Логотип Казан Утлары
Хикәя

Серле кунаклар (хикәя)

Барча тереклеккә хәерле иртә теләп, Кояш киң итеп елмайды, болытлар арасыннан җиргә күз салды. Авыл читендәге чәчәккә күмелгән гүзәл йортның киң тәрәзәләреннән Кояш малайлары кереп, ятакта аунап ятучы кызның битеннән, чәчләреннән иркәләделәр. Кыз, уянасы килмичә, иркәләнеп киерелде, кояшның җылы, рәхәт нурларында коенды.

Иркә уянганда, Кояш шактый югары күтәрелгән иде инде. Бүлмәгә җиләк исе таралган. Димәк, әниләре җиләктән кайтканнар. Аякларына йомшак башмакларын киеп, йокы бүлмәсеннән чыгып барганда, өстәл уртасында кукраеп утырган ак тартмага күзе төште. Ни өчен кабат өстәлгә менеп кунаклаган соң әле бу? Бу ак тартма дигәнебез ишегалдында чирәм чүпләп, йөгереп йөргән каз-үрдәкләрнең «әнкәсе» иде. Үткән атнада гына, үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәгәч, тәртипкә китереп, Иркә аны үзе келәткә чыгарып куйган иде ләбаса. Кыз, кызыксынып, тартма капкачын күтәрде һәм «аһ!» итте: тартма эчендә ниндидер серле кошчыкның чуп-чуар нәни генә йомыркалары!

***

…Кояш, җир тирәли сәяхәтен дәвам итеп, Кушкаен үскән аланга тукталды. Нәрсә булган аланга? Танымаслык булып үзгәргән, гүя аланның күлмәген умырып төшергәннәр. Йомшак җилгә иркәләнеп, җай гына тирбәлеп утырган аллы-гөлле чәчәкләр дә, шул чәчәк таҗларына кунып, чык тамчылары суыручы күбәләкләр дә күренми. Шәрәләнгән аланны үрсәләнеп кычкырган кош тавышы ярып узды. Чү! Нәрсә бу? Кушкаен янында тузып яткан кош каурыйларын күреп, Кояшның йөзе караңгыланды. Һәркөн аны каршылаучы, нәсел дәвамчыларының борын төрткәнен көтеп ояда утыручы ана кош канга баткан. Нарасыйларын саклап калырга теләгәндәй, сыңар канатын ояга салган кошның үле гәүдәсе ята. И кошкаем, Кушкаен төбенә оялаган булсаң, бәлки, исән дә калган булыр идең. Юк шул, кечкенәләрең көн дә кояш күрсен, җылыда булсын дип, агач күләгәсеннән качып, ачыклыкка оя кордың. Ә Кеше дигәннәрең табигать балаларын бер дә аямый шул, үзенә буйсындырырга теләп вата, кыра, җимерә. Менә бит син дә йомырка эченнән борын төртергә дә өлгермәгән кошчыкларыңны ятим калдырып китеп бардың.

***

Тормыш дәвам итте. Һәр иртәдә Кояш барчасына: көчле-көчсезгә, явыз-яхшыга тигез итеп җылысын, яктысын өләште.

Бүген дә Кояш яшь киленнәрнең каккалап, суккалап кабартылган мендәрләре кебек болытларны куып таратты да үз биләмәләрен барларга чыкты. Кушкаен аланында бытбылдыкның сөенечле тавышын ишетеп хәйран калды. Әткә кошны чуар, мамык кебек йомшак йомгаклар сырып алганнар. Бу шатлык әткә кошка Иркәнең әти-әнисеннән бүләк иде.

***

Теге көнне, көтүләрне озаткач, Иркәнең әтисе белән әнисе, көн суыгында җиләк җыеп кайтырга дип, аланга килгәннәр иде. Аланның печәнен күптән түгел генә чаптырып киткәннәр икән. Җиләкне чиләккә түгел, тәлгәшләп кенә җыя алдылар. Аланга килгәч, һәрвакыттагыча, икесе бергә үрелеп үскән гашыйк каеннарның хәлен белергә дип, бер-ике адым гына атладылар да җан тетрәндергеч күренешкә тап булып катып калдылар: яшәү өчен көрәшеп яткан кош һәм чуар нәни генә йомыркалар иде анда… Әнкә кошка берничек тә ярдәм итеп булмый, ә менә кошчыкларны коткарырга өмет бар. Шамил абзый әле суынып та өлгермәгән йомыркаларны түбәтәенә тутырды да күкрәгенә яшерде.

***

…Көн кичкә авышты. Әткә кош кошчыкларын канат астына җыйнады. Кушкаен аланында бытбылдыклар тавышы тынмаячак, аның нәсел җепләре өзелмәгән, исән, яшиләр.

 

Илүзә КАШАПОВА, Мөслим гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы