Логотип Казан Утлары
Бәян

ӘМАНӘТ (ахыры)

4 БҮЛЕК
Көрәш баскычлары
Куркырлык сәбәпләр булмаса да, шомлануым тагы да артты. Беркая чыкмый,
беркемгә шалтыратмый «сам»ның чакыруын көтеп ятам. Тагы температурам
уйный башлады. Йә күтәрелә, йә төшә, кан йөрешен җиңеләйтеп, нервларны
йомшарту өчен мунчада кызынырга киңәш бирделәр. Күрше подъездда яшәүче
пенсионер белән парлашып, парланырга йөри идек.
– Кичә генә мунча кергән булсам да барам! – дип ризалашып кына калмады.
– Үзем куганны күпме алыйм? – диде ул.
– Миндә аның кайгысы юк, күрше, рәхмәт.
– Ә нинди кайгың бар?
...Мин аңа кыскача, Коръән «тикшерү» вакыйгасын, Зәкәрия абзый белән
танышуны, аннан заказлар кабул итүемне, «Религии мира» журналының
хәбәрчесе белән булган әңгәмәне, шәхесемә кара яккан шикаять хаты килүне,
«зам»ның янавын – барысын да кыска-кыска гына сөйләп:
– Нинди чара күрелү ихтималы бар? – дидем.
– Әгәр хат Диния нәзарәтеннән булса, пүчтәк эш түгел бу. Андагы халык
грамотный: нәрсә язарга да, кемгә, кайчан язуны да беләләр. Хакимият белән
бер йөкне тарткач, курку кимеде аларда.
– Диннең дәүләттә, дәүләтнең диндә эше юк ич.
– Юк иде. Хәзер бар, – диде күршем, бик яшерен сер чишкәндәй.
– Син мәсьәләне артык куертасың кебек.
– Син анда аңламаганыңны аңлату сорагансың. Мин дә сорар идем.
Сорауларым тел очымда йөри. Мин шунысын нык беләм: саф күңелгә гөнаһ
ябышмый. Иман ныклыгы шунда.
– Күңелең сафлыгына ышандыру авыр шул.
– Ә син аңа ышандырырга тырышма! Үзеңчә яшә!
– Буш имезлекне көчләп авызга каптырганда нишләргә?
– Татардан азган философ Чаадаев Рәсәйгә карата: «Её прошлое позорно,
настоящее малосимпатично, а будущее более чем сомнительно», – дигән.
«Сомнение» – «шикле», «шөбһәле» дип тәрҗемә ителсә, мин Чаадаевка
Ахыры. Башы узган санда.
10
ышанмыйм. Киләчәк шикле дә, шөбһәле дә булсын! Әмма булсын гына ул,
килсен генә! Аның нинди булуы безнең үзебездән тора ич! Синнән, миннән!
Әгәр сиңа буш имезлек каптыралар икән – син аны авызыңа капканчы,
шикләнүеңә шатлан: һәр ачыш, һәр белем шикләнүдән башлана. Хафаланма,
әйдә, киттек!
– Әләккә каршы дару юклыгын беләм.
– Әләкнең идәне черек, түшәме ачык!
...Мунча чыккач, термоска төрле үләннәр салып пешерелгән хуш исле чәй
эчеп утырганда, үзенә-үзе каршы килеп: «Шикләндермәгән хакыйкать бар
дөньяда. Мәсәлән – үлем. Ул, шиксез, килә торган хакыйкать», – диде күршем.
– Үлем турында сөйләшәсем килми.
– ...Теге кара елларда атылгач, безнең мулла бабайны «Архангельское
зиратына Туганнар каберлегенә күмелде», дигәннәр. Урынын тапмасак та,
чәчәк илтергә әни мине бер тапкыр алып барды. Бәлки, эзләнүләреңне шуннан
башларсың? Анда кемнәр генә күмелмәгән?! Кәрим Тинчурин, Галимҗан
Ибраһимов та шунда ята, диләр.
– Зәкәрия абзыйныкылар гади тимерчеләр булган бит...
– Тимерчеләрне дә сәясәт җинаятендә гаепләп атканнар.
– Анысы шикләндермәсә дә, рәхмәт... соңрак барырмын.
...Рәхмәт дисәм дә, эзләнүләрне Архангель зиратыннан башламадым.
Зәкәрия абзый үзе язып биргән фамилияләрнең нәселләрен табып
сораштырырга булдым. Бәлки, алар ни дә булса хәтерлиләрдер...
Гомере буе Зәкәрия абзыйлар эшләгән заводтан пенсиягә чыккан Әнвәр
абзый сөйләгәннәрдә өметләндерү чаткылары бар иде:
– Ничәнче елда икәнен хәтерләмим – Брежневны күмеп, кәнәфигә Черненко
утырган көз иде бугай. Җылы яклардан җирән чәчле бер әфицәр кайтып, анасын
хәтерләүчеләрне эзләп йөрде. Фотосын күрсәтеп сораштырса да, очраткан
марҗам түгел иде.
– Фотодан марҗалыгын белеп буламыни?
– Исемен «Люда» дигәч, сары чәчле булгач – марҗа булмый, кем булсын?
Хикмәт шул блондинка улының һәйкәл куйдырырга кайтуында! Менә,
ичмасам, бала дисәң дә бала! Ә безнекеләр... үзеңнән калган акчага да таш
куйдырмаячаклар... тәүбә...
– Бала үзе үк ата-анага һәйкәл.
– Анысы да дөрес. Бу җирән кешенең янында улымы, оныгымы сөйләшүне
тыңлап торды. Күрәсең, әбиләре аның өчен дә кадерле кеше...
– Һәйкәл турында тагы ни дә булса беләсеңме? Куелдымы ул?
– Үлгән кешегә дога гына кирәк дидем дә, шундый бала табып калдырган
Ана рухына дога кылдым. Моны оныттым, дияр идем, отдел кадрдан бермәл
Флүрә шалтыратты: заводта эшләп, шәхес культы чорында корбан булганнарга
һәйкәл ачу тантанасына кил, ветераннарга күчтәнәч бар, шул Люда малае акча
җибәргән, диде. Баралмадым, чирли идем. Минем өлешне кемгә биргәннәрдер.
– Һәйкәлен күрдегезме соң?
– Завод идарәсе янындагы стенага беркетелгән мәрмәр такта икән ул. Шунда
язылган фамилияләр арасында «Людмила Александровна Терентьева» дигәне
җирәннең анасы булгандыр инде.
– «Людмила»мы, «Любовь»мы?
– Анысын һәйкәлне ясаучыдан сорап дөресли аласың! Чөнки хәзер ул
заводның хуҗасы ниндидер «ООО» ди.
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
11
...Идарә бинасы да, андагы мәрмәр такталар да каядыр күчкән булып чыкты.
...Рәссамнар берлегендә мин эзләгән сынчының вафат булуын, сәнгать әсәре
дип саналмаган эшләрнең документлары сакланмавын әйттеләр.
...Генрихның, Казанга килгәч, кайда, кемнәрдә тукталуын белү зарурлыгы
туды. Яшьтәш-танышларыннан кем дә булса берсе исәндер, алар белән
очрашкандыр, дигән фикер мине кайчандыр Зәкәрия абзыйлар яшәгән бистәгә
китерде. Бистәнең исеме сакланса да, бараклар урынындагы 9-12 катлы
йортлардан Рыжий Генрихны хәтерләүчеләрне табу нерв бозу гына булачагын
күргәч, сорашып та тормадым – киттем.
...Өмет Шаршада балалар йортында тәрбияләнеп таралышкан егет-
кызларның берәрсен табып, сораштыруга күчте.
Министрлыкларда Шаршада балалар йортының инде күптән ябылуын,
авылының да бетеп баруын, кемнәрнең кайдалыгы турындагы мәгълүматларнең
сакланмавын әйттеләр. Бу эшләрне отпускадан соң эшкә чыккач, телевидение
исеменнән эшләү нәтиҗәле булачагына өметләнеп, Генрихны эзләүдән
Зәкәрия абзыйның әтисе кайда күмелүен белеп, тартмадагы туфракны
«җирләү» хәстәренә керештем. «Ритуальные услуги»га шалтыратып, кем белән
сөйләшергә, аларның эш вакытларын белдем. Ландыш Радиковнага килергә
куштылар, мондый мәсьәләләрне ул гына хәл итә ала, диделәр.
«Коры кашык авыз ерта»дан чыгып, аңа «Александрит» кашлы көмеш
беләзекне бирергә булдым. (Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, алып кайткан
бүләкләрне хатын: «Торсын әле, сәбәпсез өләшми тор», – дип тараттырмаган
иде.)
Исеме Ландыш булса да, тигәнәккә тартым кыяфәтле мадам, бик мәрхәмәтле
күренергә тырышып, «хуш киләсез, көтә идек, кемне озатабыз?» дип
каршылады, кәгазь салфетка белән урындыкны сөртеп: «Утырыгыз!» – диде.
– Рәхмәт илтифатыгызга.
– Игътибар белән тыңлыйм – сөйләгез! – диде ул, кемгәдер телефон
шалтыраткан арада. Күземә карамый гына ул номерлар җыя, мин «гозеремне»
сөйлим.
Зәкәрия-Самуэль тарихының хаҗдагы очрашуларга кадәрен сөйләдем дә,
тартманы күмү мәсьәләсенә күчкәч, тукталдым. Чөнки Ландыш Радиковна
мине тыңламый, кем беләндер телефонда сөйләшә иде – ул да туктап калды.
– Прекрасная легенда, – диде ул, күзләремне бораулап, – кызганыч, Иске
зиратка күмү, вообще юк; мәрхүм бик дәрәҗәле кеше булса, югарыдан күрсәтмә
кирәк. Күрсәтмәсез күмү түгел, зиратка керү дә чикле. Яңа зиратка күмегез!
Почётный гражданин булса, нибары кырык мең сум...
...Шунда мин, вакыт җиткәнен чамалап, кыйммәтле беләзекне чыгардым
да, туфрак салган тартма күмеләчәк урынның шушы җиһазларны эшли торган
фабрикалар хуҗасы өчен икәнен (аңларга теләгән кеше аңларлык), «җырлап»,
«буш итмәс» дип тә өстәдем...
...Ландыш Радиковна тагын телефон номерлары җыеп, бик тә җаваплы
урын биләүче «вечный» депутатның исемен атады да: «Киңәшмәне башлый
торыгыз, мине монда бүлдерделәр», – диде. Аңлашыла: бу аның үзен бик
кирәкле «кишер яфрагы» булуын күрсәтүе иде.
Аннары ул, бер сүз әйтми, беләзекнең проба саннарына карап,
«Александрит»ын тикшерде дә, «мәҗбүр иткәч, тыңламый булмый инде»
кыяфәтендә, аны сул кулына киеп тә куйды. Шуның белән, «операция
тәмам»лануын аңлатып, тагы телефонга үрелде. Һаман чыгып китмәвемә
ӘМАНӘТ
12
гаҗәпсенгәндәй, нәрсәдер әйтмәкче иде дә, ялгыш туфрак салган тартмама
күзе төште.
– Күпме тора инде бу безнең акчага?
– Сатылмый бу, күмелә!..
– Беләзекнекен сорыйм.
– «Жигули» шестёркасыннан ким түгелдер.
– Кемегез була үләчәккә претендент?
– Хаҗда таныштык... Аның байлыгы Австралиядә – җиденче, дөньяда йөз
илле алтынчы урында.
– Кеше кесәсендәгене санамыйк...
– Әйттем исә кайттым...
– Сез мине уенчык биреп алдамакчы булсагыз – нык ялгыштыгыз; мин
бирегә эксперт чакыртып, аның чын хакын тикшертә алам бит...
– Чакыртыгыз! Миңа да кызык булыр...
– Әтәчләнмик! Ул сезнең исәпкә булачак. Ә мин сезнең белән үзем уртак
тел табарга телим. Мөмкин булса...
– Ә миңа тел түгел, урын кирәк.
– Үзегезгәме?
– Кулыгыздагы тартмага дип сөйләдем ич...
– Махсус шушындый операцияләр өчен эшләнгән тартмамы бу «иномарка»
тартма?
– Бу тартмада диңгезгә чумганда медуза тешләмәсен өчен сөртенү мае
булган. Зәкәрия абзый анда балчык салган. Чөнки бездә монда медузалар юк
дип уйлаган.
– Тартмада чын балчык булуын раслаган нинди документыгыз бар?
– Соң... шул балчык үзе! Ягъни, туфрагы! Ачып карагыз!
– Исеме ничек?
– Австралия туфрагы.
– Урын туфракка кирәкме?
– Тартмасы белән күмәргә кирәк аны, урын биләр өчен.
– Кабер ташына «тартма» дип кенә куярсызмыни?
– Самуэль Конапацкий дип...
– Яһүдмени ул?
– Польша татары дип сөйләдем ич.
– Алласы кем?
– Алла һәммәбез өчен дә бер – Алла!
– Шулай икән, нигә католиклар зиратыннан урын эзләмичә, безгә килдегез?
Польша кертмиме?
– Чөнки мөселман ул.
– Аларда мөселманнарны күммиләрмени?
– Ул күмелгән инде. 1945 елдан анда ята.
– Шулай булгач, нигә аңа Казан зираты кирәк? Ике җирдә ятмакчымы?
Хи-хи-хи!
– Аңа түгел – урын Зәкәрия абзыйга кирәк, ягъни документ-тәзкирәсе
буенча Конопацкийга. Тегендә Конопацкий Зәкәрия абзый исемендә ята. Монда
Зәкәрия абзый Конопацкий булып ятачак.
– Урын кайсына кирәк?
– Зәкәрия абзыйга. Документ буенча Конопацкийга.
– Димәк, ике урын?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
13
– Мин сезгә сөйләшүебезнең башында ук аңлаттым: бер урын кирәк!
Авансом!
– «Аванс» сүзен әйтсәгез, күптән аңлаган булыр идем: әйтмәдегез. Нәрсәдер
сөйләдегез дә сөйләдегез... Главное калган.
– Зәкәрия-Самуэль тарихын сөйләдем.
– Миңа тарих түгел, факт кирәк!
– Ә миңа әнә шул тартманы Зәкәрия абзыйның әтисе каберенә янәшә күмү
кирәк. Факты бары шул гына.
– Ә авансы?
– Урын!
– Каберен таптыгызмы соң?
– Шуңа сезгә килдем.
– Сүзне шуннан башлау кирәк иде. Ә сез «ике исемле поляк», «Самуэль»,
«Зәкәрия» легендалары белән баш катырасыз. Конкретика кирәк! Натура!
– Хәзергә Австралиядә яшәүче Зәкәрия абзыйның әтисе белән янәшә
Казанда җирләнәсе килә. Натурально.
– Аның мөселман яисә Польша татары булуын раслаган нинди документыгыз
бар?
– Ул Польша татары түгел, ә казанлы! Хаҗда бергә булган казанлылардан
шаһитлык белешмәләре яздырырга мөмкин.
– Аларны кем раслый?
– Кирәк дисәгез, Диния нәзарәтендә раслый алалар. Шаһитлар бар. Зәкәрия
абзый өчен иң мөһиме – атасының каберен табу.
– Ничек табарга җыенасыз?
– Сезнең ярдәм белән!
– Казан зиратларында күмелүе турында документы бармы?
– Сездә булырга тиештер дип уйлыйм.
– Ә мин «бу абзый мине ни өчен шантажировать итә икән?» дип уйлыйм.
...Җитмеш ел элек күмелгәннәрнең түгел, җиде ел элек үлгәннәрнең дә
данныйлары яңа зиратларда гына саклана, сакланырга тиешле булса.
...Мондый «иномарка» тартмаларны күмү өчен Диния нәзарәте рөхсәте
белән крематорийдан белешмә язуы кирәк. Крематорий Казанда юк. Аның
өчен мәетне Мәскәүгә алып барып яндыру кирәк. Әгәр Диния нәзарәтеннен
һәм крематорийдан язуларың булмаса, бу тартманың эчендәген махсус
лабораториядә тикшертеп, зарарсызлыгын раслатырга кирәк. Бәлки анда
Сибирская язва микроблары тулыдыр?
– Туфрак кына, символ гына анда...
– Нинди символ, нинди туфрак?
– Туфрак – туфрак инде: карагыз.
– Барыбыз да туфрактан яралган. Кайсы Зәкәрия туфрагы, кайсы
Конопацкийныкы булуын белергә кирәк.
– Ник аларны белү кирәк?
– Һаман аңламадыгызмы?
– Сез аңлагыз: Зәкәрия абзыйның атасы янында күмеләсе килә! Мин монда
бер йомышчы гына, ягъни, акча – аннан, эш – бездән!
– Алайса тартманы калдырасыз. Анализлар үткәрү безнең оешма өстендә
булыр. Рәсми заявка белән тикшертсәгез – илле биш мең, танышлык аша,
квитанциясез эшләтсәгез, кырык биш меңгә төшәр.
– Минем бу өлкәдә танышларым юк.
ӘМАНӘТ
14
– Мин сезнең танышыгыз булырга риза. Кайсы юлны сайлыйсыз?
– Кайсы тизрәк эшләнә?
– «Тизрәк» дигәндә, күпме вакыт сезне канәгатьләндерә?
– Сезнеңчә күпме?
– Максимум кырык көн. Минимумы бер ай.
– Риза. Тик мин өйгә кайтып, акча күчерү мәсьәләсен хәл итәргә тиешмен.
– Танышлык белән эшләнгән эшләр өчен банк яки почта аша түләнелми,
ягъни квитанциясез генә. Алдым – бирдем и... вәссәлам.
– Миңа квитанция түгел – рөхсәт язуы кирәк.
– Менә сезгә пропуск. Шуны Иске зират администраторына биреп, озатучы
алырсыз. Кая барып, нәрсә күрсәтүне ул белә. Эзләгән мәрхүмегезнең сезне
көтеп ятуы бик ихтимал.
– Рәхмәт...
– Мин сезне иртәгә иртәнге сигезгә шушы бүлмәдә көтәрмен. Билетны
урын тапкач алырсыз. Сөйләшкән шартларда, дигәнем...
...Икенче көннең иртәсендә хатыннан әҗәткә илле мең алып, кайбер
нәрсәләрне ломбардка тапшырырга ниятләп, юлга чыктым. Трамвайга
барганда, юлымны кара мәче кисеп узгач, такси тотып, ломбардка таксида
илттердем.
...Акчаны Ландыш Радиковна кулына тотмады, гөл чүлмәге астына куярга
кушты. «Куюны» күрүгә телефонга тотынды, кемгәдер утыз алты көннән
дигәнне аңлатты да, миңа тагы бер билет бирде. Аннары күземә карамый гына:
– Уңышлар телим! – диде дә журналын актарырга кереште.
Бу инде миңа «эшең бетте, китәргә мөмкин» дигәнне күрсәтү иде. Гөл
чүлмәге белән хушлаштым да Иске зиратка юл тоттым.
...Зират конторасына Ландыш Радиковна шалтыраткан булып чыкты –
Әбелнәгыйм исемле егет көтеп тора иде. Бераз салмыш булса да, фикер
йөртүенең ата-анасы бар:
– Син, абзый, ак болыт астындагы бозавыңны эзлисең. Аны күптән суеп
ашадылар инде (сөяген дә таба алмассың). Иркенрәк бер буш урынны билгелә
дә: «Таптым!» – диң. Мин шуңа чын шаһит! Өч шаһит дисәләр, өчне табам!
Барысының да яше сиксәннән узган булыр. Олы мәчеттә язуын грамотно
яздырып, мөһерен бастырып бирәм. Казу, күмү расходларына җәмгысы унбиш
бөтен дә, плүс миңа чәйлек.
– Аңладым шикелле.
– Ризалык сүземе бу?
– Рөхсәт ителгән мөмкинлекләрдән файдаланып, әүвәл үзем эзләп карарга
телим.
– Аны эзлисе юк. Андый урыннар, күп булмасалар да – барлар. Килешеп
эшләгәндә...
– Хәзергә эшнең шушы этабында аерылышыйк. Татулык белән.
– Татулыкны тотып кибеткә кереп булмый. Аванс калдыр. Барыбер
киләчәксең бит...
– Янымда наличный акчам юк, энем, ышан. Кыйммәтле муенсам бар, шуны
калдыра алам. Кызларыңа шәп бирнә булыр...
– Минем кызым юк.
– Хатыныңа...
– Хатыным ялтыравыкка кызыкмый.
– Анаң исәндер?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
15
– Мин детдом баласы.
– Кайсы детдомда үстең?
– Хәзер юк инде ул.
– Ничәнче елларда?..
– Армиягә киткәнче... Мин соңгы потоктан. Безне Иж-Бубыйга кушкач
бетте Шаршада детдомы. Хәзер инде авылы да беткән, диләр.
– Кызганыч...
– Син үзең дә шуннанмы әллә? Ник кызганасың?
– Анда тәрбияләнгән Генрих исемле кешене эзлим мин... Хәзер өлкән
яшьтәге пенсионер булыр иде ул җирән малай. Исәнме-түгелме – белүче,
күрүче юк.
– Безнең группада Генрих исемле җирән удмурт малае бар иде. Бик кыю,
булдыклы иде – корт чагудан үлде ул.
– Детдомда медперсонал да юк идемени?
– Урманда була ул хәл. Карт юкә агачының куышында корт оясы табалар.
Кояш баегач, балын алмакчы булып, агач түбәсенә менеп китә бу. Күзлек
урынына битен майкасы белән генә каплый, аркасы ачыла... ...Үзем күрмәгәч,
дөресен белмим. Кулын тыгып, кәрәзнең кайдалыгын белүе була – икенче
тишектән чыккан күч моңа сарыла... ...Тәненнән йөздән артык корт угы
алганнар. Бәлки, исән дә калган булыр иде – шешенмәс өчен дип, Иж суына
чума ул. Кич бит, төн. Су салкын. Күрәсең, көзән җыерган мәрхүмне. Гәүдәсен
икенче көнне күпер турыннан табалар. Бик кыю егет иде...
– Кыюлыкның урыны башка эштә кирәк шул.
– Чаңгы ярышларында ул гел беренче килә иде. Сабантуйларында баганага
менү – аныкы.
– Бәлки аның исеме Генрих булмагандыр? Милләте дә удмурт түгелдер?
Бакыр чәчле «рыжик»лар башка милләтләрдә дә бар ич.
– Ул кадәресен белергә мин бит кечкенәләр группасында идем. Аның
чын дөресен детдомда тәрбияче булып эшләгән Мөслимә апа белергә тиеш.
Генрихны күмгәч, аны гаепләп тә маташтылар; янәсе, карамаган, күздән
ычкындырган... Син аның үзен күреп сораштыра аласың! Туксанны узган
булса да, исән әле ул, Казанда, улларында яши. Аның белмәгәне юк. Казанга
килгән-киткән белән очрашып тора. Ул белми калмас.
– Адресын әйтә аласыңмы?
– Аның улы театрда рәссам. Кәшфи атлы.
– Син миңа бик зур ярдәм күрсәттең, энем. Кызганыч, бүләгемне алмыйм,
дисең...
– Хакын да белмәгән нәрсәне алудан ни мәгънә?! Килерсең әле. Зират
– очрашулар урыны бит ул... Монда килми калган кеше юк. Килгәннең
һәркайсына мин кирәк. Бигрәк тә мәрхүмнәргә...
...Мин бу Әбелнәгыйм атлы егетне дә Хызыр галәйһеәссәламдер дип кабул
иттем. Ул миңа Генрихны эзләүдә туры юл күрсәтте.
...Рәссам Кәшфине Минзәлә театрында спектакль чыгара, диделәр. Адресын
бирделәр.
Комиссионкага кереп, муенсаны тапшырдым да, күчтәнәчләр алып,
Мөслимә апага киттем...
Ул ачык йөзле, үз көчендәге бик пөхтә әби икән. Күрешүгә торып утырды
да, күчтәнәчләремне алып, дога кылгач:
– Сине хәтерләмим... Кем соң син? – диде.
ӘМАНӘТ
16
Мин аңа Генрих исемле ниместән туган малайны эзләвем турында сөйләдем.
Ул: «Беләм, бугай», – дип кенә әйтте дә, оныгыннан фотолар тутырылган
катыргы тартмасын китертте. Аннан сугыштан соңгы унъеллыклардагы
«воспитанниклар»ның чыгарылыш-озату мәҗлесендә төшертелгән рәсемнәрне
сайлап:
– Шушылардан, шәхсән, сине кем кызыксындыра? – диде.
– Мин аларның берсен дә күргән-белгән кеше түгел бит, апай. Зәкәрия абзый
әманәте буенча, арадаш-эзләүче генә мин. Шулай да, «берсен дә танымыйм»
дияргә, менә бу ак чәчле малай рәсеме белән миндәге аның атасы Ян Роммель
фотосы арасында охшашлык бар.
– Эзләгәнең турында тагын ниләр беләсең?
– Атасы – Казанда укыган нимес-танкист, анасы Люда – шәхес культы
корбаны.
– Барысын да беләм. Малайны детдомга китерә килгән хатын төн буе
сөйләде: нимес шпионы дип гаепләгәннәр. Шуңа күрә, малаен нимес дип
җәфаламасыннар өчен, без аны «татар» дип яздырдык. Гөнаһмы бу? Саклап
калу өчен бит!.. Ул заманны хәтерләсәң...
– Рәнҗетүләр була идеме?
– Аны безгә китергәнче, «Правда»да, Эренбург дигән язучының «нимесне
кайда очратсаң да үтерергә» өндәгән мәкаләсе чыккан иде. Шуны өйрәнергә
мәҗбүр ителдек. Идел буе нимес автономиясеннән булган сабыйларны
тәрбиягә алмаска, дигән яшерен боерык та бар иде...
...Нәкъ шул чорда безгә бакыр чәчле малай китерелде. Чын исеме Генрих
булса да, «Гәрәй» дип яздык. Китерүчесе Югары Барҗыдан Казанга күчкән
татар хатыны иде.
– Зәкәрия абзыйның анасы.
– Без аның белән ачыктан-ачык сөйләштек: малайның атасы Казанда укыган
нимес курсанты икәнен, пожар булуын, малай анасының нимес шпионы
түгеллеген, хөкем карары көтеп төрмәдә ятуларын – барысын шул чакта ук
белдем. Төне буе серләштек. Шулардан чыгып, без баланың фамилиясен
(анасының атасы Александр булудан чыгып) – «Искәндәров», Генрихны
– «Гәрәй», отчествосын «Рәмилевич» дип яздырдык. Шулай тәрбияләнде,
паспорт алды. Ялгыш-моңгыш берәрсе «нимес» дисә – сугыша иде. Җирән
иде бит, бакыр чәчле, нимес кебек...
– Нигә «иде» дә «иде»? Үлдемени?
– Паспорт биргәч, аларны ФЗУга озаттылар бит. Ә ул укуга бик әвәс, ушлы,
башлы иде. ...ФЗУны да бетергән, академияне дә. Эзләп тапты ул мине, килде!..
– Шулай булмыйча... Сез бит аны коткаргансыз...
– Мине эзләп табуының сәбәбе күрешү өчен генә түгел. Атасы анасына
фамильный герблы алтын балдак калдырган була. Бала шуны онытмаган,
хәтерендә саклаган. Аны миңа китерүче, әманәт буларак, Гәрәй егет булганчы
саклауны йөкләде.
– Ул балдак аңа кайтарып бирелгәндер бит?
– Бирелмичә! Балтач врачлары биргән мөһерле белешмә кәгазен дә, нимес
биргән истәлек фотосын да, хатларын да саклаган идем – барысын да Гәрәйгә
тапшырдым. Бик шатланып, рәхмәт белән кабул итте. Акча да бирмәкче иде
– әманәткә хыянәт итмәдем. Шуңа шатланам.
– Балдакны Гәрәй кидеме?
– Киеп караган иде – шуып чыгарлык зур булды. Күрәсең, нимес олы
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
17
гәүдәле, калын кеше булган. Балдакның кашында ниндидер тамгасы да бар
иде; аңламагач, ни икәнен әйтә алмыйм.
– Хат алышмыйсызмы?
– Израильдән бер хаты килде. Хатынының туганнары шунда икән. Менә
кара: фотоларын салган: бусы хатыны белән үзе, бусы кияве белән кызы. Ә
менә монысы үлгән улының улы, оныгы Эмиль – студент.
