Логотип Казан Утлары
Драма

ЛЯ БЕМОЛЬ

ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА
К АТ Н А Ш А Л А Р :
Надир – музыка уен коралларын көйләүче.
Сафия – консерватория студенты.
Әсәд – Сафиянең әтисе.
Рәүфә – Сафиянең әнисе.
Бәхтияр – эшмәкәр, продюсер.
Эшче һәм башкалар.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1
Уртача җиһазланган фатир. Түрдә пианино тора.
Ә с ә д белән Р ә ү ф ә чәй эчәләр.

Ә с ә д . Сафия һаман кайтмый.
Шалтыратмый да ичмаса.
Р ә ү ф ә (сәгатькә карап). Имти-
ханын гына бирә алсын инде берүк.
Ә с ә д . Курсларында аңа тиңнәр
юк, дисең бит.
Р ә ү ф ә . Сәләтле кешедән нык
көнләшәләр. Аяк чалулары ихтимал.
Ә с ә д . Ничек итеп?
Р ә ү ф ә . Хөсетләр алар чараны
табалар.
Ә с ә д . Бәхтияр шунда микән?
Р ә ү ф ә . Янындадыр. Тынычлан-
дырып, куәт биреп торадыр.
Ә с ә д . Имтихан вакытында куәт
бирүче кирәкме соң ул?
Р ә ү ф ә . Кире сүз әйтмәсәң, күңе-
лең булмый инде синең. Бу Бәхтиярны
Ходай үзе биргәндер инде безгә.
Ә с ә д . Яши-яши күрербез.
Р ә ү ф ә . Андый ярдәмчесез дан-
лыклы җырчы булу авыр, бәлки мөм-
кин дә түгелдер. Бәхтияр ярдәме белән
безнең Сафия җырчы буларак бөтен
дөньяга танылачак.
Ә с ә д . Кызыбыз җырга гашыйк,
күңеле җырлы-моңлы аның. Ә син ал-
дан ук аны дан-шөһрәт казану юлына
юнәлтергә телисең.
Р ә ү ф ә . Талант белән генә бул-
мый. Акча да кирәк. Менә тиздән
узачак конкурста беренче урынны
алгач, чит ил конкурсларына әзерләнә
башлар.

Ә с ә д . Әле монда беренче урын-
ны аламы-юкмы...
Р ә ү ф ә . Ала, нишләп алмасын. Бе-
ренчедән, аның кебек җырлаучы безнең
тирәдә бүтән юк. Икенчедән, Бәхтияр
үзе оештырган конкурста беренче
урынны үзенекенә бирми кемгә бирсен.
Ә с ә д . Һаман чалыш-молыш юл
белән, хәйлә белән эш итү ягында син.
Р ә ү ф ә . Нинди хәйлә?! Ә кызы-
быз шундый талантлы була торып,
башка берәү блат белән беренче урын-
ны алса, гадел булырмы? Дөньясы
шундый – йә син, йә башка кеше! Бу
конкурска да акча күп кирәк, чит илгә
чыкканда – бигрәк тә. Шуңа күрә Хо-
дайга рәхмәт инде Бәхтиярның кызы-
быз белән танышуына. Карале, туган
көненә нинди пианино бүләк итте.
Ә с ә д . Сәгать ничә? (Сәгатькә
карый.) Тиздән пианино көйләүче ма-
стер киләчәк. Бик шәп настройщик дип
телефонын бирделәр. Иртәнге якта шал-
тыраткан идем, биштән соң киләм, диде.
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Ә с ә д
ишекне барып ача. Чәчәк бәйләме
тотып Б ә х т и я р керә.
Б ә х т и я р . Исәнмесез! (Әсәд
белән кул биреп күрешә.) Сафия кая?
(Чәчәкне Рәүфәгә тоттыра.)
Р ә ү ф ә . Имтиханда. Син дә шун-
дадыр дип уйлаган идек.
Б ә х т и я р . Эшләрем тыгыз бул-
ды да, консерваториягә баралмадым.
Бушагач, шалтыраттым – Сафиянең
телефоны җавап бирми. Кайткандыр
дип уйладым да сезгә чаптым. Нишләп
болай озак икән? Әллә... Ник телефоны
җавап бирми, шуңа аптырыйм.
Ә с ә д . Имтихан вакытында теле-
фоннарны сүндерәләрдер.
Б ә х т и я р . Әйе шул. Ярый, алайса
мин аның янына консерваториягә кит-
тем. (Чыгып китмәкче була.)
Шулвакыт канатланып С а ф и я
кайтып керә. Кычкырып җырлый.
Әнисен кочаклый, аннары әтисен
кочаклап ала. Кулларын Бәхтиярнең
иңнәренә куеп сикергәләргә тотына.
Р ә ү ф ә . Булдымы, бирдеңме?
Ә с ә д . Ник, күрмисеңмени?
Аяклары җиргә тими бит.
Б ә х т и я р . Шигем юк, бишледер?
Сафия, биш бармагын тырпайтып,
зал буйлап кычкырып җырлап йөри.
Ул җырлаганда, Н а д и р керә һәм
тыңлап тора. Надир җыйнак кына
чемодан тоткан.
С а ф и я (җырын тәмамлап, кыч-
кырып). Бишле! Педагогым хәтта елап
та алды. Мәскәүдән килгән профес-
сор: «Бесподобный вокал!» – диде!
(Надирны күреп, сискәнеп китә.) Ай,
бездә тагын кемдер бар. (Барысы да
борылып Надирга карап торалар.)
Н а д и р . Исәнмесез!
Ә с ә д . Исәнмесез.
Н а д и р . Ишек кыңгыравына бас-
тым, ишетмәдегез. Ишегегез ачык
иде, кердем.
Ә с ә д . Сез настройщиктыр?
Н а д и р . Әйе.
Ә с ә д . Кызыбызның пианиносын
көйләргә кирәк иде.
С а ф и я . Мин вокалдан бишле
алып кайттым да сөенечтән җырлап
күрсәттем. Хәтта сезнең керүегезне
дә сизмәгәнбез.
Н а д и р . Училищеда укыйсызмы?
С а ф и я . Консерваториядә.
Н а д и р (пианиноның капкачын
ачып). Каян алдыгыз инструментны?
Р ә ү ф ә (Бәхтиярга ымлап). Еге-
тем туган көнгә бүләк итте. (Бөтере-
леп ала.) Мине барлык укытучылар
мактадылар – шулхәтле төгәл, инто-
нированно җырлыйм, диделәр.
Н а д и р . Нишләптер хәзер җыр-
лаганда дитонация ясадыгыз. Өйдә
ничек җырласаң да ярый дипме, әллә
шатлыктанмы?
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
11
С а ф и я (кинәт боегып). Әле генә
җырлаган романста фальш ясадым-
мы?
Н а д и р . Әйе.
С а ф и я . Кайсы төшендә?
Н а д и р . Берничә урында кирәкмә-
гән подъездлар ясадыгыз, ә куплетлар
азагында икесендә дә төгәл җырлама-
дыгыз. «Ре» урынына беренче куп-
лет азагында «до диез» яңгырады, ә
икенче куплетны «ми бемоль» белән
тәмамладыгыз.
С а ф и я (борчылып). Сез чын
әйтәсезме?
Н а д и р . Чын әйтәм.
С а ф и я (әнисенә карап). Имти-
ханда дөрес җырладым мин.
Р ә ү ф ә . Аптырагансың икән,
өйдә ничек җырласаң да ярый ул.
Б ә х т и я р . Әле Сафияне ялгыш
җырлауда бер дә гаепләгәннәре юк.
Н а д и р . Мин аны гаепләмәдем
бит. Сез миңа комачаулыйсыз. (Бары-
сы да читкәрәк китеп, Надирга карап
торалар. Надир, кылларын тартты-
рып, пианиноны көйли.)
Р ә ү ф ә . Сезнең камертоныгыз
юкмыни?
Н а д и р . Миңа камертон кирәкми.
Р ә ү ф ә . Ә ялгышсагыз?
Н а д и р . Ялгышсам да, сез аны
ишетмәссез. Пианиноны көйләү авыр
түгел. Яртышар тоннан ары бүленми
бу инструмент. Гәрчә кайберәүләрнең
колагы чирек тонны, сигездән, хәтта
уналтыдан бер өлешне ишетсә дә.
Мин көйләп бетерим инде. (Надирны
пианино янында калдырып зал почма-
гына китәләр.)
Ә с ә д . Син, кызым, кеше сүзеннән
коелдың да иңдең. Имтиханыңны
биреп кайткансың бит инде бишлегә.
Р ә ү ф ә . Әйтмә дә. Имтихан
алучылар пианино көйләүчедән акыл-
лырактыр әле.
С а ф и я (Надирга карап). Моның
абсолютный слух микәнни?
Б ә х т и я р . Фатирдан фатирга
әйбер ремонтлап йөрүчеләр шундый
дорфа булалар инде алар. Игътибар
итмә.
Ә с ә д . Сатып алганда ук көйли
торган сервислары юк идемени?
Б ә х т и я р . Кызганычка каршы,
юк иде шул. Затлы кибет булса да,
настройщиклары юк.
Ә с ә д . Димәк, настройщик –
штучный специалист.
Р ә ү ф ә . Шул сирәк һөнәрче бул-
ганга, килеп керү белән кызымның
җырлавыннан гаеп эзләргә тотынды
да инде ул.
Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте
генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык,
башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйть-
не дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкы-
йть тә булмады бит әле монда.
Надир пианино клавишлары-
на бер-бер артлы басып чыккан-
нан соң, әле генә Сафия җырлаган
романсны уйнап ала.
Н а д и р . Тәртип.
Ә с ә д . Күпме түлисе?
Н а д и р . Шул, алдан сөйләшкәнчә.
Ә с ә д (акча биреп). Пианиноны
көйләү авыр түгел, дидегез. Ә нинди
уен коралын көйләве авыр?
Н а д и р . Үзеңнең күңелеңдәген.
Ә с ә д (бер мәлгә уйланып). Үзең-
нең күңелеңдәген... Шәп әйттегез!
Н а д и р . Сау булыгыз! (Чыгып
китә.)
С а ф и я (сүренкеләнеп). Кәефемне
бетерде бу кеше.
Б ә х т и я р . Син бигрәк теләсә
кемнең сүзенә игътибар итәсең. Һәрбер
настройщикның, электрикның, сантех-
никның сүзенә колак сала башласаң...
Р ә ү ф ә . Чыннан да, кем соң әле
ул шул хәтле!
Ә с ә д . Әйтмә дә! Берничә нотаны
дөрес алмаса, ни булган?! Кызым,
җырны тыңлаганда, кайсы нотаны
кайсы якка чалшайтканны тыңла-
мыйлар, җырлаучының җан авазын
тыңлыйлар.
ЛЯ БЕМОЛЬ
12
Б ә х т и я р . Ә кем белгән – дөре-
сен әйттеме настройщик, юкмы.
Бәлки, ул хаклы түгелдер, бәлки,
төп-төгәл җырлагансыңдыр.
Р ә ү ф ә . Әйдәгез, чәй эчик әле.
Бүген бәйрәм – кызым имтиханны
бишлегә биргән.
С а ф и я (кул селтәп). Әй...
Н а д и р керә. Аңа аптырап
карап торалар.
Н а д и р . Мин инструментымны
онытып калдырганмын. (Пианино
өстеннән ачкычын алып чемоданына
тыгып куя.)
Б ә х т и я р . Кире керү – начар билге.
Н а д и р . Кем өчен начар – кире
керүче өченме, өйдәгеләр өченме?
Б ә х т и я р . Гомумән. Кире керү
яхшыга түгел. Син пианиноны дөрес
көйләдеңме соң, төгәл итепме?
Н а д и р . Әйе.
Б ә х т и я р . Камертонсыз көйли
алганыңны ничек тикшереп була?
Н а д и р . Тюнер сыман әйберегез
бармы?
С а ф и я . Юк.
Н а д и р . Алайса, әнә, телефон
трубкасын колагыңа куй – аның гудо-
гы «ля бемоль» тональлегендә.
Б ә х т и я р (ачуын яшермичә). Син
шундый талантлы кызны үпкәләттең.
Аның җырлавына хәтта профессорлар
шаккаталар. Гафу үтенергә теләми-
сеңме?
Н а д и р . Андый теләгем юк. Ләкин
минем гафу үтенүем ниндидер йогын-
тыга ия икән... (Сафиягә таба борыла.)
Гафу итегез, сылу зат. Сезнең фальшны
ишетеп әйтүем өчен гафу итегез.
Б ә х т и я р . Синең гафу үтенүең дә
мыскыл иткән сыман яңгырады.
Н а д и р (кинәт кырысланып). Ә
син һәр яңгыраган аваздан мыскыллау,
кимсетү ишетмә. Кайгырмагыз. Чиста
«ре» нотасын алган булсагыз да, аның
төгәл «ре» булуында шик калачак.
Нота чиксез бүленә. Аны барыбер
ишетмиләр. Бер тонны, ярты тонны,
чирек тонны әле кемдер ишетә. Ә бит
сигездән бер тонны, уналтыдан берне
ишетү турында хәтта хыялланмыйлар
да. Имтихан алучылар, алай-болай
әгәр дә сез нотаны сигездән бер өле-
шенә югарырак яки түбәнрәк алган
булсагыз, барыбер ишетмиләр.
С а ф и я . Димәк, мин имтихан
биргәндә дә фальш җибәргән булуым
ихтимал?
Н а д и р . Булырга мөмкин. Аны
кем белгән.
Б ә х т и я р . Әй-әй, башны катыр-
ма. Син үзеңнең гыйлемлелегеңне
күрсәтмәкче буласың, ахрысы.
Н а д и р . Кем алдында? Синең ал-
дыңдамы? (Текәлеп карап тора.) Йө-
зең таныш. Син җыр фестивальләре-
нең спонсоры түгелме?
Б ә х т и я р . Әйе, мин инде берничә
ел рәттән җыр фестивальләре, конкурс-
лар уздырам. Төп бизнесым башка
юнәлештә булса да, эстрадный рынок
мине нык кызыксындыра.
Н а д и р . Эстрада, чыннан да, ба-
зарга әйләнде инде ул.
Б ә х т и я р . Эстрадабызны күтәрү-
гә минем кебек кешеләр ярдәм итәргә
тиеш. Менә Сафиянең промоуторы
мин хәзер. Аны рекламалап, чит ил-
ләргә алып чыгып, дөнья күләмендә
популяр җырчы итәргә исәбем бар.
Кыскача гына үзем турында әйттем
һәм минем белән бүтән «йөзең таныш»
дигән фразалар белән сөйләшмә, яме.
Н а д и р . Беренчедән, мин синең
белән сөйләшергә теләмәдем, үзең
башладың. Икенчедән, мин фәкать
синең тональностька гына төштем.
Өченчедән, кыскача гына үзем турын-
да әйтеп үтәм алайса. Син уздырган
җыр бәйрәмнәрендә мин дә катнашам.
Б ә х т и я р . Кем булып?
