ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ

Татарның кемлеге мәсьәләсе
Бездә милли тарих фәне барлыкка килгән заманнардан – ә ул XIX йөзгә туры килә
– бер мәсьәлә гел бәхәсле калып килде. Ул – борынгы, ягъни VI-ХII гасырлар арасында
чыганакларда билгеле булган татар кабиләләренең этник йөзе нинди булганлыгы
мәсьәләсе. Әле генә Казанда басылып беткән җиде томлы «Иң борынгы чордан
башланган татар тарихы»нда да бу сорауга җавап юк, дөресрәге, күрсәтелгән хезмәтнең
беренче томында (борынгы төрки чорына караган) ул проблемага багышланган бүлек
бар (аның авторы – инде мәрхүм булган тюрколог-галим С.Кляшторный), ләкин анда
татарның кемлеге мәсьәләсе әйләнеп узылган.
Чыннан да, бу турыдагы сорауга җавап бирү җиңел түгел, чөнки аны тикшергәндә,
«татар-монгол» атамасы килеп чыга, аңа Алтын Урда һәм ул таркалгач барлыкка
килгән татар ханлыкларында Чыңгызыйлар һәм «монгол-татар» кабиләләре хакимлек
итүе кушыла. Ягъни, тулаем алганда, бүген яшәп килгән ике халыкның – татар һәм
монголларның тарихлары урта гасыр чорында нык кисешү сәбәпле, куелган сорау
катлаулы булып чыга. Шуның өстенә, Алтын Урда чорының урыс тарихында уйнаган
ролен һәм аның «татар» буларак билгеле төп халкының урыс тарихчыларының
хезмәтләрендә ничек бәяләнүләрен дә искә алсак, проблема тагын да четереклерәк
булып килеп баса.
Чынлыкта дөнья гуманитар фәнендә борынгы татарларның кемлеге турында
ике төп караш бар: беренче төркем аларны монгол теллеләр рәтенә кертә, ә икенче
төркемгә караганнар татарны төркиләр дип саный. Историографиядә беренче караш
күбрәк таралган. Әйтик, «Ислам энциклопедиясендә» «Татарлар» дип исемләнгән
мәкаләдә күренекле тюркологлар В.В.Бартольд (иске басмаларда) һәм замандашыбыз
П.Голден (яңа басмаларда) турыдан-туры «татарлар монгол телле халык булган»,
– дип язалар.
Иң кызыгы шунда: әгәр дә менә шушы карашны алга сөрүчеләрнең китергән
фикерне нигезләүче аргументларын барлый башласаң, алар юк дәрәҗәдә аз булып,
чыганакларга түгел, ә күбрәк фәнни авторитетларның инде күптән әйткән сүзләренә
генә нигезләнгән булып чыгалар. Шул исәптән искә төште – быел җәй көне ТФАнең
Тарих институтында чыгыш ясаган ике монгол галименә мин дә мондый сорау бирдем:
«Бүгенге монгол тарихчылары Чыңгызхан белән сугышлар алып барган татарларны
этник яктан кем дип саныйлар?» «Монгол», – дигән җавап ишеткәч, мин төпченеп
болай дип сорадым: «Ә нидән чыгып андый нәтиҗә ясала?» Шунда ишеттем: «Монгол
тарихи чыганакларыннан күренгәнчә, монголлар белән татарлар үзара аралашканда тел
проблемасы булмаган, димәк, татарлар монгол телле булганнар». Әмма бу галимнәр
(һәм бик күп башкалар да) ни өчендер Чыңгызхан дәверендәге монголларның төрки
телне белгән булулары турында уйлап та карамыйлар. Ә ул заман вакыйгаларын һәм
гомуми этносәяси вазгыятьне исәпкә алганда, бу вариант бик мөмкин бит.
Күрсәтелгән мисал юкка гына китерелмәде, чынлап та, ул татар-монгол мәсьәләсе
тирәсендә фикерләүнең берьяклы булуын тагын бер кат раслый. Ләкин без шуны
да истә тотарга тиешбез: мондый карашның дөнья фәнендә яшәп килүендә татар
160
тарихчыларының да гаебе бар, чөнки, беренче чиратта, ул безнең тарих өлкәсендә
эшләнәсе эшләрнең тиешле дәрәҗәдә башкарылмаганлыгы белән бәйле.
Укучыларга тәкъдим ителә торган язма шул кимчелекне юкка чыгару юнәлешендә
уйланылды да.
XIII йөз башларына кадәрге дәвердә билгеле булган
татарларның этник тамырлары
Татарлар VI-VIII гасырларга караган борынгы төрки чыганаклардан тыш IX-X
гасырларда кытай һәм хотан-сак документларында да искә алына, ләкин, ни кызганыч,
алардан да татарларның этник йөзен күреп булмый. Әмма бер нәтиҗә чыгарырга
мөмкин: бу чорда алар инде уйгурлар белән нык бәйле булып, өлешчә Көнчыгыш
Төркестанда яшәгәннәр. Шундый ук мәгълүмат 1030 елга караган Си Ся тангут
хөкемдарының Сун-Кытай династиясе сараена хатында да бар.
Әйткәнемчә, татарларның этник яктан кем булганлыгы турындагы карашларның еш
кына абруйлы монголовед һәм тюркологларның «фикерләренә» нигезләнгән булуларын
искә алып, безгә иң башлап аларның тарихи чыганакларга туры килү-килмәүләрен
тикшереп карау кирәк булыр. Моның өчен, билгеле инде, булган тарихи чыганакларны
барлап чыгу – иң дөрес юл.
Безнең өчен беренче әһәмиятле чыганак – билгесез авторның Х гасырга караган,
фарсы телендә язылган «Худуд ал-алам» исемле географик хезмәте. Анда татарлар
токузгузларның, ягъни, уйгурларның (з/р күчеше = гуз/огур) бер өлеше буларак
күрсәтелә. Икенче бер әһәмиятле хезмәттә – фарсы географы ал-Гардизиның ХI гасыр
уртасында язылган «Зайн ал-ахбар» әсәрендә – татарлар турында берничә әһәмиятле
хәбәр бар. Беренчедән, анда Кимак каһанлыгына (территориясе Иртыш (Әртеш)
елгасы бассейнында булган) нигез салучы «Шад» исемле шәхеснең (чынлыкта
бу – титул, чөнки борынгы төрки титулатурада шад – каһанның урынбасары, аның
улы яисә энесе) «татар хөкемдары» булганлыгы күрсәтелә. Чыганакта әйтелгәнчә,
соңыннан аның янына тагы 7 «татар туганы» килә (исемнәре: Ими, Имак, Татар,
Байандур, Кыпчак, Лнкиаз, Аджляд). Бу исемнәр исә – эпонимнар, ягъни кабилә
атамаларын чагылдыралар һәм Кимак каһанлыгына кергән кабиләләр арасында кимак
(имак = йәмәк) һәм татар кабиләләре белән бергә кыпчак һәм уйгурлар (ими/йеми/
эймур – билгеле уйгур кабиләсе) да булганлыгын дәлиллиләр, а татарларның монда
югары катлам – элита тәшкил итүен раслыйлар. Үз чиратында, Гардизида китерелгән
фактлар инде фәндә билгеле булган (ул турыда С.Кляшторный, А.Малявкин язды)
татар-уйгур этносәяси багланышларын ачык күрсәтә. Һәм, ниһаять, безнең өчен
әһәмиятле тагын бер ХI гасырга караган чыганак – урта гасыр төрки дөньясының
иң күренекле филологы Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» хезмәте. Анда
төрки телләрне һәм сөйләшләрне бик яхшы белгән татарлар һәм уйгурлар ХI гасырда
яшәгән җирләргә якын торган (галим Баласагун шәһәрендә туып, Кашгарда, ягъни
Карахани каһанлыгында иҗат итә) Мәхмүд Кашгари татарны «төрки кабиләләрнең
берсе», – дип күрсәтә һәм аларны 20 төп төрки кабилә рәтенә кертә. Алай гына
да түгел, ул бер үк сүзләрнең татарлардан тыш йәмәкләрдә, кыпчакларда һәм кай
(соңыннан кыпчаклар эчендә билгели) төркемендә таралганлыгын күрсәтә. Ләкин
Кашгарида бер тел табышмагы да бар – ул татарларда «төрки тел» аларның «икенче
теле, үз телләре түгел», дип яза, һәм алар бу очракта ике телле булып чыга. Игътибар
итик, шундый ук вазгыятьне галим уйгурлар өчен дә күрсәтә: «Аларның телләре
чиста төрки тел, шулай ук үзара аралаша торган башка телләре бар». Монда ким
дигәндә ике аңлатма булырга мөмкин: беренчесе – татарлар һәм уйгурлар борынгы
заманда төрки булмаган башка телдә сөйләшкәннәр (нинди тел – бусын әлегә белеп
булмый); икенчесе – аларның борынгыдан килгән телләре төрки, ләкин стандарт
төрки телдән нык аерылган тел булган. Соңгы караш дөреслеккә туры килә булса
кирәк, чөнки бу очракта сүз болгар һәм хәзәр кабиләләре һәм аларның бабалары
сөйләшкән үзенчәлекле огур теле турында барырга мөмкин. Шул уңайдан исегезгә
төшерәм: токузгузларның = уйгурларның борынгы бабасы саналган легендар
Д А М И Р И С Х А К О В
161
Огуз каһанның башка исеме – Огуркаһан! Әйтелгәннәрне исәпкә алганда, Мәхмүд
Кашгариның язганнарының очы-очка ялгана.
Тагын бер, Төрки каһанлык чоры буенча зур белгеч булган тарихчы Ю.Зуев
хезмәтенә дә күз салу кирәк. Борынгы төрки чор буенча кытай чыганакларын
тикшергәндә, ул кытайча «бомо» (төркичә – «ала ат») дип исемләнгән төркемгә
игътибар итә. Кытай тарихының Тан чоры (Х гасыр) чыганакларында, галим билгеләп
үткәнчә, ул кабиләнең исеме «элочжи/гэлочжи» дип бирелә. Югарыда аталган хезмәттә
аның авторы бу кабиләнең исемен «алачи/алач/алчы» дип укырга кирәклеген күрсәтә
һәм андый кабиләнең кыпчакларда да булганлыгын (улаш/алаш, русча – улашевичлар)
искәртә. Ә без исә ул кабилә исемен Чыңгызхан белән көрәшкән көнчыгыш татарлары
арасында булган «алчи/алчын» кабиләсе атамасына тәңгәлләштерәбез. Бу кабиләнең
исеме монголларның «Яшерен тарихы»нда (XIII гасыр) һәм Рәшидеддиндә (XIV гасыр)
күрсәтелгән татар кабиләләре исемлегендә дә бар. Менә ул исемлек: баргуй/алахуй,
дутаут/тутукулйут, алчи, чаган/чаан, куин, терат. Тагы шуны искәртик, бәлки, монда
китерелгән исемлектәге «терат» этнонимын кыпчакларда билгеле булган «дурут/терт»
кабиләсе исеме белән тәңгәлләштереп буладыр. Ул очракта, татарларның кимаклар һәм
алар арасыннан бүленеп чыккан кыпчаклар белән бәйлелеген исәпкә алсак, китерелгән
фикер тагын бер тапкыр татарларның төркилеген раслый ала.
