Логотип Казан Утлары
Публицистика

Ачы тәҗрибә авазы: Мөхәммәт Мәһдиев

Әдәбиятны, аның тарихын шактый тирән белеп тә, үзенең белемен ахыргача киңкатлам укучыга җиткерергә өлгермичә, арабыздан киткән һәм, бу хәл көтелмәгәнлектән, суга төшеп югалгандай тоелган каләм ияләре шактый. Араларында җанны аеруча сыкрандырганнары, фәнни-әдәби җәмәгатьчелеккә генә түгел, гади халыкка якыннары да бар. Бүгенгәчә искермәгән, эчтәлеге һәм бигрәк тә теле белән, хәзерге дәреслек авторларына үрнәккә куярлык уку әсбаплары калдырган; Казан дәүләт университетында озак еллар дәвамында ХХ гасыр башы әдәбиятын, татар фольклорын укыткан; бигрәк тә урта буын вәкилләренең рухи атасы саналырлык  Мөхәммәт ага Мәһдиев – әнә шуларның берсе, үзәктәгесе.

Мөхәммәт аганың Тукай фәненә керткән өлеше турында, теманың төбенә төшеп, Т.Гыйләҗев, Г.Хәсәнова һәм башка авторлар да язды. Бигрәк тә галимнең кызы Гәүһәр ханым хезмәтләрендә М.Мәһдиевнең Тукайны ачудагы зур роле дәлилле, гомумиләштерелеп һәм комплекслы планда тулы да, дөрес тә яктыртылды дип уйлыйм.  Мин шулай ук хөрмәтле укытучымның мәгълүмати бай, кызыклы нәтиҗәле, киң күзаллаулы мирасын бер читкә куеп китә алмыйм. Җитмәсә, бик хаклы рәвештә, «Жизнь и творчество Тукая в трудах Мухаммета Магдеева» исемле язмасында Гәүһәр ханым менә болай ди: «Г.Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы хезмәтләр М.Мәһдиевнең фәнни-публицистик мирасында аерым урын тота. Эш аларның күпсанлы булуында гына да түгел. Мәһдиев үз чорында бу өлкәдә иң компетентлы кешеләрнең берсе иде. Кызганыч ки, галимнең үлеменнән соң, Тукай һәм аның иҗатын өйрәнүчеләр турында сүз барганда, кагыйдә буларак, Мәһдиев исемен әйтергә оныталар. Бәлки, әсәрләренең лаексыз онытылуына яисә аңлы рәвештә аталмавына күпчелегенең журнал һәм газета битләрендә генә чыгуы сәбәптер». (Г.Тукай мирасы һәм милли-мәдәни багланышлар // Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары. – Казан, 2011; тәрҗ. – Р.Р.). Соңгы елларда кызыклы материаллар белән көннән-көн баетыла барган «Тукай» интернет-порталында да мин әлегә Мөхәммәт ага язган мәкаләләрне күрмәдем. Ышанам ки, алга таба портал алар белән дә тулыланыр.

Әйе, шагыйрь иҗатына мөнәсәбәтле дистәләрчә язма калдырган, аңа бәйле фикерләрне күзәтү характерындагы мәкаләләренә дә керткән, егерменче гасыр башы татар әдәбиятында һәм шул әдәбиятны ныклы нигез иткән бүгенге сүз сәнгатебездә зур Шагыйрьнең тирән эзләрен күрә алган Мөхәммәт ага чын мәгънәсендә тукайчы иде. Ул аның һәр әсәрен, йөрәге, хиссияте, аналитик акылы аша уздырып, студентларга җиткерде, эчтәлеген, язылу тарихын ХХ гасыр башының милли-иҗтимагый һәм әдәби-мәдәни тирәлегендәге хәлләр, күренешләр, шәхесләр белән бәйләде. М.Мәһдиев үзенең тукайчылыгын мәкаләләре аша да аңлатырга теләде булса кирәк. Әгәр галим-мөгаллимнең «Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты» хезмәтеннән чыгып фикер йөртсәк, инде аталган чорда ук татар матбугаты шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлы хакындагы материалларны барлау эшен оештырган булган. Димәк, Мөхәммәт ага әнә шул игелекле эшне дәвам итүнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлаган, аны фәнни эзләнүләренең дә бер юнәлеше итеп сайлаган.