Н а д и р . Мине тавыш режиссёр-
лары ярдәмгә чакыралар. Акустиканы
көйләргә. Мин сезнең ул тусовкалары-
гызны күреп шаккатам. Ярар, андагы
тавышсыз фонограмщик җырчылар,
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
13
анда яңгыраган төссез, тәмсез җырлар
мине бигүк аптыратмый. Мине әнә
шул базарны үстерүчеләр, ягъни сез
шаккатырасыз. Бөтенләй сәнгатьтән
ерак булган кеше, музыкаль слухы
булмаган килеш эстрадага тыгылырга
тиеш микән син?
Р ә ү ф ә . Туктагыз әле, оешты-
ручы ул үзе специалист булмаска да
мөмкин.
Н а д и р . Әмма сәнгатьтә түгел.
Б ә х т и я р . Нәрсәдән чыгып ми-
нем слухым юк дидең әле син?
Н а д и р . Концертка берничә көн
кала син үзең анда бөтен нәрсәне
тикшереп йөрисең. Шунда синең му-
зыканы ишетмәгәнең күренә. Концерт
программасына заставкалар әзерлә-
гәндә, аларның берсен дә белмәвең
аңлашылды. Ә бит ул заставкалар
бөтен дөньяга танылган көйләрдән
төзелгән иде. Син бөтенләй музыкаль
слухсыз кеше.
Б ә х т и я р (үзен көчкә кулга алып).
Син үзеңне бөтен кешедән, хәтта мин-
нән дә өстен итеп күрсәтергә максат
куйдың, ахрысы.
Н а д и р . Синең алдыңда мин гый-
лемемне күрсәттем ни, күрсәтмәдем
ни. Музыканы, җырны син кеше кул
чапканга карап кына бәяли аласың.
Син бу сылуның җырлавын макта-
ганда да, җаның белән аңлап макта-
мыйсың. Дөресен әйткәндә, туташның
консерваториядә укый торып, андый
тусовкаларда йөрүе гаҗәпләндерә.
Б ә х т и я р . Ансында инде синең
эшең юк.
Р ә ү ф ә . Мондагы концертларда
катнашуы ул бер репетиция чоры
кебек кенә – киләчәктә зур сәхнәгә
менәр өчен.
Ә с ә д . Туктагыз әле... Исемегез
ничек?
Н а д и р . Надир.
Ә с ә д . Надир әфәнде, барыбер
килешәсездер – Бәхтияр оештырган
җыр бәйрәмнәре бик кирәк.
Н а д и р . Сүз дә юк, кирәк. Ләкин
сәнгатьне үстерү максаты белән оеш-
тырылырга тиеш алар.
Б ә х т и я р . Ә без нинди максат
белән йөрибез?
Н а д и р . Сезгә акча кирәк, шул
бәйрәмнәр сылтавы белән түрәләргә
күренү кирәк, андагы кызлар кирәк,
сәнгать кешеләре өстеннән влач кирәк.
Сиңа сәхнә үзе кирәк – аннан берьюлы
күп кешегә күренергә мөмкин... Үзең
җырлый-бии белмәсәң дә, меңләгән
кешеләр кул чапкан җырчы өстеннән
хакимлек итү сиңа ләззәт тә бирә, ха-
лык алдында да дан казанасың. Синең
бөтен кайгың – концертка Президент
килер микән, Премьер килер микән,
фәлән-фәләнеч килер микән дигән уй.
Эстрада өчен кайгыручы кеше түрәләр-
нең күңелен күрү турында түгел, кон-
церт затлы булуын уйларга тиеш.
Р ә ү ф ә (тавышын күтәреп). Тук-
тагыз әле, сез ноталарны ишетә белгәч
тә, кем нишләргә тиеш икәнне өйрәтер-
гә хакыгыз бар дип уйлыйсызмыни?
Н а д и р . Юк, мин моңа җавап
кына бирдем. Җан авазы яңгыраган
тарафларга мондый кешеләр керергә
тиеш түгел. Җыр, моң – сезнең өлкә
түгел, бигайбә. (Чыгып китә.)
Р ә ү ф ә . Бигрәк кырыс кеше бу-
лып чыкты бу.
Б ә х т и я р . Избалованный. Мин-
минлеге артык зур.
Ә с ә д . Ярар, менә пианиноны
көйләде бит әле.
Р ә ү ф ә . Без бит беребез дә белми
– дөрес көйләгәнме, юкмы.
Б ә х т и я р . Бәлки, әле ул жуликтыр.
Ә с ә д . Миңа аның телефонын бер
зур кеше бирде, бик мактады.
С а ф и я (уйга калып). Телефон
гудогы «ля бемоль», диде. Кызык...
(Телефонны алып колагына куя, пи-
анино янына бара, клавишка басып
карый.) Әйе, «ля бемоль».
Б ә х т и я р . Сафия, без бүген кая
барабыз?
С а ф и я . Мин бик арыдым. Беркая
да барасым килми. Ял итәм.
ЛЯ БЕМОЛЬ
14
Б ә х т и я р . Алайса мин иртәгә
көннең икенче яртысында килермен.
С а ф и я . Ярар.
Б ә х т и я р . Сау булып торыгыз.
(Чыгып китә.)
Ә с ә д . Кызым, сезнең планнары-
гыз ниндирәк соң?
С а ф и я . Телевидениегә интервью
бирергә, студиядә җыр яздырырга.
Радиога җырны ротациягә куясы бар.
Бәхтияр барысы өчен дә түли.
Р ә ү ф ә . Менә бит, аның ярдәме
белән син зур йолдыз булачаксың.
Көз көне булачак фестивальдә ул сине
беренче итәчәк, аннары ил күләменә
алып чыгар, чит ил эстрадасына аяк
басарга ярдәм итәр.
Ә с ә д (уйчанланып). Дөресен
әйткәндә, миңа настройщик әйткән
сүзләр ошады. Җыр өлкәсендә асылы
белән сәнгатьтән ерак булган кешеләр
идарә итәргә тиеш микән? Хәер, зама-
ны шундый – һәр өлкәдә елгыр, ком-
сыз, оятсыз кешеләр кереп яшәешне
үз кулына алалар.
Р ә ү ф ә . Син кызыңның киләчәге
турында кайгыр. Популяр җырчы бул-
гач, ул балда-майда йөзәчәк, киләчәге
аллы-гөлле булачак. Бәхтияр кебекләр
теләсә кемгә ярдәм итмиләр, Ходай
биргән бәхет бу безгә.
С а ф и я . И әни, аның белән,
әлбәттә, җиңел, бөтен проблемалар
җайлы хәл ителә. Әмма миңа сәнгать
тирәсендәге ыгы-зыгылар ошамый.
Настройщик хаклы.
Р ә ү ф ә . Сез нәрсә, атагыз белән
алдан сүз куешып, үзегезгә үзегез
каршы киләсезме? Хәзерге заманда
промоуторлар, спонсорлар ярдәме
белән генә аякка басарга мөмкин.
С а ф и я . Мин ятып торыйм әле.
(Йокы бүлмәсенә кереп китә.)
Р ә ү ф ә . Син ичмаса кызыңның
язмышына кагылышлы мәсьәләләрдә
оригиналь булырга тырышма. Үз ки-
реңне сукалап зур урыныңны югалт-
тың бит инде.
Ә с ә д (кинәт усалланып). Мин
үз урынымны югалтмадым һәм бер-
кайчан югалтмаячакмын. Мин завод
директоры вазифасын гына югалттым.
Һәм һич кенә дә үкенмим. Промоутор,
спонсор... Нинди сүзләр өйрәндең
бит син дә, ә! Син – кечкенә генә
заводның баш механигы бүлегендә
гап-гади инженер булып эшләп, стано-
кларның сызымнарын сызып утырган
хатын, әллә нинди жаргонда сөйләшә
башладың.
Р ә ү ф ә . Яңа заман, яңа сүзләр,
нишлисең бит. Синең кебек гел агымга
каршы көрәшеп яшәү дөрес түгел
икәнне мин күптән аңладым. Турысын
әйтеп, дөрес сүзләр сөйләп, кирәген-
нән артык күп күреп, беҗекләнеп
яшәмәсәң, инде әллә кайларга менгән
булыр идең.
Ә с ә д . Тормыш миңа каршы
көрәшкәнгә күрә шундый мин. Тоз
күзле, җансыз-кансыз кешеләр заманы
килде. Менә бу настройщик дөрес әйт-
те – һәр нәрсәдән, һәр күренештән, һәр
кешедән выгода алырга омтылучылар
тантана итә. Елгырлар заманы, аңла-
маган килеш эшкә тотынучылар, акча,
мал артыннан куучылар заманы...
Р ә ү ф ә (хыялланып). Әле тормыш
алда. Бәхтияр белән кызым өйләнешеп
үз тормышларын көйләп җибәрер-
ләр. Кызыбыз – зур йолдыз, киявебез
әүкатлы бизнесмен булса, киләчәгебез
өчен кайгыбыз булмас.
Ә с ә д . Киләчәгебез кызыңның
йолдыз булуына, киявеңнең бай бу-
луына барып терәлсә дә әйбәт булмас.
Р ә ү ф ә . Менә бит әле, эшеңнән
алдылар...
Ә с ә д . Эшсез калмам. Завод ди-
ректоры буларак, миңа бер генә дә
шелтә ишетелмәде. Үз сүземне, үз
фикеремне әйтүем өчен генә гаепли
алалар мине. Мин үземне пианино
көйләп киткән егет сыман хис итеп
куйдым әле. Аңа да җиңел түгелдер
ноталарның кешеләр ишетмәгәнен
ишетеп яшәү.
Р ә ү ф ә . Син гомер буе артык күп
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
15
нечкәлекләрне күреп, үз сүзеңне әй-
түче булдың шул. Әнә теге фальшны
ишетүче настройщик берничә минут
эчендә Сафияне дә, Бәхтиярны да үп-
кәләтте. Күп ишетү, күп аңлау ярый-
дыр, ләкин фальшка каршы көрәшеп
бу дөньяда алга китү мөмкин түгел.
Ә с ә д . Әмма тирә-яктагы нәҗес
белән гармониядә яшәү дә күңелсез
шул.
Р ә ү ф ә . Настройщикның сүзләре
нык тәэсир итте Сафиягә. Балакаем-
ның хәтта йөзе сулыгып калды.
Ә с ә д . Әйтәм бит, Сафия гел мак-
тауга күнекте, бер дә битәрләгәннәре
булмады, нык иркәләнде. Андый гына
әйтүләрне дә кабул итә белергә кирәк.
Өйрәнер. Тормыш өйрәтә ул.
Р ә ү ф ә . Ичмаса кызыңа карата
кырысланма!
2
Шул ук күренеш. С а ф и я пианинода салмак кына уйный.
Р ә ү ф ә диванда тыңлап утыра.
С а ф и я (уйнаудан туктап). Но-
таның ярты тоны чирек тонга бүленә
алуын күзаллап була, ә чирек тонның
тагын бүленгәнен ишетүче юктыр инде.
Р ә ү ф ә . Колак ишетмәгән өлеш-
ләргә бүленүе аның ник кирәк?
С а ф и я . Алайса төгәл җырларга
омтылырга кирәк микән дигән сорау
туа. (Паузадан соң.) Фальшны ишетү-
челәр бар шул.
Ә с ә д кайтып керә. Папкасын
телефон янындагы утыргычка куя.
С а ф и я . Әти, ничек уйлыйсың,
нишләп ярты тонны урталайга бүл-
мәгәннәр икән?
Р ә ү ф ә . Юк белән баш катырма
инде.
Ә с ә д . Кызым, аны тагын-тагын
бүлә башласаң, бик озын пианино
ясарга кирәк булыр иде – өйгә сый-
маслык итеп.
С а ф и я . Әйткәнеңдә логика бар.
Димәк, бу инструмент уртача алынган,
уртача ишетүче кешеләр өчен генә.
Ә с ә д . Ә тормыш, гомумән, ур-
тача алынган, уртакул кешеләр өчен
җайланган. Пианиноны көйләп кит-
кән егеткә әниеңнең дә, Бәхтиярның
да ачуы килде, алар настройщикны
шундук өнәми башладылар. Син дә,
кызым, үпкәләдең аңа. Ә бит ул синең
берничә урында фальш җибәргәнеңне
генә әйтте.
С а ф и я . Мин үпкәләмәдем.
Ә с ә д . Башкалар ишетмәгәнне
ишетүе аркасында аңа күпме кеше
үпкәлидер дә, күпме кеше аны күрал-
мыйдыр.
С а ф и я . Нишләп инструментлар
көйләп йөри икән ул, музыка буенча
укытучы булып эшләми икән?
Ә с ә д . Ә инструментларны кем
көйләр?
Р ә ү ф ә . Син ул настройщикны
чистый Алланың кашка тәкәсе уры-
нына күрдең инде.
С а ф и я (үпкәле тавыш белән).
Колагы яхшы ишетсә дә, музыкада
үзе тупицадыр әле. Барыбызның
да кәефен җимереп чыгып китте...
Чыннан да, карагыз әле, һаман тора
салып шуны искә алабыз. Бәхтиярга
авыр сүзләр әйтте... (Тагын әкрен генә
пианинода уйный башлый.)
Ә с ә д . Сүз күтәрә алмау да начар
сыйфат. Ул аңа дөресен әйтте.
Р ә ү ф ә . Бер-берсенә гел дөре-
сен әйтә башласалар, кешеләр үзара
сугышып, берсен-берсе үтереп бете-
рерләр иде.
Ә с ә д . Юк! Киресенчә, гармония
булыр иде кешеләр арасында. Бер-бер-
сенә купшы, төче комплиментлар
әйтеп, лаек булмаган килеш мактап,
ЛЯ БЕМОЛЬ
16
кешеләр бер-берсенә начарлык кына
эшлиләр. Бу – бер-берсен алдауның
бер техник алымы.
С а ф и я (клавишларга каты ба-
сып). Син мактаган мастер пианиноны
дөрес көйләмәгән. Пианиноны тагы да
төгәлрәк көйләргә кирәк.
Ә с ә д . Кит аннан!
С а ф и я . Төзек түгел. Менә, стро-
ить итми. (Клавишларга баса.)
Р ә ү ф ә (борчылып). Нишлибез?
С а ф и я . Тагын чакырырга кирәк.
Ә с ә д . Чын әйтәсеңме, кызым?
С а ф и я (үҗәтләнеп). Пианино
көйле түгел!
Ә с ә д . Көйләвендә шигең бар-
мыни?
С а ф и я . Әйе. Мин аермачык
ишетәм – төзек түгел.
Р ә ү ф ә . Шикле кеше ул. Тагын
шуны чакырабызмы?
С а ф и я . Шуны, шуны. Акчаны
аңа түләдек бит. Үзе белән йә камер-
тон, йә тюнер алып килсен.
Ә с ә д (телефоннан шалтырата).
Алло! Надир! Бу – Әсәд абыең. Кенәген
пианинобызны көйләп киткән идегез.
Сафия әйтә, имеш, көйләнеп бетмәгән,
ди. Кайчан килә алырсыз икән? Берәр
сәгатьтәнме? Бик әйбәт. Без өйдә.