Ләкин татарлар турында сүз алып барганда, без XIII гасыр монгол чыганакларында
һәм XIV гасырга караган Хулагуидлар дәүләтендә яшәгән фарсы галиме
Рәшидеддиннең «Җамигъ әт-тәварих» исемле хезмәтендәге татар кабиләләре исемлеге
белән генә чикләнсәк, мәсьәләнең төбенә үк төшеп җитә алмабыз. Ни өченме? Эш
шунда ки, монголларның Чыңгызхан җитәкчелегендәге оешу дәверендә алар Үзәк
Азиядә татарлар белән генә түгел, ә кайбер башка исемдәге кабиләләр белән дә
(кереит, найман, меркит) каты сугышлар алып барганнар һәм төрки булганнар дигән
фикерләр инде фәндә моңарчы да әйтелде. Сорау туа: ә аларның этник йөзен тагын
да төгәлрәк итеп билгеләп булмыймы икән? Була дип уйлыйм һәм моны башкарып
чыккач, шаккаткыч нәтиҗәгә килергә мөмкинбез. Моның өчен яңадан чыганакларга
әйләнеп кайтырга тиешбез.
Иң әүвәл безне найман һәм меркит кабиләләре кызыксындырырга тиеш, чөнки
алар монголлар белән каты сугышлар алып барган, алардан җиңелгәч, көнчыгыш
кыпчаклары, ягъни кимаклар арасына чигенгән, соңыннан ахыргача тар-мар ителеп,
Бөек Монгол империясенә кимаклар белән бергә кушылган. Ни өчен бу ике төркем
игътибар үзәгендә булырга тиеш? Беренче чиратта, аларның төрки булганлыгыннан
чыгып. Чыннан да, найманнарның исеме монголча «сигез» дигәнне аңлатып, VIII
гасырга караган чыганаклардан билгеле булган «сикез огуз» конфедерациясенең
атамасын чагылдырган, дигән фикер тарихи әдәбиятта моңарчы ук әйтелгән иде. IХ
гасырда алар, уйгурларны җиңеп, Уйгур каһанлыгын тар-мар иткән кыргызларны
үз чиратларында җиңелүгә дучар иттереп, элегрәк Алтай тирәләрендә яшәгән
кереитларны Көнчыгышка таба кысып чыгарып, Кара Иртыш елгасы бассейнын һәм
Алтай буйларын биләп тора башлаганнар. Кайбер галимнәр (М.Ерзин) найманнарны
соңрак чорда кытай чыганакларында цзу-бу дип билгеле булган төркиләрнең көнбатыш
өлеше дип уйлыйлар. Ә менә киданьнар X-XII йөзләрдә цзу-бу дип татарларны
атаганнар. Булган тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, найманнар үзләреннән көньяк
тарафта яшәгән уйгурлар белән күп төрле багланышлар тотканнар, аларның мәдәни
йогынтысын тоеп яшәгәннәр. Аерым галимнәр XII гасырда аларга киданьнар (кара
кытайлар) да нык тәэсир иткән дип уйлыйлар һәм найманнарның берникадәр дәрәҗәдә
монголлашуы турында да язалар. Дини яктан бу төркем вәкилләре башта тәңречеләр,
аннан соң несториан христианнары, соңга таба буддистлар булганнар (П.Ратчневский).
Найманнарның көнчыгыш күршеләре булган кереитлардан да ерак яшәгән
меркитлар Байкал күленнән көньякта, Селенга елгасының түбән агымы буйларында
биләмәләр тотканнар. Бу төркемнең дә төрки булуы турында тарихи әдәбиятта
элегрәк тә язылды, хәзер дә язалар. Шуны да искәртим: меркитлар кереитлар кебек
үк несториан динен тотканнар, ягъни рухи яктан әлеге ике төркем үзара якын булган.
Ләкин бу төркемне искә төшерү алар төрки булган өчен генә түгел, моның өчен башка
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
6. «К. У.» № 7
162
бер сәбәп тә бар. Әйтик, Рәшидеддин биргән халыклар классификациясендә меркитлар
«башта исемнәре монгол булмаган, хәзер генә монгол дип атала башлаган» халыклар
рәтендә саналалар. Мәгълүм ки, татарлар да шул ук исемлектә күрсәтеләләр. Һәм бу
бер дә юкка түгел, чөнки шул ук Рәшидеддин меркит кабиләсенең «патшасы» Токта
турында: «... [ул] татар кабиләсеннән», – дип әйтә. Моңа өстәп, шуны да күрсәтеп китү
кирәк: Рәшидеддин язганча, меркитларның 4 тармагының берсенең исеме «уйкур»
булган! Димәк, бу очракта меркит кабиләсенең уйгурлар белән дә бәйләнгән булуы
ачык күренә. Шулай ук меркитларның Чыңгызханга каршы найманнар белән союзда
ахыргача сугышуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки мондый хезмәттәшлекнең этник
нигезләре дә булган дип уйларга тулы нигез бар. Әйтик, урта гасыр чорының күренекле
тарихчысы Джуджаниның «Табакат-и Насыйри» (ХIII йөз) исемле хезмәтендә
найманнар «татар» дип билгеләнә, ә аларның монголлар басымы астында көнбатышка
китеп кара-кытайларны җиңгән хөкемдарлары Кучлук ханның «татар» булганлыгы
күрсәтелә. Гарәп тарихчысы Ибн әл-Асир шулай ук «Әл-Камил фи-т-тарих» (XIII
йөз) исемле хезмәтендә Кучлук хан кул астында элекке ватаннарыннан күчеп килгән
найманнарны «ас-Син ягыннан чыккан зур татар кабиләсе», дип атый, ә ханның «татар
патшасы» икәнлеген аермачык тасвирлый. Шул исәптән, мәгълүм кытай-монгол
чыганагы «Юань ши» әсәрендә сакланган найман-канглы төркемнәренең аксөякләре
арасындагы кыз бирү-алу аркылы барлыкка килгән туганлык мөнәсәбәтләре турында
да әйтергә кирәк. Ни өчен икәнлеге алга таба әле яхшырак аңлашылыр.
Ниһаять, меркитлар һәм кереитларның күршеләре, татарлар белән дә чиктәш булган
жалайыр кабиләсенең дә төркиләрдән булганлыгы турында тарихи әдәбияттан инде
билгеле. Әмма, бу төркем турында сөйләшкәндә, тагын бер фактны искәртү кирәк.
Рәшидеддиндә китергән легендар мәгълүмат буенча, жалайыр кабиләсенең борынгы
биләмәсе Каракорым янында булып, алар «уйгурларның хөкемдары гурханга» хезмәт
иткәннәр. Күренә ки, бу төркем үз вакытында уйгурлар белән бәйле булган. Аларның
Алтай төркиләре белән искедән килгән этник мөнәсәбәтләре турында жалайыр
кабиләсенең джат/чат һәм тулангит/телингит, тури исемле тармаклары булуы да сөйли.
Ләкин иң кызыгы жалайыр кабиләсенең джат (чат) тармагыннан булган,
Чыңгызханның иң ышанычлы батырларыннан саналган, аның Кытайдагы урынбасары
дәрәҗәсенә (го-ван, ягъни «бөек хан») җиткән Мухулига кагыла. Эш менә нәрсәдә:
1221 елны кытайлы Чжао Хун үзенең Чыңгызханның Төньяк Кытайдагы урынбасары
Мухули белән очрашуы турында сөйләгәндә, аның гел үз-үзен «без – татарлар», –
дип атаганлыгын күрсәтә. «Аның кул астындагы дәүләт сановниклары һәм хәрби
җитәкчеләр дә үзләрен шулай ук атап, монгол икәнлекләрен белмиләр», ди кытай
илчесе. Һәм алар чыннан да монгол булмаганнар, чөнки 1217/1218 елларда Кытайны
яулап алу өчен Мухулига бирелгән 23 меңлек гаскәрдә 10 мең онгут, 2 мең жалайыр,
ә калганнары кидань һәм журжэн җайдаклары булганлыгы инде күптән билгеле
(А.Кадырбаев). Шулай итеп, Мухулиның һәм аның якыннарының үз-үзләрен «татар»
дип атаулары өчен, күргәнебезчә, ныклы нигез булган.
Нәтиҗәдә, монголларның Үзәк Азиядәге борынгы төркиләр җирләрендә
көчәйгән дәвердә аларга нык каршылык күрсәткән татарларның күп тармаклы зур
халык булганлыгы күренә: алты татар кабиләсенә без тулы ышаныч белән найман
берләшмәсен, меркитларны һәм жалайырларны өсти алабыз. Аларга онгут (төгәл
атамасы, бәлки, «он ук» булгандыр) исемле, Төньяк Кытай чикләрендә яшәгән,
«ак татар» буларак билгеле кабиләне дә китереп куша алабыз. Моңа аларның
атамасыннан тыш тагын бер өстәмә сәбәп тә бар: онгутлардан сакланган эпитафия
материалларыннан күренгәнчә, аларның телләре кыпчак теленә якын булып, алардан
бу «ак татарларның» найманнар белән тугандашлыклары да күренә (А.Кадырбаев).
Димәк, бу төркемне юкка гына «ак татарлар» дип атамаганнар.
Күрсәтелгән этник массивтан кереит кабиләсе генә читтә кала кебек. Беренче
чиратта, бу аларның этник тамырлары турындагы мәгълүматларның аз булуы белән
бәйле. Шуңа да карамастан, кайбер галимнәр, мәсәлән, П.Ратчневский, кереитларның
канглы һәм гуз (уз) төркемнәре белән туганлыклары булгандыр, дип яза. Чынлыкта,
сүз күбрәк канглы кабиләләре белән этник бердәмлек турында барырга мөмкин, чөнки
Д А М И Р И С Х А К О В
163
кайбер кытай чыганакларында (мәсәлән, Ту Цзинның «Мэнуэр-шицзи» әсәрендә)
туп-туры әйтелә: «Кереитлар – канглыларның бабалары, Көнбатышта булучыларның
атамасы – канглы, Көнчыгыштагыларыныкы – киреит» (А.Кадырбаев). Шуның өстенә,
кереитларның ханнарына (мәсәлән, Ван ханга) хезмәт иткән аксөяк канглылар аерым
тарихи чыганаклардан («Юань ши» әсәреннән) яхшы билгеле. Гомумән, кимаклар
белән бәйле канглылар һәм аларның татарга мөнәсәбәтләре турында алга таба тулырак
мәгълүмат бирелер.
Күренә ки, санап кителгән барлык төрки төркемнәр (кереит, найман, меркит,
жалайыр, онгут) теге яки бу яктан татарга мөнәсәбәтле булып чыга. Аларның
кайберләренең (әйтик, жалайырларның) уйгурларга бәйле булганлыклары да әйтелгән
фикергә каршы килми, бигрәк тә инде күрсәтелгән Кимак каһанлыгы кысаларындагы
уйгур-кимак-татар төркемнәренең үзара багланышларын да истә тотсак.
Чынлыкта бу уйгур-кимак-татар төркемнәренең үзара этник якынлыгының тагы
бер, моңарчы тарихчылар тарафыннан бик аз язылган ягы да бар. Сүз көнчыгыш
кыпчаклар – кимакларның Җучи Олысы формалашуында тоткан урыны турында
бара. Ә бу проблема исә монголлар көчәю дәвере алдыннан Урта Азиядәге һәм аннан
төньяктагы далалардагы этносәяси вазгыять белән турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә
безгә хәзер шул мәсьәләгә күчү кирәк булыр.
Хорезмшаһлар дәүләте һәм аның
кимаклар белән багланышлары
Мәгълүм ки, монголларның Урта Азияне яулап алулары анда төп сәяси көч
булган Хорезмшаһлар дәүләтен (үзәге – Хорезм яисә Ургәнч) 1220-1221 елларда
тар-мар итүләре белән бәйле. Ләкин бу мөһим вакыйгаларның гомуми контексты
тарихи хезмәтләрдә җитәрлек дәрәҗәдә тасвирланмый, бигрәк тә аларда катнашкан
сәяси берләшмәләрнең этник нигезләренә тиешле игътибар бирелми. Безгә шушы
кимчелектән арыну кирәк булачак, аннан башка татар мәсьәләсен аңлап булмый.
