Логотип Казан Утлары
Публицистика

Миңкәйдән - Бабайгача

Һәр заманның үз илбашлары һәм илгәсәрләре була. Беренчеләре – төзи, икенчеләре – җимерә. Беренчеләре ил-иләтнең тормыш-көнкүрешен, рухи хәл-халәтен көйле итәр өчен җан ата, икенчеләре – көйсезләндерә. Беренчеләре – алгарыш әйдаманнары, икенчеләре – торгынлык дикта­торлары. Ләкин без тарихтан вәйранга бәрабәр коруларны да яхшы беләбез. Әйтик, каберташлардан укмаштырылган нигез өстенә салынып куелган гыйбадәтханә нәрсә ул? Архитектура корылмасымы, әллә инквизиция һәй­кәлеме? Яисә халыкларны коллыкта тотып, иреген ирексезләп, бөтен дөньяда коммунизм төзергә адарыну ни-нәрсә? Балаларча «суллык» авыруымы, әллә бар кешелек алдында кылынган хәтәр җинаятьме? Инде килеп, Русия тарихында бөек реформатор саналган, Аурупага карындыклы булса да тәрәзә уйган Пётр Беренчене алсак та, чынлыкта ул да үз сәясәтен коточкыч кансызлык, шайтани явызлык белән гамәлгә ашырган. Бу җәһәттән урысның мәшһүр шагыйре һәм дипломаты Ф.Тютчев аның турында: «Бөек Пётрга кадәрге урыс тарихы тоташтан җеназа булса, аңардан соңгысы – уптым җинаять эше», – дип юкка гына язып калдырмагандыр. Хәтердә әле, узган гасырның 90нчы еллар башында Мәскәү теле­виде­ниесенә биргән бер интервьюсында Минтимер ага Шәймиев әлеге патшаны үзе­нең кумиры дип тә белдергән иде. Һәм бу аңлашыла да. Ни дисәң дә, без бит гомер-гомергә тарих дәреслекләреннән, әдәби китаплардан идеаллаштырып сурәтләнгән урыс патшалары турында укып үстек. Ләкин тора-бара тормыш-яшәеш, Минтимер аганың Илбашы буларак кылган үз эш-гамәлләре «кумирлык»ка нисбәтән бик зур төзәтмәләр кертте. Хәзер инде кулны йөрәккә куеп та әйтергә ярый торгандыр: Минтимер Шәймиев, Татарстан, татар халкының хакын хаклап, моңарчы бер генә җитәкченең дә кулыннан килмәгән игелекле эшләрне башкарып чыга алды. Юк, монда сүз җөмһүриятебез авылларын тоташ газлаштыру, Чулмансу аша күпер салу, Кол Шәриф мәчетен һәм Болгарны торгызу, федераль үзәк белән Шартнамә төзү, берьялгызы диярлек федерализм принципларын яклау-саклау, Русия кануннарын әйләнеп узып булса да, тузган торакны бетерү программасын гамәлгә ашыру, башкалабызны заманча шәһәрләр рәтенә чыгару кебек, тарих елъязмасына алтын хәрефләр белән теркәлерлек эш-гамәлләр турында гына бармый. Иң мөһиме – ул гасырлар дәвамында хәкарәтләнгән, авызлык кидерелгән, имгәтелгән Татар Рухын кабат үрләтеп җибәрүче, шуңа алшартлар тудыручы, бөтендөнья татарларының да үз Президенты булуга иреште. Халкыбыз бу ил агасын күптән инде олылап, яратып, үз итеп, Бабай дип атап йөртә. Бәләкәй Миңкәйдән халкыбызның аксакалына – Бабайга әверелгән олпат шәхесебез ул безнең. Сингапур могҗизасының атасы Ли Куан Юның «Без булдырабыз!» дигән канатлы гыйбарәсен дә ил агасы юкка гына күтәреп алмагандыр.