Логотип Казан Утлары
Бәян

Бер уч борчак (бәян)

Үзе белә!.

– Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең!
Зариф чыдап торды-торды да, түзмәде, мышкылдап елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан... «Сталин» (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан гына белде, беренчеләр коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) малайның колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде.
Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә ата. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан нәни кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул.
Әтисе сугыштан исән-имин кайткан аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе, кергән бер кешегә: «Бер уч бодай өчен», дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр «кайгыдан», диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, төчкерде дә...
Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң... Булды рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел – анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора иде инде, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарында кара төстәге радиоалгыч эленгән, шул көне буе сөйләп тора. Ара-тирә җырлар яңгырый, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады.
Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып «Рамай»ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зу-ур сулы күлләр өстеннән узгандай булды...
– Әй, малай! – дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә.
– Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире!
Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды.
Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте.
– Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте?
Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә!
– Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал!
Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы киләдер инде аның...
Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды. – Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә!
Аларның да тыңлыйсы килә сине!
Зариф «ә» дә, «җә» дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады.
Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде.
– Менә болай итәбез... – диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. – Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың – бер уч борчак!
Бер уч борчак... Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч... бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады...
– Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме! Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч борчак койды.
Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче кесә бушады. Борчак турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы...
Бер-ике көн үтте, «бер уч борчак» артыннан килүче булмады. Зариф аның тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына үзе килде.
– Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде!
– Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң? – Ник җырламаска! – диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә
күз ташлады.
Хатыннар көлешә-көлешә аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга
шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, «Сарман» көен сузып җибәрде. Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар. Бик матур иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә:
– Апаем, тагын кил яме, бер дә оялма! – дип калдылар.
Малайның даны авылга тиз таралды. Бервакыт кибет тирәсендә җыелып торган апалар үзләре дәшеп туктатты.
– Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле! – диделәр. Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса кайтачагын яхшы белә бит ул.
Бервакыт мәктәптә аны «Сталин» янына алып керделәр. Коты очты малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып чыкмады.
– Сине, энекәш, бик матур җырлый, диләр. Ник бездән качып йөрисең? Ник мәктәптә җырламыйсың?
Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип? – Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың.
Матур киенеп дип... Ние бар, шул инде...
Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да,
укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда, бик күңелле була икән ул. Кесәсенә әйбер салмасалар да...
 

Гармун уйный да уйный...
Сталин (бу вакытта Зариф аның кем икәнен яхшы белә иде инде) вафатыннан соң амнистия чыкты – әтиләре котылып өйгә кайтты. Аның белән күрешү шатлыгыннан күрше-күләнне кунакка җыйдылар. Унике яшьлек Зариф, хәзерге заман теле белән әйтсәк, авылда «йолдыз»га әйләнгән иде инде – аларга чын- чынлап концерт күрсәтте. Әтисе шаккатып тыңлап утырды. Соңыннан улын кочаклап, күз яшьләрен түкте.
– Иртәгә үк гармун алып бирәм мин сиңа, – диде.
Болай гына әйткәндер дип уйлаган иде Зариф, әтисе сүзендә торды. Үзен генә түгел, исенә хәтле яратты малай ул гармунның. Башка бер нәрсәдә гаме булмады, әнисе әйткән йомышны чаба-чаба эшләп куя да тизрәк шуңа ябыша.
– Бар, мунча алачыгына кереп кычкырт! – диде беркөнне әнисе, аптырагач. – Башым тубал булды бит инде тавышына!
Зариф карышмады, гармунын күтәреп, шунда чапты. Әтисенең: «Каты дәшмә, уйнасын, тулык чыгачак бу малайдан», – дигәнен ишетеп калды.
Мунча алачыгында рәхәтрәк тә әле, тегене әйтеп, монысын кушып бүлдерүче юк. Бер атна дигәндә рәхәтләнеп көй чыга башлады гармуннан. Бер көнне авыл эшчәннәренә багышланган концертта «Дим-дим»не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда авыл клубы урыныннан купкандай булды.
Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әлләни исе китмәде.
– Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! – ди торган иде. Андый чакта әтисе аңа каршы төшә:
– Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны... аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы җиткән.
Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды.
– Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, – диде. – Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде!
Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде:
– Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә, Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп та шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше!
Шәйдулла кулын гына селтәде.
– Рәкыйп та булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш... Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын...
Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты.
– Туктале, хатын, чәбәләнмә... Тиярен бирәм ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме?
Бик күңеле булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, «тиярен» дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын-алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды...
Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде:
– Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, – дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде.
Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар.
– Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә... – дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. – Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, – дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты.
Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары... Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә гармунын кочаклап йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип... Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсып- ярсып елый иде.
– Тагын бер генә дәшсәләрме... – дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды.
Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады.
Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүзләре.
Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда «Авыл» көенә шуларны кычкырып җырлап барды:
Бакчабызны үлән баскан, Йөгерә-йөгерә утадым...
Әй, рәхәтләнгән иде шунда, тавышы карлыгып беткәнен дә сизмәгән иде. Тик менә «концерт»ның икенче өлеше өйгә кайткач дәвам итте шул. Аны артыннан күзәтеп килгән башлангыч класс укытучысы тыңлап барган, әтиләренә: «Санап бардым, йөз дә ике куплет оятсыз җыр җырлады», – дип кереп әйткән. Тел белән дә өйрәтте әтисе, йодрык белән дә...