Иң башлап, Җучи Олысының оеша башлау чорына бераз күз салу кирәк, чөнки
соңыннан булган сәяси үзгәрешләрнең җеп очлары чынлыкта шул елларга барып
тоташа.
Монгол чыганаклары буенча, Куян елында (1207) Чыңгызханның боерыгы буенча
аның улы Җучи җитәкчелегендә Уң кул гаскәрләре «Урман халыкларын» яулап
алу өчен җибәреләләр. Бу поход Саян-Алтай тауларыннан башлап Иртыш елгасы
бассейнына кадәр булган җирләрдә яшәүче халыкларга каршы юнәлдерелә. Мәгълүм
ки, моңарчы ук инде Субәдәй баһадур җитәкчелегендәге гаскәр меркитларны, ә
башында Джэбе торган гаскәр Кучлук кул астындагы найманнарны тар-мар иткән
була. 1205 елны монголлардан җиңелгән меркитлар Иртыш елгасын кичеп, «канглы
һәм кипчаутлар ягына», ә Джувейнидан күренгәнчә, «канглылар яшәгән Караком
җирлегенә» чигенәләр. Шуңа күрә, монголлар беренче тапкыр Иртыш буйларына инде
1205 елны ук чыккан булырга мөмкиннәр. Исегезгә төшерәм: найманнар «Еке (зур)
Алтайда» һәм «Күк Иртыш», «Иртыш-мурэн» буйларында, алар белән кыргызлар
(ул вакытта Саян таулары араларында яшәгәннәр) торган җирләргә кадәр сузылган
тауларда биләмәләр тотканнар (Рәшидеддин). Ягъни Җучи гаскәрләре чынлыкта 1205
елны меркитларга һәм найманнарга каршы алып барылган сугышның дәвамы белән
шөгыльләнгәннәр. Алтай-Саян җирләрендә көн иткән монгол (бурят, ойрат һ.б.) һәм
күпсанлы төркиләрне буйсындырып, Җучи отрядлары Иртыш буйларына җитеп,
анда «шибер» халкын (сабир/сувар төркемен, ягъни угорларны) да буйсындырып,
көнчыгыш кыпчаклары-кимаклар торган урыннарга килеп җиткәннәр. Ләкин аларны
яулап алу бераз соңрак чорга калдырыла, чөнки башта Чыңгызхан «сартаул халкын»
– Хорезмшаһлар дәүләтен тар-мар итү бурычын куя.
Ә Хорезмшаһлар дәүләтен юкка чыгару җиңел эш булмый, чөнки ул дәвердә
бу көчле дәүләт канглы һәм кимаклар белән дә бик нык бәйле булган. Кызганычка
каршы, аерым белгечләр хезмәтләреннән тыш бу турыда гомуми монгол дәвере
буенча тарих китапларында сез берни дә таба алмыйсыз. Чынлыкта исә, шушы
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
6*
164
проблеманы тикшергәндә генә алда китерелгән монголлар дәверенә кадәрге
татарларның Урта Азия һәм аннан төньякта урнашкан далаларда тоткан урыннары
яңадан өскә калка.
Мәгълүм ки, меркитлар һәм найманнарны куып барган монгол отрядларының
(Җучи җитәкчелегендә) хорезмшаһ Мөхәммәд б.Текеш гаскәрләре белән беренче
бәрелешләре һиҗри белән 615 елны (1218/1219) була. Шул елны Хорезмшаһлар
дәүләте гаскәрләре, Джуджаниның «Табакат-и Насыйри» әсәрендә күрсәтелгәнчә,
«Кадыйр хан, Татарлы Юсуф углы артыннан барып, Төркестанга үтеп керә һәм анда
шулкадәр ерак китә ки, уйгурга [I-ghir], төньякка, Төньяк котыпка җитә». Чынлыкта
монда сүз меркитлар һәм найманнар чигенгән җирләр турында бара һәм ул җирләрнең
кайда булганлыгын без тарихи чыганаклар буенча чамалый алабыз. Монголларның
«Яшерен тарихы»нда монголларның меркитларны һәм найманнарны куалап барулары
турында язганда, алар «канглылар һәм кипчаутлар юнәлешен алдылар», – дип әйтелә.
«Юань ши» әсәрендә Субәдәй баһадурның меркитларны куып баруы турында
сөйләнгәндә, болай диелә: «Алар (ягъни, меркитлар – Д.И.) обогы башлыгы Хуту
кыпчаклар арасына качты, Субәдәй алар артыннан барып, кыпчакларда Юйюй [Уйгур–
Д.И.] исемле тау үзәнлегендә аның белән бәрелеште һәм тар-мар итте». Дҗувейни
хезмәтендә шул ук вакыйга ике хәбәр белән тасвирлана. Беренчесеннән күренгәнчә,
меркитлар башлыгы Ток Тоган башта найманнар хөкемдары Кучлукка килә, аннан
«Кам Кемчик (төгәл атамасы – Ком-Кыпчак – Д.И.) өлкәсенә» китә. Икенче хәбәрдә,
бу автор шул ук вакыйгага кайтып, яза: хорезмшаһ Мөхәммәд б. Текеш «Ток Тоганның
монголлардан качу хәбәрен алды», аларның «канглылар яшәгән Каракомга» китүләрен
белде, – дип. Югарыда күрсәтелгәнчә, кыпчаклар (сүз монда кимаклар турында бара)
башында нәкъ менә алда әйтелгән вакыйга вакытында яшәгән Кадыйр ханның татар
булганлыгы күренә. Бу фактка беренче булып В.В.Бартольд игътибар иткән инде,
ләкин ул Кадыйр ханның атасының ни өчен «татарлы» дип аталуына аңлатма бирмәде.
Шуңа күрә, безгә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен С.М.Ахинжановның кыпчакларга
багышланган хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Казакъ тарихчысының фикере
буенча, 1218/1219 елгы вакыйга Иргиз елгасы бассейнында, Кай һәм Кимгач елгалары
арасында (хәзерге Оренбург өлкәсе һәм Казакъстанның Актүбә өлкәсе чикләренә
туры килә) булып, анда кыпчак (кимакларның) һәм канглыларның мөстәкыйль
биләмәсе яшәп килгән. Монда кимаклар (йәмәкләр), канглылардан тыш уйгурлар
да булган. Хәтта аларның аерым кабиләләренең исемнәре дә билгеле – уран/оран,
алпарлы/илбари, байаут. С.М.Ахинжанов язганча, кыпчак ханы Кыранның (Икран/
Акран) мөселман титулы «Кадыйр» (Гайр/Гайыр) булып, ул «Кадыйр/Кайр – Буку
хан» буларак та билгеле. Аның атасының исеме – Алп-Кара Уран (монда Уран –
кабилә исеме). Соңгысы исә, хорезмшаһ Текешның бер юлламасыннан күренгәнчә,
1182 елны Дженд шәһәренә (үз чиратында, бу үзәккә тагы Сыгнак, Барчинлигкент
һәм Рибат шәһәрләре буйсынган) килгән – ә анда ул вакытта шушы хорезмшаһның
өлкән улы хөкемдар булып тора – Алп Кара җитәкчелегендәге илчелек килү уңаеннан
искә алына. Кызыгы шунда, килүчеләр арасында «югурларның уллары» да була.
Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, хорезмшаһ Текеш Алп Караның кызына (исеме – Теркен-
хатын) өйләнә һәм шулай итеп көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар белән союзга керә.
Чынбарлыкта мондый багланышлар элек тә булган – хорезмшаһ Текешның атасы
да исеме билгесез кимак ханы белән союзда торган. Алга таба мондый вакыйгалар
билгеле: 1195 елны Сыгнак һәм Дженд тирәләрендә яшәгән кыпчаклар (җитәкчеләре
– Кадыйр Буку хан) баш күтәргәч, хоремшаһ Текеш аларны бастыру өчен килә,
шул вакытны Алп Кара Уранның оныгы булган Алп Дерек хорезмшаһ Текеш ягына
чыга, аның белән гаскәрләрнең күпсанлы уран кабиләсе отрядлары да китә, Кадыйр
Буку хан нәтиҗәдә алар кулына әсирлеккә эләгә. Ахыр чиктә Алп Дерек (ул, инде
күренгәнчә, Теркен хатын белән туган булган), күрсәтелгән хезмәте өчен, хорезмшаһ
Мөхәммәт б.Текешның урынбасары буларак, Отрар шәһәрендә утыра һәм 1218 елны
анда монголлар белән очраша (ул вакытта аның титуллары «Кадыйр/Гайр/хан» һәм
«Инальчук»; монда «инал» – тәхет варисы мәгънәсендә).
Инде китерелгән мәгълүматлардан ачык күренә – соңгы чор хорезмшахлар
Д А М И Р И С Х А К О В
165
династиясе кимаклар белән тыгыз багланышта булган, ә бу багланышлар инде XI
гасырда ук башланганнар, чөнки соңгы хорезмшаһлар династиясенә нигез салучылар
– Ануш (Нуш) – тегин, яисә аның улы Кутб ад-Дин Айбек, XI гасыр ахырында Дженд
һәм Хорезмга «Сахрадан, кыпчаклар һәм канглылар арасыннан киләләр» («Табакат-и
Насыйри»). Бу йәмәк кыпчаклары уйгурлар белән нык береккән булганнар, юкка гына
Джуджани Ануш-тегинны бекдали/бегдели исеме уйгур кабиләсеннән, – дип язмый.
Менә шушы йәмәк-уйгурлар белән бәйләнгән соңгы дәвер хорезмшаһлар династиясенә
без ныграк игътибар итәргә тиешбез, чөнки алар белән бәйләнгән көнчыгыш кыпчак-
кимак кабиләләрен төгәлрәк билгели алсак, без аларнын борынгы тамырларын да
эзләп таба алырбыз.
Инде күрсәтелгән соңгы хорезмшаһ булган Мөхәммәднең (1199/1200 елны үлгән)
анасы Теркен хатын, кыпчак ханы Икранның кызы булып, бер мәгълүмат буенча
канглы төркеменнән (Джувейни, ан-Насави), бүтән мәгълүматлар буенча уран/оран
кабиләсеннән. Соңгы билгеләмә дөресрәк булыр, ләкин беренче вариант та мондый
нәтиҗәгә каршы килми – уран кабиләсе канглы төркеменең өлеше булырга мөмкин.
Чынлап та, уран кабиләсе Мөхәммәд хорезмшаһ тирәсендә мөһим роль уйнаган.
Мәсәлән, Джувейни хәбәр иткәнчә, монголлар басымы астында ул Ирак ягына
чигенгәндә, аның гаскәрләренең «зур өлешен оран исемле анасының кабиләсеннән
булган төркиләр тәшкил иткәннәр». Ибн әл-Асир күрсәткәнчә, шушы ук кабилә
вәкилләре хорезмшаһ Мөхәммәд уллары утырган аерым өлкәләрдә – Нишапурда,
Гератта, Хамаданда хөкемдарлар булганнар. Джуджани язганча, Мөхәммәд
хорезмшаһның тагы бер Арзали-шаһ исемле улы Олугхан Азам исемле (ул монголлар
һөҗүме вакытында башта Багдадка, аннары Дәһли шәһәренә китә) кимак кабиләсе
илбары/алпарлы төркеменнән чыккан шәхеснең кызына өйләнгән булган. Шушы
хорезмшаһлар династиясенә кушылган көнчыгыш кыпчак тармагы турында Джуджани
болай ди: «...аларның аталары Илбари кабиләсеннән булган күренекле шәхесләр
булып, хан титуллы [иделәр] һәм күпсанлы ырудашлары һәм алардан бәйлеләр бар
иде». Хәтта Джуджани хорезмшаһлар династиясе вәкиле белән туганлашкан Олуг хан
Азали турында әйтә: «Ул Илбари ханы һәм йәмәкләрней шаһы [иде]», – дип.
