Логотип Казан Утлары
Публицистика

IV ХАЛЫКАРА МӘХМҮД КАШГАРИ ИСЕМЕНДӘГЕ ХИКӘЯЛӘР КОНКУРСЫ

Төркиянең Евразия Язучылар берлеге IV Халыкара Мәхмүд Кашгари исемендәге
хикәяләр конкурсы игълан итә. Әсәрләр Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә
тапшырыла. Соңгы тапшыру көне – 2016 елның 15 августы. Җиңүчеләрне игълан
итү – 2016 елның 30 сентябре. Бүләкләү – 2016 елның октябрь-ноябрь айлары. Жюри
Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан билгеләнәчәк.
Татарстан буенча бүләкләр:
Беренче урын – 3 000 төрек лирасы.
Икенче урын – 1 500 төрек лирасы.
Өченче урын – 1 000 төрек лирасы.
Конкурсның шартлары:
1. Катнашучылар үзләренең эшләрен билгеләнгән адрес буенча алып килергә,
почта яки электрон почта аша җибәрергә тиеш.
2. Хикәяләр башка конкурсларда җиңгән булырга тиеш түгел һәм моңа кадәр
беркайда да бастырылмаган булырга тиеш.
3. Эш темасы ирекле.
4. Конкурста төрле темага икедән артык эш катнаша алмый. Һәр эш 1 000 (бер
меңнән) ким һәм 10 000 (ун меңнән) артык сүздән тормаска тиеш.
5. Конкурста катнашучы эшләрдә бары тик псевдоним гына кулланыла ала; әгәр
псевдонимнан башка катнашучының шәхесен танытучы теләсә нинди билге табылса,
эш конкурстан алына.
6. Катнашучы түбәндәгеләрне конвертка салып, псевдонимын язарга һәм аны эше
белән бергә җибәрергә тиеш:
– шәхес таныклыгы;
– тулы адрес;
– биография;
– бер фотография.
7. Хикәя компьютерда 12ле шрифт белән басылган булырга һәм алты данәдә
җибәрелергә тиеш. Призлы урынны алучы хикәя киләчәктә китап итеп бастырылачак,
шуңа күрә дискка (СD) яздырылган электрон варианты да булырга тиеш.
8. Конкурста катнашучы хикәяләр кире кайтарылмый һәм автор үзенең авторлык
хокукларына дәгъва кыла алмаячак.
9. Призлы урыннарны алган хикәяләрнең барлык хокукларына тулысынча Евразия
Язучылар берлеге ия булачак.
IV Халыкара Мәхмүд Кашгари исемендәге хикәяләр конкурсының Халыкара
бәяләү комиссиясе:
1. Азәрбайҗан – Анар.
2. Балкан илләре – Танәр Гүчлютүрк.
3. Гыйрак – М.Омер Казанжы.
4. Казакъстан – Дандай Ыскак.
5. Кыргызстан – Кыдырали Конкабаев.
6. Үзбәкстан – Таһир Каххар.
7. Төркия – Осман Чевиксой
8. Төньяк Кипр Төрек Җөмһүриятe – Исмаил Бозкурт.
Халыкара бүләкләр:
Беренче урын – 15 000 төрек лирасы.
Икенче урын – 10 000 төрек лирасы.
Өченче урын – 7 500 төрек лирасы.
Мактау бәяләмәсе – 2 500 төрек лирасы.
Халыкара бүләкләрне тапшыру тантанасы Казакъстанның Алматы шәhәрендә
үткәрeләчәк.