Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТҮБӘН КАМА – ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ

Туган йортың кайда булса, шунда гына җылы һәм рәхәт. Чөнки монда – йөрәккә якын кешеләр, кадерле дуслар, һәм аларның һәрвакыт күңелдә үз урыннары, түрләре бар. Бу – безнең гаилә, игелекле һәм уңайлы тыныч тукталыш. Быел үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтүче, чагыштырмача яшь һәм күңелгә якын Түбән Кама күпләр өчен әнә шундый ватанга әверелде... 1966 елның 22 сентябрендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Түбән Камага шәһәр статусы бирелде. Гигантлар нәрсәдән башлана? Чирәм җирләрдән. Тагын – шушы җирләрне үзләштерүче кешеләрдән. Түбән Кама белән дә нәкъ шулай булды, бирегә үзләренең палаткаларда, баракларда яшәячәкләрен белеп торган беренче төзүчеләр килде. Әмма алар, бөтен кыенлыкларның вакытлыча икәненә нык ышанып, яңа тормыш башладылар, ә алда – алар төзиячәк куәтле җитештерү комбинаты һәм Татарстанда яшәүче күпләрнең хыялы булган гүзәл шәһәр иде. Хәзер алар барысы да яхшы, уңайлы йортларда яши. Әмма үзләренең беренче кечкенә бүлмәләрен, андагы чуен буржуйканы, агачтан ашыгыч кына әтмәлләп куйган өстәлләрен күпләргә аңлашылмаган җылы бер моң, сагыну белән искә төшерәләр... Вакыт вак детальләрне аяусыз рәвештә җуя, ләкин бу кадәр киң күләмле киләчәкне берәү дә күз алдына да китермәгән чакта башланган беренче эш көннәренең хатирәләрен әлегәчә саклый... Ә барысы да алардан – беренче төзүчеләрдән һәм төзелеш индустриясе базасын үстерүдән башлана бит. Ул чакта күп эшләрне кулдан башкарырга туры килә. Әмма барысы да зур дәрт белән эшли, чөнки булачак химия комбинаты продукциясенең төзелеп килүче шәһәргә дә, сәнәгать объектларына да һава кебек кирәк булачагын аңлыйлар. Түбән Кама объектларында республиканың күпсанлы төзелеш оешмаларыннан килгән төзүчеләр һәм монтажчылар эшли, һәм бу эш бик зур кыенлыклар белән бара. Эре сәнәгать үзәкләреннән еракта булу да үзен сиздерә, күп очракта, Камада навигация башланганчы, төзелеш үзен тиешле материаллар белән төп тәэмин итүчеләрдән киселеп тора диярлек, электр белән тәэмин итү челтәре дә көйләнмәгән. Ниһаять, беренче җиңүгә ирешелә – 1967 елның 31 июлендә Түбән Кама химия комбинаты сафка бастырыла һәм әзер продукция чыгара башлый. Төзүчеләр эстафетасы кулланучыларга тапшырыла. Ә Түбән Кама комплексы сафка басуга, ил каучук җитештерү өчен кирәкле чимал белән тиешле күләмдә тәэмин ителә башлый. Шуның белән безнең республика Советлар Союзын каучукны чит илләрдән «челтерәп торган» валютага зур күләмдә сатып алудан коткара. Игътибар итегез, Татарстандагыбер зур комплекс ил өчен шундый зур могҗиза тудыра! Мондый хәлнең дөньяда һәм дөнья практикасында әле беркайчан да күрелгәне булмый һәм хәзер дә булганы юк. Ул еллардагы хәбәрләр (хроника) Түбән Кама өчен генә түгел, ил өчен мөһим вакыйгалар белән тулып тора. Болар – дистәләрчә җитештерү объектларын төзү һәм сафка бастыру. Изопрен каучук җитештерү объектын кору – Түбән Кама тарихындагы иң якты сәхифәләрнең берсе. 