Йәмәкләр һәм алар белән этник яктан бик якын канглы берләшмәсе вәкилләре
чынлыкта монголлар Урта Азиягә бәреп кергәндә Хорезмшаһлар дәүләтендә төп
хәрби көчне тәшкил иткәннәр. Әйтик, Джувейни күрсәткәнчә, 1220 елны Мөхәммәд
хорезмшаһ Хорезмны ташлап китеп, анда үзенең улы белән шәһәрне саклау өчен 90 мең
кешелек «төрки-канглы» гаскәре калдыра. Шушы ук автор, Җәләлетдин Мөхәммәднең
Парван янында монголлар белән сугышуы турында сөйләгәндә, ул гаскәрнең бер
канатында 40 меңлек канглы сугышчылары булуын әйтә.
Менә хәзер безгә инде анализланган Кимак каһанлыгының татар җитәкчелегендә
оешуы турындагы мәгълүматларга кире кайту кирәк. Дөнья фәнендә татарлардан
булган элитаның Кимак конфедерациясе башында торуы таныла (П.Голден).
Кыпчаклар исә кимаклар арасыннан чыгалар. Хәлбуки, көнбатыш кыпчакларның
этник составы көнчыгыш кыпчаклар-кимаклардан башка да булуы мөмкин. Шуңа
күрә татарлыкны безгә беренче чиратта соңгылары арасында эзләү кирәк. Кимаклар
арасында уйгурларның булуын да галимнәр таныйлар (П.Голден), димәк, инде
күрсәтелгән «Сахрадан» Хорезмга килгән кыпчаклар (кимаклар) тирәсендә уйгурлар
күренү бер дә очраклы түгел. Тагы бер фактны истә тотыйк: Мәхүд Кашгари
татарлар турында язганда, аларның телләренең йәмәк, кыпчак, кай төркемнәре
белән уртаклыгын күрсәтүен әйтеп үткән идем. С.М.Ахинжанов фикеренчә, «уран»
этнонимының (мәгънәсе – «елан») монгол телендәге варианты – «кай». Шулай булгач,
уран төркемендә татарлык чынлап та булган. Кайбер галимнәрнең XI гасырда яшәгән
Газневид шагыйрьләренең кай кабиләсеннән чыккан гуләмнар турында язганда алар
белән янәшә татардан чыгучыларны искә төшерүләре (С.Г.Агадҗанов) бер дә очраклы
түгел, димәк.
Шулай итеп, монголлар көчәю дәвере алдыннан татарлар арасыннан чыккан затлы
төркемнәр көнчыгыш кыпчаклары – йәмәкләр, канглылар, конкретрак, илбари һәм уран
кабиләләре хөкемдарлары составында бик ачык күзаллана. Аларның кабиләдәшләре
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
166
XI– XII йөзләрдә Хорезмшаһлар дәүләтендә дә мөһим роль уйнап, соңгы хорезмшаһлар
үзләре дә шулар арасыннан чыгучылар булганнар.
Әгәр мәсьәлә шушы яссылыкта куела икән, монголларның Урта Азияне һәм аның
төньягында җәйрәп яткан далалардагы кыпчак-кимаклар белән конфронтациягә
керүләре бөтенләй башка төс ала һәм анда булган Үзәк Азиядәге монгол-татар
сугышларының логик дәвамы булып чыга. Ә бу исә Җучи Олысы оешу мәсьәләсенә
яңача карарга мөмкинлек бирә.
Монголларның Урта Азияне яулап алулары һәм
Җучи Олысы оешуның икенче чоры
Алда язылганча, Җучиның аерым биләмәсе барлыкка килү 1207 елны Көньяк
Себердәге «Урман халыкларын» яулап алу белән бәйле. Бу җирләр – Иртыш елгасы
бассейныннан Алтай һәм Саян тауларына кадәр, хәтта Енисей елгасының югары
агымы якларын да кертеп – чынлап та шушы заманнардан башлап аның кул астында
була. Моның шулай икәнлеген раслаучы фактларны барлап үтик. Беренчедән, 1217
елны «Урман халыклары» составына кергән тумат (тума/дуба) кабиләләре баш
күтәреп, аларга кыргызлар да кушылгач, бу төркемнәрне яңадан бастыру өчен Җучи
җитәкчелегендә гаскәр җибәрелә. Димәк, ул җирләр өчен шушы шәхес җавап биргән.
Икенчедән, Рәшидеддин мәгълүматлары буенча, Урта Азияне яулап алу төгәлләнгәч,
1222 елның язында, «Җучи үзенең тукталыш урынына, олысына кайтып китә», ә ул
җирләр түбәндәгечә тасвирлана: «... Иртыш ягында, аның олаулары булган [урынга], үз
урдаларына юнәлде». Шул ук авторда Чыңгызханның бер карары турында сүз барганда
болай дип әйтелә: «Чыңгызхан идарә итү өчен Җучига Иртыш елгасы һәм Алтай
таулары тарафында булган барлык өлкәләрне һәм олысны бирде». Күренә ки, Җучи
Урта Азияне яулап алуга кадәр Себер җирләрен биләгән, «Урман халыкларыннан»
тыш аның биләмәләренә, бәлки, кайбер кимак төркемнәре дә кергәндер, ләкин
чыганакларда бу турыда бер сүз дә юк. Ахрысы, 1220 елның язына кадәр, ягъни, Отрар
шәһәренә (хорезмшаһлар биләмәсе) һөҗүм башланганчы, Бөек Монгол империясенең
көнбатыш чикләре Иртыш бассейнында булып, Җучи Олысы җирләреннән үткән,
чөнки Хорезмшахлар дәүләтенә каршы походны башлар алдыннан, Чыңгызхан «атлар
[көзгә кадәр] туклансыннар өчен җәйне Иртыш буйларында үткәрде» (Рәшидеддин).
Югарыда китерелгән мәгълүмат безгә көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар белән
монгол гаскәрләре арасында булган сугышларны тулырак аңлау өчен кирәк. Дөресрәге,
безне күбрәк сугыш хәрәкәтләре түгел – ул турыда күп язылды – ә ул вакыйгага
катнашкан төркемнәрнең этник йөзләре билгеләнүе кызыксындыра.
1220 елны Чыңгызхан җитәкчелегендәге монгол гаскәрләре Отрар шәһәрен
камаганда (исегезгә төшерәм, анда хөкемдар булган Кадыйр Гайир хан – уран
кабиләсеннән, ягъни татардан чыгучы династ), Җучи гаскәрләре Янгикент, Дженд
һәм Барчинлигкент шәһәрләрен һәм өлкәләрен яулап алалар. Янгикентны алгач,
алар арасыннан бер отряд канглыларның төп ставкасына каршы юнәлә. Аннан соң
Җучи атасының гаскәрләренә кушылып, 1220-1221 елларның кышында Хорезмны
алуда катнаша. Шушы вакыйгалардан соң Җучи үзенең үзәк ставкасы булган Иртыш
якларына юнәлә.
Ләкин монда бер аңлатма кирәк: монгол елъязмалары буенча, Субәдәй баһадур
җитәкчелегендәге отряд 1221 елны «төньякка» җибәрелә һәм ул анда 11 «илне һәм
халыкны» яулап алырга тиеш була (араларында «канглы» (канглин) һәм «кыпчак»
(кибчаут), шулай ук «болар/биляр», «оросут», ягъни, руслар да санала). Чынлыкта,
бу гаскәр (аңа Җәбе нойон да кушыла) «төньякка» түгел, ә көнбатышка, хорезмшаһ
Мөхәммәд артыннан китәргә мәҗбүр була һәм ул китештән 1223 елны гына, Кавказ
аркылы үтеп, русларны һәм көнбатыш кыпчакларны җиңеп кайтып җитә. 1221 елга
әле кимаклар һәм канглылар (аларның төп биләмәсе – Күк Иртыш елгасы буйларында
булган) монголларга буйсындырылып бетмәгән булганнар дип уйларга урын бар.
Ләкин бу очракта без тагы башка мәгълүматларга да игътибар итәргә тиешбез.
Әйтик, Рәшидеддин Чыңгызханның Җучига биләмәләр бирүе турында язганда, әйтә:
Д А М И Р И С Х А К О В
167
«...Чыңгызхан [Җучи] Дәште кыпчакны һәм шул яклардагы дәүләтләрне яулап алып
үз биләмәләренә кушсын дигән боерык чыгарды», – дип.
Мондый боерык чыннан да булганмы һәм ул кайсы елга карый? Иң башлап, бу
боерыкның 1221 елны Субәдәй баһадурга кушылган, әмма үтәлмичә калган планны
кабатлавын әйтергә кирәк. Аннан соң, Җучига йөкләнелгән яу турында боерык
чынлап та булган, чөнки ул турыда башка авторлар да язалар (Джувейни, Казвини).
Шуның өстенә, Угәдәй каһан «төньяк өлкәләрне яулап алуны 1229 елны «Җучи
нәселе вәкилләренә» йөкләгәндә, ул Чыңгызханның шушы турыдагы Җучига биргән
боерыгына таянган дигән хәбәр бар (Рәшидеддин). Хәзер безгә ул боерыкның елын
гына төгәлрәк аныкларга кирәк.
Аерым монгол елъязмаларында әйтелгенчә, «Тавык елында» (1225 ел) Чыңгызхан
яулап алган җирләрне идарә итү буенча фәрманнар биргәндә, «Җучины бүлеп чыгарып,
аны кыпчаклар өстеннән хөкемдар итеп җибәргән», башкача әйткәндә, ул Җучины
«кыпчакларның өлкән даругачысы1 итеп юллаган» (Лубсан Данзан). Димәк, 1225
елны Җучиның Себердәге биләмәләренә кыпчаклар да – бу очракта сүз Хорезмнан
төньякта яшәгән кимаклар һәм канглылар турында гына барырга мөмкин – кушыла.
Ләкин, Рәшидеддин күрсәткәнчә, әйтелгән карарны үтәргә Җучи бер дә атлыгып
тормаган, «төньяктагы илләрне» яулап алу эшенә тотынмаган гына түгел, атасы үз
янына килергә боергач, авырганлыгын сәбәп итеп, Чыңгызхан янына килмәгән дә.
Җучиның үзен шул рәвешле тотуын, Джуджани аңлатканча, аның «Кыпчак җиренә»
мәхәббәте булуыннан күрү кирәк. Шушы автор язганча, «[Җучи] кыпчак җиренең
суын һәм җирен күргәч, дөньяда бу җирдән дә матур, мондагы һавадан да яхшы,
судан да тәмле, болыннардан һәм көтүлекләрдән дә киң [урыннар] дөньяда юклыгын
күрде». Джуджани фикеренчә, аңарда атасына буйсынудан чыгу теләге туа һәм ул
үз якыннарына болай дип әйтә: «Чыңгызхан шулкадәр халыкны юкка чыгарып һәм
шулкадәр патшалыкларны җимереп, акылдан язган. Миңа аны ау вакытында үтереп,
Мөхәммәд солтан (хорезмшаһ – Д.И.) белән якынаеп, дәүләтне чәчәк ату хәленә китерү
һәм мөселманнарга ярдәм итү максатка яраклы булып күренә».
