СИН МИЛЛӘТНЕ ИТТЕҢ ТУКАЙЛЫ

Без исән!
Ташлар басты, ташлар басты безне,
Биш гасыр ташлардан изелсәң,
Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
Җимертелгән Шәһри Казан сыман
Атылырга рәткә тезелсәң,
Җәһәннәмнән кабат күтәрелеп,
Әйтү ләззәт икән:
– Без исән!
Безне талап, алар баемады,
Хәер сорашалар – син күрсәң!
Без һаман бай, чөнки таңнан торып,
Милләтебез эшли –
Без исән!
Без исән!
Без исән!

«Амур дулкыннары» гөләндәменнән
* * *
Мин тагын тауларда. Сөяк кебек,
Ташлар иңри кичле-иртәле.
Картайсам да, сөяк сызлауларын
Җырлый алам икән бит әле!..
Сызлый, сыкрый, иңри, өзли җелек.
Өзләп, нәрсә эзли башлаган?
Без тереме? Тере икән, димәк,
Без туганбыз шушы ташлардан...
Әйе, шушы өзләү – эзләү иде,
Сине күзләү иде, Җәмилә!
Бакчасарай ташларында сине
Күрми түзмәү иде, Җәмилә!..
Әйткән идең ул чак: килерсең, дип,
Бер очрашырбыз, дип, Җәмилә.
Картлыгымда Сөюгә китердең
Яшьлектә булмаган Ямь белән.
Шигырь язган тәнкыйтьчеләр сыман
Ясый алмаганга шигырьне,
Синең хакка моң гармунавазын
Җан-чыгырдан коеп төшердем...
Үзеңнән җибәрмә, күрче, мине –
Гармунавазчыны, кырынга –
Бу көндә дә аппаралар, бәйләп,
Үзем теләмәгән урынга?!
Җирләр аеры, һавалар бер безнең,
Димәк, бер үк безнең дәва да –
Бакчасарай ханын, аһ, Җәмилә,
Камырдан булса да әвәлә!..
Камыр Батыр, бәлки, ыруыбызның
Чын батыры булыр, кем белә? –
Кайткан җилдә нәзакәткә чум да
Карашың бор миңа, Җәмилә...


* * *
Мәшһүр мандолиначы Исмәгыйль
Һилаловның якты истәлегенә

Тау өстеннән җил-канатта очам,
Егылудан куркмыйм, җир – аман.
Канатлы булырга васыять иткән
Безгә Хак Пәйгамбәр Сөләйман.
68
Таланган ташлардан кан тама, дип
Җиргә төшсәм, – ул таш уты икән.
Телләремдә тәмлим! – Ут дигәнем
Йөземнәрнең алсу суты икән...
Күрәм, таулар сәндерәсе буйлап,
Кырымда булыр дип бер җәннәт,
Йөзем чырагълары бәйләп йөри
Хак Пәйгамбәребез Мөхәммәд.
Нәрсә булды? – Тырнак очларында
Зеңгелдек моң чиртеп күкләрдән,
Күрәм, кырмыскалар кайтып килә,
Һәркайсы мандолин күтәргән...
Сөргеннәрдән тормыш кайта...
Тормыш
Кукуруз чәкәнедәй саргайган.
Бу чәкәнне сарган яшел биләү-
ләрнең чит-читләре карайган...


«Амур дулкыннары» турында баллада
Кадрия кызыма
Киев. Вокзал. Мәйдан. Эссе. Томба.
Ашыгыч чакрып гүя җилләрне,
Тынлы оркестр «Амур дулкыннары»н
Кинәт каян
Уйнап җибәрде?
Төш түгелме? Хакмы? Каян чыккан
Бүген бу моң? Гамәл? Бу гамьнәр?
Кайнар канны боз сыман әхвәлләп
Керде бу мөкәммәл мәкамнәр?
Җиз моңнардан гаҗиз, моң тарафын
Эзләп, бер чаптым, бер йөгердем.
Вокзал телсез иде. Вә, ниһаять,
Вә вәҗед-вәҗигый* ни күрдем:
Сул канатта, чатырда, мәхшәрдә,
Кояшның кайнаган күзендә
Квартетмы уйный?! Уйнап уйный!
Вә вәҗед, вә вәҗигъ түземдә!..
Салкын мәгъдән, сыра, аракыдан
Исрек, кендектән шәр мәхшәрәт
Ашый-эчә, кадими моңны гына
Аңлый алмый иде, хәшәрәт!..
* Вәҗед-вәҗигый (гарәп.) – матурдан-матур, гүзәлдән-гүзәл.
Дүрт моңавазчыга* биш тыңлаучы,
Юк, алтынчыбыз бар – мин идем.
Адәмнәрнең моңны тыңларга да
Теләмәүләреннән тиле идем...
«Әнә, кызым!..» күрсәтимче, дисәм,
Мең бөгәлле бакыр торбалар,
Җитәгемдә балам юк икән бит –
Буш учта чыңрый тик торналар!..
Бу эссене, Амур дулкыннарын,
Торналарны бергә куш иде! –
Җитәкләргә дә бит өлгермәдем,
Йә, хуш, сабый, йә, йә, хуш инде!..
Болар миннән сине алганнар бит,
Мине ят бер кеше иткәннәр,
Илгә кайтарып та җиткермичә,
Сөргеннәргә алып киткәннәр!..
Болар – мәңге бала күрмәгәндәй,
Буш ялтырда бала иркәләп,
Ишегалдыннан да читкә чыкмый
Чикерткә эзләгән күркәләр...
Син юк, син юк, син нигә юк? –
Сине кем соң миндәй иркәләр?
Болар сине бездәй бөркет түгел,
Үзләредәй кош-корт итәләр...
...Үзем ярлы, уем гарьле. Сезне
Ходай насыйп итсен бай иргә.
Оркестрның буш эшләпәсенә
Ун гривна** салдым хәергә...


