Логотип Казан Утлары
Шигърият

МӘҢГЕЛЕК БӘХЕТКӘ ЫШАНАМ

* * *
Җәй көзгә авышкан моңсу мәл...
Ә күңел язларда адаша…
Елмаю чаткысы – иренемдә.
Төпсез күк чигенә җан аша.
Мин куркам үземнең бәхтемне
Җуюдан бу шаулы дөньяда.
Барсы да буталган бер дәвер…
Белмәссең: дошман кем, дус кайда.
Мин куркам җуюдан бәхетемне,
Күкләрдән ялварып сораган,
Өметнең азаккы соң кылы
Өзелер чигендә табылган.
…Көйдерә кайнар яшь, тынмас җан
Тәкъдиргә җиңелгән, откан да.
Язмышның буталган юллары,
Ниһаять, кисешкән ноктада.
* * *
Буразна-буразна язмышым сызыгы
Юллары учыма уелган.
Мең еллар Галәмне иңләгән күңелем,
Ниһаять, куеныңа сыенган.
Күңелем төпкеле хисләре – күзләрдә.
Берсүзсез ачарлар серләрен.
Бар җиһан тик безгә багышлар үзенең
Илаһи моң тулы сүзләрен.
Учларың җылысы учымда сүнмәсен.
Мәңгелек бәхеткә ышанам.
Өметем, хыялым, йөрәгем – барысын,
Мин сиңа язмышым тапшырам.

* * *
Күзеңә карыйм да сүз тапмый тын калам.
Кадерлем, сөеклем, син миңа – бар Галәм.
Ялкыным сүрелмәс карамый һичнигә,
Табылып югалдым мин синдә гомергә.
Бу сөю бер булыр дәверләр, чорларга,
Кайтаваз шикелле кушылыр җырларга,
Яңгырар тауларда, дәрьялар шавында...
Һич тынмас Галәмдә тереклек барында.
Бәхетем син минем, язмышым юраган,
Күкләрдән илереп, ялварып сораган.
Күкрәктә йөрәгең тибеше булырмын.
Мин сиңа мәңгегә багышлыйм барлыгым.


* * *
Кагылам күңелеңә:
Кыллары моңлы.
Бу илаһи аһәң чыңы
Җаныма тулды.
Кагылам күңелеңә:
Кыллары кайнар.
Ялмады ялкын. Җанымда
Мәңгелек ут бар.
Кагылам күңелеңә:
Тибрәлә кыллар.
Җуелмасын сөю төсе,
Үткәч тә еллар.
Кагылам күңелеңә –
Тирән, дәрьядай.
Дулкынында тибрәләмен,
Иркә баладай.
Кагылам күңелеңә:
Ешая сулыш.
Икебезгә уртак безнең
Бәхетле язмыш.


* * *
Таңнан алып, ул көн җанга былбыл кунды.
Февраль карын бертуктамый яңгыр юды.
Караңгылык канат япты җиргә тоташ –
Балкып, мулдан нурын чәчте җанда кояш.
Җир белән Күк тоташты күк: су – һәр тараф.
Бу халәттә һаман көләч минем караш.
Шау чәчәкле хәят язым бакчасында
Бөреләнде алтын җимеш бирер агач.

* * *
Сынауларның иң ачысы, иң татлысы.
Иренемдә никтер тозлы чык тамчысы.
Берни көтмим бу язлардан, тик шулай да
Күкне яра өметемнең ут-камчысы.
Берни көтмим, үрсәләнеп көтә күңел.
Бәргәләнеп, ярларыннан ташый Идел.
Шашкын уйлар кушылалар дәрьяларга.
Суларга да юлын табу җиңел түгел.
Мин җиңәргә тиеш, шиксез, бу алышны,
Таратырга язгы җилдә бар сагышны.
Алмагач та тиздән шаулап чәчәк атар.
Аклык, шатлык чолгап алыр һәр тарафны.


* * *
Нурга төреп бар җиһанны сызыла таң.
Илаһи моң дулкынына күмә азан.
Тыелып кына көлемсерәп карый кояш –
Көзнең соңгы талпынуы, кышны тойгач.
Әй шашынып вальс әйләнә сары яфрак!
Аңа ияреп бөтерелә һәр күзәнәк.
Күкрәгеңә башым салып, тып-тын калам.
Без берсүзсез аңлашабыз, алтын алмам.
Күзләреңдә күрәм нәни бер чагылыш –
Мәхәббәттән бөреләнгән яңа тормыш.


Сагышланма
Искән җилләр туктап калыр, шау-шу тынар.
Күк, мин булып, күзләреңә тутырып багар.
Сагышланма, үтенеп сорыйм, елмай бары.
Янсын дөрләп бу җиһанның бар аһ-зары.
Пакь сөюем һәр яз җиргә кабат кайтыр,
Сирень булып, өй каршымда чәчәк атар.
Сагышланма, йөрәк парәм, тыңла бары.
Минем серле пышылдавым – тынлык шавы.
Ә кышларын кайтырмын мин, карга кунып,
Һәм эрермен, күзләреңнән синең үбеп.
Буран булып, әрнүләрең таратырмын...
Сагышланма, мәңге-мәңге яратырмын.