1967 елның башы тагын бер мөһим объектны – җылылык-электр үзәген (ТЭЦ) сафка кую һәм Түбән Камада шиннар җитештерү төзелешен башлап җибәрү белән билгеле. Бу чор вакыйгаларына бәя биргәндә, төзелеш һәм монтаж мәйданчыкларында хакимлек иткән иҗади рух һәм энтузиазм атмосферасын билгеләп үтми булмый. Барысы да армый-талмый эшли, мәгълүм бер җырдагы: «Беләм, монда шәһәр булыр, беләм, гөлләр чәчәк атар», – дигән юллар күңелләрендә чакыру булып яңгырый. Беренче объектларны төзү барышында төзүчеләрнең данлы хезмәт коллективлары оеша, аларның куллары белән шәһәр төзелә, химия комбинатының беренче төп көче сафка бастырыла. Хәзер Түбән Кама муниципаль районының төзелеш тармагында 311 оешма һәм 166 шәхси эшкуар гамәлгә куелган. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны 17 меңгә якын. 50 ел эчендә Түбән Кама эре икътисади, сәнәгый үзәккә әверелде. Түбән Кама муниципаль районының икътисады – Татарстан Республикасындагы җитештерү куәтенең һәм җитештерелгән тулай продукция күләменең 23%ыннан артыграк санны тәшкил итә. Монда сүз беренче чиратта нефтехимия һәм нефть эшкәртү сәнәгате турында бара. Кичәге химия комбинаты, ә бүген «Түбән Кама нефтехим» иҗтимагый акционерлык җәмгыяте – илдәге синтетик каучук, пластиклар һәм этилен җитештерүчеләр арасында әйдәп баручы. Алар җитештерә торган продукциянең ассортименты Европа, Америка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең 50 иленә, Төркиягә экспортлана торган 120 төрне үз эченә ала. Түбән Кама шин комплексы да Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендәге шин җитештерүчеләр арасында сәнәгатьнең эре предприятиесе. Бүген Түбән Камада тагын бер зур төзелеш башланды, күләме буенча аны узган гасырның 60нчы елларындагы химия комбинаты төзелеше белән чагыштырырга мөмкин. Татарстан икътисады үсеше өчен стратегик мәгънәгә ия булган һәм 2015 елда үзенең 10 еллыгын билгеләп үткән «ТАНЕКО» нефтехимия нефть эшкәртү заводлары комплексын төзүгә «Гасыр төзелеше» дигән исем бирелде. Бүген монда нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын төзү дәвам итә. Татарстан Республикасының нефть эшкәртү тармагында әйдәп баручы позицияләрне Түбән Каманың тагын бер куәтле гиганты – яңа буын комплексы, илнең заманча инновацион мәйданы – «ТАИФ-НК» били, ул нефть эшкәртү, бензин заводларын һәм газ конденсатын эшкәртү производствосын берләштерә. Бүген монда тагын бер яңа стратегик төзелеш – авыр калдыкларны тирән эшкәртү комплексы төзелеше алып барыла. Анда бөтен эш яңа технологияләргә нигезләнә, Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш программасын тормышка ашыруга һәм илнең НЭЗ (нефть эшкәртү заводларын) модернизацияләү программасын үтәүгә хезмәт итә. Җитештерү калдыксыз диярлек алып барылачак, ә нефтьне эшкәртү тирәнлеге 98,5% тәшкил итәчәк. Шәһәрнең «Түбән Кама Нефтехим», «Татнефть-Нефтехим», «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» предприятиеләре ел саен җитештергән продукция күләме буенча Түбән Кама Россиянең шактый төбәкләреннән алда бара. Россиянең гомуми нефть продукциясе күләмендә республикабыз предприятиеләренең өлеше түбәндәге саннарны тәшкил итә: 78% плистирол, 50% полиэтилен, 44% синтетик каучук, 29% автомобиль шиннары.

