Логотип Казан Утлары
Бәян

Ташлы туфрак (документаль бәян)

Якыннарымның якты истәлегенә багышлыйм...


Поезд килеп туктауга, халыкны аралап, алар вагонга таба ашыктылар. Иң алдан Әгъзам абзый, аның артыннан зур фанер чемоданнар тоткан уллары – унбиш яшьлек Әгъләм атлый. Әйбер авырлыгыннан бер якка янтайган йөкле Тәлига апа кече кызын – Фәһимәсен җитәкләгән, олырагын – Әдибәсен янәшәсеннән иярткән. Һәркемнең кулында, аркасында әйберләр, төенчекләр, юл капчыклары.
Ленинградка алып китмәкче иде Әгъзам үз гаиләсен. Ләкин ул дигәнчә барып чыкмады. Уйлаштылар да Чиләбегә барып, шуннан Ташкентка китәргә булдылар. Менә бүген китәрләр, Аллаһы боерса! Авылда үзенә көн бетәчәген, рәтләп яшәргә ирек бирмәячәкләрен күптән аңлады Әгъзам.
Яңавылда поездга утыруга, ир белән хатын тамбурга чыктылар, туган яклары белән саубуллашып, тәрәзәгә текәлеп озак кына карап тордылар. Паровоз пар болытлары пошкыра-пошкыра әкрен генә кузгалып киткәндә, күңелләр тулды.
Күзләренә килеп төелгән яшьләрен күрсәтмәс өчен, ире башын иде, Тәлига исә түзмәде, елап ук җибәрде. Исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булыр микән газиз туган якка? Ниләр күрер бу башкайлар чит җирләрдә? Хуш, Яңавыл – Туган җир! Китәсе килеп китмибез, туган илдән кем туйган дип җырлаулары бигрәк дөрес икән лә... Дөньялар болганды шул. Тырыш хезмәт белән төн йокламый тапкан малларын пыран-заран китерсеннәр дә, ничек үзәгең өзелмәсен? Җыен хөрәсән әллә кем булды, бөтен ялкау хуҗа хәзер дөньясына! Күпме кеше «халык дошманы», «кулак» дигән исем тагылып юкка чыкты кырмыска оясыдай кайнаган илдә...
Ирнең аксыл йөзе сулып киткәндәй. Уртаклашмаган кайгы, эчкә бикләнгән хәсрәт бигрәк тә авыр, аеруча газаплы була икән. Ул хатынын беләгеннән тотып вагон эченә әйдәде. Алар бер-берсен тынычландырып, балалары янына барып утырдылар. Ә балаларга иң кызыгы – поездга утыру, каядыр китү иде. Бу серле яңалык алар тормышына ниндидер шатлык өсти. Таныш түгел юллар буйлап алга ыргылучы поезд тәрәзәсеннән дә аларга әле өр-яңа дөнья ачыласы бар!
Ир белән хатын вагондагы күңелле шау-шуны ишетмәделәр, шомлы тынлыкка чумдылар. Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелдәп, аерылышу көен сузды.
Чиләбегә килеп төшүгә, аларны Әгъзамның дусты Нури каршы алды. Ул авылдан күптән чыгып киткән, монда төпләнеп яши, сату-алу эше белән мәшгуль иде. Туган якка кайткан саен очрашалар алар. Әгъзам китә алмады, туган авылы Салихта өйләнеп торып калды. Якташлар вокзал буендагы буш эскәмиядә бераз сөйләшеп утырдылар, киңәшләштеләр дә каядыр барып килергә ниятләделәр.
– Әйберләргә, апаеңнарга күз-колак бул, яме! – диде Әгъзам улына, хатынына да нидер пышылдады һәм алар биек йортларга таба киттеләр.
Биш яшьлек Фәһимә әткәсенең тротуар буйлап каядыр китеп баруын абайлап алды. Шул арада, ай күрде – кояш алды дигәндәй, кызчыкның аларны куып җитмәкче булып артларыннан йөгерүен һичкем күрми калды.
Тротуар тулы халык каядыр ашыга, кеше арасыннан әткәсе белән теге абыйның аркалары гына күренгәләп ала. Юл буендагы зур кибетләрнең ялтырап торган тәрәзәләренә карый-карый, абына-сөртенә йөгерә торгач, кечкенә кыз әткәсен күздән югалтты. Ул адымнарын кызулатты, бөтен көчен җыеп алга йөгерде. Арыгач, ниндидер зур йорт янына җитеп, туктап калды ул. Тирә-ягында кешеләр күп, ләкин әткәсе беркайда да күренми! Кире борылырга, әнкәсе янына кайтырга кирәк! Кызчык борылып, берничә адым атлауга, аптырап туктап калды... Юл чаты дүртәү, кайсына борылырга соң? Кая барырга белмичә, ул елап ук җибәрде. Янына тукталып, үзенә нидер әйткән кешеләрне дә аңламады Фәһимә.
Як-ягына карап, елап торган бала янына килеп баскан озын итәкле, кара чәчле хатын, аның саргылт бөдрә чәчләреннән сыйпап, ягымлы тавыш белән: – Не плачь, девочка, а где твои родители, где твои мама, папа? – дип аңа текәлде. Бала русча берни аңламаса да, бераз тынычлангандай булды. Ул кулы
белән алга күрсәтеп сөйләнде:
– Әнкәйләр пуез буенда, шунда барасым килә!
– Красивая девочка, хорошая!
Кызны җитәкләп, хатын аны каядыр алып китте. Кызыл тасмасын салдырып,
кулына тоттырды, итәк кесәсеннән катып беткән түгәрәк кәнфит алып бирде. Фәһимә елавыннан туктады. Озак кына ашыгып атладылар алар, чегән хатыны юл уңаенда кешеләрдән акча сорады, кемнәрнеңдер кулларын тотып нидер карады. Тирә-якта ыгы-зыгы артты, кайберәүләр кызга карап нидер әйтте, тик Фәһимә русча аңламады. Ниндидер татар хатыннары туктады:
– Кара әле, чегәннәр бу баланы урлаганнар ахры, аларга охшамаган бу кыз! – Милиция чакырырга кирәк!
Шау-шу көчәйде. Халык күбәйгәннән-күбәя иде, алар атлы арбалар тезелгән
базар янына килеп җиттеләр. Бер кырыйда аллы-гөлле озын итәкләрдән, матур төймәләр, алкалар таккан чегән кызлары бии. Кызчык аптырап тирә-якка карады. Шулвакыт, йә Хода! – кинәт кенә Фәһимәнең каршысына әтисе килеп чыкты. Кызчык хатыннан кулын тартып алды да, каты итеп:
– Ә-әткәй! – дип кычкырып җибәрде һәм аңа ташланды.
Әткәсе, аптырап, син монда каян килеп чыктың, дип, баланы кулына алуга, теге чегән хатыны кеше арасына кереп югалды.
– Йә Ходай, кызымны чегәннәр урлап китә язган бит! Рәхмәт, Раббым, баламны каршыма чыгардың! – Әгъзам баланы кысып-кысып кочаклый, үбә иде. Ерактан ук күрде Фәһимә: әнкәсе, абыйсы һәм апасы елашып беткәннәр,
бик борчулы кыяфәттә як-якка караналар, һаман аны эзлиләр иде.
– Кая китеп югалдың, балакаем, нигә киттең? – дип, әнкәсе кызарган күзләрен тутырып карады да аны кочагына алды. Ташкент поезды китәргә
сәгатьтән артыграк кына вакыт калган иде.
** *
Поезд тәгәрмәчләре текелди дә текелди. Тәрәзәдән күренгән куе урманнар, яшел болыннар, текә таулар, түгәрәк күлләр инде артта калды, аларны саргайган үләнле көйгән җирләр, комлы сәхрәләр, шәрә зәнгәрсу таулар алыштырды. Яшеллек аз, үсемлек юк диярлек җирләр дә бар икән... Кәкре-бөкре булып үсә алмый утырган вак кәрлә каен, саксаул агачлары, сәмәннән эшләнгән тәбәнәк өйле кышлаклар, икешәр өркәчле дөяләрне күргән балаларның күзләре гел тәрәзәдә.
– Әткәй, монда елгалар юк микән әллә? – дип, Әгъләм әткәсенә текәлде. Әткәсе җир йөзендәге унике зур елганың җидесе Азиядә булуын әйткәч, ул шатланып куйды. Үзләренең Урал авылы янындагы төлке фермасында булышуларын, тегермән буасында ничек балык тотканнарын сөйләп баручы улының йөзенә сокланып карап торды Тәлига. Кече кызы сыман, шулкадәр дә әткәсенә охшар икән бу бала! Хатын тагын уйлар йомгагын тәгәрәтә башлады...
Ул Башкортстанның гүзәл почмагында урнашкан авылын, үзләренең иркен йортын, биек ат абзарларын, мал-туарын күз алдына китерде. Нык иде шул тормышлары, шуңа көнләшүчеләр дә күп булды. Ире тырыш, эшчән, булдыклы, укымышлы иде, яңача гәҗитләрне дә авылда беренче булып ул алдырды. Барын да укып, алдан белеп торды.
Абруйлы иде ул авылда. «Кулак» диеп кулга алгач та, төрмәгә утыртмадылар аны, ул үз-үзен аклап кире кайтты. Чөнки бар малын – ике сыерын, өч атын яңа төзелгән колхозга илтеп тапшырган иде инде. Тырма-сукалар, ат эшлияләре, хуҗалык кирәк-яраклары, олавы белән ташылып, күмәк хуҗалык милкенә әйләнде. Хуҗалык рәисе булып алган яшьлек дусты Габделхәй белән дә кистереп, каты сөйләште Әгъзам. Тагын кулга алып, төрмәгә тыгулары да бар иде. Ә өйләрен колхозга алырга, избач итәргә дип карар чыгаргач, ул бик хурланды, Тәлиганың да җаны өзгәләнде. Алар тиз генә җыенып, авылдан китәргә булдылар.
– Илдә чыпчык үлми, баш исән булсын, эшләрбез дә яңадан корырбыз дөньяны, – диде ире. Тик хатынының йөкле булуы, сигез баладан өчесе генә исән калуы бераз шөбһәләндерә иде аны.
Китәр алдыннан Ленинградтагы туганнарын, Ташкенттагы танышларын, Сәмәркандтагы якташларын искә төшерделәр. Кайларга гына таралмаган инде бу татар халкы?.. Хәзер илдәге давылда таралышкан, төрмәләрдә юкка чыкканнар күпме тагын! Әгъзамның Иж-Бубый мәдрәсәсен бетергән укымышлы абыйсын – авыл мулласын бер ай элек төнлә килеп ГПУга алып киттеләр, һаман бер хәбәре дә юк бит! Исән-сау гына булсын инде, Алла сакласын үзен! Төрмәләрдә иза чигә микән, ни хәлләрдә икән Имаммөхәммәт абзыйлары, күпме йөреп, сорашып та берни белә алмадылар.
Күрше вагонда Төркестан фронтына баручы ГПУ кешеләрен күрү дә төрле уйларга этәрә. Ә Әгъләм тукталышларда гел шулар тирәсендә бөтерелә, сугышчыларның киемнәренә сокланып карый малай. Лангар, Бассаган якларына, басмачларның соңгы зур төркемнәрен тар-мар итәргә баралар икән ди алар.
** *
Инде өч-дүрт тәүлек буена көне-төне тыкылдаган тәгәрмәчләр тавышы гына түгел, ашау җитмәү дә, билгесезлек тә хәлсезләндерә. Керүче-чыгучылар – капчык, төен, сумка күтәргән кешеләр күренмәсенгә, шүрлек башларына чыпта сыман пәрдә элеп куйдылар. Балалар бертөрлелектән арып, үзләренә уен таптылар. Әгъләм сеңелләренә кызык-кызык сораулар бирә:
– Күзеңне йомгач, нәмә күрәсең? – ди ул Әдибәгә. – Үзебезнең ишегалдын күрәм, – ди кызкай.
– Мин бернәмә дә күрмәем, – ди Фәһимә. Абыйлары тагын:
– Эт ния өрә? – дип сорый. Кызлар уйланып торганда, үзе үк:
– Сүләшә белмәгәнгә! – ди. Алар өчәүләп көлешәләр. Әдибәнең чая кара тут йөзе, авыл кызларына гына хас тыйнак елмаюы мут шаянлык сирпеп торса да, бармагыңны авызына куйма, тешләп өзәр!
– Уты юк – яна, канаты юк – оча, аягы юк – йөгерә, ул нәрсә? – дип табышмак әйтә абыйлары. Кызлар уйга калалар. Үзе Фәһимәгә карап, тәрәзәгә, кояшка күрсәтә.
– Кояш, – ди бәләкәче.
– Болыт, – дип өсти икенчесе.
– Су, – дип тәмамлый егет үзе.
– Ягез, балалар, тамак ялгап алыйк! – дип әнкәләре бүлдермәсә, уйныйлар
иде әле. Улына титаннан кайнар су алып килергә кушып, әчмуха чәен ача башлады.
Тышта, комлы чүл өстендә җил чәнечкеле дөя үләнен тәгәрәтә... Ә ир белән хатын кайгы касәсеннән авыз итә-итә, балаларын билгесезлеккә таба алып баралар. Менә поезд тизлеген әкренәйтә башлады да ниндидер станциягә килеп туктады. Су, ризык алырга, хәл җыярга чыгучылар ком бураны туздырып чабып килүче җайдаклар төркемен күрделәр. Иң алдагы җайдак кулындагы
кара байракны күрүгә, кемнәрдер:
– Чума! Чума! Кара үлем! – дип кычкырыша башладылар. Халык тиз
генә кире тынчу, эссе вагоннарга кереп тулды. Коточкыч авыру һәркем өчен куркыныч иде. Озак та тормады, паровоз пошкыра-пошкыра кузгалып та китте. Әгъләмгә монда бар да кызык, ят, яңа. Ул өстәге шүрлектә, тәрәзәдән күзен алмыйча, каршысында яткан сеңлесен дә ишетмичә, тирә-юньне карый, күз күрмәгән җирләр белән таныша иде.