– Уллары үлгәнмени?
– Машинада бәрелешеп улы белән килене вафат, онык боларда үскән...
...Кызлары балага уза алмый икән. Динен алыштырырга кушканнар, шуңа
«Матильда»дан Мәликә булган, хаҗга да барган – тик һаман балалары юк,
ди, Гәрәй, соңгы кайтуында кергәч сөйләде.
– Кайтып йөримени?
– Уллары Энгельс шәһәрендә җирләнгәнлектән, аны ташлап китә алмыйбыз, ди.
– Кызлары Матильда-Мәликә атасына да, анасына да охшамаган икән.
– Холкы да үзгә, ди, Гәрәй әйтә. Берәр сере бардыр, әйтәсе килмәгәндер.
Әйтмәсә тагы, миңа аның кирәге дә юк... Әйе... Кияве дә, кызы да врачлар, үз
поликлиникалары, дару сату әптикләре бар, ди.
– Бу фотоларны миңа биреп тора аласыңмы, Мөслимә апа?
– Алалар да кайтармыйлар шул.
– Ә мин фотографиягә төшертеп алам да бүген үк кайтарам.
– Күрдең ич инде. Нигә кирәк булыр алар сиңа?
– Мин шушы кияү тиешле кеше белән Хаҗда очраштым. Хатыны мин
эзләгән Гәрәйнең кызы булгач, аның белән дә сөйләшергә кирәк булыр...
– Кайтарылуы кайчан? Улыма ни дип әйтермен? Өч йөз грамм кәнфит белән
чәй салган күчтәнәч пакеты алып кереп алдыйлар да ядкарьләремне алалар...
Мин бит шулар белән генә яшим! Алып тор, хәерле булсын!
– Детдом тормышыннан бүтән фото юкмы?
– Ул чакта фотога төшү дә олы бәйрәм, сирәк була иде... Болары өчен
рәхмәт димисең...
– Рәхмәт кенә түгел, мин сиңа бүләк тә китерәм, Мөслимә апа, хафаланма.
– Хафа-җәфаларны күп күрдек инде. Нимеснең шушы бер хатын таптырып
кына да Казанга ничә чакыртып сорадылар. Имеш, анда ниндидер шифр
язылган! Пүчтәк! Нинди шифр булсын! Баланы табарга кушкан, кайчан булса
да килеп алам, дигән. Әнә – укы: утыз сүзгә кырык хатадан торган гыйшык
хаты! Шулай да, теләсә кемгә күрсәтмә аны. Бүген болай, иртәгә тегеләй
дөньяда ышаныч юк.
– Миңа ышан, Мөслимә апа.
– Бар, тиз йөре. Бүләк көтмим. Тозлы кәбестә ашыйсым килә.
– Тозлысын да, төчесен дә алып керермен. Бик зур рәхмәт сиңа...
– Артык төчеләнми генә сөйләш.
– Ничек инде? Булды, табылды ич!
– Югалган нәрсә генә табыла. Ә мин берсен дә югалтмадым – сакладым.
Син дә сакла!
«Гәрәйнең» «Генрих» булуына йөз процент ышансам да, аның үзен күреп
сөйләшмичә Зәкәрия абзыйга хәбәр итү дөрес булмас.
Иң элек кызы белән киявен күрергә, күрешү мөмкинлеге булмаса, телефонда
сөйләшеп, Гәрәйнең бу көннәрдә кайдалыгын ачыкларга кирәк. Сәламәтлекләре
ничек? Үзенең Гәрәй түгел, ә Генрих булуына, Роммель нәселеннән булуына
ничек карый?
ӘМАНӘТ
18
...Дөнья очраклы хәлләргә бәйле, очраклы вакыйгалар белән тулы. Зәкәрия
абзый белән очрашу да, Гәрәйнең кияве белән Хаҗда очрашуым да, Мөслимә
апаны табуым да – барысы да очраклылык «җимешләре». Әллә соң очраклылык
үзе бер канунлык микән?
...Кайсыдыр акыл иясе әйткән, имеш: алфавиттагы хәрефләрне шакмакларга
язып, күккә чөйсәң, җиргә төшкәч, алар шигырь юлларын тәшкил итсә – бу
очраклылык түгел, ә чөюченең чынга ашкан хыялы, дигән. Минем табышларым
– табышмы, әллә шул хәреф чөюче теләгән язылмаячак шигырь юлларымы?
Күңел «Генрих» дисә дә, әлегә тапканым «Гәрәй» бит?!
...Өйгә кайткач, докторның визиткасын эзләп таптым. Сәясәтчеләрчә
сөйләшергә сорауларым әзерләп, телефон номерларын җыйсам – трубканы
алучы юк, «автоответчик» кына язылырга куша.
Әгәр дә Гәрәй башка берәүне әтисе дип ышанып үскән булса, мин тапкан
Гәрәй табышыммы, ялгышыммы?
Күзгә йокы керми әйләнә-тулгана ятканда, төн уртасында «междугордка»
звоногы! Гадәттәгечә, трубканы хатын алды.
– «Родничок»ка сез шалтыраттыгызмы? – ди ерактагы хатын-кыз тавышы.
– Нинди «Родничок?» – диде хатын, миңа карап.
– Мәскәүдәге безнең «ООО», – диде телефон.
– «ООО»лар белән эшебез юк безнең.
– Телефонда сезнең номер чыга.
– Ә минем сезгә ачуым чыга: сәгатькә карагыз!
– Без егерме дүрт сәгать эшлибез.
– Сез кем соң?
– Фирманың хуҗасы идек, рөхсәт итсәгез...
– Фирмалар белән дә эшебез юк безнең.
– Простите... «пип-пип-пип»...
– Моңа кадәр фирмалардан шалтыратучы юк иде. Кемең ул? – диде хатыным.
– Үзеннән сорарга иде.
– Тагы ни сорарга кирәк иде?
– Һич югы исемен, – дидем мөмкин кадәр сак кына.
– Аның исеме миңа ник кирәк? – диде хатыным, бөтен өйне уятырлык
кычкырып.
– Бәлки миңа кирәкле кешедер, – дидем, кроватьтан төшеп.
– Трубканы үзеңә алырга иде, – диде хатын, мендәрен алып, башка бүлмәгә
күчешли.
– Синнән узыпмы? – дидем, Мәскәү номерларын җыя-җыя.
Бүлмә ишеге «шак» итеп ябылды, хатынымның, өйрәнгән гадәте буенча:
«кем уйлаган, кем уйлаган», дип еларга тырышуын, телефондагы җавап
оныттырды:
– Опять сез?
– Гафу итегез, ханым әфәнде, миңа доктор кирәк иде.
– Доктор тыңлый.
– Хаҗи доктор кирәк иде, дигәнем.
– Мин хаҗия.
– Бу сезнең исемегез түгелдер бит?
– Мин ир хатыны. Исемемә дә, җисемемә дә ул хуҗа.
– Хуҗагыз белән сөйләшергә ярыймы?
– Сез кем соң?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
19
– Мин аның белән бергә Хаҗда булган «Казан ятиме».
– Аның приём сәгатьләре иртәнге тугыздан...
– Миңа сәгать түгел, минут җитә.
– Дарулар мәсьәләсендә булса, миңа әйтегез, сорагыз...
– Әтиегез хакында иде соравым.
– Әти үлгәнгә өч ел тула инде.
...Шунда мине ток суккандай булды. Күз алларым караңгыланып, башым
әйләнеп китте, телефон трубкасы кулдан ычкынды. Тыңлый да, дәшә дә
алмыйм. Кыска гудоклар ишеткәч кенә ушым кайтып, миллионнардан баш
тартуыма үкенүемне тойдым. Кабат Мәскәү номерларын җыйдым. Бу юлы
трубканы алучының тавышы миңа таныш докторныкы иде: «Слушаем»...
– Әссәламегаләйкем, хаҗи әфәнде, исән-сау яшисезме?
– Бу... теге кем... сезмени әле?! Как говорится, «вагалайкумсалям».
...Исәнлек-саулык йоласын үтәүгә, әзер соравымны бирергә ашыктым:
– Гафу үтенәм, хаҗи, әтиегезнең кайда җирләнүен белергә иде. Авылдамы,
шәһәр зиратынамы күмелде?
– Ул бит шул якның Чишмәле авылыннан иде. Үз васыяте буенча, без аңа
кремация ясатып, көлен Иж елгасына сиптек. Аңа тәрбия биргән Шаршада
детдомы да якын, туган авылы да күренеп тора.
– Димәк, Матильданың әтисе исән булып чыга? Сезнең әти үлгән?!
– Мәликәнең әтисе әлегә табылмаган. Тереме, үлеме – белүче юк. Эзлиләр.
– Гәрәй абзыйнымы эзлиләр? Ачыкласагызчы...
– Мәликәнең әтисен дим ич.
– Гәрәй абзый Мәликәнең әтисе түгелмени?
– Документ буенча әтисе. ДНК анализы буенча юк. Анализларны Гәрәй
бабай үзенең кем улы булуын Казанда яшәп ятучыда сакланган документлардан
белүгә ясатты. Параллельно Мәликә дә. Туры килмәгәннәр. Чужие друг другу.
– Болар хакында Хаҗда чакта ук белә идегезме?
– Даже раньше! Хаҗга кадәр үк.
– Сез бит миңа Зәкәрия абзый нинди әманәт йөкләвен беләсез. Нигә
дәшмәдегез? Моны яшерү сезгә ни бирә?
– Мин фашист фельдмаршалы оныгының ире дип кычкырырга кирәк
идемени? Һәркемнең үз миссиясе...
– Ян Роммель фельдмаршал оныгы түгел бит...
– Исбатлый аласызмы? Юк!
– Тырышабыз.
– Исбатласагыз, «Мерседес» бездән.
– Ярдәм итегез. Сезгә олы бөтен мирас Роммельдән, әлбәттә.
– Ничек ярдәм итеп була? Әйтегез!..
– Гәрәй абзыйны Мәскәүгә чакыртып, ДНК анализы ясатсагыз, ярты эш
эшләнә дигән сүз.
– Бабай кабат бу эшкә бармаячак, килмәячәк.
– Кызы сораса?
– Ул аның үз атасы түгеллеген исбатлады инде. Алар конфликтта. Әмма
конфликтта булу бабайның бала каршында җаваплылыгын киметми. Мирас
мәсьәләсендә төп документ – туу турында таныклык! Анда «Матильда
Гараевна Искандарова» дип язылган. Без инде төрле консультацияләр уздык,
беләбез... Так что...
– Бу очракта да, барыбер, ДНК анализы кирәк булачак, хаҗи...
ӘМАНӘТ
20
– Мең анализ булса да, бер якныкын гына исбатлау материалы була алмый.
Законы шулай.
– Нигә хатыныгыз сүзгә катышмый?
– Шулай бүленгән: беребез сөйләшкәндә, икенчебез... язып бара. Әнә
микрофон. Стенография... Үзебез генә калгач, мин Мәликә Гәрәевнага
ситуацияне аңлатырмын. Процесс реаль нәтиҗәгә илтә торган булса, бездән
концессия көтә аласыз. Булмаса – сюжетыгыз хыялда килеш калыр... Пока...
«Пип-пип-пип...»
...Авыздан аш, кулдан эш китте. Эзләгәннең табылуы шатлык булса, аны
исбатлау кирәклек тәмам уйларымны чуалтып, эзлеклелегемне югалттырды.
Мәскәү белән сөйләшүнең дүртенче көнендә тагы «междугородка» звоногы:
– Тыңлыйбыз.
– Хәерле иртә! Эшкә киткәнче сөйләшергә булдык...
– Ханым әфәнде! Минем белән сөйләшүдән эш алга бармас... Сез әтиегез
белән телефон аша сөйләшергә тиеш идегез. ДНК буенча.
– ДНК анализы поликлиникада бармактан кан бирү генә түгел. Мәсьәләнең
социаль-мораль аспекты, экономикага, репутациягә, сәясәткә кагылышлы
яклары, шәхес ирке, абруй саклау проблемалары – барсы да ДНК анализының
кеше язмышында хәлиткеч гамәл икәнен тануны сорый. Сез шуны
аңлыйсыздыр?
– Аңлыйм шикелле.
– Шулай икән – бу эшне кем финанслый?
– Нинди финанслау ул?
– Кем акчасына?
– Әгәр финалы без уйлаганча килеп чыкса, ягъни мирас сезгә булса...
– Легендадагы мираска таянмыйк. ДНК анализы автоном эш ул. Күп
чыгымнар сораучы эш. Сез шуларны күтәрергә ризамы?
– Бу бит сезгә кирәк, ханым... Чыгымнарын нигә мин күтәрергә тиеш икән?
Абсурд түгелме бу?
– Муссолини үтенече белән Африкага җибәрелеп, англичаннарга каршы
сугышып, Ливияне буйсындырган танк дивизияләре фельдмаршалын –
Гитлерның ышанычлы офицерын атамның туганы дип исбатларга тырышу
абсурд түгелме? Бүген мине «кызым» дигән кешене Роммель нәселеннән
дигәнгә куануны сорасалар, иртәгә Гудериан оныклары дигәнгә ышанырга
кушсалар – абсурд түгелме? Абсурд!
– Татарда бер үк фамилиядә берничә нәсел булганны, нимесләрдә дә
Роммель берәү генә микәнни?
– Сез бит кычытмаганны кашучы, процессны сез башлагансыз, кем заказы
белән икәнен тикшертмичә. Әгәр очына чыксагыз – без каршы да, шат та
түгел – битараф.
– Миңа сезнең шатлану да, кайгыру да түгел – әтиегезнең ДНК анализы
гына кирәк.
– Яшермим – бездә бар ул. Әлегә копиясе.
– Шулайдыр дип уйлаган идем.
– Сезгә аның хакы турында уйларга кирәк иде...
– Сез әйткәч уйларбыз: күпме тора?
– Копиясе өчен мең доллар! Оригиналы миллион!
– Миндә андый акчалар юк. Ханым әфәнде, сез алданасыз, яисә алдаганнар
сезне.
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
21
– Заказ бирүчеңнән сора: реквизитларым язылган карточкамны кулыңа
бирәм. Бүген күчерелсә – ДНК копиясе иртәгә сезнең кулда булачак.
– Мин уйлармын. Уйлый алсам... Нәтиҗәсен шалтыратып әйтермен.
Сөйләшербез. Сез дә уйлагыз.
– Мин кешеләр белән кешеләрчә генә, заманча гына сөйләшергә күнегеп
киләм. Аңлыйсыздыр? Мәҗбүрмен.
– Безнең телдә булмаса да, «заманча сөйләшкәч» аз-маз аңлыйм кебек.
– Заман үзгәрә, заманга буйсынып тел дә үзгәрә, кеше дә. Башкача мөмкин
түгел.
– Әмма кешелеген җуймый кеше булган кеше.
– Демагогия.
– Мин аңлыйм сезне. Шикләнмәгез...
– Ярый... сезнең эзләнүләрегез нәтиҗәсендә безнең әтинең атасы Роммель
атлы немец булуы расланды, ди. Шуннан?
– Сезнең өчен бу зур шатлык китерәчәк.
– Нюренберг суды карарлары һаман үз көчендәме? Аброгациягә эләкмәдеме?
– Сез миңа нацизм адвокаты тамгасы сугарга җыенмыйсыздыр, шәт?
– Аны сез үзегезгә үзегез сукмагыз! ...Зурмы, кечкенәме – безнең
көйләнгән бизнесыбыз, абруебыз бар. Барсыннан баш тартып, шикле мираска
алданыргамы? Халыкара трибунал хөкем иткән партия әгъзасы исеменә
күчәргәме? Никогда!
– Аталары гөнаһы өчен балалары җавап тотмый.
– Ә без үз атабыз Гәрәй өчен җаваплылыктан качмыйбыз. Аралар суынса
да... бәйләнеш ныклы. Ул да баласын ташламас дип өметләнәбез. Амин.
– Өметсез – шайтан, диләр. «Пип-пип...»
...Мәликә-Матильданың «тел төбендә» үзен саклау инстинктымы, әллә
башка төр сәбәпләре дә бармы? Кем белән киңәшләшеп, эзләнүләремнең
юнәлешен тикшертергә? Бармы күзгә-күз, ачыктан-ачык сөйләшер кеше?
Гомере буе органнарда эшләп, подполковник дәрәҗәсендә ялга чыккан
Хәйдәр хәзрәт белән киңәшләшергә җомга көн Иске бистәнең яңа мәчетенә
киттем. Үз рөхсәте белән.
...Репродуктордан намазга чакырган тәкъбир яңгырый. ...Агылып булмаса да,
намазга килүчеләр күренә. Койма буендагы эскәмиягә утырып, хәзрәт килгәнне
көтәм. Килүчеләрдән берсе мине таныды, ахры, «әссәламегаләйкем»енә
миннән җавап та көтмичә, намазга чакырды.
– Тәһарәтем шикле, – дидем шаяртмакчы булып.
– Тәһарәт бүлмәсендә җылы суы да, сөлгесе дә бар. Авыруың булса,
шунда ук хәләл дарулар сатып алырга мөмкин. Мәчет – гыйбадәт урыны, зал
ожидания түгел.
– Хәйдәр хәзрәт шушында көтәргә кушты. Килгәнен күрми калдым, ахры.
– Аның киткәне дә юк. Кәсебе дә, яшәве дә шушында.
– Гаҗәп икән...
– Гаҗәпләнәсе юк. Ул инде төрмәдә эшләгәндә үк ялгызак яшәүгә өйрәнгән.
– Ә менә үзенә мөритләр сайларга өйрәнмәгән. Беренче очраткан кешегә
хәзрәтегезнең серләрен ачтыгыз да бирдегез. Бәлки мин аңа компромат эзләп
йөрүче тикшерүче яки журналистмындыр?!
– Әгәр шулай булса, күбрәк тә сөйли алам: җинаятьче ул.
– Үзегез кем?
– Мин – ике ел Бохара мәдрәсәсендә укыган гыйлем иясе! Өлкән муллада
ӘМАНӘТ
22
икенче сәркатип идем. Бу подполковник килгәч, «үзсүзле» дип вазифамны
кыскарттырды, кансыз...
– Бик кызганыч...
– Кемне кызгану кирәген намаздан чыккач сөйләшербез. Мин фактларга
таянып сөйләү яклы, гайбәткә түгел.
...Намазны гадәттәгедән озаграк укыдылар. Китмәкче дә булган идем, көткән
вакытымны әрәм итәсе килмәде, вәгъдәсез булып күренергә дә теләмәдем.
Ике сәгать чамасы вакыт узуга, җомгачылар мәчеттән чыга башладылар.
Кайберләренең кулларында «серле» флаконнар. Чыгалар да, ялт-йолт каранып,
кемнедер эзлиләр: күзләре минем күзләр белән очрашуга, флаконнарын
яшереп, сүзсез генә узып та китәләр.
«Гыйлем иясе» чыкмады. Ә Хәйдәр хәзрәт, озак көттерде, өч кеше озатуында
яныма килеп туктады да, гафу үтенеп, сөйләшергә вакыты юклыгын, кемнеңдер
баласына исем кушу мәҗлесенә ашыгуын, очрашуны якшәмбе көн сәгать унда
шушы урында көтәргә кирәклекне әйтте дә сакчылары белән иномаркада китеп
тә барды. Ничек кенә итәгатьле булырга тырышса да, подполковникта Хаҗда
очраткан мөселманнан берни дә калмаган иде.
Ул китеп, булганнарны аңлап, анализ ясап өлгермәдем, «Гыйлем иясе»
күренде.
– Синең белән сөйләшеп тору зур гөнаһ икәнен белсәм дә, вәгъдәмдә торып,
чыктым.
– Нигә минем белән сөйләшү гөнаһ?
– Хәйдәр хәзрәт барын да сөйләде: Коръәнгә ревизия ясаучы икәнеңне,
эшеңне Диния нәзарәте тикшерәсе икәнен, синең яклау эзләп килүеңне, үзеннән
яклау сүзе чыкмаячакка ант итте.
– Гайбәттер болар...
– Мин дә аңа ышанмадым.
– Ә мин сиңа ышанмыйм: ялган сүз сөйлисең.
– Коръәнгә ышанмаган дәһринең миңа ышанмавы табигый.
* * *
...Өйгә кайтсам, хатын тузына:
– Җомгаң шимбәгә ялганды. Өч мәртәбә Мәскәүдән шалтыраттылар: әүвәл
хатыны сорады, аннары ире, өченчегә тагы марҗасы.
– Марҗа түгел – хаҗия ул.
– Сизмәдем хаҗиялеген.
– Ни әйттеләр?
– «Пусть сам позвонит», диделәр.
– Миңа аларның позициясе ачык. Тагы шалтыратсалар, мәчеттә диярсең.
– Өйдә булсаң?
– Намазда... диярсең.
...Якшәмбе көн килешенгән вакытка килеп, Хәйдәр хәзрәтнең «хөтбәсен»
тыңлыйм.
Башта ул эше күплектән, «хәләл әптик» ачканлыгын, Мәскәүдән дарулар
кайтартуын, кыйммәтчелекне җиңә алмавын, конкуренция зурлыгыннан,
чыгымнар күплектән зарланды. Тыңламавымны күргәч, кинәт, үзгәреп:
– Үзеңдә ни хәлләр? Табышларың бармы? – диде.
...Мин Ландыш Радиковна аша эш итүемне, тартмадагы туфракны анализга
бирүемне, Мөслимә апа Гарифуллинаны очратып, аннан шикләнмәслек
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
23
мәгълүматлар алуымны, Мәскәүләрнең ДНК анализы өчен мин түләргә тиеш
дигән ялгышуларын сөйләдем. Хәйдәр хәзрәт:
– Мин боларның барсын да беләм бит, – диде.
– Каян? Ничек? Мөслимә Гарифуллинаны күреп сөйләштегезме?
– Мин күреп киткән Мөслимәләрне саный китсәң – алар күпләр. Иң мөһиме:
без Мәликә хаҗия белән бәйләнештә. Алар минем партнёрларым; бизнеста,
әлбәттә. Инде аның атасы белән конфликты мәсьәләсендә... Киңәш бирә
алмыйм. Аларның хаклы булуына шигем юк.
– ДНК алар өчен кирәк бит.
– Алар аны кайчандыр эшләткән инде.
– Нинди эш өчен икәнен белмисезме?
– Белсәм дә әйтмәс идем. Коммерция сере.
– Бәя күтәрәсез.
– Ачышларга галимнәр төрле юллардан килә... Мәликәгә ачыш түгел –
табыш кирәк икән – гаепмени? Бизнес!
– Ул бит эзләнүдән баш тарта.
– Кемгә кирәк – шул эзләсен. Без үзебезне үзебез тапкан, ди ул.
– Ничек инде тапкан? Исбатлый аламы?
– Зәкәрия абзыйга Роммельнең токымын табу кирәк. Мәликә кем оныгы
документына ия булуын белә. Кирәк кеше исбатласын, ди ул. Мирас, һәрхәлдә,
аныкы.
– Шантаж бу, наглость...
...Хәйдәр хәзрәт белән сөйләшү минем күзләремне ачып, тәвәккәлрәк
адымнар ясарга этәрде. ...Мәскәүләр белән аның «партнёр» булуы
гаҗәпләндермәсә дә, «барсын да Мәликә белә» дигәне интрига өчен генә
әйтелгән сүзме? Әллә, чынлап та, кем оныгы булуын белеп тә (Мөслимә
ападан Гәрәй абзыйга ирешкән хәбәрдән соң), рәсми белдерергә куркып
яшиме? Фельдмаршал оныгы булуын дәгъва итү аны бизәмәүдән генә түгел,
ни көткәнен белмәүдән булса? Ян Роммельнең, чыннан да, фельдмаршал белән
туганлыгы юклыкны хәзер ничек раслап була?
Ял көннәрем беткәнлектән, «зам»га кереп, «үз исәбемә ял сорарга булдым.
– «Зам» да, «сам» да командировкада, реорганизация буенча чабалар, ике-
өч көнсез кайтмаслар, – диде секретарь.
Шимбә-якшәмбе ялларын да кушкач, аларны атна узмый күреп булмаячак,
дигәннән чыгып, гаризамны, «сам»нан яисә «зам»нан кул куйдырып, кадрлар
бүлегенә тапшыруны секретарьга калдырдым да расписаниеләр белешергә
аэропортка киттем. Бер атнада урап кайтырмын, дип исәпләдем.
Сәмәркандка Казаннан рейс юк. Ташкентка бу айга билетлар беткән, тагы
ун көнсез сату булмаячакны белдем. Дүшәмбе шәһәре аша очып, Сәмәркандка
поезд белән бару ихтималы бар икән, әмма Таҗикстанга хәзергә һава юлы
ябык, кайчан ачылуы – халыкара хәлләрдән тора, диделәр.
Рәшит Нуриевның визиткасын эзләп табарга туры килде. «Миграционная
служба, наркоконтроль» дигән сүзләр аны миннән ерагайтса да, визиткада
күрсәтелмәгән хаҗилыгы самолётка билет алуыма ышаныч тудыра иде. Рәшит
Нуриевичка шалтыратсам, ул шикләнүләргә урын калдырмыйча:
– Паспортыңа ике билетлык акча кыстыр да иртән нәкъ тугызынчы яртыга
алтынчы кассага килеп, Элеонораны сора, миннән сәлам тапшыр. Рейсыңны
әйт, – Дүшәмбегә очарсың, –диде.
– Мин үзем генә ич! Нигә ике билет?
ӘМАНӘТ
24
– Син үзең генә булсаң, кассир үзе генә түгел бит.
...Әйтелгән вакытына килсәм, «Әфган вакыйгаларына бәйле, Ташкент,
Дүшәмбе юнәлешләре пассажир рейсларына билетлар аерым күрсәтмә
булганчы сатылмый», дигән игълан эленеп тора. Аптырап, каңгырып йөрүдән
дә, Элеонораны күрүдән дә эш чыкмаячак иде. Кабат Рәшит Нуриевичны
күрергә булдым.
– Син бит Элеонорага әйтелгән вакытка килмәгәнсең...
– Белдерүне укыгач... килмәдем шул.
– Белдерү синең өчен түгел ич ул, хәзер инде көтәргә туры килер...
– Озак көтәсеме?
– Шалтыратып белешергә кирәк булыр.
– Кайчан?
– Өч көннән.
Бу көннәрем бушка узмасынга, Ландыш Радиковнадан туфрак анализы
нәтиҗәләрен барып белергә булдым.
– Ландыш Радиковна Таиландта ял итә. Кайчан кайтуы билгесез, – диде
аны алыштырган Ревекка Львовна атлы мыеклы ханым, тәмәке төтенен миңа
таба өреп, көлен өстәлендәге савытка өч алтын балдак кигән юан бармагы
белән чиртә-чиртә.
– Миңа Ландыш Радиковна үзе кирәк түгел, тикшерергә калдырылган
туфракның анализ нәтиҗәләрен белергә кирәк. Менә шушы, ул биргән
квитанция буенча эзләгез...
– Что за чепуха?! Безнең фирма, вообще, туфрак анализы белән
шөгыльләнми, без ритуаль хезмәтләр күрсәтәбез, поминка, юу, күмү, кырыгын,
елын уздыру, исем кушу, сөннәткә утырту, никах мәҗлесләре... Сезнең нәрсә:
исем кушасызмы, сөннәткә утыртыргамы?
– Ханым әфәнде! Без инде тиешлесенә күптән утырган да, утыртылган да...
– Чем и поздравляем.
– Мин анализга калдырган туфрак әнә шул сез тәмәке төпчеге салган медуза
сурәтле тартмада иде...
– Пепельницадамы?
– Пепельница түгел ул! Сибирская язва микроблары юклыкны тикшертергә
калдырган туфрак иде анда! Австралиядән!
– Мин эшне кабул итеп алганда, монда Ландыш Радиковнаның тәмәке көле
генә иде. Бернинди сибирская корона күрмәдем.
– «Корона» булса, күргән булыр идегез – «язва» турында сүз бара!
«Сибирская!»
– Монда язвенниклар була алмый. Әнә – санэпиднадзорның күрсәтмәсе –
укыгыз!
– Туфрак кая?
– Позвольте: зачем безгә австрийский туфрак? Түктем, разумеется.
– Кая түктегез?
– Сезгә туфрак кирәкме, справкамы?
– Икесе дә.
