Логотип Казан Утлары
Публицистика

Янгын чыккач соң булыр

Узган гасырның 60нчы еллары уртасында, миңа алты-җиде яшь булгандыр, бездән өч чакрымдагы Келәтле авылы тарафыннан төнге якта ялкын күтәрелгәнне күреп котсыз калган идек. Янгын чыккан һәм Келәтле яна дип кайгыга баттык. Соңрак белдек: Келәтле тавы артында яңа төзелеп килгән «Нефтехим» берләшмәсенең беренче торбасыннан чыккан ялкын булган икән ул. Хәзер инде биек-биек торбаларны санап бетерерлек кенә түгел һәм аннан чыккан төтеннәргә, якты ялкыннарга беребезнең дә исе китми. Туган җир тиз арада үзгәрде, Түбән Кама каласы белән бергә «Нижнекамскнефтехим», «Нижнекамскшина», Техник углеродлар заводы һәм башкалары калкып чыкты, янәшә генә КамАЗ гиганты колачын җәйде. Авылдашларымның күбесе шул заводларда эшли, яшәү рәвеше шул комплекска яраклашты һәм безнең төбәк инде илле елдан артык шул цивилизация кануннарына буйсынып яшәп ята.

Әйе, Келәтле ягыннан күтәрелгән ялкын алты-җиде яшемдә котсыз калдырган иде, хәзер исә туган ягымны шул ялкынлы торбалардан башка күзаллау мөмкин дә түгел, кеше бар нәрсәгә күнегә, ияләшә. Әмма соңгы вакытта мин Кама Аланы тарафыннан афәт ялкыны күтәрелмәгәе дип куркып яшим. Анда атом станциясен төзи башларга җыеналар дигән хәбәр котны ала. «КамАЗ», «Нижнекамскнефтехим», «Нижнекамскшина» кебек ил масштабындагы объектлар уңышлы, табышлы эшләп килгән төбәктә, Идел буена тоташкан Кама буенда атом станциясе төзү бөтен Кама-Идел регионын котылгысыз куркыныч астына куя түгелме? Чернобыль катастрофасыннан соң ничә ел үтте, ә Припять елгасының суын һаман да әле эчәргә ярамый, алай гына да түгел, гомумән, ул тирәдә яшәргә ярамый. Японнарның Фукусима фаҗигасе бөтен кешелеккә дә янамыймы? Прогресс яхшы нәрсә, әмма аның бер куркыныч җитешсезлеге бар – ул торымнан-торымга шартлап кую сыйфатына ия. Денем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүче кешеләр хәл итмәсен иде төзелеш планнарын. Егерме беренче гасыр безнең өчен Америкада небоскрёбларны җимерү белән башланды. Терроризмның үзенең дә радиациягә тиң сыйфатлары бар. Планета күләмендә иң көчле, иң тотрыклы, иң бай булып саналган Америкада да шундый катастрофаларны кисәтә алмадылар бит. Россия уртасындагы Кама-Идел регионында атом станциясенең киләчәктә өстебезгә килерлек коточкыч афәтләр ихтималы икәнен кисәтү – бүген бөтенебезнең дә киләчәк буыннар алдындагы әхлакый бурычы ул.