Логотип Казан Утлары
Шигърият

УРАУ ЮЛЛАР УРАУ ТҮГЕЛ

Үкенүләр җанны били
Омтылганда зәңгәр биеклеккә,
Максат итеп куеп биек бөеклекне,
Кайчагында кочып ала серле шикләр,
Кайчагында җибәрмиләр мине чикләр...
Шул чагында булган кебек корыч бикләр,
Талпынгандай күңел бер дә юкка, тиккә,
Үкенүләр җанны били азга, күпкә,
Ярдәм көтеп әллә җирдән, әллә күктән...
Бар ышаныч, юллар ачык зур өметкә,
Алга бару кирәк, карамыйча читкә.
Юл куймыйча әллә кайдан туган шиккә –
Очсын коштай, талпынмасын күӊел тиккә.
***
Дөньяларда үзгәрешләр булып тора,
Булып тора давыл hәм җилләр.
Сыгылмыйча, бирешмичә алга бара,
Бөгелмичә бара чын ирләр.
Зәhәр җилгә ачык йөзләр куеп,
Яңа үрләр табып, киң юллар
Булган каршылыкны урап үтми,
Алга атлый бары кыюлар.
Дөнья кырып гарасатлар үтә,
Кабат кайта ямьнәр тормышка.
Ир-егетләр генә дөнья тотып килә,
Чын егетләр сынмый язмышка!

Язмышлар
Җәйләрнеӊ соӊгы көннәре
Көзләргә авышамы,
Сары яфраклар артыннан
Сап-сары сагыштамын.
Күзләрнең явын алырлык
Көзләрнең алтыннары,
Алтын көзләр якынайта
Кышларның салкыннарын.
Күкләрдә киткән кошларның
Пар канат кагышлары,
Сары көзләр җырын җырлый
Юксынган тавышлары...
Киек казлар юлы буйлап
Дөньяның агышлары,
Көздән – кышка, яздан – җәйгә –
Кешенең язмышлары...
Кылган чәчкә атканда...
Урау юллар урау түгел
Яшьлегемә кайтканда,
Уй-хыяллар, мине узып,
Аргамактай чапканда,


Кылган чәчкә атканда...
Сандугачларны җырлатып
Җәйге таӊнар атканда,
Юллардагы киртәләрне
Берни дими ватканда,
Кылган чәчкә атканда...
Еллар карын, юллар чаӊын
Иңнәремнән какканда,
Хыялларым кошлар кебек
Биеклеккә ашканда,
Кылган чәчкә атканда...
Кылган чәчкә атканда,
Яшьлегемә кайтканда...


Уен
Күз яшьләрең белән минем
Чәчемне чылатмачы,
Яшьләр түксәм, ышаныр дип,
Үзеңне юатмачы...
Яшьле күзләр, җылы сүзләр –
Әллә чын, әллә уен.
Күңелемнең йомшак ягын
Табарга синең уең...
Үкенәм дип мең мәртәбә
Кабатлама – чын түгел,
«Гафу ит», дигән сүзеңә
Ышанмый минем күңел...
«Яраткан кешем син», – диеп
Сарылма муеныма,
Үткәннәрдә торып калды
Чыны да, уены да...


Ай күрде, кояш алды
Чык тамчысы ак таҗларда
Каршылый җәйге таңны.
Чылата көмеш сулары
Болында йөргән парны.
Чәчкәдәге чык тамчысын
Ай күрде, кояш алды –
Әллә инде җырлар булып
Минем күңелгә тамды.
Очрашулар бик тиз булды, –
Ай күрде, кояш алды.
Күргән кебек тә булмадым,
Күңелдә моңнар калды.
Чык тамчысы чәчкәләргә
Төшәрме дип мин көтәм.
Синең белән очрашулар
Өндәме, төштә микән?
Көмеш тамчы тагын тамчы,
Каршылыйк бергә көнне!
Безне айлар гына түгел
Кояш та күрсен инде!