Бу бик мөһим мәгълүмат һәм чынлыкта Җучи Олысында 1225 елга кимак, канглы
төркемнәренең һәм гомумән мөселманнарның күбәюе белән дә бәйле. Ләкин хикмәт
анда гына түгел. Тагы бер сәбәп – Җучины тәхет тирәсеннән читләштерү. 1219 елны
Чыңгызханның Урта Азиягә явы алдыннан Бөек Монгол империясенең тәхет варисы
мәсьәләсе карала һәм сарайда шул вакытта Чагадай белән Җучи арасында низаг
чыга – беренчесе үзенең абыйсын, ягъни Җучины, «меркит әсирлегенең мирасы» дип
атый (Җучи аның анасы меркитларда әсирлектән кайткач туа) һәм шулай итеп аның
Чыңгызханның генетик варисы булуын шөбһәгә ала. Чыңгызхан, Чагадайга нык шелтә
белдерсә дә, тәхеткә өченче улы Угәдәйне утыртырга карар кыла, димәк, аңарда да
Җучи турында төрле уйлар сакланган була. Шуның өстенә, башта Енисей буйлары
һәм Саян таулары яклары Төп Монгол йортына кушыла, аннары Алтай да, бәлки, 1226
елны һәм әле тулаем түгел, империя үзәге белән бер булган биләмәгә күчә. Димәк,
Җучи Олысы көнчыгыштан кысыла бара.
Джуджани язганнардан күренгәнчә, Чыңгызхан бу шартларда «ышанычлы
кешеләрне» үзенең өлкән улын «агуларга һәм үтерергә җибәрә», хәтта башында
Чагадай һәм Угәдәй торган гаскәр «Җучи тарафына» җибәрелә, Чыңгызхан үзе дә алар
артыннан яуга чыгарга ниятли. Гаскәрләр хәрәкәткә килә, ләкин Җучи 1207 елның
февралендә кинәт кенә үлеп китү сәбәпле – бәлки ул атасы боерыгы белән үтерелгәндер
– яу булмыйча кала. Чыңгызхан өлкән улыннан соң озак яшәми, ярты елдан үзе дә бу
дөньядан китеп бара, әмма Җучи Олысын улларының берсенә – Батыйга биреп өлгерә.
Шулай итеп, өстендә «меркит әсирлеге ләгънәте» эленеп торган Җучи, Себер-
Алтай төркиләре, кимаклар, канглы төркемнәре һәм бәлки найман-меркитларны үз
эченә алган биләмә башында торганда – аңлыйсыздыр, монда «татарлык» таралган
булган – империя үзәгеннән котылу турында уйлый башлаган дигән фикер әйтү
мөмкин. Алай гына да түгел, чыганакларда Батый ханның энесе Бәркәнең (1206-1207
1 Даруга – монгол империясендә, Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында административ-территориаль
берәмлек. Д. И.
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
168
еллар тирәсендә туган) «туганда ук мөселман булып», ягъни аның мөселман булмаган
хатыннарның сөтен иммичә, мөселман имезүчесенә тапшырылып, мөселман имамнары
тарафыннан тәрбияләнүе турында мәгълүмат бар (Үтәмеш хаҗи, Джуджани). Аннан
соң, ул үсеп җиткәч, аның кул астына Җучи Олысындагы мөселманнардан торган
гаскәрне җыю турында хәбәр дә сакланган (Джуджани). Безгә бу хәбәрләргә игътибар
итәргә кирәк, чөнки аларның Урта Азия җирләрендә һәм аның чикләрендә яшәгән
көнчыгыш кыпчакларга турыдан-туры кагылышы бар.
Инде безгә тагы вакыйгалар агымына кайтып, 1229 елның Угәдәйне каһан итеп
сайлаган корылтай карарларын тормышка ашыруга тукталу кирәк булыр. Ләкин аңарчы
тагын бер тарихи мәгълүматны өйрәнергә кирәк. Сүз 1223 елны көнбатыш тарафта
булып кайткан Субәдәй баһадурның 1224 елны Чыңгызхан исеменә язылган мөрәҗәгате
турында бара. Атаклы яубашы, кыпчак җиренә яңа һөҗүм алдыннан меркит, найман,
кереит, кыпчак (бу очракта – кимак) төркемнәреннән торган «бердәм армия» төзергә
тәкъдим итә.Уйлап карасаң, алга таба күпсанлы көнбатыш кыпчакларын һәм башка
халыкларны яулап алуда катнашу өчен «татар армиясе» төзү турында бара бит сүз!
«Юань ши» әсәреннән күренгәнчә, Субәдәй бахадурның бу тәкъдимен Чыңгызхан
раслаган. Ә бит бу төркемнәр барысы да Жучи Олысына кергәннәр. Димәк, күрсәтелгән
хәрби контингент та аның кул астында булган булырга тиеш.
Җучи олысының (Алтын Урданың) формалашып
бетүе дәверендә татар факторының көчәюе
Мәкаләнең алдагы өлешеннән күренгәнчә, Бөек Монгол империясе оешкан
һәм киңәйгән чорда дәүләт эчендә татарга мөнәсәбәтле этник төркемнәр мөһим
роль уйнаганнар. Бу фактор бигрәк тә Җучи Олысы өчен хәлиткеч булып чыга,
чөнки башта Еке Монгол Олысы эчендә аерым биләмә булып формалашкан шушы
административ-сәяси берәмлек Урта Азияне яулап алган чорда үз чикләренә
көнчыгыш кыпчакларны да, ягъни, татар төркемнәре җитәкчелегендә булган кимак
һәм канглы берләшмәләрен дә ала. Бу процессның кайбер нюансларын карап үтү
файдалы булыр, чөнки алардан тикшерелә торган төп проблеманы тирәнрәк аңлау
мөмкинлеге килеп чыга.
Гарәп энциклопедисты ан Нувейри (1279-1333) язганча, Чыңгызхан Җучины гаскәр
белән кыпчакларны буйсындыру өчен җибәргәндә, аның «җәйләве һәм кышлавы
өчен Кыялык һәм Хорезм җирләреннән Саксин һәм Болгар чикләренә кадәр, аларның
һөҗүмнәре вакытында атлары һәм [хәрби] төркемнәре барып җиткән иң ерак чикләренә
кадәр» сузылган урыннарны билгели. Чыннан да 1223 елны «Саксин һәм Болгар»
чикләренә кадәр Субәдәй һәм Җәбе җитәкчелегендәге гаскәрләр барып җитә, ләкин
ул көнбатыштагы биләмәләр, кыпчаклар һәм руслар җиңелсә дә, яулап алынмыйча
кала. Көнчыгыш кыпчаклар да әле бөтенләе белән буйсындырылып бетмәгән була.
Шуңа күрә 1229 елны («Тычкан елында») Бөек Монгол империясенең үзәгендә –
«Бөек ставкада», корылтай җыела, анда Батый ханның туганнары да катнаша (ләкин
ул үзе бармый). Шушы олуг җыенда Чыңгызхан карары нигезендә Угәдәй империя
тәхетенә утыра. Элек бүлеп бирелгән биләмәләр яңадан раслана һәм ике яубаш –
Кокошай (Кокетай) белән Субәдәй баһадур җитәкчелегендәге 30 меңлек гаскәрне
«кыпчаклар җиренә һәм Саксин белән Болгарга» каршы җибәрү турында карар кабул
ителә (Джувейни). Ләкин бу 1229/1230 елны башланган поход турында мәгълүмат
аз сакланган, чөнки ул вакыйга бераз соңрак булган, 1235-1242 елгы гомумимперия
гаскәрләрнең «көнбатыш илләренә» һөҗүме күләгәсендә кала. Әмма монголларның
«Яшерен тарихында» нәкъ менә беренче 30 меңлек отрядның көнбатыш тарафка
һөҗүме турында мондый юллар бар: «Субәдәй баһадур аңа Чыңгызхан яулап алырга
кушкан халыклар һәм шәһәрләр ягыннан нык каршылыкка очрады». Ахрысы, бу яклар
белән инде таныш булган Субәдәй баһадурга шушы һөҗүм вакытында Идел чикләренә
чыгу йөкләнгән булган, ләкин монда ул тиз генә җиңеп чыга алмаган.
Күзгә ташланганы шул – 1229 елны атасының биләмәләрен яңадан раслаткан Батый
ханның бу яуда катнашуы турында чыганакларда бер сүз дә юк. Ә бит соңгысы бик
Д А М И Р И С Х А К О В
169
сәер, чөнки Батый кулындагы Җучи Олысы нәкъ менә шул җирләр янында булган
бит! Монда ике аңлатма бирергә мөмкин: 1) Батый биләмәсе эчендә баш күтәрүләр
башланып, ул шуларны бастыру белән мәшгуль булган; 2) Үз биләмәсеннән Алтайны
алып, Угәдәй биләмәсенә кушу уңаеннан ул, бәлки, империянең үзәк идарәсенә
ризасызлык күрсәтү йөзеннән әйтелгән яуда катнашмагандыр. Шулай да без бу турыда
төгәл генә белмибез.
Бер-берсенә бәйсез булган ике тарихи чыганак шушы 30 меңлек гаскәрнең сугыш
хәрәкәте турында мәгълүмат бирәләр. Гарәп елъязмачысы Ибн Васил (XIII йөз) хиҗри
белән 627 елны (1229/1230 ел) «татарлар (ягъни монголлар – Д.И.) һәм кыпчаклар
арасында сугыш уты кабынды», – дип яза. Русларның «Лаврентьев елъязмасында»
1229/1230 елларга караган тулырак хәбәр күрәбез: «...Саксиннар һәм половецлар
(ягъни кыпчаклар) Болгарга түбәннән (Иделнең түбән агымы ягыннан – Д.И.)
татарлар алдыннан йөгереп күтәрелделәр һәм сакчы болгарлар Җаек елгасы янында
татарлар тарафыннан кыйналып кайттылар». Күренә ки, 1229-1230 еллардагы монгол
гаскәрләренең рейды беренче чиратта көнчыгыш кыпчакларга һәм болгарларга
каршы юнәлтелгән була. Бәхеткә каршы, бу очракта чыганаклардагы «половецлар»/
«кыпчаклар» астында без хәзер кимаклар күз алдында тотылганны беләбез: сүз Бачман
солтан исемле хөкемдар җитәкчелегендә булган илбары (алпарлы/олбурлик) кабиләсе
кул астындагы берләшмә турында бара – аларның «Ак Түбә» исемле башкаласы
хәзерге Оренбург шәһәре янында булганлыгы турында татарларда сакланган тарихи
легендалардан билгеле.
Субәдәй баһадурның отряды кайбер уңышларга ирешә – 1231/1232 елларның
кышында ул төркем, ахрысы, «Бөек шәһәр», ягъни Идел Болгарстаны башкаласы
Биләргә кадәр килеп җитә, ләкин аны ала алмый һәм алга таба монгол гаскәренә
өстәмә «ярдәм» кирәк була («Яшерен тарих»). Нәтиҗәдә, Угәдәй каһан аерым корылтай
җыеп, 1235 елның язында «.. әле буйсындырылмаган, үзләренең күпсанлы булулары
белән горурланучы Болгар, ас һәм Рус илләрен яулап алу турында карар чыгара». Бу –
гомумимперия походы булып, аңа шушы җирләргә күрше яшәгән Батый да кушылган.
Ахрысы, нәкъ менә аңа бөтен армия белән идарә итү вазифасы да йөкләнә, чөнки,
Рәшидеддин язганча, «барысы да Батый тирәсенә җыелып, төньяк илләрне яулап алу
эшенә керештеләр».
Бу яу турында тәфсилләп язу кирәк булмас, аның буенча мәгълүмат күп тапкырлар
анализланды. Әмма шушы һөҗүм белән бәйле берничә фактка игътибар итү кирәк.
Монгол гаскәрләре 1235 елның язында Идел Болгарстанын буйсындыргач (аның
башкаласы «Бөек шәһәрне» алганда, Джувейни күрсәткәнчә, 270 мең кеше үтерелә),
андагы Баян һәм Җикү исемле ике «юлбашчы» буйсынуын белдерәләр һәм алар үз
биләмәләренә кире кайтарылалар, ләкин аннан соң «яңадан баш күтәрәләр». Шуңа
күрә, Субәдәй баһадурга аларны яңадан буйсындырырга туры килә (Рәшидеддин).
