек; каядыр эт өреп куйган авазлар, еракта,
кырлар иңеннән чөрләп кенә ишетелгән трактор тавышы, кошлар йоклаган
арада посып кына чикерткә сайравы – болар бит тынлык юрганының моңлы
бизәкләре генә...
Таң беленә башлагач, кереп, юрган астына чумам. Рәнҗемә миңа, авылым
тынлыгы... Кичер әйдә, чит җирдә, бүтән телгә, бүтән тавышларга күнегә
башлап, бозылып кайткан улыңны кичер!
125
ТИМӘ, ЯШӘСЕН!
Тән күзәнәкләрен изрәтеп йоклата торган гарасатлы тетрәү, дәһшәтле
самолёт тавышларын юксынам икән бит мин...
Иртән иртүк, кояш әле каеннар итәге астыннан чыгып кына килгәндә, без
инде урман аланында. Чыклы үләнне чабу рәхәт. Чалгы йөзеннән җиләкләр
сибелеп калганын, артта тигез кыркылган үлән камылында аяк эзләренең
чигелеп баруын яратам. Күн итектән котылган аякларга рәхәт. Әти, үзенә
бер кишәрлек алып, читтәрәк чаба. Янәшәдә генә чалгы чыжылдавы минем
ритмны бозачагын белә ул. Әни чиләккә мәтрүшкә себеркесе, сабаклы җиләк
салып чәй кайната. Мин чалгы каршына тәгәрәп килеп, өзелергә кызыккан,
мәмрәп пешкән җиләкләрне, сабагы белән өзеп, җыям да, зелпе куагына элеп
куям, Фәниягә алып барыр өчен.
Күкрәккә үләнле, чәчәкле, баллы куәт ургылып керә. Кояш югарырак
чөелә барган саен кош-корт, бөҗәк-санак тавышлары да куера. Менә кайда ул
авиация – быжан, авыр бомба таккан алты моторлы самолёт кебек, шом салып,
тирәмнән вәкарь белән әйләнеп уза, кигәвеннәр баритон тавышын сүндерергә
онытып бәрелеп китә, черкиләр энә күзеннән чыккан нәзберек безелдәве белән
теңкәгә тия – бар да оча, барсына да истәлеккә минем кан кирәк...
Бик тиз үтеп китте ун көнлек ял, йотлыгып су эчкән ара...
Печәнне туры лапас түбәсенә өйгәндә ярдәмгә күрше-тирә ир-атлар җыелды.
Ярдәмчел авылдашларның мәрхәмәтен һәрчак шулай тоеп яшәдем мин.
Башта Фаварис белән хушлаштык. Берничә көннән әти-әни капка төбендә
мине озатып калды.
Фәния, «абага чәчәге кабып», табиблар күзенә күренмичә генә
хастаханәсеннән чыгып, вокзалга килде. Гомеремдә икенче мәртәбә перронда
озатып кала инде ул мине.
Поезд кузгала башлагач, атылып төшеп Фәнияне каерып үптем. Кулын
калкан итеп куярга өлгерә алмады. Күзләрен зур ачып, куркынган кыяфәт
белән:
– Их син!.. – дип өзгәләнеп калды.
Бу юлы Мәскәүдә күкрәк киереп йөрдем, «казан ятиме» булып утырмадым.
Кызыл мәйданны иңләп-буйладым, Кремльне күрдем. Көтмәгәндә шулкадәр
әйбәт абзыйга юлыктым, кая кирәк шунда иренмичә озатып йөрде. Гидларың
бер кырыйда торсын. Тарихны белә, мавыктыргыч итеп сөйли. Шул кадәр
рәхмәтле булып, соңыннан:
– Сезгә күпме түлим? –дигән идем, чын-чынлап үпкәләтә яздым үзен. Көчкә
тынычландырдым. «Мәскәүдә, кая барма, акча сорыйлар бит», дип акланам.
– Яшәгән урыным Минскида, белорус мин, – диде танышым аерылышканда.
Гомельгә килеп төшкәч, Бобруйскига китәсе поездны көткәндә, вокзал
мәйданында шәһәр манзарасын тамаша кылган мәлемдә, кемдер аркамны
шакыды. Борылып карасам, патруль – җиңенә кызыл бәйләгән өлкән лейтенант
һәм ике солдат тора.
– Нигә честь бирмәдең? – ди өлкән лейтенант.
– Минем арт чүмечемдә күз юк бит, – дим.