ТР муниципаль берәмлекләре арасында Түбән Кама төп капиталга инвестицияләр җәлеп итү һәм үзе җитештергән товарларны чыгару-озату буенча 2 нче урынны били. Түбән Кама муниципаль районы – Татарстан Республикасындагы һәм Россия Федерациясендәге аеруча динамик үсүче төбәкләрнең берсе. Куәтле сәнәгать потенциалына, шулай ук бай кешеләр капиталына ия буларак һәм Республика Хөкүмәтенең акыллы сәясәте ярдәмендә, район икътисади-мөһим күрсәткечләрнең тотрыклы үсеш темпларына ирешә. Эре сәнәгать предприятиеләренең урта һәм кече эшмәкәрлек үсеше, югары тормыш дәрәҗәсе Түбән Каманы инвесторлар өчен кызыклы итә. Болар барысы да зур тизлек белән үз потенциалыбызны үстерергә, эчке инфраструктурабызны үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә. Түбән Камада тормыш уңайлы һәм кызыклы булсын өчен, инде шактый эш башкарылган. Яңа микрорайоннар, социаль инфраструктура объектлары торгызыла, сыйфатлы юллар сузыла, шәһәрне киңкүләм яхшырту программалары тормышка ашырыла. Үсеше ягыннан Түбән Кама Россиянең бик күп шәһәрләреннән алда тора. Бүген Түбән Кама муниципаль районы территориясендә ел саен 130 мең квадрат метр торак куллануга тапшырыла. Бу – республикада дүртенче күрсәткеч.

Ярты гасыр эчендә Түбән Кама күпкә баерак тарихлы шәһәрләр дә ирешә алмаган гаҗәеп уңышларга иреште. Бүген ул – бөтен Татарстанның икътисади плацдармы, «үсеш ноктасы» гына түгел, ә бәлки «Россия һәм Татарстанның иң төзек шәһәре», «Идел буеның мәдәни башкаласы» да... Түбән Кама үсә һәм ныгый, нәкъ менә 60нчы елларда безнең җиргә илнең төрле почмакларыннан килеп, биредә яшәгән һәр кеше өчен иң яхшы һәм кадерле булачак шәһәр төзергә алынганнарның хыялында туган калага әверелә бара! Түбән Каманың данлы биографиясен исемнәре шәһәр тарихыннан аерылгысыз кешеләр төзегән. Мәсәлән, 1960 елның декабреннән химия заводының беренче директоры, 34 яшьлек Иван Алексеевич Санников үз вазифаларын үтәргә керешә. Ул эшли башлаганда, сәнәгать комплексы торгызылырга тиешле урында агачлар үсеп утыра һәм чиксез колхоз кырлары гына җәйрәп ята. Әмма Иван Алексеевич барлык хыялларның тормышка ашачагын аңлый һәм булачак гигант- заводны күзалдына да китерә. 1963 елның март аенда аны талантлы оештыручы Николай Васильевич Лемаев алыштыра, шәһәр һәм нефтехимия комбинаты төзелешенең төп этабы аның исеме белән бәйле. Ул 1985-1989 елларда СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате министрлыгына, 1989-1990 елларда СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министрлыгына җитәкчелек итә. Социалистик Хезмәт Герое. Түбән Кама төзелешенең иң кызу чорында, 1963 елда, биредә 7 төзелеш-монтаж идарәсен берләштергән «Татэнергострой» тресты оештырыла. Бу «гадәти булмаган» хуҗалыкка Евгений Никифорович Королёв җитәкчелек итә, Түбән Камага нигез салучыларның берсе булган бу шәхес аңа гомеренең 40 елын багышлый. Аның исәбендә болай да үзе төзегән берничә шәһәр бар. Яшьлегендә ул Новосибирскидагы авыр машиналар төзү предприятиесе төзелешендә катнашкан. Аннары – Амурдагы Комсомольск, Калинин, Вышний Волочек, Торжок, Бежица, Енисейск һәм Түбән Кама шәһәрләре. Кәрим Хәмидулла улы Вәлиуллин, Максим Николаевич Адылев, Николай Александрович Зеленов, Василий Игнатьевич Суздальцев, Фатих Миңнебай улы Хәйбуллин, Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин, Гамбәр Гафиулла улы Гафиуллин, Сәгадә Фатыйх кызы Вәлиева, Антонина Павловна Нехорошкова, Клавдия Ивановна Гончаренко, Гелий Иосифович Уралов, Фәрит Бәдретдин улы Баһаветдинов, Илдус Харис улы Садыйков. Бу шәхесләрнең һәм башка бик күп легендар түбәнкамалыларның исемнәре безнең шәһәрнең тарихында калачак! Беренче төзүчеләрнең традицияләре дәвам итә. Түбән Камада элеккечә үк шимбә өмәләренә чыгалар, агачлар утырталар, чәчәк түтәлләре ясыйлар, яңа юллар һәм балалар бакчалары төзиләр, бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр. Түбән Камадагы яңа буынга да шәһәр тарихында үз сүзен, үз хезмәтен калдыру мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә дә биредә зур эшләр кайный. Түбән Кама элеккечә яшьләр шәһәре санала, биредә 273,5 мең кешенең дүрттән беренә якыны – 14тән 30 яшькә кадәрле яшьләр, һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Бу – Түбән Каманың традициясе, биредә зур төзелешнең беренче ике елында ук 78 никах теркәлә, 190 бала туа. Ә үзенең юбилеена Түбән Кама 150 меңенче бала тууын көтә. Түбән Кама һәрвакыт сәнәгать шәһәре буларак кына үсми, төзелеш башланганда ук аның мәдәни ягына да зур игътибар күрсәтелә. Түбәнкамалылар яхшы музыка, иҗади кичәләр ярата һәм Бөтенсоюз комсомол төзелеше елларында бирегә күпсанлы артистлар һәм актёрларның килүе дә очраклы түгел.