Димәк, Идел буйларында 1235 ел дәвамында тыныч булмаган. Икенче хәбәр (ул
болгарларны яңадан буйсындыру турындагы хәбәргә бәйле рәвештә бирелә) шул
вакыйгалар барышында монголларның камап йөрүләре белән бәйле – монгол
гаскәрләренең «Сул канатыннан» Мәнгу җитәкчелегендәге төркем «диңгезнең (Каспий
турында сүз бара – Д.М.) ярларыннан» хәрәкәт итеп, анда «кыпчак халкыннан булган
олбурлик кабиләсенең әмире» Бачманны һәм «ас кабиләсеннән» булган Качира-укуль
исемле шәхесне әсирлеккә ала. Аннан соң, Рәшидеддин күрсәткәнчә, алар үтереләләр.
Шундый ук хәбәр Джувейнида да бар. Ә менә «Юань ши» әсәрендә без бу вакыйгага
кагылышлы кайбер детальләрне күрәбез. Андагы хәбәрдә, Угәдәй каһанның Субәдәй
баһадурга «авангардта булып, Бачман белән сугышырга боеруы» турында әйтелә һәм
танылган монгол гаскәриенең «армия башына куелуы» күрсәтелә. Димәк, Җаек елгасы
буйларында һәм Иделнең түбән агымы тирәләрендә яшәгән бу кимак төркемнәре
зур көч булганнар, югыйсә аларга каршы Субәдәй баһадур кебек күренекле яубашы
җибәрелмәс иде.
Шушы уңайдан тагын бер рус елъязмасында элегрәк күренгән мәгълүматка игътибар
итү кирәк. Сүз русларның 1184 елга караган «Болгар җиренә» һөҗүме турында бара.
Алар «Бөек шәһәргә» – Биләргә якынлашканда, далада бер гаскәри берләшмә күреп,
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
170
аны болгарлар дип уйлыйлар, ләкин русларга алар арасыннан килеп «баш орган» 5
кеше бу хәрби берләшмәнең «болгар князе җитәкчелегендә Болгарны яулап алу өчен
килгән йәмәк кыпчаклары» («Половцы Емяковы»), икәнлеген белдерәләр. Руслар белән
килешү төзеп, бу кимак гаскәре болгарлар белән сугышта катнаша. Моннан нинди
нәтиҗә чыга соң? Минемчә, Җаек бассейнында яшәгән кимакларның XII гасырда
ук болгарлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә бу. Ягъни, уйлап карасаң,
монголларга кадәр үк татарлар кимаклар аркылы Болгар җирләренә йогынты ясап
ятканнар. Һәм бу яңа күренеш булмаган. Әйтик, Ибн әл Асир 1043/1044 елга караган
мондый хәбәр бирә: шул елда 10000 «кибитка» саналган «динсез [мәҗүси] төркиләр» –
ә алар – «Баласагун һәм Кашгар якларына» һөҗүм итеп торганнар – ислам дине кабул
итәләр. Ошбу тарихчы күрсәткәнчә, алар кышны Баласагун тарафларында үткәрсәләр
дә, җәй вакытында «болгар якларында» яшәгәннәр. Минем фикеремчә, соңгы очракта
да сүз илбары/алпарлы кабиләсе турында бара, чөнки Джуджани мәгълүматлары
буенча, нәкъ шушы кабилә ханнарының бабалары булган Абар хан (ул XI гасырда
яшәгән) 10000 «гаилә» өстеннән хакимлек иткән. Илбари кабиләсе җитәкчелегендә
булган «кимак кыпчакларының» XII-XIII йөз чикләрендә Җаек бассейнында яшәүләре
дә шул ук нәтиҗәне куәтли.
Хәзер безгә Җучи Олысы тарихының башлангыч чорын калдырып торып, анда
Җучиның өченче улы булган Бәркә хан хакимлек иткән 1254/1267 елларга килергә
кирәк. Эш менә нәрсәдә: үләренә күп тә калмастан, Батый хан Бәркәне элеккеге
биләмәсеннән (аны берәүләр Кавказ алдында булган дип саныйлар, ә минем фикеремчә,
ул Кавказ артында – төньяк Иранда булган) – Иделдән көнчыгышка күчерә. Кайбер
тарихи мәгълүматлар буенча, аның яңа биләмәсе Сыгнак тирәләрендә, иске кимаклар
яшәгән җирләрдә булган (Үтәмеш хаҗи). Джуджани, гомумән, аның ислам динен
Ходжентта өйрәнүен, мөселманча яшәгәнен күрсәтеп, әйтә: «...үсеп җиткәч (Бәркә
1206/1207 елларда туган – Д.И.)... [ул] кыпчак җиреннән Бохара шәһәренә китә...,
Җучи станында булган барлык мөселманнар аның гаскәренә билгеләнделәр». Алга
таба күрсәтелгән автор бу гаскәрнең 30 мең сугышчыдан торып, аларның «җомга
намазларын» үтәүләре һәм башка ислам йолаларын тотуларын яза. Гарәп елъязмачысы
ад-Дзехаби (1348/1349 елны үлгән) Бәркәнең Бохарага 1240 елларда барганлыгын
һәм ул сәяхәт вакытында аның янында булган «күп әмирләрнең» ислам динен кабул
итүләрен тасвирлый.
Кыскасы, шушы шәхес турында төрле версияләр булса да, Бәркәнең элекке
хорезмшаһлар биләмәсендә, төгәлрәге, аның төньяк-көнчыгыш өлешендә, инде
ислам динен кабул итеп өлгергән кимаклар, канглылар һәм алар белән бәйле башка
төркемнәр арасында яшәп, анда мөселманга әйләнүе ачык. Аның белән бергә янындагы
«әмирләре» дә ислам динен кабул иткәннәр, димәк, монда шактый киң исламлашу
күзәтелгән. Бу 30 меңлек мөселман төркемнәреннән торган армия саны Батый хан
карары белән Бөек Монгол империясе тәхетенә Менгуны күтәрү өчен улы Сартакны
анда озатып барган Бәркә янындагы 3 төмәннән торган гаскәр санына туры килә,
ахрысы, ул шул бер үк армия булган. Һәм менә шундый сорау туа: 1229/1230 елларда
Субәдәй баһадур кул астындагы гаскәрнең саны да 30 мең булганлыктан, сүз шушы
яубашның 1224 елны Чыңгызханга бирелгән язмасы буенча канглы, кыпчак (кимак),
найман һәм меркитлардан төзелгән «татар» армиясе турында бармый микән? Бу бик
мөмкин, чөнки алар составында булган «көнчыгыш кыпчакларның» бер өлеше инде
XI-XII гасырларда ук мөселманлашканнар.
Шушы фикерне куәтли торган ике дәлил китерәсе килә. Беренчесе – конграт
кабиләсенең династик шәҗәрәсеннән. Ул шәҗәрәдә башка чыганаклардан да билгеле
булган Салжидай гургэн искә алына һәм аның «уйгур кабиләсеннән» икәнлеге языла
(Ю.Брегель). Чынлыкта исә ул шәхес Тукта хан һәм Үзбәк хан заманында яшәп, конграт
кабиләсенең нойоны (бәге) булган. Ә менә аның Үтәмеш хаҗида «уйгурлардан»
дип билгеләнүе монголларның, бу очракта конгратларның кимак-уйгур төркемнәре
белән катнашуын күрсәтә дип уйларга тулы нигез бар. Соңгысы исә, Бәркә Урта Азия
якларында торган заманнарда күзәтелгән булса кирәк. Юкка гына югарыда әйтелгән
шәҗәрәдә конгратлар белән бергә аларга кушылып йөрүче күпсанлы «башка төркиләр»
Д А М И Р И С Х А К О В
171
дә искә алынмыйлардыр. Икенче мөһим мәгълүмат Әбелгази Баһадурханда бирелә.
Ул Хива ханлыгына нигез салучы кабиләләр турында: «... [Ул] илнең башы татар
нәселеннән булган уйгур һәм найманнар», – дип яза. Уйгурлар турында игътибарга лаек
тагын бер факт Үтәмеш хаҗиның «Чыңгызнамә» әсәрендә сакланган. Анда әйтелгәнчә,
Алтын Урда ханы Тукта үлгәч (1312 елны), ханның аталыгы, ягъни, аны яшьтән
тәрбияләүчесе «уйгур» аймагыннан булган Бачиртук Буга, «кара кеше» була торып
(хан нәселеннән, Чыңгызыйлардан түгел), үзен хан дип игълан итә һәм мәрхүм ханның
хатыннарын алып, тәхеткә утыра. Чыганактан күренгәнчә, бу шәхескә мөнәсәбәтле
«уйгур иле» ул вакытта «күпсанлы кабилә һәм ырулардан» торган. Бу дәвер өчен
Чыңгызхан нәселеннән булмаучының тәхеткә утыруы гадәттән тыш күренеш, чөнки
исән-сау Чыңгызыйлар тирә-якта җитәрлек булган. Шуңа күрә югарыда тасвирланган
вакыйгага аерым аңлатма кирәк: ахрысы, монда без Идел буена Бәркән ханга ияреп
килгән көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар арасында сакланган һәм элеккеге кимак-
уйгур-татар хөкемдарлары арасыннан чыккан, хан нәселеннән булган шәхеснең Җучи
Олысында яңадан тәхетне кулга төшерүгә омтылышы белән очрашабыз. Ягъни элекке
кимаклар дөньясындагы татар-уйгур тамырлы элита монголлар килгәнче булган сәяси
вазгыятьне торгызырга тырышып караган. Әгәр дә без бу гипотезаны кабул итсәк,
китерелгән факт алда сөйләнгәнннәрне тагы бер кат раслый.
Күрәсез, Алтын Урда эчендә XIII гасыр дәвамында «татар факторы» көчәюе өчен
шартлар булган. Моның шулай икәнлеген Җучи Олысында ул дәвердә яшәгән «монгол-
татарларның» кабилә составларын тикшереп карап та раслап була. Хәзер нәкъ шул
мәсьәләгә күчү кирәк.
Җучи Олысы / Алтын Урда дәүләтендә
төп халыкның этник йөзе
Атаклы фарсы тарихчысы Рәшидеддин хезмәтеннән күренгәнчә, 1207 ел тирәсендә
Чыңгызхан үз нәселеннән булганнарга «әмирләрне һәм гаскәрне», чынлыкта исә,
биләмәләрне бүлеп бирә. Шул вакытта Җучига 4000 кешелек (берәр меңле 4 өлештән
торган) гаскәр бирелеп, беренче меңлек сиджиуд (салжигыт) кабиләсе вәкилләреннән
(башлыклары – Мунгэде нойон), икенчесе – кингит (кенегес) кабиләсе кешеләреннән
(башларында – Кутан нойон), өченчесе һәм дүртенче меңлекләр – хушин (уйшин)
кабиләсеннән булганнар (башларында Хушитай нойон һәм Байку күрсәтелгән, ләкин
төгәлрәге: бу бер шәхес – Хушитай Байку нойон булыр). Шундый ук мәгълүмат
«Яшерен тарих»та һәм Лубсан Данзанның «Алтан Тобчи» (XVII йөз) әсәрендә дә бар.
