ГОМЕР – БЕР МИЗГЕЛ

МИҢГОЛ ГАЛИЕВКӘ 75 ЯШЬ
Безнең авыл зур түгел (йөз хуҗалык чамасы), ләкин
элек-электән җидееллык мәктәбе булган, биш-алты авылның
балалары башлангыч класслардан соң безнең авылда укыдылар.
Безнең чорда бөтен районга ике урта белем алу мәктәбе бар
иде. Унъеллык мәктәп тәмамлау ул зур дәрәҗә иде.
Без унбиш бала беренче класска кердек. Бер кызның гына
әтисе бар, ул да сыңар аяк белән сугыштан кайткан почта
начальнигы!
Безнең очта гына яши торган бер малай һәм аның апасы
белән бер класста укыйбыз. Кичләрен башны башка терәп,
сукыр лампа тирәсендә йә дәрес әзерлибез, яисә шашкалы
уйныйбыз (бу инде әтидән калган хәзинә), табышмаклар
әйтешәбез. Әниләр башка өйдә кич утыралар: ямау ямыйлар,
оек-бияләй бәйлиләр, чабата үрәләр, моңлы җырлар җырлыйлар, елыйлар.
Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, җәй көне абыем ялга кайтты, мине үзе белән
Украинага алып китте (ул – капитан!). Бер авыз урысча белмәгәч, миңа башта уку
авыр булды. Шулай да сөйләшергә, укырга бик тиз өйрәндем, спорт мәктәбенә дә зур
теләк белән йөрдем. Сабакташларым ихтирамлы булдылар. Күбесе офицер балалары.
Сигезне тәмамлаганчы ук, абыемны Германиягә күчерәселәре билгеле булды.
Мин авылга кайттым. Укыйсы килә... Пенсия дә егерме биш сумга җитте (минем әти
сержант булган!).
Авылда бер ел укымыйча торган иптәш кызым бар иде, әнисе «укытырга
мөмкинлегем юк», дип җибәрми, ул пенсия алмый, әтисе хәбәрсез югалган, имеш,
пленда үлгән, «халык дошманы» кызы. Елашабыз. Ниһаять, Мамадыш урта мәктәбенең
9 «Б» классына килеп кердек. Миңлегол белән тәүге очрашуым да шунда булды...
Ул шул мизгелне болай дип искә ала: «Бер чибәр генә, бераз кыланчыграк, «гы»ны
украинчарак әйтүче бер кыз класска килеп керде».
Авыл аралары якын гына булса да, без Миңлегол белән очрашмаганбыз (югыйсә
100нче квартал посёлогына без аларның өйләре каршыннан ипигә, майга йөри идек).
Миңлегол дүртенче классны тәмамлауга, алар мәктәбендә бишенче, аннан алтынчы...
класслар ачылган, ул безнең авылга укырга килмәгән, ә абыйсының безнең авыл
мәктәбендә минем абыем белән бер класста укыганын хәтерлим.
Без, сугыш вакытында туган, төрле авыллардан җыелган иллеләп бала, тулай
торакта – Мамадыш башлангыч мәктәбенең (ярымподвал) өч бүлмәсендә яшибез. Һәр
шимбә укудан соң авылга җәяүләп кайтып, алга таба яшәү өчен биштәргә тутырып
бәрәңге, өч тәңкә акча (анысы кибеттән ипи, токмач алып, җылы аш пешереп ашарга
кирәк) алып киләбез. Шулай йөргәндә, 1958 елның февраль бураннарында, безнең
авыл егете – 9нчы класс укучысы Иванны югалттык. Аны яз көне яр астыннан әнисе
табып, җитмеш көннән соң гына Җир-Ана куенына тапшыру насыйп булды
Кышкы каникулдан соң, М.Фәйзинең «Асылъяр» спектаклен куярга өйрәнә
башладык. Рольләрне кем бүлгәндер, белмим, Миңлеголга – Шәрәф (билгеле инде, ул
җырлый), миңа Ләлә ролен биргәннәр. Шәрәф белән кара-каршы сөйләшү һәм җырлар
115
күп. Миңлеголга мине җырларга өйрәтү җиңел булмады (мин аның беренче укучысы!).
Ул спектакльне безнең авылда да, Миңлеголлар авылында да, мәктәптә дә куйдык.
Иске Комазан авылы балалары мине өйләнешкәнче «Ләлә апа» дип йөрделәр.