– Только что язва таптырдыгыз, инде справка, дисез. Конкретно: что вам?
– Анализ результаты, резюме!
– Уже третье... да нет – четвёртое... Вот это и есть язва...
– Где язва? Минме?
– Сезгә әйтмим – эзлим... Вот тут пыяла астында Ландыш Радиковна имзасы
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
25
белән странная бер язва, то-есть, справка ята... Пожалуйста... Бик кирәк булса,
туфрагын әнә шул фикус гөле чүлмәгеннән алыгыз, не жалко... Только без
шума и скандала?
– Рәхмәт, мадам.
– Пожалуйста, без иронии.
– Ирония генә коткарса икән...
– А ведь Ландыш Радиковна тартма турында да, язва хакында да кисәтмәде.
Так что! Мин сезгә добровольно благосклонность күрсәтәм. Бесcпорно,
заслуживаю адекватности.
– Анысы нинди язва тагы?
– Мин пөхтәлек яратам. Ничего лишнего не терплю на столе: только
кофейница, сигареты и зажигалка. Сезнең бәхет җиңгән: пыяла астындагы
справка сакланган – вернее, кул җитмәгән...
– Рәхмәт сезгә, мадам.
– Джентльмен җавабыгыз шушымы?
– Минем сезгә соравым да, җавабым да юк. Сез бик тә аңлаешлы субъект.
– Только без оскорбления! Мине «субъект» дип атарга сезнең ни хакыгыз
бар?
– Ә кем соң сез?
– Объективно хотя бы... объект! Только серлесе.
– НЛО? Котлыйм!
– Миңа сезнең коры котлавыгыз түгел, ә «башкарылган эш буенча жалобам
юк», дип, менә шушы журналга кулыгызны кую кирәк. Пожалуйста, будьте
милостливы.
– Кайсы графага?
– «Поминка» дигәнгә, плюс, консультация өчен. Ничә минутымны
ашадыгыз...
– Афёра бу, рэкетның бер төре.
– Күрәм: сез крупный мелочник икән. Куймагыз кулыгызны, калмасын
заразный туфрагыгыз да, эзегез дә! Әнә – туфракны фикусы белән алыгыз!
...Эреләнми, вакланмый өч көнемне бушка уздыргач, телефон аша тагы
Рәшит Нуриевич белән сөйләшергә булдым.
– Алло! Җиденче бүлек тыңлый, – диде ир тавыш.
– Сезне кем дип белик, энем?
– Наркоконтроль. Лейтенант Кәбиров. Ә сез кем?
– Мин – телевидениедән. Рәшит Нуриевич белән очрашырга иде. Срочно.
– Бүген аның кабул итү көне түгел. Кайчанга, сәгать ничәгә языйм?
– Миңа ул, күп булса, бер минутка кирәк, язылусыз, сорау бирер өчен генә:
бүген.
– Полковник спецоперациядә. Сәгать өчтән соң гына бушавы ихтимал.
Хәбәрегезне миңа әйтә аласыз. Наркотикларга бәйле эш булса, журналда
теркәлергә тиеш.
– Теркәтер хәбәрем юк.
– Аны сез үзегез бәяли алмыйсыз. Әйтегез: нәрсә беләсез, ни күрдегез?
Кайда?
– Туктагыз әле, лейтенант, без аның белән Хаҗда бергә булган идек...
танышлар... йомышым бөтенләй башка юнәлештә.
– Андый танышлары күп аның. Приём өчен сәбәп түгел бу. Закон есть
закон. «Пип-пип-пип...»
ӘМАНӘТ
26
...Телефон өзелде. Калдым «калтаеп». Сәгать өч тулганчы ук аэропортка
барып, эш урынына кайтуын сагалап торырга булдым. Килүем әрәм узмасынга,
кассирша Элеонораны да күреп кую артык булмас, ятып калганчы – атып кал,
дигәндәй... Ләкин Элеонора мине танымады. «Рәшит Нуриевичтан кайнар
сәлам», дигәнемә каршы: «Дүшәмбегә самолётлар аерым боерык белән генә
очалар, билетлар сатылмый», – диде дә форточкасын «шап» япты.
Урамга чыгып көтәргә булдым. Йөри-йөри уйлана торгач, кайдадыр
укылган: «катлаулы эшне ялкауга тапшыр, ул аны җайлы гына эшләү ысулын
табар», дигән фикерне хәтерләдем. Шуннан чыгып, «полковникны» түгел,
берәр «сержантнымы», «ефрейторнымы» табып, йомышымны йомышларга
ниятләдем. Андыйлар грузчиклар арасында табылуга өметләнеп, ангарга таба
барганда, милиция машинасы очрый. Мин тукталуга, машина да туктала. Узып
китмәкче булам, ишеге ачылып, аннан полковник Рәшит Нуриевич төшә дә,
машинаны озатып, мине култыклап ала:
– Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Сәлам «ревизорга!» Мин
сагынганны белдеңме, үзең сагынып килдеңме?
– Шул инде, Дүшәмбегә билет алып булмый. Ярдәмең кирәк.
– Рейслар Казанда формировать ителми хәзер. Безнең аэропорт арадаш
пункт кына. Булмастыр, абзый, Мәскәү аша оч!
– Мин, ничек тә, Сәмәркандка барып, Зәкәрия абзый эзләткән Генрих-Гәрәй
Рамилевич Искәндәровны күреп, бу эшкә нокта куярга телим.
– Табылдымыни? Котлыйм.
– Почти!
– Ничек таптың?
...Очраклы бер очрашудан соң Мөслимә апаны – Гәрәйнең детдомдагы
тәрбиячесен табуымны, анда сакланган метрикәнең Гәрәй-Генрихка
кайтарылып бирелүен, Мәскәүдә яшәүче кызлары Матильда-Мәликә белән
сөйләшүләрне, аларның ДНК анализы ясатуга каршы булуларын – барысын-
барысын сөйләдем дә, бары син генә ярдәм итә аласың Гәрәй-Генрих
Рамилевичны табуда дип, сүземне төгәлләдем.
– Син дөрес юлда. Миңа Мәликәнең бунты гына аңлашылмый: ник ДНК
анализына каршы алар?
– Йә ул фельдмаршал оныгы булудан курка, йә мирасны үзләренә генә
үзләштерү өчен вакытны суза.
Без Рәшит Нуриевичның эш бүлмәсендә. Кәбировка беркемне дә кертмәскә,
чәй әзерләргә боерды да, телефон номерлары җыярга тотынды ул. Ниһаять,
берсен эләктерде, сөйләшүе яшерен төс алды. Бу мине гаҗәпләндерсә дә,
игътибарны чәй белән бергә тәм-том керткән лейтенантка юнәлткән булдым.
– Шикәр салдыңмы?
– Ике шакмак.
– Миндә диабет. Алыштырсагыз иде.
– Рәхим итегез...
– Лимон ярый.
– Лимонны полковник үзе кисәргә ярата.
...Рәшит Нуриевич сөйләшүен ишеттермәскә бик тырышса да, сүзнең минем
турыда баруы аңлашыла иде. Соңгы «игра свечи стоит» дигәнен генә әлегә
кадәр аңлый алмыйм. Нинди уен, нинди «шом» турында әйтте ул?
Таможнячы полковник, берара үзенең кем булуын, ничек сөйләшергә
кирәген уйлап утырды. Аннары трубканы куеп, өстәл янына килгәч, кулына
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
27
иң элек пычак алды, лимон турады. Аны берәр генә телем икебезнең бокалга
да салып болгаткач, бер йотым чәй эчеп куйды. Әйтерсең, шушы цейлон чәе
аның өчен яшәү эликсиры иде.
– Син тотынган бу эш чәй кебек кенә болгатылмаган. Иң читене – нәрсәләр
салынганын белеп булмый. Безнең чәйне күрәсеңме? Лимон салгач ничек ачылды!
Ә синең Сәмәркандка барып, картны күрүгә, эшең ачыклануга ышанычың ныкмы?
– Әйе.
– Әгәр Гәрәй абзый «не признаю Роммеля» дисә? Бу вариант – версияне
дә исәпкә алырга кирәктер, коллега.
– Менә син чәй белән безнең ситуацияне чагыштырдың. Безнең «чәй»
дигәнебезгә салынган нәрсәләр эреп тәмам болганганчы мин синдә утырам
да инде.
– Телефоннары җавап бирми, дидең.
– Үзәк телеграфлары «өздерелгән». Тоже серле.
– Менә нәрсә, хаҗи әфәнде...
– Әфәндесез генә инде.
– Әфәндесез ярамый. Син безнең өчен финанс министры бүген!
– Ә син минем өчен транспортныкы. Ха!
– Илне законсыз килгән эмигрантлар басты. Меңәрләп киләләр, йөзәрләп
озатабыз. Әле менә тагы чираттагы группаны оештырдык. Шуларны махсус
аэрорейс белән Дүшәмбегә озату мөмкинлеге чыгып тора. Кабул итүче ягыннан
хәбәр көтәбез. Әгәр шуларны озатучылар составына сине тәкъдим итсәм –
ризамы?
– Кем булып инде мин?
– Үзең буласың!.. Оператор!
– «Үкенәбез» дигән интервьюлар алыргамы?
– Әгәр җае чыкса, кирәк дип тапсаң... алырсың.
– Аларның күбесе – чарасызлыктан эш эзләп килгән, күп балалы мескеннәр.
– Әйе, чарасызлыктан. Но – нелегально. Законсыз.
– Кыскасы, алар – сәясәт тоткыннары.
– Шул тоткыннардан берсе, озын юллар узып, Термездан кырык капчык
лавр яфрагы алып килә. Безнеңчәсе – дәфнә. Берничә капчыкта яфракка яфрак
беркетеп марихуана яшерелгән.
– Тотылдылармы?
– Проблема үлем порошоклары яшерелгән капчыкларны адресатларына
ирештерүнең серен ачуда. Шунысы авыр.
– Яфракка яфрак беркетелгәнен белгәч, нинди проблема булсын инде ул?
– Һәр капчыкка төрле цифрлар язылган. Әйтик, берсендә «15.VII.40» дигән
саннар, ди. Бу «1940 елның 15 июле» дигәнне аңлатмый, капчыкта «157194
порция наркотик» дигәнне күрсәтә. Пароль бу! Капчыкларны тегеннән озаткан
хуҗасы, оптовый базарга килеп, үзе капчык сатып мәшәкатьләнми – парольне
генә сата. Пароль һәр кырык капчыкта да түгел. Алары өчен башка пароль.
Тулы бер система.
– Мин ул системаны фаш итүдә нинди хезмәт күрсәтә алам?
– Самолётта Дүшәмбегә кайтып төшкән «нелегалларны» каршы алучыларны
видеога төшерәсең. Инструктаж үткәргәндә, кемнәр каршылау ихтималын
аңлатырлар. Фотоларын да күрсәтерләр. Бернинди катлаулылыгы юк, синең
өчен таныш булган «кеше эзләү» процессы. Эшең беткәч, озата барган безнең
майорга кассетаны биреп, үз юлыңны дәвам итәсең. Бары шул!
ӘМАНӘТ
28
– Кыскасы, җай гына шпион статусына күчәм.
– Самолётка башкача утыру мөмкинлегең юк.
– «Стукач» кына түгел – «шпион»! Булмас эш тәкъдим итәсез, полковник
әфәндем! Кем инде «менә без» дип видеога төшәргә аэропортка килсен?!
Французларда: «Гаепсезне хөкемгә тартканчы, гаеплене яклау хәерлерәк»
дигән әйтем бар.
– Без – татарлар – башкача уйлыйбыз.
– Белмәгән, күрмәгәнне гаепләүдә катнашырга хакыбыз бармы безнең? Бер
хатаны төзәтергә йөргәндә, зуррак хата ясаргамы?
– Сиңа беркем дә гаепләргә кушмый. Дөрес аңламыйсың.
– Бер сатылгач – сатлыкның башкача кирәге калмый. Артык кашыкка
әверелә ул.
– Сиңа тәкъдим ясалды. «Риза» дисәң, тиешле документлар тутырту өчен
өске каттагы 403 нче бүлмәгә менәргә кирәк, булмасаң – хуш.
– Мин, сиңа мөрәҗәгать итеп, төзәтеп булмас хата ясавымны аңладым.
Ләкин Сәмәркандка барырга кирәк. Самолётта булмаса – җәяүләп. Баку,
Каспий аша...
– Хәсән Туфан мәвәрәэннәһергә җәяү барган. Үз исәбенә! Ә сине
«акча чире» йөртә. Масаюың сине хакыйкать корбаны итми. Очсызлы
комедиянең персонажы булуыңны гына күрсәтә. Үпкәләмим. Киңәшем:
«Кеше эзлим» циклы алып барам, дигән идең. Син аны таптың. Ул – син
үзең.
Чарасызлыктан гына ризалашуымны укучым кичерер дип өметләнәм.
Рәшит Нуриевичның җайлап, майлап, 403 нче бүлмәгә алып менеп, мине
инструкторга тапшырды, эшкә урнашырга гариза яздыртты.
...Инструктор үз эшен яхшы белүче аз сүзле, мәгънәле һөнәрмәнд – белгеч
иде. Бурычларымны аңлатып, саклану чараларына өйрәтте дә сораулар бирергә
кушты. Ә нәрсә сорыйм? – Кеше эзләү минем төп эшем. Аерма нинди кеше
эзләүдә генә!
– Шулай да бер соравым бар иде, яраса...
– Ярамаса, җавап бирмәм.
– Мин полковник белән Хаҗ кылырга баргач таныштым. Анда ул чукрак
иде. Хәзер күрәм – пышылдап әйткәнне дә ишетә. Дәваландымы? Колак
аппараты әйбәтме?
– Кирәклесен генә ишетеп, кирәген генә күрә белү – безнең эшнең иң төп,
иң кирәкле үзенчәлегедер...
...Үземә-үзем хуҗа булып, кирәк кадәр генә үзгәреп, кирәклесен генә ишетеп,
кирәклесен генә күреп, тапшырылган эшне тиешенчә эшләп, видеокассетаны
озатучы майорга бирдем дә, кабат элекке хәлемә кайтып, үз юлымны дәвам
иттем. Кызыклы очрашуларга тарыдым. Алар минем төп сюжетыма сыймый
да, кирәге дә юктыр.
5 БҮЛЕК
Көндәшләр
...Ниндидер бер спектакльне әзерләгәндә, рольнең төрле якларына артык
игътибар бирә башлагач, мәрхүм артист Гали ага Надрюков: «Портрет
ясаганда аның колагы белән күп маташсаң, кешенең сурәте югала», – дип
кисәткәне хәтердә. Әгәр бу «мәвәрәэннәһер» сәяхәтендә очратып, күргән-
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
29
ӘМАНӘТ
ишеткәннәремне бәян итүгә күчсәм, төп хикәям онытылыр, аларга тими тору
дөрес булыр.
Дөресен дөрес... Сәнгать юлында дөреслек кенә хәл итмәстәйләр дә очраштыра.
Талантлы рәссам буларак танылса да, режиссёрлык һөнәренә өстенлек биргән
артист Празат Исәнбәтнең әйткәннәре гыйбрәт булырлык: «Кеше образын сурәтләү
өчен аның бөтен гәүдәсен ясау кирәкми. Күзенә, борынына гына карап та кемнең
кем булуын танып була. Менә – карагыз: кем борыны бу?»
«Ширияздан Сарымсаков!» – дип куя иде янындагылар.
...Сюжет, фабула кагыйдәләренә буйсынмыйча, «колак», «борын»,
«күзләр» белән мавыгып, финалны сузуым өчен, укучымнан гафу үтенеп,
очрашуларымның кайберләре турында язмый чарам юк.
...Мәккә каласында актык тешен суыртырга чират көткән Сәлим бабаны
хәтерлисездер?! Шул хаҗины Дүшәмбе-Термиз поездында очраттым. Сакал-
мыегын чын мөселманча җиткезгән, калын бишмәте өстенә укалы чапан
бөркәнгән, башында чалмалы бүрек. Карлыккан булса да тавышы, Коръән
сүрәләрен көйләгәндә, Сәлим «баба» икәнен таныта иде.
Кемдер авыруыннан котылу өчен, кемдер ташлап киткән ире кайтсын,
кемдер балага узу өчен дип, сәдакасын кызганмый. Гарәп телен белгән кеше
тыңласа, бу көйләвенең Коръәнчә булмыйча, гарәпчә дә түгеллеген җиңел
әйтер иде.
Мин дә, эзләп барган кешемне очрату өчен юл догасы кылырга дип,
сәдакамны суздым. Ышанырсызмы, юкмы – алмады!
– Андый сүрә барлыгын белмим мин, – диде ул.
– Башкаларга гел бер үк аятьне укыдыгыз ич, миңа да шул ярыйдыр?!
– Ә сезгә укымыйм. Чөнки сезне мин таныдым, хаҗи.
– Мин дә танып эндәштем. Әссәламегаләйкем...
– ...Сезнең өченгә танымавыгыз хәерлерәк булыр иде. Мин монда үзем генә
түгел. Миннән бигрәк алар сезне күзәтәләр.
– «Алар» дигәнегез кемнәр?
– Болай сөйләшеп торуны артыкка санаучылар.
– Сөйләшергә түгел, хаҗиларча күрешергә дә өлгермәдек бит әле.
– Сез мине, мин сезне белмәү кирәк. Аллаһу әкбәр...
6 БҮЛЕК
Әсир кыз әсирлегендә
...Сәмәркандка өченче төнгә кергәндә генә барып җителде.
Таңны вокзалда каршыладым. Шәһәр уянуга, такси яллап, үзәк кунакханәгә
киттем. Россия наркоконтроленең Казандагы бүлеге кулга биргән маршрутта
кайсы шәһәрләрдә, нинди кунакханәләрдә тукталасы күрсәтелеп, тиешле
оешмаларга хәбәр дә ителәчәк дигәннәр иде.
Кызганычка каршы, чакырылмаган кунак булып чыктым: урын юк, диде
дежур администраторша. «Урын юк» дигәнне күп ишеткән мосафир буларак,
урын табылуы ни хак торганлыгын сорадым да:
– Командировочное удостоверениегә дә күңел биреп карагыз: мин –
хөкүмәтләребез килешүе белән дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче,
– дип тә өстәдем. «Батты» сүзем!
...Администраторша, күзлеге өстенә тагы бер күзлек киеп, тәзкирәләремне
30
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
тикшерде дә, янында әмер көтеп торган ханымга: «К нам пожаловал ревизор!»
– диде.
Мин: «Гогольдә башкачарак», – дидем, «радиодулкынны» тотканлыгымны
аңлатмакчы булып. Бу сүзем дә «батты»:
– Сезнең кебек «особаларга» саклаган люксым бар... Әгәр безнең шартларга
ризалашып, ике тәүлеккә алдан түләсәгез – оештырырга өстемә алам –
урнашасыз.
– Мин бит ялгызым гына килдем, нигә миңа ике урынлы бүлмә?
– Ялгыз килгән – ялгыз кунармы? Аппетит приходит когда?
– Анысын сезнең госкомитет хәл итәр, – дидем комарланып.
«Госкомитет» сүзе үз вазифасын үтәде – администраторша, счёт-фактура
тутырып, кулыма бирде дә:
– Беренче кат, дүртенче бүлмәгә урнаштыр, – диде тын да алмый көтеп
торган хәдимәгә.
– Дүртенче ике урынлы бит, – диде хәдимә, – ә аңа бер урынлы кирәк!
– Нәрсә кирәген ул үзе дә белми...
...Озын коридор буйлап бүлмә карарга барганда, бер урынлы өч буш бүлмәне
ачып күрсәтте дә:
– Катырак торсагыз бер урынлы бүлмәләр икенче катта да бушлар, – диде
хәдимә.
– Ә нигә әле сез мине якларга булдыгыз, сеңлем?
– Документларыгызга күз салгач, сез миңа якын булып киттегез. Мин
Кукмара кызы ич! Исемем – Гөлназ! Йомышларыгызны үтәргә әзермен.
– Рәхмәт, Гөлназ, шул дүртенче бүлмәдә генә калырмын инде мин,
хафаланмагыз.
...Счёт буенча түләп, ике урынлы люкска урнашып, буфетларында тамак
ялгап алгач, адреслар бюросында белешеп, Гәрәй Рамилевич Искәндәров белән
очрашуга киттем. Иңемдә фотоаппарат, уемда шатлыклы хәбәрләр алмашу.
Тик... Гәрәй Рамилевич... хатыны Әлфия белән Саратов өлкәсе Энгельс
шәһәренә киткән булып чыкты.
– Атна узды инде, кайтыр көннәре җитә, – диде аларның фатирына күз-колак
булырга калган күрше кызы. – Кирәк дисәгез, ачкыч авырып яткан көндәшемдә.
– Миңа ачкыч түгел, үзләре кирәк иде шул, кызым.
– Зәйтүнә атлы татар хатыны мин, «кызым» димәгез, кырнак, ягъни әсир
кыз мин.
– Кызганыч...
– Минме, алармы кызганыч?
– Үзем.
– Рәсәйдән бирегә кадәр аларны күрер өчен генә килмәгәнсездер бит?
– Шуның өчен генә...
– Ышандырмыйсыз...
– Эш сезнең ышану-ышанмауда гына булса икән...
– Ә нигә алдан хәбәрләшмичә килдегез?
– Телефоннары эшләми, диделәр телеграфта...
– Кызлары Матильда белән кинәт аралары суынгач, өздерделәр шул.
– Сез Матильданы яхшы беләсезме?
– Хәзер кабат Мәликә булып йөри, диләр. Бу арада очрашканыбыз юк.
Аларның тарихы үзе бер кинолык. Әлфия апа белән Гәрәй абзый кызганыч.
– Ник кызганыч алар?
31
ӘМАНӘТ
– Улларын югалтудан һаман аңга килә алмаганда, кызларын да югалту
фаҗига ич.
– Үлдемени?
– Бу хакта бер-ике сүз белән генә әйтү сорауларыгызны гына арттырачак.
Аннары... сез минем өчен әлегә күршеләрне сорап килгән юлаучы гына бит...
Гәрчә, очрашулар булса да... Бер генә дә түгел.
– Алайса, танышыйк: мин Казаннан, телевидениедә «Кеше эзләгәндә» дигән
цикл алып баручы журналист-режиссёр. Шул эзләнү мәшәкатьләре бирегә
китерде, сезнең белән таныштырды.
– Безнең бу беренче генә очрашу түгел. Күзегезне ачыбрак карагыз: бәлки
хәтерләрсез?
– Кояшка туры карый алмаган кебек, артык чибәр кызларга күз тутырып
карый алмыйм.
– Дөрес эшлисез дип әйтер идем, сезнең миңа күз тутырып каравыгызны
күрмәгән булсам. Кызганыч, мин пока ир хатыны шул... кома – кырнак.
– Шушы йорт хуҗасының әсиреме?
– Кайчандыр киленнәре идем. Элекке каенанам – хәзерге көндәшем урын
өстендә, минем бала табуымны көтеп ята. Онык кирәк аларга.
– Төшенмим: «каенанам», «көндәшем», дисез... ирегез уртакмыни?
– Беренче ирем – аларның уллары – Әфганда шәһид китте. Икенче ирем,
ягъни беренче иремнең атасы Тәмирлан хаҗи үз эшләре белән Термиз
якларында йөри. Тагын өч-дүрт көннән кайтыр дип көтә көндәшем.
– Сез көтмисезме?
– Мин сезгә тиешлесеннән артыграк та әйтеп ташладым шикелле.
Эзләгәнегезне табу насыйп итсен Ходай.
– Бик кызыклы ханым белән очраштыруына мин Ходай Тәгаләгә
рәхмәтлемен.
– Сезнең халыкка йә бик кызыклы, йә бик кызганыч язмышлар кирәк шул.
Кибәргә эленгәннәр сезне кызыксындырмый. Ә андыйлар биредә күпчелектер...
– Сезнең бәхетегез йөзегезгә чыккан. Кибәргә эленгәннәр мондый булмый.
– Мин бу иремнең улына чыгып, туебыз узгач, туксан бер көн генә бәхетле
яшәп калдым. Кайтуына малай табып көтәргә вәгъдә биреп озаттым үзен.
Кырык көннән буш табутын кайтарып күмгәндә, «выкидыш» булып, бала
имезү бәхетеннән дә мәхрүм. Инде менә «мең ел», ирле килеш тол булып,
калым хакын чыгарып, «оҗмах» дигән «тәмугта» көн уздырам. Сез мине
кояшка тиңләдегез. Эчемдәге ялкын шулай күрсәткәндер шул.
– Сез әле яшь, дәртле күренәсез. Сездәге чибәрлек белән тиңегезне табу
проблема булмас. Ә инде бу «александрит» алкагыз, «фенакит» беләзегегез,
«рутил» төймәгез сезгә күз тидермәү өчен генә тагылган.
– Сез – ирләр, барыгыз да калку күкрәкләргә генә күз атасыз шул, ачыккан
сабый кебек. Ялтыравыклы тәтәйләр кыйммәт. Күкрәк астындагы йөрәкне
күрмисез... Анда көйрәгән утлы күмер дә пешерми сезне.
...Мин ундүрт яшемдә «шәрык гүзәле» ярышында икенче урын алган...
тоткынмын. «Милләтең кем?» дигәнгә «татар» димәсәм, беренче урын
минеке иде. Татар – тартар кебек теленнән табар дигәнгә бер мисал бу,
елау түгел. Әнием башкорт татары, әтием – пуштуннан азган үзбәк фанаты
иде. Хәзер мин ялгызлардан да ялгызмын. Кырнак, ягъни әсир кыз. Кома
– наложница.
– Бала табу, дидегез. Ә көндәшегез моңа ничек карар?
32
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
– Алар икесе дә шуны көтә. Табып биргәч, калдырып китсәм дә риза-
бәхилләр.
– Табып бир дә котыл бу зинданнан!
– Тәвәккәлләр очрамый шул, абзый. Акыллылар күп, ә менә хыялыйлар юк.
– Үзеңә дә реалист булу кирәк.
– Хыял әнә – тәрәзәләргә капланып, безне күзәтә. Һәркайсында бер
тамашачы булса да, йөз күз. Икенче бер чынбарлык – кемгә кем керүен
тикшереп утыручы «шымчы».
– Эше шулмы?
– Төп эше, имеш, зират сакчысы... Әнә ничек күзәтә безне...
– Күзәтерлек гамәл кылганыбыз юк, сезнең бизәнү әйберләрегезне
карыйдыр.
– Берне биш итеп, юкны бар итеп сөйләргә сылтау кирәк.
– Алайса, фатирыгызга керик, күрмәсеннәр.
...Бу сүземә ханымның җавабын ишетеп өлгермәдем, йортның ихатасындагы
эсселектән шиңгән төрле чәчәкләрне йокыларыннан уятырлык кыңгырау
шалтырады. Юлына кергән җәяүлегә трамвай йөртүче шундый сигнал бирә...
– Каенанам – көндәшем чакыра. Рөхсәт иткәненнән артыграк торуны күтәрә
алмый. Үзе һаман «чык, йөре, эзлән» дип колак итемне ашый. Аңламассың,
көнчелләрнең холкын.
– Киш-миш яфраклары арасыннан кояш нурлары да узмый. Йөри дә алмаган
сырхау ничек күзәтә безне? «Курыкканга куш» түгелме бу сезнең?
– Гайбәтчеләре җиде кат җир астындагыларны да ишетеп җиткезәләр. Ирем
кайткач килерсездер бит?
– Миңа сезнең ирегез түгел, әнә шул җиде кат җир астындагыларны күреп,
ишетеп торучыларның берәрсе белән күрешеп сөйләшү зыян итмәс иде.
– Аларның тел ачкычы көндәшемдә. Әүвәл аның белән сөйләшегез.
2 нче кат, 16 нчы фатир. Сезне куркыткан трамвай звоногын шушында гына
көтегез. Ике кыска, бер озын шалтырау – керергә рөхсәт дигәнне аңлатыр.
Хушлашмыйм...