Алардан күренгәнчә, Чыңгызхан үзенең якын туганнарына «биләмәләр» биргәндә,
өлкән улы Җучига 9000 юрта (гаилә) бүлә һәм аның янына нойоннарны куя (исемнәре:
Хунан, Мункеур һәм Кете). Ахрысы, шушы 9000 юрта/гаиләдән 4 берәр меңлек гаскәри
берләшмәләрдән торган гаскәр җыелган. Җучиның беренче биләмәсе «монголлардан»
торса да, уйшын кабиләсен электән монгол булган дип булмый – бу төркем һинд-арий
тамырлы уйсунь берләшмәсенә барып тоташып, чынлыкта борынгы төрки дәвердә
Алтай төркиләре тарафыннан ассимиляцияләнгән кабилә булган дип уйларга урын
бар. Һәрхәлдә, Рәшидеддин хезмәтендә хушин (уйшын) кабиләсе чын монгол булган
нирун тармагына карамый.
1207 елны, алда күрсәтелгәнчә, Җучи гаскәре «Урман халыкларын» җиңеп,
Алтай-Саян буйларын һәм Иртыш елгасы бассейнына кадәр сузылган җирләрне
Еке Монгол Олысына кушкач, Җучи биләмәсенә яңа төрки төркемнәр кушыла.
Тарихта яхшы билгеле булган Минусин үзәнлегендә яшәгән кыргызлардан тыш алар
арасында «Баргузин Токым» (Селенга елгасы янында) дип аталган төбәктә яшәүче
баргут (боркыт), кори (хори), тумат, мингат, байаут төркемнәрен беренче булып атарга
кирәк. Боларның кайберләре, мәсәлән, боркытлар, соңыннан монголларның конгырат
кабиләсе белән туганлаша (кыз бирү – алу юлы белән), ләкин алар барысы да төрки
булганнар (берсе бәхәсле, алга таба карагыз). Әйткән кори (хори), тумат, баргут (аларга
мингат кабиләсен дә кушырга була) төркемнәре бер-берсе белән этник яктан туган
булып, Тува җирләрендә яшәгән борынгы дубо (тума/туба) төркиләр төркеменә барып
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
172
тоташалар. Дөрес, монголлар дәверендә алар берникадәр дәрәҗәдә монголлашканнар,
ләкин төркилекләрен җуймаганнар. Саналган кабиләләргә якын яшәгән байаут
төркемен кайбер галимнәр монгол телле булган дип саныйлар (Б.Зориктуев). Ләкин бу
– бәхәсле фикер, чөнки XIII йөз тарихчысы ан-Насави хезмәтеннән күренгәнчә, байаут
кабиләсе йәмәкләрнең бер тармагы саналган. Димәк, бу төркем кимак-татарлар белән
бәйле булган. Саналган төркемнәрдән тыш, Җучига буйсынган «Урман халыклары»
арасында кыргызлардан бик ерак тормаган урасут (урсут), теленгит (теленгут),
хуштеми (кешдем), хапканас, тубас, тухас, тоялес, тас (таз), бачжи төркемнәрен атарга
кирәк. Хәзерге заман тарихчыларының фикеренчә, алар барысы да төрки булганнар.
Юкка гына Рәшидеддин урасут, теленгут, хуштеми төркемнәрен башта «монголлар»
дип, аннан соң «монголларга охшаш» дип атамый инде. Дәвам итеп, шуны да әйтергә
кирәк: хапханасларның исеме хакаслар составындагы хапкас ыруы исеменә туры
килә. Мондый мисалларны тагын да күбәйтергә мөмкин әле (Б.Зориктуев бу турыда
язды инде). Әмма «Урман халыклары» арасында монгол теллеләр (ойрят, бурят)
һәм башка этник тамырлы төркемнәр дә булган. Мәсәлән, алар арасында саналган
«шибер» төркеме угор тамырлы берләшмә булган дип уйларга нигез бар. Чөнки аларны
болгарлар тарихыннан яхшы билгеле булган сувар/савирларның Себердә калган өлеше
дип карарга мөмкин. Әйтергә кирәк, ул «халык» турында Себер татарларының тарихи
хәтерендә әле дә легендар хәбәр бар – «сыпыр» халкын алар «вак гәүдәле, элекке заман
халкы» дип саныйлар. Идел буе татарларында сакланган «ыбыр-чыбыр» сүзе дә шул
этноним белән бәйле (тарихи чыганакларда Себер җирендә булган «Ибир-Сибир»
төбәге атамасы да шул ук төшенчә) һәм аның беренче өлеше – «ыбыр», авар (обыр)
этнонимын, икенче өлеше – «чыбыр» – күрсәтелгән «шибер» атамасын чагылдыра
булса кирәк.
Әгәр дә без югарыда каралган мәгълүматны гомумиләштерсәк, нәтиҗә мондый
булып чыга: 1207 елдагы яулап алулардан соң, тарихта яхшы билгеле кыргызлардан
тыш Җучи Олысына күп кенә Алтай төркиләре килеп кушыла (араларында кимак-татар
белән бәйлеләре дә булган), ә Җучиның биләмәләре көнбатышта Иртыш якларына
килеп җитә, ягъни кимакларның борынгы җирләренә барып терәлә. Параллель рәвештә
монголларның шул ук якларда яшәгән найман һәм меркитларны, ягъни борынгы татар
этник тамырлы төркиләрне дә җиңеп, үз биләмәләренә кушуын да истә тотсак – ә
аларның бер өлеше, һичшиксез, Җучи Олысына да кергән – татар этник аңы булган
төркемнәрнең әле төп кимак җирләрен яулап алганчы ук сан ягыннан күбәя баруын
күрәбез. Дөрес, Алтай – Саян буйлары 1219-1226 еллар арасында, ә бәлки 1229 елны,
Бөек Монгол империясенең «Төп йортына», ягъни Үзәк биләмәсенә бирелә, ә бу
исә Алтай төркемнәренең бер өлешенең Җучи Олысыннан алынуына китерә. Ләкин
тарихи чыганаклардан инде бу вакыйга булганчы ук Алтай төркиләренең (найман һәм
меркитларны да кертеп) шактый өлешен Җучи үз биләмәләренең башка төбәкләренә
күчереп өлгергән дигән нәтиҗә ясарга була. Алда без моның шулай икәнлеген ачыграк
күрсәтербез. Ләкин аңарчы безгә Җучи Олысының иң әүвәл шушы берләшмәнең
этносәяси үзәген тәшкил иткән 4 мең сугышчыдан (9000 юрта/гаиләдән) торган
төркеме мәсьәләсенә мөрәҗәгать итү кирәк. Алар чыннан да Җучи Олысы эчендә
калганнармы соң? Мондый сорау урынлы, чөнки монголларның 1229-1230 елларда
башланган Идел буйларына һөҗүме 1235-1242 еллар арасында булган гомумимперия
масштабындагы «көнбатыш халыкларын» яулап алу походы белән алмашынып, анда
элек Җучи Олысына кермәгән күп кенә башка төркемнәр дә катнашкан. Шуңа күрә,
Җучи үлгәннән соң (1227 ел) Батый хан кул астында яшәгән биләмәнең дәүләт тотучы
үзәген тәшкил иткән «монгол-татарларның» этник йөзен тагын бер кат барлап чыгу
кирәк булыр.
Лубсан Данзан язганча, 1225 елны Чыңгызхан Җучины «кыпчаклар башлыгы» итеп
билгеләгәч, инде бездә таныш Хукин нойонны (кингит/кенегес төркеме җитәкчесе)
«биләмәнең көнбатыш яртысы» өчен җаваплы буларак «оросутлар һәм черкисутлар
җирләре»н идарә итү өчен җибәрә. Шул вакытта аңа 8000 кеше дә бирелә. Күренә ки,
башта меңбашы булган Хукин нойон хәзер темникка, ягъни 10000 сугышчы – төмән
башында торучыга әйләнгән. Шул ук кулъязмада күрсәтелгәнчә, Хукин нойон тиешле
Д А М И Р И С Х А К О В
173
«урынга» барып җиткәч, аның артыннан Мунгэту баһадур (сиджутлар җитәкчесе)
җибәрелгән. Бу хәрби берләшмәләрнең көнбатышка күчү вакыты төгәл билгеле
түгел, әмма сүз 1225 елгы карарны үтәү турында бара. Дөрес, инде әйтелгәнчә,
Чыңгызханның ул боерыгын үтәү шактый озакка сузыла. Китерелгән мәгълүматларны
Рәшидеддин да раслый. Әйтик, аның хезмәтендә Мунгэде нойон турында ул «Батый
дәверендә гаскәр белән идарә итте», – дип әйтелә, аннан соң ул чыганакта Тукта хан
заманында Черкес исемле «өлкән әмирнең» аның нәселеннән булганлыгы күрсәтелә.
Димәк, сиджут (салжигут) төркеме Җучи Олысында кала. Шул ук Рәшидеддин Батый
ханның абыйсы Орда Олысында аның оныгы Кунджи (Куинджи) кул астында яшәгән
Хуран исемле «билгеле бөек әмир» (монголча – нойон) турында аның Хукин (Кутан)
нойон нәселеннән, кингит төркеменнән икәнлеген күрсәтә. Бу автор әйтүенчә, инде
безгә таныш булган Хушидай Бәйку (уйшын төркеме башлыгы) «Батый гаскәренең
уң канаты белән идарә иткән». Күренә ки, Җучига иң элек бирелгән хәрби берләшмә
(кингит, сиджиут, уйшын кабиләләреннән) Батый хан биләмәсендә кала һәм хәрби
яктан көчәйтелә – меңбашы булган Хукин нойонның 8000 кешелек гаскәр белән
җитәкчелек итүе нәкъ менә шул турыда сөйли.
Әмма бу Җучи Олысында яшәгән «монгол-татарның» югарыда күрсәтелгән
кабилә гаскәрләренең башка төркемнәре дә булган. Әйтик, 1236 елның көзендә Болгар
җирләрен яулап алуда Батый белән бергә катнашкан энесе Шибан янында 10 000
кешелек авангардта барган гаскәр составындагы «әмир», яки «богатырь», «воевода»
(рус чыганакларында) дип билгеләнгән Бурундай искә алына. Хәзер безгә билгеле – бу
шәхес кыйат кабиләсе вәкилләреннән торган бер төмән (10 000) гаскәре белән, элек
Шибан кул астында булган 30 меңлек гаскәргә китереп кушыла. «Таварихы гузида –йи
Нусрат-намә» исемле хезмәттән күренгәнчә, соңгылары 3 төмәннән торып, конграт,
боркыт һәм төмән кабиләләреннән төзелгән булганнар. Конгыратларның Җучи
Олысында калуын Рәшидеддин хезмәтеннән ачык күреп була. Ул Тукта хан вакытында
Әбугән нойон исемле шәхеснең 5 меңлек «конгырат гаскәре» башында торганлыгын
да яза. Кыйат кабиләсе вәкилләреннән торган гаскәр, шул ук тарихчыдан күренгәнчә,
Тукта хан заманында бер төмән тәшкил иткән. Боркытлар монда инде безгә таныш
булган Алтай-Саян зонасында яшәгән баргут кабиләсеннән булса, төмән төркеме шунда
ук утырган тама (тамат/туба) кабиләсе вәкилләре булса кирәк (ләкин аларның уйшын
кабиләсе белән дә ниндидер борынгы бәйлелекләре бар). Шулай итеп, күрсәтелгән 4
төркемнең икесе монгол (кыйат – Чыңгызханның бабалары кабиләсе; конгырат – алар
борынгыдан туганлашкан төркем), ә икесе – Алтай төркиләре (боркыт, төмән/тама/
таман/тамйан).
