ТУКАЙ ТУРЫНДА «КАРДӘШ КАЛӘМНӘР»

Анкарадагы Евразия Язучылар берлеге нәшриятының «Кардәш каләмнәр» журналы
быелгы апрель санын тулысы белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш
һәм иҗат юлын яктыртуга багышлады. Тукай хакында мәгълүмат дөньяның төрле
почмакларына – Россия, Украина, Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан,
Төрекмәнстан, Төркия, Гыйрак, Иран, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре,
Алмания, Америка, Франция, Англия һәм башка илләрдә яшәүче төрки телле
халыкларга тарала дигән сүз бу.
Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Төркиядә бер гасыр эчендә Тукайга тулысынча
багышланган журналлар саны бишкә җитә. Татарстан һәм Евразия Язучылар
берлекләре хезмәттәшлегендә чыккан «Кардәш каләмнәр»нең әлеге тупланмасы
– шуның соңгысы. Дөрес, 2006 елда дөнья күрә башлаган әлеге журналда Тукай
иҗаты даими яктыртылып килә. Мәсәлән, 2011 елда, Тукайның тууына 125 ел тулу
уңаеннан, татар шагыйренең шигырьләренә һәм аның турындагы язмаларга урын
бирелде, 2015 елгы санында кардәш халыкларга Фатих Кутлу тәрҗемәсендә «Су
анасы» поэмасы төрекчәдә тәкъдим ителде. Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее
уңаеннан оештырылган быелгы апрель саны Ф.Кутлу тарафыннан шагыйрьне һәм,
гомумән, татар әдәбиятын төрек дөньясына таныту максатында эшләнде, нәтиҗәсе
дә гүзәл дип әйтер идем.
Инде үз кешебезгә әйләнеп беткән Фатих бәй моңа кадәр дә төрек-татар әдәби
багланышлары юнәлешендә зур эш башкарды: Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан,
Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники, Рабит Батулла һ.б. 50дән артык татар әдибенең
әсәрләрен төрекчәләштерде. Бу тәрҗемәләр сыйфат белән дә, сан ноктасыннан
да игътибарга лаек: 70тән артык хикәя, 4 повесть, 1 пьеса, 1 роман һәм күпсанлы
шигырьләр Төркиядә һәм Татарстанда 13 тупланма булып дөнья күрде. Аның Тукай
фәнен үстерүдә дә зур өлеше барлыгын махсус ассызыклыйсы килә: Али Акбаш белән
берлектә шагыйрьнең 130 шигырен тәрҗемә итте – җыентык дөнья күрде.
Ф.Кутлуның Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торуы шулай ук төрек-
татар дуслыгының ныгуына хезмәт итә. Ул үзе дә якыннан аралашкан татар галимнәре
һәм язучыларыннан төрек дөньясына яңгыратырга кирәк тапкан темаларга мәкаләләр
яздырып, аларны төрекчәләштерде һәм «Кардәш каләмнәр»нең чираттагы басма
эчтәлеген, структурасын төзеде. Үзе бу турыда: «Төрледән-төрле язмаларны тәрҗемә
итү, аларга тиешле күрсәтмә материалларны әзерләү, эзләп табу шактый вакыт – айлар
сорады. Бу – шундый җаваплы эшкә беренче мәртәбә батырчылык итүем. Мине моңа
вөҗданым мәҗбүр итте. Чөнки, яшерен-батырын түгел, Тукайны фәнни даирәдә
махсус өйрәнүче берничә галимнән кала Төркиядә белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шушы
журналны укучыда Тукайга карата соклану-хәйранлык, аның шигъриятенә кызыксыну
уяныр дигән өмет бар күңелдә», – ди. Фатих бәй сүзләренә кушылып, шуны өстисе
килә: журнал белән китап бер-берсен тулыландырып тора, журналны алдан укып
өлгергәннәрдә Тукайның төрекчә чыккан шигырьләр китабын кулга төшерү теләге
туар, һәм киресенчә дә булырга мөмкин.
Журналда Тукайның тормыш һәм иҗат юлы фәнни-популяр һәм популяр мәкаләләр
аша яктыртылып бара. Авторлар Татарстан галимнәре һәм язучылары язмаларыннан
гыйбарәт булып, төрек вәкилләреннән тюрколог Мостафа Өнәр, шагыйрь Али Акбаш,
тәрҗемәче Фатих Кутлуның язмалары Тукай турындагы фәнгә киңрәк күзаллау
тудыруга ярдәм итә. Басмада Ә.Алиева һәм Ф.Ибраһимова тарафыннан 2003 елда
төзеп чыгарылган китап нигезендә Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасыннан, иң
мөһим вакыйгалар белән бергә, аерым тәрҗемәи хәле, З.Рәсүлева төзегән шәҗәрә,
мәхәббәт тарихыннан Зәйтүнә истәлекләре дә китерелә.