Мәктәпне бетергәндә Зариф «музыкальный...» дип сөйләнә башлаган иде, әнисе авызын да ачтырмады.
– Укытучы тормышына кызыгып гомерем үтте, авылдан чыгып китәргә булсаң, беркая түгел, түлке педагогическига барасың! – диде. Укытучы булса, тәртипле яшәр дип өметләнгәндер инде. Әтисе кысылмады. Теге вакыйгадан соң улының киләчәге турындагы фикерен ул да үзгәртә төште булса кирәк.

 Мин – мин микән?..
– Малай, тор! Имтихан бирәсеңне оныттың мәллә, ай-яй, соң кайттың!
Зариф бүлмәдәшенең сукрануын колагына да элмәде. Ияләнгән инде. Башын бәрә-бәрә укый торган егет ул, «биш»ле эләкмәсә, кабат-кабат барып тапшыра. Ничек туймый, диген! Ә Зарифка «өч»ле дә җитә. Анысын болай да куялар. Куймый карасыннар! Армый-талмый факультет данын яклап йөри бит ул. Деканатта күтәреп кенә йөртмиләр, бәйрәм-фәлән җитә башласа, олысы- кечесе бер артына, бер алдына төшеп мәш килә. «Троечник» дип тормыйлар, стипендиясен дә юллап бирәләр.
Әнисенең «тамак туйдыра торган үнәр түгел» дигәне вакыт-вакыт исенә төшеп куя аның. И, әни, ничек кенә туйдыра әле! Шул булмаса, ул стипендия акчасына ничек яшәмәк кирәк! Сездән бер тиен дә таммый бит! Гармунны яшергән булган иде, монда кулына елкылдап торган өр-яңа баян тоттырдылар. Анысына да тиз өйрәнде Зариф. Шәйдулла абзый әйтмешли, талантны күмеп куеп булмый, әллә каян тишеп чыга ул!
Кичә группадашы Рәсим туганнарының гаилә бәйрәменә чакырган иде. Рәхәтләнеп сыйландылар. Зариф баянын кулыннан төшермәде. Кем әйтмешли, «от души» уйнады. Яхшы кешеләр өчен хезмәтен кызганмый ул. Җитмәсә, хуҗабикәнең үсмер сеңлесе – авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп җырлаганда, комач кебек кызарынды, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте.
Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә, «сине бик сораша, гашыйк булып куймагае», ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми. «Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның...» дип юкка җырламыйлардыр инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар. Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә – сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса, сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшергә тотыналар.
Бүген «Фәнни коммунизм»ны бирәсе. Имтихан алучы – деканатның профком рәисе Хәниф Хатыйпович. «Җырлап» тапшырачак ул аны. Кеше янында рәис аңа «Зариф Закирович» дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның...
...Август ахыры. Зарифның, авылда ял итеп килгәч, тулай торакка урнашып йөргән мәле иде. Вакыт уза – быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе җай чыккан саен: «Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә», – дип тукып тора. И, әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул. Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады. Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты. «Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!» – дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар бик яратты үзен, өлкән класс кызлары – бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга, тып-тын булалар. Сүз осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин – мин микән, мин кем икән, дигәндәй... Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар...
Тулай торак ишегеннән уйланып кына чыгып бара иде, үзеннән зур чемодан сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде... Бәрәч, бу теге чакны кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде.
– Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент булдыңмыни?
– Ә-ә! Зариф... абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме? Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде.
– Кемгә – абый, кемгә – җаный... Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине
кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны буташтырмыйм тагын.
Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әлләни чибәрләрдән булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы сүз саен кызара торган сабый түгел инде...


«Монда килгән кеше китми...»
...Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады, ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт! Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән.
– Абау, Зариф, җаным, тормадыңмыни әле? Нинди көн икәнен оныттың мәллә?
Зариф, кашын-күзен җимереп, бераз басып торды. Нинди көн? Ә-ә-ә... Диплом тапшыралар ич бүген.
– Онытмадым. Кичә егетләр белән вагон бушатырга бардык. Дипломны юарга акча кирәк булыр бит? Арыткан...
Җәмилә коридорда тәрәзә яңагына сөялеп басып калды, Зариф, сөлгесен асып, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Бигрәк самими инде бу кызый. Нәрсә әйтсәң дә ышана. Мөгаен, гомерлек яр итеп шуны сайлар да. Моңа кадәр йөргән кызлары гел үртәп тора үзен. «Кай җирен ошатасың шул авыл гыйбадының? Синең кебек ут егетләргә чәчрәп торган кыз кирәк. Ә моннан он суы да, тоз суы да юк», диләр. Менә шул ягы ошый да инде Җәмиләнең! Чәчрәп торуы кирәкми аның, сезнең кебек һәр адымын тикшереп торучы да кирәкми.
Баштарак Рәсим дә үзәгенә үтте:
– Ник өметләндерәсең баланы, беткәнме сиңа башка кызлар? Бәхетле булмаячак ул синең белән. Җәмилә, ни әйтсәң дә, миңа туган тиешле, аңа синең кебек артык шустрыйлар кирәкми, – дигән иде.