Җучи Олысының төп халкының этник йөзен ачу өчен аның кабилә составын
тикшергәндә, безгә XIII-XIV йөзләрдә Чыңгызыйларның хатыннары нинди
кабиләләрдән булганлыгын да истә тотарга кирәк. Дөрес, бу мәгълүматларның бер
кимчелеге бар: бердәм Бөек Монгол империясе яшәгәндә Чыңгызхан нәселеннән
булучылар хатыннарны Төп йорттан да алып кайта алганнар. Шулай да күпчелек
хатыннар Җучи Олысында яшәүче Чыңгызыйларга үз җирлегендәге кабиләләрдән
китерелә. Әйтелгән принциптан чыгып, Рәшидеддин хезмәтен өйрәнгәч, инде көтелгән
конгырат, уйшын кабиләләреннән чыккан хатыннардан тыш, меркит, найман, татар
(алчи-татар), кыпчак, кереит, тулас, огунан (онгут) кабиләләреннән (төрки-татарлар)
һәм ойрат, сулдус, җаҗират (җурьят), аргунан, йисут (монголлар) төркемнәреннән
килгән хатыннар да күренәләр. Бу мәгълүматның дөреслеген кайбер соңрак чорга
караган чыганаклар аша тикшереп карап була. Әйтик, Батый ханның кече энесе Тукай
Тимурга «вилайат-и ас һәм Мангышлак», шулай ук Хаҗи Тархан бирелгәндә (Батый
хан боерыгы нигезендә), аңа тагын 4 төркемнән торган «илләр» («каучин» илләр) дә
кушыла (Мәхмүд б.Вәли, XVII йөз). Менә алар: уйшын, минг, тархан, ойрат. Күрәсез,
ойрат төркеме Җучи Олысына чыннан да кергән. Мондагы минг (мең) «Урман
халыклары» арасында Җучи тарафыннан яулап алынган мингат төркеменә туры
килә булса кирәк. Шулай итеп, бу фактлар «хатыннар базары» аша күзгә ташланган
нәтиҗәне генә түгел, Алтай ягындагы монголларны (ойратлар) һәм төркиләрне Җучи
олысының көнбатышына китерелүен ачыкларга да ярдәм итә. Моңа өстәп тагын
ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ
174
Җучиның бишенче улы булган Шибан кул астындагы моңарчы каралмаган XVI-XVII
гасыр чоры чыганакларындагы төркемнәр турындагы мәгълүматны тикшерү дә кирәк.
Әйтик, «Таварихы гузида-йи Нусрат-намә» (XVI йөз) әсәрендә Шибан ханга хезмәт
иткән кошчы кабиләсе күренә. Безнең фикер буенча, бу – Алтай төбәгендәге коштеми
(куштеми) кабиләсе. Ә Әбелгазый Баһадурхан үзенең «Шәҗәрәи төрек» китабында
(XVII йөз) Батый хан тарафыннан Шибанга бүлеп бирелгән 4 төркемне күрсәтә: кошчы,
найман, карлук (карлык) һәм бөйрек (буйрак).
Билгеле, бу очракта найманнарны Җучи Олысына XIII йөз башларында ук кергән
төркемнәрдән дип карарга кирәк. Ә менә карлыклар һәм алар белән бәйле бөйрек
төркеме Шибанның үзенә түгел, а аның варисларына XIV гасырда Үзбәк хан карары
буенча бирелә (Үтәмеш хаҗи). Монда кызыгы шул – Рәшидеддин буенча карлыкларны
(димәк, бөйрек төркемен дә) һәм кыпчакларны (бу очракта – кимакларны) уйгурларның
бер төре дип карап булганга – ә бу фикер, инде күргәнебезчә, тарихи чыганаклар белән
раслана – бу карлык компонентын да татарга мөнәсәбәтле төркем дип карап була.
Һәм Әбелгазый Баһадурхан шушы нәтиҗәне раслаучы сүзләрне үзе үк әйтеп бирә.
Хива ханлыгына нигез салган ике төркем турында – алар уйгур һәм найман илләре
булган – күпне белгән тарихчы болай дип яза: «Илнең башы ... татар ыруыннан булган
(игътибар! –Д.И.) уйгурлар һәм найманнар». Менә шул рәвешле татар үзаңы булган
көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар арасында югары катламны тәшкил иткән төркемнәр
тагын бер тапкыр күренеп китәләр.
Шулай итеп, Алтын Урдага әйләнәчәк Җучи Олысының үзәген тәшкил иткән
«халык», монголлардан (кыйат, конгырат, ойрат, суджигут/салджигут, сулдус,
җаджират/җурят, йисут, аргунан) тыш күпсанлы төркиләрдән, беренче чиратта, татар
тамырлы төркемнәрдән (алчи-татар, кыпчак-кимак, найман, меркит, онгут), аннан соң
Алтай төркиләреннән (уйшын, кереит, тулас, мингат, кошчы) торган дигән нәтиҗә
килеп чыга түгелме? Аны тагын да көчәйтү өчен безгә китерелгән мәгълүматка кайбер
башкаларын да өстәргә кирәк. Алар бик үк күп түгел, төп фикерне бераз нигезлерәк
кенә итәләр.
Чыганаклар тулы булмау сәбәпле, Җучи Олысында/Алтын Урдада яшәгән барлык
кабиләләрнең төгәл исемлеген әлегә төзеп булмый. Дөрес, кайбер соң чорларга караган
тарихи әсәрләрдә Батый ханга буйсынган «кыпчак гаскәренең», ягъни Алтын Урда
биләмәләрендә яшәгән, билгеле һәм мөһим кабиләләрнең исемлекләре очрый. Мәсәлән,
Ибн Вәлинең «Бахр ал-асрар» (XVII йөз) дип аталган хезмәтендә Батый хан гаскәрендәге
12 кабилә санап кителә: аргун, огуз, конгырат, кереит, барлас, минг, усун/уйшын,
уйрат/ойрат, кошчы, найман, карлык, бөйрек. Бу без югарыда китерелгән, XIII-XIV
йөзләргә караган чыганаклардан җыелган исемлектән (анда барлыгы 26 кабилә күренә)
шактый ким. Шуның өстенә бу XVII йөздә язылган чыганакта кайбер кабилә исемнәре
гомумиләштерүдән барлыкка китерелгәннәр. Әйтик, «огуз» атамасы. Чынлыкта бу
кабилә исеме түгел, ә зур этник төркем – угызлар, ягъни халык атамасы. Әгәр дә ул
кабилә исеменә әйләнгән икән, күрсәтелгән төркемне төрле угыз кабиләләреннән
җыелган ясалма кабилә дип уйларга туры килә. Шулай ук барлас кабиләсе (Аксак
Тимернең шәхси биләмәсе, чөнки ул шушы кабилә әмире булган) башта Алтын Урда
җирләрендә булмыйча (барлас иле иң элек Чагадай Олысына караган була), Сәмәрканд
якларында яшәп, Ибн Вәли исемлегенә Тимуридлар чоры варисы буларак кертелгән,
ахрысы. Ә менә кайбер билгеле кабиләләр, шул исәптән, XV-XVI йөз татар ханлыклары
өчен, XVII йөз исемлегендә юк. Мисал өчен без Үтәмеш хаҗи хезмәтендә (XVI йөз)
күрсәтелгән барын (барин), җалаир, кенегес, канглы, хытай (кытай), кыпчак, кыйат,
сиджут (салджигут), уйгур, ширин кабиләләрен атый алабыз. Шуның өстенә бу автор
4 кабиләне (ширин, барын, аргун, кыпчак) Туктамыш ханның «күптәнге, бабалары
заманыннан калган илләре», – дип билгели.Чыннан да, бу кабиләләр, беренчесеннән
башка, безгә инде танышлар. Ә ширин кабиләсе, минемчә, XIII йөздә, Бачман солтан
дәверендә, Каспий диңгезе буйларында монголларга буйсындырылган төркиләшкән
ас кабиләсенең дәвамы булган. Туктамыш хан Тука Тимур нәселеннән булганлыктан
(соңгысының кул астындагы кабиләләрнең, исегезгә төшерәм – минг, ушун/уйшын,
тархан, ойрат атамалы икәнлеге билгеле), ширин (чынлыкта – ас) һәм кыпчак (кимак,
Д А М И Р И С Х А К О В
175
бәлки, төгәлрәк, илбари кабиләседер; бу очракта «кыпчак» атамасы – гомумиләштерү
нәтиҗәсе, ягъни, сүз җыелма төркем турында бара) төркемнәре Хорезм якларында
яулап алу вакытларында буйсындырылган этник берләшмәләрдән оештырылганнар
булып чыга. Күренә ки, кайбер чыгарылмалар булса да – ә аларны аңлату мөмкин –
Батый хан биләмәсенең төп этник ядрәсен чамаларга була. Сүз, бәлки, чынлап та 12-
14 этносәяси берәмлек (кабилә нигезле хәрби төркемнәр) турында барырга мөмкин.
Шушы нәтиҗәдән чыгып караганда, татарларда сакланган XVII йөз ахырларында
язылган дип саналган «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәре игътибарны җәлеп итә, чөнки
анда да кабиләләр исемлеге бар. Дөрес, кайбер очракта ул чыганакта кабилә үзе
түгел, ә аның сәяси җитәкчесе – бәге аталган, ләкин алар артында нинди кабиләләр
яшерелгәнлеген ачыклап була һәм мин ул эшне заманында башкарып чыккан идем
инде. Нәтиҗә мондый. Барлыгы 15 кабилә күренә: кыйат, конгырат (I), уйшын, мең
(минг), тамйан/төмән, кыпчак (I), җорматы, кереит, муйтен, буржан, боркыт, катай,
кыпчак (II, ягъни, кимак), сальжут, тангаур (конгырат II). Бәхеткә каршы, соңгы
вакытта «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәренең яңа бер версиясе табылып, андагы кабиләләр
һәм бәкләр исемлеге алдында мондый сүзләр язылган булып чыкты: «Җанибәк хан
заманында торган бәкләр». Әһәмиятлесе шул – бу дәверне билгеләүче язу эпик вакытны
белдерсә дә, ягъни ул «борынгы заман, күптәнге вакытлар» мәгънәсендә булса да,
соңгы исемлек бер ягы белән кызыклы – анда кабилә исемнәре ачыграк бирелгән,
хәлбуки барысы да түгел. Менә ул исемлек: мең, уйшын, алчын (алчын-татар), ак
мангыт, найман, сиджут, кыйат, шырын, аргын, барын, буркыт, найман, тама, җалаир,
кыпчак, конгырат. Барысы 16 төркем-кабилә. Китерелгән ике исемлек арасында аерма
зур булса да (8 берәмлеккә, ягъни яртылаш), аларның уртак нигезләре дә барлыгы
күренә. Шуның өстенә, XIII-XIV йөз чыганаклары аркылы торгызылган Алтын Урда
кабиләләренең исемлеге белән дә бу соңгы дәвер чыганаклары арасында охшашлык
шактый. Димәк, аларда сүз бер үк этник нигез турында бара, ә вариацияләр, бәлки,
Җучи Олысының/Алтын Урданың ике канатка бүленгәнлеге белән бәйледер – кайбер
очракларда аерым кабиләләр бер генә канатка караганнар, ә башка очракларда бер үк
кабилә ике өлешкә бүленгән булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Алтын Урданың
төп халкының ике иң әһәмиятле этник тамырлы булуы көн кебек ачык: беренчесе –
монголлар, икенчесе – төркиләр. Соңгылары исә күпчелекне тәшкил иткән татар этник
тамырлы төркемнәрдән булганнар.
Нәтиҗә мондый: алга таба Бөек Монгол Олысы тарихын язганда шушы «татар-
монгол» мәсьәләсенә ачыклык кертеп язу кирәк. Ә бу исә борынгы төрки чор белән
монгол дәверенең бер-берсенә бик нык бәйле икәнлеген күрсәтәчәк. Шушы яңа
карашны алга чыгару өчен чыганаклар бар, аларга фәкать тик башка, әле фәндә
урнашмаган, концептуаль яссылыктан чыгып карау гына кирәк.

Реклама