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Әсәд
барып ишекне ача. Б ә х т и я р керә.
Кулында чәчәк бәйләме.
Б ә х т и я р . Хәерле көн!
Ә с ә д (кул биреп). Сәлам, сәлам.
Р ә ү ф ә . Исәнме, Бәхтияр.
С а ф и я . Исәнме. Уз әйдә. (Бәхти-
яр аңа чәчәкне бирә.)
Б ә х т и я р . Сафия, хәзер студиягә
музыкантлар килә. Синең җырга аран-
жировканы бергәләп ясарга булдылар.
Син әзерме?
С а ф и я . Хәзер пианиноны көй-
ләүче киләчәк. Ул килеп киткәч кенә
студиягә барам.
Б ә х т и я р (аптырап). Кичә көй-
ләмәгәнмени?
Р ә ү ф ә . Синең шикләнүең урын-
лы булган – дөрес көйләмәгән.
Б ә х т и я р . Аның жулик икәне чы-
раена чыккан. Шуңа бик кәефсезме син?
С а ф и я (боегып). Әллә тагы. Җан
тыныч түгел.
Әсәд белән Рәүфә, аларның
икесен генә калдырып, күрше
бүлмәгә чыгып китәләр.
Б ә х т и я р . Фестивальдә илле
җырчы катнашачак. Бик авыр булачак
оештыруы.
С а ф и я . Җырчылар шулкадәр
күп. Мине эстрадага кертергә ма-
ташып йөрмәсәң дә була инде.
Б ә х т и я р . Ярар, ярар, синең
мондый шаяруың бер дә кызык түгел.
Барыбер сиңа беренче урын булачак.
С а ф и я . Алай гадел түгел бит,
Бәхтияр. Алдан инде хәл итеп куй-
гансыз икән, нигә ул конкурслар-
ны оештырып торырга? Син үзең
яраткан, үзеңнең күңелеңә хуш килгән
җырчыларны гына күтәрәсең булып
чыга бит. Ә кемдер бик талантлы
җырчы була торып та, синең күңелеңә
хуш килмәсә, димәк, ул бу конкурста
уңышка ирешмәячәк.
Б ә х т и я р . Бөтен җирдә шулай.
Мин уйлап чыгарган кагыйдәләр,
принциплар түгел бит бу.
С а ф и я . Миннән шәбрәк җырлау-
чы булса?
Б ә х т и я р . Барыбер иң шәбе син
булачаксың.
С а ф и я . Ә бит дөресен әйткәндә,
миңа караганда матуррак җырлаучы
берничә җырчы катнашачак анда.
Син җырлау осталыгына карап бил-
геләмәссеңмени җиңүчеләрне?
Б ә х т и я р . Мин сине яратам,
Сафия. Минем сине иң югары урын-
да күрәсем килә. Үзем оештырган
конкурста яраткан кешемне күтәрү
гаепмени?!
С а ф и я . Ярый, мин беренче бул-
дым ди... Ә икенче, өченче урыннарны
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
17
син нинди принциплар, нинди сый-
фатлар буенча билгеләячәксең? Та-
машачының кул чәбәкләве буенчамы?
Б ә х т и я р (иреннәрен юкартып).
Кичә миңа настройщик әйткән сүз
бит бу.
С а ф и я . Шулаймыни?..
Б ә х т и я р . Мин җырны аңла-
мыйм дип уйлыйсыңмы?
Ишек кыңгыравы зеңгелди.
Күрше бүлмәдән Ә с ә д чыга.
Ә с ә д . Настройщик килгәндер.
(Ишекне барып ача.)
Н а д и р керә.
Н а д и р . Исәнмесез.
Ә с ә д . Исәнмесез.
Б ә х т и я р (чәнчүле тавыш белән).
Абсолют слух белән дә абсолют
нәтиҗәгә килмәскә мөмкин икән, ә.
Надир, клавишаларга, басып,
пианино төзек леген тикшерә.
Рәүфә чыгып Надирга нидер әйт-
мәкче була, Әсәд аны беләгеннән
тотып күрше бүлмәгә алып китә.
Бәхтиярның телефоны зеңгелди.
Б ә х т и я р (телефонын колагына
куеп). Әйе. Бушатмый торыгыз. Башта
үзем килеп тикшерәм – документлар-
ны, тегесен-монысын. Хәзер. Ярты сә-
гатьтән мин шунда булам. (Телефонын
кесәсенә тыга.) Сафия, сәхнә бизәр
өчен җиһазлар алып кайтканнар. Мин
шунда булырга тиеш.
С а ф и я . Ярар. Мин тиздән үзем
студиягә барырмын.
Б ә х т и я р . Алайса, җиһазларны
кабул иткәч, мин синең яныңа студи-
ягә килермен. Пока! (Чыгып китә.)
Н а д и р (Сафиягә таба борылып).
Пианино төзек. Сезгә көйсез булып
тоелган гына.
С а ф и я (чак кына усалланып).
Бәлки, аның көйсез икәнен мин генә
ишетәмдер. Бәлки, сезнең колагыгыз
ул дәрәҗәдә үк нечкә ишетмидер?
Н а д и р . Мин тюнер алып килдем.
Һәр клавишны тикшерә аласыз.
С а ф и я . Ә тюнерлар яртышар
тонга гына бүленгән инструментлар-
ны тикшерергә ясалган. Алар инде
чирек тонга ялгышканны тотмыйлар.
Н а д и р . Мин тоям чирек тон-
нарны. Аннары... инструменттагы
клавишлар барыбер ярты тоннардан
ары бүленми.
С а ф и я . Ә нишләп мин сезнең
слухка ышанырга тиеш? Теге көнне
фальш җибәргәнменме, юкмы – моны
ничек исбатлый аласыз?
Н а д и р . Аны исбатлау кирәкми.
Миңа да аны исбатлау кирәкми. Сез-
нең үзегезгә бигрәк тә. Сез җырларга
гына тиеш. Сез чын күңелдән, җан
авазы белән җырлыйсыз. Тавыш
тембрыгыз искиткеч матур. Кешенең
күңелен ике нәрсә күрсәтә – күз ка-
рашы һәм тавыш тембры. Бик якты
күңелле, җылы җанлы кеше сез.
С а ф и я (кинәт йомшарып). Сез
сәер кеше.
Н а д и р . Пианино төзек.
С а ф и я (туп-туры карап). Ә мин
сезне юри чакырттым. Сезгә ачу итеп.
Н а д и р . Ачу итеп?
С а ф и я . Әйе. Сез минем җырлау-
да фальш сизгәч, мин дә сезнең эше-
гездә гаеп тапкан булып кыландым.
Н а д и р . Ник кирәк булды бу
сезгә?
С а ф и я . Белмим.
Ә с ә д пәйда була.
Н а д и р . Ноталарны төгәл алмау
бар инде ул. Ник минем әйткәнемә
шулкадәр хәтерегез калды? Гомумән,
җырны ноталап тикшерү дөрес түгел.
Җырлаганда кайвакыт ноталар белән
билгеләп булмас авазлар ишетелә.
Елауны нотага салып булмый. Ә
моңлы җыр елаудан башланган. Әнә,
әтиең монда чыкканда, ишек шыгыр-
ЛЯ БЕМОЛЬ
18
дады. Башта аермачык «до диез» ише-
телде дә «ля»га хәтле глиссандо белән
күтәрелде. Ник андый тавыш чыгара
ишек? Кеше ноталар уйлап чыгарма-
ган булса, мин ишек шыгырдавының
тонына игътибар итәр идемме?
Ә с ә д . Син, энем, бик сәләтле
кеше, шуңа ишетәсең син аны. Син
әйтмәсәң, әле мин ишекнең шыгыр-
даганына да игътибар итмәгән булыр
идем. Күптән майларга тиеш идем
мин аны, онытылган, аннары күне-
гелгән.
Н а д и р . Миннән дә яхшырак
ишетүчеләр бардыр. Әмма иң сәләт-
ле кеше дә чикле итеп яратылган.
Үзеңнән дә сәләтлерәк булу мөмкин
түгел. Ноталар язу, төрле системалар
буенча эш итү – болар барысы да
шартлы нәрсәләр, кирәк, әмма төптән
уйлаганда, әһәмиятле түгел. Җан га-
забын нинди нотага салмак кирәк?!
Ә с ә д (уйга калып). Җан газабын...
Р ә ү ф ә пәйда була.
Ә с ә д . Рәүфә, чәй китер әле.
(Рәүфә чәй әзерли башлый.) Ә нигә
аны нотага салырга? Җан газабы
нотага салмыйча да кирәгеңне бирә
ул. Утыр әле, утыр, чәй эчәбез хәзер.
(Өстәл янына утыралар.)
Н а д и р . Җырны да нотага салу
зарур түгел. Музыкантлар өчен пар-
титураны язарга кирәктер... Фәкать
техник яктан кирәк ул. Ә җырның үзен
кәгазьгә ничек кенә төгәл төшерергә
маташма, барыбер җырчының интона-
циясен, сулышын язып куя алмыйсың.
Ә с ә д . Тынычландыңмы инде
хәзер, кызым?
С а ф и я . Фальш җибәрүне акларга
маташу түгелме соң бу?
Н а д и р . Юк. Камил рәвештә тот-
рыклы тон була алмый.
Р ә ү ф ә (чәй ясап). Шулай булгач,
кызым, башыңны катырып утырма.
Сине талантлы дигәннәр икән, зур
җырчы булачагыңны әйткәннәр икән,
ярдәм итүче иптәшең бар икән – җыр-
ла да җырла.
С а ф и я . Камил тон булмауны
ничек аңларга? (Чәй эчәләр.)
Н а д и р . Вибрация төп-төгәл бу-
лалмый. Колак ишетмәгән дәрәҗәдә ба-
рыбер як-якка тайпыла ул. Табигатьтә,
гомумән, төгәл фиксация юк, булса да
ул мизгелләр эчендә генә. Һава темпе-
ратурасын үлчәп әйтсәң дә, ул төп-төгәл
булалмый. Төсләрнең чиген билгеләү
мөмкин түгел. Салкын белән җылының
арасы кайда – кем төгәл әйтә ала?
Р ә ү ф ә . Музыка бит башка нәрсә...
Ә с ә д . Рәүфә, ишекне майларга
кирәк, шыгырдавының атасы-анасы
юк ди, ноталары чалош-молыш икән.
Надир энем, чыннан да шулай. Менә
инде аңлашылган нәрсәләрдә дә җавап
бирмәслек сораулар туа. Предметлар
атомнарга, электроннарга бүленгәннән
соң да бүленәләр бит, аннан да тирән-
гәрәк бүленүләр дәвам итәдер, аны
күрүгә генә ирешә алмыйбыздыр. Элек-
тричествоны «поток отрицательно заря-
женных частиц» дип аңлатабыз, ә ничек
алар шундый тизлек белән, нинди көч
тәэсирендә хәрәкәткә киләләр – беркем
белми. Мин күптән түгел бер галимнән
сорадым: мәйтәм, ялкынның молекуляр
структурасын билгели аласыңмы? Бу
уйга калды. Ялкын ул – плазма, ди.
Мин әйтәм, мин аны син әйтмәсәң дә
беләм. Ялкын материаль нәрсә – утын
агачының кислород белән кушылу
процессы булса да. Материаль булгач,
аның молекуляр структурасын язып бир
миңа. Ә ул аны беркайчан белмәячәк.
Р ә ү ф ә . Музыканың монда ни
катнашы бар?
Н а д и р . Әсәд абый әйберләрнең,
төшенчәләрнең асылына барып җитә
алмау турында әйтә ул.
Ә с ә д . Без сөйләшкән арада син,
Рәүфә, бар ишекне майла әле.
Р ә ү ф ә . Артык тирән казынып,
кирәгеннән артык аңларга тырышып,
күңелгә шом гына керә түгелме?
Ә с ә д . Тирән казынучылар, неч-
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
19
кәлекләрне аңлаучылар цивилизация-
не ясадылар.
Н а д и р . Әйе, цивилизация бар-
лыкка килде. Әмма дөньяның асылын,
аерым әйбернең нәрсә икәнлеген, ке-
шенең үзенең кем икәнен аңлатучы юк.
Музыкада да тавышны тоннарга чиксез
бүлергә мөмкиндер, бәлки, әмма моңа
ирешеп булмый, ирешкән сурәттә дә
музыканың асылын аңлата алмаячак.
С а ф и я . Музыканың асылын
аңлап булмыймы?
Н а д и р . Минемчә, юк. Күз яшенең
химик составын аңлатып була, әмма
аның асылына төшенү мөмкин түгел.
Р ә ү ф ә . Ничек инде?! Кайгыдан
елау бар, шатлыктан елау бар, кино ка-
раганда, сентиментальлеккә бирелү бар.
Н а д и р . Бу – сәбәпләр, Рәүфә апа.
Ә асылына төшенү мөмкин түгел.
Ә с ә д . Менә шушылай фәлсәфи
темаларга сөйләшкәч, мин үзем эшләгән
берләшмәгә дә икенче күзлектән карый
башлыйм. Кайвакыт цехларыбызда
сузылып-сузылып яткан пластик тор-
баларга карыйм да, бер генә уй килә:
бөтен эшебез, бөтен гомеребез ниндидер
бер торба буйлап әллә кая чыга да оча.
Шуның белән вәссәлам. «Ни мәгънә?!» –
дигән бер сорау эленеп тора баш миендә.
Б ә х т и я р килеп керә,
нык дулкынлана.
Б ә х т и я р . Мин иртәрәк бушадым
да килергә булдым. Студиягә бергә
барырбыз.
С а ф и я . Бүген студиягә бармасам
ярыймы?
Б ә х т и я р . Нишләп алай?
С а ф и я . Илһамым юк. Җыры да
әллә нинди.
Б ә х т и я р . Ярар, иртәгә язылыр-
сың. Пианино ничек?
Н а д и р . Тәртиптә.
Б ә х т и я р . Сафия төзеклегендә
шикләнгән иде.
Н а д и р . Шикләнү ярый... чама
белән.
Б ә х т и я р . Мин пианиноны көй-
ли алуыңда шикләнәм.
Н а д и р . Мә, тюнер. Тикшер.
(Кесәсеннән тюнер чыгара.)
С а ф и я . Пианино көйләнгән.
(Тюнерны ала, әйләндергәләп карый.)
Н а д и р . Шунысы кызык: кешегә
ышанмыйлар, тюнерга ышаналар.
Кешегә ышанмыйча, кеше ясаган
әйбергә ышану бар.
Ә с ә д . Әйе шул. Кешегә ышанмау,
кешедән шикләнү – үзе дөрес бул-
маган кешеләргә хас. Мин, Бәхтияр,
Сафия, хәзер әле сезне күздә тотып
әйтмим. Мин җитәкчеләребезгә ту-
рысын әйткәч, урлау, алдау мисалла-
рын китергәч, үземнән шикләнәләр,
үземнән гаеп эзләргә маташалар.
