ӨМЕТТӘН НӘЗЕК ҖЕП ЭРЛӘДЕМ


***
Теленгәндә бәгырь телемнәргә,
Үксегәндә җаным илереп,
Артык берни өмет итмәдем бит,
Тик җылы сүз көттем тилмереп...
Үтәли җил йөрде... Ышык эзләп
Үрсәләнгән йөрәк бер сызды...
Томан арасыннан сукмак ярып,
Көтмәгәндә син бит кул суздың...
Җиде ят бит үзең... Үзең якын...
Җылылыгын тоям кулыңның.
Җибәрәсем килми... югалтасым...
Бүләсем дә килми юлыңны...
Син китәрсең... әйе... мин калырмын
Төшләр ятьмәсенә чолганып...
Мин ышанам, бәхет кыйпылчыгы
Өннәремә китәр ялганып...
Юлың озын... минем күзләр калыр
Томан арасында күмелеп...
Артык берни өмет итү түгел,
Бер җылы сүз көтү... тилмереп!..

Тынмасын...
Тыңласын төн кызы... Еласын!
Бүгеннән төннәргә кушылмыйм.
Күңелдә бары тик синең сын,
«Бәхетем – син», диеп, пышылдыйм.
Ишетсен тулган ай, мин, дисен,
Сереңне таңнарга таратам.
Белсеннәр, яшермим, күрсеннәр –
Мин сине өзелеп яратам!
Бураннар котырсын, зилзилә
Үчләшеп юлымны чорнасын.
Тик синең хисләрең, моң булып,
Җанымда беркайчан тынмасын!
Тауларда ташканда җырларым,
Чишмәләр көнләшеп ургысын.
Мин әзер сакларга, якларга
Ләззәтле сөюнең соңгысын!


***
Юл чаты. Ялгызым. Күңелне
Чорнаган мең катлы төеннәр.
Газаптан әрнегән чагымда
Елмаю саклаган иреннәр.
Бушлыкның кочагы рәхимсез –
Челләдә җил булып өтәли.
Суына эзләрем. Акылым
Төйнәлгән төенне сүтәлми.
Мең кабат яралам! Мең кабат!
Катмарлы әрнүләр тавында.
Билгесез юл чаты. Ялгызым.
Тырмашам әле мин тагын да.
Айкала-чайкала бәгырьләр.
Танымый, үз итми үз түрен.
Өметтән нәзек җеп эрләдем –
Ямарга ярасын күңелнең.


Кайсы фасыл?
Вакыт тузанында кала эзләр...
Адымнарым... Кыштыр-кыштыр...
Кайсы фасыл хакимлеге бүген?
Аералмыйм... Бәлки, кыштыр...
Көз, ди, әнә, кемдер... Нигә күрмим
Алтын сирпелгәнен җиһанга?
Сукмак эзләп йөрим бәхетемә,
Кайгыларсыз туар таңнарга...
Томан сарган шәһәр урамнарын,
Җанны буа күксел сөреме.
Ходаемнан сабырлыклар сорыйм –
Кыл өстендә Әнкәм гомере...
Эзләр кала вакыт тузанында...
Сүзләр кала кебек... Әйтелмичә...
Әнкәй йоклый. Йоклый гына әле!
Күзне ачыттырып томан төшә!..


Халәт
Син бәхетле әле, шыксыз кышым,
Бик бәхетле!..
Елый аласың...
Күз яшьләре белән каплый алсам
Үзәк өзгеч төннәр карасын,
Күпкә җиңел булыр иде кебек...
Сабырларым сынган бу мәлдә
Борыламын тәкъдир тарафына,
Кемнәр, диеп, тагын бу хәлдә?
Синең тавыш килә... Үксегәнең...
Югалганнар ап-ак тәңкәләрең...
Мөлдерәшеп гөмбәз чоңгылында
Көтәләрдер алар әнкәләрен...
Мин үзем дә күкләр хөкемендә –
Теләнәмен гомер газиземә.
Сабыр касәләрен чайпалдырмый
Бу бала соң ничек түзә, димә.
Синең тавыш килә... Үксегәнең...
Агартмакчы төннәр карасын...
Син бит миннән күпкә бәхетлерәк,
Шыксыз кышым,
Елый аласың!..


Тантана
Кулларыңа орынганда, җаның
Тетрәндеме минем әрнүдән?!
Дәшмә! Сүзләр – артык! Алар – ялган!
Югалам мин... Көтмә бүгеннән!
Битлек элдем... Танымассың мине!..
Тар сукмакта башка таптанмам!
Синең дөнья – сазлык! Бүген анда
Битлеклеләр итә тантана!
Ихласлыкка сусап, җылы эзләп,
Ыргылырсың минем учакка.
Абынырсың бозлы карашыма,
Калтырарсың салкын кочакта.
Яраларны ялган белән ямап,
Өметләнми башка аклыкка,
Күралмыйча сине... Һәм үземне...
Бата барам төсле сазлыкка.
Сүтелә дә китә яраларым...
Җөйләреннән кара кан тама.
Бушап калган күңелеңдә синең
Битлеклеләр итә тантана.

Реклама