ДОГАДА КУЗГАЛЫРБЫЗ...

Әлли-бәлли-бәү
Күзен кан баскан дөньялык!
Йөрәгең калган булса,
Аңга кил!
Тавышланмачы!
Улымның йокысы сак.
Яңа изрәп киткән чагы.
Мышнавы өтек, авыр...
Уяныр да, чыны-төше
Бербөтендә буталыр, дим,
Бер бу төндә буталыр.
Шыпырт!
Корыч карчыгалар
Дистә мең чакрым читтә
Туп ташлауга –
Нарасыем
Сискәнеп, дертләп китә.
Шартлау зәһәренең күккә
Кайтып яңгыравына
Түзалмый, кысып юатам:
«Бары яңгырга гына бу,
Ару яңгырга гына...»
Яңаклары – алсу алма,
Алсу чәчкә – ирене...
«Коткар!» – дип куркып ябышса,
Нәрсә җавап бирермен?
1 Сур – мөгез быргы.
2 Һади Атласиның «Яңа низам вә голямаларыбыз» (1906) мәкаләсеннән.
Мин бит аңа якты тормыш
Бүләк итмәкче идем,
Бәхте хакын үз кесәмнән
Түләп китмәкче идем, –
Ялгыштыммы?
Өметемне
Тамыр төбеннән кисеп,
Әманәт итәр көннәрдә
Миһербансызлык кинәнә,
Җиһанда – көек исе...
Җирнең күкрәк турысына
Ядрә китереп сукса,
Ыңгыраша балам...
Тыныч!
Шулкадәр йокысы сак!
Аңга кил! Котырынмачы!
Шаштыңмы, дөнья, кисәк?
Суелган офык фонында
Нинди салкын моң, дисәмме,
Нинди салкын моң, дисәм, –
Имәнеп киттем. Ярабби!
Кешеләр! Илем! Чорым! –
Газраил ич! –
Һәммәбезгә
Көйләве бишек җырын.


Шул ук
Күк тә аман, аман туфрак та,
Тормыш шавын сузар сур1 аман,
Хәл-әхвәлең ничек, милләтем?
Җавап шул ук: зинһар, сорама.
Баер чагы булган кояшның –
Без «таң ата» диеп алдандык,
Ил һаман шул һәм һаман шул илдә
Гыйлем урынына – наданлык,
Ирек урынына – пулемёт,
Мәктәп урынына – төрмәләр2...
Халыкларны сүтеп сөяккә,
Кузна уйнап рәхәт күрәләр.
Үзгәреш юк! Гасыр узса да.
Күңелеңә авыр алма син,
Хәлең ничек, дисәм, милләтем?
Җавап: шул ук.
Һади Атласи.

***
Күп ертылды йөрәк –
Саклап кына
Туздырырга, юкса, теләдем.
Җөе ничә купкан яраларны
Энә күзләп кабат тегәмен.
Чукыныплар китсен шәхес, иҗат,
Уймак чокырына сыйган дан! –
Мондый чакта куеныңа сеңеп
Җуеласы килә дөньядан.
Һәр яңа көн – яңа сугыш кыры,
Яңа көрәш.
Азмы көрәштем?!
Хәзер аңлыйм: гомер буе булган
Тик җил тегермәне –
Көндәшем.
Үз галәмен корып,
Нигездән үк
Ялгышуын күргәч, соң гына,
Гаҗәпмени – үгез егар егет
Кузый кадәр кызга сыгына.
Мондый чакта кәеф – челпәрәмә,
Күңел – китек, хәлләр – чамалы.
Кул тидерсәң, авыртуым кимер,
Тының өрсәң, җаным ямалыр.
Кашларымны сыйпа,
Үп чигәмнән.
Язылмаган күпме җыр тулы
Йөрәгемдә – ертык...
Әмма беләм:
Тибәр чакта әле ертылыр!
Без батырып тегәрмен яңадан,
Җәрәхәте ятсын кырык буй, –
Мине берни куркытмый...
Син барда
Икеләтә берни куркытмый!


Исән-сау
Яңа кайтып кердек сыман,
Ябылмаган ишек тә...
Әллә җил әрсез, китүнең
Котылгысызлыгы әллә
Арка миен өшетә.
Почмакта сәгать текелди:
Тек-тек. Сагышлы вәзен.
Йәгез, бер дога!
Кузгалыйк!
Юл төенчеге әзер,
Ниятләгән эшләр тәмам,
Калмады кебек берни.
Сез дә исән-сау торыгыз,
Без дә исән-сау йөрик!
Бусага аша узганда
Моңны кая куярга?
Адашыпмы, тарыйм кинәт
Мәгънәле дә, мәгънәсез дә,
Мәгънәле дә уйларга:
Шундый мәл тотар якадан, –
Саубуллашкан чактагы
Җөмләләрне кабатларбыз
Бәхилләшкәндә тагы...
Көзгеләрнең йөзен каплап
Догада кузгалырбыз...
Сызган җан – тузган төенчек,
Җанга нәрсә салган булсак,
Юлга шуны алырбыз.
Хафаланырга язмасын:
Килдек нигә?
Киттек ник?
Яхшы сүздә, бәни җиһан,
Сез дә исән-сау калыгыз,
Без дә озак интекмик!
Көннәр берсеннән-берсе ак,
Сафлык, муллык бу йортта.
Иләс хисләр тамырдагы
Яшәү сутын куерта.
Шуңадырмы, кушылганда
Мәгыйшәт тыз-бызына,
Күңелгә җылылык иңә:
Бәхилләшмибез бит әле,
Саубуллашабыз гына.

Ханәфи җыры
(Лев Толстойның «Хаҗи-Морат» әсәреннән)
Газиз анам, кабер өстем кипшерүгә, лөгатьтән3
Төшерерсең, онытырсың – тудырмагандай хәтта.
Зират йөзен сутлы чирәм каплауга, атам, картым,
Юанырсың – яшел арам4 арындырыр хәсрәттән.
Яше җилләр сеңелемнең энҗе күз алмасында,
Бәгыреннән сагыш китәр, янә кайтмас, әлбәттә.
Әмма син, олы абыем, тынычлык тапмассың, юк,
Канымны койган адәмнән үч алмаган халәттә!
Һәм син дә, кече абыем, басынкыланмассың, юк –
Җәсур5 гәүдәң җирләнгәнче янәшәмдә, беррәттән!
Йөрәк төбендә кургашын... Нигә сүз катмыйсың, ут,
Мин түгел идемме (кем соң?) сабырлыкка өйрәткән?
Җир, билфигъни6, җәсәдемне йотарсың, тик әйт, атта
Мин түгел идемме (кем соң?) өстеңнән таптап үткән?
Тәкъдиргә камыт кидергән, әҗәлнең башын идергән
Мин түгел идемме? Кем соң?! Юлыктым гофунәткә7.
Җанга үтте салкын. Өшим. Бәхил! Валлаһи, китәм!..
Нидер кубып төште, аһ, ул – мин салып калдырган тән.


Очраклы эпитафия
Игелеге меңнәр йөрәгенә
Язылганда, сөртмәс булып һични, –
Кеше мәңге исән, исән кала.
Ахирәткә кичми.


3 Лөгать – тел.
4 Арам – рәхәтлек, тынычлык.
5 Җәсур – курку белмәс.
6 Билфигъни – чыннан да.
7 Гофунәт – черү.

Реклама