Н а д и р . Кызык бу дөнья – ке-
шеләр бөтен җирдә гармония табарга
телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең
кылган гамәлләре – гел диссонанс
кына. Бөтен нәрсә структуралы бу-
лырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне
тәртипкә китерергә, көйләргә тели.
Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс.
Р ә ү ф ә . Кеше гармониягә омтыл-
ганда ялгыша, адаша кайвакыт...
Н а д и р . Ә бит гармония хакына
җирдә күпме кан, күз яше. Күпме
фаҗига туа.
С а ф и я . Ә музыкадагы гармония...
Н а д и р . Нәрсә ул музыкадагы
гармония? Нәрсә ул матур көй? Синең
фибраларыңа аваздаш, тәңгәл булганга
гына матур ул. Аккордтагы берничә нота
колакка ятышлы булып яңгырый икән,
сезне кызыксындырмыймы – нишләп
менә бу ноталар бергә аһәңләшә, башка-
лар түгел? Мәсәлән, нишләп «До мажор»
аккордында «до», «ми», «соль» ноталары
катнаша? Нишләп «Фа мажор»да «фа»,
«ля», «до» ноталары? Кем аңлатыр? Фи-
зикага төртелеп кала. Ә физика барыбер
метафизикага барып тоташа.
С а ф и я . Абсолют төгәл җырлауга
омтылу кирәкме икән соң алайса?
Н а д и р . Күңелеңдә фальш бул-
маса, ничек җырласаң да матур
ЛЯ БЕМОЛЬ
20
яңгыраячак. Күңел халәте дә тотры-
клы түгел, мизгел саен кыймылдый,
үзгәрә. Бер үк җырны җырлаганда,
төрле чакта төрлечә. Эчке кичерешне
төп-төгәл итеп тасвирлау мөмкин тү-
гел – әйткән сүз белән дә, көй белән
дә. Синең уй-фикерең, хис-кичерешең
башкаларга ишетелсә, ул инде фальш.
Шуңа күрә, бер дә аптырама, Сафия,
җырла гына.
Б ә х т и я р . Менә сез монда акыл-
лы сүзләр белән гәпләшәсез. Ничек
казынсаң да, җырчыны халык үзе
сайлап ала. Халыкка нинди нотаның
нишләгәне кызык түгел. Халыкка
җырчы үзе кызык.
Н а д и р . Продюсерлар кемне
тәкъдим итә бит халыкка – бу заманда
зур рольне шул уйный. Тәкъдим итү-
челәрнең зәвыгы нинди бит.
Б ә х т и я р . Менә мин Сафияне
күтәрергә маташам, нәрсә, шәп җыр-
чы түгелмени?
Н а д и р . Сүз бит башка нәрсә
турында бара. Дөрес җырлап, төзек
коралда уйнап, профессиональ, камил
дәрәҗәдә концерт куелды ди... Аның
тирәсендә күпме ямьсез ыгы-зыгы,
күпме матавык, күпме пычрак башла-
нышлар... Нәрсә кыйммәт – җандагы
гармонияме, әллә ыгы-зыгы аша ку-
елган бер концертмы?
Ә с ә д . Имәнгеч күренешләр
һәркайда җитәрлек инде ул. Теге
темага кайтасым килә. Менә син,
Надир энем, тотрыксызлык турында
әйткән идең. Әйе, нотаның үзен бер
мизгелгә генә тотып буладыр, үтеп
барышлый гына. Чөнки бу дөньяда
барыбер бөтен нәрсә бер үк законнар-
га буйсына. Төн белән көн арасында
сызык сызып аерып буламы? Бөтен
нәрсә тирбәлеп, кыймылдап, хәрәкәт-
ләнеп тора. Төсләр турында да дөрес
әйттең. Баллы тәм кайчан башлана,
тозлының башы кая? (Көлеп куя.)
Шигырь килеп чыкты. Тотрыксызлык
һәр нәрсәдә – правосудиедә, кеше
белемен бәяләгәндә. Идеаль кешенең
булмавы да мисал була ала. Тормыш
үзе тотрыксыз тирбәлеп торган нәр-
сә, бернәрсә дә бер мизгелдән ары
китми. Чөнки бүгенге син иртәгә
инде башка кеше. Принциплар бер
үктер, әмма синдә инде әллә нинди
үзгәрешләр була. Шуңа күрә нота да
гел бер урында кадалып тора торган
нәрсә түгелдер.
Б ә х т и я р . Тюнерларны, камер-
тоннарны тикмәгә уйлап чыгармаган-
нардыр бит.
Ә с ә д . Бәлки, шул ниндидер миз-
гелләрне тотып алыр өчен эшлидер
аларны кеше.
Н а д и р . Миңа калса, үлчәп була
торган нәрсә – вак нәрсә. Үлчәрлек әй-
бернең кыйммәте зур түгел. Тасвирлап
бирерлек нәрсә – пүчтәк. Көйләп була
торган нәрсә әһәмиятле булалмый.
Сатып ала торган әйбернең бәһасе юк.
Сатып булмый торган, үлчәп булмый
торган, аңлатып булмый торган, үз
көеңә салып булмый торган нәрсәләр
кыйммәтле бу дөньяда.
Б ә х т и я р . Алайса ник инстру-
ментларны көйләп йөрисең?
Н а д и р . Тамагымны туйдырыр
өчен. Ярый, сау булыгыз! Уңышлар
сезгә!
Надир чыгып китә.
Ә с ә д (сокланып). Мощный кеше
бу!
С а ф и я . Мин фестивальдә кат-
нашмыйм. (Торып, табын яныннан
китә.)
Б ә х т и я р (сискәнеп). Син нәрсә!
Р ә ү ф ә (куркып). Кызым, тилер-
деңме әллә! Алда сине Мәскәү көтә,
аннары чит илләргә чыгарсың.
С а ф и я . Алга таба күз күрер. Бәх-
тияр, мин студиягә бармыйм.
Б ә х т и я р . Ник?
С а ф и я . Бик примитив җыр бит
ул. Барыбер беренче урынны миңа
бирәчәкләр дип, андый затсыз җыр
җырлыйсым килми.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
21
3
Шул ук күренеш. Бер атна вакыт узган. Р ә ү ф ә үзе генә. Б ә х т и я р килә.
Б ә х т и я р . Исәнмесез. (Еш-еш
сулый.)
Р ә ү ф ә . Исәнме, Бәхтияр. Уз әйдә.
Б ә х т и я р . Сафия тагын өйдә
түгелме?
Р ә ү ф ә . Иптәш кызына кунакка
киткән иде.
Б ә х т и я р (бусарынып). Берничә
көн инде Сафиянең телефоны җавап
бирми. Студиягә йөрми. Әзерләнергә
кирәк, репетицияләр аз булды. Фес-
тивальдә катнашасы бар, киләчәк
турында уйларга кирәк.
Р ә ү ф ә . Инде көн саен тукыйм
мин аңа бу турыда. Баштарак эстра-
да йолдызы булам дип канатланып
йөргән иде. Аңа әнә теге пианино
көйләүче нык тәэсир итте. Сафия кеше
сүзен йөрәгенә якын алучан. Соңгы
вакытта настройщик әйткәннәрне то-
рымнан-торымга кабатлап куя. Аның
атасы да шул настройщик сүзләрен
еш искә ала. Аннары икәүләшеп аның
әйткәннәрен анализлап утыралар.
С а ф и я кайтып керә.
Б ә х т и я р (хафаланып). Сафия!
Мин сине югалттым. (Рәүфә күрше
бүлмәгә кереп китә.) Шалтыратам,
телефоның җавап бирми.
С а ф и я (ваемсыз). Батарейкасы
утырган.
Б ә х т и я р . Концертка күп калма-
ды, вакыт аз...
С а ф и я . Мин, катнашмыйм, ди-
дем бит инде.
Б ә х т и я р . Сафия! Син нәрсә!
Шулхәтле акча вкладывать иткәннән
соң...
С а ф и я . Син шундук акча турын-
да әйтәсең.
Б ә х т и я р . Соң, акчаны җилгә
очыру да ахмаклык. Нәрсә булды,
нишләп шул арада үзгәрдең син?
С а ф и я . Мин тусовкалардагы
фальшны ишетәм. Мин бу заман ке-
шесе түгел, ахрысы. Ошамый миңа
андый чуар ыгы-зыгы.
Б ә х т и я р . Син миңа карата да
салкынайдың. Мин сине шушы бер-
ничә көн эчендә шундый сагындым.
(Кызның кулын тота.)
С а ф и я (кулын алып). Мин синең
тирән яратуыңа шикләнәм.
Б ә х т и я р . Нишләп? Әле күптән
түгел туй турында, ак күлмәкләр ту-
рында хыялланып йөрдең.
С а ф и я . Мин хәзер дә хыялланам.
Б ә х т и я р . Шулай булгач...
С а ф и я (Бәхтиярның күзләренә
карап). Ярата беләсеңме икән син?
Б ә х т и я р . Ни дигән сүз инде бу?
С а ф и я . Фестивальдә катнашачак
җырчыларга мөнәсәбәтеңне күргәч,
җырларны тыңлаганда үзеңне то-
тышыңа игътибар иткәч, миндә шун-
дый сорау туа башлады.
Б ә х т и я р (югалып кала). Аңла-
мадым.
С а ф и я . Син – собственник. Ми-
лекче. Син талантлы кешеләрне үзең-
нең мәнфәгатьләрең өчен үз астыңда
тотарга телисең, җыр яратканга түгел.
Б ә х т и я р . Нишләп әле мине җыр
яратмый дип уйлыйсың?
С а ф и я (читкә китеп). Әй, юк,
аңлата алмыйм... Яратасыңдыр...
Әмма җырны аңлап, җаны белән тоеп
яратучы белән болай гына яратучы
арасында аерма бар бит.
Б ә х т и я р (авызын кыйшайтып).
Мин аңлый башладым. Теге настрой-
щик әйткән фикерне кабатлыйсың
түгелме?
С а ф и я . Шулаймыни? (Кинәт
борыла.) Без төрле дөнья кешеләре,
Бәхтияр.
Б ә х т и я р ( С а ф и я я н ы н а
атылып). Без бер үк дөнья кешеләре!
Әллә ниләр уйлап, төпченеп, әллә
ниләр чыгарма!
ЛЯ БЕМОЛЬ
22
С а ф и я . Минем чын җыр дөнья-
сында яшисем килә. Минем җырлый-
сым килә.
Б ә х т и я р . Соң, мин шуның өчен
тырышам түгелме?! Ярар, минем
слухым юк ди. Ләкин мин әллә нин-
ди слухлы кешеләр эшли алмаганны
майтара алам. Син бит күрәсең, күпме
җырчы, күпме композитор, шагыйрь-
ләр, музыкантлар минем авызыма
гына карап торалар, кайберләре колым
булырга да әзерләр.
С а ф и я . Талантлы кешеләр ара-
сында мескеннәре дә күп шул. Му-
зыкаль слухлы булу музыкант булыр
өчен генә кирәк түгел. Музыкаль кеше
бөтен нәрсәне төптән аңлый. Ләкин,
гадәттә, ялган, хәйлә дигән хисләрне
аңламый. Дөресрәге, аңларга теләми.
Һәм ул аңа хас түгел. Плюстырмы
бу, минустырмы, белмим. Музыкаль
слухлы кеше белән слухсыз кеше
музыканы төрлечә тыңлый, төрлечә
кабул итә. Дөньяны да, мәхәббәтне дә.
Б ә х т и я р (көлемсерәп). Моны
син кайсы китаптан укыдың әле?
С а ф и я . Соңгы көннәрдә шу-
лай уйлый башладым. Мин сәхнәгә
омтылып, танылган җырчы булырга
теләп, бер сорауны үземә бирергә
онытканмын.
Дан казанырга теләү кешедә нәр-
сәдән туа икән? Җитешсезлекләр
комплексыннанмы? Дан-шөһрәткә су-
саучы мин-минлегеме? Акча, байлык
кирәктәнме? Бу турыда соңгы берничә
көндә мин күп уйландым. Минемчә,
данга омтылу – асылда мәхәббәт
эстәү. Кеше үзен яратуларын тели.
Б ә х т и я р (кызып-кызып). Мин
сине бик яратам! Белсәң иде ничек
яратканымны! Сиңа нәрсә җитми?
Ни кирәк? Мин синең өчен барысы-
на да әзер. Минем бөтен нәрсәм бар,
мөмкинлекләрем, акчам, дусларым,
элемтәләрем... (Карап тора.) Музыкаль
слухым юк дип әйтмәкче буласыңмы?
С а ф и я (көлемсерәп). Син дә
настройщик әйткән сүзне гел искә
аласың. Сиңа да ул нык тәэсир иткән,
ахрысы.
Б ә х т и я р . Слухым юклыкны ул
әйтмәсә дә белә идем мин. Шуннан?
Детонацияләр, диссонанслар, имеш...
Тормыш үзе аңлап булмый торган
шау-шулы, сезнең тел белән әйткәндә,
дисгармония. Шул бака туена колак
салып нечкәлекләрен ишетә башла-
саң, акылдан язарсың.
С а ф и я . Ә тирән ишетүче нас-
тройщикка шушы диссонанслы дө-
ньяда яшәве ничек авырдыр, күз
алдыңа китерәсеңме?
Б ә х т и я р . Белмим. Аның күңеле
мине кызыксындырмый. Әйе, мин
авазларны абсолют слухлы кешеләр
кебек ишетмим. Минем күңелдә
тәртип. Мин – уңышлы эшмәкәр.
Һәрбер кеше нәрсәдә булса да, ничек
тә чикләнгән. Ә менә артык нечкә
тоючыларның, тирән казып төпченү-
челәрнең күңелендә бардак. Чөнки
андый кешеләр табигать куйган
чикләрне инкарь итәргә маташалар,
керергә ярамый торган тарафларга
үтеп кермәкче булалар. Талантлы
кешеләр шуңа күрә бәхетсез булалар
да инде.
С а ф и я . Мине талантлы, диләр.
Мин дә бәхетсез булырмын микән?
Б ә х т и я р . Мин сине талантың
өстенә бәхетле итәчәкмен.
С а ф и я . Бәхетле булыр өчен
күп вакыт кирәктер. Сабыр, түземле
кешеләр бәхеткә ирешәдер. Тусовка-
ларда кайнап, конкурсларда беренче
урынны алам дип тырмашып, көрә-
шеп бәхеткә ирешәләр микән? Бәхетле
булырга сарыф ителәсе вакытны без
кирәкмәгән утлы-балкышлы, ар-
зан-кырын балкышлы ыгы-зыгыларга
әрәм итмибез микән?
Б ә х т и я р . Вакытны да сатып
алырга мөмкин. Һәрнәрсәне сатып
алып була. Бәхетле булу – бәхетле
булырга вакытың бар дигән сүз.
С а ф и я . Әгәр дә бәхеткә лаек
булсаң...
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
23
Б ә х т и я р . Лаеклы син, лаеклы.
Син дә бәхеткә лаеклы булмасаң,
нәрсә була инде ул!
С а ф и я . Бәлки, бәхеткә лаеклы
булу үзе бәхеттер, мин генә тоймыйм-
дыр, аңламыймдыр.
