ДӘВЕРЛӘРГӘ КИТЕП БАРЫШЫ

Хөррият
Без булырга тиеш азат халык,
Без булырга тиеш хөр милләт!
Тик хөр милләт булып яшәр өчен
Кирәк безгә ирек, хөррият!
Йөрәкләрдә дүрт гасырлык максат,
Күкрәкләрдә безнең бер ният!
Халкым сине гомер буе көтте –
Өметләрне акла, хөррият!
Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән,
Хөр яшәргә безне дә өйрәт!
Сине безгә бүләк итмәделәр,
Яулап алдык сине, хөррият!
Тибәме соң безнең күкрәкләрдә
Хөррияткә лаек хөр йөрәк? –
Сине әле якларга да кирәк,
Сакларга да кирәк, хөррият!
Хөрриятне яулап алган икән,
Татар җаны әле хөр, димәк!
Татарстан, Казан өсләренә
Канатларыңны җәй, хөррият!
Оч син, талпын, и азатлык кошы,
Үз артыңнан безне дә иярт!
Тик Ватанның биек күкләреннән
Очып китә күрмә, хөррият!

Кол Шәрифкә мәдхия
Син гөрселдәп ауган идең,
Син дөрләп янган идең.
Син бары тик күңелләрдә,
Хәтердә калган идең...
Күңелләр сыкрый бүген дә
Шул чордагы ярадан.
Торып бастың аягүрә –
Егылмассың яңадан!
Безне яңа заманнарга
Син дәшеп тор, Кол Шәриф!
Халкыбызның күңеленә
Нур чәчеп тор, Кол Шәриф!
Нур чәчеп тор! Син үзең дә
Нурга күмел, Кол Шәриф!
Без кол түгел, без кол түгел,
Без кол түгел, Кол Шәриф!
Тарихларның төпкеленнән
Күтәрелдең, терелдең.
Терелдең дә күккә аштың
Һәм җиһанга үрелдең.
Күтәрелдең син күкләргә,
Күтәрдең син безне дә.
Бөтен дөнья күреп тора:
Көчле дә без, эзле дә!
Тарихыбыз – гыйбрәтле дә,
Тарихыбыз – бөек тә!
Башларыбыз – иелмәгән,
Карашыбыз – биектә!
Күңелләрне рухландырып
Кайттың безгә яңадан.
Кайтты безгә яңа шөһрәт,
Кайтты безгә яңа дан!
Безне яңа заманнарга
Син дәшеп тор, Кол Шәриф!
Халкыбызның күңеленә
Нур чәчеп тор, Кол Шәриф!
Нур чәчеп тор! Син үзең дә
Нурга күмел, Кол Шәриф!
Без кол түгел, без кол түгел,
Без кол түгел, Кол Шәриф!


Алып булып кабат калыкты!
Мостай киткәч безнең арадан.
Яңа дан һәм яңа шөһрәт булып
Кайтты безгә Мостай яңадан.
Мостаебыз Уфа уртасында
Алып булып кабат калыкты!
Рәхмәт сиңа, Келәш, халкыбызга
Биргән өчен мондый Алыпны!
Уфаларда бигрәк моңсу иде,
Нидер көтә иде күңел дә...
Бүген безне тагын Мостай җыйды!
Бик моңсу да кебек, түгел дә.
Бөтен шагыйрьләр дә һәйкәл булып
Кайта алмый безгә киредән.
Андый бәхет сирәкләргә генә,
Бөекләргә генә бирелгән.
Мостай берәү генә! Һәр халыкта
Берәү генә була андыйлар.
Берәү генә булган өчен дә бит
Бөекләрне шулай данлыйлар.
Килдек менә, тик һәйкәлгә түгел,
Мостаебызга баш ияргә!
Минем өчен Мостай исән әле! –
Телем бармый һәйкәл дияргә.
Булгангамы әллә замандашы,
Белгәнгәме әллә якыннан,
Минем өчен Мостай һәйкәл түгел,
Койсалар да аны алтыннан.
Биек иде аның урыннары:
Язганы да, әйткән сүзе дә;
Бөек булды кылган гамәлләре,
Бөек була белде үзе дә.
Озын-озак юлга чыккан Мостай, –
Офыкларда аның багышы...
Халкы белән яңа гасырларга,
Дәверләргә китеп барышы!
Киләчәккә китеп бара Мостай,
Шагыйрь һәрчак безнең арада...
Юк, Мостайны берни туктаталмый,
Мостай гына шулай барала!
Мостай безгә иртәгә дә кирәк!
Мохтаҗ идек аңа элек тә...
Мостай гына шундый була ала:
Үзе җирдә, үзе биектә!