Лашманчы юлы***
Кара көздә,
Кышкылыкка утын
Хәстәрләтеп чыбык-чабыктан,
Урманчылар җик күрсәтә иде
Урман сирәкләтеп халыктан.
Без болай да сирәк калган ласа!
Сугыштан кайтмагач әтәйләр,
Тупасланып беткән балта белән
Бездән урман сирәкләтәләр...
* Моңавазчы – оркестрант (автор кулланган яңа сүз).
** Гривна – украин акчасы.
*** Лашманчы (немец сүзе – laschmen) – урманчы. Пётр патша указы белән кораблар төзер өчен урман
кисәргә алынган татарлар. Гомумиләштереп әйткәндә, безнең көннәргә килеп җиткән хәрби хезмәтне
тылда алыштыра торган хезмәт армиясе (трудармия).
Алдан инәй, арттан – өч бертуган
Сабый – кече берсе-берсеннән,
Лабылыкта, влачны каргыйбыз:
– Дөмексеннәр иде!.. Үлсеннәр!..
Туң агачка үтмәс балта белән
Тондырдың – киселми, ярчыла.
Ябалдаштан шыбыр-шыбыр килеп
Коелалар бозлы тамчылар...
Үзебез ач, ачлык – әнкәбезнең
Йөзен ертып төшкән җыерчык.
Ул яңгырдан яфраклар астына
Төенчек яшерә – кыерчык.
Шул ипине уйлап утын сөйрим,
Үзем лычма булып яңгырдан.
Төпкә суккан саен яфраклардан
Тамчы ява – салкын ялкында!..
Арка үзәгенә салкын ялкын –
Гүя эреп тимер уела!
Баш миеннән арка мие буйлап
Бозлы су аккандай тоела!
Үзебез сирәкләнеп исән калгач,
Бик тә сирәк түгел микән без?!
Илгә кирәкмәсәк, лашман тартып,
Агач сирәкләргә кирәк без!
Лашман юлы – дошман юлы булды,
Нишләтәсең, түздем, түзәмен.
Бүген булса җылыталмый йөрим
Шулчак туңган арка үзәгем.


Җимерек оядагы сыерчык
Караш төшә бит ул. Ходай биргәч,
Күз карашын кая куясың?
Күрәм, карамада чалышаеп,
Ас-өс килгән сыерчык оясы.
Әмма тормыш бара чалышта да,
Булмагандай үлем дөньяда.
Шахтёр кебек кара бер сыерчык
Өзелепләр сайрый ояда...
Бала чыгара ул. Балаларын
Җимерек йортта күреп алтынга.
Мин охшаттым ана сыерчыкны
Йортсыз калган ятим хатынга...
Гүя ул яулыгын чалыш бәйләп,
Җимерек тупсасына баскан да,
Ләгънәт укый, фронтлардан килгән
Похоронка хатын ачкан да.
Ул бәхетсез, тик яктысыз түгел:
Оясына төшә кояшы.
Кошлар ояламый, кояш якка
Карамаса аның оясы...


Семён Денисович Игнатьевка*
Бүген таллар йөгереп килделәр дә:
«Без, – диделәр, – хәтәр заманда
Көеп, юкка чыгып беткән идек,
Исән калдык, исән һаман да...»
Семён Денисович!
Бу талларның
Яше-карты, олы-кечесе
Рәхмәт укый сиңа, бүләк булып
Безгә төшкән «урус кишиси».
Син мәктәпле иттең тал яфрагын,
Якты сулар сибеп тамырга,
Туган телле – хлорофиллы иттең
Гайрәт өстәп сабыр камырга...
Татар шигыреннән фән чатнатып,
Син, зонадан чыккан зыялы,
Казан уртасына һәйкәл куеп,
Син милләтне иттең Тукайлы.
Үз кадребезне без белмибез шул.
Кадер белер өчен ил кирәк.
Синең кебек асыл ир, җәүһәр зат,
Синдәй йөрәк, күкрәк, бил кирәк.
Сине сагынып бүген җырлар җырлый
Яшел армиясе талларның.
Синең хактин, Семён Денисович,
Киләчәге бар бит аларның...


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат
уңышлары телибез.

Реклама