Б ә х т и я р . Әлбәттә. Бик шәп әйт-
тең. Син бәхетле, чөнки син бәхеткә
лаеклы. Ләкин мин бәхеткә лаеклы,
шуңа күрә мин инде бәхетле дип
өйдә кул кушырып утыру да ярамый,
бәхетнең башка берәүгә очып китүе
ихтимал. Синең, Сафия, Бәхтиярың
бар. Син шуны әле һаман акылың
белән аңлап бетермисең. Яныңда мин
булу – ул инде син уңышка ирештең,
киләчәгең якты, бәхетле дигән сүз.
С а ф и я . Димәк, мине табигать
биргән сәләтем бәхетле итә алмый,
кемдер язмышымда катнашса гына,
бәхеткә ирешәчәкмен?
Б ә х т и я р . Нигә сиңа мондый
сораулар? Кемнең берүзе генә бәхетле
булганы бар?! Әйдә студиягә.
С а ф и я . Бармыйм.
Б ә х т и я р . Ник?
С а ф и я . Барасым килми.
Б ә х т и я р . Нишлисең килә?
С а ф и я . Үзем генә уйланып уты-
расым килә.
Б ә х т и я р . Чиргә сабышасың бит
уйланып. Иртәгә примеркага барырга
кирәк, концерт күлмәгеңне иң яхшы
тегүчеләр әзерләп ята.
С а ф и я . Андый кыйммәтле күл-
мәкләрне алдан ук киеп чыгу кирәк
микән?
Б ә х т и я р . Ә кайчан кияргә соң
аны?
С а ф и я . Башта гади генә киемнән
җырлап, халыкның мәхәббәтен яу-
ларга кирәк. Аннары ялтыравыклы
күлмәк кисәң дә ярый. Гомумән, җыр-
лаучы ялтыравыклы киемнән булырга
тиеш микән?
Б ә х т и я р . Сафия, менә нәрсә...
Син уйланып утыр, әмма озак түгел,
яме. Мин иртәгә тегүчене күлмәгең
белән монда үзем алып килермен.
Киреләнүдән туктарга кирәк. Синең
карьера ясыйсың бар. Популяр булма-
саң, җырчы булуның ни кызыгы бар?
С а ф и я . Ә син каян беләсең: җыр-
лаганда кеше нинди халәткә керә?
Популяр булмаган кешенең җырлавы,
бәлки, ихласрактыр...
Б ә х т и я р (ачуын көчкә тыеп).
Ярый, иртәгә мин сиңа шалтыратыр-
мын. Телефоныңны, зинһар, сүндер-
мә. (Чыгып китә.)
Сафия, моңаеп, пианино янына ба-
рып утыра, әкрен генә уйный. Р ә ү ф ә
кайтып керә.
Р ә ү ф ә . Кызым, син өйдәмени?
Ательега, студиягә, тагын әллә кай-
ларга барырга тиеш түгел идеңме
соң син?
С а ф и я . Әйе.
Р ә ү ф ә . Нәрсә булды сиңа, кы-
зым? Конкурска әзерләнергә тиеш
бит син.
Ә с ә д кайтып керә.
Ә с ә д . Хәерле көн барчагызга да.
Р ә ү ф ә . Хәерле булса иде ул.
Ә с ә д . Хәерсез көн булмый. Ке-
шеләр үзләре аны хәерле белән хәер-
сезгә бүләләр.
Р ә ү ф ә . Синең фәлсәфәң генә
җитмәгәние монда.
Ә с ә д . Предприятиедәге хәлләрне
күргәч, философка әйләнми мөмкин
түгел.
Р ә ү ф ә . Син гомер буе философ
булдың. Шуңа күрә туйдылар синнән,
шуңа читкә этәрәләр. Төпченүчене,
казынучыны, күп күрүчене беркайчан
коллектив үз итми.
Ә с ә д . Соңгы җөмләңдә хаклык
ята. Башка җөмләләрең исә бернинди
мәгънәгә ия түгел. Мин үзгәрмәдем.
Кирәк дип тапмадым. Ә син яшәешкә
ияреп үзгәрә башладың. Кызыңны,
яхшы тәрбия биргәннән соң, «бозык»
юлга кертмәкче буласың!
ЛЯ БЕМОЛЬ
24
Р ә ү ф ә . Нинди бозык юлга? Кы-
зымны йолдыз итеп күрү бозык юлга
басумыни? Син завод директоры була
торып та рәхәт яши алмадык. Синең
башимәс булуың, күп күрүең, күп
ишетүең аркасында. Кызымның йол-
дыз булуы иң зур хыялым минем хәзер.
Ә с ә д . Иң зур ялгышу – дөньяга
бәхетле булырга, балда-майда йөзәр
өчен килдем дип уйлау!
Р ә ү ф ә . Бәхетсез булып, мескен
хәлдә яшәү рәхәтмени?
Ә с ә д . Рәхәтлекне, бәхетне нәр-
сәдә күрәсең бит.
Р ә ү ф ә . Тормышның вак-төяген
күреп, юк-бар белән булашып яшәүче
ул үзе дә бәхетле булалмый, башкалар-
ны да бәхетле итә алмый.
Ә с ә д . Әйе, мин вакчыл кеше,
әмма гаделлеккә хилафлык килгәндә
генә кабына миндә вакчыллык. Ми-
нем артык нечкә анализлавым сине
бәхетсез иттеме? Начар яшисеңме?
Алга таба синең бәхетле булуың-бул-
мавың кызыңның эстрада йолдызы
булуга бәйле икән, мин сине котлыйм,
сөекле хатыным – докатилась. Соңгы
вакытта минем кимчелекләрне күп
күрәсең. Бу вакчыллыкка кермиме?
Мин эшемдә гадел, башимәс булдым,
пүчтәк кешеләр белән көрәшеп узды
күп вакытым, әмма гаиләдә мин ан-
дый булдым дип әйтеп булмый.
Р ә ү ф ә . Юк, гаиләдә син андый
ук түгел, әмма эшеңдәге һәрвакыт
өйгә кайтты. Синең күп күрүеңнән,
күп белүеңнән, күп ишетүеңнән нинди
файда булды – кешеләргә, гаиләңә,
үзеңә?
Ә с ә д . Күп күрүчеләр, күп ишетү-
челәр, күп аңлаучылар – һәрвакыт
җайсыз булдылар. Шул җайсыз ке-
шеләрне кемнәр яратмый – шуңа игъ-
тибар иткәч, мин үземнең кешелекнең
затлы өлешенә керүемне аңлыйм.
Р ә ү ф ә . Нормаль кешеләргә
яшәргә комачаулаучыларны яратмый-
лар... Әнә, хәзер кызыңны игә китерә
алмый җәфаланам әле.
Ә с ә д (кыланыбрак). Кызым,
балакаем, тәтием минем, нишләп ки-
реләнәсең? (Сафия көлә.)
Р ә ү ф ә . Шаярып торма, кызың
белән әйбәтләп сөйләш.
Ә с ә д . Кызым, нәрсә булды?
С а ф и я . Булмады. Минем кон-
курска әзерләнәсем бар! Сез миңа
комачаулыйсыз.
Ә с ә д . Киттек, киттек. (Әсәд белән
Рәүфә күрше бүлмәгә кереп китәләр.)
Сафия пианинода уйный башлый.
Туктап уйга бата. Атасының блок-
нотын алып, Надирның телефон
номерын эзли. Телефонга карап тора.
Пианино янына утырып тагын уйга
кала. Аннары, сикереп торып, шкаф
тартмасыннан келәшчә алып килә.
Пианиноның капкачын ачып, бер кыл-
ны келәшчә белән кисеп өзә – кылның
яңгырап өзелгәне ишетелә. Капкачны
япкач, келәшчәне урынына илтеп
куя һәм клавишларга басып карый.
Берничә клавиш аваз чыгара, берсенә
кат-кат баса – тавыш чыкмый.
С а ф и я (үзалдына). Дүртенче ок-
тавадагы «ля». (Кычкыра.) Әти!
Ә с ә д (күрше бүлмәдән чыгып).
Әү, кызым.
С а ф и я . Әти, теге настройщикны
тагын чакыр! (Рәүфә дә пәйда була.)
Ә с ә д . Ник?
С а ф и я . Пианиноны рәтләсен.
Р ә ү ф ә . Ник, төзек, диде бит инде.
Тюнер калдырды бит. Кая әле. (Шкаф-
тан тюнер алып килә, клавишларга
баса.) Менә бит – до, ре, ми, фа, соль,
ля. Төзек бит, төзек. Мин кичә тикше-
реп карадым, төзек пианино.
Ә с ә д . Дөрес әйтте ул – күңелдә-
ген көйләү авыр. Пианинода да түгел
хикмәт, музыкада да түгел, ә үзегезнең
башыгызда нәрсәнедер тарттырасы
бар.
Р ә ү ф ә . Нишләп әле «сез», дисең?
Кызың көйсезләнә бит, мин түгел.
Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
25
исбатларга маташасың син. Алай
булмый ул, алай фәтвасы юк аның.
Дулкын булып, җил булып коендырып
кына алырга тиеш ул. Ә шуның ту-
рында уйлап, инструмент төзеклегенә
кадалып, имтихан турында уйлап,
фестивальдә нинди күлмәк тектерим
дип... Белмим, белмим.
С а ф и я . Әти, Надирны чакыр.
Ә с ә д . Инде ике тапкыр көйләде
бит.С а ф и я . Бер кылы өзелде. (Кла-
вишка баса, тавыш чыкмый.) Менә,
дүртенче октавада «ля» яңгырамый.
Р ә ү ф ә . Ул егеттән баштук
шикләнгәнием мин.
Ә с ә д . Шулай каты тарттырды
микәнни? (Блокнотын актара.) На-
дир... (Телефон номерын җыя.) Алло,
Надир энем, бу Әсәд абыең әле. Нихәл?
Минем өйдәгеләр көйсезләнә, көйләп
киталмассың микән?! Пианиноның бер
кылы өзелгән, диләр. Гаҗәп, дисеңме?
Кайчан киләсең? Хәзер үк булса, бик
әйбәт булыр иде. Кайсы кыл?.. Кызым,
кылның кайсысы өзелде?
С а ф и я (әтисеннән трубканы
алып). Исәнмесез. Дүртенче октава-
дагы ля. Өзелергә тиеш булмаган, ә
менә өзелде бит. Юк, клавишта түгел
хикмәт, капкачны ачып карадым, кыл
өзелгән. Ярар. Көтәбез. (Телефонны
сүндереп әтисенә бирә.)
Музыка.
П ә р д ә .
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
1
Шул ук күренеш. Ә с ә д белән Р ә ү ф ә чәй эчәргә утыралар.
Р ә ү ф ә . Сафия студиягә дә йөрми
башлады, Бәхтияр белән дә аралары
әллә ничек, аңлап булмый.
Ә с ә д . Үзләре аңлашырлар.
Р ә ү ф ә . Бәхтияр күпме акча түгә,
бүләкләр ташый, Сафиягә болай ук
киреләнергә ярамый.
Ә с ә д . Акча түгә, бүләк ташый дип
Сафия аның янында йөгереп йөрер-
гә тиеш түгелдер бит. Сатып алып
кына яраттыра алсаң иде икән ул.
Р ә ү ф ә . Бәтияр белән аның
киләчәге якты, кайгысыз булачак.
Ә с ә д . Киләчәк ул байга да, яр-
лыга да бер битен, бер артын күрсәтә.
Р ә ү ф ә . Син Бәхтиярга ягымлы
түгел, бәлки, шул да роль уйныйдыр.
Ә с ә д . Кызымны сәхнәгә чыгарыр
өчен акча түгә дип, бүләк ташый, күл-
мәк тектерә дип, мин ул молокососка
авызымны гел ерып торырга тиешме?
Р ә ү ф ә . Менә бит тагын ни дип
утырасың. Нәрсәсе белән күңелеңә
хуш түгел соң ул, ә?
Ә с ә д . Бәхтияр безнең предприя-
тиене үз кулларына алган маңкорт-
ларның берсен хәтерләтә. Бөтен
кыланмышлары, сөйләшүе, кыяфәте
умырыр өчен, башкаларны алдар
өчен, баер өчен, башкалар өстеннән
хакимлек итәргә йөрүче икәнен күр-
сәтә. Алар белән мин үз заводымда
көрәшеп туйдым инде.
Р ә ү ф ә . Яңа буынны барыбер
җиңә алмыйсың.
Ә с ә д . Бәлки шулайдыр. Мине
шунысы гаҗәпләндерә: нишләп акча-
лы кеше аңламаган нәрсәне дә аңлыйм
дип уйлый икән? Нишләп акчалы кеше
бөтен җиргә тыгылып фикер әйтергә
маташа икән? Нишләп акчалы кеше
белмәсә дә беләм дип уйлый икән?
Нишләп кешеләр өстеннән хакимлек
итә алам дип уйлыйлар икән?
Ишек кыңгыравы зеңгелди. Әсәд
барып ишекне ача. Н а д и р керә.
ЛЯ БЕМОЛЬ
26
Н а д и р . Исәнмесез.
Ә с ә д . Исәнме, Надир. Шелтәләп
каршы алмакчы идем, үзеңне күргәч,
авыр сүз әйтергә тел әйләнми.
Н а д и р (елмаеп). Нинди гаебем
бар?
Р ә ү ф ә . Пианиноның кылы өзел-
де.
Н а д и р (клавишларга басып).
Дүртенче октавада мин бер кылны да
тарттырмаган идем.
Р ә ү ф ә (кырыс). Ник өзелде соң
ул?
Н а д и р . Сузып тарттырылган
нәрсә кайчан да бер өзелә инде ул.
(Пианиноның капкачын ачып карый.)
Чабып бара торган нәрсәнең кайчан
да бер бәрелүе ихтимал. Суда агып
барган нәрсә бата ала. Очып барган
нәрсә җиргә барып төшәргә мөмкин.
Р ә ү ф ә (читкә карап). Өебездәге
философтан да туйган.
Ә с ә д (Надирның эшен күзәтеп).
Нишләп өзелде икән бу кыл?
Н а д и р . Материал арыган. Кыл-
лар арасында иң беренче булып менә
монысының чыдамлыгы беткән.
(Өзелгән кылны күрсәтә.)
Ә с ә д . Миңа охшаган икән бу
кыл. Хәер, мин өзелмәдем, сынмадым.
(Кинәт кайнарланып.) Мине кистеләр,
тартып өзделәр, йолкыдылар, кубар-
дылар. Кырт иттереп кистеләр мине!
Юк, миңа охшаган дип әйтеп булмый...
Н а д и р . Сезгә охшаган, сезгә.
Сезне кискәннәр. (Кылны яктыда
карый.) Бу кылны да кемдер кисеп өз-
гән. Менә, күрәсезме, келәшчә белән
кискәннәр, ахрысы.
Ә с ә д (күзләрен чекерәйтеп).
Чыннан да... Кем эше икән бу?
Н а д и р . Кем эшедер, анысы миңа
кагылмый, мин яңа кыл алып килдем,
хәзер шуны тарттырып куярмын.