Поезд Чимкент дигән зур гына шәһәргә килеп җитте. Юлаучылар вагоннан төште. Монда да гаҗәп хәлләр күп икән...
Менә өсләренә иске чапан кигән, чалма ураган, кулларына таяклар тоткан бертөркем сәләмә генә киемле кешеләр, беравыздан: «Йә, Алла! Йә Алла!» – дип кабатлап, учак тирәли әйләнәләр. Арадан берсе:
– Бүгүн ислам галәме үлкән мүсибәтга, огур җудоликкә учради... Шәйх Содик Мүхәммәт Йосуф хәзрәтләри уафат! – дигәч, берничәсе бергә:
– Аллох өз рәхмәтига олсин! – дип кабатлый иде.
Тар гына урамнан ишәккә атланган каратут йөзле, сакал-мыеклы ир килә, аның артыннан ук кара кием белән капланган, баш түбәсенә юка гына ипигә охшаган көлчәләр өеп тоткан хатын-кыз атлый.
Шундагы бер апа кычкырып сорап куйды: – Минга нимә алыб килдиңез?
– Сут, катик, коймок келди...
Әгъләм, Әдибә һәм Фәһимә, исләре китеп, шуларга карап тордылар. Яннарыннан ялтырап, керләнеп беткән малахай бүрекле, ишәк җитәкләгән карт, чигелгән түбәтәйле, буйлы матур халатын чуклы билбау белән ураган егет, яулыгын чөеп бәйләгән, киң йөзле, кысык күзле хатын, аллы-гөлле күлмәк, шундый ук чалбар кигән, озын кара чәчләрен әллә ничә чатка үреп салган чибәр кызлар үтеп китте.
– Әнә дүрт аяклы печән чүмәләләре килә! – дип кычкырып җибәрде Әгъләм, алга таба күрсәтеп. Кечкенә ишәкләргә бик биек итеп зур йөк – печән төягән ирләр узды. Әгъзам тагын балаларын кисәтте:
– Карагыз аны, монда балаларны урлап китәләр, бер-берегезнең кулын җибәрмәгез, җитәкләшеп кенә барыгыз, – дип, аларны базар мәйданына алып китте.
Чинар агачының җәенке ботаклары астында утыручы, башына бәрән бүрек кигән карт аларга:
– Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ! – дип эндәшкәч, әткәләре дә сәлам бирде. Мөселман кешесе бит!
Тирә-яктагы чүп-чар арасыннан китеп, уң якка борылуга, бик матур, чынаяктан ясалган төсле ялтырап торган зур, бизәкле таш мәчет, аның каршында шундый ук зәңгәрсу киң һәм биек капка күренде. Әдибә, әнкәсенекедәй елтыр кара күзләрен зур ачып:
– Хөррият капкасыдыр инде бу, әйеме, әткәй! – дигәч, Әгъзам көлеп җибәрде.
Хөррият дигәннәре кайда, кайсы җирләргә китеп югалды икән соң? Кайчан да булса күреп булыр микән аны? Гаепсез килеш илеңнән качып диярлек китеп бар инде... Әле ярый, эзләп табып яңадан берәр гаеп такмасалар. Менә ничек болгана ил... Шулай уйланды ир. Алар базардан ят ризыклар – кавын, карбыз, ләвәшләр алдылар да вагонда әйберләрен саклап калган әнкәләре янына ашыктылар.
Тәгәрмәчләр текелдәвенә тәмам ияләшеп беткән балаларга Ташкент шәһәренә якынлашып килүләрен ишетү зур сөенеч иде. Әйберләр барланды, төенчекләр төйнәлде, догалар укылды... Алда юлчыларны шомлы билгесезлек көтә иде.
** *
Ташкент янындагы кышлакка килеп урнашуларына бүген ике ай булды. Торыр почмак алырга җыелган акча сизелеп кими иде. Гаиләсенә торыр куыш, үзенә эш эзләп йөреп, Әгъзам вакытның үткәнен сизмәде дә. Бер таҗик картының иске генә өен сөйләштеләр. Җиденче сыйныфны тәмамлаган улына да эш эзли әткәләре. Ерак түгел җирдә, горноспасательная станция дигән урында яшь егетләрне эшкә җыялар икән, дип ишеттеләр алар. Бүген шунда бардылар, шөкер, юллары уңды! Өйрәнчек итеп алырга булдылар Әгъләмне. Әдибәне үзбәк мәктәбенә укырга бирделәр, төпчекләре әнкәсе янында, өйдә. Өй дигәне кечкенә алачык. Тәлига өйнең түшәмнәрен юды, стеналарын агартты, чистартты, үзенчә матурлады. Юкны бар итте, гаилә учагын тергезер өчен көченнән килгәнне эшләде ул. Эшнең рәтен белеп, тырышып дөнья көтте. Алачык янындагы кечкенә бакчаны бик яраттылар, кичләрен, һава җиләсләнә төшкәч, бергәләп шунда чыктылар, ташлы туфрагында казындылар, чистарттылар. Тик туган авыл истән чыкмады, сагындырды, андагы зур йортлары, бакчалары күз алдыннан китмәде. Тәлига моңланып әкрен генә җыр сузды:
Һаваларда ике аккош, Агыйделдә кышлавы. Бигрәкләр дә авыр икән Туган илне ташлавы...
Тирә-юньдә йөзем куаклары, тут агачлары үсә, гөлчәчәкләр хуш ис бөрки. Бу комлы-ташлы туфракта ничек үсә икән алар? Әгәр җире безнең авылдагы кебек булсамы? Һәр якның үз туфрагы, үз үсемлекләре, читтән китереп утыртсаң, тернәкләнеп китәр идеме икән алар? Кешеләр дә шулай: яңа җиргә күченеп утыруны авыр кичерәләр, тик нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр... Шулай фикер йөртте хатын.
Әйе, яңа җирдә тормыш корып җибәрү җиңел түгел икән. Кышлакта күбрәк гади дихканнар яши. Төрле милләт кешеләре – үзбәкләр, таҗиклар гына түгел, татарлар, руслар да бар. Җир эшкәртеп, мамык үстерүчеләрдән тыш, шахтёрлар да, терлекчеләр дә очрый. Ярый әле халык тыныч, күршеләр әйбәт булып чыкты. Әле бер әйбер кирәк, әле икенчесе юк – күршеләр белән тиз танышып, аралашып киттеләр. Бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй, әкренләп мондагы тормышка ияләшә башладылар.
Үзбәкстанның эссе һавасына күнегү генә Тәлига өчен аеруча кыен булды: көндез өйдән чыгарлык түгел, эссе һава тыннарны куыра, карынындагы баласы тынычсыз булыр, ахры. Кичке якта бакчадагы агачлардан җиргә коелып калган җимешләрне – алыча, өрек, чикләвекләр җыеп йөргән кызларына карап, зур өметләр баглый, күңелен тынычландыра, алар өчен шатлана ул. Биредә ачтан үлмәсләр, ризык табарга була икән! Ире танышларын эзләп тапты, район кулланучылар җәмгыятендә яхшы гына эшләп китте.
1934 елның көзге аяз бер көнендә Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады. Әгъзам бер кереп, бер чыгып йөрде, хатынының кулларын тотты, маңгай тирләрен сөртте. Ниһаять, иртәнге якта муенына кендеге уралган, зәңгәрләнеп беткән бала дөньяга аваз салды. Кичергән борчылулары эзсез калмаган, күрәсең, малай бик хәлсез, зәгыйфь иде. Бераздан кечкенә Мәгъдәнне әнкәсенең күкрәгенә куйдылар.
– Әй сабыем, мә, имәргә тырыш, улым!
Икенче көнне генә авызына ими алды бала. «Балык тәнле» булып туды сабый, тән тиресе кытыршы иде.
– Тернәкләнеп китәр микән балакаем! – дип өзгәләнде ана.
Авыру баланы ничек кенә дәваламадылар, ниләр генә сөртмәделәр, нинди генә үлән суларында юмадылар, тик файдасы булмады. Табиблар климат ярамавын сәбәп итте. Йокысыз төннәр борчулы көннәрне алыштыра торды.
Язмыш сынаулары бетмәгән икән әле, дүрт кенә ай яшәде сабый якты дөньяда, Үзбәкстанның ташлы туфрагына салып куйдылар бу оҗмах кошын... Җиргә ямьле яз кояшы карауга, Тәлига мамык үстерү бригадасына эшкә чыкты. Беркөнне улы эштән кайтып, өйрәнү өчен бер айга базага җибәрәчәкләрен әйтте. База дигәннәре еракта, Тянь-Шань таулары буенда, Чимган дигән җирдә икән. Унбиш яшьлек баланы ничек шул тикле ерак җиргә җибәрмәк кирәк инде. Борчуга калды ана. Тик ире аңа:
– Кайгырма, карчык, мин үзем озата барырмын, мин эш белән Наманганга барам, шул якка, – дигәч, тынычлана төште.
Әгъләм ярыйсы гына үзбәкчә өйрәнде, яңа җиргә, эшенә тиз ияләште. Озын буйлы какча гәүдәсе тазарып, матурланып китте. Шәһәрдә кайнап торган тормыш, яңа дуслар кызыксынучан егетне моңарчы күрелмәгән башка дөньяга алып кереп китте.
Шәһәрдә әледән-әле яңа завод-фабрикалар, уку йортлары ачыла торды, үзбәкчә, русча гәҗит-журналлар чыга, төрле концертлар куела иде. Абдулла Кадыйри исемле дусты аны мәдәният яңалыклары белән таныштырып кына тора. Искелекнең җиңелүе, илнең үсеше, индустрияләштерү, хатын-кыз иреге, җирле халык тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Хикәяләр яза үзе, язучы. Сәмәркандта «Кызыл каләм» исемле әдәби берләшмә ачуларын, анда катнашкан яшь язучылар Хәмзә, Фитрат, драматург Зәфәри, шагыйрь Гафур Голәм, тагын әллә кемнәр турында сөйли. (Тик бу егетләрнең утыз җиденче елда репрессия корбаннары булып юкка чыгачагын әле берсе дә белми иде шул.) Әгъләм дә рабфакта укыр, аннары, бәлки, Төркестан дәүләт университетына да керер, Алла боерса! Ташкентта утызлап югары уку йорты, йөзләп техникум бар, анда кырык дүрт мең студент укый, ди бит дусты. Шундук өстәп тә куя: «Һәр мөселманның бурычы – белемгә омтылу! Беләсеңме, моны Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән!» – ди ул.
Үзбәкстанның Россия составына кушылуына ун ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә егетләр Язучылар союзы ачылу тантанасына бардылар. Рәссамнар берлегендә булып, күргәзмә карадылар, Әгъләмгә Урал Таксынбаев дигән яшь рәссамның яңа гына язылган «Хатыннарны азат итү» картинасы бик ошады. Бәлки әле ул үзе нәрсә дә булса иҗат итеп карар, кызык бит! Рәсем төшерү өчен дә укырга кирәк икән шул.
Шундый уйлар белән канатланып йөргәндә, Чимганга китәр көн дә килеп җитте. Кирәк-яракларны җыеп, юл биштәрен әзерләп, алар юлга чыкты.
Йөз чакрымлап юл үткәч, өч юлчы, поезддан төшеп, көнчыгышка борылды. Барасы юл кыскара, алда, тау буендагы зур таш янында учак яна, тирәсендә кешеләр кайнаша иде. Өчаякка эленгән казаннан тирә-юньгә хуш ис бөркеп шулпа исе, яңа суелган куй ите исе тарала. Тау буена тирмәләр корылган. Күптән түгел агып төшкән ерганаклар эзе тау битен чуарлаган. Юлчылар якынаюга, тирмә тирәсендә кешеләр күренде.
– Әссәламегаләйкем! – дип эндәшүгә, хуҗалар аларны учак янына чакырды. Хәл-әхвәлләр сорашып, танышып, кая баруларын белештеләр, сөйләшеп киттеләр. Кунакчыл халык яши икән бу якларда, туганын күргәндәй ягымлы, әдәплеләр. Якындагы тирмәдән чыккан Әлимхан белән Гыйлемхан исемле ике чабан ипле генә әңгәмә корып җибәрүгә, Корбан исемлесе коштабакка салып майлы калҗалар китереп куйды да:
– Утырыңыз, Әгъзам әкә! – дип, аларны дастархан янына чакырды. Сүз иярә сүз китте, Әгъзам аларга үзенең туган ягы, ничек бу якларга килеп чыгулары турында бәян итте. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алдылар. Егетләр тау ягына күрсәтеп, андагы яшерен сукмаклардан атлы төркем килеп чыгу мөмкинлеген әйтеп кисәттеләр. Куркыныч хәлләр дә күп була икән монда.
Туплау пунктына сәгать дүрткә барып җитәргә тиешлекләрен уйлап утырган Әгъләм егеттән:
– Ә син татарча кайда өйрәндең, яхшы сөйләшәсең? – дип сорады. Әлимханның әтисе Оренбург ягында, Каргалы мәдрәсәсендә укыган икән. Тамак ялгап, әйрән эчелде, бераз хәл җыйгач, Әгъзам:
– Менә бит, Хода бәндәләре, якташларны күргән кебек булдык, – дип рәхмәт әйтте, алар саубуллашып барыр юлларына кузгалдылар.