Миңлегол искиткеч матур итеп, ничектер тамагы белән бераз сызгыртып җырлый
иде. Ата-аналар җыелышына спортзалны тутырып тол әниләр килә (әтиләр саны кул
бармакларына сыеп бетә торган гына). «Әниемнең җылы кочагы», «Әниемә хат»ны
һәм халык җырларын гаять моңлы итеп башкара ул, сагышлы-моңлы әниләребез елап
утыралар. Зур концерт әзерли идек без ул очрашуларга. Миңлегол бик актив, аны
яратмый мөмкин дә түгел. Класс җитәкчесе Шәмсинур Габдрахман кызы: «Миңлегол,
иртәгә мәктәп радиосыннан сөйләргә кирәк! Стенгазета чыкканмы? Бәйрәмгә концерт
әзерме?..» – дип кенә тора иде.
Класста парталар өч рәт. Мин өченче рәттә беренче партада утырам, Миңлегол
– икенче рәттә икенче партада, стенада Гёте портреты эленгән, шуңа караганда күз
карашларыбыз очраша иде.
Без тулай торакның бер бүлмәсендә тугыз кыз торабыз, бары ике авылдан килеп
укучы егетләрне генә (биш-алты кеше) кертәбез. Уйныйбыз, көләбез. Бер тапкыр
Арташ авылы кызлары: «Мунчалы» уйныйбыз», – диделәр. Ул болай була: ике
урындыкны артлары белән бер-берсенә терәп куеп, егет һәм кыз утыртыла. «Бер, ике,
өч» – дип әйтүгә, икесе ике якка борылса, бу пар уеннан чыгарыла. Мине Миңлегол
белән утырттылар, «бер, ике, өч», диюгә, ялт итеп бер якка карадык. Безне «барыгыз
мунчага», дип коридорга чыгарып җибәрделәр, бераздан «керегез», диләр. Алда –
Миңлегол, ишекне ачуга, бер чүмеч суны өстенә койдылар.
«Йолдыз санау», «Кем сукты?» уеннары... Ачлы-туклы яшәешебезне шулай
тулыландырабыз. Егетләрнең чәчләрен йолкыйбыз. Шулай бервакыт айнып киткән
кебек булдым, мин Миңлеголның чәчен йолкымыйм, җиңелчә тартам гына икән...
Шуннан көндәлек яза башладым. Аны бергә укучы туганы Мөҗип алып Миңлеголга
күрсәткән. Мин көндәлекне шул көнне үк мичкә яктым, кызганыч...
Ә Миңлеголның беренче шигъри хатын сакладым мин. Менә ул:
Кечкенә генә шигырь язам сиңа,
Тиз-тиз генә йөри каләмем.
Керсез күңелемдәге уйларымны
Менә хәзер ачып саламын.
Синең көндәлегең укыдым мин,
Чын күңелдән язган сүзләрең.
Шул вакытта килде күз алдыма
Очкынланып торган күзләрең.
Ышанмадым башта язганыңа,
Мөмкин түгелдер дип уйладым.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Кире якка борды уйларым.
Күңелеңне белдем, дөрес булса,
Дәфтәреңнән укып ике бит.
Ачуланма миңа, классташым,
Күңелем кушты миңа, гафу ит.
Һич чыкмыйсың минем исемнән,
Күңелем һаман тели күрергә,
Сөям сине, әгәр теләсәң,
Керсез дустың булам гомергә.
Көндәлегең укыгач, белсәң иде,
Күңелемдә туган сөенечне.
Үткән көннәремне сөйләр идем,
Син теләсәң, матур бер кичне.
Тулай торакның ишегалды бик зур, иртән физзарядкага чыгабыз. Миңлегол –
малайлар, мин кызлар уртасында – физруклар!
Көннәр җылынып, мәктәп ишегалды кипкәч, бик матур итеп кичке уеннар оештыра
идек. Могҗизалар була инде анда. Нинди генә уеннар уйнамый идек! Илья Рязанов бик
матур итеп гармун уйный. Башлап йөрүчеләр – Дүсмәт егетләре: Михаил Ефимов, Иван
Степанов, Николай Гурьянов – бииләр! «Тыкрыклы», «Йөзек салышлы», «Чүпләмле»,
«Түгәрәкле уен»... Шулай бер кичне уеннан соң Миңлегол белән капкадан чыгып, торак
тәрәзәсе каршында сөйләшеп торабыз. Беренче очрашу! Берәү кесә фонарен яктыртып
килә. Безнең янга җитәрәк, утын сүндереп узды да, яңадан кабызып алга таба китте.
