БУ ЗАМАН НИНДИ ЗАМАН СОҢ?

Күпме гомер кирәк икән?
Бу каләмем Пушкин язган алтын
Каурый түгеллеген белсәм дә,
Акай ябалактай, төн катында
Илаһи сүз аулыйм бүлмәмдә.
Мин хаким дә һәм хәким дә түгел,
Акыл саткан кебек сөйләмәм;
Көн итмешем – әзерләргә бәзер,
Кошлар телен аңламыйм да хәзер,
Их,
Җитмештән соң бар да Сөләйман1.
Балкый кояш, калка ай да, мәгәр
Фикер кысыр, хисләр тоткында;
Ә язмасам, мин янмасам әгәр,
Мәтәлер күк дөнья упкынга.
Без арбадан төшкәннеме көткән? –
Әйләнде дә куйды дөньялар;
Бакмыйча да әнә тамырына,
Тоткан җирдән өзә яңалар.
Гыйбрәт хәл: кер кундырмас җанны
Туя белмәс нәфес сарганда,
Картка яшьне димләр яучы сыман,
Ярәштерә хакны ялганга.
Шыр шарлатан алдый мут Шомбайны
(Шашкын ирек бүген безләрдә!):
Төштә төшем күреп, өндә тычкан
Тизәген дә сала бизмәнгә.
Аһ, җуела җанның бизәкләре;
Әйләнербез кемгә, рух сынса?
«Бушка елмаймас бу», – диеп, күңел
Шәфкатьлене хәтта ятсына.
Адәм заты – залим хатынга тиң,
Туя белми ызгыш-сугыштан;
Сабый – чиксез Җир шарында качак…
Шардай күзендәге каргыштан
Яначакбыз, валлаһ, тәмугта.
Таш гасырдан безнең Туң дәвергә
Башын иеп килә мең сорау;
Кайчан табарбыз соң җавап? Тып-тын. –
Гавам сырхау, Галәм саңгырау.
…Белмим, белмим, утларгамы башны,
Суларгамы әллә салырга?
Күпме гомер кичү кирәк икән
Җирдә Кеше булып калырга?!


И Алла!
(Ана монологы)
Күкнең төбе тишелгәндер,
Яңгыры ярсып бәрә;
И Алла,
Саргаерга язды микән
Сыланып тәрәзәгә?
Күрсәм, чат ябышыр идем
Хет өмет сыныгына;
Йа Хода,
Буш өемдә кача-поса
Шом йөри шымып кына.
Онытты улым, онытты
Дөньяга ник туганын;
Илаһым,
Талап акча, чапты эзләп
«Тилебәрән орлыгы»н.
Ниләр генә уйласам да
Батам гел ачысына;
Ярабби,
Әллә Күк тә битарафмы
Чал Ана кайгысына?
Көфер хисләргә юлыксам,
Син яктысына ялга!
И Алла,
Нигә яманын калдырып,
Газизен иртә ала?!
Җәй көнендә җылы йокмый,
Төренсәм дә шәлемә;
Илаһым,
Екты язмыш: калдым ирсез
Пешкән җиләк мәлемдә.
Бу заман нинди заман соң,
Болгана да тулгана?
Йа Хода,
Тормыш гөрли, кала гүли,
Бала кала далада…
Ташларга бәрми бу яңгыр,
Башкайларыма бәрә;
Яраббым,
Бәхетсез итәр ил-көнне
«Наркоман» дигән бәла.
Дөнья чукрак, ишетми ул,
Кычкырсаң да каравыл;
Йә Хода,
Үлем сатып байый әнә
Адәм йөзле газраил.
Шом йөри шымып өемдә,
Сизәм, йөри бик якын;
И Алла,
Ничек аңлатыйм балама
Яшәүләрнең чын хакын?
Шәүләсеннән таныр идем,
Бер карачкы күренсә;
Илаһым,
Никләр үлем эзли улым,
Мин үлгәнне көтмичә?!.


Серем чиштем сезгә
Әнкәм миңа җырлар көйләмәде,
Сөйләмәде серле әкият;
Җаным никтән моңга төренгәнне
Төшендем мин бүген ниһаять.
…Иртә таңда, шомлы көй чыгарып,
Ертык тәрәзәдән җил өрә;
Тамагына Әнкәм ризык табар! –
Ул келәттә ашлык җилгәрә.
Нәрсә эзли анда шәрә базда? –
Һич чыелдап туймый ач тычкан.
Күтәрелгәч кояш, мин җылыга чыгып,
Әвәләдем ипи балчыктан.
Өзелепләр сайрый, бу кошларның
Бу дөньяга юкмы катнашы?
Дөмекмәгән сугыш – ал офыкта
Җуелмаган һаман кан төсе.
Салкын уйга батып йомылганда,
«Балам!» диеп, Әнкәм эндәшә:
Күзендә – нур, керфек очларында
Энә күзе кадәр күз яше.
Мичтән генә чыккан ипимени, –
Капылт кояш сихәт бөркеде,
Әнкәм
ат башыдай алтын тапкан:
Сузды бер уч бодай бөртеге…
Бозлык, соңра йотлык дәверләрен
Исән кичтек ләса, ни хикмәт?!
Безнең гомер «Мең дә бер кичә»дән
Хәтәррәк чып-чын хикәят,
Әйе,
Адәм ышанмастай әкият.
Әнкәемнең куян күчтәнәче
Зурлап сөйләр нәрсә түгел дә,
Тик ни кылыйм, ул бөртекләр җанда
Сагыш булып шыта бүген дә.
Ертык еллар җырны өнәмәде,
Елыйм дисәң, ай-һай күп сәбәп;
Нидән моңсу шагыйрь булуымның
Чиштем серен сезгә ниһаять.


Бүләк
Бу сандугач моңы һич туйдырмый,
Сайраса да көн дә бер көйгә;
Валлаһым да, манып чык суына,
Иртән иртүк сөенечле хәбәр
Җиткерәсе килә һәркемгә.
Чылтыратып көмеш кыңгыраулар,
Туй аты күк чапкан чишмәләрнең
Уч тутырып суын бер капсаң,
Валлаһ, терек суын уртлагандай,
Кочар яшьлек сине кабаттан.
Ә чәчәкләр һаман сылу ласа,
Һаман һуш китмәле исләре;
Күзләреңә баккан бу матурны
Өзәрләргә, валлаһ, беркем кыймас,
Юк, табылмас андый исәре.
…Сандугачым, чәчкәм, чишмәм, – Ходам
Бүләк иткән җанлы җәүһәрләр;
Мәнсез бәндә тик берсенә шуның
Карасамы әгәр йөз чытып,
ул,
Җирне түгел, үзен җәберләр.

Реклама