Тирә-якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде: алда горур чал түбәләре белән болытларны терәп утырган Зур Чимган таулары күренде. Йөзәр мең еллык серләрне, байлыкларны саклаучы бу тауларда нинди могҗизалар саклана икән? Ерак түгел хәрби киемле кешеләр кайнаша.
Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Әгъләм белән иптәше үз хезмәтләре турында бер ай эчендә бик күп яңалыклар белделәр. Тауларда коткаручы югары хәзерлекле, белемле, физик яктан көчле булырга, элемтә чараларыннан дөрес файдаланырга, техниканы, альпинизм кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш икән. Егетләр көндезләрен бик эссе, төннәрен салкын булуга карамастан, иртәдән кичкә кадәр укыдылар, тауларда йөрделәр, сикерделәр, әзерләнделәр. Ашау ягы яхшы иде, биргәнне сыпыртып кына куйдылар. Бер атна эчендә кара- кучкыл төскә кереп, кояшта каралдылар. Тик тау инженерлары укыган лекцияләрдә русча терминнарны аңлап бетерү мөмкин түгел иде: «горные выработки, эксплуатация подземных сооружений, спасение и эвакуация людей, пожарная безопасность и работа по тушению пожара, особые условия несения службы» кебек катлаулы сүзтезмәләрнең мәгънәләре татар аңына тиз генә барып җитә алмый икән шул... Застава начальнигы, чик сакчыларының отряд башлыгы да татар кешеләре булып чыкты – аңлашылмаганны сорарга да мөмкин иде.
Кыска вакытлы ялда аларны таулар арасында диңгездәй җәелеп яткан Чарвак сусаклагычына алып бардылар. Андагы матурлык, бәллүрдәй чиста һава, иртәнге сихри таңнарны каршылау барлык авырлыкны юып алгандай итә.Тауларның шифалы һавасы җанга рәхәтлек өсти, күңелләрне җилкендерә. Ә Чимган тауларының биеклеге өч мең өч йөз метрдан да артуын, көнбатышка өч йөз егерме чакрымга сузылганын белгәч, Әгъләм соклануын яшерә алмады. Искиткеч бит бу! Безнең якларда мондый карлы, биек таулар юк... Их, авылда калган дус малайларга күрсәтәсе иде бу тауларны!
Ташкентка кайткач та, егет бу манзараларны озак оныта алмады. Сеңелләре, бигрәк тә Әдибә зур кызыксыну белән таулар турында, абыйсының ниләр күрүе турында җентекләп сораштыра, географияне яратуын, үскәч укытучы булырга теләвен сәбәп итеп куя. Гаиләдә кичке сөйләшүләр гадәткә әйләнде. Шулай итеп тагын бер ел үтеп китте.
Тик кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Инде тынычландык дигәндә, көтелмәгән хәл – Әгъзамны тикшерергә тотындылар. Милициядән килеп документларын сорадылар, бүлекчәгә чакырдылар. Тәлига да пошаманга төште. Нишләргә, кая барырга, кемгә сыенырга? Тагын тынычлап яшәргә ирек бирмәсләр микәнни? Нинди гаепләр тагарлар? Син кулак, төрмәдә синең урын, димәсләрме? Ирен кулга алсалар, нишләргә мөмкин соң? Урысчасы начар, яңача укый-яза белми. Хатын аптырашта калды. Балаларны, улын хәвефләрдән ничек сакларга? Әлегә бу сорауларга җавап юк иде.

***
Халык мыжлап торган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый кайту беркемгә дә килешә торган эш түгел түгелен, тик шулай да күз яшьләрен тыя алмый Әдибә. Менә китү көне, иптәшләрдән, дус кызлардан, сыйныфташлардан аерылу көне дә билгеле инде: әткәсе иртәгәсе көнгә билетлар алган. Ул иелеп салкын арык суында битен чылатты, тынычлангач, карт ябалдашларын җәеп үскән карагач төбенә басып, тирә-юньгә күз салды.
Еракта, томан эчендәге кебек Тянь-Шань тауларының чал түбәләре шәйләнә. Таулардан искән йөгерек җил шәһәргә җиләс һава китерә. Таулар да, ерганаклардан агып төшкән, кушылып көчле ташкынга әверелгән салкын сулы арыклар да, иртә яздан шау чәчәктә утырган хуш исле җимеш бакчалары, җәен ак алтындай җәйрәп яткан мамык басулары – бары да торып калачак! Сыйныфташларын, бигрәк тә Әдибәне читтән генә гел күзәтеп йөрүче кара күзле, озын буйлы чибәр малай Бабодҗанны бүтән күрә алмас инде ул.
Иске шәһәр базары янына бертуктамый чылтырап кызыллы-сарылы трамвай килеп туктады. Сирәк кенә булса да Өске Җува ягына баручы автобуслар узгалады. Менә инде ул Ташкент – таш кала! Иске шәһәрнең кәкре-бөкре, тар һәм серле урам-тыкрыклары, ташлы балчыктан сыланып эшләнгән коймалары, йортлары яшеллеккә чумган! Кая карасаң да мәчет манаралары, тарихи биналар, алар бихисап монда! Кызкай абыйсын көтә торгач, тагын үз уйларына чумды.
Кичә генә укытучы абыйлары тарихи урыннар турында сөйләп, тиздән балаларны экскурсиягә алып барачагын әйткән иде. Якында гына борынгы акыл иясе, бөек суфи Зәнки-ата һәм аның хәләл җефете Канбәр-бибинең зираты, мавзолей хәрабәләре бар икән.
– Зәнки атаның чын исеме – Шәех Айхуҗа ибн Ташхуҗа Мансур, ә аларга мавзолейны 1390-1409 елларда Аксак Тимер үзе төзеткән, – диде мөгаллим. – Инде искереп җимерелә башласа да, халык онытмый, ул урынны карап, җыештырып тәртиптә тота. Изгеләр зираты бит ул!
Әнкәсенең дога укыганда әйтә торган Зәнки бабай сакчы булсын, дигәне әллә шул шәхес турында микән?!
Әдибә кызыксынып тирә-якка карады, ашыгып килүче абыйсын күреп каршысына чыкты.
– Абыем, эшең беттеме? – диде кыз. – Әйдә тизрәк мәктәпкә, әнкәй дә көтәдер инде.
Мәктәптән белешмәләр, кирәкле кәгазьләрне алып, мәктәп белән соңгы кат хушлашып, алар өйләренә ашыктылар.
Ишек төбеннән түргәчә тезелгән төенчекләр, кием-салым салынган капчыклар, чемоданнар, сумкалар тагын үз хуҗаларын көтә иде. Китәргә булгач китәргә инде! Яңа гына беренче сыйныфны тәмамлаган Фәһимә кадерләп кенә дәреслекләрен актарып утыра: алып та китә алмый аларны, калдырырга да жәл!
Тәлига улы белән сөйләшкәннән соң бакчага чыкты, тандырда пешкән юка икмәкләрне юл кәрзиненә тутырды, әйберләрен җыйды. Әгъзамы кайтканда, ул барысын да хәстәрләп бетергән иде инде.
– Әйдә, Әгъзам, зиратка барып, улыбыз кабере белән дә саубуллашып кайтаек! Чит җирләрдә ялгызы кала бит!..
Туган якларга якынрак булу теләге көчле идеме, Свердловск тирәсенә кайтып урнашырга риза иде хатын. Авыр вакытта сыендырган, ризык-нан биргән бу үзбәк якларын калдырып китүе дә жәл иде.
Икенче көн дә китү мәшәкатьләре белән бик тиз үтте. Озатырга күршеләр җыелды, изге теләкләр әйтелде, догалар укылды.
Өч ел элек Ташкент вокзалына килеп төшкән көннәрне уйлап, монда аларга яшәргә мөмкинлек биргән, сыендырган, туендырган, сыйлы-икмәкле якка рәхмәтләрен әйтеп, кичке якта бу гаилә тагын поездга утырды. Ике катлы тонык тәрәзәдән вокзал бинасы күздән югалганчы карап бардылар. Поезд тизлеген арттыра башлады, ә тышта инде караңгылык куерганнан-куера иде. Юллар, юллар, тагын билгесезлек... Урал таулары ничек каршылар икән аларны?
1937 елның июнь уртасында юлчылар Ревда бистәсеннән Дегтярка ягына юл алдылар. Урта Урал Русиянең авыр промышленность үзәге буларак күптән билгеле як, табигый байлыклары белән дан тоткан як икән! Әгъләм монда чуен кою, бакыр эретү заводлары булуын белде, эш табуы авыр булмас кебек тоелды аңа. Әтисе ничектер уйга чумган. Әнкәсе, сеңелләре тирә-юнь белән танышкандай, якындагы катнаш урманнарга карап баралар. Бар табигать йокыдан уянып, урман-кырлар яшеллеккә чумган, болын чәчәкләре күренә, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Гел туган яклардагы кебек инде.
Тәлига күңеле белән авылында, яшьлегендә йөри. Әгъзамы белән чишмә тавында очраша иде алар. Чишмә тавышын тыңлыйлар иде.Чишмәгә суга барган җирдән урлап алып китте дә инде аны Әгъзамы. Чөнки абыйлары каршы булды. Ябышып чыгу оят иде ул заманда. Шуңа да ике ай буена килмәделәр дә, өйгә дә кертмәделәр. Чишмә тавындагы карт тирәкләр генә аның борчуларына да, бәхетенә дә шаһит иде. И-и, ул салкын чишмә, эчәсе иде суларын, тәме һаман онтылмый! Авылына, Салихка кайтасы иде! Күңеле нечкәрде аның, күзләре яшьләнде. Онытылмый, юк шул, онытылмый икән туган як! Барыбер бер кайтырлар әле...
Дегтярка бистәсе тигез урында урнашса да, аның тау асты дип йөртелгән өлеше дә бар икән. Шунда килеп җиттеләр дә Аксәет авылы кешеләрен – Зәки исемле кодаларын эзләргә керештеләр. Сораша торгач, тиз таптылар. Зәки белән Мөкәррәмә ачык күңелле, бик мөлаемнар, кешелекле икәннәре күренеп тора. Кызлары Хәния белән Сәкинә дә кунак кызларын тиз үз итте. Балаларга йокларга урын табылды. Кунаклар юл тузаннарын кагып, мунчада юынып та чыккач, өстәл әзерләнде, төн буена сөйләшеп сүзләр бетмәде. Туган-тумачаның хәлләрен, авылга кайтып килүләрен сөйләделәр.
– Нишләргә икәнен ачык кына уйлап та бетермәдем, – диде Әгъзам, – эшкә урнашканда энәсеннән җебенәчә тикшерерләр инде.
– Хәзер закун бик каты, Әгъзам туган. Көчленеке замана. Менә сине, Әгъләм, урнаштыру авыр булмас кебек. Синдәй камсамуллар, спортсменнар кайда да кирәк.
Икенче көнне үк егетне ияртеп алып китте ул. Барганчы кызык вакыйгалар турында сөйләде.
– Эшчеләр бистәсе Свердловскига якын, турыдан кырык чакрым да юк. Монда ике йөз еллар элек үк атаклы Демидовлар бакыр эретү, тимер, чуен кою эшләрен башлап җибәргән, – ди Зәки абыйсы. – Хәзер бу эшләр киң күләмдә башланды, илгә тимер, чуен күп кирәк.
– Урман, су, руда булгач, эш барадыр инде. Елгалар да зур гына күренә.
– Су юллары буйлап, Чусовой елгасы белән безнең якка, ә Исет елгасы буйлап Азия ягына китәргә мөмкин, безнең Дегтярка Азия белән Ауропа чикләренең уртасында утыра, – ди Зәки абыйсы.
– Ә син, Зәки абый, үзең нинди эштә соң?

– Әй, энем, әллә ни зур түрә түгел, бригадир гына. Каен агачыннан күмер яндырабыз, ә тузыннан дегет агызабыз. Ревда тимер юлына шуларны җибәреп торучы инде мин. Ә сине «Дегтярский рудник» начальнигы иптәш Гарновский янына алып барам хәзер, – диде ул.
Икенче көнне үк эшкә урнашты егет. Горноспасатель булып эшләгәнен исәпкә алып, аңа ике урын тәкъдим иттеләр. Бер атнадан остазы Галимулла абзый Әгъләмне җыелышка алып китте. Җыелышта бик кызык хәбәрләр ишетте ул. «Дегтярский рудник» бакыр җитештерү планын арттырырга тиеш икән. Совет власте урнашканда, 1917 елда элекке хуҗалары шахталарга су тутырып яраксыз хәлгә китергән булалар. 1925-1930 елларда монда вакытлыча килешү нигезендә «Лена-Голдфилдс» дигән америка фирмасы торгызу эшләре алып барган. «Москва», «Петербург» шахталары кебек үк хәзер «Нью-Йорк» һәм «Лондон» шахталары да ачылырга тиеш ди.
– Принята Государственная программа интенсивной разработки Дегтяровского месторождения, – дип сүз башлады Гарновский. Озак сөйләде ул. Партия һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча ниләр эшләнергә тиеш, барысы да җентекләп тикшерелде. Җыелыш ике сәгатькә сузылды.