– Алай булгач, комендатурага керәбез инде, – ди.
Кердек. Минем түш тулы значоклар елык-ялык итеп тора. Документлар
буенча тикшерә башлагач, җитмеш ике мәртәбә парашюттан сикергәнне
белдергән значокны, кешедән алып торганым билгеле булды, салырга
куштылар. Комсомол значогыма да бронза аслык куелган, аннан дугайланып,
истребитель самолёты очып чыгып килә. Ярамый икән, бу самолётны күрсәтеп,
126
М А Р С Е Л Ь Г А Л И Е В
мин хәрби серне ачам лабаса... Шулай итеп, кителемдә бер-ике генә билге
моңаеп калды.
Бик бөртекләп, минем тәртипсезлек хакында кәгаземә язып, мөһер
суктылар. Частенда күрсәтәчәкләр моңа, дип уйлый инде өлкән лейтенант.
Ялгыша, бичара, старшина Осипенко кулына керәчәк тә, ул аны карап та
тормыйча, архивка озатачак.
Өлкән лейтенантка чирканып карап, астан йодрыгымны кысам. Империянең
менә шушындый верноподданныйлары һәрчак шулай бет булып кадалачак.
Табигате дөрес-уңай, астыртын-күндәм бәндәләрне дә җенем сөйми. Андыйлар
кызыксыз, сәләтсез, куркак булалар. Миңа үзенең барлыгын раслап, кирәк
чакта аударып-бәрелеп китә торган почмаклы кешеләр ошый...
Бобруйск мине кояшлы көне белән каршылады. Эш урыныма барып кергәч,
күңелгә болыт төште. Күпме үзгәреш: капитан Пинчук Мәскәүгә академиягә
укырга китеп барган. Саубуллаша да алмадык. Аның урынына өлкән лейтенант
Вакарин килгән. Аның без хыялланган парк белән кызыксынырга исәбе
күренми, диләр егетләр. Аларның күрәзәчелеге рас килде.
Таркаттылар безнең иҗат төркемен. Паркка исә шушылай, ташландык
хәлендә калырга язган икән...
Капитан Пинчукка бераз үпкә дә калды. Хәер, китәсен алдан әйтеп йөреп,
без солдат кавеме белән нигә дип киңәшеп торсын инде офицер башы белән.
Аерылышабыз. Егетләр белән ничә ай буе тату бер гаилә булып эшләдек.
Валентин, Владислав, Михаил һәм мин. Ике украинлы, бер рус, бер татар...
Хушлашу моңсу булды. Һәркем кире үз полкына кайтып китте. Кочаклашып
аерылыштык, бүтән мәңге күрешмәячәгебезне белеп хушлашабыз бит...
Егерме еллар үткәндер. Чаллыда бер төркем язучылар «Татарстан»
кунакханәсе каршында автобус килгәнне көтеп торабыз шулай.
Баскыч төбендә бер авиация полковнигы безгә арты белән басып тора.
Фуражкасы астыннан куе чал чәче күренә. Вакыт-вакыт сәгатенә карап
куя. Нидер сизенеп, моның янына барып, кырыйдан күзәтәм. Бераздан
борылды полковник, күзләр очрашты.
– Извините, товарищ полковник, Ваша фамилия, случайно, не Пинчук?
– дим.
– Да, Пинчук. Откуда Вы меня знаете? – дип, сизелер-сизелмәс кенә
елмайды. Бу таныш елмаюдан соң минем инде шигем калмады.
Бобруйскида, дивизия штабында Сезнең белән бер кабинетта эшләп
алдым, комсомол билетлары алыштырган чорны хәтерлисездер, диюгә,
полковник:
– Вспомнил! Ваша фамилия на «Г», на «Г» дип, төртелеп калды. Мин
әйтеп биргәч, яктырып китеп, иңемнән кочып алды.
Ул Мәскәүдә, Муса Җәлил проспектында яши икән. Авиация турында
китап язган, корректурасын күрсәтте. Теге, «минем урынга» инструктор
булып билгеләнгән Лебеденко да шунда, бер урамда торалар икән.
Кызганыч, ул үзе эше буенча иртә китә, без соң кайтабыз, берничә
мәртәбә ул мине эзләп номерга да кергән, шулай итеп, озаклап әңгәмә
корырга, хатирәләр яңартып алырга җай чыкмады. Иртәрәк кайткан
төнне эзләп керсәм, ул инде китеп барган иде...
(Ахыры киләсе санда)

Реклама