М.Мәһдиев егерменче гасыр башындагы вакытлы матбугаттан Тукайга, аның язмышына, тирәлегенә, иҗатына бәйле һәр нәрсәне бөртекләп җыя, шагыйрьгә кагылышлы материаллар тарихын ача, аларның бүгенге көндә саклану-сакланмавы хакында фикерләр әйтә. Шуның белән, ул башка эзләнүчеләрнең дә эшен күпмедер җиңеләйтә. Галим Тукайның «Бәянелхак», «Вакыт», «Йолдыз» газеталары, «Шура», «Ялт-йолт», «Аң» журналлары белән мөнәсәбәтләрен, шагыйрьгә үз чорында халык мәхәббәтен чагылдыру эше белән дә шөгыльләнә.

М.Мәһдиев мирасында Тукай тормышы һәм иҗаты берничә яссылыкта яктыртыла. Беренчесе – шагыйрь-публицистның аерым әсәрләрен чагылдырган язмалар (Мәһдиев М.С. Шагыйрьнең бер әсәре турында // Социалистик Татарстан. – 1986. – 23 март; Югалган бер шигырь эзеннән. Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 25 апр.). Икенчесе – татар вакытлы матбугатын, аның эчтәлеген, юнәлешләрен, әдәбият тарихын Тукай мирасына да таянып бәяләү, ачу («Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты»). Өченчесе – Тукайның тирәлеге («Тукайның садәдил дусты» // Әдәбият һәм чынбарлык, 1987). Дүртенчесе –  шагыйрьнең әдәби бәйләнешләре (Тукай и Толстой // Татарстан. – 1992. – №4). Бишенчесе – Тукай иҗатының чыганаклары, социаль нигезләре (Тукай ниләр укыган? // Мәгърифәт. – 1995. – 25 апр.; Социальные корни таланта, 1990; Мәһдиев М. Шагыйрьнең бишеге // Әдәбият һәм чынбарлык, 1987). Алтынчысы – Тукай тормышының, иҗатының тарихта яктыртылышы (Габдулла Тукай. 1886-1913 / Фотоальбом. Текст Мухаммета Магдеева, 1986.) һ.б. Кыскасы, күптән түгел генә төзелгән Тукай энциклопедиясенең һәр тармагында М.Мәһдиев язган хезмәтләр теге яки бу күләмдә чагылырга тиеш иде. Ул асылда шулайдыр да, чөнки галим Г.Тукай иҗатын яктыртуга әнә шулай киңпланлы якын килгән.

Мөхәммәт аганың дәресләрен тыңлаучылар белә: аның иң яратып сөйләгән өч авторы бар иде. Болар: Ф.Әмирхан, Г.Тукай һәм Ш.Камал. Әлбәттә, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һәм башкалар да аның игътибар үзәгеннән читкә китмәде. Остазыбыз, теге яки бу чорның әдәбиятын характерлаганда, һәрберсе исеменә кагылып киткәли, аерым бер әдәби күренешләрнең ерактагы тамырларын барлый иде. Ә менә ХХ гасыр башы татар сүз сәнгатен галим Тукай һәм аның тирәлеге тудырган әдәбият рәвешендә ачты, дип гомумиләштерергә дә мөмкиндер. Ул бигрәк тә Ф.Әмирханның Тукайга карата кылган гамәлләренең, кешелекле ярдәмнәренең  шагыйрь тормышында  роле  зур дип санады. Галим, Тукай тормышын мөнәсәбәтләр тарихы сыйфатында яктыртканда, аңа мәрхәмәтле Мотыйгыйлар гаиләсен дә, башкаларны да читләп узмады. Әйтик, алда телгә алынган «Тукайның садәдил дусты»нда М.Мәһдиев С.Сүнчәләй һәм Тукайның 1910-1911 еллардагы үзара кешелекле мөнәсәбәтләрен бик кызыклы чагылдыра.