Көн артыннан көннәр узды. Егет кичләрен укыды. Соцгород дигән районнан бер баракның ике бүлмәсен бирделәр Әгъләмнәргә. Тәлига Зәки янына, урман кисүчеләр бригадасына урнашты. Әгъзамның хезмәте бистәдән читтә, мал азыгы, атларга печән хәзерләү белән мәшгуль, кеше күзенә бик күренеп йөрмәскә тырыша, кунарга да кайтмый. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт тиз үтте.
Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Кызыл почмакта бертөркем кызлар шау-гөр килә. Араларында ак челтәр кофта, кара борчаклы итәк киеп, нечкә билен каеш белән буган, бик сөйкемле кызны күреп Әгъләм туктап калды. Мәрмәрдәй нәфис муенына төшкән саргылт чәчләрен, йомры күкрәкләрен, тулы иренен күздән кичерде.
– Что, парень, уставился на нашу Майю?
Кызлар чыркылдашып көлешә башладылар. Егет кызарынды, иптәше артыннан китапханәгә кереп китте. Кичен өйгә кайтканда, Әгъләм белән Дима өч кызны куып җитте. Аларның уртадагысы – Мәйсәрә исемлесе нәкъ шул кыз иде.
– Аня, – дип таныштырды үзен бик чаясы һәм ике иптәшенең дә исемнәрен атады.
Саҗидә белән Мәйсәрә үзләрен басынкы һәм тыйнак тоталар, Аня кебек күп сөйләшмиләр. «Үзебезнең тәрбияле татар кызлары!» – шулай уйлады егет. Яшьләр клубында кичке уеннарда, бию кичәләрендә алар еш очраша башладылар. Кызлар бу чибәр, басынкы егеткә тиз ияләште. Киноларга бергә йөриләр. Мәйсәрәне бик тә ошатты егет. Кыз озатып кайту кыюлык өстәде аңа. Якыннанрак танышып, сөйләшеп йөри торгач, ул аны ныклап яратуын аңлады.
Чәчәкле, җылы май җитте. Эшкә барганда, кайтканда, Мәйсәрә очрамасмы, дип як-ягына карый Әгъләм, юк сәбәпне бар итеп почтага, аның эшләгән урынына да кергәли үзе. Аны күрсә, йөзендә елмаю уйный, күзләре балкып китә егетнең; ул баштанаяк шатлык нурына күмелде, чөнки бәхетле иде. Сөйгәненең зәңгәр күзләреннән, якты карашыннан мәхәббәт уты, яшәү дәрте ала!
– Син бит минем язгы кояш нурларында коенган зәңгәр чәчәгем, – ди Әгъләм, уенда булса да кызны иңбашларыннан кочып.
Бүген дә чалбарын юып, матрац астына кибәр-кипмәс тигезләп салган абыйсына карап, Фәһимә:
– Абый, син аны үтүкләнсен өчен шунда куйдыңмы? Син тагын клубка барасыңдыр инде, анда күңеллемени? – дип абыйсы янында бөтерелде.
– Әйе, хезмәт хакы алгач, бер үтүк юнәтергә кирәк инде. Әйдә, сеңлем, сине дә алып барам, дәресләреңне хәзерләп бетер!
Кызчык шатлыгыннан аны кочаклап алды. Бик әйбәт шул аның абыйсы. Укып та йөри, эшендә дә яраталар үзен. Абыйсы белән горурлануын яшерми Фәһимә. Әдибә апасын алмый, ә аны ияртә! Апасының үз иптәшләре, дуслары. Хәния белән көн дә очрашалар, серләшәләр. Мөкәррәмә апа яңа күлмәк тегеп биргән әле үзенә.
Бу ялда комсомол яшьләр җыелышып «Бәллүр тау» карьерына бардылар. Кварц, гранит катламнары белән дан тоткан бу тау ерактан ук төрле төсләргә кереп ялтырап тора. Кызгылт, зәңгәр, аксыл, сары төсләр чиратлашып чагыла. Урал тау байлыклары турында күпме легендалар, әкиятләр чыгарганнар, чынбарлыкка туры килгәннәре дә күп икән. – Комсомол секретаре шулай сөйли: элек малахитны император сараена җибәргәннәр, эрмитаҗда да малахит зал бар икән. Күпме байлыкны, асылташларны чит илләргә озатканнар, алар белән француз корольләренең резиденциясен, Версаль сарайларын бизәгәннәр. Ә хәзер алар халыкныкы, үзебезнең эшче-крестьяннар байлыгы, ди секретарь. Элек бакыр рудасын мичләрдә яндырып эреткәннәр, акча сугу өчен 480 тонна бакыр җитештергәннәр. Алтын рудасы да башта Уралда табылган! Корыч коюны әйтәсе дә юк.
Әгъләм бу сөйләшүдән соң зур горурлык хисләре кичерде. Үз эшенең мөһимлеген аңлап, дәүләт өчен файдалы кеше булуына шатлана ул. Борчыла да үзе, теге вакытта әткәсенә тагыла язган кара мөһер – кулак исемен һичкемгә белдерми, искә аласы да килми. Илдә репрессия көчәйде, кешегә ышаныч бетте. Халык дошманнары да йоклап ятмый, күрәсең. Ачылып китеп сөйләшергә куркыныч. Һәркөн шундый яңалык: кемнедер алып киткәннәр. Партиянең күренекле вәкилләрен дә, түрәләрне дә аямыйлар, төнлә дә кулга алалар, гаеп табалар. «Халык дошманы» дигән ярлык тагып, үзләрен генә түгел, гаиләләрен, балаларын төрмәгә утырталар. Шушындый шомлы заманда кулга алынган Иван Петрович урынына Әгъләмне смена начальнигы итеп куйдылар. Башы белән эшкә чумды егет.
Политинформациядә бөек юлбашчыбыз Сталинның яңа карарларын, илнең хәрби көч-куәтен ныгыту максатында эшләнергә тиеш эшләр турында сөйлиләр. Златоуст заводларында туп снарядлары кою өчен чимал кирәклеге, СССРда яңа төр техника үзләштерү, ашыгып корал җитештерү – болар барысы да сугыш чыгу куркынычын искәртә, күңелгә шомлы уйлар килә башлый .
Дусты Дима белән «Ворошиловча төз ату» значогын алганнан соң, Әгъләм спорт нормативларын тапшырырга ялгызы йөрде. Дима тиздән өйләнергә җыенуын сәбәп итеп, спортзалга килә алмады. «Аня белән безнең мәшәкатьле чагыбыз, дустым», диде ул.
Уйга калды Әгъләм. Ул да кайчан да булса өйләнер, тик кая алып кайтыр ул сөйгәнен? Бик бәхетле яшәрләр иде алар. Дима белән Аня да бәхетле булсын... – Абый, Германия белән дуслык килешүе төзелгән, – диде сеңлесе Әдибә,
абыйсы кайтып керүгә. – Бүген радиодан сөйләделәр.
Эштә дә, өйдә дә гел шул турыда сөйләштеләр.
– Герман белән дуслашкач, сугыш чыгар дип куркасы юк инде, улым, сине
әрмиягә алсалар да, әйбәт кенә хезмәт итеп кайтырсың, Алла бирсә, – ди әнкәсе. Әткәләре генә бу хәбәргә бик ышанып бетми.
– Борчылма, әткәй, безнең Кызыл Армия көчле ул, сугыш башласалар, любой дошманны юк итәргә әзер!
– Менә бит хәзер солдатка да унсигездән ала башларга дигән карар чыккан, юкка түгел ул, улым. Сине дә озак тотмаслар, ичмасам бәләкәй генә булса да бер йорт төзеп керергә кирәк ие. Илләр тыныч торса.
– Үзебезнең өй белән мунча булсамы, картым!
Тәлига бу хәбәргә ышаныргамы-юкмы дигәндәй, әле иренә, әле улына
карады.
– Безнең бригатта сүләп тордылар, бура сатучылар бар икән монда, әткәсе!
Өчебез дә эшләп торганда, дим.
– Беләм, мин карап йөрдем, хакын да сөйләштем инде. Акчасын гына ничек
җиткерәсе...Түбә тактасын белешәсе калды.
Уйлаштылар, сөйләштеләр дә яңгырлар башланганчы землянка казырга, бура
алып, күтәреп куярга дигән фикергә килделәр. Көнне төнгә ялгап эшкә тотындылар: урын алып, барын әзерләделәр. Бурычка бата-бата, дус-ишләр, танышлар белән өмә ясап, бураны өеп куйдылар. Кызлар җил-яңгырга карамый йомычка җыйды, йорт тирәсен чистартты. Эштән туктаган арада апасына карап:
– Кайда бакча, кайда түтәлләр булыр икән, апа? – диде Фәһимә. Аның күз алдында шаулап торган җимеш бакчалы үз өйләре пәйда булгандай тоелды.
Ноябрь аенда җир идәнле җыйнак кына өй калкып чыкты. Тәрәзәләргә такта кактылар. Шатлыгы эченә сыймады Тәлиганың. Авылларындагы зур, биек йортлары түгел дә соң, тик үзләренеке бит! Язга бетереп тә куярлар әле. Идән-түшәмен, морҗасын җиткерсәләр, җәйгә күчәрләр дә, Алла бирсә!
Бүген Әгъләм эштән борчылып кайтты.
– Нәрсә булды, улым? Эшеңдә ул-бу булмагандыр бит?
– Юк, әнкәй, фин сугышы башланган, – диде Әгъләм. – Миннән яшьрәк
егетләрне дә военкоматка чакыралар. Ә миңа повестка һаман юк!
– Син эшеңдә кирәгрәктер, улым! Синдәйләргә бронь бирәләр бит. – Әткәсе малаена карап торды да өстәп куйды: – Иртәгә мин Яңа соцгородка барам,
вербовщик итеп эшкә чакырдылар.
– Ярый ла ахыры хәерле булса, – диде Тәлига, кызлары янына барып басты
да өстәл әзерли башлады. Өстәлгә кабыклы бәрәңге янына катык, аннары арыш ипие куйды.
Өстәл тирәсенә, җиделе лампа яктысына җыелдылар. Сугыш турындагы хәбәр барысын да борчуга салса да, табын артына утырдылар...
Бисмилла әйтеп ашый гына башлаганнар иде, урамда кемнәрнеңдер шаулашып кычкырышканы ишетелде. Бар да сикерешеп торды. Кинәт шунда барак тәрәзәсенә каты итеп суктылар.
– Пожа-ар! Йортыгыз яна!
Котлары алынып, бөтенесе урамга йөгерде. Бар халык чиләкләр, багорлар
күтәреп ярдәмгә ашыга. Түбәндә, тау астында биек ут көлтәләрен салкын җил уйната, гүелдәп аларның яңа йорты яна иде! Ут яктысында кешеләр кайнаша, якындагы йортларны очкыннан, ялкыннан саклыйлар, күрәсең. Ах, нишләргә, өйләре инде янып бетеп килә!
Тәлига, нишләргә белмичә, әле чиләккә, әле багорга ябышты, аннары хәле китеп җиргә утырды да кычкырып елый башлады. Күрше марҗасы килеп юаткандай итте:
– Вставай, Тайя, мокро и холодно, заболеешь! – Ул җирдән торырга булышты. Шул арада корымга буялган Әдибә белән куркынган Фәһимә килеп әнкәләрен кочакладылар, алар да кушылып еларга тотынды. Күршеләре җитәкләп диярлек кайтыр юлга борды:
– Монда инде берни эшләп булмый! Әйдәгез, янып бетте бит, җиле дә нинди көчле!
Кар катыш яңгыр ява башлады. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, киемнәре юешләнгән, корымга баткан Әгъзам белән Әгъләм кайтып керде. Мөкәррәмә белән Зәки күренде.
– Ут төрткәннәр булса кирәк, кем этлеге булыр бу?
– Бер явыз бәндә бар монда, шул булмагае, тик тотылмаган бур түгел... Якты хыяллар белән шатланып төзегән бу өйләре дә үзләренә язмаган икән бит! – Ярый әле үзегез, балалар исән-сау, ул тиклем елама, Тәлига! – дип
тынычландырды Мөкәррәмә.
Кышкы салкыннар башланды. Кияргә җылы кием, ягарга утын алырга акча
юк иде. Тормыш ничектер тагын да авырлаша барды. Ипи алырга барганда Әдибәнең кулыннан талон кенәгәсен талап ала яздылар. Ярый җитезлеге коткарды кызны.
– Азык-төлекне норма белән генә бирүләре СССР белән Финляндия арасындагы сугыш аркасындадыр инде. – Шулай дип гөманлады Әгъзам. – Ай-һай, тормышлар аруланыр микән соң?
Язгы кояш җиргә турырак карауга, Әгъләмгә хәрби комиссариаттан повестка китерделәр. Эшләгән эшен тапшырып, медкомиссиядә каралып, әти-әни, туганнар, дуслар белән саубуллашып, вакыт тиз узды. Мәйсәрәсе белән кулга кул тотынышып кич буе урамда йөрделәр алар, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
– Көтәрсеңме мине, зәңгәр чәчәгем, – диде егет, кызны кочагына алып, – өч ел бит, аз гомер түгел!
– Биш түгел лә, тик кайткач карт кыз димәссеңме соң? – дигән булды кыз, иркәләнеп.
– Әйтәмме соң, мин бит сине би-и-ик нык яратам!
– Мин дә. Менә сиңа бүләккә кулъяулык чиктем. Мине онытма, хатларыңны ешрак яз, җаным! – Мәйсәрә Әгъләмнең күкрәгенә капланды, аның күзләре яшьләнгән иде.
Иртән вокзалга җиткәндә, Тәлигага нидер булды: әйтерсең лә аның йөрәген суырып, җанын өзеп алдылар. Бердәнбер улы – ныклы терәге китә бит, исән- сау әйләнеп кайтыр микән?