Өметләндерә дип... Зариф бит аңа алтын таулар вәгъдә итми, башын югалтып гашыйк булып та йөрми. Җәмилә үзе ярата. Ташласа, егет аңа ялынып йөрмәячәк. Ә болай... тормыш итәр өчен иң «удобный» вариант ул. Әле дә «вагон бушаттым» дигәнне болай гына әйтте. Ә Җәмилә ышанды. Теләсә нинди җавап теленә бик тиз килеп тора Зарифның. Күзен дә йоммый. Соң, вагон бушатканга санап бирәләр, ә кичә акчаны ул уч тутырып алып кайтты. Өстәвенә, ашаттылар, эчерттеләр. Йокларга калырга да кыстаганнар иде әле. Иртәгә диплом аласы көн булганга гына кайтасы итте.
Җәмилә, Зарифка ияреп, эчкә үтте.
– Күлмәгең үтүкләнмәгәндер әле... Кая, китер, тиз генә үтүкләп бирим. Ә галстугың? Андый җиргә галстуксыз барырга ярамый.
Ул гел шулай кайгыртырга ярата, аның өчен борчылып яши. Зариф моңа ияләнгән инде, сүз әйтми.
– Йә, ничек, ярыймы?
Җәмилә «ялт» итеп киенеп куйган Зарифка сокланып карады. Чибә-әр! Пиджагындагы чүпне сыпырып төшерим дип якынрак килгән иде, йөзе сүрәнләнеп китте.
– Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер!
– Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә ул, җилли...
Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды.
Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми түгел. Ул «вагон бушатып» арып кайткан чакларында Җәмилә, жәлләп, аңа гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты, күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә, моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы?
...Практика үткән мәктәп директорының «туры үзебезгә кил» дигән сүзләрен бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел. Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен тар булачак. Аннары, шәһәрнең үз законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк. Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул «Закир малае» түгел, ә «Зариф Закирович» булып кайтып төшәчәк!
Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды.
– Болай итәбез, – диде, берникадәр пауза ясап. – Мәктәпләргә «тәрбия эшләре буенча директор урынбасары» дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән. Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш...
Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. «Мәктәп фатиры» дигәннәре дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты. «Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал. Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар. Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп, башлы-күзле булып яши», – диде директор аның белән беренче танышканда.
Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә? Аерылышканда елап калды...
– Соң, әйдә, бергә китәбез, – диде аңа Зариф. – Укуыңны читтән торып та бетереп була аны. Аннары... отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат әйләнеп тә кайтырбыз. – Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте, алдагысы өчен бер планы да юк иде аның.
– Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит...
Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була, югыйсә. Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр ди туганнары. Кызларын кем дип белә торганнардыр? Рас күңеле Җәмиләгә яткан икән, Зарифка рәхмәт кенә әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән килеп басачак...

Көнләшерлек шул!
– Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы?
– Абый, ә сез безне баян уйнарга өйрәтә аласызмы?
– Ә сез шәһәрдәнме, авылданмы? Кайсы авыл матуррак? Безгә озакка
килдегезме? Сезгә кадәр укыткан Харисов бер ел да тормады...
Дәрес беткәч тә укучылары җибәрми Зарифны, көн саен яңа сораулары туып тора. Өлкән класслардагылар якын ук килеп сөйләшә, артыннан чыгып,
коридор буйлап озата китәләр:
– Йөргән кызыгыз бармы соң?
Бусын дәрестә аңа чекерәеп карап утырган Рәисә бирде. Үзе четер-четер
көлә. Иптәшләре дә көлешә.
Зариф эшен бик җиңел башлады. Директор урынбасарларына дәрес атнага
унике генә сәгать тиеш икән. Калган вакытыңда хет балалар белән бәйрәм концерты әзерлә, хет укытучылар бүлмәсендә берәрсе белән шахмат уйна, хет башка укытучыларның дәресенә кер. Әмма монысын «башкалар» өнәп бетерми. «Бер практикасы юк бит аның. Япь-яшь башы белән кеше дәресләрен тикшерергә! Вазифасы ул түгел...» – дип зарланалар. Берсендә директор андыйларны үзенчә тынычландырды:
– Тикшерми, ә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ә ошамаган якларын әйтә икән, аны ул кадәр фаҗига итеп кабул итмәгез инде...
Ә, алаймы? Шул көннән Зариф укытучылар коллективын үзе өчен икегә бүлде. Дәресләренә керүне ошатмаганнарның дәрестән тыш чараларын тикшерергә тотынды. Аннары җыелышларда кайнар чыгышлар ясый торган булды. Аны мөкиббән китеп тыңлыйлар кебек тоела, андый чакларда Зариф, гадәтенчә, үз тавышына үзе соклана башлый иде.
Ә менә авыл кешеләре белән уртак телне тиз тапты Зариф. Кичен клубка бер чыгып керүе җитте. Клуб баянының тавышын тикшергән булып уйнап карады, шуңа үзе үк кушылып җырлап та алды. Ун минут үтмәгәндер, яшьләр аны түгәрәккә алган иде инде, «тагын, тагын!» дип дәртләндереп тора башладылар.