Теге яки бу шагыйрьнең иҗатын коры тел белән, фәнни терминнар аша аңлатып чыгарга була. Күпләр шулай эшли дә. Үзе дә талантлы каләм иясе булган М.Мәһдиев исә, Тукай әсәрләренә анализ биргәндә, аларның язылу тарихын да, әсәр тууга сәбәп булган теге яки бу прототипларны һәм сәяси-иҗтимагый хәл-шартларны да ачты. Шул ук вакытта ул укучыга Тукайның үз образын да күзаллатты, чөнки туган-тумачалары белән очрашулары, яшәү рәвеше һәм урыны, шәхси мөнәсәбәтләре, әдәби бәхәсләре һәм якын яисә ераграк даирәсе турында да сөйләде.

Хәзер менә, мөгаллимнең китапларын күз алдымнан кичереп утырам да, уздырган дәресләренең язылачак хезмәтләренә апробация яисә инде чыкканнарына презентация рәвешен дә алган икән дип уйлыйм. Бер-икесен генә искә төшерик: «XX йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте» фәнни хезмәтендә М.Мәһдиев Тукайның «Мәҗрух указ», «Улмы? Ул?..», «Катиле нәфескә», «Матбага белән уйнаган бер байга», «Эштән чыгарылган татар кызына», «Тешләре ямьсез матурга», «Мәхәббәт», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ка нигез яисә ситуация биргән затлар турында сөйли. Ә бит ул дәресләрендә дә нәкъ менә шуларга кагылышлы истәлекләр белән уртаклаша, сүзен тарихи материаллар, документлар белән дәлилли иде. М.Мәһдиевнең Тукай исемле шагыйрь формалашуда туган төбәгенең ролен ачкан «Шагыйрьнең бишеге» (1976) язмасы Казан арты теленә, Казан арты кешеләренең, зыялыларының милли рухына Тукай бәясен чагылдыруы белән бик кыйммәтле. Без аннан шагыйрьнең Сүнчәләйгә язган хатында: «Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим», – дигәнен беләбез.

Тукай юбилееның чираттагысына хәзерлек эшләре, гадәттә, алдагысы узуга ук башлана. М.Мәһдиевнең «Реализмга таба», «Әдәбият һәм чынбарлык» һәм башка кайбер хезмәтләре бик бай мәгълүматлы иде, әлеге мәгълүматлар Тукайга багышланган энциклопедиядә чагылып бетмәде дип уйлыйм, чөнки ул безнең тарафтан шактый гомумиләштереп язылды, фикерләрнең чыганаклары гына, анда да чикләп күрсәтелде. Ә бит телгә алган китаплар инде сатуда юк, һәр кеше, бигрәк тә гади укучы, аларны укыр өчен, үзәкләштерелгән китапханәләргә йөри алмый. Хәтерем ялгышмаса, «Реализмга таба» хезмәте юка тышлык белән чыгарылган иде, искереп-тузып беткәнлектән һәм саклау вакыты чыкканлыктан, инде аны җирле китапханәләр хисабыннан төшергәннәрдер дә. Бу очракта мин наширләр колагына да, Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр ханымга да киңәш итеп әйтәм: әлеге хезмәтләрне, бергә туплапмы, аерым-аерыммы, яңадан басылуларын кайгыртасы иде. Аларның бигрәк тә төрле югарылыктагы уку йортлары өчен кирәкле булулары бәхәссез.