– Борчылма, әнкәй, СССР зур һәм көчле ил, ак финнарны җиңдек, мин тынычта хезмәт итеп кайтырмын. Исән-сау гына яшәгез! Мин кайткач, зур итеп өй бетерербез! Әткәй, синең белән дә бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Кызлар, әткәй-әнкәйне борчымагыз, тырышып укыгыз! – Башта Фәһимәне күтәреп алып үпте дә: – Кара аны, тагын чегәннәр урлап китмәсен! – дип шаяртты. Аннары әнкәсенең күз яшьләрен сөртте, озак кына кочагыннан чыгармый торды. Зур сеңлесе һәм әткәсе белән хушлашуга, «По вагонам!» дигән фәрман ишетелде. Башкалар белән бергә Әгъләм дә вагонга таба атлады, борылып, «сау булыгыз», дип кычкырды да вагон ишегеннән кереп юк булды.
...Әгъләмнән хатлар килүен түземсезләнеп көтәләр: Әдибә белән Фәһимә, почтальон килмәсә, почтага ук баралар. Мәйсәрә кызларны күрүгә, вакыт табып, яннарына чыгып урый. Соңгы хатында абыйлары үзен Түбән Новгород дигән шәһәргә танкистлыкка укырга җибәрәчәкләрен әйтеп язган иде. Озак кына хаты булмый торды. Менә бүген зур шатлык – көтелгән хат килде! Тәлига кулларын алъяпкычына сөртеп, ашыгып сәке читенә утырды.
– Әйдә, укы тизрәк, кызым!

Барчасына да аерым-аерым күп сәлам юллаганнан соң, үзе турында шундый юллар язган иде улы:
«Минем хәлләрем яхшы. Безне кыска сроклы танкистлар курсында укыталар. Вакыт тыгыз, занятиеләр күп. Тиз генә язалмам».
Җавап хатын бергәләп яздылар. Үзебезнең тормышыбыз бер көе, үзгәрешләр юк, диделәр. Әгъзамны тагын тикшерүчегә чакыртуларын әйтмәскә булдылар. Менә җәйнең иң матур чагы – чәчәкле июнь җитте. Тәлига белән Әгъзам озак кына уйлаштылар да ике-өч көнгә генә туган якларына кайтып килергә
булдылар. Кызлар янына иптәшкә Сәкинә килмәкче булды.
Вокзалда билетлар алуга, яннарына ике кызылармеец килеп басты.
– Фахров Әгъзам син буласыңмы?
– Әйе, сезгә нәрсә, иптәшләр?
– Нинди иптәш булыйк без сиңа. Әйдә, атла!
– Кая?
– Баргач күрерсең!
Әгъзам Тәлиганың борчулы йөзенә карап елмайгандай итте.
– Борчылма, хатын, бар, өйгә, балалар янына! Мин кайткач китәрбез. Мин
тиз кайтырмын, – дип ышанычлы адымнар белән ишеккә таба борылды. Аннары хатынын кочаклады, күз кысты, аны шулай алып киттеләр.
Тәлига вокзал уртасында ялгызы калды.
Озак көтте Тәлига ирен. Шомланып, борчылып көтте ул. Эшендә дә аңа юньле киңәш бирә алмадылар. Шул китүдән Әгъзам кире әйләнеп кайтмады. Кайгы ялгызы гына йөрми, диюләре хак бит ул. Әгъләмнән кыска гына хат килде, аларның танк бригадасын чик буена җибәрәләр икән. Шул көнне радио илебездә Бөек Ватан сугышы башлануын, безгә фашист илбасарлары
һөҗүм итүен җиткерде...
***
Дегтярка мәктәбендә дә яралы солдатлар өчен госпиталь ачылды. Өлкән сыйныф укучыларын госпитальгә дежурга билгеләделәр. Ундүртенче яшь белән баручы кызга эш кайда да күп иде, Әдибә дәресләр бетүгә әнкәсенә ярдәм итәргә йөрде.
Тәлига төнге сменадан арып кайтса да, бераз хәл алуга, Ревдага, төрмәгә ашыкты. Бүген кабул итү көне икән. Иренең хәбәрен белә алмый озак йөрде ул. Бер атна элек кенә урау юллар аша хәбәр килеп иреште: 58 нче статья белән гаепләнгән, бик ябыккан, кыйналган Әгъзамны Бәдрәш авылы мулласы дизентерия белән авыручылар барагында күргән! Хәле бик начар иде, ашарга бирмиләр ди, исән микән, исән булса, тиздән аларны Чиләбегә күчерергә мөмкиннәр, дип әйтергә кушкан.
Үзбәкстанда чакта ире алган зур чуклы шәлен сатып, бераз ризык юнәтте дә, ашарга әзерләп, төрмә капкасы янына китте Тәлига. Озын, биек таш койма буендагы чират акрын бара, кайберәүләрнең әйберен кире боралар, алганнарыныкын бик озак тикшерәләр. Инде чират җитә дигәндә генә, кабул итү пунктын шап итеп ябып куйдылар. Ашыйсы килүдән, арудан күңеле болганса да, ул тагын көтәргә булды. Бер сәгатьләп вакыт үтүгә, такта тәрәзә күтәрелде, ачулы йөз пәйда булды.
– Фамилия? Статья?
– 58 нче, Фахров Әгъзам, – диде хатын, куркуын җиңеп. – Такой не числится! Следующий...
 – Нәрсә дигән сүз инде бу, нишләп не числитсә?
Хатын чираттагы халыкка, артындагы озынча ябык иргә сораулы караш ташлады.
– Юк , диделәр сиңа, бар, өеңә кайт! – диде ир, йомшак кына итеп.
Хатын тагын берәр хәбәр булмасмы дигәндәй, бераз көтте.
Ярсып, үкси-үкси елады ул баракка кайтканда. Гаепсез кешене дә юкка
чыгара торган нинди залим дөнья бу? Иблисләр бастымыни аны? Кайда икән, ач, авыру килеш нинди җәфалар чигә икән аның газиз ире? Исән микән, юк микән? Сораулар җавапсыз иде.
Кызлары да, үзе дә бик сагындылар әткәләрен, кичләрен үзәкне өзеп, гел аны сөйлиләр, искә төшерәләр дә елашып алалар. Аннан башка ничек яшәргә? Кадере юк кешенең бу илдә!
Атна саен барды Тәлига төрмә капкасы янына. Нишләргә? Ни өчен кулга алдылар ирен? Гаебе нидә? Кайчан суд булган? Тик мондый сорауларга җавап бирергә теләүче дә юк иде. Нишләргә соң?
Илдә канкойгыч сугыш бара, безнең гаскәрләр һаман чигенә, диләр. Ниләр күрербез, билгесез... Улы ут эчендә, хатлары бик сирәк килә, шулай да борчыла, киңәшләр бирә үзе: «Авылга, Башкортстанга кайтып китсәгез, яхшы булыр иде, әнкәй, – дип язган ул. – Илдә чыпчык үлми! Котылып чыккач, сезне әткәй дә авылдан эзләр. Фашистларны җиңгәч, сугыш беткәч, мин дә авылга кайтырмын! Ышаныгыз, Җиңү безнең якта булыр!»
Ачлык дигән бик яман нәрсә үзен еш искә төшерә башлады. Мәктәптән кайткач, кызларга ашарга берни юк! Кечесенә иртән бер кашык балык мае эчертә Тәлига. Эштә бирелгән паёк бик тиз бетә. Сугыштагы улы да, төрмәдәге ире дә сыйланып ятмыйлар бит, алар да ач йөридер, дип юата хатын үзләрен. Түзәргә кирәк, бөтен ил өстенә килгән хәсрәт бит бу!
– Помнишь, апа, Ташкентта базардан сухофрукты алып кайта идек, – ди Фәһимә. – Анда булсакмы... – Әдибә уйга калды. – Әллә, әнкәй, чынлап та авылга
кайтабызмы?
– Кайда яшәрбез соң, балакаем? – Аннары уйланып торды да: – Без узарга
тиеш юллар бетмәгәндер шул әле, – дип куйды...
Иртән эшкә килгәч, яңа гына смена начальнигы итеп билгеләнгән Настя
исемле хатын Тәлигага таба карап сөйләнде:
– Безнең арада халык дошманы хатынына урын булмаска тиеш! – Нәрсә сөйлисең син, Настя, нинди халык дошманы ди ул?
– Аның улы сугышта танкист, командир, – диештеләр хатыннар.
Тәлига аптырашта калды. Кичкә инде ул катгый бер фикергә килгән иде.
Ашыгып өенә кайтты, аннары Мөкәррәмә янына китте.
– Зәкидән хат һаман юкмы?
– Юк, Тәлигакаем, исән булса, бер язар иде, берәр нәрсә булгандыр, әллә
ранин булып ята микән...
– Сугыш бит ул, төрле хәл булырга мөмкин, Әгъләмемнән дә бик сирәк
килә хәзер. Нимес Мәскәүгә уктала ди бит!
– Әй, ул каһәр суккырының муенын кайчан борырлар инде! Бик авыр бит
тормышлар!Үзегез ничек кенә яшәп ятасыз соң?
Хәлләрен сөйләп биргәч, дусты:
– Ни әйтсәң дә, туганнарың – апаң, җиңгәләрең янында җиңелрәк булыр.
Кызларың үсеп килә, кайт илеңә! – диде ул. – Иреңнән хәбәр булса, йә улыңнан хат килсә, авылыгызга җибәрербез, анысы өчен борчылма!
Саубуллашканда, Мөкәррәмә кызларының кечерәйгән киемнәрен төреп Тәлигага бирде.
Мәктәпкә баргач, кызларга төрле яктан сораулар яуды: – Файка, вы ещё приедете?
– Ада, ты дальше учиться будешь или работать?
– А дежурить в госпитале ты уже не будешь?
Фәһимә почтага барып, Мәйсәрә апасы белән дә хушлашырга өлгерде.
– Абыеңнан хат киләме, нәрсәләр яза?
– А я сама ему писала, – диде кызкай, горурланып. – Сестра только адрес
написала.
Үзләренең авылларына кайтып китәселәрен әйткәч, Мәйсәрә күңелсезләнде,
кызны кочаклап алды да хат язып торырга кушты.
Дус-ишләр белән хушлашып, әйберләрен күтәреп, алар тагын вокзалга
киттеләр. Репродуктордан Левитанның көчле тавышы яңгырады:
– Передаём сводку Совинформбюро!
Хәбәрләрдән ниндидер кырыс, күңелсез чынбарлык тарала, шул җанга
үтеп керә иде.
Тәлига тирә-якка карады. Вокзалда хәрбиләр күп. Ул үзенең улын, аның
хушлашып хезмәткә китүен, үзләренең бергәләп аны озатып калуларын, аннары шушында иренең кулга алынуын исенә төшерде.
Вокзал янында ыгы-зыгы. Диварларда сугыш турындагы плакатлар, фашистларны дөмбәсләүне төшергән карикатура рәсемнәре.
Танклар, сугышчылар төялгән эшелоннар туктап та тормый, Көнбатышка таба китә тора. Каршы якта килеп туктаган составтан станоклар бушаталар. Икенче вагоннан сәләмә киемле немец әсирләрен төшерә башладылар. Әдибә белән Фәһимә, шаккатып, шуларны күзәтте. Менә ул фашистлар, кешелекнең дошманнары! Күпме шәһәр-авылларны җимергән, яндырган, күпме кешеләрне, солдатларны үтергән алар! Мәктәптә укытучылар сөйләгән, киножурналларда күрсәтелгән вәхшилекләрен искә төшерде Әдибә. Ул йодрыкларын кысып, нәфрәт белән тегеләр ягына карады:
– Абыкаем, күбрәк кырыгыз сез бу хәшәрәтләрне! – диде кыз, пышылдап. ...Таш-таулар арасыннан поезд алга омтыла. Вагоннар иске, салкын. Красноуфимск станциясенә дә җиттеләр. Алда – Яңавыл – Туган җир! Ничек каршы алыр аларны туган авыл? Кемнәргә кайтырга икән ике бала белән? Авылдашлар, туганнар ничек икән – ничә еллар үтте бит инде. Бөгелмәде, сыгылмады, сындырырга тырыштылар – сынмады. Тик барыбер бик авыр икән лә кайтып керүе. Шундый уйлар тынгылык бирми, эчке дерелдәү йөрәккә кадәр
үрмәли иде.
Эленке-салынкы болытларны куып, көзге җил исә. Поезддан төшеп, вокзал
алдына чыгуга, аларны салкын һава бөтереп алды. Килешле генә башлык астыннан бүселеп чыккан саргылт бөдрәләрен эчкәрәк яшереп, кара-көрән юка пәлтәсен тарткалады Фәһимә. Көчәйткечтән тигез тавыш яңгырады:
– Санитарный состав прибыл на первый путь!
Сугыштан кайтучы яралы ирләрен каршыларга поезд янына хатын-кызлар ашыга. Кайсылары кул арбасы тартып килгән. Киемнәр тузган, йөзләр сагышлы... Кемнәрнеңдер газиз баласы йә кадерле ире кан эчендәдер, үлем белән тартышадыр... Кайсысы кулсыз, аяксыздыр... Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән
ташлама шуларны! Минем улым ничек икән, исән микән балакаем?..
Вокзал янында бер гарип солдат, агач аягын агач арбасына сузып утырган да күшеккән куллары белән өздереп гармун уйный. Баш очындагы чаганның сирәк сары яфракларын сары сагыш итеп җил туздыра.