Ул кичне Зариф клуб мөдире Әхияр белән туганлашып диярлек кайтты. Аннан аерылгач та, үзе яши торган йортны таба алмыйча, авылны өч әйләнде... Кичтән дәрес планы язарлык хәле калмаган иде инде. Дәрескә дә көчкә җитеште. Класска килеп керүгә, урындыкка ишелеп төште дә, теманы дәреслектән балаларның үзләренә укырга кушты. Гөнаһ шомлыгына, «үтеп барышлый» дәрескә директор сугылды. Зариф кызарынды, «безнең мөстәкыйль эш», дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады...
...Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә. Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый – кайчак әйтми-нитми, йомыш тапкан булып, укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә чәчрәп чыкты:
– Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! – ди. Юк, ярамый. Аннары дәрестә «скидка» ясыйсы булачак бит аңа.
Ашау-эчү дә канәгатьләндерми. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул.
Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады:
– Өйләндерергә кирәк сине, малай! – диде. – Иртәгә үк любой кызны табып бирәм мин сиңа!
Юк, «любой» кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле.
Ул «ияләндерүләр»нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше бар – ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул.
...Җәмилә июнь ахырларында – җәйге сессиясен тәмамлагач кайтып төште. Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште – әллә Зарифына булган мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара, йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр, диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми.
– Ярамый алай, аппагым! – диде беркөнне Зариф. – Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән аерым булып булмый, – дип үзенчә акыллы сүзләр сөйли башлады. – Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел!
Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде!
– Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! – дип ялынды Җәмилә гадәтенчә.
– Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? – дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты Зариф. – Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул! Әй, күпме сөйләсәң дә, бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана: мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру, аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: «Бүтән андый хәл
булмас», – дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы... Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә.
– Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! – диде.
– Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары!
– Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә
әле аларга!
Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп
куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә.
...Шәһәрдән кайтканның икенче көнендә үк Җәмилә эшкә чыкты. Зарифны
да, мәктәпне дә сагынган иде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар белән чәй өстәле артына утырып, каникул хәлләрен сөйләшергә тотындылар. Җәмилә дә: «Минем Зариф...» – дип нидер әйтә башлаган иде, тегеләр бер-берсенә сәер генә карашып алды. Җәмиләнең йөрәген нидер тырнап куйгандай булды. Эчкән килеш күренгән микәнни, Ходаем?! Кайтыр юлда Хәлимәне куып тотты – ул кеше хәтерен саклап тора торганнардан түгел, күңелендә ни булса, шуны тота да әйтә.
– Ни... Зариф белән бер-бер хәл булмагандыр бит мин юкта? – Җәмиләнең тавышы калтыранып чыкты. Хәлимә:
– Ни булган? Белмим... Син аны унынчыдагы Рәисәдән сора, ул белә булыр, – диде дә адымын кызулатып китеп тә барды.
Кайтып керү белән иренә ташланды Җәмилә – аның мондый кызулыгын Зарифның моңарчы күргәне юк иде әле.
– Унынчыдагы Рәисәгә ни булган?
Зариф бер мизгелгә генә югалып калгандай булды. Аннары, тавышын күтәреп, һөҗүмгә күчте:
– Син дә гайбәт җыеп йөри беләсеңмени? Китче! Чирегенә «өч»ле чыккан иде, шуны төзәтергә дип өйгә килде. Ну, бер түгел, ике килде. Монда нинди начарлык күрәсең? Ә анасы, теге Давыл Миңзифа инде, җилбердәп кереп, кызын бәргәләп алып чыгып китте. Җитмәсә, директорга барып әләкләгән. Җыен надан! Җәмилә дәшмәде. Кеше сүзенә карап, ник чыгырыннан чыга соң әле ул? Чыннан да, ни гаебе бар монда Зарифның? Дөрес әйтә ул, көнләшәләр аннан. Көнләшмәслекме? Авыл халкының телендә гел ул, «Илһам Шакировың бер якта торсын!» дип кенә җибәрәләр. Концерт буласы көнне Әхияр өйгә үзе килеп җитә: «Җәмилә ханым, Зариф Закировичтан башка һич тә эш бармый безнең», – дип төчеләнә. Балалар да ярата үзен – дәрестән соң кайтып китми,
гел аның тирәсендә кайнашалар. Әйе, көнләшәләр аннан.
 

«Кем икәнлегемне беләсеңме?»
Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты.
Хәер, «бала» сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде.
– Син нәрсә! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җиткерергә кирәк
әле. Директор һаман искә төшереп тора, «мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен ул», ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?!
Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның «йорт» дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә артык эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара... Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була – ике ставка дигән сүз бит ул! «Акча дип үләсең инде, – дип көлә Зариф. – Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!» Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көч- хәл белән кайтып егыла. Җәмилә:
– Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйламыйсың... – кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга:
– Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме! – дип тавышлана.
Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы бугазын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур музыка булып ишетелә. Ә хәзер... шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып: «Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш!» – дип зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады. Коеп куйган артист... Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын аска иеп утыра...
...Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф, башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә.
Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады тагын. Җәмилә – декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде. – Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? – дип ризасызлыгын белдереп алды.
– Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне? – дип җикеренде Зариф. – Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде!
Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларыннан Зарифны төн уртасында Әхияр җилкәсенә салып алып кайта.
– Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз... – дип аклана.
Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да, карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары! Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап, Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп (баланы
уята дип, Җәмиләнең коты очты) килеп утырды да төкрекләрен чәчә башлады: – Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк? Җәмиләнең йөрәге «жу» итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри?
Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора.
– Минем кыз янына шәһәргә йөри ул! Рәисә янына! Бер акыл кермәсә дә кермәс икән сиңа!
Ничек килсә, ул шулай давыллап чыгып та китте. Хакмы бу, нахакмы? Әгәр хак булса?.. Ничекләр яшәп бетермәк кирәк, уф!
Зариф күтәренке күңел белән, шаулап кайтып керде. «Гәүһәриям, бәгъре- ем!» дип җырлый-җырлый, гомер булмаганча, хәтта баланы да күтәреп алды, үчтеки-үчтеки иттерде. Җәмиләнең кәефсез икәнен сизмәде дә. Моңа хатынның тагын да ныграк ачуы килде. Сыйлап кайтарганнар, димәк... Баланы идәнгә төшереп җибәрмәгәе... Кайнарланып килде дә Гәүһәрияне иренең кулыннан тартып алды, дәшми генә кече якка кереп китте.
– Нәрсә сытылып каршылыйсың әле мине? Ирең кайтты, ашыйсы килеп кайтты... – Зариф, каты-каты басып, аның артыннан иярде. – Бәйләнәсең килә мәллә?
– Килә! – Җәмилә ярсыды. – Туйдым! Ялганыңнан да... үзеңнән дә!
– Ә, алаймы?
Ярый әле баланы караватына салып өлгергән иде Җәмилә – Зариф, бармакларын тырпайтып, аның өстенә ташланды. Уңлы-суллы биргәләде дә ишекне каты ябып чыгып китте:
– Артымнан эзләп йөрисе булма!
Бала, әсәренеп, башта беркавым тынсыз ятты, аннары ачы тавыш белән кычкырып елап җибәрде.
...«Эзләп йөрисе булма!» Әй, ярата инде шулай куркытырга Зариф! Әле студент чакта ук, нәрсәгәдер көйсезләнеп, трамвай тукталышында калдырып киткән иде ул аны. Үзе, кызулап барган шәпкә башын гына борып, шул сүзләрне кычкырды. Җәмилә үзен гаепле сизде (гомер буе шулай үзен гаепләргә яратты инде ул), бик борчылды. Зариф үзе белән бер-бер нәрсә эшләмәгәе дип шикләнде. Тулай торакка кайткач, эзләмәгән җире, сорашмаган кешесе калмады. Йокысы йокы, ашы аш булмады. Өч көн үтте микән, Зариф, берни булмагандай, аның янына үзе ялтырап килеп җитте... Чияледә дә вакыйгалар нәкъ шул тәртиптә дәвам итте. Зариф көйсезләнә, чыгып югала, Җәмилә төне буе үлә-бетә аны эзли, тегесе иртән берни булмагандай кайтып утыра...
Ә бу юлы... бу юлы хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Нишлик, балам?» Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?!

«Юк», дип әйтергә дә кирәк...
Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште.
– Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, – диде, үзе кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. – Ә сез укучыларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән...
Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдың инде, үз дигәнеңә ирештең. Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса, үзешчән сәнгатьтә ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды – Зариф исеме район башлыклары теленнән төшмәде.
Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз...
– Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш – ничәнче кат исегезгә төшерәм инде...
Монысына Зариф түзмәде, «ялт» итеп урыныннан сикереп торды.
– Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине! Артымнан үзең эзләп килерсең әле!
Директор селкенмәде дә. «Ә» дә, «җә» дә димичә, шул халәттә утырып калды.
...Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар көе көйләп йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да ташлап китте. Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да, ачтан үлә торган түгел Зариф абыең! Горур кеше ул!.. Хәер... Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен...
Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып киткәндәй була да, тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган – туганнары булышкандыр инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе – төс-кыяфәте белән өзелеп төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп килде: «Атаңа охшамагаең!» – дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде.
Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер, бөтенесен дип... Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт. Ахыр чиктә, рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә, ир – хатынга, хатын иргә булышырга тиеш...
Күптәннән күрешкәннәре юк иде инде – Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз тутырып «әти» дип тә әйтә алмады. Килгән саен «кунак абый» итеп кенә карады.
Җәмилә дә җитдиләнгән. Әллә олыгайганмы? Йөзендә бернинди җылылык юк, Зарифны да эшлекле кыяфәттә тыңлап утырды.
– Булгандыр инде гаеп икебездә дә... Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Сезгә дә шулайдыр. Үз йортыгызда торгач, монда да ирләр кулы кирәктер...
Шул урында Җәмиләнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткәндәй булды. Зариф түзде, кабынып китүдән үзен тыеп калды. Ярамый хәзергә... Эшне бозып куюы бар.
– Синең шәһәргә күчеп килү теләгең бар, димәк. – Җәмилә авыр сулап куйды. – Нәрсә дим, торып карарсың инде – урамга куып чыгарып булмас. Ну белеп тор – элекке гадәтләреңне авылда калдырып килгән булсаң гына...