Ә с ә д . Сәер, бик сәер.
Н а д и р . Нәрсәсе сәер – кылның
өзелүеме, әллә кылны өзүләреме?
Ә с ә д (пауза тотып). Шуны уй-
лап куйдым әле. Кеше ясаган әйбер
ватылмыйча, киреләнмичә тормый,
әйеме. Шуңа күрәдер инде дөньяда
бөтен нәрсә структураланган, систе-
маланган.
Н а д и р . Ләкин системадагы һәр-
нәрсә каршы тора, ычкынырга тели,
шулай түгелме?
Ә с ә д . Коллективта да шулай бит.
Абсолют аһәңлек була алмый. Шуңа
коллективтагы мөнәсәбәтләрдә фальш
күп.
Н а д и р . Ул фальшлар да система-
дан котылырга теләүдән түгел микән?!
Ә гаделлеккә омтылу системалашырга
теләүдән түгелме соң? Парадокслар
өстенә парадокс, Әсәд абый, ә!
Ә с ә д (үз уйларында казынып).
Система дип, астыртын гына шул сис-
темага каршы эшлиләр. Мин шуларга
каршы көрәшәм.
Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли,
системага омтылу теләге намус аз
булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт
системага омтылалар. «Воля к сис-
теме есть недостаток честности», –
дигән ул.
Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп
әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем
килә. Төгәл нотаны тотып булмаган
кебек гаделлекне дә төгәл билгеләү
мөмкин түгелдер, бәлки. Гаделлек
тә кемдер өчен булса, шундук икен-
че берәү өчен гаделсезлек булырга
мөмкин. Әллә, чынлап та, гомер буе
казынып, юкка көчемне сарыф иткән-
менме икән?
Н а д и р . Алай димәгез. Иң кеч-
кенә масштабларга бүлеп, микрога
үтәргә теләү – асылны аңларга ты-
рышу.
Ә с ә д . Әмма аңлап булмый бит.
Җиһан чиксез, микрокосмос та чик-
сез. Ләкин чиге бардыр дип ышанасы
килә.
Н а д и р (эшеннән туктап). Бул-
ды бу. Көйлисе генә калды. (Куйган
кылны тарттырып көйли. Клавишка
баса, пианино яңгырый.)
Ә с ә д . Күпме түлисе?
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
27
Н а д и р . Тәмле чәегез бармы?
Ә с ә д . Бар.
Н а д и р . Бер чынаяк каты чәй
сездән.
Ә с ә д . Рәүфә! Чәй әзерлә, зинһар.
Р ә ү ф ә чыгып чәй әзерли башлый.
Күрше бүлмәдән С а ф и я чыга.
С а ф и я . Исәнмесез.
Н а д и р . Исәнмесез. (Елмая.)
Минем әле моңарчы бер үк пианино
белән болай озак маташканым юк иде.
Ә с ә д . Мин фикеремне әйтеп бе-
термәдем. Җиһанның да чиге бардыр
дип ышанасы килә. Чөнки чикле нәрсә
генә гүзәл була ала. Һәрнәрсәнең чиге
бар, шуңа аның матурлыгын күреп,
тәмен татып була. Картина чиксез зур
булса, аның шедевр икәнен аңлап бул-
мас иде. Чәчәк тәмамланган чикләр
белән матур итеп яратылган, әгәр дә
чәчәк күз карашы тоталмаслык зур
булса, аның матурлыгын күреп булмас
иде. Әсәрнең азагы булмаса, ул әсәр
булмый. Йорт, бакча – алар да чикле
булса гына ямьле. Ниһаять, кеше го-
мере... Әгәр кеше мәңге яшәсә, аның
гомере гомер булмас иде, кызыгы да,
яшәвенең яме дә булмас иде.
Ә с ә д белән Н а д и р чәй өстәле
янына утыралар. Сафия әнисенә чәй
әзерләргә булыша, аннары өстәл яны-
на килеп утыра.
Н а д и р . Килешмим. Күккә кара-
гач, аның матур икәне күренә, гәрчә
чиксез булса да. Мәңгелекнең дә чиге
юк. Мин үзем үтеп барган, вакытлы,
юкка чыга торган, мизгел эчендә генә
яшәгән нәрсәләрне кабул итә алмыйм.
С а ф и я . Ә бит «проходящая
нота»лар кайвакыт бик матур яңгы-
рыйлар.
Н а д и р . Ә ул ноталар төгәл, кон-
крет ноталарны эзләп баручылар бит.
(Чәй эчәләр.)
Ә с ә д . Син үзеңә үзең каршы килә
торган кешегә охшагансың, Надир
энем.
Н а д и р . Әйе. Шуңа күрә мин тор-
мышымның бәхетле мизгелләрен тота
алмыймдыр. Бәлки, тота алмаганга
бәхетле түгелмендер. Мизгелне башка
мизгел алыштыру мине куркуга сала.
Миндә аңлатып булмаслык Вакыт
чире бар. Мизгел белән хушлашуны
авыр кичерәм. Кешеләр белән, әй-
берләр белән, төрле төбәкләр белән
аерылышу, хушлашу миндә җан
газабын тудыра. Мәңгелеккә сусау
яши миндә. Мәңгелектән башка
бернәрсәне дә ярату мөмкин түгел.
Мәңгелек булмаса – берни булмый.
Мизгел мәңгелеккә барып тоташса
гына тулы була, мизгел вакыт өлеше
түгел, мәңгелекнең өлеше булса гына
мәгънәгә ия.
Б ә х т и я р керә, тыңлап тора.
Ә с ә д . Ахыр чиктән башка, тә-
мамлана торган формалар булмаса,
бернәрсәнең дә яме булмас иде бит.
С а ф и я . Әйе, музыканың, җырның
азагы булмаса, ул гүзәл җыр була алыр
идеме? Аннары, сез яшәешнең күләгәле
ягын гына күзәтүчегә охшагансыз.
Н а д и р . Бәлки, сез хаклыдыр,
Сафия. Тормыш ул тирән трагизм
белән сугарылган. Шуңа күрәдер
мин классицизмны яратмыйм – ка-
миллек чикләнгән нәрсәләрдә ята
дигән иллюзиясе өчен. Камиллеккә
чиксезлектә генә ирешергә мөмкин.
Җырның гүзәллеген чиксез рәвештә
арттырырга мөмкин. Камиллекнең
чиге юк. Җырның көен үзгәртүнең
чиге юк. Тоннарны чиксез рәвештә
бүлергә мөмкин, аңа әле кеше ирешә
генә алмый. Темпны чиксез арттырып,
чиксез акрынайтып була.
С а ф и я . Ләкин кабул итәр өчен
аның барыбер чиге кирәк бит.
Н а д и р . Чикләр куйгач, инде
мәңгелек турында, абсолют камиллек
турында да сөйләшмәскә кирәк.
ЛЯ БЕМОЛЬ
28
Ә с ә д . Без төрле нәрсәләр турын-
да сөйләшәбез шикелле...
Н а д и р . Чиксезлек һәм мәңгелек-
кә омтылышны тәмамланган камил-
лек иллюзиясе белән томаларга ты-
рышалар. Ниндидер формага ирешү
һәрвакыт чагыштырмача гына була
ала. Формага керү ахыргача тәмам-
ланган дигән сүз түгел. Бу дөньялыкта
реальләшү фәкать мәңгелеккә һәм
чиксезлеккә омтылуның символлары
гына.
Рәүфә Бәхтиярны абайлап
йөгереп килә.
Р ә ү ф ә (абаланып). Бәхтияр!
Исәнме. Бәхтияр килгән бит. Күрми-
сезмени?
Б ә х т и я р . Ишек бикле түгел иде,
шуңа күрә кыңгырауга басып торма-
дым, кердем. (Салкын елмаю белән.)
Комачауламадыммы?
Р ә ү ф ә . Ничек инде син комачау-
ларга мөмкин?! Кил, утыр. Монда кы-
зып-кызып сөйләшәләр, сине күрми
дә торабыз.
Б ә х т и я р . Исәнме, Сафия. (Та-
бын янына килеп утыра.)
С а ф и я . Исәнме.
Б ә х т и я р . Әңгәмәгез бик катла-
улы шул. Ә бит бернәрсә дә мәңгелек
түгел.
Ә с ә д . Әмма кайберәүләр мәң-
гегә килдем дигән сыман кыланып
яшиләр.
Н а д и р . Мәңгелек ул Рух өчен
кирәк. Матдилек вакытлыча нәрсәләр-
гә табына. Чын ирешү – мәңгелеккә
ирешү.
Ә с ә д . Шулаен шулай да... Тор-
мыш, чынбарлык җиргә тартып
төшерә шул. Кемнәргәдер ярап, ярак-
лашып яшәргә туры килә.
Б ә х т и я р . Кешеләр белән эшлә-
гәндә, шунсыз булмый. (Әсәдкә
көлемсерәп карый.) Син – шәхси ам-
бицияләреңне яшерми торган кеше...
Яшерен-батырын түгел, завод дирек-
торы вазифасыннан сине шуның өчен
азат иттеләр бит. Шундый кеше инде
син... Агымга каршы көрәшүче – об-
речён. (Чәй йотып куя.)
Н а д и р (Бәхтиярга усал караш
ташлап). Әсәд абый, бу кемегез сез-
нең?
Ә с ә д . Сафиянең егете.
Н а д и р . Мин синең исемеңне
онытам гел... Кем әле син?
Ә с ә д (Бәхтиярның катып калуын
күреп, үзе җавап бирә). Бәхтияр.
Н а д и р (җикереп). Бәхтияр! Са-
фиянең егете булсаң да, синең олы
кеше белән алай сөйләшергә хакың
юк!
Б ә х т и я р (усалланып). Ә син кем
әле мине өйрәтергә?
Ә с ә д . (Надир өчен җавап бирә).
Бу минем кунагым, затлы кунагым
– Надир. Бәхтияр, Надир, егетләр,
зинһар, кызмагыз әле.
Б ә х т и я р . Мин бит авыр сүз
әйтмәдем. Кешеләр ике төп төргә
бүленә – беренче төр кешеләр дөнья-
сы белән аһәңдәшлектә яши, икенче
төре, музыкантлар термины белән
әйткәндә, дисгармониядә яши. Есть
два основоположных типа людей –
тип, находящийся в гармоническом
соотношении с мировой средой, и тип,
находящийся в дисгармоническом
соотношении.
Ә с ә д . Син хаклыдыр да бит...
Ләкин нәҗес белән ничек гармониядә
яшәргә мөмкин!
Б ә х т и я р (көлеп). Син борчылма.
Эшемнән алдылар дип кайнарлан-
ма, өзгәләнмә. Мин бар бит. (Чырае
кинәт җитдиләнә.) Поддержу – и
морально, и материально. Ким-хур
итмәм. Акчага кытлык кичермәссез.
Ә с ә д (Бәхтиярга ачулы караш
белән карап). Ә мин синең ярдәмеңә
мохтаҗ түгел. Мине цех нәчәлниге
итеп куярга җыеналар. Мин анда
эшләп тә яхшы хезмәт хакы алачак-
мын, директор кебек үк булмаса да.
Б ә х т и я р (чәй йотып). Берүзең
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
29
көрәшеп бернишләп булмый. Ялгыз
көрәшче нишли ала?
Н а д и р . Дөресен әйтә ала.
Б ә х т и я р . Ә каян беләсең син –
нәрсә дөрес, нәрсә ялган?
Ә с ә д . Надир – башкалар ишет-
мәгәнне ишетүче кеше. Карап торуга
гади генә кеше шикелле, әмма гаҗәп-
ләнергә дә урын бар... Гомумән, баш-
калардан аермалы буларак, хакый-
катьне аңлаучылар да очрый дөньяда.
Б ә х т и я р . Үзең тудырмаган
системада хакыйкать лозунгларын
күтәрүдән ни мәгънә? Ирекле булам
дип коллективыңа хилафлык килсә,
әлбәттә, сине яратмаячаклар.
Ә с ә д . Ә бит тирәннән карасаң,
ирекле булу – алдамаска, ялган сөй-
ләмәскә хокуклы булу.
Б ә х т и я р . Ә кем әйтергә тиеш –
кем хаклы, кем хаклы түгел? Менә бу
настройщикның дөрес ишетүен кем
билгели?
Ә с ә д . Аның дөрес ишетүе бил-
геләнгән инде.
Б ә х т и я р (әле Әсәдкә, әле На-
дирга карап). Сез бик дуслашкансыз,
ахрысы.
Ә с ә д . Әйе, безнең уртаклыклар
күп булып чыкты.
Б ә х т и я р . Төпченү, вакчыллану,
иң кечкенә материяләрнең асылына
төшенәм дип казынумы сезнең уртак-
лыгыгыз?
Н а д и р (кинәт кызып). Син Са-
фиянең әтисе белән аның йортында
ник алай дорфа сөйләшәсең, агач тел?!
Б ә х т и я р (кыҗрап). Ә син миңа
тавышыңны күтәрмә! Мин синең
каян ничек чыкканыңны белештем.
Синең анаңны урманда ташлап кит-
кәннәр. Ул сукыр булган. Сине ул
кемнән тапкандыр, билгеле түгел.
Урманнан сезне авылга куганнар.
Анаң үлгәч, сине асрамага алганнар...
Ничек музыка өлкәсенә керә алган-
сыңдыр син...
Ә с ә д (өнсез калып торганнан
соң, Бәхтиярга нәфрәт белән карап).
Ә синең ни хакың бар кешенең яз-
мышында казынырга?!
Б ә х т и я р (Рәүфәгә карап).
Теләсә кемне йортыгызга кертмәсә-
гез, үзегезгә тынычрак булыр. Баш-
калар ишетмәгәнне ишетү, юк-барда
казыну – бәлки, фаҗигале биография
галәмәтедер?..
Ә с ә д . Миңа да төрттердең ши-
келле...
Б ә х т и я р . Юк, юк, сиңа түгел...
Ә с ә д (усал елмаеп). Бәхтияр, ә
бит синең беҗеклегең имәнгечрәк.
Р ә ү ф ә (кычкырып диярлек).
Әсәд!
Ә с ә д (хатынына йодрык күрсә-
теп). Тыныңны чыгарма! (Бәхтиярга
таба иеленкери.) Синең вакчыллыгың,
Бәхтияр, сөйләп бетергесез. (Кычкы-
рып көлеп куя.) Машинасына утыргач,
җиде-сигез тапкыр замечание ясамый
калмый. Вакчыл! Ботинкадагы кар-
ны, машинага утырганда, аякларны
бер-берсенә кагып коярга кирәк икәнне
миңа ярты сәгать аңлаттың син бер тап-
кыр. Машина ишеген каты япма дип
теңкәгә тия. Утырмыйм мин синең ма-
шинага бүтән! Рәүфәнең исә күзе тон-
ган – Бәхтияр кызымны кеше итәчәк,
дөньяга танытачак, ди. (Бармагы белән
Бәхтиярга төртеп.) Кызыңны моңа
кияүгә бирсәң, бетте баш, ул синең
кызыңның җелеген суырачак. Ул Са-
фияне берьюлы ике аягын бер-берсенә
кактырып, шул ук вакытта ике кулын
бер-берсенә чәбәкләттерәчәк!