...Үлгән кешеңне дә уятырлык кыңгырау тавышын көтеп күпме
утырылгандыр – шалтырау булмады – калтырау булды. Серле чибәрне
бүтән күрә алмам дип күңелем калтыравы иде бу. Ниләр генә уйланылмады
да, нинди генә хыялларга бирелмәдем! Җан картайса да, тән картаймавы
идеме бу, әллә киресенчә – тән картайса да, җан картаймавы идеме – мин
үземдә көч артуын, җиңеләю сиздем. Шунда ук үземә үзем: «Җиңеләймәскә,
онытылмаска, азмаска, шайтан коткысына бирелмәскә», – дип, яшерен
боерык бирдем. Кабынуымны, кәрәчине бетеп сүнәр алдыннан сукыр
лампаның «леп-леп» итеп, яктырак балкып куюына тиңләдем, «җитте, булды,
бетте!» – дидем.
Кыңгырау шалтырамады, беседка түбәсендәге репродуктор, пытыр-пытыр
килде дә: «Керегез!» – диде. Бөтен нәрсә техникага көйләнгән икән монда!
Празат абый хаклы: кеше образын тудырган сурәт ясар өчен, аның бөтен
сыны кирәкми. Мәхәббәттә дә шулай, күрәсең: кырнакның «керегез» сүзе миңа
мәхәббәт монологы булып ишетелде. Шунда ук «тәҗрибә авазы» бер колагыма:
«Әйдә, синнән генә калганмы, бер яшьлектә, бер картлыкта», – дисә, икенче
колагыма: «Барсы ялган, уен, алданма, ышанма», – дия иде.
Шулай да керергә булдым. 16 нчы фатир, диде. Аскы катта «14» белән «15».
Өстә бер генә ишек. Димәк, ике фатирны бергә кушып ясаганнар. Хуҗасының
33
ӘМАНӘТ
Обком кешесе булганлыгы сизелә. Гаҗәпләндергәне фатирның эчендәгеләр иде.
Елаудан алсуланып калган килен кеше – көндәше – каенанасына нидер
әйтте дә каядыр китте. Чыгышлый миңа бер генә җөмлә пышылдады: «Мин
сезне үзем табармын!»
Бу җөмлә монолог кына түгел, тулы бер сценарий, фильм-спектакльгә
бәрабәр яңгырады.
Кая килеп эләгүемне белергә тырышып, ишек төбендә чакыру көтәм.
Тыңлыйм. Күзәтәм.
– Керегез! – дигән чакыру сүзен ишетәм. Кереп, авыру хатын яткан
караватны эзлим – күренми.
– Әссәламегаләйкем... Хәерле көн! – дим.
– Сәлам, якташ, сәлам бездән сезгә мул итеп. Узыгыз, әнә шул кәнәфигә
утырыгыз да сорауларыгызны җиткерегез. Мин чаршау артыннан гына җавап
бирергә тырышырмын.
– Кешенең күзенә карамыйча сөйләшә алмыйм шул, ханым.
– Көндәшем әйтүе буенча, сезне 14 нче фатирда яшәүчеләрнең кызлары
Матильда кызыксындыра икән. Моның өчен минем күзләремә багуның ник
кирәге бар?
– Дөреслек күзләрдә чагыла.
...Ни булса – шул, дип чаршау артындагы ханымга Роммель-Зәкәрия
мирасына варислар эзләвемне, Матильда-Мәликәнең Гәрәй Рамилевичтан
ДНК анализы ясатуга нигәдер каршы булуын, таныклыгы буенча гына эш
йөртергә теләвен сөйләдем.
Әгәр дә Роммельнең токымын табып исбатлый алсам, алар өчен дә, үзем
өчен дә мөлкәт-хәзинә чыганагы ачылачагын, булдыра алганча үтемле телдә
тасвирлап (үземдәге документ күчермәләрен дә күрсәтеп), монда килүемнең
төп сәбәбен аңлатырга тырыштым. Сөйләвемнең тәэсирен күрә алмасам да,
«биш миллион доллар» дигән сүзләрдән соң максатыма ирешүемне «дөп» итеп
идәнгә ауган тавыштан чамаладым.
Ханым йөрәге ярылып үлгәндер, дип куркуымны язмасам да аңлыйсыздыр.
Һушым китеп, үзем егылудан ханымның: «Фу, шайтан», – дигән сүзе коткарды.
Ни булуын карарга чаршауны ачсам, каршымда көндәше-киленнән ким
булмаган сөйкемле ханым басып тора иде. Паралич дигәннең төсе дә, исе дә юк.
– Култык таягының идәнгә бәрелү тавышы куркыткандыр сезне. Үземнең
дә котым очты. Нервлар. Гафу итегез...
– Сүзем, озынга китеп, арытканмындыр дип курыктым.
– Арытмадыгыз, терелттегез. Хәер, мин авыру түгел бит. Авыруга
сабышуым ирем белән аны аздырган киленемә үч итүдән генә. Аларның мине
күтәреп бәдрәфкә йөртүеннән ләззәтләнәм.
– Ышана алмыйм. Сез андыйга охшамаган.
– Бар рәхәтем – мәрхүм улым фотосына карап, хыянәтчеләрне үз кубызыма
биетү.
– Кубызда шәп уйныйсызмы?
– Минзәлә педучилищесында укыганда, мандолинада уйнарга өйрәнгән
идем, хәзер инде дошманнарымның нервларында гына уйныйм. Көндәшем
әйтүенә караганда, сезгә Матильда-Мәликә турында чын дөреслек кирәк.
– Дөреслекнең дә ялганы буламыни?
– Бөтен дөнья ялган дөреслек белән тулган. Матильда да шуның бер буыны.
Сөйлимме?
2. «К. У.» №7
34
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
– Көтәм.
– Ишекне эчтән бикләү хәерле булыр
– Кунак – хуҗаның ишәге. Рәхим итегез.
– Хуҗаны буйсындырып яшәүдән тәм табучы кол мин.
– Сезгә буйсынган ир үзен бәхетле саныйдыр.
– Төчеләнмәгез. Миндә диабет. Татлыны яратмыйм. Ризыкта да, телдә дә.
– Гафу итегез...
– Без Әлфия белән институт торагында бергә яшәдек.
– Әлфия кем ул?
– Кемне эзләп килсәгез, шуның хәләле. Бу исемне аңа детдомда татарлар
кушкан. Чын исеме – Альба. Ак, якты, чиста дигәнне аңлата. Энгельс
шәһәрендә туган немка ул. Калинин указы белән иленнән күчерелгәндә,
авырып, әнисе поездда үлгәч, апасын бер яһүдә медичка үзенә ала, ә сабый
Альбаны Әгерҗе детдомына тапшыралар. Гәрәй абзый белән алар шул детдом
чорында танышалар. ...Паспорт биргәч, төрлесен төрле якка җибәрү сәбәпле,
алар тиз аерылышалар. ...Берчак безнең торакка курсант авиторлар ияләште.
Шунда алар кабат очраштылар.
– Шунда өйләнештеләрме?
– Диплом алгач, Әлфияне нимес теленнән укытырга Кәттә-Курган ягына
җибәрәләр. Гәрәй исә хәрби авиаполкта, адресы саннар белән генә языла. Мин,
укуымны дәвам итеп, Ташкентка киттем.
Шунда кияүгә чыгып, Сәмәрканд өлкәсе Ыштыханга кайттык. Ирем, мамык
совхозында баш агроном булып бер ай эшләүгә, авыл хуҗалыгы идарәсенә
күтәрделәр. Докладларын мин язып бирәм. Ул шуларны трибунадан укып,
дәрәҗәсен үстерә, бүләк ала. Ике ел дигәндә, мамык планын арттырып үтәгән
өчен, үзен Обкомга алдылар... Бер күтәргәнне бездә гел күтәрделәр бит, йә
ефәк корты үрчеткән өчен, йә мамык өчен дип, иремнең түшенә орден арты
орден тактылар. Түрәләрнең хатыннары да, ирләреннән калышмый, һаман
үргә үрмәләде. Мине дә мәгарифне җитәкләү түрәсе иттеләр. Көлке булса да
көлмәдем: түздем, эшләдем.
...Берчак хезмәтем буенча Кәттә-Курганга барсам, Әлфияне очраттым.
Мамык сазлыкларында бизгәк эләктереп, озак кына больницада яткан
икән. Торыр урыны – ишле үзбәк гаиләсенең чоланы, ди. Председательне
таптырып, торак мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдәсен алып, Әлфия белән елашып
аерылышабыз.
...Булдырды, эшләде рәис. Үзегез беләсез, бу заманда бер эш тә коры
рәхмәткә эшләнми...
...Туганнары юк, круглый ятимә, дусларыннан аерылган нимес кызы –
блондинка кая барсын, ни белән түләсен? Колхоз рәисе Корбанов аннан хак
сорамый, үзен сорый. Әлфия бирелергә мәҗбүр. Корбанов алдакчы булмаса
да, яшь хатын белән качып аерым яши алмый – коммунист, алты баласы бар...
...Гәрәй Рамилевич отпускасында Сәмәркандка курсташлар очрашуына
килгәч, Әлфиясе турында ишетеп, ялгышын төзәтергә, язмышын үзгәртергә
карар кыла. Ирем ул чак Обком кешесе, өлкәнең мамык басуларына самолёттан
агу сиптерү авиаотрядлары белән мәшгуль иде. Гәрәйне, штурман итеп,
вакытлыча эшкә урнаштыра.
Беренче очуда гына Әлфияне «качуга» күндерә алмыйлар, билгеле. Җан
кергән көмәнен югалтудан да, тугач аны ятим итүдән дә курка ул.
РОНО белән сөйләшеп, райздравны җигеп, баланы саклап калу сылтавы
35
ӘМАНӘТ
белән, Әлфияне райком машинасында алып килеп самолётка утырталар да
– озаталар. Гәрәй Рамилевич, эз югалтыр өчен, Әлфияне үзе хезмәт иткән
хәрби частька алып киткәч, кайда, ничек яшереп асрагандыр – бер мәл инде.
Үзбәкстанның астын өскә китергән Рәшидов процесслары башлана. Шул зил-
зиләдә ханның мөритләре дә, хурлык тамгасы сугылып, хөкемгә тартыла. Рәис
Корбановны да эләктерәләр. Әлфияне эзләүче дә, эзәрлекләүче дә булмый.
Вакыты җиткәч, нәкъ атасына – Корбановка охшаган кыз таба ул. Аңа Матильда
дип исем кушалар...
...Ирем ярдәмендә монда күченделәр, фатир алдылар. 14 нче фатир
аларныкы. ...Гәрәй Рамилевич, табигый, баланы үз кызы итеп яздыра. Уртак
уллары тугач та, кызга игътибар кимеми, артыграк та булмаса... Төрле
түгәрәкләргә йөртү димме, музыка, бию репетиторлары яллау дисеңме – күп
тырыштылар. Шул артык игътибар «бозмадымы» икән Матильданы: үзсүзле,
көйсез булып үсте ул. Ата-анасына каршы дәшә башлады, сәбәпсезгә энесеннән
көнләште. Әмма, ни хикмәттер, унынчыны медальгә тәмамлады. Мәскәүдә, ике
институтта укып, врач һәм юрист һөнәрләрен үзләштерде. Эшкә дә Мәскәүдә
урнашып, бергә үскән егетенә кияүгә чыкты... ...Фатир проблемасы тугач, акча
кирәкте. Энесе үлгәч, оныклары әти-әниләре өстендә. Аны да, укытып, кеше
итәргә, йорт-җирле итәргә кирәк. Моңа Матильданың «җене» чыга.
...Шул чордамы, соңракмы – Рәшидовчыларга караш-мөгамәлә йомшара
башлады. Матильда, кемнәндер ишетеп, Гәрәй Рамилевичның үз атасы
түгеллеген белә, алдагансыз, дип баш күтәрә.
Бермәл үзбәкләрдә бензин сибеп үз-үзләрен яндыру мордарлыгы таралды
бит. Ирләреннән җәбер күргән хатыннар шулай үч алалар, янәсе. ...Матильда
да ата-анасына: «Әгәр үз атамның кем булуын әйтмәсәгез, мине тере килеш
озатмассыз», – дигән ультиматум куя. Аңа дөресен әйтергә мәҗбүр булалар:
«Корбанов». Газеталарда миллионер Корбановның яшерелгән хәзинәләре
турында берсеннән икенчесе уздырып ялган үрчегән чор иде. Матильдага эш
арты эш чыга: ДНК анализлары ясатырга кирәк. Гәрәй абзыйдан ваз кичү,
үз атасын эзләү, исемен үзгәртү мәшәкатьләре. Тик мәсьәлә бик тиз арада
чишелә: Корбановның миллионер дигәне төрмәдә корбан булган: икенче бер
Корбанов, рәис булып эшләсә дә, байлыгы юк фамилиядәш кенә икән, өченче
Корбановның тугыз баласы өстенә, унынчыга тагы бер кызы табылу шатлык
булса да, Матильдага хәсрәт кенә китерә: бу Корбанов үпкә чире белән ярдәм
көтеп ята икән. Әлфияне белми, Кәттә-Курганда булганы да юк икән...
...Гәрәй абзый Казанга баруының берсендә үз ата-анасы турында дөреслекне
белеп, документ табып кайта. Көлсәң – көлерлек, еласаң – еларлык «сәхифә»
башлана: Матильда-Мәликәдән кабат Матильдага әверелә. Тик күңел бит
пыяладай: Гәрәй абзыйның кызына рәнҗеше тирән, гафу итми кызны.
– Һәр сугыш солых белән бетә, килешерләр әле.
– Сугышның яңасы башланмаса... Израильдә йөреп кайткач, нык үзгәрделәр.
Гәрәй абзый да, Әлфиясе дә нимесне мактыйлар. Ирем белән дә гел шул милләт
турында бәхәсләшәләр. Минеке: «Барыбыз да Алтын Урдага бурычлы», – дисә,
Гәрәй абзый: «Елизаветадан соңгы урыс патшаларының һәммәсендә нимес
каны», – ди. Шуннан бәхәс китә, үпкәләшү белән бетә.
– Икесе дә хаклы булса кирәк...
– Икесе дә бәхетсез: бердәнбер улларын югалткан бәхетсезләр. Безнең
улыбыз югалуга атасы үзен гаепли: мөмкинлеге була торып, Әфганнан алып
калмады. Үрнәк күрсәтә, янәсе. Обком, имеш!..
2.*
36
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
– Улыгыз кем иде?
– Математик, яшь белгеч. Сорамагыз, елап, кәефегезне бозармын. Чынлап
кызыксынсагыз, бүлмәсенә кереп әйберләрен карарсыз. Музей иттердек без
аны. Ташкенттан килеп бизәделәр. Узганыбыз шул бүлмәдә, каршы бүлмәдә
– иремнең бүгенгесе.
– Киләчәк башка бүлмәдәме?
– Киләчәгебез узганнарда гынадыр инде безнең... Карагыз, күрегез.
...Музей бүлмәсенә күчтек. Түрдә – уллары Вильдан почмагы. Тууы, ЗАГСта
язылышуы турында таныклыклар, грамоталар, фотосурәтләр, көндәлекләр...
Табут фотосына беркетелгән үлем хәбәре. Сабый чак киемнәре белән янәшә
эленгән өр-яңа кителе, «Мастер спорта» значогы.
– Нинди спорт белән мавыга иде?
– Боксны гына яратмады. «Мордобойство», дия иде. Иң яратканы – шахмат
уены.
– Грамоталары да күп күренә.
– Атасын отканда, аннан гафу үтенә иде. Шатланасы урында, атасы шуңа
хурлана иде. Әнә фотода улына грамота тапшыралар, атасы кире якка борылган.
...Музейның каршы яктагы экспонатларын карауга күчтек. Бүлмәнең бу
өлеше нәкъ Обком секретарьлары кабинетыдай җиһазланган: почмакта Кызыл
байрак, Ленин бюсты, Рәшидов сыны. Ни сорасаң, шуны «юк» дип утырган
«секретутка» гына юк.
Диварларда грамоталар белән аралаш фотолар эленгән. Күбесендә орден
кадау мизгелләре. Кайсы ни өчен бирелүен ачыкламакчы булып борылсам,
хуҗабикә гөлләргә бу сибү белән мәшгуль, үзе тавышсыз гына елый иде.
Соравымны «соңыннан»га калдырып, кием шкафына күз салмак булдым. Анда
эленгән пиджаклардагы орден-медальләр телсез калдырды. Ничәү булгандыр
– колодкасы гына бишәү иде бугай.
– Герой исемен алырга җитмеш кило мамыгы җитмәде; Нәмәнганныкына
биреп: «Чиратың киләсе елга!» – дигәннәр иде, киләсе ел килмәде.
«Килмәде» сүзен ишетүгә, ханымга таба борылсам, ул инде иренең
«бүгенгесенә» күчкән. Монда күчү белән күзгә ташланган нәрсә «Батулла
бүреге» булгандыр. Аны аерым элгечкә элгәннәр. Шикләнәсе юк: мин
Мәккә-Мәдинәдә очраткан хаҗи-хаҗияләр «хозурына» килеп эләккәнмен.
Ышаныргамы моңа? Очраклылыкның мондый ук «оятсызы» очрау очраклары
буламы? Әгәр башка берәр автор язмасындагы персонажлар шундый хәлгә
юлыкса, бу мине ышандырмас, уйлап чыгарылган ясалма күренеш булып
тоелыр иде. Инде менә үземә шундый сәер, көтелмәгән очрашу турында
язарга кирәк. Ярый, язуын да язармын. Тик үзең ышанмаганга ничек укучыны
ышандырырга?! Бер генә юл кала: укучыдан ышанычны әҗәткә алып, эшемне
дәвам итәргә.
...Бу карарым чибәр ханымның, ягъни көндәш-киленнең «җан тартмаса –
кан тартыр, кан тартмаса – җан тартыр», кебек кинаяле сүзләрен хәтерләп,
үземне-үзем юатсам да, шикләнүләрем бар иде.
Бүреккә таянып кына фикер йөртү дөрес булырмы? Кая мин күргән, камыт
бөяте кебек чыраен каплаган сакал-мыеклы мөселман фанатигының һич югы
бер фотосы? Диварларда гел орденлы коммунист абзый сурәтләре генә.
...Бүлмәне тутырган комган, келәм, паласлар йорт хуҗасының
диндарлыгымы? Әллә яңа төр «театр»ның реквизитлар цехымы бу?
Пыяла шкафның аерым бер шүрлегендә җиде китап ята. Берсеннән икенчесе
37
ӘМАНӘТ
матуррак бизәлгән тышлыклы Коръән нөхсәләре икән. Кайсы – ерак Мисырдан,
кайсы – Әнкара бүләге! Ә берсе, әйе – анысы үземдә дә бар... Сораулар бирергә
җай чыгып:
– Ирегез Хаҗда булган икән, – дигән идем, ханымның «тел тегермәне
туктамый тарта» башлады:
– Ике ел рәттән үз ишләре төркемен хатыннары белән алып барды. Минем
көндәшкә Хаҗ кылу кирәкмени? Бүләк кирәк аңа! Ике баруында алдырган
бүләкләрен саный китсәң, мәктәп тотарлык чыгым. «Ияртмә!» диеп күпме
ялварсам да, тыңламады карт алаша», – дип, тамагы карлыкканчы сүкте картын
мәгариф ветераны.
...Бер тукталышында барасы җирләрем, күрәсе урыннарым күплекне сылтау
итеп, китәргә кирәк, дигәч: «Ничек инде, килмәс борын китү ди ул? Шулкадәр
юл узып, расходланып кил дә – кит, имеш! Мин бит әле сез көткән хәбәрне
әйтмәдем. Нәкъ менә шул хәбәр сезгә реаль ярдәм булачак. Юк, юк – китмисез!
Җибәрмим! Чәй эчә-эчә сүзне шунда дәвам итәрбез». Шуннан соң электр
чәйнүгендә чәй кайнатылды, тәм-томнар чыгарылды, күлмәк алышынды, яңа
монолог башланды...
...Агыйдел буе кызы икән, әти-әниләре белән бәхилләшергә кайта алмавына
иренә рәнҗүен әйтүгә, кинәт, кулымны тотып: «Коткарыгыз мине бу тәмугтан!
– диде дә ул, кулындагы кыйммәтле беләзеген, никах балдагын салып, алдыма
куйды. – Болар сезгә, сүзләремнең чынлыгына дәлил дә, гарантия дә. Акчам
да бар. Зинһар, җаен табып, ияртеп, илгә алып кайтыгыз!»
– Минем өчен иң кирәкле хәбәрегез шушымыни?
– Башка җай чыгуына ышаныч юк. Илемә бик тә кайтасым килә.
– Гәрәй абзыйның атасыннан калган балдак булса, табышыма гарантия дияр
идем, ә болар сезнең шантаж элементлары! Алыгыз, ханым, киегез үзегез!
Ирегез алып кайтсын! Адресым бирәм. Каршылармын!
...Ханым тырышлык белән генә тамызуга ирешкән күз яшьләрен сөртеп,
тынычланган кыяфәт алды. Чәй йотып куйды. Аннары, партком карарын
укыганда күнеккән рәсми интонациядә:
– Бүдәнә базарында «Һөд-һөд» дигән ломбард бар. Хуҗасының исеме
Шпигельме, әллә Штигельме – «Шәкә» дип йөртәләр. Ул да теге чакта
Казакъстанга куылган нимес токымыннан. Ятим калгач, уйгыр гаиләсендә
үскән, татар кызына өйләнгән. Телен белмәсә дә, үзен «нимес», ди. Гәрәй
Рамилевичнең дусты... Матильдалары белән мөнәсәбәтләре какшагач, ул-бу
була калса, оныгына тапшырырга балдак белән таныклыкны «Һөд-һөд»тә
саклыйлар.
– Оныгына ышанычы юклык түгелме бу?
– Курсант бит әле, югалтуы да ихтимал... Аннары: курсант өчен нәрсә соң
ул балдак? ...Тел ачкычы тапсаң, Шәкә сөйләр.
– Йөзек белән таныклык турында сез каян беләсез?
– Әлфиядән! Ахирәтләр ич без.
– Бүлмәгез саен утта янмас, суда батмас сейфыгыз бар. Нигә сездә генә
калдырмадылар икән?
– Аларның берсендә – депутат мандаты белән партбилет. Икенчесендә –
орден-медаль документлары.
– Кайсыгыз депутат!
– Теге чакныкы. Дөньялар үзгәрсә, кирәге чыгар дип саклый.
– Үзгәрдек бит инде! Дөньясы да, үзебез дә башка.
38
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
– Эшегез барып чыкса да, чыкмаса да, хәбәрләрем хакына сез миңа бурычлы.
– Балдак тарихын ирегез беләме?
– Минем ирем һаман «көтү баш» булырга омтылучы. Башында балдак
түгел, ә мин. Көтүдән качарга телим, сер саклый белмим: хыялым – ялгызлык.
– Елгалар гел кушылырга омтыла... Кешеләр гомер ахырында аерылырга...
качаргамы?
– Сез мине аңларга теләмисез.
– Аңласам да, яклый алмыйм, ханым. ...Гәрчә, минем өчен яңалык
әйтмәсәгез дә, хәбәрегез өчен рәхмәт.
– Рәхмәтегезгә рәхмәт белән, исемем – Зөлхиҗә.
– Илгә кайтырга, дисез... Күчереп утырткан чәчәк корый бит,
ялгышмыйсызмы?
– Минем бөтен гомерем ялгышлар төзәтү белән узды. Күнеккән дә,
чыныккан да.
– Анда да, мондагы кебек: көтүләр элекке «көтүбашлар» куеп калдырган
көтүчеләр кулында. Иярмим дисәгез дә, бер көтүгә иярми яши алмаячаксыз.
– Сезгә иярермен.
– Үз язмышына һәркем үзе җаваплы. Ләкин без алдануыбызда кемнедер
гаепләргә яратабыз.
– Алданабыз шул. Мин дә, сезгә күңелемне ачмакчы булып, алдана яздым.
Бүдәнә базары ахшамнан ясигъ намазына чаклы гына эшли. Әтәч-бүдәнә
сугышларыннан башланып, эт сугыштыру белән тәмамлана.
– Миңа ул сугышларның кирәге юк.
– Ломбард шул вакыт эчендә генә ачыла. Үзбәкне ничек, кайчан алдарга
белә нимес.
– Анда үзбәкләр генә җыеламы?
– Калинин указы белән куылган һәр милләтнең вәкилен очратырга мөмкин,
имеш, диләр.
– Бәйнәлмиләл икән.
– Үзем барып күрмәгән. Гәрәй абзый сүзе. Греклар да, абиссиниялеләр дә
очрый дип... Менә, бу сезгә иремнең теге чактагы визиткасы. Бәйләнә-нитә
калсалар, күрсәтерсез. Чебен дә кундырмаслар. Абруй билеты.
...Күңелгә шом салынса да, киттем «Һөд-һөд»кә таба... Ахшамга иртәрәк.
Борынгы кала Сәмәркандның тарихи истәлекләре – Регистанны, Биби-ханым
мәчетен, Гүр-Әмир, Ишрәт-хан, Шаһи-Зинда мавзолей ансамбльләрен
театрыбызның Үзбәкстанга 1963 елгы гастрольләре вакытында күргәнлектән,
бу юлы мәшһүр каберстаннарын карарга ниятләдем.
...Экскурсиям тәэсирле булса да, ахырдан чыгу юлын табалмый адашып
йөрүем шомландырып кына калмады, үземне-үзем белешмичә, кинәт:
«Коткарыгыз, чыгарга ярдәм итегез!» – дип кычкырырга да мәҗбүр итте.
Шуны гына көткәндәй, артымда кисәтү яңгырады: «Зиратта кычкырып
сөйләшергә дә ярамый. Әрвахлар рәнҗи».
– Трамвайга чыгу юлын югалттым.
– Юл табылыр, иман югалмасын.
– Күрсәтмәссезме?
– Син инде чыккан, трамваең гына күренми... Бүдәнә базарына барасыңдыр
бит? – диде өстенә ак җилән, ак түбәтәй кигән ак сакаллы абзый, мине куып
җитеп. – Читтән килгән татар шунда бара, мәзәк эзләп...
– Миңа «Һөд-һөд» кирәк иде. Ломбард...
39
ӘМАНӘТ
– Зират кылгач, әүвәл мәчеткә бару тиеш, син адашкансың, бәндә.
– Адаштым шул.
– Адашуыңны тану – дөрес юлга басу.
– Гөнаһым шул гына булса.
– Дөнья – адашу урыны. Ахирәттә генә тыныч, – диде дә сул кулы белән
уң кулымны тотты бу, – әйдә!
...Мәет кулы тотканым булмаса да, бу сәер кешенең кулы үлгән кеше
кулыдай тоелды миңа: үзе суык, үзе юеш.
– Рәхмәт сезгә. Кая килеп чыкканымны аңладым шикелле, – дидем дә
кулымны ычкындыруга ирештем. – Мин бит сезне күптән түгел генә күрдем
шикелле.
– Кешеләр кыямәт көнендә очрашу өчен дөньялыкта аерылышалар. Бер-
беребезгә догада булыйк.
– Аны кемнеңдер көткәнлеге сизелә иде.
– Бераз гына көтсәгез, мәрхүмнәр рухына дога кылырга сәдака бирер идем,
вагым юк, йөз сумны алыгыз, зинһар.
Шулай да, сәдакамны алды бу. Әмма, сул кулы белән алды. Җиң эченә
яшерелгән уң кулының бармаклары юклыгын шәйләдем.
Ай күрде, кояш алды, дигәндәге кебек, әллә берәр төрбә эченә керде, әллә
инде җиргә сеңде... Юк! Югалды кеше.
Үзем мистикага ышана башласам да, укучымны да шуңа ышандырырга
тырышу – «колак ясау» булыр иде. Бүдәнә базарына ашыктым.
...Мин ашыга дип, трамвай ашыкмаса да, әтәч сугышына өлгердем...
...Базар дигәннәре метр ярым киңлектәге арыкның ике як ярындагы ярты
гектар чамасы мәйданда икән. Уртада ашханә корылмасы, казан аскан урдалар;
киез палас япкан сәкеләрдә төрле самавырлар кайный; дивар чөйләренә
эленгән тимерчыбык читлекләрдә сатлык бүдәнә, әтәчләр сүгенә. Яр буендагы
алыча агачларына дөя-ишәкләрне ялган бау белән генә бәйләп, алларына
кукуруз сабаклары ташлаганнар, хуҗалары сәкеләрдә «чәйләп» утыра. Яңа
килүчеләр исә арыкка иелеп, болганчык суда кул чылатып, «гөсел коенгач»,
чапан итәкләренә сөртенәләр дә, танышлары белән күрешеп, сәлам алмашалар.