Зариф эченнән генә тантана итте. Сизде бит ул Җәмиләнең аны кабул итәчәген. Белмәссең, шушы көн җитәчәген көтеп тә торгандыр әле. Холыкны үзгәртеп булмый – килеп-китеп йөргәндә дә ашатты, эчертте, өстен-башын да карап чыгарды. Чын мәхәббәт дигәннәре шулдыр, мөгаен. Зарифның үзенә андый хисләр ят булды инде...
Икенче көнне туп-туры үзе укып чыккан институтка китте – теге вакытта профком рәисе булып торган Хәниф Хатыйповичның күптән инде шунда декан икәнлеген белә иде. Кем белә, иске дуслык хөрмәтенә ярдәм итеп куймасмы әле...
Хәниф Хатыйпович аны колач җәеп каршы алды.
– У-у... Ничә җәй, ничә кыш! Яле, яле, карыйм әле үзеңә... Тукта, болай гына булмас, күрешү хөрмәтенә... – дип шкафына үрелә башлаган иде, Зариф туктатты: – Юк, юк, Хәниф Хатыйпович! Күрешкән чаклар булыр әле. Мин менә
киңәшим дип кенә сугылдым сезнең янга.
Шул минутта үзенә шаккатты Зариф. «Юк» дип әйтә алуын күр син! Кирәк
чакта булдыра ала икән бит. Җәмилә өйрәтеп чыгарганга гына түгел инде бу, язмышың кыл өстендә торганда, түзеп була икән!
Мәсьәлә ул көткәннән дә әйбәтрәк хәл ителде – Хәниф Хатыйпович аңа беренче курста тарих сәгатьләре тәкъдим итте.
– Мәктәп стажың җитәрлек. Синең эшкә җитди карый торган егет икәнлегеңне яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам... Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме минем янга укырга
 кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз...
– Озакка килгәнме соң ул безгә?
 

«Әле син алаймы?!.»
Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр сулап куя да икенче якка чыгып китә.
Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер иткән ире. Өметсез – шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә.
– Соң, атаң бит ул синең! – диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән туеп. – Элек әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да ярамый. Аптыраш...
– Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч, килеп егылды. Хурланмыйсың дамы? – Жәллим... Торып карыйк, аннан күз күрер...
Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде. Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның? Ул сүзендә торды – хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту
гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. «Арткы як койма ишелергә тора, кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк», – дип тә сөйләнә башлады. Беренче хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде.
Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген – Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган. Кочаклашып күрештеләр.
– Вәт мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның үзенә килеп бит!
– А как же! Чияле – дөньяның кендеге түгел лә ул!
– Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле, дидем.
– Сәлам әйт бөтенесенә дә!
– И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип
көткәннәрдер инде.
Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү
колакка рәхәт.
– Ни... Өйгә чакырыр идем... – Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде,
Әхияр үзе бүлдерде.
– Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен.
Вакытың булса, әйдә, озат, алайса...
Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал
ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе булмаячак...
Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) – менә монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми. Айныткыч эскәмиясендә җилкәсен ду китереп селкетүдән уянып китте.
– Тор! Хатының килеп җитте, әнә, топай өеңә!
Хатының килде, диме? Ник килгән? Кем чакырган аны?
Өстерәлеп кенә торып басты, ишеккә таба юнәлде. Анда, дөрестән дә,
Җәмилә басып тора иде.
– Ай-яй, әтәчләнеп тә карады! Сез минем кем икәнемне беләсезме, дип
янады. Кем соң ул?
Җәмилә айныткыч хуҗасына җавап биреп тормады, кулын гына селтәде. Зариф бер карышусыз хатыны чакырткан таксига чыгып утырды. Юл буе
бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Кайткач, Зариф акланмакчы булып авызын ачкан иде, Җәмилә туктатты:
– Аннары. Юын, ял ит, айны...
Иртән сүз каты булды. Җәмилә элекке елак хатын түгел иде инде.
– Соңгы сынау сиңа. Торыр урыныңны алдан әзерләп куй. Тагын бер генә
тапкыр кабатласаң да, бу йортка юлыңны ябык дип бел.
Ә-ә, әле син алаймы?! Зариф айнып җитмәгән иде, башында ботка әйләнә
иде. Җилфердәп торып басты – чак әйләнеп барып төшмәде.
– Тукта, тукта... Син үз теләгең белән керттең түгелме мине монда? Керттең. Чөнки икебезнең дә паспортта пичәт бар. Бармы? Дөрес түгел диген... Димәк, син – минем хатын, мине карарга тиеш. Бу йортта пропискада тораммы? Торам. Анысын да үзең яздырдың, мин мәҗбүр итмәдем. Шулай булгач, хакың бармы
синең минем белән алай сөйләшергә?!
Кара син аны, кеше булган бу хатын! Чияледә ничә ел буе аңа дип бирелгән
фатирда яшәп ятты, Зариф хакына дип эшен дә таптылар. Ә хәзер Зариф хәтле Зариф белән, күр, ничек сөйләшә! «Ирсез хатын – йөгәнсез ат» диюләре хак! Күптән кулга алырга кирәк иде моны, килеп-китеп кенә йөргәч, артык иреккә чыккан бу!
Хатын, кулын селтәп, күптән аның яныннан чыгып киткән иде инде. Зариф кулларын болгый-болгый тагын бераз йөренде дә караватына йөзтүбән килеп төште.