Мәктәп директоры Павел Петрович Шипшов булган бу! Класс җитәкчесенә әйткән,
ул соңрак безнең белән аерым-аерым сөйләште.
116
Тугызынчыны тәмамлар алдыннан, әлеге дә баягы тулай торакның тәрәзәләре
каршында торабыз, саубуллашканда иреннәр иренгә тиеп алды. Полисадник
коймасына басып, койма аша бакчага сикердем дә шаулап үсеп утырган кычыткан
арасына килеп төштем. Уынып озак утырдым, елап туйгач, әкрен генә койма кырыена
өеп куйган утын әрдәнәсе өстенә мендем. Миңлегол көтеп тора икән, мине күтәреп
алып җиргә төшерде.
Икенче тапкыр үбешүне дә яхшы хәтерлим. Яхшы укыган балаларны җыеп Казанга
турбазага җибәрделәр. (Ул Гвардия урамында, Г.Кутуй тукталышында иде.) Кызларны
– агач йортларга, малайларны дүртәр кешелек палаткаларга урнаштырдылар. Шәһәрдә
экскурсиядә булып кайткач, безнең авыл егете Михаилдан сорыйм: «Миңлегол нигә
күренми икән?» Ул: «Аның борчуы зур, ул кыек якалы чиккән күлмәк алган һәм
кибеттә үк югалткан», – ди. Мин хәлен белмәкче, юатмакчы булып палаткага кердем.
Ул үзе генә, караватка сузылып яткан иде. Сөйләшеп утырдык, аннары... иреннәренә
иренемне тидердем дә чыгарга дип ыргылдым. Ишек дигәнем тәрәзә булган икән.
Миңлегол йомшак кына нидер эндәште, мин борылып ишектән чыгып йөгердем. Без
бит үбешергә дә ояла идек, бер-береңә сыенып утыру – иң рәхәт мизгелләр иде ул.
Без, авылның егет һәм кызлары, бер чакрымдагы Акман авылы Сабан туена
төштек.. Элек бит сабан туйлары авылларда чиратлап була, яшьләр бер-беренә кунакка
йөрешәләр иде, шунда танышулар, көз көне кавышулар бик күңелле була торган
иде. Миңлегол да килде Сабантуйга. Без, авыл яшьләре, соң гына кайтырга чыктык.
Гөжләтеп яңгыр ява башлады. Барыбыз бергә авыл башындагы ферма өенә кереп
тулдык. Андагы кандала! Яңгыр озак яуды. Таңда яланаяк, туфлиләрне кулга тотып,
авылга кайттык. Әни кәҗә сава иде инде. Мин әкрен генә кереп яттым.
Минем әби бик дини иде, ул бездән урман аша ун чакрымдагы Җөри авылында
яшәде, сирәк күрешә идек. Бер барганда: «Җырак әби, мин татар егетен яратам бит,
әгәр башканы ярата алмасам, нишләрмен инде?» – дип сорадым. Әби тезде генә:
«Кызым, Алла бар, ул бер генә. Кем аңа ничек табына, анысы үз эше. Сезнең заманыгыз
шундый (1958 ел), кешеләргә начарлык кылмагыз, чәчүлек орлык урламагыз», – тагын
әллә ниләр, әллә ниләр... Бүгенге муллалар вәгазеннән ким булмаганча акыл өйрәтте.
Аллага шөкер, Алла биргән язмышым – Миңлеголым булды.
Каникул. Авыллар арасы – дүрт чакрым. Миңлегол колхоз атларын көтә.
Көндез эш күп. Кич җитүгә, инде мин «көтәм»: Миңлегол килгәнне! Әни белән
өйалдында йоклыйбыз, өйдә кызу. «Ике йолдыз» көенә әкрен генә сызгырып, атка
атланып, Миңлегол килә. Мин тиз генә торып, өйгә кереп, тәрәзә аша урамга чыгам.
Әни ишетмәсен, янәсе. Таң ата башлаганчы усак бүрәнәләр (абыем өй салырга дип
алып куйды) өстендә сыенышып утырабыз. Рәхәт. Ат усак кайрысы кимерә. Әни
иртәгесен: «Озак утырасыз, ни сөйләшәсез шулхәтле?» – дип сорый. Мин: «Без
сөйләшмичә генә утырабыз, әни», – дим.
