Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Авырткан җир
Авырткан җир бәрелүчән була,
Тагын бәрдек сине, милләтем!
Чорга бәрдек,
Игелексез чорга,
Ничек түзәсеңдер син ятим.
Наркотиклар кадамакчы сиңа,
Чыгып басып кемдер мөнбәргә,
Күзләреңә карап алдамакчы...
Сөяк-фәлән юк шул телләрдә.
Авырткан җир бәрелүчән була,
Бу юлы да саклый алмадык.
Сизмәмешкә күпләр салындылар,
Дәрәҗәгә, малга алданып.
Мәнсезлекнең аның милләте юк,
Кемдер бәрә – халык сызлана:
Башкаенда йөрер йөз төрле уй,
Йөрәгендә сыкрар йөз яра.
Замананың башы авыртмый шул...
Булмаган баш ничек авыртсын!
Барсына да эндәшмичә түзгән –
Без бу чаклы нинди халык соң?!
Әллә халык, әллә кара сарык:
Тел – йозакта, язмыш – киртәдә.
Авырткан җир бәрелүчән була, –
Кая бәрелербез иртәгә?


Хәтер
Безгә хәтер юкка бирелмәгән,
Яшәмәде халык хәтерсез;
Томаларга теләсә дә еллар,
Бәреп чыкты барыбер әйтер сүз.
Гөрләгән дә булды, дөрләгән дә –
Язып бара хәтер барын да:
Югалтырга безнең юк хакыбыз
Яманын да, яхшыларын да.
Мәкер өчен түгел безнең хәтер,
Зураймыйдыр һичкем үч алып.
Бүгенгесен, үткәндәген җуйса,
Киләчәктән мәхрүм ул халык...
Халык хәтереннән аерылганның
Яшәве дә әрәм, гел зая.
Азга гына килә җиргә кеше –
Хәтерләрдә гомер озая.
Яшералмас вакыт пәрдәләре,
Киткәннәр дә кире кайтырлар –
Безгә хәтер юкка бирелмәгән,
Югалмасын бары хәтерләр!..


***
Җир-суларым иркен сулап ята,
Кырларымда иген өлгерә.
Сайрасыннар әйдә – кошларыма
Җырларымны бирдем өлгегә.
Колачымны җәеп чыгып басам:
Болытларым килә, җилләрем...
Кешеләрем – йөрәк түрләремдә, –
Һичбер вакыт ятка бирмәмен.
Күкләремне карап кына торам,
Гел янымда кояш-айларым.
Һич зарланмыйм керфек какмасам да –
Бу язмышны үзем сайладым.
Киталмамдыр җирдән,
Юкса дөнья
Кемгә калыр, нигә юлыгыр?
Яз-көзләрем барлап чыгыйм диеп
Йөрү генә минем бу гомер...


Бусага
Киткәннәрнең җылы аяк эзен
Саклап тора сыман бусага,
Кеше кайта,
Кайта туган өйгә,
Бик күп сулар аккач булса да.
Исән булса, үзе кайтып төшә,
Хат-хәбәре килә, соңласа,
Җилләр булып газиз җаны кайта,
Даны кайта, исән булмаса.
Тәүге эзгә бер басарга тиеш
Кеше, кайтып ничек булса да;
Намусыңа кара таплар кунса,
Юк, уздырмый эчкә бусага.
Үталмасаң әгәр аның аша,
Урын табылмаса түреңдә, –
Каһәрләнеп куылган эт кебек,
Син елларның ишек төбендә.
Нинди хәлдә кайтып баш орырбыз
Туган өйгә – изге тупсага?
Без узарга тиеш түргә кадәр,
Урыныннан йөрәк купса да!..
***

Бу дөньяда мине яраттылар.
Дөньяларын мин дә яраттым:
Ак җанымны, җилләренә җәеп,
Шул дөньяда йөзеп каралттым.
Дөньяларын мин дә яраттым ла,
Яраттым ла азга булса да.
Яратканнар – кала...
И җир йөзе!
Миннән соң да назга сусама...