ЯЗМЫШЛАР УЛ – БЕЗНЕҢ ЯЛГЫШЛАР

Йолдыз атыла
«Синең кайгың – минем кайгы», – диде
Каләмдәшем шагыйрь Ркаил1 ...
Көтелмәгән үлем-китемнәрдән,
Ачы фаҗигадән курка ил.
Компьютерлар, телевизор, урам
Әҗәл кебек йота безләрне.
Көтмәгәндә генә китереп тыга
Кабыргага тимер безләрне.
Ә күңелләр шундый нечкә безнең...
Тик замана тупас, бик юан.
Әй, күңелем, бүген Тукайларың,
Пушкиннарың белән син юан...
Сәгать саный диләр гомерләрне –
(Вакыт җиткәч ул да ватыла).
Сине эзләп, Ходам, замандашлар
Йолдыз булып күккә атыла...
...Язам... елыйм... өзгәләнәм... түзмим...
Каләм калтырана кулымда.
И Тәңрекәй, синең хозурыңа
Атылды бит минем улым да...
...«Синең кайгы – безнең кайгы», диде
Дус-туганнар һәм дә Ркаил...
...Көтмәгәндә генә күк йөзенә
Йолдыз атылудан курка ил.

Күрәчәк
Улым Кубратка
Матди авырлыклар күрмәдең син,
Рухи авырлыкны күп күрдең...
Япь-яшь көе мондый яшәешнең
Катлаулыгын татып өлгердең.
Алга таба кирәк тапмадың син
Ялган тулы Монда яшәүне...
Җирдә калды синең истәлегең
Япь-яшь көе... Ул гел яшь әле...
Ә без калдык... Сөйрәп барабыз без
Картлык дигән язмыш арбасын.
Без дөньяны аңлап бетермибез –
Шулай булгач, әй, сез, җирдәшләрем,
Дөнья безне ничек аңласын?..
Абыең2 да калды... Ул тормышның
Бөтен катлаулыгын күрәчәк...
Нишләдек без?..
Ни булды соң безгә?..
Бу – күрәчәк булды...
Күрәчәк...


Тургай җыры
Сайрый тургай, сайрый тургай –
Баласын җуйган бугай.
Татар халык җырыннан

Елый-елый шигырь язам,
Миңа кушыла тургай.
Тургай да минем шикелле
Баласын җуйган бугай.
Без – шагыйрьләр һәм тургайлар
Күккә менеп сайрыйбыз.
Җирнең бөтен манзарасын
Күк йөзеннән карыйбыз.
Талларга кунып сайрамый –
Күкләрдә сайрый тургай.
Син дә, улым, шул тургай күк
Күккә омтылдың бугай.
Тургай җырын тыңлый-тыңлый
Җылыйм да җылыйм шулай.
Сайрар тургай йөрәгемә
Оясын корды бугай.
Сайрый тургай, җылый тургай –
Баласын җуйган бугай.
Баласын җуйган тургай күк
Сайрап җылыйм мин шулай.


Язмыш һәм ялгыш
Әйтте берәү: «Безнең гомеркәйләр
Бары язмышлардан тора», – дип.
Гомер үткәч белдем – әй, язмышлар
Безнең ялгышлардан тора бит...

Реклама