Шуннан соң кәвешләр салынып, кая утырырга, кем сәкесе отышлы булуны
юрау, сайлау башлана.
Сәкедәгеләр авызларындагы яшел боламыкны, утырган киез паласларын
күтәреп, төкерәләр дә, шул ук киез белән аны каплагач, яңа килүчегә,
кыйммәтле бүләк биргәндәй, урын тәкъдим итәләр. Тамашаның «хуш
килдегез, көтәбез, мәрхабә!» өлеше икән бу. (Монысын соңыннан сорашып
белдем.)
...Мең мәртәбә ишетелгән бер үк төрле сорауларга бер үк төрле җаваплардан
соң, сәкедәге чынаякларның ниндие, кемнеке булуын тикшереп тә тормыйча,
яшел чәй эчү тантанасы башлана. Бусы үзенә бер аерым «спектакль». Гадәттә,
яңа килүченең янчыгы буш түгеллектән, чәйдән соң, кальян белән сыйлашу
«уены»на (кысташу) чират җитә.
...Төрепкәнең кем авызларында булып чыкканын тикшереп тормый, аз-
маз «төтәсләнгәч», диварга эленгән читлекләрдәге «гладиатор»ларны сайлау
иң җаваплы эш. Сайлауның нәтиҗәсе сатучының сата белү осталыгы белән
алучының «гладиатор» кошлардан гаеп таба белүеннән чыгып билгеләнә.
Ниһаять, сугышчы мәхлуклар сайлана, «аренага» күчәргә вакыт җитә.
Боларын мин ишетеп түгел, үз күзләрем белән күрдем.
40
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
...Җәтмә белән капланган читлектә сугышып канга баткан ике бүдәнә
ята. Икесенең дә хәле беткән. Тамашачылар аларны җанландырырга теләп
кычкыралар, аты-юлы белән сүгенәләр, икмәк-нан ыргыталар.
«Гладиаторлар»ның хәлләре нан калҗаларыннан гына терелерлек булмый шул...
...Мин икесенең берсе үләчәк бу мескен кошларны калдырып, каршы як яр
буйлап тезелгән насвай тәмәкесе сатучылар хозурына күчтем.
Алучыларыннан сатучылары күп бу базарның кәсепчеләре ят кеше
булуымны күреп, насвайларын чама югалтып мактауларын фотога төшермәкче
булган идем, өлгермәдем, кокардалы сакалбай: «Ярамый!» – диде дә
фотоаппаратыма кулын сузды.
Инстинктив рәвештә чигенеп, тиз генә, Зөлхиҗә ханым биргән визитканы
күрсәттем. Мин кунак, дип тә өстәдем.
Кокардалы карашын бер визиткага, бер фотоаппаратка юнәлтә. Нинди
карарга килгәндер:
– Боларны сурәткә төшерү сезгә нигә кирәк булды? – диде ул, һәр сатучы
каршында өелеп торган каз тизәге өеменә күрсәтеп.
– Миңа ул өемнәр түгел, телләре телгә йокмаган сатучыларның йөзләре
кирәк иде. Типажлар бит.
– Антисанитария типажлары! Убрать!
...Шул сүз чыгуга, насвай сатучылар, кунаклаган каз «ояларыннан» калган
яшел өемнәрне, җирдән алып, арыкка аттылар да, шунда ук, кулларын чайкап,
кокардалыга бактылар.
– Дәвам итегез! – диде тәртип сакчысы. Миңа әйттеме, насвай сатучыларгамы
– сорамый гына күрсәткән визиткамны алырга кулым суздым.
– Бу визитка сезгә каян килеп эләккәндер – тикшереп тормыйм. Тәмирлан
әкә әле тиз генә кайтмас, йомышыгызны Шәкәгә әйтеп калдырыгыз. Ул
мондагы иң ышанычлы связной... Кем булуыгызны да, каян һәм нигә
килүегезне дә сорап тормыйм, чөнки оперативкада әйттеләр, кунакханәдә, 4
нче бүлмәгә урнашуыгызны да беләбез. Мәгез, бу катыргы кисәген, алыгыз!
...Базар шау-шуыннан, саз исеннән, чебен болытыннан котылырмын дип,
күперчектән чыгып, ломбардка керим дисәм, чүкеч тоткан берәү:
– Күпер ябык, монда хәзер эт сугышы башлана, – дип, чинаган этләр ябулы
ике тимер читлеккә күрсәтте.
Нәкъ шул мизгелдә, дөнья бетүгә хәбәр салгандай, дөя үкерде, сәкедә
утырган голәмәнең үтә дә канәгатьләнү хисе белән көлү тавышы яңгырады.
Баксаң-күрсәң, борынына җикән сабагы тыгып кытыклауга хурланып, дөя
«бичәсе» көнозын чәйнәгән чүбеген сәрхуш хуҗасының йөзенә чәпәгән икән...
Голәмә «ха-ха-ха»сына сәбәп шул иде.
...Бу мәрәкә базар халкына, зур вакыйга итеп сөйләр өчен, айдан төшкән
кешене күрүгә бәрабәр иде.
Әйдә, алар көлә торсыннар. Без, «колак» ясауны калдырып, «Һөд-һөд»кә керик.
– Әссәламегаләйкем!
...Җавап ишетелмәде, электр лампасы кабынды. «Ломбард» дигәннәре
вокзалдагы саклау камераларын, авыл кибетләрен, хуҗалык әсбапларын төзәтү
остаханәсен хәтерләткән тимер рәшәткә тәрәзәле таш келәт иде.
Сәламемә җавап булмагач, аны кычкырыбрак кабатладым. Бу юлы җавап
көттермәде:
– Ут кабызу сәлам алынуны күрсәтәдер, кардәш. Ни китердек? Бездә
пашпорт белән әйберне күрсәтеп сөйләшү төп шарттыр...
41
ӘМАНӘТ
Мәгарә хуҗасы, шушы сүзләрне әйтә-әйтә, шкафлар артыннан чыгып,
өстәле янына килде, бер күзлеген салып, икенчесен киде, журналын ачты,
каләмен тотты. Мин исә, сүз ялгансын өчен, үземчә, бик саллы сорау бирдем:
– Биредә Генрих Роммель атлы нимес карты нард уйнарга йөри дигәннәр
иде. Бүген ул юкмыни?
– Ә кем соң ул?
– Гитлер фельдмаршалы Роммельнең туганы түгелме икән – шуны
белешмәкче идем.
Җавабым үземә эффектлы тоелса да, ломбардчыга ошамады. Ул сүзне дәвам
итәргәме-юкмы дигәндәй, урынында таптанды да, күземә карап:
– Төп һөнәрем химик-технолог минем. Хәтерем ялгышмаса, Менделеев
таблицасының өченче төркемендә Бериллий дигән элемент күрсәтелгән. Исеме
бар, чынбарлыкта күргән кеше юк. Алтыннан да кыйммәтлерәк металл булса
да, аны табигатьтә саф килеш очрату мөмкин түгел. Шуның шикелле монда
чын нимес эзләү – мамык басуында Бериллий эзләү кебек. Бизгәк эләктерүең
ихтимал... Бусы – мәсьәләнең бер ягы. Икенчедән, нигә кирәк сиңа нимес
карты? Әллә Идел буе нимесләре автономиясен тергезергә йөрүчеме син?
– Булса, ни?
– «Аве Мария» дигән җырны җырлау автономиясенә генә ирешәчәксең.
Анысы да лагерь үзешчәннәре хорында.
– Ә нигә лагерьда? Сездә җырлар идек. «Аве, Мария»ны гына түгел,
нимес композиторларының операларыннан арияләрне, романсларны. Музыка
коралларыгыз бар күренә. Әйтик, Бетховен әсәрләрен, – дигән булдым, каяндыр
бөек композиторның фамилиясен хәтерләп.
– Сәйдәшнең «Хуш, авылым»ы белән Мозаффаровның «Син кайтмадың»ын
яңгыраткалыйбыз.
...Әйткәннәрен расларга теләгәндәй, ломбард хуҗасы киштәсеннән курайга
охшаш бер нәрсә алды, авызга каба торган мөштеген кулъяулыгы белән
сөрткәләп, тын өрүе булды, шуннан чыккан моңлы көйне генә көткәндәй,
базарда котырып этләр өрә башлады. Шәкә каушады. Каударланып, уен
коралын шүрлегенә куйды да кулына бохар түбәтәе белән намазлык алды.
– Шушы кәләпүшне ки дә, намазга утырыгыз. Монда хәзер эт сугышы
фанатлары керер, – диде, «син»гә күчеп. ...Мин намазлык җәеп утырырга
өлгермәдем – өстендәге һәр киеменең сәдәфләре ычкындырылган (әллә
өзелгәнме?), авыз-борыны корымланып, суга чумып чыккандай тирләгән
«берәү» керде дә, сәлам дә бирмичә, Шәкәнең өстәленә, «шап» итеп, «Хезмәт
Кызыл байрагы» орденын салды.
– Үтермә! Тиз генә тиешле хакын бир дә, сугып егыйм тегеләрне. Отыштан
соң икеләтә түләп алырмын.
– Дүкәмитләрең күрсәт, Хәйдәрхан.
– Кереп алам дим ич.
– Кайчан?
– Откач!
– Син «мая» салган эт җиңмәсә?
– Ышанмасам, салмас идем.
– Теге юлы да «отам» дип оттырдың. Әнә ята медалең. Сораучы да юк, үзең
дә кирегә алмыйсың.
– Ул чакта судья сатлык булды. Бүген үзебезнеке.
– Мондый нәрсәләрне дүкәмитсез алу ярамый, Хәйдәрхан. Тарих өзелә.
42
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
– Әткәй мәрхүмнеке икәнен беләсең ич инде.
– Законы юк.
– Алайса, мә ал. Институт значогын корбан итәм. Үземнеке.
– Дипломыңны күрсәт: нумеры туры киләме.
– Хәйруштән диплом сорамагансың бит, алгансың...
– Дипломсыз значокның хакы яртылаш кына була.
– Бир миңа да яртылык!
Шул сүзне ишетүгә, Шәкә миңа карап алды, аннары ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Ярый, сиңа бөтенлек бирәм. Әмма кире алганда икеләтеп кайтарырсың.
Алмасаң – утыз көннән сатуга куела, – диде.
– Бүген үк сатсаң да бәхил!
...Китте дәрте кабынган фанат (эт сугышына!) бер яртыга ромбасын да,
атасыннан калган истәлек орденын да сатып. «Орденыңны онытасың!» – дип
кычкыруын көтсәм дә, дәшмәде Шәкә, сейфына бикләде. Ә ромбаны исә өстәл
тартмасына гына салды. Карамыйм дисәм дә, күзем төште: тартмада төрле
ромбалар ята иде.
– Сораучысы бармы шуларны?
– Һәр товарның үз алучысы, үз вакыты.
– Кыйммәт йөриме?
...Бу сорауның кинәт булуы шикләндердеме – Шәкә сагаеп калды:
– Сиңа да кирәкмени?
– Зыян итмәс иде...
– Дипломы белән булганда, кайсы ВУЗ, нинди һөнәр сайлавыңа карап хакы.
– Диплом да эшлиләрме?
– Чыннан ялганны аерып булмас бу бозык заманда ни генә эшләмиләр!
Доллар ясап саталар!
– Туу турында таныклык ясыйлармы?
– Машина хакы бирсәң, патша заманы мөһерен басып бирәләр.
– Чәч машинасымы, тегүнекеме?
– Син нәрсә миннән көлеп утырасың? Дөресен әйт: каян син? Кем син?
Миннән ни кирәк сиңа?
– Миңа Гәрәй Рамилевичнең алтын балдагы белән, бала тугач бирелә торган
белешмә язуы кирәк иде, ягъни вәсикасы.
«Һөд-һөд» хуҗасы миңа ни кирәген ишетүгә, башта «ха!» диде; аннары,
аптечкасыннан дару алып, аны су белән эчеп куйды. Нидер эзли башлады.
Нәрсәләрдер тапты. «Ревизия» дип язылган катыргыны чыгарып элгәч, ишеген
эчтән ике йозакка бикләп, кулына газ баллоны алды. Мин инде «каравыл»
кычкыру хәлендә идем.
– Нигә сорауларның баштагы икесеннән качып, өченчесенә генә җавап
бирдең?
– Баштагы икесенә – мәгез, паспортыма карагыз...
– Кем җибәрде сине монда? Мәскәүләрме?
– Австралия капиталисты! Миллиардер!
Бу җавабымны ишеткәндә, «Һөд-һөд» хуҗасының күзләре алышынды,
йөзеннән кан, җаныннан миһербан качты, сулышы сизелми башлады. Үлә
дип торам. Чын курку белән куркып калдым. Чыгып китү җае да, сүз үзгәртү
мөмкинлегем дә юк. Ирексездән, Роммель-Зәкәрия кыйссасын сөйләргә
керештем. Каушадым, буталдым, әмма финалга җиттем:
– Әгәр Гәрәй Рамилевич Искәндәровның Ян Роммель улы булуы расланса,
43
ӘМАНӘТ
аңа күчереләчәк мирасның документлары әзер, Зәкәрия-Самуэль Австралиядә
миннән хәбәр генә көтә.
Ышанырсызмы-юкмы – ломбардчының йөзенә кан йөгерде, күзләре минем
күзләр белән очрашты, тирән итеп сулыш алды, әмма сөйләшүе юк. ...Утыра
да утыра. Мин, тын алырга да кыймыйча, аннан хөкем карары көтәм. Бик озак
булып тоелган ун секундтан ул күз карашын минем күздән күчерде. Мин дә
урындыкка утырырга кушуы дип аңладым. «Үл» дисә, үләрлек хәлдә һаман
хөкемен көтеп утырам. Ни әйтер?! Әйтмәсә, нишләргә? Чү! Башын калкытты.
Ниһаять, кабат күзләр очрашкач, авызын ачып, «эн...» диде дә... тотлыкты бу.
Мин, хөкемдарга ярарга тырышып, «эн»га башланган сүзләрне тезәм, ягъни
суфлёр булдым:
– Эндокринология? Энциклопедия? «Эндшпиль?»
– Энтропия! – диде ул, Менделеев таблицасына өстәргә яңа элемент
тапкандай. – Мөмкин булган эшне башкару ихтималы юк, дигәнне аңлаткан
очрак бу. Энтропия!
– Миңа ышанмыйсыз, димәк?
– Сөйләгәннәреңә ышанам, башкарып чыгуыңа ышанмыйм. Чөнки син
ялгыш юлда.
– Тәүбә...
– Күрдең: миңа орден-медальләр китерәләр. Ата-бабаларыныкын яисә
туганнарыныкын. Алам. Очраклы табылдыклар да килгәли... Төрлесе бар.
Алам. Югалмасын өчен алам.
...Шулай диде дә сейфыннан йолдыз тотып килде.
– Менә бу Алтын йолдыз Әмирханов Хәтемҗанга бирелгән булган. Аны
миңа теш кою остасы сатты. Ә ул үзенә кем сатуын, кем китереп тапшыруын
хәтерләми, сораган хакын биргән дә алып калган. Ә мин, тикшертә торгач,
эзенә төштем: «Хәтемҗан» дигән батырҗан бер ялгызы егерме сигез фашист
офицерын әсир иткән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган уйгур
егете икән! Отпускамда Казакъстанга кайтып, уйгур авылыннан аның үзен
эзләп барсам, «Әмирханов Хәтемҗан»ның сугышка китәр өчен чит кеше
исемен алган нимес булуын белдем. Сугыштан соң, чын исемен әйтеп, Жуковка
хат та язып караган, тик җавабы килгәнче, мәрхүм булган. Ялгызлыкта,
ярлылыкта үлгән батырҗан.
– Нигә үз исемен яшергән ул?
– Нимесләрне сугышка алмаганнар бит, трудармиядә генә җиккәннәр.
– Сугышта булган нимесләр дә күп ич...
– Күп булмаса да бар. Кагыйдәдән качып, алдап-җайлап киткәннәр,
ватан өчен батырларча һәлак булганнар. Мин сиңа исключительный
очракларның берсенә бер мисал күрсәттем. Инде Роммельнең балдагына
килгәндә... Әйе, сиңа Зөлхиҗә ханым дөрес әйткән – балдак та, бала тугач
бирелгән белешмә вәсика язуы да миндә саклана. Ләкин аларның кемнеке
булуын исбатлау ихтималы юк. Ә менә бу Алтын йолдызның чын хуҗасы
кем булуын номеры буенча юллатып белдек. Номер – күп сорауларга
җавап чыганагы ул.
Балдактагы вензельдән без аның Роммель атлы кешенеке икәнен белсәк тә,
Роммельнең кем булуын белә алмыйбыз. Номеры юк!
Гәрәй абзый Израильгә баргач, вензельләр каталогы табып, махсус
белгечләрдән тикшертеп, бу вензельдә нинди фамилия күрсәтелүен ачыклаган.
Әмма шуннан уза алмаган. Чөнки узу мөмкин түгел. Хәзер инде безнең
44
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
бурыч – Роммельләр шәҗәрәсенең чишмә башын табу. Кемнәр алар? Ни белән
шөгыльләнгәннәр?
– Анысы да энтропия түгелме?
– Түгел! Тыңлатмакчы булып флейта күрсәттемме?
– Флейта идемени ул?
– Роммель дигән оста тарафыннан 1760 елда эшләнгән флейта ул. Нимесләр
Рәсәйгә мылтык тотып түгел, флейта тотып килгәннәр. Вензель шул ук:
Роммельнеке.
– Иң мөһим сер чишелә түгелме соң? Мәсьәлә ачык!
– Адаштыра торган гына ачыклык ул.
Ломбард хуҗасы кыза барып, арттагы бер шкафыннан һава өрдергеч тире
күрекле корал тотып килде дә, бик кыйммәтле табышын күрсәткәндәй:
– Менә моны нидер дип беләсең? – диде.
– Балдак-беләзекләр ясаганда күмергә өрдереп, металл эреткеч җайланма
түгелме?
– Портатив орган бу! «1784 ел» дигән, шул ук әби патша чоры! Лейпциг
дигән нимес шәһәреннән Идел буена алып киленгән, 1941 елдан Казакъстан
даласына сөрелгән, хуҗалары үтерелгәч, чүплеккә чыгарып ташланган
могҗиза бу. ...Киң диапазонлы, кул мануалы белән уйналучы флейталар
ансамбле – орган! Виктор Гюго яза: «Орган концертында яңгыраган тылсымлы
ыңгырашу авазыннан изрәп, күктәге йолдызлар еларга җиргә төшәрләр», – ди.
Безнең өчен аның кыйммәте органның музыкаль мөмкинлекләрендә түгел
– ясаган остасында. Кара: «Alt goidschmied Meister» – «Золотых дел мастер
Роммель» дигән. Менә кем нәселеннән килә Гәрәй Рамилевич Искәндәров –
яки оксидлашкан Генрих Янович Роммель! Инде Гәрәйдә нимес каны акканны
исбатлыйсы гына кала.
– Мөмкинме бу?
– Аның өчен һәр ике якның ДНК анализы булу кирәк. Балдак та, музыка
кораллары да, каннар туры килүе ачыклангач, уйнар өчен генә ярый!..
– Миндә Ян Роммельнең анализ күчермәләре бар. Зәкәрия абзый биргән иде.
– Ә миндә Гәрәй абзыйныкы саклана. Ләкин мин аны сиңа күрсәтә дә, бирә
дә алмыйм. Саклауның төп шарты шулай. Вәгъдә – иман.
– Миңа нишләргә боерасыз?
– Һәрнәрсәгә әзер булып, сабыр итәргә, көтәргә! ...Әгәр рөхсәт итсә, мин
аларны сиңа күрсәтергә дә, бирергә дә риза. Урыс әйткәндәй, «овчинка выделки
стоит».
– Аның кайтканын көтеп ятаргамы?
– Мин аңа телеграмма сугам, адресы белән телефонга чакырып та заказ
бирәм. Иртәгә җавап булыр дип өметләник тә көтик.
Киртәдән чыкмый гына хакимнәрне сүгеп, «тегеләрне» мактый-мактый,
кипкән инжир кабып чәй эчәргә утырдык. Никадәр генә шакысалар да, ишекне
ачмадык; Гәрәйдән уңай хәбәр килсә, «ничек-ничек нитәргә, ничек дөнья
көтәргә» мәсьәләләрен бергәләп чишәргә килештек.
– Уңай хәбәр килмәү ихтималына сәбәп бармыни? – дидем мин, өченче
чәшке чәемне ясатканда.
Шәкә әфәнде җавап бирергә ашыкмады. Җавапсыз калуы да аның холкында
түгел, ахры. Шулай да, җавабына бик урау юлдан килде ул.
– Эшләр сез сөйләгәнчә, без теләгәнчә барса, Гәрәй Рамилевич Искәндәровка
«Генрих Янович Роммель» исеменә паспортын алыштырырга кирәк булачак.
45
ӘМАНӘТ
Мирасны монда торып кына кабул итеп булмаячак, Австралиягә барырга
кирәк булачактыр бит?
– Әлбәттә.
– Шунысы куркыныч шул.
– Әгәр паспортны монда эшләмәсәләр, Россиядә эшләтер. Роддом справкасы
белән, ДНК анализлары булгач, шикләнәсе юк.
– Гәрәй абзыйның үзеннән шикләнәм мин: исемен алыштыруга бармаса
ни булыр?
– Принципиальномы?
– Анысы да, монысы да мөһим аның өчен. Кирелеге дә бар, чыгымы да...
– «Монысы» дигәнең нәрсә?
– Бу яшькә җиткәндә, нимескә әверелү өчен госпошлина түләү генә
җитмәячәк бит аңа.
– Эш акчага гына терәлеп калса, миндә рутил кулон бар... Менә ул... муенга
аскан.
– Күреп торам...
– Шуны синең ломбардка салып – аңа!..
– Кулон хакы гына торса икән... пашпорт...
– Алтын чылбыры белән! Мин аны кирәге чыкса дип кенә алган идем,
биркасы бар, «Зәкәрия» фирмасыныкы, ягъни затлы нәрсә, кыйммәтле җиһаз.
– Миндә нәкъ шундый уенчык берәү ята. Шул ук «Зәкәрия» фирмасыныкы.
Чит илләргә чыгу пашпорты алу өчен, Роммельгә мондый кулон ничәү кирәк
булыр икән?
– Яхшылап кара: чын рутил бу, ясалма түгел. «Башлаган эш – беткән эш»,
дисәләр дә – гомер чикле. Ашыгырга кирәк, Шәкә әфәнде. Сүз түгел, гамәл
кирәк.
– Минем чын исемем Шпейдель. Гитлерга каршы фетнәчеләрнең берсе шул
фамилиядә булган, имеш. «Шәкә» монда кушылган кушамат кына. Тулысы
– Шакирҗан. Мин аңа күнеккән, хурланмыйм да, кимсенмим дә. ...Минем
бабамнар Идел буена күчеп килгәч, иң беренче булып су тегермәннәре
төзегәннәр, сугару системасы керткәннәр. Хәзер ул урыннарда тегермәне
түгел, елгалары да юк. Булдырабыз дип бетерделәр.
– Аңлашыла торган метамарфоза.
– Ә без Гәрәй абзый белән мылтык тотып түгел – музыка кораллары алып
килеп, урыска мәдәният тараткан милләтнең йотылуын аңлый да, кичерә дә
алмыйбыз. Шул берләштерә безне.
– Аңламау берләштерми, аңлау кушылдыра, Шпейдель әфәнде...
«...Шпейдель әфәнде» дигәнемне ишеткәч, Шәкә «ялт» итеп миңа карады
да, елмаеп:
– Дөрес әйтәсең – «Шпейдель»; юкса, «Шпигель» дип бутыйлар, – диде.
Аннары гаиләсе тарихын, бай тормыш юлын, ирешкәннәрен, югалту-
табышларын – барысын-барысын бер тын алуда сөйләп бушангач, кинәт
тынып калды.
Гомере буе саклаган серен беренче тапкыр очраткан чит кешегә сөйләвенә
үкенә иде булса кирәк. Әйе, ул сөйләде, мин бүлдермәдем. Тыңлавым –
арабызда дуслык җепләре пәйда булудан түгел, ә серен саклап йөргән ир-егеткә
сабырлыгы, түземлеге өчен хөрмәтемнән булгандыр.
Әнә – утыра ул хәзер тавышсыз уйланып. Иртә картайган яшь кешегә
дә, яшьлек кыяфәтен җуймаган картка да охшаган... әбине дә, бабайны да
46
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
хәтерләтә... ...Аның бердәнбер куанычы... куанычы? Юктыр, булмагандыр
аның куанычлары... Ә юанычлары? Очсызга алганны кыйммәткә сатудамы?
...Әгәр дә «Кеше эзләгәндә» дигән исем белән чикләнгән булсам, хикәямдә
Шәкә минем бик тә үзенчәлекле табышым булыр иде. Хәзергә мин аны
калдырырга тиешмен.
– Шпейдель әфәнде, мин сезне арыттым, ахры. Транспорт тукталганчы
китим инде... Кунакханә телефоны аша элемтәдә торырбыз.
– Монда күргән, монда ишеткәннәр шушында калса иде. Сакланган сер
үзен аклый.
– Сәмәркандта Шәкә-Шпейдельдән башка бүтән серләшер танышым юк.
– Ә зиратта очраткан кешең? Кунакханә хәдимәсе? Сине миңа җибәргән
Зөлхиҗә ханым белән көндәше? Менә алардагы сер грамм белән үлчәнми,
тонналап кына. Акча исен сизсәләр, әтисеннән кызын биздергәнне – алар
безне тиз тешләрләр...
– Эш берләштергәнне тешләп кенә аерып булырмы? Аннары Гәрәй белән
кызы Матильда тарихы бөтенләй башка... кыйсса.
– Сәбәбе шул ук – акча, мирас.
– Эшебез уң булсын, Шпейдель әфәнде, акчасы булыр.
– Амин! Шулай булсын дип юрыйк.
...Шпейдель-Шәкә, авыз эченнән нидер укып, битен сыйпап куйды.
– Карале, Шәкә әфәнде, син католик түгелмени, ислам дине тотасыңмыни?
– Аллага ышансам да, дини йолаларга илтифатым мактанырлык түгел...
Бөтенләй үк ваемсыз булмасам да, азартым юк. Кем белән утырсам, шуның
кәефе өчен тегеләй дә, болай да булгалый. Үпкәләмә тагы. Ә Алла бардыр,
бердер. Ышаныч кирәк. Көч – ышанычта.
Кунакханәгә такси яллап кайтсам да (икеләтә хакка), сәгать төнге уникене
сугып узганлыктан, ишекләре бикләнгән, каравылчы ир дә, кизү торучы
администратор ханым да йокларга ятканнар иде. Аларны уятканчы кат-кат
кыңгырауга басып, ишек шакырга туры килде. Кырык сүзгә җитеп, ачкычларын
тотып, ишек ачарга килгән бывший «КГБ»шник, мондый очракларда тиешле
булган «чәйлек» күрсәткәч, сүгенүдән туктап, ишекне ачты.
Администратор, ятагыннан башын күтәрми генә:
– Ничәнче нумер? – диде.
– Дүртенче.
– Дүртнең ачкычы монда юк.
– Кая киткән?
– Анысын сездән сорарга кирәктер, мөхтәрәм казанлы. Кемгә бирдегез?
– Беркемгә дә бирмәдем... шикелле. Бәлки хәдимә алгандыр? Җыештыручы?
– Хәдимәләрдә запас ачкыч бар-барын. Тик алар иртәнге сигезсез эшкә
килми.
– Миңа бүген керергә кирәк бит.
– Бик үтенеп сорасаң, каравылчы Әхмәдиша җаен табар. Табарсыңмы,
Әхми?
– Ачкыч ясау хакына ризалашса, тәвәккәлләрбез, – диде сөйләшүебезне
ишетеп яткан каравылчы.
...Риза булмый кая барам? Баскан урынымнан кузгалмый гына көтеп торырга
боерып, китте йөзләгән ачкычны бер бауга тезеп муенына аскан коткаручым
дүртенче «бастионны» алырга.