Тулай торакта безнең ике тәрбияче апабыз бар иде. Унынчыда укыганда, Резидә
Гаязовна дигәне безнең бүлмәнең ишеген киереп ачып, бер матур гына апа белән
килеп керде дә: «Миңсылу апа, менә, синең булачак киленең шушы инде», – дип миңа
төртеп күрсәтте. Алга таба кем нәрсә әйткәнен хәтерләмим, ничектер читенсендемме,
оялдыммы?! Әмма дә ләкин бу сүзләр Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән вакытына
туры килгәндер. Алланың биргәненә рәхмәтләр укып яшим.
Чытлыграк идем. Хәзерге типография алдында Ленин һәйкәле иде (анда хәзер
Шәйхи Маннур һәйкәле тора), янында – агачлар, утыргычлар. Шулай ямьле җәйге
кичтә Миңлегол белән утырабыз. Мин аның куен кесәсенә тыгылдым (бик матур
сары, ак, зәңгәр, кара вак шакмаклы күлмәк), ә анда папирос! Әкрен генә алып, сытып
ташладым. Ә ул шул чакта үзенә «гомеремдә дә тәмәке тартмам» дип сүз биргән икән
һәм шулай булды да.
Урта мәктәпне тәмамлагач, иртән иртүк бөтен класс белән көймәләргә төялеп
Нократ елгасының аръягына чыктык. Анда комлык, анда киңлек, хозурлык... Коендык,
кызындык, кыскасы, соңгы тапкыр җыелышып, көнне бергәләшеп киләчәк турында
сөйләшеп, истә калырлык итеп үткәрдек. Кайтырга җыенганда, Миңлегол миңа бер
кочак гөлҗимеш чәчәкләре бүләк итте, алар роза чәчәкләре кебек эреләр, бик матурлар.
Ф Ә Н И Я Г А Л И Е В А
117
(Тормыш иткәндә дә һәрдаим
бүлмәдә чәчәкләр булды, бил-
геле инде, чәнечкелеләре дә
булгалады.)
Мин медсе стра булып
эшли башладым (сигез айлык
курсларда укыган идем).
Җәй үтте. Миңлегол кил-
ми, инде сентябрь. Ул бер-
кемгә дә әйтми генә консерва-
ториянең хәзерлек курсларына
кергән, биш егет – Миңлегол,
Шамил Әхмәтҗанов, Котдус
Хөснуллин, Ясир Нурлыгая-
нов, Рәис Сабиров – районда
гастрольләрдә йөриләр икән.
Шуннан хат аша аралашу
башланды.
Без бер акушерка белән эшлибез, урыс кызы – Галя. Безгә кадәр медпунктта Әминә
белән Тамара байтак еллар эшләгәннәр иде, бик тә хөрмәткә лаек кызлар. Эш күп.
Өч авылга хезмәт күрсәтәбез, иртән медпунктка килүгә, әбиләр укол ясатырга җыела
(бабайлар яуда ятып калган). «Кызым, син җиңел ясыйсың», дип, күбесе миңа чират
тора. Аннан мин дүрт чакрым ераклыктагы зур авыл – Комазан башына сумка асып
чыгып китәм. Көн саен. Төннәрен хатыннар өйләрендә бәби таба, ирләре тизрәк безне
алырга килә. Районга бер больница, анда бала табарга бармыйлар , ул бик ерак. Акман
авылыннан бер хатынның бәбиләгәнен төне буе көттек. Иртәнге якта колхоз рәисе
Зәйнулла Шәйхулловичның «УАЗ»игын сорап алып, район больницасына дип чыгып
китеп, баласын юлда кабул иттек.
Ул вакытта авыллар гөжләп тора. Бер тапкыр «Әти» дип әйтергә тилмереп үскән
балалар үзләре ата булдылар. Әле тол әниләр, ярлары яуда ятып калган парсыз кызлар
да үз көчендә. Эше дә, ашы да җитәрлек. Терлекләр хуҗалыкта да, колхозда да исәпсез.