С а ф и я (кычкырып). Әти!
Ә с ә д . Син дә тик кенә утыр,
кызым! Арада иң нык казынучысы
син, кызым! Тик кенә утыр! Синнән
дә шикчел, мнительный кеше юк! Ә
анаңның беҗеклеген сөйләргә сүз
генә җитмәс.
Б ә х т и я р (каушап). Мин сиңа
үпкәләмим. Чама белән вакчыллану
ярый ул. Кешеләр һәрвакыт тәртипне
тәртипсезлеккә караганда өстенрәк
күрделәр. Кешенең табигатенә салын-
ган инде ул...
ЛЯ БЕМОЛЬ
30
Н а д и р . Сез – тәрипсезлектән
файдаланып баючылар, хәзер инде, ба-
егач, тәртип кирәк була башладымы?!
Б ә х т и я р (теш араларыннан
сытып). Син – «без роду и племе-
ни»! Монда кеше рәтендә утырган
буласың!
Ә с ә д (әкрен генә урыныннан
күтәрелеп). Не смей Надирга андый
сүз әйтергә! Мокыт!
Б ә х т и я р (сикереп тора). Син
нәрсә...
Ә с ә д (ярсып). Пошёл вон!
Б ә х т и я р (күзләрен акайтып).
Нәрсә-ә-ә?!
Ә с ә д . Пошёл вон! Бәдбәхет!
Спонсор, промоутор, бизнесмен! Ка-
лын кесәле маңкорт! Хайван!
Р ә ү ф ә (ачыргаланып). Ул – Са-
фиягә шулхәтле ярдәм иткән кеше.
Ә с ә д . Моның ярдәменә мохтаҗ
булырга язмасын. Якты күңелле
кешенең генә ярдәме фәтвалы була!
Ярлы кешенең юмартлыгы гына ихлас
күңелдән булырга мөмкин! Пошёл
вон! Зараза!
Бәхтияр чыгып китә.
Н а д и р (торып). Минем гаебем
булса, гафу итегез. Сау булыгыз. (Чы-
гып китә. Рәүфә диванга капланып
елый, Сафия йокы бүлмәсенә кереп
кача. Әсәд, бар ишеген ачып, коньяк
шешәсен ала, зур фужерга яртылаш
салып, эчеп куя.)
2
Надир яши торган йорт. Иске шкаф, кыршылган өстәл, чалыш
аяклы карават, берничә урындык – өйдә башка җиһаз күренми. Н а д и р
кемнеңдер кереп килгәнен сизеп сагая, тыңлап тора. С а ф и я керә.
С а ф и я . Исәнме.
Н а д и р . Исәнме.
С а ф и я . Телефоның җавап бирми.
Н а д и р . Ә адресымны каян белдең?
С а ф и я . Әти тапкан. Үз йортың
белән яшисең икән.
Н а д и р . Бу йортка йөз ел.
С а ф и я . Миңа менә шушындый
иске йортлар ошый.
Н а д и р . Тиздән сүтәчәкләр инде.
Бу җирләрне кемдер сатып алырга
йөри.
С а ф и я . Бик борчылдык синең
өчен.
Н а д и р . Ник?
С а ф и я . Әллә тагы... Менә... сине
күрәсем килде.
Н а д и р . Мин бик шат сине
күрүемә. Өем генә шыксыз... Бу
вакытлыча... Бу тирәдәге агачлар,
куаклар аз булса да мин туып-үскән
мохитне хәтерләтә.
С а ф и я . Син чынлап та ятим
үстеңме?
Н а д и р . Бу дөньяда ятим булу
мөмкин түгел, хәтта теләсәң дә. Кызыл
Чишмә районында сал агызу әртиленең
урман хуҗалыгы бар иде. Шунда аш пе-
шерүче апа пристаньнан тугыз айлык
ташландык кыз бала алып кайта. Ире
урман кискәндә өстенә агач авып харап
булган, ике улы да сугыштан кайт-
маганнар. Ана күңеле балага мохтаҗ
булгандыр инде. Тора-бара кызның
тумыштан сукыр икәне аңлашыла.
Дөньяны авазлар аша гына таный,
аңлый. Сукыр булса да, әнкәсенең олы
ярдәмчесе булып үсә, ятьмә үрү эшен
оста башкара. Әнкәсе чирли башлый
һәм озакламый вафат була. Урманга
агач алырга килгән егет белән бу сукыр
кыз арасында мәхәббәт кабына. Алар-
ның мәхәббәтеннән мин туганмын.
Такта ярдырганда, әтиемнең күкрәгенә
такта бәреп, ул бүлнистә үлә. Әнкәй
аш пешерүчеләрнең ярдәмчесе булып,
ятьмәләр үреп мине үстерде. Пере-
стройка башлангач, урман хуҗалыгы
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
31
таркалды. Миңа җиде яшь тулганда,
без әнкәй белән Кайнар Чишмәдәге
ташландык йортка барып урнаштык.
Әнкәемне күңеле гел урманга тартты.
Мин аны җитәкләп урманга алып
бара идем. Аның иртә вафат булуы да
урманны сагынудан. Мин ун яшьтә
идем ул вакытта. Җәен көтү көттем.
Авыл кешеләре булдыра алганча
ярдәм иттеләр, ач-ялангач булмадым.
Мәктәптә укыдым. Гармунда, курайда
уйнарга өйрәндем. Урта мәктәпкә ка-
ладан килеп йөрүче музыка укытучы-
сын пианинода уйнап шаккатырдым.
Мәктәптәге иске пианинода үземнең
уйнарга өйрәнүем аны таң калдырды.
Ул миңа ноталар буенча башлангыч
белем бирде. Белемем шуның белән
тәмам.
С а ф и я . Синең нечкә слух әнкәң-
нең авазлар ярдәмендә дөнья белән
аралашуыннандыр да.
Н а д и р . Бәлки. Ул бит миңа үзем-
не белә-белгәннән бирле урман аваз-
ларының һәр төсмерен төшендереп,
авазның нәрсә тавышы икәнен, ник
алай яңгыраганын аңлата иде. Үзе ул
хәтта аяк астындагы коры ботаклар
сынуыннан да кем адымнары икәнен
аңлый иде.
С а ф и я . Ни өчен барлык ке-
шеләргә алай тирән ишетү язмаган
икән?
Н а д и р . Ходай барлык кешеләр-
нең газаплануын теләмидер.
С а ф и я . Яхшы ишетү бәхетсез
итәмени кешене?
Н а д и р . Башка төрлерәк булсам,
яшәү ямен башкачарак татыр идем
шикелле. Мин шунысы белән үземне
бәхетсез түгел дип әйтә алам: үзем
булып калырга вакытым бар минем.
Бит хәзерге заманда кешеләрнең
бәхетле булырга гына вакытлары бар,
үз-үзләре булырга вакытлары җитен-
керәми.
С а ф и я . Шулай да дөньяны артык
тирән аңлау чынлап бәхетсез итәдер
кешене.
Н а д и р . Дөньяны аңлау – аңа лаек-
лы булу дигән сүз. Бу дөньяга лаеклы
булу бәхетме, юкмы, кем белгән. Мин
күп уйлыйм бу нәрсәләр хакында.
Парадокс өстенә парадокс килеп ята.
Дөньяга лаеклы булыр өчен, аны
аңларга тырышырга кирәк. Ә дөньяны
башка кешеләр арасында, җәмгы-
ятьтә генә аңларга мөмкиндер. Ке-
шеләр белән аралашкач, котылгысыз
рәвештә индивидуализм баш күтәрә
һәм кеше – үзенә үзе максат икәне
аңлашыла башлый. Миллионнарны
бәхетле итәргә маташып карадылар
бит инде – әнә, нәрсә килеп чыга.
С а ф и я . Синең психологияң әти-
емнекенә охшаган. Үз-үзеңдә казыну,
вак-төякне артыгыннан күп күрү ке-
шене адаштыра, хаталанырга мәҗбүр
итә түгелме?
Н а д и р . Син, бәлки, хаклы-
дыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен
дә, тормышта урыныңны барлар
өчен дә казынмыйча булмый. Кеше,
кирәкме-юкмы, гомере буе казына,
төпченә, әмма барыбер ни дөньяның,
ни үзенең асылына төшенә алмый.
Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү
дигән сүз. Әллә кайларга кереп кит-
тек. Син мине гафу ит инде... Бәхти-
ярга каты бәрелдем... Әсәд абыйдан
да эләкте аңа... Минем аркада килеп
чыкты.
С а ф и я . Юк, юк, синең бер гаебең
дә юк. Мин Бәхтиярны яратам дип
ялгышканмын. Укуымдагы уңыш-
лар, аның затлы бүләкләре, алда
нинди алкышлар, балкышлар буласы
башымны әйләндерде. Ә кеше була-
рак... Безнең арада кичеп чыккысыз
ара бар иде инде. Сине күрү белән
минем күзләрем ачылды.
Н а д и р . Ә мин теге көнне сиңа
юри әйттем...
С а ф и я . Нәрсәне юри әйттең?
Н а д и р . Романсны җырлаган-
да берничә нотаны төгәл алмадың,
фальш җибәрдең дип.
С а ф и я . Ник?
ЛЯ БЕМОЛЬ
32
Н а д и р . Сезнең өйдә бәйрәм иде.
Минем күңелемдә бәйрәмнәргә каршы
хисләр яши. (Уйга калып.) Әнкәйне
күмгәндә, 8 март бәйрәме иде, шуңадыр.
Шулай да Бәхтиярдан яхшы түгел...
С а ф и я . Син – нечкә, йомшак
күңелле кеше, шуңа аны кызганасың.
Ә ул кызганырлык кеше түгел. Синең
кызгануыңа мохтаҗ түгел дип әйтмәк-
че булам. Калын тиреле кеше ул, күңе-
ле җәрәхәтләнгәндер дип уйламыйм.
Н а д и р . Ә син каты бәгырьле
кеше икән. Ялгышасың. Бәхтиярның
да күңелендә йомшак урыннар бар.
Аңа да җан газабы хас. Әмма башкача,
мәсәлән, минекечә түгел, синекечә дә
түгел, башка хисләр, башка сәбәпләр
буенча. Бәхтияр бу дөньяның тетрән-
дергеч авазларын ишетми дисеңме
әллә? Ишетә. Әмма мин ишеткән
авазлар түгел ул. Син ишеткән аваз-
лар да түгел. Башка төрле авазлардан
тирбәлә аның күңеле.
С а ф и я . Ә сине иң нык тетрән-
дергән тавыш нинди?
Н а д и р . Ерактан ишетелгән бала-
лар тавышында шулхәтле көчле фаҗи-
га яңгырый. Бер игътибар белән тыңла
әле. Ерактан яңгыраган бала-чага
тавышында булачак кайгылар төсме-
ре бар. Бәлки, алар анда бик кызык,
көлкеле уен уйныйлардыр, ә шулай
да ерактан килеп иңгәндә, бала-чага
тавышында киләчәктә көткән һәлакәт,
ярдәмгә, коткаруга мохтаҗлык авазла-
ры яңгырый.
С а ф и я . Сиңа ничә яшь?
Н а д и р . Утыз.
С а ф и я . Гаиләң...
Н а д и р . Мин өйләнгән идем ди-
яргә дә була. Дүрт елга якын язылыш-
мыйча гына тордык.
С а ф и я . Балаларыгыз бармы?
Н а д и р . Юк. Миннән бала табар-
га теләмәде. Ул миңа ачыктан-ачык
әйтте: сиңа охшаса, балабыз мәңге
бәхетсез булачак, диде. Үзенең дә
минем белән интегәсе килмәде.
С а ф и я . Син ярата идеңме аны?
Н а д и р . Әйе. Ул да мине башта
ярата иде. Сәбәп минем тышка чык-
кан сәерлекләремдә дә түгел. Ул мине
монда, Җирдә яратты, ә мин исә без
аның белән Мәңгелек кочагында
очрашырбыз дигән инану белән ярат-
тым. Минем сөю белән аның сөюен бер
үк үлчәү белән үлчәргә мөмкин түгел.
С а ф и я . Берсекөнгә әнкәйнең
туган көне. Кил безгә. Тәмле әйберләр
пешерәбез.
3
Бәхтиярның офисы. Б ә х т и я р телефоннан булачак концертлар турында
кем беләндер кызып-кызып сөйләшә. Ә с ә д керә.
Б ә х т и я р (телефоннан). Алло!
Анда VIP-персоналар өчен ничә урын
каралган? Тагын унны өстәргә кирәк.
Күпме акча сорый? Бу җырчылар
бөтенләй комсызландылар. Безнең
фестивальдә катнаштырган өчен җыр-
чылар үзләре түләргә тиешләр! Безгә
иң мөһиме – Президентны гала-кон-
цертка ничек тә булса китертергә иде.
Ярый, кич белән очрашабыз бит әле.
(Телефонын сүндерә.)
Ә с ә д . Исәнме.
Б ә х т и я р . Тыңлыйм. (Кресло-
сында киерелеп, Әсәдкә карап утыра.)
Ә с ә д . Пианиноны кире алма-
дың... Мин аны балалар бакчасына
тапшырдым.
Б ә х т и я р . Шуны әйтергә кил-
деңме?
Ә с ә д . Дөресен әйткәндә, мин сиңа
үтенеч белән килдем. Надирдан үч ала
күрмә инде. Аның бер гаебе дә юк.
Б ә х т и я р . Нишләп әле мин ул
мескеннән үч алып түбәнсеним ди.
Ә с ә д . Ул юкка чыкты. Телефоны
җавап бирми. Өе бикле.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
33
Б ә х т и я р . Бик талантлы кеше
буларак, чит илгә китмәде микән?..
Ә с ә д . Мин әллә ниләр уйлап
бетердем инде.
Б ә х т и я р . Юк белән башыңны
катырма. (Өстәлдәге кнопкага баса.
Йомышчы егет керә.) Теге йомранны
алып кер әле монда. (Йомышчы чыгып
китә.) Свидание биш минут. (Көлә.)
Н а д и р керә. Өс киеме алама.
Кулында юеш чүпрәк, чалбар балак-
ларын сызганган, яланаяк.
Ә с ә д (шаккатып). Надир! Син
монда нишлисең?
Н а д и р . Менә... эшлим.
Ә с ә д . Кем булып?
Б ә х т и я р . Кем дип... Төрле эштә.
Ә с ә д . Аңламадым?!. Сине мәҗ-
бүри эшләтәләрме әллә?
Н а д и р . Юк.
Ә с ә д . Син... Бәхтияр! Син аны
үзеңнең тоткының иттеңмени?
Б ә х т и я р . Юк. Ул үзе теләп миңа
эшкә керде.
Ә с ә д . Надир! Ташла чүпрәкне!
Бу синең эшең түгел!
Н а д и р . Күп калмады инде. Та-
гын бер атна гына эшлисем бар.
Ә с ә д . Ник син аңа хезмәт итәсең
соң?
