Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТИРӘЛӘР

Сары сандугач микән?
Камил Кәримовның үткән сандагы сандугачы, үрдәкләре уятты бу хатирәчекләремне.
Могҗиза түгел диген инде моны! Сандугач сайравын ерактан гына ишеткәләгән бар
иде үзе. Ә монда дача бакчабызга килгәндә сандугач алмагачыбызда сайрап каршылады
мине! Камил кебек сак кына якынаям моңа. Хәзер очып китә бит инде бу, барма,
юньсез, тукта, дип үз-үземне сүгә-сүгә. Метр ярымлап калгач кына тукталдым... Юк,
мине һич күрми-тоймый, шундый да илһамланып өздерепләр сайрый бит бу! Басып
торам инде шулай әкияти ләззәт кичереп! Каян килә икән ошбу канатлы җан иясенә
шундый гаҗәеп җыр, шундый тавыш, шундый илһам дип, һәм шунда...
Тукта әле, сандугачмы соң бу?! Сандугач соры булмый бит инде. «Кара карлыгач
микән, сары сандугач микән...» дип җырлаганны ишетеп үскән кеше ләбаса мин!
Шулай дидем дә үз-үземә, әкрен генә «Соры сандугач микән?» дип җырлап җибәрдем.
Юк, «сары» дип җырлау күп рәхәтрәк икән бит, менә ни «редакцияләгән» икән җыр
сүзләрен!.. Аннан, сандугач сайраганны аның соры түшкәенә карап тыңлаган татар
ничә генә икән ул дип горурлык та кичереп алдым әле!


Мөгезле дусларыбыз
Бәләкәй чакта иң якын дустым ел саен алышынып тора иде. Минем генә түгел,
дүрт яшькә олы Рәшит абыемныкы да.
Кәҗәбез һәр елны ике бәти тапты. Ап-ак бәтиләр. Аның берсе – минеке, икенчесе
абыемныкы була инде. И сөенүләребез шул чакта! «Тасмалыйбыз» үзләрен: муеннарына
киң тасма куеп, аңа төрле төстәге тар тасмалар тезәбез. Бәләкәчләребез мич аралыгында
яшиләр, әниләре имезергә кереп йөри. Аларның дәртләнеп имүләре әле дә күз алдымда...
Гел аралыкта гына яшәмиләр инде, пыр тузып чабып та йөриләр. Үсә төшкәч, җилле
генә сикерә дә башладылар. Әле урындыкка, әле караватка, әле сәкегә сикереп менәләр.
Гади генә дә сикермиләр, һавада кыланчык бер борылыш ясап алалар... Иркәлибез инде
үз бәләкәчебезне, сыйпыйбыз, аркасыннан кагабыз, мөгез тирәләрен кашыйбыз. Ә кыш
җитәрәк аларны суялар да, ашыйбыз инде үзләрен. Тамактан үтә тагын!.. Ләкин, еллар
бер-бер артлы уза торса да, суйган чактагы үзәк өзгеч тавышлары хәтердән җуелмады.
Тора-бара аларның мәгънәсе киңәйде дә әле: нигә адәм балалары тере җан ияләрен
ашыйлар соң? Һәм, ниһаять, тамакны җиңдем: ит һәм балык ашамый башладым. Күңелгә
рәхәтрәк булып китте. Һәм, шөкер, тән дә үпкәләми. Утыз ел шулай яшим менә.


«Әчегән, төчегән...»
Бер елны кышны кичкән, ягъни бәтилектән узып барган кәҗә сатып алдылар
безнекеләр. Соры төстәге бик кызык кәҗә иде бу, Рәшит абый аны ияртеп йөрергә
дә чыгып киткәли иде. Бер тапкыр мине дә дәште. Бара инде бу янда эт кебек. Бераз
алга, бераз янга да чапкалап куя. Авылны чыгуыбыз булды, уңга таба китте бу чабып
бөтен көчкә минсиңайтим! 300-400 метрлап чапты бугай. Курыктым инде, качты бу,
минәйтәм. Әмма Рәшит абыйның шунда: «Әчегән, төчегән, ипи бирәм, маһ, маһ!»
– дип кычкыруы булды, ажгырып килеп тә җитте «этебез». Абыйның нигә алай дип
кычкырганын ул чакта сорамаганмын, хәзер менә сорар кешем дә юк инде...