Кукуруз үстерәләр, кырларда икмәк, бәрәңге үсә. Халык җәй буе басуда, һәммәсенең
чүбен кул белән утыйлар. Әле урак белән иген җыю да шул чорга кадәр булды,
соңрак ярдәмгә анда-санда комбайннар күренә башлады. Ә басуның бер кишәрлеге
дә чәчелмичә яисә утыртылмыйча калмады. Авылдан басу капкасын чыгуга – иген
кыры, казларны елгага куу да читен, алар икмәккә ашыга, ә анда – сакчы (полевой).
Икмәкнең һәр бөртеге кадерле. Ул вакытта гектарыннан ун-унике центнер уңыш алу
зур дәрәҗә иде.
...Казанда ел ярым чамасы укыгач, Миңлегол Октябрь бәйрәме көннәрендә кайтты.
Армиягә китә икән, миңа ефәк баш яулыгы бүләк итте.
Мамадышка еш йөрелә, дарулар алып кайтасы бар. Шулай көзге бер көндә
район үзәгенә барганда (җәяү йөри идек, егерме чакрым), Иске Комазанны үткәч, ат
арбасына төялгән яшьләр куып җитте, мине дә утырттылар. Әллә нәрсә, ат та кызу
бара алмый, юл пычрак, җәяү дә атлыйбыз, озак бардык. Сөйләшәбез, көләбез...
Шунда Миңлеголның абыйсы Салих абый да бар икән. Беренче һәм соңгы очрашу (ул
гармунда бик матур уйный торган булган). Армиядән кайткан, әле хәрби формасын
да салмаган, военкоматка бара. Үзе бик чибәр, кара тут йөзле, урта буйлы, акыллы
сөйләшә, минем белән дә сөйләшеп, ат артыннан озак атладык. Казанда энесе белән
очрашкач: «Кызың бик ошады, ташлама, син өйләнмәсәң, үзем аңа өйләнермен», –
дигән. Тик ул озак яши алмады, Сахалинга эшкә барырга армиядә үк юллама алган
булган, шунда мәңгелеккә ятып калды.
Миңлеголның икенче абыйсы белән дә юлда таныштык. Инде җир каткан, кар
яумаган әле. Районда икмәк кабул итү пункты каршында авылга кайтырга машина
көтеп торам. Шәп гәүдәле, солдат киемендәге бер егет тә көтә. Салкынча, селкенми
торсаң, туңасың. Каткан карлы кәсне шайба урынына типкәләп, җылынып җиткәнче
ГОМЕР – БЕР МИЗГЕЛ
Хатыны Фәния ханым белән
118
уйнадык. Бераздан фураж төялгән машина килде. Сузылып менеп яттык. Теге егет
шунда әйтеп куймасынмы: «Кем белән «шайба» типкәнеңне белдеңме? Мин синең
абыең», – ди. Аптырадым инде. «Әйе, әйе, мин Миңлеголның абыйсы», – ди. Миңа
читен дә, рәхәт тә булып китте. Аллага шөкер, Миңнехан абый һәм аның гаиләсе белән
җан дуслар – туганнар булып яшибез.
...Кичке уеннарга да чыккалыйбыз. «Түгәрәкле уен»да берәү – уртада, калганнар,
кулга-кул тотынышып түгәрәктә әйләнәләр. Гармунчы салмак кына халык көе уйный,
берсе җыр башлый, башкалар кушылалар. Көй кызулана, уртадагы кеше, биеп килеп,
берәрсен уртага чакыра, култыклашып әйләнәләр, чакырылган кеше уртада кала. Кеше
күп булса, ике түгәрәк була, икенче түгәрәк каршы якка әйләнә. Уртадагы кешегә
төртмәле – үртәбрәк җыр башкарыла. Миңлегол консерваториядә укыганда, миңа:
Иркәң китте артистлыкка,
Сине өзелеп сөя.
Нихәл итәрсең, сөюе
Булса репетиция?!
– дип, иске Яңа елга каршы төндә «Балдак салу» (күрәзә) уенында, Миңлегол армиядә
вакытта:
Китте иркәң еракларга,
Армиядә бит әле.
Тагы да бер ел, тагы да бер ел,
Тагы да бер ел көт әле!
– дип җырладылар. Хәзер дә аптырап куям авыл кызларының тапкырлыгына.