Кем гаепле?
Арзанлы туны эченә башын яшерә төшеп, таеп егылудан курка-курка гына, бозлы сукмактан Җәмилә атлый. Өйләре турысына килеп җиткәч, туктап, хәл алды. Күзләре белән капка янындагы аяк эзләрен тикшерде. Кайтмаган булса кирәк – эзләр күп, капка төбе чуарланып беткән, электән калгандыр. Ярар, ул юкта ятып, ял итеп алыр, ичмасам. Хастаханәдә врачка керү өчен чират иде, ярты көне бер мәгънәсезгә шунда үтте.
Соңгы арада кан басымы күтәрелеп, йөрәге кысып азаплый. Врач язган дару төймәләренең дә бер файдасын күрми.
– Ничек файдасы булсын, гел өстәлеп торгач! – дип тирги аны Гәүһәрия. – Гомерең шул алкашның көен көйләп үтте. Гарип-гораба түгел бит ул! Самолюбиең бер дә юк инде, әни, абау! Ничек туймыйсыңдыр!
Туймаган кая! Тик нишләтсен соң инде ул аны?! Авылдан килеп тора башлаган мәлендә: «Гаилә җылысы күргәнем юк минем», – дип зарлана иде. Миннән калмасын, дип, кадер-хасияттә яшәтергә тырышты Җәмилә. Булмады, барыбер ычкынды. Башта сирәк-мирәк кенә эчкәли иде, торган саен ешайта барды. Бөтен Чияле яшьләрен институтка кертеп бетерде бугай инде. Алар бит буш кул белән килми, әрҗәләп шәраб ташыйлар!
Аптырагач, чыгарып җибәрергә дә маташып карады. «Ә-ә-ә! Кумакчы буласыңмы? Бер көн дә тормыйм, үзем китәм! Яшә шунда үзең генә, артымнан эзләп йөрисе булма! Чияледә любой хатын колач җәеп каршы ала мине!» – дип җикеренә иде дә ике көннән, берни дә булмагандай, янә кайтып утыра иде. Читенсенүнең әсәре дә юк! Җәмилә түзә инде, ул шулай яратылгандыр, күрәсең. Менә институтында ничек түзәләр икән?
– Әни, неужели һаман яратасың син аны? – дип гаҗәпләнә Гәүһәрия. Үзенең кияүгә чыгуына да хәйран булды инде, терекөмеш шикелле малае үсеп килә. – Мин иремә үземнең яратуымны сиздермим, әти шикелле муенга менеп утырыр аннары, – дип акыл да өйрәтеп куя.
И кызыкаем, нинди ярату ди ул! Мәхәббәте күптән янып көлгә әйләнгән инде. Аның урынында нәфрәттән башка берни юк. Тагын... кызгану бар. Чыгарып җибәрсә, сукбай шикелле тегендә кунып, монда теләнеп йөриячәк бит ул. «Дуслары» күп, әле дә «тегендә аунап ята иде», «монда эчеп утырганын күрдек», дип, гел ирештереп торалар.
Беркөнне Зарифның балачак дусты кереп чыкты. Җәймәгә төреп, гармун күтәреп килгән. «Моны миңа әниең сакларга биргән иде, – ди. – Мин үлгәч, үзенә тапшырырсың, дигән иде. Аннан соң да илтергә җай чыкмады. Тиз генә барып җитә алмадым, гафу». И сөенгәннәре инде Зарифның, салмыш кайткан чагы иде, гармунын үбә-үбә елады. Бер дә кулыннан төшергәне юк хәзер. Шуның тавышын ишетмәс өчен Җәмилә еш кына кызларына китеп котыла.
Шуларны уйлый-уйлый, хатын озак кына кесәсеннән ачкычын эзләде. Тапкач, йозак тишегенә туры китерә алмый азапланды – куллары тыңламый, тора-торса гел калтырана башлыйлар шул. Ул арада ишек үзеннән-үзе ачылып китте – бикләми китте микәнни? Шулай үз-үзен битәрли генә башлаган иде, эчтән шаулашкан тавышлар ишетеп, тынып калды. И, Ходаем! Тагын...
Керде дә, чит йортка эләккәндәй, тукталып калды. Өстәлгә күз ташлады – аракы, сыра шешәләре, ачылган консерв банкалары... Табасы белән кыздырылган күкәй менеп кунаклаган... Ә кунаклар кем? Зарифның үзеннән башкалары – яшьләр: бер егет, ике кыз.
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Бәрәч! Синең... онык карарга бара торган көнең түгел идемени бүген? Кунып кайтам, дигән идең...
Зариф хәйран «оешкан» иде, сүзләрен әвәләп кенә сөйләште. Кызларына бара торган көне иде шул – исерек булса да, анысын хәтерли тагын. План үзгәрде, Җәмиләгә врачка барырга туры килде – менә анысы хакында сине кисәтергә оныттым шул, җаным...
Хатын агарынды, җилпенеп, өстәлгә турылап китте. Аның хәрәкәтеннән шикләнеп калган Зариф аркылы басты:
– Чү, чү, сиңа артыгын кызуларга ярамый... Нервыланырга да... Менә, студентларым зачёт бирергә килде. Монда минем ни гаебем бар?