Пушкин бәйрәме
Шагыйрь Сергей Малышев рухына
Килмәдең син Пушкин бәйрәменә...

Тиеш идең шигырь сөйләргә.
Барыбыз да көттек... Килмәвеңне
Юрадык без әллә ниләргә.
Юкка булмаган шул борчылулар,
Юкка булган безнең көткәннәр:
Пушкин туган көнне сине, Сергей,
Больницага алып киткәннәр.
Без Пушкинга шигырь укыганда,
(Вакытларын каян тапкансың?!)
Йөрәгеңне кысып, үлем белән
Яшәү арасында яткансың...
Дөньядагы гаделсезлекләргә
Ничек түзсен шагыйрь йөрәге?!
Түзәр иде – җәмгыятькә әгәр
Шагыйрьләрнең булса кирәге...
Тик шагыйрьләр алар әле һаман
Әйләндерә шигырь чыгырын...
Пушкин бәйрәмнәре синсез үтә,
Җитми анда синең шигырең.
Укымыйсың инде син шигырьне,
Берчә каушап, берчә тотлыгып.
Синең шулай шигырь укыганны
Тыңламыйлар инде йотлыгып.
Сагындырып искә төшәсең син,
Сагынмасын инде сине кем?!.
Пушкин бәйрәмендә шигырь укыйм...
Үземнекен түгел, синекен.


Казакъ акыннарына
Сезнең хакта никтер бик еш уйлыйм,
Бик еш укыйм сезне, акыннарым, –
Бик борынгы һәм бик алыстагы
Аркадашларым һәм якыннарым!
Ул якынлык килә ераклардан,
Ул уртаклык килә гасырлардан...
Безнең уртак тарихыбыз бит ул
Асыллардан асыл, асыллардан...
Урдаларның алтын дәверләрен,
Данлы далаларның давылларын,
Тарих битләренең авырларын
Бергә кичтек, төрки бауырларым!
Бөек Жамбулларым, Абайларым –
Акыл ияләре, агайларым!
Сез бит безгә бик тә якын кавем, –
Шулайлыгын күптән абайладым.
Мин һәрвакыт сезгә тартыламын,
Сагынамын сезне, аһ, җаннарым! –
Казакъ шигыренең даһилары –
Мукагалиләрем, Магжаннарым!
Яшьтән таныш Кеңшеликләрем һәм
Чордашларым – Галым, Нурланнарым! –
Очрашканда һәрчак күреп торам
Якты йөзегезнең нурланганын!
Күтәрелеп, төбәп бер карарга
Ярый әле бар, дим, Олжасларым!
Батыр җанлы казакъларны күрсәм,
Күтәрелә рухым, чал башларым!
Акыннарым, сездә дә бит уйный
Казакъ ханнарының кайнар каны.
Сез – казакъның рухы, җыры, җаны,
Казакъ Иленең сез сайрар таңы...
Сезнең омтылышлар олырактыр,
Сезнең йөрәк утрак-ялкынрактыр!
Сезнең үзегезнең Илегез бар...
Сез Ходайга, ахры, якынрактыр!
Куанам мин күреп казакъларның
Иреклеләрен һәм азатларын!..
Мең яшәгез Азат Илегездә,
Бауырларым минем, казакъларым.