Кыш көне, Миңлегол армиядә вакытта, ял көннәрендә, ат җигеп, мине Комазанга
Миңсылу апа (Миңлеголның әнисе) янына алып төшәләр иде. Без хатлар укып, язып;
оекбашлар бәйләп, Миңсылу апа җырлап, мөнәҗәтләр әйтеп (тавышы искиткеч матур)
кич утыра идек. Шулай оекбашлар бәйләп, посылка салдык, Себердә хезмәт итә бит.
Мин хат яздым, Миңлегол: «Әйтәм бер носки җылырак булды», дип язды. Тик кемне
мактавы булгандыр, мин үземә дип кабул иттем ул чакта. Миңлегол әнисе белән гарәп
имлясында хат языша иде.
Ат арбасы шыгырдаса да, машина гөрелтесе ишетелсә дә, әни белән торып
утырабыз. Әни: «Тагын сиңа килделәр», – ди. Тәмам таушалдык. Әни әйтә: «Кызым,
бу белемең белән калып булмас, алга таба укы», – ди. Мединститутка кереп карадым,
экзаменнарны да яхшы бирдем, тик бер урынга унбер кешедән артык иде – узмадым.
Ул чорда ук «блат» чәчәк атып килә иде (1961 ел).
Красноярскида ике буын абый бар. Әни: «Казанга барма, шунда кит», – ди.
Миңлеголны Казанда артистлыкка укый дип уйлый. Миңлегол армиядә, Ачинскта
хезмәт итә. Красноярск белән Ачинск картада берсе өстенә берсе язылган. Өч ел
эшләгәч, Ачинскка юл тоттым, ара дүрт сәгатьлек юл икән. Күрешә алмадык. Миңлегол,
дүрт айда унбер айлык авиамеханик курсларын тәмамлап, Саратов өлкәсенең Энгельс
шәһәренә тагын ике ел хезмәт итәргә китеп барды. Алар Казаннан өч егет – Айрат,
Фиргәт, Миңлегол – өч ел бергә хезмәт иттеләр.
Без дүрт ел күрешмәдек. Миңлегол армиядән кайткач, җәйге каникул вакытында
очраштык. Бер-беребезгә сыенып, хәтта сөйләшкәнне дә хәтерләмим, озак утырдык.
Аерылыр алдыннан, Миңлегол: «Күзеңне йом», – ди, йомдым. Ул кесәсеннән нидер
алды, муеныма такты. Муенса! Тик күзне ачкач та күренми: бердән, караңгы, икенчедән,
муенда. Аерылышу белән өйалдына кердем дә, муенымнан салып, шырпы яктыртып
карадым. Муенса күп төрле төсләр белән яна! Кадерләп саклап кына таккаладым. Тик
1991 елда фатирыбызны караклар басты. Бик кирәкле һәм кадерле әйберләребезне
алып чыктылар. Муенса да шулар кулына төште.
...Миңлегол, мин юллама буенча племзавод «Элита»да зоотехник булып эшли
башлагач, кышкы каникул вакытында яныма килде. Без юллама буенча Оренбургтан
Ф Ә Н И Я Г А Л И Е В А
119
җибәрелгән агроном кыз белән махсус бирелгән ике бүлмәле фатирда яшибез. Мин
эштән пирог рецепты язып алып кайттым, бөтенесен язылганча эшләдем, ә пирогның
эчлеге ага, ни генә эшләтмәдем, асты яна (май ике тапкыр артык язылган булган икән).
Миңлегол мичтән пирогны алып, астын кырып ташлап, шуның белән чәй эчерде.
Мин елыйм, ул: «Ничәнче мәртәбә пирог пешерәсең?» – дип сорый. «Беренче», –
дим. «Менә унынчы тапкыр пешергәч, остарырсың әле», – диде. Ул киткәч тә, шул
сүзләрне искә алып, күп еладым.
Бераздан Миңлегол белән икәү аның Черногорскида гаиләсе белән яшәүче апасына
кунакка бардык. Шунда Миңлеголның классташы Әюп һәм аның гаиләсе белән
очраштык. Әюп минем исемемне исенә төшерә алмый тора: «Дуся...» Ике дә уйлап
тормыйча: «Фәния», – дидем. Ә исемем – Федосия. Красноярскидагы абыйга килеп
төшкәч, хатыны Васса Николаевна: «Юк, алай дип әйтмә, Фаина буласың», – дип,
миңа икенче исем кушты. Шулай итеп, минем дүрт-биш исемем булды. Миңлегол
шуннан соң хатларында «Фәниям» дип яза башлады.