Басмада Тукайның милли һәм дини юнәлештәге шигырьләреннән үрнәкләргә зур урын
бирелә. «Милләтә», «Пәйгамбәр», «Милли моңнар», «Өзелгән өмид», «Мигъраҗ», «Ләззәт
146
вә тәм нәрсәдә?», «Күңел йолдызы», «Монафыйкка», «Бер
татар шагыйренең сүзләре», «Таян Аллага», «Туган тел»
һ.б. әсәрләр Али Акбаш тарафыннан гаять төгәл – шигырь
төзелешенең формасын, жанрын, ритмын, яңгырашын
бозмыйча башкарыла. «Җөмлә фикерем кичә-көндез
сезгә гаид, милләтем; / Сыйххәтеңдер – сыйххәтем һәм
гыйлләтеңдер – гыйлләтем», дип җырлаган Тукайның
милли шигырьләренә аерым игътибар бирү шагыйрь
иҗатының төп асылын яктыртуга ярдәм итә. Г.Исхакый
сүзләре белән әйткәндә, «Казан кулдан киткәннән бирле
юксыллыкка, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы,
моңы Тукайның үзенең шәхси кайгы-хәсрәте төсене
ала вә Тукай милләт моңыны көйли торган, милләт
бәхетсезлегене җырлый торган әллә никадәр шигырьләр
мәйданга китерә, милли моңны шигыренең эченә ашлый».
Җыентыкта шигырьләрне сайлап алып урнаштыруда
төрек темасы чагылыш тапкан әсәрләргә басым ясау
ачык күренә. Тукайның башлангыч – Җаек чоры иҗатының дини, дини-суфичыл
шигырьләре белән госманлы диван әдәбияты арасында жанр, тел-стиль, образлар
бирелеше, шигырь төзелеше һәм эчтәлек уртаклыгы бар. Шагыйрьнең Балкан илләре
белән сугышта Төркиягә теләктәшлек белдергән, Төркияне зурлап, мәдхия җырлаган
«Тәмсил», яшь төрекләр җитәкчесе Әнвәр бәккә багышланган «Әнвәр бәк» шигырьләре
китерелә. Соңгысы янына Әнвәр бәкнең Петербургта укучы татар кызлары арасында
төшкән фотосы (Р.Батулланың шәхси архивыннан) да бирелә. Шигъриятнең – иҗатның
асыл вазифасын чагылдырган «Күңел йолдызы» да Тәнзимат әдәбияты вәкиле
Габдулла Җәүдәтнең «Кыйтга»сыннан эпиграф белән башлануы төрек укучысына
кызыксынуны арттыра.
Татар шагыйренең төрек мәдәнияте, тарихына зур игътибар бирүе, кардәш
милләтләрнең киләчәк яшәеше, мәгърифәте, азатлыгы өчен борчылып иҗат итүе
җавапсыз калмый. Төрек матбугатында Тукайга багышланган язмалар шагыйрь
үлеменнән соң ук дөнья күрә башлый: «Тасвире әфкяр», «Ислам дөньясы», «Төрек
йорды», «Төрек сүзе», «Кырым» кебек госманлы газета-журналларында тәгъзияләр,
татар шагыйре турында кечкенә күләмле мәгълүматлар басыла. Моннан тыш, Төркиядән
татар редакцияләренә тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар, хатлар килә. Шуның бер мисалы
буларак, «Кардәш каләмнәр» үз битләрендә Истанбулдан Русияле таләба җәмгыяте
җибәргән «Бөек милләтчемез Тукаевның вафатыннан долае милләтемезнең гаиләсенә
бәяне тәгъзият иләрез» эчтәлегендәге телеграммага һәм «Истанбулдан мәктүб» дигән
язмага урын бирә. Болар барысы да киң катлам укучы өчен зур яңалык булып тора.
Әлеге санда дөнья күргән олы, урта буын галимнәре һәм яшьләрнең шагыйрь
иҗатындагы төрле проблемаларны яктырткан язмаларының үзара чиратлашып
килүе Тукай фәненең бүгенге торышын ачык чагылдыра. З.Мансуровның
«Тукай белән әңгәмәләр»е китабына – Р.Зәйдулла тарафыннан, Р.Исламов һәм
Җ.Миңнуллин төзегән «Тукай ядкярләрдә» икетомлыгына тәфсилле күзәтү ясала.
Персональ энциклопедияләре булмаган төрек дөньясы өчен Р.Харрасованың Тукай
энциклопедиясенең төзелү тарихы белән таныштыруы аеруча мөһим. Биредә Тукай
фәне алдына куелган яңа бурычлар да ачык күрсәтелә. Димәк, әлеге фән алга таба да
үсәчәк дип уйларга кирәк.