– Өши башладыңмы, кызым? – дип, Тәлига юл капчыгыннан калын шакмаклы шәлен алды. Унбер яшендә генә булса да, буйга тартылып, озынаеп киткән кызын шәл белән төреп, чукларын артка тартып бәйләп куйды. Кызчык бераз җылынып киткәндәй булды. Олысы бирешми, ныклырак анысы... Хатын авылга кайту өчен ат белешергә китте.
Җиде еллап гомер үтеп китсә дә, Яңавыл әллә ни үзгәрмәгән икән. Вокзал янында шул ук бер-ике катлы агач йортлар, алар искерә төшкән дә җимерек ихаталар гына күбәйгән. Монда юлаучылар аз, атлар янында берничә кеше кайнаша. Тәлига белешә торгач, бер бабай белән сөйләшеп килеште. Арык атның иске генә арбасына булган әйберләрен төяделәр дә кайтыр юлга чыктылар.
Көн болытлы, агачларның шәрә ботаклары салкын җилдә селкенә, арба тәгәрмәче туң җирдә шыгырдап бара. Кызлар үзара русча нидер сөйләшәләр, тик уйга баткан хатын берни дә ишетми. Ул һаман фронттагы улы, бәлагә тарган ире, авылдагы туганнары турында уйлый. Аның бетмәс уйларын бүлеп бабай сорап куйды:
– Йә кызым, читтән кайтасызмы, ирең сугыштамы?
– Әйе, Сверлау ягыннан, – диде ул теләр-теләмәс кенә, чит кеше алдында ачылып китә алмыйча .
Көн кичкә авышып, җиргә караңгылык иңә башлагач, алда авыл шәйләнде. Авыл башындагы зиратны уздылар, арырак кура җиләге бакчасы утырта башлаганнар икән. Йортлар искергән, читән-коймалар да сирәкләнгән. Утын әзерләргә ирләр юк шул хәзер. Чишмә тавы гына элеккечә һаман биек, аста үсеп утырган тал-тирәкләр юанаеп үсеп киткән. Бер чакрым да юктыр, янәшәдә генә Мәликә түтәсе яшәгән Урал авылы шәйләнә.
Менә ничек кайтып керергә язган икән туган авылга!.. Хәтерендә Тәлиганың... Китәр алдыннан председатель, халыкны җыеп:
– Бу кулаклар белән сөйләшмәгез, ярдәм итмәгез, йөрешмәгез! – дип үгетләп маташканда, Мәликә түтәсе:
– Үз туганым! Синнән куркып тормам! Ишектән кертмәсәң, морҗаларыннан төшәрмен! – дип чәчрәп чыккан. Менә шул куркусыз түтәсенең кечкенә өенә ике бала белән кайтып төште Тәлига. Елашып, кочаклашып күрештеләр, сөйләштеләр. Әгъзамның фаҗигале язмышы өчен бик борчылды түтәсе. Үзләренең дә ир туганнарының берсе теге елларда ук атып үтерелгән иде, ә энеләре сугышта. Төпчек энеләреннән хәбәр юк икән. Бар җирдә дә җитмәүчелек, юклык күренеп тора, авылларны нужа баскан!
Урал дигән кечкенә авылда Тәлига җиң сызганып эшкә тотынды. Таҗетдин җизнәсенә ияреп урман кисте, карлы-бозлы эскертне каерып, малга салам ташыды. Әдибә дә колхоз эшенә чыкты. Көннәр кыскарды, төннәр озынрак була башлады.
Октябрь бәйрәменнән соң Фәһимә дүртенче сыйныфка үзләренең Салих авылы мәктәбенә барды. Мәктәп салкын, укучылар күп түгел. Укытучы Мәрзия апа балаларны яңа кыз белән таныштырды. Арифметика дәресе иде, парта өстендә укучыларның саргылт кәгазь кисәкләре, каләмнәре ята. Фәһимә өр-яңа дәфтәрләрен алды (сугышка кадәр абыйсы Горькийдан посылка итеп җибәргән иде аларны), барысына да уртасыннан берәр табак алып өләшеп чыкты. Дәрестә кызның сорауларга рус телендә җавап бирүе генә малайларга кызык: алар тып-тын калып тыңлыйлар. Апалары дәрес материалын бу кыз аңласын өчен русчалап та кабатлый. Өч-дүрт ай эчендә укытучы апасы кызны ярыйсы гына татарчага өйрәтте, иптәшләре дә ярдәм итте, үзләре русча аңлый башлады. Февраль бураннарында бер чакрымдагы Уралдан мәктәпкә бару, аннары Мәликә әбиләренә кайтып йөрү бик арыта. Аннары ачлык та тинтерәтә! Үзе бала күрмәгән Мәликә түти кызларны өнәп тә бетерми ахры, әнкәләрен чәй эчәргә чакырганда, кызлар читтән карап торалар. Тәлигага бу газап, әлбәттә.
Елга аша чыгып чыршы, элмә кисәргә барганда, кайчак Фәһимәне дә ияртә әнкәләре, фермага утын, сарыкларга элмә кайрысы алып кайталар.
Сугышның иң авыр чорлары иде бу. Авылда әле бер йортка, әле икенчесенә кара хәбәр килә. Дегтяркадан хат алдылар: «Зәки Сталинград өчен барган сугышларда авыр яраланган, аяксыз икән, госпитальдә ята икән. Исән калуына бик сөендек! Язгы ташулар үткәч, бәлки кайтарырлар. Ә Әгъзам турында берни белә алмадык!..» Мөкәррәмә шулай язган иде.
Ай артыннан айлар үтте. Чәчү башланыр алдыннан һәр хуҗалык басуга тирес чыгарырга тиеш. Мал-туар урынына абзар-кураларда җилләр генә киләп сала... Абзар артларында электән калган тиресне, тиресле җирне кырып-себереп кырга ташыдылар. Югары уңыш алу өчен ниләр генә эшләмәделәр. Җиргә коелып калган башакны берәмләп чүпләделәр. Тылда калган халык ач булса да, фронтка кирәк икмәк! Бөтенесе дә фронт өчен, җиңү өчен тырышып эшләде.
Беркөнне Тәлиганы җиңгәсе чакырып җибәргәч, кызларын ияртеп аларга барды ул. Җиңгәсе авыл хәлләрен сөйләде:
– Бер-ике уч бодай алып кайтканда тотылган Әсманы төрмәгә алып киткәч, ике баласы өйдә япа-ялгыз калды бит! Ачтан үлмәгәйләре... Шунда күчеп яшәсәгез, сабыйларга зур таяныч, ярдәм булыр ие, – диде җиңгәсе. Шулай итеп, алар Салихта яшәп калдылар.
Дүрт балага ашарга юнәтү бик авыр инде, тик нишләмәк кирәк! Илгә килгән хәсрәт бит!
Тәлига үҗәтләнеп эшкә ябышты. Яшәү өчен көрәш дәвам итте.
Ашлыклар өлгереп җиткәч, уракка төштеләр. Иртә таңнан кара төнгәчә кырда, басуда хатыннар. Председатель очраган саен ашардай булып карый, Тәлигага бәйләнә. Бүген дә:
– Менә миннән йөз чөереп, Әгъзамны сайлаган идең дә, ул кайда да мин кайда! Ул кем дә мин кем! – диде ул, масаеп. – Бүген кич минем янга амбарга килерсең!
Үзеннән әче бал исе килә. Тәлига читкә тайпылды:
– Дөньяда ир заты беткән дисәләр дә, сиңа карыйсым юк, бәйләнмә миңа, Габделхәй! Әнә авылда күпме ялгыз хатыннар...
– Ачка катарсыз әле... – Тегесе сүгенеп китеп барды.
Тәлига йөрәге ярсуга түзә алмыйча тагын ире турында уйлады. Намусын сатып ләззәт ала торган хатын түгел лә ул! Сизә, исән түгел инде аның Әгъзамы! Сугыш чыккач, ашарга бирмичә ачтан интектергәннәр, газаплап үтергәннәр аны! Төшенә дә гел шулай керә. Яратышып яшәделәр алар, тик бәхетләре генә гомерсез булды! Чын хуҗа иде, балалары өчен дә үлеп тора иде әткәләре.
Кич Әдибә эштән елап кайтып керде. Кызлар фермадан кайтканда, хуҗа очрап аны арбадан куып төшергән:
– Нәрсә дип син, кулак калдыгы, колхоз атына утырып йөрисең, бар, җәяү кайт!
Бәрәңге утыртырга җир бирмәве дә үчлектән инде, аны кызлар да аңлый. Урта Азиядә алынган матур киемнәр бәрәңгегә алыштырылып бетте.
Тагын яңгырлы, пыскак көз җитте. Басу читләренә агачлардан тәңкә-тәңкә алтын коела! Җилләр яфрак туздырып йөргәндә, укырга күрше Күрдем авылына киткән Фәһимәләр атнага бер-ике тапкыр гына кайта башладылар. Бер ялда, абыйларыннан инде өч ай хат килмәвенә аптырап, Ленинградтан эвакуацияләнгән рус хатыны Полина янына керде кызлар, бергәләп командование исеменә хат яздылар. Җавап көттереп килде: Курск юнәлешендә барган, миллионлаган корбаннарны йоткан коточкыч авыр бәрелештә – танк сугышы дип аталган мәхшәрдә булган абыйлары хәбәрсез югалган икән! Ачы хәсрәттән Тәлига йоклый да, ашый да алмады. Берничә айдан бу гаиләнең бөтен өметен өзеп, һәммәсен зур кайгыга салып, кара мөһерле хат килеп төште: «Сезнең улыгыз танкист Фахров Әгъләм Орлов өлкәсенең Чегатаево авылы янында батырларча һәлак булды», – диелгән иде бу хатта. Баһадирдай улы танкта янып үлгән бит! Аның фаҗигале төстә һәлак булуы – соңгы ышанычның, өметнең өзелүе иде...
– Улым, багалмам! Җиңеп кайтырбыз дигән идең! Шулчаклы инсафлы, акыллы булып үсүләрең кемнәр өчен булды соң? Бөтен өметем синдә генә ие бит!
Елап туйгач, ул үз-үзенә:
– Хуатит! Тукта, Тәлига! Күпме еласаң да, кире кайтмаслар бит инде! – диде. Тәне буйлап, чеметтереп әллә нәрсәләр йөгерешкән сыман булды. Тәлиганың кечкенә нәфис гәүдәсе тагын да бәләкәйләнде. Аның тормышы тоташ югалтулардан гына тора микәнни соң? Кызлар да, абыйларын уйлап, кара кайгыга батты, әнкәләре өчен борчылды.
– Әнкәй, син чирләп егылсаң, без нишләрбез, бигрәк бетерендең! Ашарга юньле ризык та юк бит ичмасам!
– Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас! – дип куйды ул. Данлы җиңүләрне, сугыштагы уңышларны хәбәр итеп, озак көтелгән яз җитте. Кардан арчылган урыннарда яшел үлән баш калкытты.Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә беренче чәчәкләр – умырзаялар күренде. Һавадагы яз исе, сыерчыклар килүе күңелгә рәхәтлек өстәде. Урман инде яшелләнә башлады, агачлардагы нәни яфраклар рәхәтләнеп кояш нурында коена! Менә тиздән кузгалак, юа, какы үсеп чыгар! Фәһимә җентекләп үләннәрне карый. Черек бәрәңге боламыгы ашап эчләр авырта инде! Оны булган кеше берәр учлап кына арыш онын боламыкка салып болгата, аш ясый. Үзләренә карата булган мөнәсәбәткә, ачлыкка түзалмыйча, Әдибә апасы Кемеровога эшкә китеп барды. Мәктәптә укулар әйбәт кенә бара, җиденче сыйныф бит, сынатмаска инде. Ярый әле укытучылар әйбәт: хәлгә керәләр, ярдәм итәргә тырышалар, киләчәккә зур өмет уяталар. Фәһимә дусты Наилә белән һәрчак бергә, серләре дә уртак, киләчәккә төрле план коралар, туйганчы икмәк ашау турында да бергә хыялланалар. Менә бүген дә пионервожатый Әнгам (булачак халык шагыйре Атнабаев) политинформация үткәрде. Укучыларыннан бер-ике яшькә генә өлкәнрәк булса да, озынча гәүдәле, шинелен кысып буып куйган бу егет
Фәһимәгә аерым игътибар итә. Тик кыз аңа күтәрелеп карарга да ояла.
– Сиңа ничек карады... сиздеңме? – ди Наилә.
– Кит инде, сүләмә юкны! – Фәһимә кызарып читкә карый. – Мәктәпне
тәмамларга вакыт җитеп килә, имтиханнар турында уйла.
Тугызынчы май көнне мәктәптә укучыларны быргы-барабаннар тавышы
астында «линейкага» тезеп бастырдылар. Завуч тантаналы итеп:
– Балалар! Бүген илдә зур шатлыклы хәбәр! Фашистларга каршы дүрт ел буе барган канкойгыч сугыш тәмамланган! Ишетәсезме, сугыш беткән, балакайлар!
Җиңү безнең якта! Совет армиясенә, бөек Сталинга дан!
Рус теле укытучысы Гайшә апалары да, Мәрзия апалары да елый иде!
Бар да дәррәү «ура» кычкырды! Бала чагын сугыш афәте урлаган яшь буын шатлыгыннан нишләргә белмәде! Дәресләр булмады, укытучылар да, укучылар да өенә, авылларына сөенеч хәбәр алып кайтырга ашыкты. Нәдим, Җәмилә, Наилә, Марс, Фәһимәләр – алты-җиде бала авылларына елый-елый йөгереп кайттылар:
– Җиңү, Җиңү! Сугыш беткә-ә-ән!!!
Авыл халкы урамга чыкты, шатлыктан кочаклашып елашулар башланды. Кемнәрдер мәтәлчек атты, ура кычкырды. Яулыклар, ирләреннән калган иске бүрекләр һавага очты. Яраланып кайтканнар да шатлыктан күз яшьләрен сөртте. Чит җирләрдә ятып калган якыннарын юксынып та, әрнеп тә, исәннәренең кайтуына өметләнеп, шатланып елаучылар да – һәммәсе бер- берсен Җиңү бәйрәме белән котлады! Бу шатлык аһәңе әйтерсең лә дулкын булып Җир шары буйлап тарала, киләчәктә тормышларның яхшырачагына ышаныч, өмет тудыра иде.
Сугышта һәлак булган улын, гаепсезгә төрмәгә эләгеп юкка чыккан ирен уйлап, Тәлига үксеп-үксеп елады. Бәхетлеләрнең ирләре кайтыр...
Күз яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап сузылды да сузылды. Ә аңа тагын да нужа арбасына җигелеп, дөнья йөген тартырга, җан сакларга гына түгел – кызларын тормыш юлына чыгарырга кирәк иде.
Элек үзләренеке булган зур, алты почмаклы матур йорт колхоз карамагында, өстә колхоз идарәсе, астын китапханә иткәннәр. Килендәшенә баргач, озаклап, күз яшьләрен йотып карап тора Тәлига өйләренә, ихатасына:
– Исәнме, газиз йортым!
Әнә түрбакча, бу якка караган өч тәрәзә, аларның күптән буявы уңган! Бакча да ташландыкка әйләнеп беткән. Себерелгән чиста ишегалды буйлап, салмак елмаю белән, әкрен генә атлап, каршысына ире килә сыман... Йөрәге, бөтен җаны әрнү-сызлаулардан сыкрый, газапка чума ул, күзләреннән яшь тәгәрәп төшә. Кереп урап чыгасы килсә дә түзә. Күптән үзенеке түгел шул инде! Их, дүрт почмаклы түгел, хәтта өч кенә почмаклы булса да, үзләренең йорты булсамы!..
Сугыш беткәч, орден-медальләр тагып, авылга ирләр кайта башлады. Әсманың ире дә кайтып җитәргә тиеш, кая барырга? Тагын кемгә йортка керергә? Авылдашлары, ахирәтләре булдыралганча ярдәм итәргә тырыштылар, киңәш бирделәр. Тик һәркемнең гаиләсендә ярлылык, ачлык, җимереклек һәм юклык! Мәликә апасы тагын үзләренә чакырды.
– Олы кызым безне үз янына Күмертауга алдырмакчы, бер дә чыгып китәсем килмәй шул, – диде Тәлига апасына.
Әдибә Кемерово ягында эшли башлаган, почтага телефонистка булып урнашкан иде.
– Фәһимәңне кияүгә бир! Сугыштан кайткан, өе булган берәр кешегә!
– Ни сүләйсең, аңа әле уналты да тулмады бит!
– Тулыр нибуч! Авылда кызлар буа буарлык, алучы булса, димен инде. Юраганы юш килгәнме, уналты яшь ярымнан кияүгә бирде ул кече кызын.
Тулып пешкән җиләк кебек, чибәр, килешле, эшчән кызга күз атучылар булды. Фәһимә Гатаны сайлады, кияү тугыз яшькә зуррак иде. Ата-анасыннан калган кечкенә генә иске өен яңартып башка чыктылар, шунда яши башладылар. Чистартып, ташларын җыеп, бәрәңге бакчасы ясадылар, аны коймалап алдылар. Бу ана хыялының иң югары, тантаналы ноктасы иде бит! Үзенчә бәхетле иде ул, кызын урнаштырып кала алуына, аның юньле кешегә тап булуына бик шатланды. Чөнки Гата – дөньяның ачысын-төчесен татыган, акыллы, төпле егет иде.

***
Гата әткәләре 1921 елгы ачлыкта үлгәннән соң туды, әтисен бөтенләй күрмәде. Михнәтне күп кичергәнгәдер, Гатага җиде яшь тулганда, балаларын ятим калдырып, әнкәсе дә якты дөньядан китеп барды. Үлгәндә хәлсез тавышы белән уртанчы улы Фатыйхка пышылдады: «Бәләкәй энеңне ташлама, улым!» Ташламады аны абыйсы. Гата, мәктәпкә йөреп, дүрт сыйныфны тәмамлады. Аннары көтү көтте, бөтен эштә дә абыйсының ярдәмчесе булды.
Зур абыйлары үз гаиләләре белән яши, Фатыйх абыйсы да өйләнде. Ә апасы еракка кияүгә китте, хәбәре юк. Инде тормыш көйләнеп бара сыман. Кәҗүннәй урманыннан агач кисеп, искесе янәшәсенә яңа йорт җиткереп чыктылар, сыерлары бар. Их, әткәсе-әнкәсе дә булса иде!.. Инде буй җиткереп килгәндә, абыйсы белән җиңгәсе җилкәсендә ятарга теләмәгән үсмер бәхет эзләп авылдан чыгып китте.
Җәй уртасы җитеп килгән, юкәләр шау чәчәктә утырган чак иде. Шәһәр вокзалы янына кеше күп җыелган. Гата килеп җитте дә, үзе чамасындагы бер егеткә карап:
– Монда нәрсә бирәләр? – дип сорады, ә тегесе:
– Атаң башы! – диде дорфа гына. Гата китә башлагач, ул:
– Эшкә язалар, вербовщиклар килгән, яңа шәһәр төзергә кешеләрне
чакыралар, – дип аңлата башлады.
– Кайда икән соң ул шәһәр?
– Җир читендә! Комсомольск на Амуре дип атала ди!
– Миңа да эш бик кирәк тә соң, ундүртем генә тулды шул әле!
– Ә син уналтыдамын дип әйт, гәүдәң озын күренә, бергә китәрбез! Миңа
да уналты, ә исемем Вәсил минем, Васька дип йөртәләр. – Гата!
– Гришка булырсың! Әйдә, бас минем янга!
Көтмәгәндә шулай үзгәрде дә куйды аның тормышы. Кичтән Вәсилләргә кайтып чоланда йокладылар, кечкенә йортта алар унбер бала икән. Юлга бераз ризык – иске бәрәңге юнәттеләр.
Икенче көнне көндез, исемлек буенча тикшереп, аларны поездга утырта башладылар. Менә поезд шуышкан еландай әкрен генә кузгалып китте, малайларны куркытып, каты итеп паровоз кычкыртты. Озатучылар вагондагыларга кул болгый, саубуллаша, якыннарының исән-сау эшләп кайтуларын тели иде.
– Китү шушы инде, озак барачакбыз, – диде Вәсил, тәрәзәгә карап, энеләренә кул болгагач.
Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелди дә текелди. «Коры паёк» дип бераз икмәк бирделәр, кайнар су титанда, күпме телисең, шулай алырга ярый. Кызык! Вагондагылар яңа шәһәр турында гәп корды:
– Шәһәр карурманда, тайга уртасында булачак ди.
– Кытай чигенә якын икән.
– Әй, ул гынамы, бездә әле иртә, ә анда инде кич, кояш бата ди!
– Менә хикмә-әт!
Шултикле ерак микәнни, ниндирәк икән соң ул шәһәр?
– Бөек юлбашчыбыз Сталин чакыруы буенча яңа төзелешкә барабыз,
иптәшләр! Сез – комсомоллар, илебезнең ышанычлы яшьләре, сынатмассыз дип уйлыйм, – диде вербовщик. – Ә хәзер кем нәрсә эшли белә, нинди һөнәргә өйрәнергә тели, шул турыда сөйләшик. Җир казучылар кирәк булачак, урман кисүчеләр, балта осталары, ә ташчылар бармы арагызда? Урынга барып җиткәч, теләсәгез, яңа һөнәргә өйрәнерсез!
Бу вагондагы халыкның күбесе җир сөргән, икмәк үстергән гади җир кешеләре, тик авыз тутырып ипи ашамаган, матур тормыш күрмәгән крестьяннар иде.
– Балта-пычкы тоткан бар инде, җирен дә казырбыз анысы, яшәр куыш, ашарга икмәк, хезмәт хакы булсын!
– Булыр! Сезнең өчен озын-озын бараклар төзелгән инде анда!
1935 елның август башында «төзүчеләр бригадасы» Хабаровск дигән шәһәргә килеп төште. Аларны шунда ук елга вокзалына алып килделәр дә, «Коминтерн» пароходына төяп, Амур елгасы буйлап төньякка таба алып киттеләр. Киң, зур елга буйлап пароходлар, йөк төягән баржалар уза. Амурдан хәтта Тын океанга да барып җитәргә мөмкин икән! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне кызыксынып күзәттеләр Гата белән Вәсил. Яннарында урыс, татар, бурят, башкорт егетләре бар иде, тагын чукча, коряк, хант кебек әллә кемнәр җыелды, гаиләле, балалы кешеләр – һәркем үз телендә сөйләшә, шаулашалар! Нинди генә милләтләр юк икән монда!
Көндез һава эссе иде, кичкә таба бераз салкынайтты. Бу тирәдә сазлыклы җирләр күп, диләр, шуңадыр һавага черки, вак чебен таралды. Безелдәп муенга, биткә ябышалар, алардан качып котылыр хәл юк, тән кычыта. Урынга барып җитеп, тизрәк юынасы, вәгъдә ителгән баракларга урнашасы килә.
Пароход иртән Пермское дигән авыл янына килеп туктады. Килүчеләрне ике ир каршы алды. Тирә-юньдә баткаклык, юл юк, йортлар аз күренә, бараклар төзелеп бетмәгән икән, икенче ярда үтә алмаслык куе урман – күз күреме җиталмаслык булып җәелгән яшел тайга... Халык яр буенда ук шаулаша башлады:
– Ә шәһәр кайда?
– Где обещанное жильё?
– Безне монда һич кенә дә көтеп тормаганнар бит!
– Ничек шалашта яшәмәк кирәк?
– Обманули нас!..
Халыкны бригадаларга бүлделәр. Гаталар бригадасын якындагы Дземги
дигән авылга алып килделәр. Мондагы җирле халык нанаецлар икән. Телләре аңлашылмаса да, үзләре юаш, игелекле күренә, ярдәм итәргә тырышалар. Кайберәүләрне, жәлләп, шунда ук үз торакларына алып киттеләр.
Яңа җирдә яңа тормыш шулай башланды: ачлы-туклы халык землянкалар казыды, шалашлар ясады, брезент палаткалар корды, торыр куыш әтмәлләде. Сазлыклар белән уратып алынган тайгада йөзәр еллык мәгърур наратлар, кедр агачлары ябалдашлары белән күк йөзен терәп торалар сыман. Яшькелт хәтфә келәмдәй үлән арасыннан табып нарат җиләге ашады егетләр, тик бригадирлар аларга озак юанырга ирек бирәме соң?! Кул пычкылары белән юан-юан агачларны бүрәнәләргә кисү башланды, тайга эче шау-шуга күмелде. – Ерак түгел Хабаровскига тимер юл салучы ГУЛАГ тоткыннары урман
кисә, анда барып чыга күрмәгез! – дип кисәтте бригадир.
Бер бригада ауган агачларны кисеп, бруслар ясар өчен лесозаводка ташыды,
икенчеләре бруслар ясады, чөнки йортлар һәм баракларны кышкы салкыннарга кадәр төзеп куярга кирәк иде.
Ерак Көнчыгышның табигате кырыс, бик үзенчәлекле, быел октябрь ахырында ук чатнап торган салкыннары белән кыш килде.
Бөтен илдән җыелып килгән «төзүчеләр» дә, армия хезмәтендәгеләр дә, тоткыннар да түзә алмаслык авыр шартларда егермешәр сәгать эшли башлады. Җыелышларда – купшы сүзләр, ә тайгада пычкы, балта тавышлары тынып тормады. Бик зур авырлыклар белән булса да, йортлар, кибет, телеграф-почта, хастаханә төзелде. Һәр елны яңадан-яңа кешеләр килә торды, шәһәр халкы күзгә күренеп артты. Хезмәт энтузиазмы югары булса да, салкында авырып
яки туңып үлүчеләр дә күп иде.
Гатаның иптәше Вәсил телгә оста, хәйләкәрлеге дә бар, эш дип артык
бетеренми. Яңа килгәннәрдән Жиган кушаматлы һәм ерак Днепр буеннан килгән Микола Жук исемле егет белән дуслашты ул. Акчага кәрт уйнатып, Гатаны да әздән генә төп башына утыртмады. Ярый әле Гата кемнең кем икәнен тиз төшенде. Ипи карточкасын уенда оттыргач, шунда бүтән кәрт тотмаска ант итеп сүз бирде һәм сүзендә торды, ай буе ачлы-туклы йөреп, гомерлек сабак алды бит!
Бер кичне кинога баргач, егетне «Ударник» клубына, хор түгәрәгенә чакырдылар. Түгәрәктә татар яшьләре дә байтак булып чыкты. Монда халык җырларын, төрле маршлар, русча романслар өйрәнделәр. Тик татар җырлары гына бөтенләй ишетелмәде. Бер кичне Гата түзмәде, күкрәген тутырып сулыш алды да татар халык җыры «Рәйхан»ны сузып җибәрде:
Аклы ситсы күлмәгеңнең Якаларын кем уйган?