Язмамда гел «Миңлегол» (миңле угыл) дип яздым, бу – аның әнисенең әтисе Исхак
бабай кушкан исем, күрәсең, туганда ук миңнәре күп булгандыр. Ә «Миңгол» дип аны
музыка белгече Зәйнәп апа Хәйруллина, радиода эшләгәндә, беренче язмасы Хөснул
Вәлиуллинның «Урал таңы»н эфирга чыгарганда атый.
Хатлар, хатлар...
Мин эшлим, Миңлегол әле укый. Яза: «Фәния, кайт инде, бозылуым бар», – ди.
Мин: «Суыткычка кереп утырып торгала», – дип язам. Ул: «Ярый, алайса, үзем барып
алам», – ди. Мин: «Бер юлны ике тапкыр тиресләмик инде», – дип кайтырга булам.
Казан, Казан – хыял үзәге!!!
Минем белгечлек белән ничек эшкә урнашырсың? Аллага шөкер, юлымда бик күп
яхшы кешеләр очрады... Ике атна эчендә пропискага кереп, эшкә урнаштым.
Июль ае. Бер атнага ял сорап, авылга кайттык. Авыл советында язылыштык.
Печән өсте. Миңлеголның туганнары күп. Кунактан кунакка йөрдек. Аннан үзебездә
– Миңлеголларда кичә ясадык. Кичен Миңнехан абый (ул урманда эшли): «Энем,
әбиеңә ике машина утын китердек, ярырга кирәк булыр», – ди. Иртәгесен Дүсмәткә
киттек. Миңлегол көне буе утын ярды, юан-юан каен кискәләрен. Без авылның очында
торабыз, безнең очта кәнсәләр, машиналар паркы, пилорама, ындыр табагы... Эшкә
баручы, кайтучы шуннан йөри. Өлкән ирләр: «Егет, тукта, эштән чыгасың», – диләр.
Миңлегол яра, мин җитешкәнчә өеп торам. Тәки кичкә утынны ярып бетерде. Әни
тәмле итеп ашарга әзерләгән, бер акбаш та чыгарып куйды. Миңлегол эчмәде. Ашагач:
«Минем тәнемне аракы белән у әле, Фәния», – диде.
Безнең бакча артында гына үзән, тау – бер ягында наратлар, икенче ягында имәннәр
үсә. Кич искиткеч матур, җылы, тын. Миңлегол кырын ятып әкрен генә җырлый. Ул
җыр бөтен авылга ишетелгән икән. Шуннан соң «Фәния артистны гына түгел, менә
нинди егетне көткән икән!» – дип, авыл халкы сүзсез генә миңа фатихасын бирде.
Казанга кайттык, торыр урын юк. Миңлегол Татарстанның ун еллыгы исемендәге
мәдәният сараенда эшли, җәй көне Петров паркында яшьләрне таганнарда атындыра.
Ике атналап мәдәният сараенда тордык. Мәннәф абый (урыны җәннәттә булсын)
– Миңлеголның әнисенең энесе дә шул сарайда эшли. Ул безгә яшәргә бер әбине
(С.Сәйдәшевнең кече улының хатыны Тәлия апаның әнисе) табып бирде. Бер бүлмәле
квартира, яшибез: кешеләр өчәү, бозау хәтле унөч яшьлек эт, ике мәче, аннары дүрт
балалары туды, язга алты мәче булды. Эш күп: Миңлегол укый, эшли, этне карда
коендыра, тарый, мәчеләрнең комын алыштыра, тырнакларын кисә, ә мин йон җыям
да юам, йон җыям да юам...
Мин кайткан елны ук, ел ахырында «Мәхәббәт тәүбәсе» спектаклен сәхнәгә
куйдылар. Миңлегол Энҗе исемле бик чибәр кыз белән төп рольләрдә уйныйлар.
Яхшы уйнадылар. Мин спектакльдән кайтканда: «Дустым, болай булса, без бергә яши
алмабыздыр», – дигәч, Миңлегол: «Ярар, ашыкма, син дә яңадан сәхнәгә басарсың,
шунда аңларсың», – диде. Шулай итеп, Дилюс абый Ильясов сәхнәләштергән «Фәйзи»
спектаклендә – Миңлегол-Фәйзинең кызы; Гөлсем апа Миргасимова сәхнәләштергән
«Гөлшат» спектаклендә – төп рольләрдә; «Яшь йөрәкләр»дә Хәйретдин белән Сәрби
ГОМЕР – БЕР МИЗГЕЛ
120
булып уйнадык. Шунда төшендем инде, сәхнә белән тормыш арасында бәйләнеш юк
икән. «Асылъяр»да гына үзебез булып уйнаганбыз икән...
