БЕР ЯШИСЕ ИДЕ КЕШЕЧӘ

Яхшылык
Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,
Кылыйм әле, дисәң, игелек –
Тома ятимнәргә назлы сүз әйт,
Башларыннан сыйпа иелеп!
Бер игелек кылыйм әле, дисәң,
Сөяк-санак биреп киткәлә –
Бу дөньядан җылы эзләп йөргән,
Ышык эзләп йөргән этләргә!
Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,
Үткәнеңне барла иң элек:
Шәҗәрәңне, мирасыңны барла –
Меңе белән кайтыр игелек!
Бер игелек кылыйм әле, дисәң,
Киткәннәрне һич тә онытма.
Үзеңне дә һәрчак истә тотар
Газиздән дә газиз оныклар!
Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,
Кылыйм әле, дисәң, игелек...
Ак чәчәкләр булып гамәлләрең
Дөньялыкта калсын сибелеп!
Бер игелек кылыйм әле, дисәң,
Эшлим әле, дисәң, яхшылык –
Күңелеңдә газиз анаң булсын –
Адаштырмас сине Яктылык!
Бер яхшылык эшлим әле, дисәң,
Кылыйм әле, дисәң, игелек...
Иң әүвәле КЕШЕ булып яшә,
КЕШЕ булып кал син иң элек.

Йокысызлык
Бүген мине йокы җиңәлмәде...
Бер ялгызым төнгә керәмен.
Куанычтан дөньям – мөлдерәмә:
Шигырь эчәм – кайнар перәме!
Чыдап булмый һич тә шау тынлыкка! –
Күзләр түгел, йөрәк камаша...
Өзгәләнә эчтә ак яктылык:
Рифма белән рифма даулаша.
Тар бүлмәмдә бүген шигырь төне:
Әллә кайдан сүзләр коела.
Куанычтан дөньям иркәләнә –
Әйтерсең лә кояш коена.
Беркем күрми минем шатлыгымны,
Таңга каршы салмак төн ага...
...Тәүге аваз салып, исем-атсыз
Шигырь туып килә дөньяга...


Чеховка кайту яки Ротшильд эскрипкәсе
Алдан хәбәр биреп тормый гына,
Кайттым әле Антон Чеховка:
Җылы эзләп, гәптәш эзләп кайттым,
Чит учакка кайттым – чит утка!
Таганрогның бер тар тыкрыгында
Без йөрибез икәү гәпләшеп...
Әллә колак ялгыш ишеттеме –
Кемдер әйтте сыман: «Чәпләшке!»
Татарлыгым йөземә чыккандыр шул:
Шулай диюләре ихтимал.
Аннары бит... Чехов заманасы...
Каян килсен безгә ихтирам?!
Әле... СССРны узасы бар,
«Гололобый» булып ничә ел...
Без һаман да бөек халык түгел,
Шул ук «кече туган» – кичәге...
Азатлыкның әле исе дә юк,
Күренгәне дә юк ирекнең...
(Әкрен генә күтәрелгән чагы
Дәрәҗәсе чәшке бүрекнең!)
...Нинди хикмәт белән килеп чыктык
«Чехов базары»на – Казанга...
...Бер кинәндек халык арасында –
Азык эзләп йөрдек язарга!
...Кайсылары сыер теле ала,
Кемдер ала чучка колагы...
...Ишетелде шулчак бер кырыйда
Ротшильд эскрипкәсе1 елавы.


Бер яшисе иде чын-чынлап…
Күптән инде, күптән яшәгән юк…
Н.Акмал

Уянасы килә, уйланасы –
Арынасы килә чылбырдан…
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Бер яшисе иде чын-чынлап…
Алхимиклар ярдәм итә алмас –
Олыгаермын, әмма яшәрмәм…
Умырыплар ашаган бар ансы,
Яшәгән юк әмма, яшәгән!
Өсләр бөтен, тамак тук шикелле,
Акча да бар кебек өлешчә.
Тыйнак кына, җыйнак кына итеп,
Бер яшисе иде кешечә!
Ничәмә кат чирдән терелгән бар,
Юкса, күпме генә яшәлгән…
Җирдә яшәү насыйп булмый икән,
Үлгәч кенә кала… яшәргә!


Мәңгелек өн
Оныттырмас өчен йолдызлар бар,
Сагындырыр өчен таулар бар, әй.
Исләреңә синең мин төшәрмен
Кар яуганда, яңгыр койганда, әй.
Оныттырмас өчен сурәтләр бар,
Сагындырыр өчен хатлар бардыр.
Әйтелмәгән күпме вәгъдәләр бар,
Үтәлмәгән күпме антлар бардыр.
Мин бик әйбәт кеше түгел ахры,
Актан да ак була алмадым шул.
Төшләреңә керә-нитә калсам,
Ак кәчтүмнән була алмамын шул.
Язлар булып яки көзләр булып,
Керермен дә синең төшләреңә,
Бик сак кына орынырмын, яме,
Пар алмадай ап-ак түшләреңә.
1 Ротшильд эскрипкәсе – А.П.Чеховның шул исемдәге хикәясенә ишарә. (Автор искәрмәсе.)

Ничек бармын, шулай керермен мин
Сафтан да саф, керсез төшләреңә.
Пакь сөюдәй ап-ак юрганыңны
Ябармын мин синең өсләреңә.
...Оныттырмас өчен хәтерләр бар,
Сагындырыр өчен булыр уйлар.
Минем белән бәйле ниләр булса,
Төшләреңдә синең булыр шулар.
Үз тормышым үзем корган идем,
Үзем җыйдым тәүге бу дөньямны...
Бүген менә шундый шигырь яздым,
Ачуланма инде мине берүк, яме…


Кара Шәм
Үткәнгә борылып карасам,
Хәтердә яңара Кара Шәм2.
Фаилнең авылы, нигезе...
Бишеге!
(Әйтергә яраса?!)
Кара Шәм!
Кем кушкан исемдер?
Белсә тик, бер Алла беләдер...
Кара Шәм – язучы авылы,
Кара Шәм – шагыйрьнең биләве.
Кара Шом түгел бит, Кара Шәм! –
Шулай дип әйтергә яраса...
Тарихта мәңгегә калачак
Ак шагыйрь һәм бишек –
Кара Шәм!


Бер дус исән әле
2 Юмор остасы, шагыйрь һәм язучы Фаил Шәфигуллинның (1939-1982) туган авылы.
Олыгаела. Гомер үргә бара…
Исән килеш дуслар... үлә бара.
Бигрәкләр дә сәер заман килде –
«Чын» дуслыкны күпләр түләп ала.
Дуслык булган чакта рәхәт иде –
Шул булганы өчен рәхмәт инде…
Исән килеш дуслар үлеп бара –
Акча дигән олы зәхмәт җиңде.
Исән килеш дуслар үлеп бара…
Димәк, мин дә үлгән – алар өчен!
Димәк, мин дә исән килеш – вафат!
(Нәрсә җитми моны аңлар өчен?!)
Исән килеш дуслар үлеп бара…
Олыгаела. Гомер үргә бара…
Сөен, Шагыйрь! Бер дус исән әле:
Ул да булса – Шигырь... Түргә бара!

Реклама