...Сулыш алырга да куркып, бер сәгать булып тоелган бер минут чамасы
47
ӘМАНӘТ
узуга, килә бу. Хәйләле елмаюдан «авызы колагына» җиткән, күзләрендә
очкыннар уйный.
– Бар, кунак, рәхәтен күр, безне дә онытма – оҗмах ишегең ачык!
– Шул арада ничек ачтыгыз?
– Без бит хакны вакыт сарыф иткән өчен дип түгел, нәтиҗә өчен алабыз.
– Күпсенеп әйтүем түгел. Рәхмәт илтифатыгызга... Йөз аклыгы өчен алыгыз.
– Йозаклык булды инде бу... Сдачам юк.
Сак кына атлап, номерыма кереп, ишекне эчтәм элим дисәм, ачкыч эчке
йозак тишегендә мине көтә! ...Әхмәдишаны гаепләмим, «ачкыч юк»ны
ишетүгә, үзем килеп тикшерәсем калган. Бәлки, шулай ишектә онытылып
калгандыр ул?
«Видеокамерам очмаганмы?» дигән шик эчкәреге бүлмәгә уздырды.
...Бүлмә ишеген ачуга... ни булганын язар өчен минем урында физиолог,
психолог, тикшерүче һөнәрләрен камил үзләштергән белгечлекләре өстенә
ялангач хатын-кыз фигуралары ясап дан яулаган Алексей Кравченкодан
остарак сынчы-рәссам да булырга кирәктер. Саналган һөнәрләрнең берсенә
дә ия булмагач, ир кеше буларак кына күргәнемне тасвирлап карыйм. ...Әйе,
килеп керүгә... юк – булмый...
...Ир-егетләр минем хәлне аңлар, хатын-кыз, мыскыллап, елмаер гына.
Ни-нәрсә булуын, битараф күзәтүче «күзлеге киеп», тасвирларга җөрьәт итәм.
Франц Базен: «Мәхәббәт уенында тәннең кирәкле бер әгъзасын гына күрсәтеп,
бик күп нәрсә аңлату – бар булган мөлкәтеңне күрсәтеп, бер фикер әйтмәүдән
кыйммәтрәк», – ди мәгълүм формуласында.
Назлану фонында фикер хөрмәт ителмәсә дә, булган фикерне (зурмы,
кечкенәме) үтемлерәк әйтү отышлырактыр. Ә үтемле әйтергә осталык белән
кыскалык кирәк. Ул мәлдә миндә, гомумән, бер фикер дә юк иде. Кыскасы,
мин шок хәлендә. Шик диңгезендә, сихри дөньяда, тылсым тоткынлыгында
идем. Ә ул... ул ята, ята йокыга талган гүзәл...
...Өстәлдә бик аз гына салып эчелгән бер литрлы шешәдә затлы шәраб,
сындырылган шоколад кисәкләре, печеньелы тартмалар, суы суынган электр
чәйнүге, тиелмәгән «Липтон» чәе пакетлары ята. Барсы да ята...
...Шунда ук ятучы пластик флакондагы ниндидер дару шикләндерсә дә,
язуын укыгач, тынычландым: йоклата торган «сәдәфләр» икән. Күрәсең,
көткән-көткән дә номер хуҗасы кайтуга үзе «номер» күрсәтмәкче булган.
Тик, түземлеге җитмәү өстенә, Базен формуласын белмәве көчсезләндергәч,
шәраб салып эчкәндер дә, шул җиткәндер – ауган гүзәлбикә. ...Әгәр мин бу
хәзинәне күрүгә «нәфсем уянмады», «кызыкмадым» дип язсам, моңа беркем
дә ышанмаячак. Кыскасы, минем ихтыярым аның ихтыярында иде. Башка
сүз табалмыйм. (Хәзер инде укучым теге анекдоттагы кебек, «дальше-
дальше», диячәк. Ләкин «дальше было раньше» җавабы булмаячак.)
...Уятып, мең соравымның һич югы берсенә җавап алу турында уйларлык
түгел: гүзәл – татлы йокыда. Әнә аның ир-егетләрне кол иткән хәзинәләре,
горурлыгы – барысы да якында гына. ...Уянгач, үз хәленнән үзе оялмасынга,
ефәк җәймә белән кайбер «детальләрен» күздән яшердем дә, уянганын көткән
арада, бәллүр фужерга шәраб салып, эчмәк булдым. Салдым, кулыма алдым...
Тукта... чү... ни бу?
...Шәраб түгел икән – ниндидер мин күрмәгән, мин эчмәгән коньяк исе килә,
ни булса – шул дип, эчтем бу «иномарка»ны. Таныш түгел нәрсәнең ничек
тәэсир итүен белгән юк, «Восток – дело тонкое» дигәннән чыгып кабатламадым.
48
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
(Әлегә кадәр булган вакыйгалар эзлекле һәм өзлексез тасвирланса, хикәямнең
шушы урынында аерым бер бүлекне язмый узуыма укучымнан гафу үтенергә
тиешмен. Язсам, анда яңа фикер дә, адәм балаларына ят гамәл дә булмас иде.)
7 БҮЛЕК
Ирнең үгие булмас
...Яткан караватымның шыгырдап тибрәлүеннән уянып киткәндә, сәгать
ничә булгандыр, әмма тышта яктырган иде инде.
Янымда яткан гүзәлнең йөзе нурлы да, бәхетле дә булу, мине дәртләндереп,
көч тә өсти кебек. Без тагы ләззәт диңгезендә йөзәбез.
Кем караватына кайсыбыз башлап күченгәндер, хәзер инде ятакларыбыз
гына түгел, җаннарыбыз кушылганлыктан, безне бернинди көч тә аерырга
җөрьәт итмәс дигән ышанычта хозурланабыз.
Аның һәр әйткәне миңа хакыйкатьнең үзе булып тоела. Минем белән булып
узганнар да, бүгенгем дә аны җилкендерми, аның өчен бары тик киләчәк кенә
кирәк, кирәкле булганга, киләчәк кенә әһәмиятле аңа.
Аңа ияреп, миңа да хыялга бирелеп яту – рәхәт.
...Шагыйрь Илдус Гыйләҗев: «Ышаныч яулап алына, мәхәббәт үзе табыла»,
– дип яза. Безнең очракта башлап мәхәббәт (күз аша) безне сүзсез таныштырып,
күңелләрне кавыштырды, шул кавышу бер-беребезне эзләргә этәрде; тапкач,
ышаныч уятты. Шушы яшькә җитеп, шашып ярату барлыгын да, мәхәббәтнең
һәрнәрсәдән көчле булуын да белмәгәнмен, тоймаганмын. Бар икән, дөрес
икән, яши икән... Яшәсен мәхәббәт!
Бу – һич кенә дә гомер иткән хатынымны сөймәгәнмен икән, дигән сүз
түгел. Әмма мин аны күбрәк аның үзе өчен, аңа рәхәт булсын өчен дип
яратканмындыр. Аның янында мин ышанычлы, бәхетле тормыш тапсам да,
ләззәтле гомер кичердек дип әйтә алмыйм. Матур булганга яхшы күрендеме
ул, яхшы булганга матур күрендеме – өзеп кенә анысын да әйтү кыен. Һәрхәлдә
мин хатынымның хосусый милке булып саналсам да, күңелем биләүле түгел
иде. Аңа хыянәтсез гомер кичерүемне көчле холыктандыр дип тә санамыйм.
Кирәге булмагач, кызыгын тапмаганмын, кызыксыз нәрсә кызгануны уята.
Мөгаен, шуннан куркылгандыр. Яшәлгән, яшибез, яшәлер. Яшьлектәге бер
күңел дәфтәремә кемнеңдер дүртьюллыгын язып куйганмын:
Вчера давно уже умчалась,
Завтра может не придёт.
И лишь в одном сегодня
Радость, бесспорно, человек найдёт.
Кем шигыре булса да, фикере белән килешәм.
Шул ук вакытта куркам да: җәйдән соң кыш килгәндәй, шатлыкны кайгы-
хәсрәт алыштырмаса иде, дим...
* * *
...Бүген ул гомере буе йола-кагыйдәләр тыеп килгән теләкләрен, сүнү хәленә
җитеп, тумыштан килгән дәртен, комарлыгын, азгынлыгын, үз ихтыяры белән
әрәм-шәрәм ителмәгән хис, тойгыларының калган көчен сынап карау мөмкинлеге
чыгуга язмышына рәхмәтле булып, теләгәнчә рәхәтлек кичерергә тырыша. Мин
аны аңлыйм һәм ул теләгән ир булырга тырышам. Ахыры хәерле булсын.
49
ӘМАНӘТ
Шатлыктан изрәп, хаталарны танып, беркая чыкмый, мәхәббәт, «иномарка»
һәм шоколад белән генә туенып, өч тәүлек яшәдек.
Ниһаять, минем өчен бөтен дөнья рәхәте, баксаң-күрсәң, хатын-кызда икән,
дигән фикерем оеп килгән мәлдә генә телефон шалтырады. Шатлык дәвамлырак
булсын өчен, трубкага ашыгып ташланмадым, майкамны, чалбарымны кидем.
Шуннан соң гына телефонга. Мин көткән Шәкә-Шпейдель тавышы түгел, ә
дежур администраторныкы иде:
– Әгәр номерны бушатмасагыз, акча түләргә тиеш буласыз. Бүген көндезге
сәгать унбергә кадәр түләмәсәгез, бер тәүлеккә артык яшәлгән исәпләнә...
«пип-пип-пип»...
– Гаҗәп икән... «бер тәүлеккә артык яшәлгән», имеш. Кем миңа күпме
яшәүне билгели? Нинди серле кисәтү бу?
– Мин ишетмәдем.
– Карале, кем, исемең исемнән чыккан...
– Безнең халыкта исем белән эндәшү юк. Ир дә, хатын да бер-берсенә «син»
дип кенә дәшә. Син дә миңа «син» диң.
– Син бит минем хатыным түгел.
– Ә кемең???
– Бәлки «сөяркәм»дер? Ләкин бу сүзне кычкырып әйтмиләр, сер итеп
саклыйлар, яшерәләр.
– Ә минем сөяркә булуым белән горурланасым килсә?
– Бу оятсызлык дип атала түгелме?
– Табигате сораганны канәгатьләндергәч, ни өчен хатын-кыз гына оялырга
тиеш? Теләкләренең табигый юлына аркылы төшмәү нәтиҗәсендә нәсел
калдыру мөмкинлеген ир дә, хатын да тигез бүләләр икән, нигә аның өчен
хатыннар гына оятлы? Ни өчен теләкләре тигез булса да, хатыннар карышкан
атлы булырга тиеш?
– Оялчанлык – хатын-кызның иң көчле коралы. Күз карашының яшеренлеге,
тәненең нәфислеге, тавышының йомшаклыгы, сүзләренең серлелеге – барсы
да ирләрне буйсындыру коралы. Әмма шунысы бар: корал кирәк чакта гына
кулланыла.
– Хатын-кыз өчен аларның кирәкмәгән чагы юк. Чәчәк ни өчен һәрчак
матур да, хуш исле дә була? Күбәләкләр, бал кортлары еш кунсын, серкәләнсен,
җимешләнсен өченгә! Кызыктыру исәбе үсемлекләрдә бар!
– Төссез, иссез дә гөлләр була. Алары да чәчәк ата, орлык сибә...
– Син мине нинди гөлгә тиңләмәкчесең?
– Лотоска! Ул матур да, хуш исеннән башлар әйләнә, имеш. Һиндстанда
булган егетләр сөйли: лотос күле төн буе «гөж» килә, ди. Ширбәтенә
рәхәтләнгән бал корты туену белән очып китмәгән. Ә, төн җиткәч, суынгач,
чәчәк ябылган – зинданга әверелгән, кояш чыкканчы нечкәбил тоткын җырын
җырларга мәҗбүр.
– Кызганыч. Нечкәбиле дә, лотосы да. Мәхәббәткә лаек түгел, алар – тамак-
нәфес коллары.
– Хәзер бу турыда сүз куертырга вакытым юк. Син давай, кызый, тор, юын,
киен дә, өеңә кайт. Көндәшең көтеп зарыкмасын. Мин «Һөд-һөд»кә барып
нинди хәбәрләр килүен белешим.
– Ә минем кайтыр юлым киселгән, өем – шушы, ирем – син.
– Шаярырга моменты ул түгел. Әгәр хәбәр килмәгән булса, нинди чара күрү
турында уйларга кирәк миңа. Минем бит әле кайтыр юлга билет та алынмаган.
50
– Качу турында уйласаң – ялгышасың... Мин сине җибәрмәячәкмен! Китсәк
– бергә!
– Саташма, кызый!..
– «Сөяркәдән» «кызыйга» әверелдекмени? Хәмергә нәрсәдер салып эчереп
миңгерәүләткәч, «кызыйга» түгел, кәҗәгә дә әверелерсең... «Наркоконтроль»,
имеш... «Бар-бар, тик озак юанма, тизрәк йөре. Мондагы халык үшән булса да,
эшне тиз тота, каты тота. Тотканын ычкындырмый... Бигрәк тә минем Тәмирлан
кулына эләккән эшнең эш булмый калганы юк.
– Нинди эш турында сөйлисең син?
– Ярый. Син аның хатынын алдалап, азындырырга ирештең, ди. Ә...
эшеннән тыя алмыйсың бит?! ...Ул инде былтырдан бирле «инюрколлегия»дәге
дуслары аша әнә шул нимес Ян Роммельне эзләтә... Синең кебек теләсә кайда,
теләсә кемгә сер таратып, күләгә куып йөрми.
Бар, бар – аптырама... Ишеткәнеңнән бигрәк әле ишетәселәрең алда...
Син кайтуга мин монда никахыбызга шаһитлар әзерләп көтәрмен. Хәер, алар
һәрчак, һәрнәрсәгә әзер...
* * *
– Синме соң бу? Ни сөйлисең син? Мин ялгышаммы? Синме?
– Икебез дә ялгышабыз. Шул безне таныштырды, кавыштырды. Кая минем
киемнәрем? Чишендергәнсең икән – киендерә дә бел!
– Мин каравылчыдан ишекне ачтырып кергәндә, син шушылай йоклап ята
идең...
– Йокыга сабышып!!! Ишекне дөбердәткәндә генә чишенеп яттым әле мин.
Сынар өчен! Ә син мине өемә озату урынына...
– Шантаж!
– Әнә шул таблеткалар шантаж түгелме? Тикшертикме? Чакырам!
– Кирәкми! Беркемне дә чакыру кирәкми! Сөйләшербез, аңлашырбыз.
Үзебез, үзара... Уф... Шулай булырсың дип курыккан идем. Уйлаганым
алдымда калтырап тора. Шаяруымны аңламас ир-егет! Шуны гына бел: миннән
качып котылу ихтималың юк. Чөнки, чөнки син миңа бик тә ошыйсың. Әлегә
җитте. Бар, эшеңне бел.
...Бу сөйләшүдән соң тагы ниләр булганын язып, кәеф бозасым килми.
«Колак ясау» дип узып китү дә дөрес булмас. Чөнки «инюрколлегия» аша
Роммельнең нәселен эзләтү ихтималы булу – игътибарсыз үткәрердәй хәбәр
түгел. Шпейдель белән киңәш кылырга кирәк. Видеокамерамны алып, киттем
таныш ломбардка. Бүдәнә базары эш көннәрендә ябык булса да, «Һөд-һөд»
ачык иде. Хуҗасы гына «бикле» кебек. ...Шәкә-Шпейдель әфәнде үпкәләгән
кебегрәк каршылады:
– Беркемем дә юк дигән идең, ике көн буе телефонга да килмисең, «кунагы бар»,
диләр. Кеше өч көн буена кунак булмас – кемең иде ул? Әллә тегеләрнең берәрсеме?
– Ялгышыммы, язмышыммы, табышыммы, югалтуыммы? – әлегә әйтә
алмыйм. Бәлки синдәге хәбәр айнытыр: әйт тизрәк.
– Гәрәй Рамилевич белән сөйләштек тә, телеграммасын да алдым. Мә,
үзең укы. Ул синең Саратовка килүеңне көтә. Ә бусын менә бирергә кушты.
Балтач больницасы биргән белешмәнең күчермәсе белән вензельдәге тамганың
зурайтылган фотосы. Калганын үзе белән сөйләшкәч хәл итәрсез... Ул каршы
түгел, барсына да риза.
– Миңа калса, буласы булды, буявы сеңде дияргә түгелме?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
51
– Гәрәй Рамилевич «күчерелгән милләтләр мәдәниятен саклау» фонды
оештыру мәшәкатьләреннән аерыла алмау сәбәпле, үзе кайта алмый. Сине
көтә. Ничек тә сузмый барырга, күрешергә тырыш. Сунарчылар син генә түгел.
...Беренче очрашуымда күзем төшкән гүзәлне монда тагы очратуымны, аның
да миңа күңеле төшкәнлеген, кунакханәгә кайтуыма көтеп ятуын, хәмер эчеп
гөнаһка керүебезне – барсын-барсын бөтен нечкәлекләре белән сөйләдем дә
Шпейдель әфәнденең күзләренә багып хөкемен көтәм: ни әйтер?
– Монда хәмер гаепле түгел, – диде ул, бераз тын утыргач.
– Үзебезме?
– Гаепле юк. Барысы да чарасызлыктан. Аның чынлап та коллыктан
котыласы килә.
– Котылабыз дип тотылсак? Прощай, карьера, эш, иҗат, гаилә – барысы,
барысы оча.
– Син инде тотылган. Бу проблеманы чишәм дип баш вату – мәгънәсезлек.
Шул проблема белән яшәргә кирәк.
– Ягъни?
– Ягъни аны үзең белән алып китәргә кирәк. Анда акча җитәрлек, аерым
фатир табып урнаштыруда ярдәм итәрсең.
– Саташма!
– Ул – монда бала чагыннан Тәмирланның колы хәлендә яшәүдән туйган
хатын. ...Башта үзе файдаланып, аннары, малаен өйләндереп... хуҗабикә ясап...
Барысын да күрмәсә дә, белеп, сизеп яшәде халык.
Хакимияттән китсә дә, хакимлеге һаман көчле аның. Шунысы куркыныч:
кая карама ул һаман хуҗа.
– Шулай булгач?
– Без «халыклар иреге, милләтләр иреге» дип барабан кагарга яратабыз. Ә
бер кешене коткарудан куркып качабыз. Тәвәккәллек кирәк!..
...Аласыларын алып, бирәселәрен биреп, әйтәселәрне әйтештек тә, мин
Шпейдель-Шакирҗан белән хушлашып, билет алырга вокзалга киттем. Ул
Гәрәй Рамилевич белән сөйләшергә телеграфка юнәлде.
...Эшләремнең барысы да теләгәнчә барып чыкса да, җаным тыныч түгел,
тагы нидер булыр һәм алары куркынычрактыр кебек тоела иде.
Күңелем сиземләве алдамаган: Ташкенттан Саратовка оча торган самолётка
түгел – Ташкентка кадәр поездга да билет юк иде. «Бу белешмәне күрсәтүчегә
һәрьяклап ярдәм итегез!» – дигән көчле язуны сузсам да, кассир хатын аңа
карарга да теләмәде, «юк» диде дә, билетларын кире тапшыручыларны көтеп
торсагыз, сез беренче булырсыз, дип тынычландырды.
Инде ничәнче тәүлек нормаль йокы күрмәгәч, эскәмиягә утыру белән изрәп
киткәнмен. Сыбызгы тавышына күзләремне ачсам, каршымда үзен маршалдан
да өстен санаучы старшина басып тора:
– Гражданин пассажир, тут спат нилҗә, эс вас штраф! – ди. Бәхәсләшеп
тормыйча, көткәнен алса да, тәртип саклаучы икенче залга чыгарга боерды.
– Билетын кире тапшырырга килүчене шушында утырып көтәргә кушты
бит...
– Сәфәрең кай якка?
– Ташкент аша Саратовка, аннан Казанга иде.
– Кая, китер акчаңны.
– Ничә сум кирәк?
– Ничә сум жәл түгел.
ӘМАНӘТ
52
– Билет бәясе күпме торса, шул суммадыр инде? Ике билет.
– Билет хакы бездә кешесенә карап, көне белән – җомга, шимбә, якшәмбе
бер бәя, эш көннәрендә – башка хак.
– Прейскуранты бардыр бит? Безнең акча белән ничә сум кирәк?
– Сиңа прейскурант кирәкме, билетмы?
– Билетның хакын белү кирәк. Чөнки миндә доллар түгел, ә рубль. Ике
билет!
– Алайса, утырасың инде, абзый, рублеңне саклап, прейскурант карап...
билетларын тапшырырга килүчене көтеп...
– Билет миңа бүген, хәзер кирәк иде бит, старшина.
– Ә безгә монда ничек тә үлми яшәргә кирәк. Кассирга да, миңа да.
...Китте старшина, калдым аның «тел төбен» төшенмичә. Күпмедер утыргач,
видеокамерамның «эшчәнлеген» тикшерергә теләп, саквояжымда актарына
башлауга, каян күреп, нәрсә сизенгәндер – очып дигәндәй, тагы каршыма
килеп басты бу:
– Тут снимат нилҗә. Стратегик объект, органнардан аерым рөхсәт язуы
кирәк.
– Миндә рөхсәт язуының төрлесе бар. Рәхим итеп танышыгыз...
– Ә нигә аны баштан ук күрсәтмәдегез? Монда мин бит... Мин...
– Кассир да, администратор да язуны укымадылар.
– Миңа күрсәтергә кирәк иде! Закон сагында мин! Менә ич – язган: «Местные
отделения правоохранительных учреждений должны содействовать», –
дигән. Киттек кассага! Бүлмәсенә керәбез! Ач, Дөркәй. Мин бу – старшина
Байтирәков.
– Бикле түгел ишек – ач та кер, Байтирәк Черекбаев.
– Син нигә бу иностранецка билет сатмадың?
– Сорамагандыр...
– «Билет бармы?» дигәч, «юк» дидегез ич, ханым.
– «Билет бармы» соравына бездә һәрчак стандарт җавап: «юк». Әгәр кая
кирәген әйтеп сорасалар: «бераз сабыр итегез, эзләргә кирәк», дигән булыр
идек. Кирәк кеше көтә дә, көттерми дә. Ә бу Казан татары шунда ук сиңа
чапкан... Куркыта, янәсе!..
– Хәзер үк оформляй!..
– Уже пишу. Сезгә ничә билет, әфәндем?
– Ике.
– Нинди урыннар кирәк?
– Ике кешелек купе бармы?
– Күпме кирәк – шулкадәр. Паспортларыгызны һәм ике билетлык...
– Миндә паспорт үземнеке генә. Минем исемгә языгыз.
– Алай ярамый. Үз паспорты белән килеп алыр. Кем дип языйк?
– Паспортым алдыгызда.
– Аңа дигәнен бронялау өчен фамилиясен әйтегез, дим!
– Кайчандыр «шәһәр гүзәле» конкурсында икенче урынны алган.
– Кая бара Тәмирлан хатыны сезнең белән?
– Эш буенча...
– Тәмирлан әкә риза булып җибәрәме?
– Анысын үзеннән сорарсыз.
– Мәҗбүрбез! Кайсы хатыны? Аның хатыннары... күп.
– Конкурста җиңгәне!
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
53
– Байтирәков, ишетәсеңме?..
– Старшина булганыма ике ай тула бүген.
– Старшина Байтирәков! Көек исе сизмисеңме, дим?
– Көек исе дә, киек исе дә бар бу эштә. Чыгып торуыгызны сорыйбыз,
әфәндем. Бүлмәне җилләтеп алырга кирәк булыр. Ишетмисезме әллә?
– Паспорт, билет, акчам?
– Алар вакытлыча кассада калып торыр. Ситуация ачыклангач килеп
алырсыз. Тиене дә югалмас.
...Аларга ситуация ачыклангандырмы, юкмы, әмма минем өчен катмарланды
гына: кичкә кадәр утырсам да, билет та булмады, акча да кайтарып бирелмәде,
паспортка өстәмә командировка документларын да сорап алдылар. Имеш,
Сәмәркандта буласым анда атап күрсәтелмәгәнлектән, Үзбәкстан шәһәрләрендә
генә диелгәнлектән, нинди учреждениедә булсам, шул оешмалар аны үз
мөһерләрен сугып, расларга тиешләр икән. Командировочныйда ул графа буш.
Ни өчен буш? «Һөд-һөд» госучреждение түгел, шәхси сату-алу урыны гына
икән... «Уф, Алла!» дими, ни диярсең?!
– Иртәгә иртәнге сәгать унга килерсез, – дигәнгә ризалашмасам да, сүз
куертмыйча, кунакханәгә юл тоттым. Бу юлы ачкыч үз урынында, ә гүзәлнең
урынында калдырган язуы гына ята иде: «Ачкычыңны алып, бүлмәңдә үземне
монафикъларча тотуым өчен гафу үтенәм. Без, кешеләр, барыбыз да артистлар
ич – тугач та уйный башлыйбыз. Сөйләшү-алдашу, ялган өчен уйлап табылган
чара ул. Кунакханә хәдимәләренә ачу, үпкә тотма, алардан гафу көтмә, ни дә
булса дәгъва итмә. Алар мине яхшы белгәнлектән, ни теләсәк, ничек теләсәк,
кайчан теләсәк – ничек кирәк, шулай үтәргә сүз биргән халык... Кыскасы,
аңлагансыздыр: бу кунакханәнең хуҗабикәсе мин булам. Чәчтараш, матурлык
салоннарын санап, әйтеп тормыйм. Матурлар анда йөрми. Мине эзләмә. Сине
үзем табармын. Бу язуны укыгач, яндырып, көлен унитазга агыз да суыткычта
көткән «Наполеон» белән таныш. Аннары, узганнарны төшеңдә күреп йокла».
«...Йокла», имеш! Йокларсың монда! Мәрхәмәтле хуҗабикә булып күренәсе
килгәч, «Йоклама!», «Уян!» дисә иде... Мин бит болай да, тегеләй дә, менә
ничәнче тәүлек инде, гел йокылы-саташулы халәттә йөрим.
Мин, һаман саен, авырткан башны тарарга тимер тарак эзләгәндә,
проблемага юлыгам икән бит! Проблема өстенә проблема. Әгәр дә ул, чынлап
та хуҗабикә булып, «очрашу»дагы сөйләшүләр диктофонга яздырылса?
Яшерен микрофоннар булыр урыннарны эзли башладым. Мин табарлык булса,
яшерен булмаслыгын уйлап кына, эзләнүдән тукталдым.
Хуҗабикә булуына шикләнәсе юк. Үзебезнең Казаныбызда да, байлыгын
«хуҗабикәләре» исеменә яздырып, миллиардерга әверелгән чиновниклар
азмыни? Ә кем соң бездә «бу завод минеке», «бу кунакханә минеке», «бу урман
минеке» дип йөри?
Ишеткәннәргә ышансаң, илдәге җирләрнең генә түгел, җир астындагы
хәзинәләрнең дә, күлләр, елга-чишмәләрнең дә «хуҗабикәләре», халыкка
кушылып, хуҗаларны сүгешә, зарланган була.
...Микрофон-видеокамералар күз-колагыннан саклану йөзеннән, суыткычка
таба борылып та карамыйча, йокларга булдым. Хәлем чыннан да авыр иде,
ярдәм көтәр кешем юк. Бердәнбер өметем Хызыргаләйһеәссәламдә дияр идем
– аны гөнаһлы кешедән читләшә, диләр...
Шулай уйланып күпме ятканмындыр, ишегемне шакуга уянып киттем.
Дөрес уйлыйсыз: бу ул иде. Тик бу юлы ул тәненең бер өлеше дә күренмәслек
ӘМАНӘТ
54
итеп ефәк чадрага төренгән, мин уема да китерә алмаслык ярсыган, җилкенгән,
ашыга.
– Киен, – диде ул, бөркәнчегеннән котылуга, – менә сиңа заказың буенча
самолётка ике билет, болары Ташкентка кадәр поезд билетлары – иртәгәгә. Ә
бусы калдырган акчаң.
– Иртәгәгә самолётка билет юк дигән иде бит...
– Такси белән китәсең. Шунсыз өлгерә алмыйсың.
– Нигә ике билет? Син дә минем беләнме?