Яңа шәһәр һәм нефте-химия комбинаты төзелеше темплары бирегә 60нчы елларда килгән композитор Александра Пахмутова белән шагыйрь Николай Добронравовны «Смелость города берёт» дигән җырны язарга рухландыра. Түбән Камада спорт шәһәре дә, т анылган «Нефтехимик» хоккей дружинасы һәм шул ук исемдәге клуб бар. 12 балалар яшьләр клубы спортның 20 төре буенча профессиональ спортчылар әзерли, аларның 2се – Олимпия резервы мәктәбе. Түбән Кама – дөнья чемпионнары ватаны, биредә берничә буын бөек спортчы тәрбияләнгән: Олимпия уеннарында катнашучылар – җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры Николай Афанасьев 1996 еда Атлантадагы уеннарда катнашкан; тагын бер җиңел атлет, Артём Мастров, 2000 елда Сиднейдагы Олимпиадада илнең җыелма командасы составында чыгыш ясый; җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры Екатерина Волкова 2008 елда Пекиндагы Олимпия уеннарында бронза медаль ала; Марта Зәйнуллина – безнең танылган чаңгычы, 2014 елда ул да Сочидагы Паралимпия уеннарында бронза медальгә ия була; Шамил Садриев белән Ревал Садыйков – билбау көрәшендә, Ленар Фәйзлиев – бокс буенча дөнья чемпионнары. Шәһәрнең 50 еллык алтын юбилее – аның киләчәктә тагын да колачлырак үсешкә ия булачагына нигез ул. Түбән Кама үсә, үзгәрә. Беренче чиратта, шәһәр юбилеена Чулманның яр буе яңартылачак. Бу искиткеч зур реконструкция проектын төзүдә түбәнкамалылар гына түгел, бөтен Россия архитекторлары катнашты. Августта яңартылган Шәһәр паркы ачылды. Бу проектны эшләгәндә, түбәнкамалыларның барлык теләкләре искә алынды: монда велосипед юллары, тротуарлар, фонарьлар, «җырлаучы» фонтаннар, эксклюзив күпер, балалар мәйданчыгы, амфитеатр, тренажёрлар барлыкка киләчәк, ә Түбән Кама телеманарасы Париждагы Эйфель манарасы кебек яктыртылачак. Шәһәрне, гомумән, төзекләндерү буенча да зур эшләр башкарыла. Биредә быел беренче тапкыр ишегалларын ремонтлауның уникаль программасына старт бирелде. Шушы максатларда Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре ярдәме белән ярты миллиард сум акча бүлеп бирелде, 100дән артык ишегалдын ремонтлау күздә тотыла. Бу юнәлештә төп эшләрне юл хезмәте һәм идарәче компанияләр белгечләре башкарса, үз ишегалдында уңайлыкларны һәм матурлыкны анда яшәүче кешеләр үзләре булдыра. Төрле буын һәм профессия кешеләре зур һәм тату гаилә булып гомер иткән Түбән Каманың традицияләре әнә шундый, алар өчен Түбән Кама – уртак туган йорт.