Талдыкорганда да татарлар бар...
Талдыкорганда да татарлар бар.
(Ә татарлар кайда юк соң алар?)
Талдыкоргандагы татарлар да
Туган туфракларын юксыналар.
Шуны белеп мин дә килдем менә
Татарларым белән күрешергә,
Тормышлары белән танышырга,
Татарларның хәлен белешергә...
Алар мине тотып-тотып карый,
Мин аларга күктән иңгән кебек.
Алар өчен минем монда килү
Казаннардан бер хан килгән кебек...
Җырлый әле алар татар җырын,
ТНВны карап бара алар.
Бер карасаң, ак сакаллы картлар,
Бер карасаң, сабый бала алар.
Картлар гына монда... татарларның
Әбиләре монда, бабалары.
Кемдер, белмим, Талдыкоргандагы
Татарларыбызның балалары?..
Күзләрендә – сары сагыш кына,
Телләрендә – истәлекләр генә!
Талдыкоргандагы татарларга
Телим бары исәнлекләр генә!
Талдыкорганда да татарлар бар.
Тормышлары менә дигән икән.
Тик күзләре сагыш белән тулы...
Шунсы гына менә нидән икән?
Нидән булсын? Сагынудан инде,
Сагынудан туган тамырларны.
Табарлармы, юкмы? Тапсалар да
Тамырларын алар танырлармы?
Сыенганнар ерак далаларга
Безнең күпме татар балалары?
Якынаеп беткән инде күптән
Казакъ белән татар аралары.
Йөзләрендә – казакъ чалымнары,
Сүзләре дә казакъ белән катнаш.
Үзем аралашам, үзем уйлыйм:
«Ни сөйләрмен Казаныма кайткач?»
Сагыналар алар яшь чакларын,
Сагыналар алар Ватаннарын...
Картайганнар инде, картайганнар
Талдыкоргандагы татарларым...


Нигә кирәк сиңа Казан?
Татарның Казакъстанда яшәүче
мәшһүр рәссамы Камил Муллашевка
Нигә кирәк сиңа безнең Казан?
Ник киләсең килә Казанга?
Ерактагы кояш җылыгамы?
Сусадыңмы әллә азанга?
Тамырларың тартып китерәме
Бабаңнарның ерак иленә?
Кан авазы сорап тормый бездән...
Киленә шул инде, киленә.
Безнең үзебезгә кирәк синең
Татар рухың, татар талантың...
Безгә килеп таба алмасаң да
Талантыңа лаек дан, алтын,
Синең рухың безнең өчен үзе
Алтын бәясенә торырлык!
Талантыңа, Камил, табынырлык,
Сокланырлык һәм баш орырлык!
Синең иҗат – татар җиһаныдыр...
Иҗатыңа шаклар катарлык!
Каян иңә сиңа милли хисләр,
Каян килә сиңа татарлык?
Югыйсә бит сиңа рәхәтләнеп
Кытай яки казакъ булырлык...
Кытайдагы ерак борынгылык,
Казакътагы төрки горурлык!
Юк шул, үзең – казакъ даласында,
Күзең һаман – Казан ягында.
Бик сагынсаң, Камил, Казаннарга
Син килерсең әле тагын да!
Безгә кирәк синең татарлыгың,
Чакырганны көтми килүең:
Кытайларча матур елмаюың,
Казакъларча ихлас көлүең.
Дөресрәге, безгә кирәк синең
Килүләрең түгел, кайтуың.
Сөембикә дә сиңа пышылдыйдыр:
«Казаннарга ешрак кайт, улым!»
Нигә кирәк сиңа шәһри Казан?
Ник Казан дип тибә йөрәгең?..
Болай гына сорыйм, Камил дустым,
Мин бит беләм нигә кирәген.

Реклама