– Мин әлегә калам. Җиңәр өчен вакытлыча җиңелү тактикасы бу. Аңа мине
«китте» дигән хәбәр барып ирешүенә шикләнмим. Тикшерәм дип кайтса, мин
өйдә... Сиңа очарга кирәк. Әгәр тоткарлансаң, ул синнән котылу чарасын күрәчәк.
– Куркытма, зинһар...
– Кисәтү бу. Наркоконтроль инспекторы икәнеңне белгән булыр ул. Бусы
сиңа көтелмәгән юл чыгымнарыңа.
– Сатып алуның бер формасы инде бу. Рәхмәт. Мохтаҗлыгым юк.
– Кирәге чыгарын беләм. Мине эзләмә. Сине үзем табармын. Хәбәр көт.
– Нинди хәбәр?
– Шатлыкка булыр дип өметләнәм.
– Мин сине аңламыйм, кызый: без ике телдә сөйләшәбез. Чынында кем
соң син? Хаҗияме? Тылсымчымы? Сихерчеме? Уйнашчымы? Интриганкамы?
Нәфес колымы? Артисткамы? Кем син? Язмышыммы? Ялгышыммы?
– Чынында санаганнарыңның һәркайсы һәр хатын-кызда бардыр.
– Ә минем сине генә беләсем килә? Кем син?
– Мин синең коткаручың – Хызыргаләйһеәссәлам!
– Мин хәзер чынбарлыкка гына ышанам шул.
– Үзеңә ышанычың бетмәсен! Иң мөһиме – үзеңдәге көчтә, абзый. Кил,
киләчәк өчен дип, кирәкмәгәнен онытып, кирәген онытмаска вәгъдә биреп,
кочаклап үп тә, хушлашыйк.
– Һөнәрем актёр булса да, тормышта уйный алмыйм, матур төшем, сиңа да
уяныр чак җиткәндер... Хуш, сау бул!
8 БҮЛЕК
Яхшыга тиң юк, яманга им юк
...Юл газаплары тоймыйча, таксида да, самолётта да йоклап кына баргач,
кунакханәгә урнашканчы туры Гәрәй Рамилевичка илттердем. Өч бүлмәле
«хрущёвка»ның бер бүлмәсенә – Әлфиянең ерак туганнарына урнашканнар
икән. Киләсемне Шәкә-Шпейдель шалтыратып әйтүе буенча белсәләр дә,
бүген килер дип көтмәгәннәр; хатыны кунак каршыларга ризык алырга дип
базарга киткән, Гәрәй Рамилевич нотариуска җыена иде. Очраштык, шатлык
һәм саклык белән генә сынашып, «эшлекле сөйләшүгә күчтек».
...Кинәт кенә Сәмәркандтан китүемнең сәбәбен үземчә йомшартыбрак
сөйләсәм дә, Тәмирлан гаиләсе белән бәйләнешемнән канәгать түгеллеге
сизелә иде абзыйның:
– Хатыннары үзләренчә яшиләр. Күрмәскә, ишетмәскә тырышсак та,
без капчыкта ятмый бит... Ут күршеләребез буларак, конфликтка кермәскә,
күрмәскә тырышабыз. Сер сөйләүдән, ачылудан сакланабыз. Һәрнәрсәдән
үзләренә файда эзлиләр.
– Хатыннары дамы?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
55
– Хатыннары Тәмирланның кайларда нинди «чишмәләре» барлыгын да
белми булыр. Булсын да, кесә тулсын... ...Бер туганы Термезда загранпаспортлар
бирү буенча ниндидер түрә, шул эше аның чабыш аты да, җигүлесе дә. Дөньяны
читтән килгән килмешәкләр белән тәэмин итү алар кулында. Шулардан чыгып
әйткәндә...
– Гәрәй Рамилевич! Сез мине бик кирәк дип чакыргансыз. Тәмирлан
турында гайбәт сөйләр өчен түгелдер, шәт?! Минем вакытым бик аз. Мөмкин
булса, чакыруыгызның сәбәбенә күчсәгез иде.
– Шул сәбәпләр турында сөйлим бит инде мин.
...Эш болай тора: Мөслимә ападан әти турында мәгълүматлар алып
кайткач, шатлыгымны күршем Тәмирлан белән уртаклаштым. Ул шунда
ук инюрколлегия аша әтине эзләтү хәстәренә алынды. Язды, шалтыратты,
сөйләште. Анысы хак. Нәтиҗәдә, минем әтинең фельдмаршал туганнарыннан
берсе булырга тиеш, кайда һәм ничек үлүе турында хәбәрләр юк дигән язу
кайтарып тоттырды. Бу кәгазь кисәге безгә бик кыйммәткә төште. Без моңа
ышанмадык. Шуңа күрә эзләнүләребезне үзебезчә дәвам иттек.
Хатыным Әлфиянең апасына кунакка Израильга баргач, алар ярдәмендә
эзләнүләребез шундый нәтиҗә бирде: Роммельләрнең шәҗәрәсе күп тармаклы.
Бер тармагы – рыцарьлар – сугышчылар, икенчесе – галим – уйлап табучылар,
өченчесе – музыкаль кораллар ясау осталары. Вензель тикшерү белгечләре
безнең шул тармактан булуны раслады. Илгә кайткач, мин шул юнәлештә
эзләнүләр алып барып, шактый табышларга ирештем. Күчерелгән халыклар
музее оештыру буенча рөхсәт артыннан йөри башладым.
Тәмирлан каршы төшеп, миңа «фашист туганнары исемен мәңгеләштерергә
йөри» дигән тамга суктырды. Рөхсәт бирмәделәр. Мин сүнмәдем, сүрелмәдем.
Роммель фамилияле нимесләрнең адресларын эзләтә башладым. Израильдәге
белгечләр ярдәмендә табышлы булдым. ...Фельдмаршалның 1928 елгы
бердәнбер улыннан беркем дә калмавын, Аргентинага барып чыккан энеләре
Карл белән Герхардның опера җырчылары һәм стоматолог, сеңлесе Хеленаның
музыка укытучысы булганлыкларын, балалары калуын белдем. Алар белән
бәйләнешкә кереп, Рәсәйнең Энгельс шәһәрендә музей ачарга теләгем
барлыкны, спонсорлар эзләвемне белдердем; фондыбызның реквизитларын
җибәрдем...
Кыскасы, безнең фондыбызга юмартларча акча килә башлады. Читтә
яшәүче нимесләрдән генә түгел. Уругвайдан, Чилидән, Боливиядән –
төрле милләтләрдән: ассириецлардан, греклардан, босниецлардан – ягъни,
Советлардан җәбер күргәннәрнең токымнарыннан. Хәзер безнең фондыбызда
музей яки кирха төзетергә генә түгел, кунакханә йорты, парк төзетергә дә
хәлебездән килә. Проблема урын алуда. Саратов түрәләре бу мәсьәләне чишүне,
төрле сылтаулар табып, юри сузалар. Идел нимесләре автономиясен тергезүнең
башы булмасын дип куркудан, элекке нимес колонияләреннән бушап калган
(әрем баскан) җирләрдән урын таба алмыйлар. Көләр идең – елыйсы килә.
Янәсе, федераль органнардан рөхсәт әмере кирәк. Аның кайчан булуы билгесез.
Без газеталарга да яздык, имзалар җыеп та җибәрдек. Берсеннән дә җавап юк...
...Синең эзләнүләрең хакында ишетеп белгәч, без сине попечительский
советыбызга керттек. Фонд белән идарә итү составына кертү өчен дә, Мәскәүләр
белән сөйләшү алып бару группасына кертү өчен дә ризалыгың кирәк. Аның
өчен син фонд идарәсенә гариза кебек нәрсә язып бирергә тиешсең.
– Әгәр сезгә шулай кирәк икән – кертерсез. Әмма, дөресен әйтергә кирәк,
ӘМАНӘТ
56
минем Мәскәүләр артыннан чабарга вакытым да, теләгем дә юк. Андагы
чиновникларның һәр демократик чыгышта милли азатлык өчен көрәш чаткылары
күрәчәкләре «ярылып ята». Ә нигә кызыгыз Матильданы бу эшкә җикмисез?
Киявегезне? Аларның мондый эшләргә тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек.
– Анасы шалтыратып сөйләште. Фондның уставын җибәрегез, нигез
капиталыгызның суммасын, функцияләремне әйтегез, уйлашырбыз, – дигән.
Ризалашмавыдыр.
– Ничек тә бу эшкә аларны җигәргә кирәк. Матильданың таләпләре урынлы.
Аны гаепләмәгез...
– Без бит партия түгел. Нигә кирәк гади максатлардан чыгып оешкан
фондның уставы?! Без фондыбызның төп капиталын Израиль банкларында
саклыйбыз. Максатчан суммада гына монда күчереләчәк. Шулай булмаганда,
без бер кило кадак алырга да мондагы бюрократларга ришвәт бирергә тиеш
булабыз. Төзелеш башланса, кадак белән генә эш бармас бит... Бу мәсьәләдә
Рәсәй белән Сәмәрканд кануннары игезәкләрдәй охшаш.
– Гәрәй Рамилевич! Сез хаклыдыр. Минем Зәкәрия абзыйга биргән сүзем –
әманәтем сезне табып, «таптым» дип аңа хәбәр итүдән гыйбарәт. Ниһаять, мин
сезне таптым, таныдым, сөйләштем. Табылган документларның күчермәләре
дә, фотолары да бар. Сездән дә нидер булыр, нидер өстәрсез дип өметләнәм.
Безгә, әтиегез фотосы белән чагыштырып, охшашлыгыгызны дәлилләр өчен,
сезнең фоторәсемне нотариуста раслатып җибәрсәк, минем миссиям – әманәтем
үтәлгән була. Музей ачу мәшәкатьләрегезгә килгәндә, миннән әлләни ярдәм була
алмас. Андый эшләргә катнашыр маһирлыгым да, җорлыгым да юк. Аннары...
вакытым да юк. Болай да төп эшемне калдырып, күп йөрергә туры килде.
– Мәскәүдә Матильданы күреп, вазгыятьне аңлатсагыз, бәлки, акылга килеп,
йомшарыр, безнең гадәләтне яклашыр иде.
– Әйе, аңа ситуацияне аңлату зыян итмәс. Әмма мирас турындагы фикерен
үзгәртүне өстемә ала алмыйм.
* * *
Саратовтан Мәскәүгә самолёт билеты өч көннән соң гына булыр дигәч,
поездда китәргә булдым. Анысын бер тәүлек көтсәм дә, үкенерлек түгел:
Гәрәй абзый музейларын ачу өчен җыйган антиквариатларын күрсәтте, аларны
кайлардан, ничек табуы турында сөйләде. Төрле тегү-чигү машиналарын, дивар
сәгатьләрен саклар өчен гараж һавасының зарарыннан зарланды, аларның
күпчелеге бердәнбер булуы белән мактанды. Күзгә күренеп торган шушы
гамәлләре өчен генә дә мактауга лаек иде алар. Әмма мактау түгел, музей ачу
өчен рәсми вәсика-документ кирәк иде аларга.
Китәр алдыннан дәстархан әзерләп, якын кешеләрен җыеп, мәҗлес
үткәрделәр. Миннән кабат Зәкәрия – Роммель тарихын сөйләткәч, зәвык
белән киенгән зыялы бер карчык, музей ачу өчен иганә йөзеннән, Америкада
яшәүче улының фондка мең доллар акча җибәргәнен игълан итте. Кунаклар
таралышкач, Гәрәй абзый бу карчыкның медицина фәннәре докторы Броун
булуын, улының химия өлкәсендәге ачышлары өчен Нобель бүләге алуын
сөйләде.
Үзебез генә калгач, Әлфия ханым миңа рәхмәт әйтеп: «Шундый
мәҗлесләрдән соң, шундый милләттәшләр булуын белгәч, тагын бер гомер
яшисе килә. Сезнең тырышлык белән табылган бу бәхет чынга ашса, ихтимал,
яшәрбез дә», – диде.
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
57
– Ташламагыз безне, – диде, хатынының сүзен куәтләп, Гәрәй абзый, – әти
белән очрашкан кебек булдым, рәхмәт сезгә.
Казанга Мәскәү аша кайтырга сүз биргән идем.
Поездларның Сызрань-Рязань юлы белән барганына билет хакы Тамбов аша
йөргәннекенә караганда кыйммәтрәк тә, юлы да ураурак, әмма тиз йөрешле,
имеш. Кайсына билет алырга белми икеләнеп торганда, кассирша, ашыктырып,
сүгенә башлагач, чираты миннән соң булган тәкъва татар: «Сызрань аша
барганы соңрак китсә дә, Мәскәүдә иртәрәк була», – дип икеләнеп торуымнан
коткарды.
Киңәше белән кыенлыктан коткарган бу мосафирның билеты минем поездга
булуы, баскычлардан менә-төшә буталмыйча, тиешле платформаны җай гына
табуда да ярдәм итте.
Аның бу юлларда йөрү тәҗрибәсе һәр адымында күренеп тора. Әлбәттә,
һәркем үз вагонына утырды. Минем билет купейный вагонга иде.
Кузгалып киткәч, өч сәгатьләр вакыт узуга, йокларга дип урын җәйгәндә,
купема шул юлдаш мосафир килеп кермәсенме! Ресторанга чакыра.
– Сәгать ничә соң?
– Ничә булса да ачык.
– Миндә диабет. Ресторан ашы ярамый.
– Аларда кемгә нинди ризык кирәк – барсы бар.
– Соң бит инде. «Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр», дигәндәй...
– Борчылмагыз, барысы да минем исәпкә.
– Мин намазга баскан, хәмердән баш тарткан кеше, – дидем, чалбарымны
сала-сала, – сездән шикләнүдән түгел, йомышларым бик күп. Мәскәүгә аек
барсаң да, йөри-йөри исерәсең.
– Мин бит сезгә исертәм димәдем.
– Ресторанга кергәч – эчми булмый, эчкәч – исерми булмый.
– Куркасыз?
– Мин – сәнгать кешесе. Фильм төшерү буенча килешүләр төзисе бар,
мирас юллау мәсьәләсендә юристлар белән җитди сөйләшү көтелә, – дидем,
сыйдан баш тартуыма сәбәпләрнең «важныйлыгын», үземнең дә «вип персона»
булуыма ишарәләп. Тәкъва татар ялганыма ышанды кебек, ә минем аңа карата
ниндидер шигем уянды. Тавышы таныш тоелдымы, әллә кыяфәтеме – әйтә
алмыйм. Әмма шигем уяну рас.
– Әрсезлек дип уйламагыз, тагын бер үтенечем бар иде, – диде ул, якыная
төшеп.
– Нинди үтенеч?
– Саксофонымны сезнең карамакка калдырырга ярыймы?
– Ни өчен минем карамакка? Кондукторга калдырыгыз. Алар обязаны...
– Сезнең ышанычлы кеше булуыгыз йөзегезгә чыккан. Юл озын. Кондуктор
урынында гына утырмый. Үзегез әйткәндәй, ресторанга кергәч, бераз
«чирттерми» булмас... Алла «сакланганны саклармын», дигән. Калдырыйм,
зинһар...
– Сез кем соң? Мин бит сезнең кем икәнегезне дә белмим.
– Минем сезне белүем җиткән. Сез Казанга кайтасыз. Кайчандыр мин дә
Казанда Лундстрем оркестрында эшләп алдым, Кытайдан кайткач...
– Сез Кытайда булдыгызмы?
– Кайда гына булмадык икән без?!
– Хәзер кайда яшисез?
ӘМАНӘТ
58
– Хәзер без – гражданин мира. Ирекле! Кавказы да, Мәвәрәеннәһере дә
минеке. Җәйләрен туристлар белән теплоходта йөзәм, кышын рестораннарда
биетәм.
– Ялгышмасам, без хәзер, җәй булса да, поездда барабыз, шикелле?!
Теплоходта түгел, – дидем, сүзне беткәнгә санап.
– Теплоходка мин югарыдан түбәнгә акканда гына утырам. Кесәләре
бушаган халыкка музыка түгел, тизрәк кайту кирәк.
– Арыган кешегә йокларга кирәк.
– Гафу итәсез. Сез «ит изгелек, көт явызлык» кешесе икән, абзый.
– Кайда сез миңа изгелек иттегез? Билет алгандамы?
– Адашкан чагыгызда, Сәмәрканд зиратында.
– Минем адашканым юк. Туры юл сорау адашу түгел.
– Шулай да саксофонымны калдырып торырлык танышлыгыбыз бар бит?!
– Кайда төшәсез?
– Бәлки әле сезнең белән Казанга кадәр барылыр. Анда да турист
теплоходларының маршруты башлана ич.
– Кызыксынганым юк.
– Сезнең һәрнәрсә белән булмас, тик күп нәрсә белән кызыксынучан кеше
икәнегезне күзләрегез сата.
– Ярый. Сатса сатадыр. «Бәладән башаяк», диләр. Калдырып торыгыз
саксофоныгызны. Тик, рестораннан чыккач, йокыдан уятып йөрмәгез, иртән
кереп алырсыз. Өстәл астына куегыз.
– Зинһар өчен, астыгыздагы багаж сандыгына! Үз тиңнәре арасында
виолончель тавышлы Джерри Мюллиган эше бу саксофон.
– Миңа барыбер.
– Страдивариус скрипкасына тиң саксофон ясау остасы Мюллиган эше
сезнең өчен барыберме?
– Кадерле нәрсә булса, иске капчыкта йөртмәс идегез. Беркем тимәс, ишекне
эчтән бикләп ятармын.
– Рәхмәт, коллега.
– Мин сезгә коллега түгел, ә очраклы юлдаш. Әйткәнемчә, иртән кереп
алырсыз.
– Аңладым.
Ә мин – ахмак, күземә ышанмыйча, алдануымның сәбәбен әлегә кадәр
аңламыйм. Имештер, гел миңа гына кайчандыр, кайдадыр күргән кеше
очрармы? Сызлаганчы тешләрен суыртучы да, чибәр Зәйтүнә белән бу
музыкант та сюжет сырлансын өчен «махсус очрыйлар», диярсез. Юк шул,
укучым. Шул очраклы очрашулар тәэсире кулдан каләмемне төшерми, язмамны
дәвам итәргә этәрә...
Йокыга китеп, күпме ятканмындыр – купе ишеген ачарга маташуны сизеп:
– Мин бит сезгә уятып йөрмәскә куштым, – дидем.
– Откройте, милиция! – диделәр коридордан.
«Моя милиция меня бережёт» дигән ялганга ышанып яшәгән кеше буларак:
– Мне никто ничем не угрожает, я сплю, – дигән булдым, урынымда яткан
килеш.
Шул арада мин аңламаган-белмәгән тылсым-кодрәт белән бикле ишек
ачылып, пистолет тоткан ике милиционер купега керде; кондуктор белән янәшә
баскан пижамалы пассажир: «Это вероломство, вы не имеете право ворваться
в чужую квартиру», дип күкрәк кага башлады. Милициянең дүрт йолдызлысы,
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
59
пистолетын миңа төбәп: «Где саксофон?» – диде дә саный башлады: «Раз, два,
три...» Өч йолдызлысы: «Если до тридцати не дадите – предупредительный
выстрел, а тридцать один – на поражение!» – диде.
Пижамалы һаман «не имеете право!» дигәнен кабатлады. Мин исә, аны-
моны уйламыйча:
– Спросите у хозяина, он в ресторане, – дидем.
– Хозяин в мешке. Где его саксофон?
– Тоже в мешке, – дигән булдым, тавышымны акрынайтыбрак.
– Должен быть в футляре, – диде кондуктор, икеләнүле тавыш белән.
Тынлык урнашты. «18» дип әйткәч, санаучы офицер тукталып калды да
кондукторга:
– Откуда вы знали, что в футляре саксофон?
– Из радиограммы, вашей...
– Значит, самого саксофона не видели?
– Если он в футляре закрыт, а футляр в мешке... как?
– Я тоже не видел, хозяин сказал, что инструмент как скрипка Страдивариуса.
– Но вы же утверждаете, что видели только мешок?
– Было темно, электричество выключили, вагон спал.
– Значит, не видя лица незнакомца, вы взяли от него мешок?
– Лица я его видел у кассы в Саратове.
– Предъявите ваши документы.
Документларның Рәшит Нуриевич биргәне шикләндердеме, нинди эш белән
йөреп кайтуыма ышанмадылармы:
– Одевайтесь, вы арестованы, – диде дүрт йолдызлы офицер, – проверим.
Шуннан соңгы узган мизгелләр онытылган төш кебек кенә хәтердә.
«Саксофон» дигән җиз торба мини пакетларга салынган порошок белән
тулы иде.
Аларның һәркайсын кечкенә бизмәннәрендә үлчәп, «пүнәтәйләр» алдында
акт төзеделәр дә, һәркайсыбыздан кул куйдыргач, кондукторга:
– Сообщите вашему бригадиру – в Саранске вылезаем, – диде дүрт
йолдызлы.
– У меня билет до Казани, – дисәм дә, мине ишетүче булмады.
Саранскка килеп төшкәндә, кояш күтәрелгән булса да, минем кояшым болыт
астына кергән иде: сорау бирергә ярамый, тәкъдим кабул ителми, документлар
алынган.
Милиционерның сул кулына богауланган «саксофонист»ны – аерым
машинада, мине үзләре утырган «УАЗ»икта каядыр алып киттеләр. Тимер
ишекләр ачылып, бер бүлмәгә кергәч, анда басып торган «музыкантка»
күрсәтеп: «Бу кешене таныйсызмы?» – диде микрофон тоткан өч йолдызлы.
Дүрт йолдызлысы дәфтәргә язып барырга кулына ручка алды.
– Кабатлыйм: бу кешене таныйсызмы? – диде татарча.
– Нигә баштан ук татарча сөйләшмәдегез? Үз телегездә сөйләшү
хурлыкмыни?
– Ответьте только на вопрос: кто перед вами?
– Минем купега саксофонны сакларга калдырган музыкант. «Гражданин
мира», диде, исемен әйтмәде. Туристлар теплоходында йөзәм, диде.
– Знаем мы его где он плавает: то в Термезе, то в Самарканде, иногда в
Саратове и в Казани.
– Моңа кадәр очрашканыгыз бар идеме? Булса, кайда? Нинди шартларда?
ӘМАНӘТ
60
Шунда музыкантның күзләре белән минем күзләр очрашты. Кайда очратуны
әйтсәң, ни булыр да, әйтмәсәң ни була? Дәшмим. Сорау тагы кабатланды.
– Һич хәтерли алмыйм.
– Күрдегез, әмма кайда күрүегезне хәтерләмисез?
– Күрүемне хәтерләмим.
– Хәтерләмәгән дә, белмәгән дә кешенең әйберсен сакларга алып калгансыз.
Ул сезгә нәрсә вәгъдә итте?
– Иртәнгә кадәр уятмауны вәгъдә итте.
– Димәк, беренче мәртәбә күрүегез поездда, купеда булды?
– Беренчесе дә, соңгысы да.
«Музыкант» «ха» дип куйды. Көлүе идеме, хуплавымы – аңламадым.
Шундый ук сораулар «музыкантка» да бирелде.
– Бу кешене таныйсызмы?
– Ялган сөйләүче булуын таныйм. Ул мине «музыкант», саксофонын
сакларга калдырган «гражданин мира», диде. Карагыз минем кулга: саксофонда
түгел, барабанда да уйный алмыйм мин!
Шунда мин аны, чынлап та, Сәмәрканд зиратында күрүемне хәтерләдем.
Әйе! Биргән хәерне сул кулы белән алды. Әйе, уң кулының бармаклары юк иде!
Бу турыда әйтергәме, юкмы! Әйтсәм ни була да, әйтмәсәм ни көтә? Баткакка
кереп бата баруымны тоеп, курка калдым.
– Ярый, саксофонда уйнамыйсыз, ди. Башка вагоннан күчеп, капчык тотып
килүегезне кондуктор күргән, – диде дүрт йолдызлы.
– Капчык тотып йөрү җинаятьме?
– Наркотик таратып йөрү җинаять.
– Сез «саксофон» кемнеке булуын, аны сакларга кем куюны ачыклагыз.
Монда кондукторның кулы уйнавына шикләнәсе юк. Махсус оештырылган
эш бу, – диде музыкант.
Сорау алу сәгатьтән артык вакыт дәвам итсә дә, музыкантның
«уйный башлаган көе бозылмады», һаман «минеке түгел», «үзегез
оештыргансыз»ны кабатлады. Бирелгән өстәмә сорауларга җавапларымда
мин дә: «күрмәдем», «белмим», «белмәдем», «ишетмәдем» киртәсеннән
чыкмадым.
Допростан соң «саксофонист»ны ябык машинада каядыр алып киттеләр.
Мине тәрәзәсез бүлмәгә бикләп, тикшерүче килгәнче дип, хыялларым белән
генә калдырдылар. Ә хыялларым исә «су бирерләр микән», «йокларга ярыймы
икән» дигән уйлардан ары узмады.
Буяу исе бетмәс бүлмәдә унике көн «кыл иләктән иләнеп» «ял иттем».
Сорауларга бирелгән җавапларның дөреслеген тикшерү шулай озакка
сузылдымы, тикшерүчем тәҗрибәсез идеме – таможнячы Рәшит Нуриевич
йомышы белән Дүшәмбе шәһәренә очканнан башлап, Саранскка төшкәнче
ниләр булган, кемнәр белән очрашып, ни турында сөйләшенгәннәр язылган
дәфтәрнең һәр битенә кул куйдырып, мөһерен басты да, дипломатына салып
бикләгәч, миңа карап: «Наконец», – диде тикшерүче. «Наконец, эш бетте»,
дигәнне аңлата идеме, әллә «наконец, эләктең», дигән сүзе идеме – ничек
аңларга белми икеләнгәч:
– Бу дәфтәргә язылганнарның күчермә нөсхәсе миңа бирелмимени? – дидем.
– Хөкемгә кадәр беркемгә берни бирелми. Эчтәлеге белән танышкач, «барсы
да дөрес» дип раслап кул куйдыгыз – безгә шул җиткән.
– Миңа да суд булачакмы?
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
61
– Сез – төп «участник операции». Ә кем буларак катнашуыгызны хөкем
карарыннан соң белерсез.
– Катнашым юклыкны сөйләдем ич инде.
– Шулардан баш тартмакчымы хәзер?
– Булганнарыннан ничек баш тартыйм?.. Бухгалтериядә тоткарлануымның
чын сәбәбен сорасалар, ни диярмен?
– Анда барысын да беләләр. Билетыгызга сугылган штамплардан да аңларга
була. Кирәксә, белешмә җибәрелер.
– «Музыкант»ны кабат очрату ихтималы бармы минем?
– Повторно эләгүе. Егерме елдан да ким бирмәсләр.
– Кызганыч...
– Рецидивист кызганычмы?
– Минемчә, гаеплене хөкем итүгә караганда, аны аклау юлларын эзләү
саваплырактыр. Уникаль талант иясе ул.
– Сез аны милләттәш дип кызганасыз. Кем белән утырса, шуның телен
өйрәнгән полиглот гагауз ул.
– Бөек артист булыр иде... Талант!
– Билетын тикшергәндә, кондуктор аның дүрт бармагы юклыгын шәйләп
безгә хәбәр итмәсә, тагы ниләр көткәнен чамаларга Шерлок Холмс зирәклеге
кирәкмидер. Исән-аман котылуыгызга шатланып, кондукторга рәхмәт әйтегез.
– Ул да сезнең кешеме?
– Безнең эштә безнеке булмаган кеше юк. Сезгә дә рәхмәт.
Мине тынычландырыр өчен генә әйтелсә дә, хәлем тынычланырлык түгел
иде. «Бухгалтериядә беләләр» дигән хәбәр дөньямны икегә бүлде: акка-карага,
кайнар-салкынга, юмарт-саранга, яхшы-яманга. Яшәүне елга агышы белән
чагыштырсак, ярларының берсендә – явызлык, икенчесендә – игелектер.
Елга агарга тиеш, яшәү рәвеше шулай аның. Кешеләргә дә бер-берләрен юкка
чыгарган ике көч уртасында өченче көч булып яшәргә кирәк: югалтып-табып,
котыла-тотыла, биреп-алып, сөелеп-сүгелеп...
Мин бу күңелсез уйлар сазлыгына шул «саксофонист» белән «ЧП»дан
соң кереп баткан булсам, аны Казан вокзалында Мәскәү-Дүшәмбе поездына
утырганын күргәннән соң, тәмам чыга алмастай баткакка чумдым. Әйе, булды
бу эш, күрдем – ышанмадым. «Булмас» диясем килде, «күрдем» дигәне җиңде.