Их Рәйхан,
Исемең матур, кемнәр куйган, Сине лә күреп кем туйган!..
Бөтенесе – музыкантлар да, җырчылар да тын калып татар җырын тыңлый! Чал дулкынлы Амур өстенә татар моңы тарала! Дөньяга сибелгән татар халкының ачы язмышын бәян итмәсә дә, үзәкләрне өзеп елыйсыны китерә иде бу җыр! Милли җанлы гади бер егетнең үз телен, илаһи моңын, гореф-гадәтен сакларга омтылуы чагыла иде аның җырында! Барысы да кул чаба башлады.
– Ещё, ещё спой, Гриша!
– Вот, татарчонок, дай-ёт, артист настоящий!
Тавышы көчле, сулышы киң иде егетнең. Ул татар халык җыры
«Карурман»ны сузып җибәрде:
Кара да гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк үтәргә...
Татарча аңлаганнарның күзләрендә яшь ялтырады. Хорга йөрүчеләр арасындагы өлкәннәр дә, чибәр кызлар да бу зәңгәр күзле озын буйлы егеткә сокланып карап торды, бар да аны мактады, котлады. Сашка исемле егет белән бергә кайтырга чыктылар.
– Син кайсы якныкы?
– Башкортстаннан, Яңавыл стансасыннан. Ә үзең?
– Мин Саратовтан, Сарытаудан, чын исемем Сәхип минем.
– Бәй, анда да татарлар бармыни?
– Һе, татар булмаган җир юк ул! Элекке татар җирләре бит ул Сарытау.
Минем мәрхүм әнием дә татар кызы, мин аны бик ярата идем, әле дә сагынам. Синең әниең бармы? Җиде яшьтән ятим дисеңме? Син кайсы бригададан әле? Безгә яңа барактан бүлмә бирәчәкләр, әйдә бергә керәбез!
– Ярар, бик шәп булыр!
Бер айдан яңа баракка күчтеләр алар. Сашка бик акыллы егет булып чыкты. Вакыт сизелми дә үтте. Егетләр бөтен көч-дәртләрен биреп эшләделәр.
Шәһәр күзгә күренеп үсте, матурланды. Озын булып төп урам – Комсомоллар проспекты шәйләнә башлады. Ул бер яктан – шәһәрне, икенче баштан Дзёмги бистәсен бергә тоташтырды. Амур буенда шәһәрнең яңа районнары булып «Пожарный» һәм «Аварийный» бистәләре калыкты. Вакытлыча төзелгән электростанцияләр эшчеләрнең гомум торагындагы бүлмәләрне яктыртты, күңелләрне җылытты.
...Бөтен дөньяны аклыкка күмеп, тагын кыш килде, яңа ел башланды. Беркөнне Сәхип:
– Синең якташың Васька кеше үтергән! – дигән хәбәр алып кайтты, – кичә кич урамда бер егетне талаганнар, акчасын алып, пычак белән чәнечкәннәр ди. Бүген Миколаны, Васьканы кулга алганнар, ә Жиган юкка чыккан!
Коточкыч хәл! Гата Вәсилнең гаиләсен, әнисен күз алдына китерде... Яхшы күңелле, әйбәт кенә егет иде бит, нишләгән ул, кемнәргә ияргән?.. Нинди аяныч язмыш! Тик һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, бәхете дә, тынычлыгы да үз кулында!
Якташының киләчәге турындагы уйлар аңа һич тынгы бирмәде.
Армиягә алыныр вакыты җиткәч, ул туган авылына кайтып килергә уйлады. Башкортстанга – Яңавылга кайтып җитеп, поезддан төшкәч тә, урам буйлап Вәсилләр йортына таба китте ул. Вәсилнең әнисе йорт алдында йөри иде, капкадан кереп аңа эндәште:
– Исәнмесез, апа! Мин Вәсил яныннан кайттым, хәтерегездәдер, без бергә киткән иек! Менә ул сезгә күчтәнәчләр җибәрде!
Озын кара плащ кигән ыспай егет сәләмә киемле, чабаталы малайга һич тә охшамаган иде.
– Шулаймыни, нишләп үзе кайтмай, хат та язмай башлады хәзер.
– Анда эш бик тыгыз, апа. Яңа шәһәр төзибез бит, вакыт юк. Язар әле, борчылмагыз!
Дөресен әйтергә кыймады егет. Ашыгып хәрби комиссариатка китте.
Авылына кайтып, туганнары белән күрешү шатлыгы бераз басылгач, әти- әнисенең каберенә барды, аннары урман-кырларны карап кайтты.
Хәрби хезмәткә чакырып көтелгән повестка килде. Ни гаҗәп, армия сафларына алынгач, Гатаны берничә егет белән Ерак Көнчыгышка билгеләделәр. Кайткан юл белән кирегә, аннан да арырак – Сахалин утравына таба алып киттеләр аларны. Хезмәт итә башлаганда, аның урыс телен белүе дә, җырга осталыгы да бик ярап куйды. Бер кәлимә сүз әйтә белмәгән якташлары алдында да, башка солдатлар каршында да дәрәҗәсе югары иде. Җитмәсә, ротада Гатаны башлап җырлаучы – запевало итеп билгеләделәр. Хезмәт итүнең авырлыгы әллә ни сизелмәде. Ату коралларын да тиз үзләштерде егет. Тик җиде ел буе шушында булырмын дип юри дә уйламаган иде. Хезмәт срогы бетеп өлгермәде, 1941нең июнендә немец фашистлары башлаган канлы сугыш аны шулай озынайтты да куйды. Көньяк Сахалинны Германиянең союзнигы булган японнардан сакладылар алар.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен чыңлатып, бары тик 1946 елда гына туган авылына кайтты Гата! Авылда туган-тумача белән күрешеп, хәл белеп, бераз ял итәрмен дә, тагын Амур буйларына китәрмен, дип уйлаган иде ул. Тик абыйсы аны калырга күндерде:
– Китмә син, кал, апаем, без бит ир туганнар икәү генә калдык, икебез ике җирдә булаекмени? Туган бик кирәк ул, кадерле ул туган! Өйләнеп җибәрерсең, өй бар, авылда күпме чибәр кызлар, татар кызлары! Тегендә китсәң, берәр марҗага кабарсың. Читтә дә читән башына элеп куймаганнардыр... Ә эш кайда да җитәрлек ул хәзер. Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан булу яхшырак түгелмени?
– Ярар, беләм, монда кирәгрәктер шул мин, зур абыйларның балаларына да ярдәм итәргә кирәк, әтисез үсәләр бит!
Кичке уенга чыккан беркөнне ул бар дөньясын оныттырган Фәһимә исемле матур кыз белән танышты. Кыз да бик ошатты үзен.
Сөйләшергә уртак темалар да күп: бер үк юллардан йөргәннәр икән бит! Озакка сузмадылар, өйләнешеп тә куйдылар. Гатаның иске йортын сипләп күтәрделәр дә яңа урамга башка чыктылар. Морҗа чыгару белән, Фәһимә идәннәрне юды, өйне чистартты. Әнкәсе белән тәрәзәләргә челтәр, пәрдә кордылар, мич буена кашага элделәр. Урын-җирне кабартып, сәкегә мендәрләрне өйделәр, каплап куйдылар. Эштән кайтып кергән Гата ишек төбендә тукталып калды, соклануын яшермәде:
– Ай-һай, бигрәк матур булган бит үз өебез! Хур кызлары төшкәндер монда! – Әйдә, кияү, ашыбыз җитеште, тары оныннан тәбикмәк тә пешердем!
– Әй безнең әби! Алтынга тиң бит ул! Бабай яшь чагында ук белгән.
«Җирдәге алтынны алмам, Тәлиганы алырмын!» дип өйләнгән бит аңа! Әбисе канәгать, үзе кеткелдәп көлә. Ана назы күрми үскән егет әбисен
яратты, хатыны да тырыш, эшчән, булдыклы иде.
Фәһимә белән Гата икәүләп киңәштеләр дә туй сыман мәҗлес үткәреп
алырга булдылар, азрак ит юнәттеләр. Абыйсы умартадан бераз бал бирде. Кунаклар чакырылды, өстәлгә булган ризыклар куелды. Әнкәләре чөгендердән дә әллә нинди ризыклар әзерләде. Абый-җиңгәләренә мәҗлес тә, аларның матур куышы да ошады. Балавызлы балдан куелган әче бал шәп иде, кунаклар хушланып утырдылар, аннары Гатаның көр тавышына кушылып җырлап җибәрделәр:
Ай югары, ай югары, Айга менәсем килә.
Айга менеп, түбән карап, Сезне күрәсем килә!
Апалары алып килгән ал чәчәкле матур кытай ашъяулыгы бигрәк ошады Фәһимәгә. Әдибә апасы да кияүдә инде. Ул Кемеровода эшләгәндә үк үз якларыннан килгән татар егете Габдулла белән танышты. Өстенә кара драп пәлтә, башына тәбәнәк каракүл бүрек кигән чандыр гына бу егет, Әдибәне эштән көтеп ала, фатирына озатып куя. Сүзгә дә оста үзе.
– Яңавылда безнең үз өебез бик зур, биек. Минем әткәй күрше авылда колхоз рәисе булып эшли, – ди ул, сер бирмәгән кызга карап.
Тора-бара Әдибә дә бу шома егеткә ияләшә, үз язмышын бәян итә: ничек авылдан китүләрен, чит җирләрдә яшәүләрен, әткәсе, абыйсы турында, авылдагы кимсетелүләр турында сөйли. Бер-берсен яратып йөреп, берничә айдан алар өйләнешәләр дә туган җирләренә кайтырга булалар.
Яңавыл кырындагы авылга кайтып төшкәч, Әдибә артына авып китә яза: аларны җимерек йортта күп балалы ярлы гаилә каршы ала. Иренең шундый оста ялганчы булып чыгуына исе китә Әдибәнең. Авылга кунакка килгәч, әнкәсенә, сеңлесенә елый-елый сөйли ул бу хәлләрне.
– Кызым, балага да узгансың, баланы ятим итеп яшәрсеңмени, аерылышу бездә булмаган хәл, кеше көлдермә! – ди әнкәсе.
Әнкәсенең сүзен аяк астына салмый Әдибә, иренең ялганнарына өйрәнсә дә, тик аңа бер ышанычы да калмый. Бераздан аларның кызлары туа. Фәһимә кырык чакрым дип тормый, бәби котларга апаларына җәяүләп барып җитә: он, бәрәңге күтәрә, сөтен-каймагын ала, кызчыкка матур итеп күлмәк тә тегә. Бераздан әнкәсе дә бала карарга дип анда китә. Әдибә сатучы булып эшкә урнаша, ә кияү ит комбинатында тракторчы булып эшли. Әкренләп Яңавыл кырыена йорт сала алар, тормыш дәвам итә. Тик Әдибә өчен аның бер кызыгы да булмый. Ә Фәһимәләрнең гаиләсендә бер-бер артлы дүрт кыз дөньяга килә.
***
Шулай сизелми дә еллар үтә, оныклар үсә...
...Сабырлыгы, акыллы киңәшләре белән кешеләр күңелен яулаган Тәлиганы хәзер инде авыл халкы үзара Акъәби дип йөртә. Күзләренең төсе җуелып, битен-маңгаен җыерчыклар сарса да, зиһен үткенлеген җуймаган Тәлига янына күрше-күлән һаман да киңәшкә керә әле. Үз гомерендә беркемгә дә бернинди начарлык кылмаган Тәлигага ни өчен соң язмыш шундый авыр сынаулар бирде – утларына салып яндырды да бозларына салып туңдырды?.. Соңгы вакытта ул бер ноктага текәлә дә уйга бата. Ирен, улын уйлый, аларның сөякләре, кадерсезләнеп, кай җирләрдә ята икән? Әгәр алар исән булса, үз нигезендә картаймас идеме әллә Тәлига?! Юк, хәзерге тормышыннан зарланмый, кызы да, кияве дә кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр үзен. Әмма үз нигезеңдә адымнарың да бүтән, үз йортыңда һавасы да җанга шифа шул...
Ястык почмагын учы белән чытырдатып кысып, Тәлига үз җанын биләгән сагыш-сагыну аша тулган айга текәлде. Аның сагышы айга да күчә һәм ай да аның белән бергә өзгәләнә, гүя ай да «үз нигезем» дип пышылдый сыман тоелды. Әй, җүләр, айның үз нигезе була димени инде?! Ә бәлки иксез-чиксез галәмдер аның нигезе? Кем белә... Тәлиганың җыерчыклы йөзеннән әкрен генә күз яшьләре ага да ага. Юк, күз яшьләре түгел, аның үз нигезеннән читтә үткән еллары, язмыш сынаулары да ташка әйләндерә алмаган күңел хисләредер ул. Үз нигезең...
Ә нигезенә кайтты, барыбер кайтты Тәлига. Ташлы туфракларны күргән Тәлига... Ул чор кешеләре язмышыдай кырыс, җаннарны өтеп алырдай салкын февраль аенда кайтты ул. Кызлары-кияүләре, бакыйлыкка күчкән әниләре җәсәден, ике-өч минутка гына булса да үз ихатасына алып кереп, җиргә куеп тордылар. Шул мизгелдә, февраль күгендә кинәт кыска гына вакытка ялтырап кояш күренде. Җем-җем килгән ниндидер яктылык бормаланып очып, күккә күтәрелде. Шуны гына көткәндәй, кояш болытлар артына яшеренде, җиңелчә генә җил исеп куйды һәм бу яктылык зәңгәрсу караңгылыкта эреп югалды...