Логотип Казан Утлары
Шигърият

КАЙГЫЛЫГА КУЛЫМ СУЗДЫММЫ?

Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!
Читләр сүзе мине һич бетерми,
Якын кешемнеке үтерә –
Иң авыр сүз булып ишетелә,
Йокысыз төн, әрнү китерә.
Иң бәхетсез кеше иттерсә дә
Бер авыр сүз, бары бер адым,
Иң кадерле якын кешем бит ул,
Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!
Ятлар сүзе мине һич җылытмый,
Якын күргәннеке эретә –
Авыр яраларны төзәтә дә
Зәмзәм суларыдай терелтә.
Көтеп-көтеп тә бит җан атканым
Ясамаса мөһим бер адым,
Көткән сүзем әгәр ишетмәсәм,
Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!
Гамәлләре белән үпкәләтеп
Тапмый калса юату җаен,
Кайгыларың белән тик түләтмә,
Рәнҗемәскә көч бир, Ходаем!

* * *
Изге гамәлләрем булдымы соң,
Пакьтән идеме соң уйларым,
Үлчәүләрдә ни соң өскә калкыр,
Җитә калса соңгы туйларым?!
Ана хакын хаклый белдемме соң,
Балам дөрес тәрбия алдымы,
Китә калсам инде бакыйлыкка,
Дога укыр кешем калдымы?
Атам сүзен өстен куйдыммы соң,
Туганнарым якын күрдемме,
Вафат булган якыннарым өчен
Дога кылып, хәер бирдемме?
Мохтаҗларга ярдәм кылдыммы соң,
Кайгылыга кулым суздыммы,
Гөнаһлардан качып калалдыммы,
Юлларымны дөрес сыздыммы?
Дусларыма чын дус булдыммы соң,
Бәхетләрен күрә белдемме,
Кайгыларын ихлас уртаклашып,
Алар хакын өстен иттемме?
Чын дус таба алдыммы икән соң,
Авыр чакта терәк булырлык,
Соңгы көнем җитсә, чын йөрәктән
Соңгы юлга озатып калырлык?


* * *
Бозмый яшик Коръән аятьләрен,
Истә тотып җавап бирәчәгең.
Ялгышлардан язмыш үрәчәгең,
Онытмыйча гүргә керәчәгең.
Истә тотып ике иңдә изге
Фәрештәләр саклап торачагын,
Хәрәм эшләр тәкъдим кылып,
Иблис-шайтан мәкер корачагын.
Беркем белми күпме яшисен дә,
Кунак кына һәркем бу җирдә.
Беркем белми нәрсә күрәчәген,
Аллаһ кына хаким һәркемгә.

* * *
Һәрбер татар татар булсын иде,
Татарларны татар сатмасын.
Бер-беренең барыр юлларына
Киртә булып һич тә ятмасын.
Милләт данын берәү яклаганда,
Башкалар да йоклап ятмасын,
Милли төркемнәргә бүлгәләнеп,
Бергәлекне һич тә ватмасын!
Татар итеп үстерәсе иде
Һәрбер туган татар баласын.
Кайда гына язмыш ташласа да,
Татар булып килсен каласы.


Табигать күңеле
Нишләдек, ни булды, нигә соң
Һәлакәт артыннан һәлакәт...
Кешелек, тын кал да уйлан бер –
Җавап тот, соңламый сүзең әйт.
Яшәсә игелек, иминлек
Булганда без сабыр һәм түзем,
Сакланыр табигать, кешелек,
Югалтмый саклыйкчы җир йөзен!
Ни булган, табигать зар елый –
Ул безне күзәтә, кисәтә.
Фасыллар тынгылык табалмый,
Җир-Ана, тыңлыйкчы, ни әйтә?
Ходайның, галәмнең кодрәтен,
Җир-Ана безгә бит аңлата.
Соңармыйк, саклыйкчы без аны,
Туачак буыннар хакына!