Кеше ышанмасны дөрес булса да сөйләмә, диләр. Үзем дә ышана алмаган
очракка тукталып, тагы бер «колак» ясау ярамас. Әмма күрүем хак. «Дөньяда
бер-берләренә охшаш йөзләр дә, бармаксыз-кулсызлар да очравы ихтималына
ышаныйк та үз кыйссабызга кайтыйк. Хызыргаләйһеәссәлам белән күзгә-күз
очрашкан гөнаһлы бәндәнең күзенә тагы ни генә күренмәс тә, башына нинди
генә уйлар килмәс!.. Уй килмәсә, дөньяда «хорафат» дигәне бар. Саташу,
хыялланулар да кешенеке. Болардан тыш иң серле, иң мавыктыргыч «детектив»
дигән һөнәр бар. Эше булгач, кешесе булмасмы? Күңелне шундый уйлар белән
алдалап алга барыйк.
Мәскәүгә килеп төшүемнең «ялкынын» Матильданың Австралиягә очкан
хәбәре сүндерде. Телефонда хаҗи – доктор тавышы иде:
– Әле тиз генә кайтмас. Бабасының каберен зиярәт кыласы, андагы гадлия
органнарына керәсе, нотариуста варислык-мирас мәсьәләләрен ачыклыйсы
бар. Кыскасы, эше күп, аны көтеп вакыт әрәм итүегез нәтиҗәсез мәшәкатьләнү
генә булыр.
Гәрәй абзыйның Матильда белән сөйләшүе вәсика белән фотоларны Зәкәрия
ӘМАНӘТ
62
абзый адресына салгач булганмы? Әллә Ата белән Ана йомшарып, кызларын
гафу итеп, Австралиядәге чынбарлыкны белеп кайтуны аннан үтенгәннәрме?
Бу мәсьәләгә оныкларының карашы ничек?
Казанга кайтуыма Мостафадан бандероль көтеп яту – яшәү маякларымны
сүндереп, план-хыялларымны «челпәрәмә» китерде.
«Ике хат алдык. Берсе – Хәйдәр хәзрәттән, икенчесе – атказанган юристтан.
Зәкәрия абзыйның әтисе кайда җирләнүне раслаган вәсикалар
җибәргәннәр. Ике хатта ике зират күрсәтелү, үлү-күмелү көннәренең
төрлелеге бу эштәге ямьсез бостанлыкны дәлилли. Нык борчылудан,
Зәкәрия абзый сырхауханәгә кереп ятарга мәҗбүр булды. Тиз арада
вазгыятьне ачыклаган хәбәр көтәбез. Мин хәзер вәкаләтнамәле васый. Без
хәзергә Австралиядә үз вилаятебездә.
Тегеләрдән килгән вәсикаларның күчермә нөсхәләрен җибәрәм. Сәлам
белән, инак Мостафа».
Уйларга баш эшләми, җавап язарга кулым бармый. Әйтерсең, җанымны
паралич сукты. Учлап дару, бал белән мәтрүшкәле чәй эчеп, атна буе өйдә
аунасам да, ныклы фикергә килә алмадым.
Шантажмы бу? Мошенниклыкмы? Уенмы? Әллә шуларның җинаятьчел
кушылмасымы?
Дәрт-ялкыным сүнеп, ни кылырга белми ятудан файда юк иде. Эш
урыныма барып, кайтканымны белдерергә, кайчаннан һәм нинди эшкә
тотыначагымны ачыкларга кирәк иде. Эш кенә эзгә бастырачагына,
борчылуларымны оныттырачагына өметләнеп, утыз ел эшләгән эш урыныма
киттем. Тик анда күргән-белгән үзгәрешләрдән ни әйтергә белми телдән
калдым: безнең телерадиокомпания икегә бүленгән: яңага һәм искегә. Мине
яңасына яратмаганнар, искесенең исемлегендә калдырганнар, әмма штатымны
бетергәннәр, чөнки минем эшләрнең кирәге калмаган, вакытка сыймый икән,
Мәскәүнең әмере шулай, имеш. Һөнәремне кирәксез иткән үзгәреш хәбәрләре
мине аяктан егып, больницага кереп ятара мәҗбүр итте.
– Безгә һөнәрчеләр түгел, күндәм кәсепчеләр кирәк, – диде замнарның
яңасы.
Больницадагы табышларым шул булды: стресстан шикәр авыруы башлану
белән «котладылар», аденома таптылар; йөрәкне, мае бетәр-бетмәс лампа януы
белән чагыштырып, «филтәсен» алыштыру кирәклеген искәрттеләр.
Үлемнән ычкынып, больницадан чыккач, язмышым белән кызыксынып,
янә «эшкә» дип барсам, мине инде онытканнар. Кайчандыр ярдәмчеләрем
булып эшләгән кәсепчеләр минем белән сөйләшеп торудан «таешалар», кая
кереп, кемгә дәшмим – читкә карап, яңа тәртипләр урнашуы, тапшыруларның
продюсерлашып, ягъни тышлыгы алышынып, эчтәлектән котылу белән
мактаналар.
Элекке кадрлар бүлегендәге «главный специалист» дигән сәер вазифа
иясе, язмышымны ачыклау буенча сорауларыма җаваптан качып, минем
«персонага» махсус органнар тарафыннан аерым игътибар булуын әйтеп
«сөендерде».
Алардан теге яки бу резюме килмичә, статусыгыз билгесез, диде.
Статус – резюме – статус... Аңласаң – аңла, аңламасаң – шартла: нинди
«резюме»? Нинди «статус»? Ни өчен «орган» гына түгел, ә «органнар»? «Нар»
өстәлү «саксофончы» эше өстәлүне күрсәтәме?
Уемда да, күз алдымда да шул сораулар.
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
63
1964 елны театрыбызның Ташкент гастрольләре вакытында, «Комсомольское»
дигән сулык буена кызынырга төшкәч, бер яшь артистыбызның киемнәрен
урладылар. Шуннан соң аның (хәзергәчә) «су керү», «кызыну» дигән сүзләрне
ишетүгә, аллергиясе башлана. Казалы булуы турындагы кыйссасын сөйләгәч
кенә тынычлана. Ярты гасыр бер үк сүзне сөйли. Искә төшермә, зинһар, шуны,
дисәң: мин төшермим, үзе төшеп җәфалый, ди.
Инде менә үзем шул хәлдә: кемне очратсам, минем белән «органнар»
кызыксынуын сөйләп, ник икән дип сорыйм да теләктәшлек көтәм. Булмагач,
инде менә колагым ишетми, күзем күрми, телем тотлыга башлады. Серләремне
саклау авырлашкач, үзе дә «шулар» теңкәсенә тиюдән йөрәк чирлегә әверелгән
сабакташыма тагы киңәшкә киттем. Гаебем юклыкка аны ышандырдым
шикелле.
– Алар гаепне таба, анысы өчен борчылма. Синең кайчан, кайда нәрсә
кылганың, гамәлләрең генә түгел, кайда ни уйлаганың да өстәп теркәлгән.
– Судка чакыру килер, диделәр, дәшкән кеше юк әле.
– Кычытмаганны кашымыйлар. Сугышырга әзерлегеңне белсәләр генә,
син – шәхес, син – батыр.
– Алайса һәр батыр шәхес булып чыга?
Безнең татар егете Шакирҗанга кадәр кырык дүрт солдат шул ук батырлыкны
кылган. Алтын йолдызны «Шакирҗан»нан «Александр Матросов» ясап, аңа
тагалар. Тагын ике йөзләп солдат, шул ук батырлыкны кабатласалар да, Алтын
йолдыз бирү кими башлый һәм гел туктала.
– Чөнки үлеп котылу массовый төс ала.
– Хикмәт анда гынамы икән?
– Төп сәбәп шул. Әйе, Матросов герой, әмма шәхесме ул?
– Рейхстагка җиңү байрагын кадаучы Гази булса да, Алтын Йолдыз грузин
егетенә тагыла. Мин һәр батырны шәхес димәс идем. Әмма һәр шәхестә
батырлык бар, дигәнгә кушылам.
– Геройларны хакимият билгели, шәхесне заман тудыра! Александр Невский
да, Дмитрий Донской да – хакимият заказы белән тудырылган геройлар.
Сабакташым аша органнарда минем белән кемнәр кызыксынуы
ихтималыннан чыгып, ике фамилияне ачыкладым да, телефоннарын белеп,
шул көнне үк шалтыраттым. Беренчесе, рус фамилиялесе, җавап бирмәде.
Икенчесе – Мир-Мирич дигән татар икән. Очрашу урынын ул үзе әйтте.
Җомга кичендә елга портына киттем. Үземчә күзаллап, китель кигән
майорны эзләп йөрим... Эскәмиядә утыручы ак кәчтүмле ир-егет миңа исемем
белән дәшкәч, ул икәнен аңлап алдым.
– Сез Мир-Миричме? Исәнмесез! – дидем.
– Тулы исемемне белсәгез дә, бусына да риза. Исән-саумысыз?
– Мине беләм, дидегез инде... Әйе... Мин шул бәндә булам.
– Сезне белмәгән татар юктыр.
Сүз шулай башланып, ресторанның кешесез бер почмагында дәвам итте.
Заказ бирмәсәк тә, ике кружка сыра белән ике кипкән балык китереп куюдан,
майорның монда үз кеше булуын аңладым.
– Эштән соң биредә булгалыйм. Монда аулак, тыныч.
– Сезнең өчен эш урыны кайда да аулактыр.
– Сез – сәнгать кешеләре – безнең ише плебейлар трактирыннан ерак
йөрисездер? – дип, майорым мин биргән тонны кабул итмәвен сиздерде.
– Миндә диабет. Шунлыктан ашавымны мәҗбүр итмәскә тырышам.
ӘМАНӘТ
64
– Ресторан күргәзмә урыны түгел, билгеле. Әмма Станиславский белән
Немирович-Данченко театр төзү буенча ресторанда килешкәннәр.
– Без дә килешербез дип өметләнәм.
– Нинди мәсьәләдер бит.
– Мир-Мирич сыра эчте, мин балык чистарттым.
– Сырасын эчмәгәч, нигә әрчисез аны?
– Сезгә дип.
– Ләкин бит сез бәйсезлек турында вәгазь сагынып, вобла әрчергә
килмәгәнсез?
– Сезне сагынып килүчеләр дә бармыни? – дидем мин, үзем дә сизмәстән
бәхәскә керә барып.
– Яратмасалар да, эшебезнең кирәклеген белгәч, сагынучылар булгалый.
Сагынмаучыларга да түзәбез.
– Ник соң күпчелек сездән һаман курка? Курку булган җирдә тигезлеккә
урын юк бит.
– Бәхәсләшәсегез килә ахры?
– Без – «утопияләр» илендә тәрбияләнеп үскән буын.
– Ә хәзер реаль үзгәрешләр чоры. Утопияләр утоплены. Теләкләргә ирешү
мөмкин чорда яшибез...
– Дибез. Ничек?
– Әйтик, депутатлыкка сайланып. Юлбашчы булырга да тулы ирек бар.
– Акчаң булса. Юк икән – акчалы белән дус булу кирәк.
– Анысын сез тапкансыз түгелме?
Шушы сораудан соң майорның Зәкәрия абзый тарихы белән, аның миңа
йөкләнгән йомышлары – әманәте белән таныш булуына шигем калмады.
Кемнәр «җиткерүен» чамаласам да, нинди максаттан чыгып «җиткерүләрен»
белү кирәк иде. Сынау дәвам итте...
– «Саксофонист» операциясенә катнашыгыз юклыгы расланган. Сезгә
«тагылган» Зәкари мәсхәбе дә яралгы хәлендә, бездә тамыр җибәреп, үрчү
ихтималы юк...
– Шундый да мәсхәб бармыни?
– Аларның баш габиде белән шартнамәне сез төзегәнсез ич. Димәк,
башлангычы бар.
– Кем белән шартнамә төзегәнмен инде мин?
– Шул мәсхәбнең башлап йөрүчесе – Башгабид белән, ягъни...
– Моннан да примитив яла булмас. Шуңа ышанасызмы сез?
– Ышансам, сезнең белән ресторанда утырмас идем, махсус бинаның
яшерен бүлмәсендә сөйләшкән булыр идек.
– Шартнамә төзүем хак. Нимес офицерының Рәсәйдә туып үскән улын табу
буенча. Самуэль атлы Австралия кешесе белән. Аның чын исеме – Зәкәрия,
Казанныкы ул.
– Шуннан?
– Таптым мин Роммельнең улын! «Гәрәй Искәндәрович» исеме белән
Сәмәркандта яши, бер кызы, оныгы бар. Кирәкле вәсикалар белән ныгытып,
Гәрәйнең фотоларын салдым. «Алдым» хәбәре килсә, әманәтем үтәлгән була.
Бары шул.
– «Биш миллион доллар салдык», дигән хәбәрне көтмисезме?
– Җибәрсәләр алырбыз, җибәрмәсәләр – гаепләү булмас. Әманәткә хыянәт
итмәдем.
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
65
– Ә менә Гәрәй Искәндәровичның кызына ата-анасына хыянәт итү берни
тормый. Бар эшен ташлап, бабасыннан калган мирасны үз исеменә күчертү
буенча чаба.
– Дөрес эшли. Әмма аңа Австралиягә очарга кирәкми иде, әти-әнисе белән
татулашу кирәк иде. Ата малы балага калмый кемгә булсын?!
– Ә ул сезгә калмасын өчен, сезне яманатлы итеп, әтисен Израиль
шпионы итеп күрсәтергә маташа. Шуңа ялган материаллар җыя. Көлке
түгел, юләр ул.
– Сезнең фирмага мөрәҗәгать иттеме?
– Безнең системада эшләп чыккан шәп юрист бар. Аңа килгән. Сезгә
компромат эзләп. Аннары миңа...
– Сез, әлбәттә, таптыгыз инде?!
– «Юк», дидем ич: эзләсәк тә тапмадык.
– Алайса, минем статусым тиздән билгеле булачак?
– Үзегезнең кем икәнегезне белмисезмени? Сез – режиссёр.
– Сүз түгел – эш кирәк миңа! Аны сезнең кулда, диделәр.
– Эш булыр. Тик «Идел нимесләре автономиясе»н тергезү оешмасы белән
бәйләнешне өзсәгез...
– Беренче тапкыр ишетәм. Шуның өчен мине эшемнән мәхрүм иттеләрме?
– Эшләсәң – эш булыр, дим ич.
– Кайда? Сездәме?
– Тиздән республика мөселманнары мөфти сайлаячак.
– Сайлана торган вазифа түгел ич ул.
– Шулай хәл иткәннәр икән – сайларлар.
– Кемне?
– Кандидатлар бар. Һәркайсы үзенә фирка туплый. Яшерен дә, ачыктан-ачык
та дим-дәлаләт, ягъни агитация эшләре алып баралар. Һәркайсына спонсор
кирәк, акча ягъни.
– Кемне тәкъдим итәр идегез?
– Әгәр сезне дисәм? Коръәнне беләсез, Хаҗда булдыгыз? Эчмисез,
тартмыйсыз... Хатыныгызга хыянәттән куркасыз...
– Шаярмагыз.
– Биш миллион долларны «вакыф малы» дип Диния нәзарәтенә күчертәсез
дә, амин-Аллаһ әкбәр, мөнбәр сезнеке.
– Мин сезнең белән шаярырга дип килмәдем, майор әфәнде.
– Депутатлыкка узмагач, монда да узмам, дисезме?
– Мин сезне, җитди урында утыргач, үзегез дә җитди офицер дип килгән
идем. Рәхмәт сыегызга. Тәкъдим итәчәк кандидатыгызга Ходай – тел ачкычы,
батырачак кандидатыгызга сабырлык бирсен.
Көннәрем әрәм узмасын дип, Мостафага (вазгыятьне аңлатып) хат
язып салырга булдым. Аңарчы Мәхмүт абый белән Хәйдәр хәзрәтне күреп
сөйләшергә кирәк иде.
Очрашу вакытын билгеләргә Мәхмүт абыйга шалтыратсам, атказанган
юрист гаҗәпләнеп калды:
– Син өйдәмени? Эшеңнән, бездә эшләми ул, диделәр. Ни йомыш?
– Зәкәрия абзый йомышлары буенча сөйләшергә иде.
– Мин инде тиешле урыннарда булып, вәсикалар эшләтеп җибәрдем.
Урынны барып карадым. Үзәк аллеядан ерак түгел...
– Кайсы зиратта?
ӘМАНӘТ
3. «К. У.» № 7
66
– Бистә зиратында ук табарбыз дигәннәр иде, андый кеше өчен үзәк тә
булсын дип тырыштык. Дәрәҗәле дә, ышанычлырак та. Мин Зәкәрия абзыйга:
«Туфрагыңны җирләргә урын табарбыз», – дип сүз бирдем. Сүземдә торып
урын таптым. Алла каршында да җавабым шул булыр.
– Аңа урыннан да бигрәк, әтисенең каберен табу кирәк. Мин шуны, ничек
кенә эзләсәм дә, таба алмадым... Зәкәрия абзыйга шулай дип ачыктан-ачык
язып салыйммы? Алар миннән җавап көтә.
– Мин аңа туфрагыңны җирләрбез, дип вәгъдә иттем. Хәтерлисеңдер, аның
әманәтен кем үтәсә, «отыш» шунда булыр, дип килештек.
– Бу бит ялган җиңү...
– «Табалмадык» дигән дөреслек язып, өлкән кешене җәрәхәтләүдән ни
фәтва?
– Ул инде җәрәхәтләнүдән узган – больницада ята. Сез җибәргән ялганнардан
яраланып. Дөресен әйтеп языйммы?
– Без җибәргән хәбәрләрдән җәрәхәтләнгән булса, син язган дөреслек аны
үтерәчәк. Кайсын сайлыйсың – шулай эшлә...
Сөйләшү өзелде, телефон трубкасы куелды. Атказанган юристның
«файдалы» ялган белән Зәкәрия абзыйның гонорары өчен генә тырышуы
ачыклангач, аның белән сүз көрәштереп торудан мәгънә юк иде.
* * *
– Нигә икәнен әйтмәдеме?
– Сине чакыргач, миңа ник әйтсен икән? Үзеңә генә әйтер сүзе бардыр.
Озак йөрмә, маргарин салып ашарга солы боткасы пешердем.
– Анда хәзер ике хуҗа. Кайсыныкы чакырды?
– Эше булса, кайсына да ярамыймы? Икесенә дә кер!
Элекке эшемә килеп, «секретётка» ханым каршына бастым, күрештем.
Елмаерга тырыштым.
– Сиңа Ташкенттан хат бар, «заказной». Мә – тот!
– Ташкентта беркемем дә юк бит минем.
– Белгән кеше булганыңа күрә генә алып калдым инде, моннан соң шәхси
хатларыңны өй адресыңа җибәрсеннәр, син хәзер безнең штатта түгел. Гаеп
итмә.
Сүз арттырудан фәтвә юк иде. Хатны кулга алып, саклык белән генә ачтым...
Ташкенттан булса да, җылытыр хәбәрләр юк иде. Хәтта, киресенчә, өскә чиләге
белән бозлы су сипкәндәй, суыксытып җибәрде, күз алларым караңгыланып,
башым әйләнеп киткәндәй булды.
Үземне ничек кирәк, алай «кулга алып», урамга чыгарга ашыктым. Хатны
укып чыгу бер эш булса, аны тиешенчә аңлау башка эш иде: «...Мине дә,
үзеңне дә котлый аласың: теләгемә ирешәм бугай. Күптән көткән бәхетемне
сакларга акушерство үзәгенә Ташкентка килдем. Атна-ун көн ятылыр,
диделәр. Шатлыгым белән уртаклашырга көндәшемә шалтыраткан идем, ул
кайгысы белән уртаклашты: Термезда вагонга товар төяткәндә, Тәмирланны
кулга алганнар. Үз кешесе саткан. Кем сатса да, ирек яулавыма юл ачык.
Әмма минем исемгә язылган күчемсез малны ташлап китү үз-үземә хыянәт
булыр. Син нинди киңәш бирсәң, шуны үтәргә әзермен. Гәрәй абзыйлар
кайттылар. Тормышларында зур үзгәреш булу көтелә. Матильдаларын каядыр
җибәргәннәр иде, әйләнеп кайтканын күрмәгәч, нинди эш белән йөрүен белмим.
Татуланышулары сизелә. Әлфия апа көндәшемә сине чакырырга ниятләре
Ә Х Т Ә М З А Р И П О В
67
булуын әйткән. Ризалашма. Синең ярдәмгә без дә бик мохтаҗ. Адресыңны
төгәл белсәм дә, квартира алырга җыйгам акчамны «до востребования» дип
махсус җибәргән идем. Эшләр болайга киткәч, алмый торуың дөрес булыр.
Тик ятмасын дисәң, үз кирәгеңә тота аласың. Вакытлыча. Бер җай чыгарып,
үзең килеп китсәң иде. Гаиләңне ташлама, туачак бәхетемне дә ятим итмә.
Мин ирле килеш тол яшәргә күнеккән инде. Җайлашырбыз. Сиңа ышаныч
белән: Сәмәрканд бәхетлесе».
Хатны мөмкин кадәр вак кисәкләргә ерткалап ташласам да, тәэсиреннән
туган каршылыклы уйларны ерткалап җилгә очырып та, суга агызып та булмас
иде. Шантаж гына түгелме бу? Провокацияме? Товар төяткәндә кулга алганнар,
имеш. Димәк, көндәшләргә ирләренең кәсебе алдан ук билгеле булган? Әгәр
шуны миңа белдерүдән курыкканнар икән, димәк?.. Групповой җинаять бит бу?..
«Димәк»ләргә җавап эзләгәнче, почта бүлекчәсенә киттем. Алырга дип
түгел, белергә, чынлап та, сүзендә торып, фатир алырлык акча җибәргән
булса, ул бит хәләл акча булмас... Бусы – хатны укудан соң туган сорауларга
бер җавап. Интрига өчен булса – икенче төрле җавап сорала.
Почта бүлекчәсенә, чынлап та, акча килгән иде. Ул аны көндәшеннән хәбәр
ишеткәнче салган булырга тиеш... Әгәр бу акчаны алсам һәм үз кирәгемә
куллансам, мин – «соучастник», ягъни җинаятьчел төркемдә катнашкан кеше
булам түгелме? Ә инде алмасам, коллыктан котылырга теләп миңа ышанган
кешегә хыянәт иткәндәй килеп чыга. Нишләргә? Икеләнү-шикләнүләремнән
оператор ханым коткарды:
– Безнең почта кассасында бу кадәр суммада акча булмый. Заявка бирербез,
әзерләрбез.
Рәхмәттән башка сүз таба алмадым.
Әзерләүләренә ышансам да, көтмәгәндә килеп чыккан бу хәлгә ышану
да мөмкин түгел иде. Четерекле хәлләргә тарыганда, хатыным белән киңәш
кылып котыла торган идем. Бу очракта аңа дөреслекне әйтсәм, болай да
киеренкелектәге тормышыбыз чатнап кына калмас, челпәрәмә килеп уалыр
кебек тоелды.
* * *
Миңа кадрлар бүлегенә кереп, хезмәт кенәгәмне алудан башка чара калмады.
Аның соңгы битенә: «Уволен в связи с ликвидацей ГУ ГТРК «Республика»,
пункт 1, статья 81 Трудового кодекса РФ», дип язылган иде. Бу әмердә мине
иң гаҗәпләндергәне эштән бушатылган көннең туган көнемә туры килүендә
иде. Димәк, уйлаганнар, исәпләгәннәр. Шунысына рәхмәт.
Кемгәдер үпкәләп, төшенкелеккә бирелеп йөрүдән статусым үзгәрмәячәк,
нинди дә булса эш табарга кирәк иде. Мунчага бергәләп йөри торган күршем
– пенсиядәге милиционер дустым, аскы урамдагы балалар бакчасына төнге
каравылчы кирәклеген әйтте. Акчасы әлләни булмаса да, башка эш тапканчы,
эшләп торырга булдым. Укыйсыңмы, язасыңмы, сурәт ясап утырасыңмы – төн
синеке. Кухнясында иртә-кич ашарлык ризык калдыралар, телевизоры да,
телефоны да минем хозурда. Әдәби әсәрләр укып, болай да ярсыган йөрәкне
«җилкендерәсе» килмәде, татарчага тәрҗемә ителгән Коръәнне өйрәнә
башладым. Атна-ун көннәр үтеп, җаным бераз тынычлана төшкәч, телевизор
кабызсам: «Киләсе җомга кичендә мөфтилеккә өч кандидат катнашында
телевизион диспут булачак, сорауларыгызны телефон аша да, язмада да бирергә
мөмкин», – дигән игълан ишеттем.
ӘМАНӘТ
3.*
68
Күңелне көнчелек хисе «кытыклап» узды. «Эх, үзем булсаммы!» дигән
уйдан узылмаса да, сорауларны телефон аша җиткерергә ниятләдем. Хаҗ
вакытында шәехкә язып биргән сорауларның һәммәсе хәтердә иде. Шуларны
«сипләп», яңартып, бераз үзгәртеп яздым да, телефон номерларын җыйдым.
– Бер кешедән – бер сорау, – диде дежурда утырган кыз тавышы.
– Безнең сораулар коллектив исеменнән! – дидем үҗәтләнеп.
– Почта аша җибәрсәгез, өлгермәячәк. Үзегез китереп бирсәгез, сораулар
папкасына салырбыз, дигән җаваптан канәгатьләнеп, икенче көн иртәсендә
(кеше эшкә килә башлаганчы) телевидениенең проходноендагы почта
тартмасына илтеп салдым.
Түземсезлек белән җомга кичен көтеп алдым. Дөресен әйтим, көтүем
әрәм булмады. Диспутны, өч кандидатка егермешәр минут бирелгән вакытны
кушып, бер сәгать эшләгәннәр. Җаваплары, нотык-чыгышлары, нигездә, шул
мин язып биргән сорауларга җаваплар иде. Күпчелек җавапларны миңа таныш
булмаган яшь хәзрәт бирде, юрист Мәхмүт абый да, подполковник Хәйдәр
хәзрәт тә, оппонентларын дөресләгән кыяфәттә, баш кагып, «әйе, шулай,
дөрес» дип утырудан узмадылар. Бу моназарада, ягъни диспутта яшь хәзрәтнең
җиңүенә куанып кына калмадым, телефон аша рәхмәтемне дә белдердем.
Иртән дәртләнеп кайтып керүемне хатынымның кәефсез каршылавы
сүрелдерде:
– Юк-бар сорауларың белән борчыма, дияргә яратсаң да, әйтергә мәҗбүрмен,
сиңа телеграмма бар, чит илдән.
– Кемнән?
– Син бит карамаска, укымаска куштың, карамадым, ачмадым.
– Оныт шундый ваклыкларны.
– Тел ярасы онытылмый шул.
Телеграмма Мостафадан булып, хәбәрләре дөньямның астын-өскә
әйләндереп ташлады: «Матильда белән очрашудан соң кинәт кенә Зәкәрия
абзый мәрхүм булды, мөселман зиратына җирләдек. Шартнамәгез буенча,
«Кеше эзлим» дигән фильм төшерергә тиешсең икән. Тиз арада фильмның
бер күчермәсен салып җибәрсәң яисә үзең килер булсаң, түләү операциясенә
керешер идек. Бу эшне үзәк банк белән килешүсез эшләп булмый. Килешү
дәүләт органнары соравы буенча гына эшләнә, ди. Сездәге тәртип ничектер,
бездә Үзәк банктан килешү алмыйча, чит мәмләкәткә акча күчерү тыела.
Мондагы кагыйдәләрне үзгәртү дә, законнар таләбен үтәмәү ихтималы да юк.
Ышаныч белән җавап көтеп, васый – варис Мостафа».
Ни кылырга икәнен белмәүдән, мин шушы әсәрне язарга утырдым.
Үзәк банкларга йөрүдән дә, төшерелгән фильмым юклыктан да, бәлки
шушы бәяным коткарыр. Әллә инде, бернигә карамый, Сәмәрканд гүзәленең
фатир акчасын алып, фильм төшерә башларгамы? Шул турыда киңәшләр
көтеп калам.