Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШӘРМЕН ГЕЛ СЕЗНЕҢ АРАДА

Кайда төшим
Белсәм дә мин баш имәгән – киселгәнне,
Гел сыгылып, билем бөгеп торалмадым.
Җилләр исеп куйган саен, яраклашып,
Җайлы гына тыныч тормыш коралмадым.
Белсәм дә мин шуышканнар – егылмасын,
Һава ярып очкан мәлдән төшәлмәдем.
Кемнәрнеңдер күңеленә шифа булып,
Җиргә сеңеп, хәтфә булып түшәлмәдем.
Һәр хуҗаны яклап-саклап, һау-һау өреп,
Тәлинкәдә арткан сыйны кабалмадым.
Бил бөккәннәр, шуышканнар арасыннан
Максатыма иярченнәр табалмадым.
Таяк сугып, чиләк кагып куган саен,
Мин, өскәрәк күтәрелеп, җиргә багам:
Кайда гына сыеныр соң, әйт син, гавам,
Хәл җыярга төшсә әгәр җиргә балаң?


Гаярьләр
Язгы кич. Торналар чылбыры
Талпына, шәфәкъка үрелеп.
Әйтерсең, биләүдә һәрбер кош
Тибрәнә, бер моңга төренеп.
Бер урын буш калган төркемдә –
Шуңамы җырлары аяныч?..
Кайдадыр баш салган гаярь кош
Табалмый чит җирдә таяныч...
Укучыларыбыз иҗаты
Күңелем күзендә бу урын
Буш түгел – ап-ак эз күренә.
Нәселнең буынын тотышып,
Кош җаны кайтамы иленә?!
Ишетәм мин аваз: «Кавемем
Үз эзен сакласа һавада,
Җанымны һәркемгә бүлгәләп
Яшәрмен гел сезнең арада».


Хыял атым
Этләр өрә, кәрван бара...
Әйтем

Яшәп булмый никтер салмак кына...
Хыял-атым һаман алдан йөри.
Тукталып бер каранмакчы булам –
Язмыш әллә мине алдап йөри...
Каерылып тартам авызлыгын,
Кубарылып чапкан атым тыеп.
Тыпырчына атым, пошкырына –
Хәвеф-хәтәр янда барын тоеп.
Аерырга телим кара-акны,
Салкын җилләр нигә каршы исә?
Караңгылык чорный тирә-якны,
Этләр өрү алда юлны кисә...
...Томырыла атым, авызлыгын өзеп,
Мәңгелектән артта калмас кебек.
Суырылып чыгам тоткынлыктан –
Күңелләрем инде талмас кебек.
Этләр өргән җирдә күкрәп яшәү
Язмышларда, бәлки, сирәктер дә...
Караңгыга дагаларны бәреп,
Очкын чәчеп үтү кирәктер дә!


Лачын
Күкләрдә мин ачам күземне.
Авыр моң биләгән үземне:
Әйтерсең, бар зарын төянеп
Ияргән кешелек җисеме.
– Йә Ходай, бирсәңче түземне...
Үрләргә атылып, бер лачын
Тәкъдирләр очына эз элә.
Аннан да югары, күпердә
Чылбырдай чиратлар тезелә.
– Һәм кинәт бер буын өзелә...
И лачын, бул соңгы канатым,
Үткәндә мәңгелек арасын.
Күңелем зарыккан җаннарга
Тагын бер хәерен таратсын.
– Кем белә, кем кая барасын...
Кемнедер гөнаһтан аралап,
Бәхилләп калырга дучар мин.
Һәм шунда, яңа җан каршылап,
Һавада әйләнеп очармын.
– Яратып, Җир шарын кочармын...

Хәйрия
Киселсәм дә, туфрагыма берекмичә
Кубарылдым ирешергә морадыма.
Игелеккә кабат сәфәр юллар өчен,
Миһербанлык төяп йөрим корабыма.
Авыр, ләкин изге йөгем аска басса,
Фәрештәләр күтәрешә җилкәмнәрдә.
Дулкын-дулкын каршылыклар ярыр өчен,
Уңай җилләр насыйп иткән җилкәннәргә.
Дөм караңгы язмышларга ак юл ярып,
Кораб килә аһ-зарлыга маяк булып.
Кул сузамын төпкелләргә, үргә әйдәп:
Күзсезгә – күз, аяксызга – аяк булып.
Бергә-бергә күтәреләм, таянышып.
Кирәк түгел дан һәм шөһрәт, мактау-рәхмәт.
Сукыр дусның иңнәрендә – җан җылысы,
Күңелемә үтеп керә. Тыныч, рәхәт...


Бәхет
Гомер буе яктылыкка юллар салдым,
Тәкъдиремне җиңә-җиңә тау-таш ярдым.
Караңгыда нурлар күргәч, хәйран калып,
Бәхетемә дигән юлны таба алдым.
Бәхилләнеп бу дөньядан киткән чакта,
Минем эздән хозурланып калсын болын.
Шәригатьләп, матур итеп күмгән чакта,
Тәрбияләп, бер уч җирне салсын улым.
Сөйгән ярым гөл-чәчәкләр утыртканда,
Үз оныгым сулар ташып, сибеп торсын.
Сулкылдаган йөрәгендә бабам каны
Нәсел җебен тоташтырып тибеп торсын.
Кубарылып чыккан чакта минем җаным,
Исән булса сөйгән ярым, онык, балам,
Нурлар тулса түрләренә, тулса иман –
Мин сөенеп мәңгелеккә китә алам.