«Гомер буе бер гаебең дә булмады синең, Зарифкаем. Бөтен гаеп – минем үземдә. Сине үземнән артык яратуымда. Гафу, барыбер кеше итә алмадым...» Җәмиләнең башына килгән соңгы уе шул булгандыр, мөгаен. Ул җан ачысы белән эскәтерне йомарлап тотты да үзенә таба сөйрәде. Савыт-саба, шалтырап, аның өстенә ишелде...
 

Соңдыр шул, соңдыр...
Базар кайный иде. Шагыйрь әйтмешли, кемдер алдый, кемдер алдана... Зарифның боларның берсендә дә эше юк. Фанер әрҗәсен җайлап урнаштырып, гармунын ачты. Утырды, шыңгырдатып алды. Тавышы бозылган дип әйтимме... Бүген салкынча шул. Үзенең дә тамагы әчетеп тора. Гармуны белән икәүләшеп чирләп китмәгәйләре.
Гадәтенчә, «Сарман» көеннән башлады. Җырлап та җибәрмәкче иде, төртелеп калды. Юк, бусы булмый. Көннән-көн авырлаша бара анысы. Тавышы ыңгырашып чыга. Берәү үзенә үк килеп әйтте: «Абзый, уйнасаң уйна, түлке җырлама гына», – диде. Әйтсә әйтер, тамагын туйдырырга ярап куя әле ул.
Шул урында аның исенә кабат әнисе килеп төште. Тамак туйдыра торган үнәр түгел, дигән идеме әле? И әни, менә шуның көненә калды бит инде улың. Гармун булмаса, нишләр иде хәзер?
Бераздан аның янына сәләмәгә төренгән тагын берәү килеп төртелде. Көн саен шулай. Зариф аның исемен белми, бер-берсенә «яшьти» дип кенә дәшәләр. «Яшьти» аның янына бүтәннәрне якын җибәрми, сатучылар тиргәнә башласа да, күкрәген киереп, аны якларга торып баса. «Тән сакчың мин синең», – дип, тешсез авызы белән кетер-кетер көлә. Зарифка кайнар чәй дә алып килә. Пластик стаканда җыелган тиеннәрне дә ул санап бара. Кичен шуларны тотып, базар артындагы арзанлы кафега тамак чылатырга кереп китәләр...
Бүген салкынча. Зарифның бармаклары туңа башлады. Ул гармунын шыгырдатып япты да торып басты. Аякларны язып алырга кирәк...
Бусы кем тагын? Нәрсә дип аңа текәлеп каткан? Булса, акчаңны сал да, торма монда ачу китереп...
Уйлап кына калмыйча, сүзләрен кычкырып әйтмәкче иде, теге кеше аңа тагын да якынрак килде.
– Син дә кебек, син түгел дә... Ялгышсам, ачуланма берүк...
Зариф аңа күзләрен кысыбрак карады. Бә-әрәч! Әхияр бит бу!
– Каян килеп чыктың әле син?!
– Чыктым менә! Баядан бирле тыңлап торам... Безнекеләр күреп кайткан
булган сине. Әйткәч, ышанасым килмәде. Булмас, аңа охшаган гынадыр, дим. Зариф тураеп басты. Һе, ышанмаган, имеш! Аның кебек тагын кем шулай
уйный алсын инде!
«Яшьти» тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы яныннан читкә алып китәргә маташты.
– Туктале син! – Әхияр аңа ачуланып дәште. – Торма әле күз көеге булып! – Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны чыштырдатып тегенең кесәсенә бушатты.
«Яшьти» күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде. Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак.
– Болай итәбез... Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да...
«Тегесе-монысы» арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да «яшьти»дә китте.
– Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары үзеңә карарсың.
Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйни- чәйни карап торды.
– Менә, кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда.
Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды. Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты.
– Үзең ничек?
– Ник, күрдең бит инде ничек икәнне... Хатын вафат, бишенче елга китте. Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?!
Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән булсамы?! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый көнгә төшмәгән булыр иде...
Әхияр аны күрмәмешкә салышты.
– Авылда мәчет салдырдык, – дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. – Үземне мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем.
Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әлләни! Син дә булдыңмы мулла!
– Мин сине махсус эзләп килдем. – Әхияр аның мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. – Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм була бит, мин әйтәм.
Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде.
– Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем – монда мәчет ике йорт аша гына икән. Барып килик.
Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның салпы ягына салам кыстырырга тотынды.
– Теләсәң, булдыра торган кеше син. – Монысында Зариф тураеп ук утырды. – Мин булып мин эшли алганны. Син бит укымышлы кеше, зерә әрәм булып йөрисең. Менә бер генә кереп кара әле...
...Ап-ак карны шыгырдатып, урам сукмагыннан Зариф атлый. Мәчеттән кайтып килеше. Теге көнне Әхиярның бер алып керүе җитте – күңеле йомшарды, җанына тынычлык иңде. Базарга йөргән чакларын хәзер чирканып искә ала. Шул шыксыз вакытларны хәтерләтеп тормасын дип, гармунын да ераккарак яшереп куйды. Йортка хәмер кермәгәнгә дә байтак. Сәрхуш дуслары да кайсы кая таралып бетте.
Ул айныды. Ләкин югалтасын югалтып бетергән иде инде...