Мөхәммәт аганы гарәп шрифтында чыккан китапларны бүгенгегә күчергәндә хаталар җибәрелү бик нык борчыды. Ул шушы мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк дип сөйли иде. Әлеге проблема бит ахыргача хәзер дә чишелмәде. М.Мәһдиев телгә, сүзгә игътибар кирәклек турында даими кайгыртты. Остазыбыз дәресләрдә, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләремне укымыйм, чөнки хаталары, редакторларның үзгәртүләре җанны тырный, дип сөйли иде. Ә бит аның күпчелек язмалары әлеге дә баягы газета-журнал битләрендә генә калды. Димәк, аларны җыентыкка туплап бастыра калганда, мөмкин кадәр игътибарлы булырга, әгәр хаталар табылса, төзәтергә кирәк. Үзем дә газеталардагы язмаларымны укымыйм. Бигрәк тә кыскартылып чыгарылганнарына күз дә ташламыйм. Аларның мин теләгәнчә булмавы, хаталары күплек, эчтәлектәге үзгәрешләр йөрәк өянәгенә китерер дип куркам. Ә бит бу сыйфат миндә Мөхәммәт абый сөйләгәнне ишеткәннән соң, мәкаләләремә игътибар белән күз ташлаганнан соң башланды. Язмаларым сирәк күренгән чорда да, инде мин аларны курку катыш кызыксынып кулга ала идем. Хата текстларның матбугатны басуы – бүгенге әдипләрнең барысын да хәсрәткә сала торган күренештер. Еллар уза, күрәбез ки, М.Мәһдиев язган хезмәтләр актуальлеген югалтмый. Инде һич югы классик мираска мөнәсәбәттә ул күтәргән проблеманы чишәсе иде бит… М.Мәһдиев «Әдәби сүз игътибар сорый» дигән язмасында да шул хакта әйтә һәм Г.Тукай, М.Гафури шигырьләрен һаман хата белән бастырып чыгарулары өчен борчылганлыгын сиздерә.

Мөхәммәт ага гомере буе Тукай эзләреннән йөрде, аның бәйләнешләрен барлады. Галим тырышлыгы, эзләнүләре белән, шагыйрь тормышын чагылдырган Гатиятулла Шәрәфиев, Ибраһим Биккулов, Зәйнәп Хәсәни истәлекләре фәнни әйләнешкә керде. М.Мәһдиев гомерен Тукай язган әсәрләрнең чыганакларын барлауга да күп сарыф итте. Мондый эш белән шөгыльләнүчеләр белә: соңыннан кем тапканлыгын фән игътибарга да алмаска мөмкин фактларны ачыклау өчен, кайчак берничә еллык матбугатны карап чыгарга, әллә никадәр халыкның әдәбиятын укырга туры килә.

М.Мәһдиев үз әсәрләренә материалны тормыштан алды, һичбервакыт уйлап чыгармады. Ул халыкның үзаңын формалаштырырга, үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә алынган заман әдәбияты нәкъ шундый булырга тиеш дип саный иде. Әдип Тукайны да тормышка якынлыгы, гади халыкның яшәү рәвешен аңлавы, рухын тою өчен чиктән тыш яратты булса кирәк. Остазыбыз безнең буын каләм ияләрен дә кешегә кирәкле тормышчан иҗатка әйдәде. Үзенең хаклылыгын раслар өчен, Толстой, Тукай һәм башка каләм ияләренең әйткәннәрен мисалга китерә, цитацияли иде. Һәм гади укучы гына түгел, әдәби җәмәгатьчелек тә М.Мәһдиевнең нәфис әсәрләрен халык тормышын төбенә төшеп яктыртканга, ә фәнни хезмәтләрен хак һәм дәлилле сүз сөйләргә омтылганы өчен яратты. Без әле дә Мөхәммәт аганың Тукай кебек зур талантларны үстергән Казан артының камил сөйләшендә, моң-аһәңнәрендә язылган әсәрләренә ихтыяҗлыбыз.

Мөхәммәт ага үзенең тормышын, фәнни-әдәби даирәсен чагылдырган һәм шулай ук кыйммәтле документаль хезмәт булып тарихка керәчәк китабын «Ачы тәҗрибә» дип атады. Ул моның белән һәм әсәргә куелган цитата аша Тукай тормышының үзеннән соң килгән каләм әһелләре язмышында теге яки бу дәрәҗәдә кайтавазлары барлыгын да чагылдырырга теләгәндер. Галимнең һәр язганы, шул исәптән Тукай турында калдырган мәгънәви кыйммәтле, иҗтимагый-мәдәни кирәкле, фәнни эзлекле һәм фактик дәлилле мирасханәсе дә ачы тәҗрибә авазы кебек яңгырый.