Журналда Әмирхан Еникинең «Ялганны яклау» язмасы совет идеологиясе нигезендә
үсеш кичергән Тукай фәнендәге хилафлыкларны читтәге кардәшләребезгә ачыграк
аңлатуга хезмәт итә. Билгеле булганча, 1971 елда Ә.Еники, З.Ишмөхәммәтовның «Тукай
атеизмы» китабы дөнья күргәч, Тукай клубында лекция укый һәм «Тукай – атеист»
гыйбарәсен кире кага: «Тукайдан идеология эзләү белән генә чикләнмичә, аның рухи
халәтен тоя-аңлый белү кирәк. Шул чакта гына чын хакыйкатьне дөрес чамалап булачак»,
– дип, шагыйрь иҗатына сакчыл булырга чакыра. Бары ике дистә вакыт узгач кына, әлеге
фикерләрен матбугатта бастыра ала. Шуны да искәртү кирәк: «Тукай атеизмы» китабы
А Л И Я М Ө Б А Р Ә К Ш И Н А
147
төрек дөньясы өчен дә таныш була. 1986 елда бу темага
Төркиядә яшәүче милләттәшебез профессор Н.Дәүләт
мөрәҗәгать итеп, «Тукай атеист идеме?» дигән язма
белән «Төрек культуру» журналында чыгыш ясый.
Профессор Х.Миңнегуловның «Шагыйрьлеккә
тугры Тукай», Н.Хисамовның «Шигърияттә Тукай
феномены» мәкаләләре шагыйрь иҗатының асыл
хасиятләрен ачарга ярдәм итә. М.Хәбетдинованың
«Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә Тукай» мәкаләсе татар
әдәбиятында Тукай традицияләренең чагылышын ачык
яктырта. Р.Мөхиярова язмасында 90нчы еллар татар
матбугатында Тукай шигырьләре ярдәмендә гарәп,
фарсы, госманлы, төрки сүзләренең кулланыла башлавы
мисаллар белән дәлилләнә. Р.Фәйзуллинның Тукайны
«үлемсезлек символы», Р.Рахманның «халкыбызның
бер тылсымы, дөреслек, милләтпәрвәрлек үлчәве»
буларак бәяләве, Р.Гаташның «Тукайга мәхәббәт
юлы»ндагы фәлсәфи-лирик уйланулары – татар
шагыйренең бөеклеген аңлауга замандашларыбыз ясаган кирәкле адымнар ул.
Р.Батулла «Гасырлар могҗизасы» язмасында: «Без Тукайдан ерагая барган саен,
Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку
булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман», – диеп
киләчәккә үз күзаллавын җиткерә. Басмада яшь буын фикерләренә дә аерым урын
бирелә. Шагыйрь Р.Мөхәммәтшинның бер гасыр элек Тукай әсәрләрендә халкыбызның
авыр иҗтимагый-сәяси тормышы нәкъ бүгенгечә яктыртылуы – Тукай фаҗигасе,
безнең фаҗигабез булуы турында борчылулы язмасы бар. Язучы Р.Галиуллин хәзерге
татар әдәбияты барышы хакында Тукай иҗаты югарылыгыннан торып сүз йөртә,
профессиональлектән ерак торган, сүз-рифма уйнатуыннан буш эчтәлекле әсәрләр
язып, үз акчасына китап чыгарып, исем алып йөрүче «шагыйрь, язучыларны» кискен
тәнкыйть итә. «Тукайдан ераклашу – халыктан ераклашу», диеп җан ачынуын белдерә,
Тукайга таянырга чакыра. Күргәнебезчә, тупланмага кергән әсәрләргә, теге яки бу
проблемаларга автор мөнәсәбәте ачык чагылыш таба.
Журнал беренче битеннән үк Тукай фотолары белән бизәлеп бара. Тукай фотолары
күп түгел. Алар 1903-1913 еллар аралыгында шагыйрьнең Мотыйгыя мәдрәсәсе
шәкерте чакларыннан алып танылган шагыйрьгә әверелгәнче чорын, әйтик, Казанга
күчеп килүен, татар язучылары, журналистлары арасында үз кеше булып китүен,
төрле шәһәрләргә сәяхәт кылуын чагылдыра. Соңгы рәсемнәрдәге шагыйрь – Клячкин
шифаханәсендә соңгы сулышын алучы Тукай. Шунысын да әйтеп узыйк: фотоларның
төп нөсхәләре Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә
һәм Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда саклана.
Тукай исән вакытта үзе төзегән китаплардан үрнәкләр дә бирелә. Шагыйрь исән
чакта 22 исемдә 46 китабы «Мәгариф», «Сабах», «Үрнәк» матбагаларында дөнья күрә.
Әлеге китаплардан берничәсенең генә булса да тышлыкларын журналда тәкъдим итү
әдипнең 26 еллык кыска гомерендә никадәр зур эш башкарылуы турында тагын бер
кат уйлануга чакыра. Журналда Татарстанның Казан, Арча, Чаллы, Алабуга, Азнакай,
Әлмәт шәһәрләрендә генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Барда, Җаек,
Анкара, Истанбулдагы Тукай һәйкәлләреннән фотолар бирү – татар шагыйренең бар
дөньяга танылу алуы һәм хөрмәт ителүе турында сөйли.
Халык язучысы Аяз Гыйләҗев заманында: «Безнең әле Тукайның бөеклеген бүтән
милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәҗәдә ача алганыбыз юк. Без аның татар
тарихында тоткан урынын әлегәчә аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыз», – дип яза.
«Кардәш каләмнәр»нең Тукай юбилее уңаеннан чыккан саны бөек шагыйребезнең
иҗатын төрки дөньяга тирәнрәк танытуда зур эш башкарды.

Реклама