Н а д и р . Бүләк иткән пианиносы-
ның хакын чыгарганчы эшлим.
Ә с ә д . Безгә бүләк иткән пианино
бәясен түлисеңмени?! Син түләргә
тиеш түгел бит аны! Ник болай түбән-
сенәсең?! Мин ул пианиноны, балалар
бакчасыннан кире алып, монда китерәм.
Б ә х т и я р . Кылы өзелеп төзәтел-
гән пианиноны кире алмыйм.
Ә с ә д . Кылны Сафия өзде. Пиа-
нино хәзер төзек бит инде. Син килеп
алып китмәгәч, балалар бакчасына
бүләк иттек. Күпмегә алган идең ул
пианиноны?
Б ә х т и я р . Дүрт йөз меңгә.
Ә с ә д . Мин алып киләм сиңа дүрт
йөз мең! (Чыгып китә.)
Б ә х т и я р . Нишлисең әле хәзер?
Н а д и р . Кунаклар бүлмәсенең
стенасын кырам.
Б ә х т и я р . Пуля сызгыруының
нотасын бигели аласыңмы?
Н а д и р . Әгәр дә ул пуля сиңа дип
оча икән, аның нотасын билгеләргә
өлгермисең.
Б ә х т и я р . Шаярып кына сорыйм.
Курыкма. Әйт әле, син алга таба да
настройщик булып, үз тормышыңны
көйли алмыйча яшәргә җыенасыңмы?
Гомумән, гомерең газапта узгач, уль-
тразвукны ишетү кирәк микән?
Н а д и р . Акустик пианино алучы-
лар кими. Бәлки, озакламый настрой-
щиклар да кирәк булмас.
Б ә х т и я р . Аннары нишлисең?
Ачтан үлмәссеңме?
Н а д и р . Үлмәм. Тамагымны туй-
дырырлык кына һөнәрләрем тагын
бар әле минем.
Б ә х т и я р . Синең әлегә ике
һөнәрең бар. Берсе – инструмент
көйләү. Икенчесе – инструмент көйлә-
гән арада кеше тормышын көйсезләү,
кеше арасын бозу.
Н а д и р . Син Сафиягә пианино
бүләк итмәгән булсаң, мин Әсәд абый
белән дә, Рәүфә апа белән дә, Сафия
белән дә, синең белән дә очрашмаган
булыр идем.
Б ә х т и я р . Карале, колагыңа
берәр нәрсә булса... Мәсәлән, чир-
ләпме анда... Колагың ишетми башла-
са, сиңа барыбер булачак бит – нинди
аваз нинди нотада яңгырый, шулай-
мы?
Н а д и р . Ни дигән сүз инде бу?
Мин ишетмәсәм дә, ул аваз барыбер
яңгыраячак бит.
Б ә х т и я р . Димәк, синең кирәгең
дә шуның хәтле генә булып чыга.
Н а д и р . Мин ишетмәгәннән син
ишетә башламаячаксың бит.
Б ә х т и я р . Үзеңне миннән өстен
итәр өчен, слухым юклыкны файда-
ландың сыман килеп чыкты...
Н а д и р . Кайчан? Ничек?
ЛЯ БЕМОЛЬ
2. «К. У.» №9
34
Б ә х т и я р . Башыңны җүләргә
салма.
Н а д и р (көлемсерәп). Син ул –
слухың юклыкны сизмәүләреннән
файдаланып яшисең.
Б ә х т и я р . Ярар, телеңә салын-
ма. Бар, эшлә. (Надир ишеккә таба
юнәлә.) Телефон гудогы нинди нотада
дидең әле?
Н а д и р (туктап). «Ля бемоль».
Б ә х т и я р . Нишләп имынны «ля
бемоль» соң ул?
Н а д и р . Кем белгән. Нишләп
кайгы кара төстә соң?
Б ә х т и я р . Ә син кайгының төсен
ничек күрәсең?
Н а д и р . «Ля бемоль»не ничек
таныйсың дип сора син.
Б ә х т и я р . Бар, бар, мудрец, анаң-
ны сатыйм. (Надир чыгып китә.) Ля
бемоль, ля бемоль. (Телефон номерын
җыя.) МТС? Бәлки, сез миңа әйтерсез
– телефон гудогының нотасы нинди?
Белмисезме? Сез дә белмисез икән.
«Ля бемоль» икән аның нотасы. Әйе,
беләм, ләкин ник менә нәкъ шул нота
икән – шуны беләсем килә. Мин инде
кемнән генә сорамадым. Беркем белми.
Шул ук күренеш. С а ф и я керә.
Б ә х т и я р (сикереп тора). Сафия,
аппагым! Мин синең киләсеңне бел-
дем! Мин сине шундый сагындым.
Тынычландыңмы инде? Фестивальгә
әзерләнәбезме? (Килеп, кызны кочак-
ламакчы була.)
С а ф и я (артка чигеп). Мин сиңа
пианино өчен акча алып килдем.
Б ә х т и я р (җитдиләнеп). Ничек
курыкмадың үзең генә килергә?
С а ф и я . Нишләп әле мин куркыр-
га тиеш?
Б ә х т и я р . Ә мин беләм ник ку-
рыкмаганыңны.
С а ф и я . Ник?
Б ә х т и я р . Чөнки сине өзелеп
яратканымны беләсең. Мин яратам
сине!
С а ф и я (бер кап акчаны өстәлгә
куеп). Менә, монда төгәл дүрт йөз мең.
Җибәр Надирны.
Б ә х т и я р . Ә-ә-ә, син Надирны
коткарырга килдеңмени?
С а ф и я . Надирга эшләгәне өчен
түләрсең дип ышанам. Шушылай
түбән төшәргә оят түгелме? Син бит
Надирны, мине түбәнсетмисең, син
үзеңне пычрак ягыңнан күрсәтәсең.
Б ә х т и я р . Ай-яй рәхмәтсез кеше
син. Мин сине барыбер яратам. Ә
Надир үзе теләп миңа хезмәт итәргә
тотынды.
С а ф и я . Ялган!
Б ә х т и я р . Акустик пианино
алучы аз хәзер. Настройщикларның
кирәге шуның кадәр генә. Ә аңа ашар-
га, яшәргә кирәк. Менә, миңа ялланды.
С а ф и я . Алдыйсың. Син мине
борчымасын дип пианино хакын
түләргә алынган ул. Синең алда ми-
нем бурычым калмасын дип, сиңа
хезмәткә кергән.
Б ә х т и я р . Каян беләсең?
С а ф и я . Сизәм.
Б ә х т и я р . Шулай олы җанлы
кеше дип уйлыйсыңмы аны?
С а ф и я . Кая ул? Минем аны
күрәсем килә.
Б ә х т и я р (кнопкага басып). Теге
«Ля бемоль»не алып керегез әле.
Надирны алып керәләр. Н а д и р
пычрак киемнән, аягында күнитек,
башында иске бүрек.
Б ә х т и я р . Нишлисең әле?
Н а д и р . Кунак бүлмәсенең стена-
сын штукатуркалыйм.
С а ф и я (тетрәнеп). Надир, син-
ме бу?
Н а д и р (тыныч, әмма боек).
Исәнме, Сафия.
С а ф и я . Син монда нишлисең?
Б ә х т и я р . Әйт, әйт, дөресен әйт.
Н а д и р . Гаебемне танып, үзем
хезмәт итәм. Сине, әтиеңне борчыма-
сыннар өчен.
З Ө Л Ф Ә Т Х Ә К И М
2.* 35
С а ф и я . Синең беркем алдында
гаебең юк, бурычың да юк.
Н а д и р (Бәхтиярга). Тагын бер
тапкыр гафу ит мине. (Сафиягә.) Син
дә гафу ит, Сафия.
С а ф и я (кычкырып). Надир!
Б ә х т и я р (елмаеп). Аның гаебе
тагын ике миллионлык әле.
С а ф и я . Аңламадым.
Б ә х т и я р . Монда эшләп пианино
хакын түли дә аннары ике миллион-
лык хезмәт итәчәк әле.
С а ф и я . Нинди ике миллионлык
тагын?
Б ә х т и я р . Фестивальгә әзерләнә-
без дип, дискыңны чыгарабыз дип,
күлмәкләр тектерәбез дип, мин ике
миллион расход тоттым. Бар, Надир,
эшли тор. Менә бу дүр йөз меңне
алып аткач, миллион да алты йөз мең
бурычың кала. (Надир чыгып китә.)
С а ф и я . Син аны мескен хәлдә
калдырырга телисең. Үчне ник аңар-
дан аласың соң син? Ник миннән
түгел?
Б ә х т и я р . Ә мин сине яратам.
Әле һаман минеке булырсың дип
өметләнәм.
С а ф и я . Син кеше түгел!
Б ә х т и я р . Ә ул кешеме? Күр-
деңме кыяфәтен? Күрдеңме күз
карашын? Ник яши ул бу дөньяда?
Аның ишеләр – дөнья бутаучылар!
Шунысына аптырыйм: ничек шундый
мескен кешеләр башкаларга комачау-
лый алалар?! Ул бу дөньяда яшәргә
тиеш түгел. Ә син... синең кебекләр...
Сез барыбер бездән ярдәм сорап
киләчәксез! Бездән башка хәерчелеккә
кереп батачаксыз!
С а ф и я . Менә, үзең ачыктан-ачык
күрсәттең кем икәнеңне, нәрсә икә-
неңне. Бик тә вакытында очрады безгә
настройщик. (Чыгып китә.)
Б ә х т и я р (кычкырып). Сафия!
Сафия! Тукта!
4
Надирның йорты. Анда бөтен нәрсәнең асты өскә килгән – ватып-җимереп
яңадан төзекләндерү эшләре бара. Ә с ә д керә. Як-ягына карана. Эшчеләрне
җентекләп күзәтә. Әрле-бирле йөри.
Ә с ә д . Надир! (Аңа Эшчеләр игъ-
тибар итмиләр.) Надир! (Бер Эшчегә
мөрәҗәгать итә). Надир кая?
Э ш ч е . Хыту иты?
Ә с ә д . Надир – хозяин дома. Где он?
Э ш ч е . Ни знай.
Ә с ә д (кычкырып). Надир! Бу
йортның хуҗасы кая?
Б ә х т и я р пәйда була.
Б ә х т и я р . Монда мин. (Елмая.)
Ә с ә д (сискәнеп). Бу – Надирның
йорты. Син нишлисең монда?
Б ә х т и я р . Бу йортны ул миңа
бүләк итте. Иҗат йорты ясыйм мин
монда. Урыны шәп.
Ә с ә д . Нишләп сиңа йортын
бүләк итсен ул?
Б ә х т и я р . Миңа ике ай эшләде,
аннары йортын миңа бирде – шулай
итеп, сезнең белән мин расчёт яса-
дым. Ә аның белән әле тулы расчёт
ясыйсы бар.
Ә с ә д . Син һаман аны бимазалый-
сың... Аның гаебе юк.
Б ә х т и я р (тешләрен кысып).
Мин яратам Сафияне! Ишетәсеңме,
яратам!
Ә с ә д (кайнарланып). Сафия бер-
кайчан да синеке булмаячак! Сиңа
берәр чара табалмам дисеңме әллә?
Б ә х т и я р . Минем закон бозга-
ным юк.
Ә с ә д . Надир кайда?
Б ә х т и я р (кычкырып). Надир!
Тузанлы томан эченнән
Н а д и р пәйда була. Як-ягында
тыгыз гәүдәле ике егет басып тора.
ЛЯ БЕМОЛЬ
36
Ә с ә д (шаккатып). Нишләдең
син, Надир?!
Н а д и р (тыныч кына). Гафу
итегез мине. Минем аркада боларның
аралары бозылды, ыгы-зыгы купты.
Ә с ә д . Болай ярамый, Надир.
Барлык гаепләрне үз өстеңә ала
башласаң... Каршы торырга кирәк,
көрәшергә, сугышырга! Хәзер кая
барасың?
Н а д и р . Авылга кайтып китәм.
Андагы иске йортыбыз әле яшәрлек,
диделәр. Кеше үзенең гаеп-хаталары
өчен җавап тотарга тиеш. Бәхтияр
белән мин расчёт ясадым. Ул сезгә
акча сорап килмәс – мин тулысынча
түләдем. Үз теләгем белән. Мине
беркем дә мәҗбүриләмәде.
Ә с ә д (ярсып). Нишләдең син,
энекәш! (Чыгып китә.)
Бәхтияр томан эчендә югала. Бер-
ничә кеше тимердән эшләнгән өстәл
этеп китерәләр. Надирның кулларын
артка каералар, авызын скотч белән
томалыйлар. Берәү тиз генә Надирның
беләгенә укол кадый. Надир шундук
йокыга китә. Кинәт ут сүнә. «Шайтан
алгыры! Ут сүнде!» – дигән тавыш
ишетелә. Фонарь кабызалар. Фонарь
яктысында шешәдән Надирның ко-
лагына кабалана-кабалана ниндидер
сыекча салалар. «Күренми! Кырыйга
түгәсең бит! Колагына сал», – дигән
сүзләр ишетелә. Караңгылык. Шомлы
музыка.
5
Сырхауханә. Палата. Н а д и р тәрәзәдән тышка карап тора. Буй-буй төстәге
киемнән. С а ф и я керә – иңенә ак халат элгән, кулында ризык тутырук пакет.
Надир аны күрми, һаман тәрәзәдән карап тора. Сафия эндәшә: «Надир!» На-
дир ишетми. Сафия кат-кат эндәшеп карый: «Надир! Надир! Надир!» Надир
ишетми. Сафия, аптырагач, барып аның иңенә кагыла. Надир әкрен генә бо-
рыла һәм кызга елмая. Надирның ике якта да колак тирәләре җөйләнеп тора.
С а ф и я (моңсу елмаеп). Исәнме,
Надир! Син бөтенләй ишетмисең
икән.
Н а д и р (сәер, каты тавыш
белән). Исәнме, Сафия!
С а ф и я . Таптым бит сине, тап-
тым. (Елый.)
Н а д и р (бармагы белән Сафиянең
күз яшенә кагылып). Ник елыйсың?
С а ф и я . Сине тапкан шатлыктан.
Син ишетмисең... Мин врачлар белән
сөйләштем... Кислота аз гына кергән
колак эченә. Алар караңгыда туры
китерә алмаганнар. Син ишетәчәксең,
син, һичшиксез, ишетә башлаячак-
сың! Дәваланырга гына кирәк. (Колак
янындагы җөйләргә кул арты белән
кагыла.) Авыртамы?
Н а д и р (каты тавыш белән). Син
әтиеңә охшагансың, Әсәд абыйга.
Атасына охшаган кыз бәхетле була
ди. (Елмая.)
С а ф и я . Мин сиңа тәмле әйберләр
алып килдем. (Пакетларны карават-
ка куя.)
Н а д и р . Яңа пианино алмадыгыз-
мы әле?
С а ф и я (кычкырып). Алабыз, На-
дир, алабыз! Синең колакларың төзәл-
гәнне көтәбез. Пианиноны синең белән
бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң
дөрес яңгырый торган пианино булачак!
П ә р д ә .