Табигать мине кочып алды
1982 елны Идел башланган җирдән Казанга чаклы җәяү кайттым. Үзем эшләгән
«Татарстан яшьләре»нең 35 көнлек җәяүле экспедициясе булды инде бу. Шунда ике
тапкыр урманда адаштым. Беренчесендә тиз котылдым үзе: әтәч аваз салып, Ватан
186
сугышы каһарманы Лиза Чайкинаның туган авылы Рунога килеп чыктым. Икенчесе
исә... кунакханәдә бик көчле яңгыр тавышын тыңлап йоклап китүдән башланган икән.
Урманга килеп кергәч, башта озак кына ләззәт кичереп бардым. Аннары юл
сиздермичә генә түбәнгә төшә башлаган һәм яңгыр суы астында калып юкка да чыкты
ул. Тагын адаштым! Шунда әтиемнең Рәсәй солдаты килеш Маньчжурия урманында
адашкач (1905 елгы япон сугышы алдыннан бу, әти 1877 елгы иде, мин аның төпчек
улы), агач башына менеп юл тапканы исемә төште. Мин дә иң биек каен башына менеп
киттем. Чайкалып торган очына менеп җитсәм дә, агач башларыннан гайре берни дә
күрмәдем. Әмма барудан туктамадым үзе. Су исә тирәнәйгәннән тирәнәеп, инде күкрәк
турысына җитә язды. Табигатькәй әнә шулай кочып алды мине!
Берьялгызым ук түгел идем анысы: шәп хор сыман бердәм безелдәп, диаметры бер
метр чамасы булган черки өере баш өстендәрәк озатып барды. Туктап, иелеп карта
карый башлауга, болар минем башны уртада калдырдылар! Тураеп, ике кулны да
селтәп җибәргәч, элекке «позициясенә» кайтты тагын үзе бу ач өер... Кайдадыр еракта
берөзлексез торна кычкырды. Соңыннан әйттеләр: бу урманда кабан дуңгызлары һәм
ким дигәндә бер (күргәннәр) аю да булган икән әле.
Маҗараны тулаем сөйләп тормыйм. Ул бик авыр да бетә ала иде бит. Ләкин инде
караңгы төшеп килгәндә эт өргән тавыш ишеттем мин...


Ниләр күрми үрдәк башлары
Камилнең «Кыр үрдәкләре артыннан» дигән этюдының дәвамын язу миңа насыйп
булды. Казансуның Истанбул паркы турындагы өлешендә ай ярымлап бугай инде
ун һәм унбер бәбкәле үрдәк гаиләләрен күргәлим. Камилнең сигез-тугыз еллар
элек кылган теге игелегенең дәвамыдыр бу, бәлки? Бер тапкыр боларның яр буенда
ятканнарын да күрдем әле. Тик әнкәләре гел муеннарын сузып ялт-йолт каранып
тордылар инде. 10-15 метрда гына – җәяүлеләр, велосипедчылар юлы. Этләр дә үткәли
моннан. Май урталарында күргән шаккатмалы хәл тиктомалдан гына булмаган инде
ул. Сибгат Хәким исемле яр буе урамындагы ике зур йорт төзелешен калай койма
уратып алган. Кыр үрдәге шул койма астыннан унлап бәләкәй баласын «ышыкка»
алып кереп китте. Ярты сәгатьтән анда дөбер-шатыр эш башланасын каян белсен ди
инде ул? Кардәшләрен Камил чыгарышкан Декабристлар урамы кебек киң булмаса
да, машина юлы аша үткәннәр бит әле алар! Әнә ничекләр ут йотарга, баш ватарга
һәм гайрәт күрсәтергә туры килә икән ХХI гасыр әнкә үрдәкләренә!


И, арысланкай!
Зоопаркка хатыным Дания белән өч ел элек бардык бугай. Күптән барган юк иде,
балачакка кайткандай булдык. Һәм менә, карап йөри торгач, таш бина эченә килеп
кердек. Монда да шул ук тимер рәшәткәләр икән. Берничә бүлемне карап үткәч, бөтен
игътибарым арысланга юнәлде. Ята иде, һәм бик тә кәефсез ята кебек тоелды ул миңа.
Күңелкәем әллә нишләп китте. «И, Арысланкай, – дип дәштем шунда эчтән генә. – Бик-
бик авырдыр шул сиңа, гаять көчле һәм мәгърур затка, читлектә гомер кичерү!» Сүзгә-
сүз хәтерләмим «әйткәннәремне», ләкин мәгънә нәкъ шундый иде. Шулай дип «әйтүем»
булды, Арысланкай торып басты һәм миңа текәлде. Күпме шулай күзгә-күз карашып
торганбыздыр, белмим, аннары без чыгып киттек. Тагын йөрдек читлекләр карап, ләкин
моның тәме юк иде инде миңа. Янә теге бинага кердек. Һәм... без килеп керү белән Арыслан
тагын торып басты. Югыйсә каршысында кешеләр дә бар иде инде. Янына килдем, күзгә-
күз карашып тагын шактый гына басып тордык. «Хәлеңне аңлыйм, тик ярдәм итә алмыйм
шул, киләчәк көннәрең әйбәтрәк булсын иде инде», – дип уйлап куйдым да, кайтып киттек.
Юлда уйланып бардым: без, адәм затлары, Җирдә элек безгә кадәр дә яшәгән табигать
балаларына, йә, ни бирдек соң?
 


Табигатьнең хикмәтле якларын күргән «мин»нәр күптер әле ул. Язмалар
көтәбез!