Аннан, хәзерге «Сәламәтлек комбинаты» урынындагы бер складтан ясалган
квартирда тагын бер ел яшәдек. Улыбыз Марат шунда туды. Хуҗабыз, Просковья
Никоноровна бик күп авырлыклар кичергән акыллы хатын, тормыш ваклыкларыннан
ничек чыгарга икәнен өйрәтте, аның соңгы сулышынача аралашып яшәдек (урыны
оҗмахта булсын).
Миңлегол консерваторияне тәмамлады. Культура сараеның директоры Савченко:
«Квартир бирәм, үзебездә кал», – диде. Әйбәт кеше иде. Безнең бәхетсезлеккә каршы,
үлеп китте. Яңа директор, усал хатын – Дунаева, безгә барактан унөч квадрат метрлы
бүлмә бирде. Шунда балалар, әни һәм туганнар сыйды. Без анда унөч күрше бер
коридорда, бер кухняда ашарга пешереп, чөкердәшеп яшәдек. Әни һаман саен шул
вакытны сагына иде. Кызыбыз Роза туды. Тикмәгә генә халык мәкалендә: «Һәр бала
үз ризыгы белән, үз бәхете белән туа», дип әйтелми, кызыбыз тугач, безгә минем
эштән квартир бирделәр.
Икебез дә җаваплы эшләрдә эшләдек, икебез ике өлкәдә республика халкына
хезмәт иттек.
Музфонд директоры булып эшләгәндә Миңлегол, өлкә комитетының икенче
секретаре Рәис Кыямович Беляев ярдәмендә, Композиторлар союзына шәһәр үзәгендә
бина алып, искиткеч зур тырышлык белән ремонтлатып, гүзәл Музыка йорты ясатты.
Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Вәгыйз улы Галиев,
ягъни минем ирем, 1977 елдан музыка факультетында укытып, илебезнең төрле
төбәкләреннән килгән йөзләрчә баланы олы тормыш юлына бастырды, һәм алар
һәркайсы үз урынында халкыбызга хезмәт итә, остазларына зур хөрмәтлеләр. Татар
милләтенең моңын, телен саклауда хезмәт куялар. Аның бүгенге шәкертләренең яше
өчтән сиксәнгә кадәр.
Мин Авыл хуҗалыгы министрлыгы системасында утыз ел өлкән белгеч булып
эшләдем, гел колхозларда нәселле терлекләр үстерү, сату, учёт, отчёт эшләрен
тикшереп, ярдәм итеп йөрдем, республикабызда мин булмаган хуҗалык сирәктер.
Без ике бала үстердек. Марат авиация институтын тәмамлады, бөтен инженерларга
инженер – олы белгеч, кызы Наилә 11нче сыйныфта укый. Розабыз кабатланмас илаһи
тавышлы җырчы, укытучы, тормышны яратучы талант иясе иде. «Иде», дим, чөнки
37 яшендә 9 яшьлек улын, 6 яше тулмаган кызын калдырып, 2010 елның август ае
челләсендә вафат булды. Иске Комазан авылы зиратында, әбисенең баш очына күмелде.
Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый хәсрәтне бирмәсен иде.
Әнием соңгы ундүрт елын безнең белән бергә Казанда яшәде. Мин –
командировкаларда, Миңлегол – гастрольләрдә. Әни балалар үскәндә бик булышты,
өйнең бизәге дә, йозагы да булды. 76 яшендә мәңгелеккә күчте, туган авылы Җөри
зиратында әби, бабай, туганнар янында җирләнде.
Гомер – бер мизгел шул, бик тиз үтә. Безгә быел инде 75 яшь тула, Алла боерса.
Аллага шөкер, бер-беребезгә тугрылыклы булдык. Урта мәктәпне тәмамлагач, ун
ел хат языштык, менә инде кырык сигез ел бергә.
Бер-береңә ышанып, бер-берең, балаларың өчен яшәү һәм кешеләр белән аралашып,
ярдәмләшеп гомер итүне зур Бәхет дип саныйм.

Реклама