Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШАТЛАНЫП ТУЙМЫЙ КҮҢЕЛ

Туган тел – йөзек кашы
Туган тел һәрбер татарга
Озын юлның юлдашы.
Маяк булып юл күрсәтә
Туган тел – йөзек кашы.
Туган тел аркасын куймый
Иссә дә җилләр каршы.
Авыр чакта ярдәм итә,
Туган тел – йөзек кашы.
Туган тел, сиңа бәйләнгән,
Бар татарның язмышы.
Әй дә моңлы, үзең назлы
Туган тел – йөзек кашы!
Туган тел күккә күтәрә
Моңлы азан тавышы.
Туган җирем Татарстан,
Туган тел – йөзек кашы.
«Әни», – диеп тел ачылган –
Безнең тормышның башы.
Без татарлар – алтын йөзек,
Туган тел – йөзек кашы.

Килә сөясе

Кайвакытта яңгыр булып
Килә явасы.
Мәңге сиңа гашыйк булып
Килә каласы.
Йә булмаса кояш булып
Нурлар сибәсе.
Нурлар булып назлап кына
Килә сөясе.
Кайвакытта җилләр булып
Килә исәсе.
Чәчләреңне сыйпап кына
Килә кочасы.
Йә булмаса чишмә булып
Килә агасы.
Сулар булып иренеңә
Килә тамасы.
Кайвакытта гөлләр булып
Килә үсәсе.
Алсу гөлле чәчәкләрне
Бүләк итәсе.
Аермасын берүк Ходай
Гомер-гомергә.
Мәңге сөяр ярым булып
Кердең күңелгә.


Хәерле кич
Кояш белән ай очрашкан
Якты көн үтеп бара.
Аккан болыт арасыннан
Нур сибеп ай елмая.
Яшь чакларның гомере аз
Бигрәкләр дә тиз үтә.
Һәр минутның кадерен белеп
Яшәүләргә ни җитә.
Хәерле кич туган җиргә,
Милләттәш, туганнарга!
Хәерле кич барыгызга –
Әби-бабай, өлкәннәргә,
Әти-әни, яшьләргә.
Күңелегез картаймасын,
Яшәргә дә яшәргә.
Юлчыларга юл күрсәтеп,
Ай нурын сибеп торсын.
Һәрбер эшләгән эшегез
Мактауга лаек булсын.
Сөйгән ярлар кавышсыннар,
Бәхетле булсын тормыш.
Гаилә авырлыкларын
Читләтеп үтсен язмыш.
Бала-чага дисәләр дә,
Чакмасын бала угы.
Өегездә ямьле булсын,
Күңелләр моңга тулы.
Сөйләшегез, җыр җырлагыз
Туган татар телендә.
Күңел тынычлыгы телим
Гаиләгезнең күгендә.