ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ

Дини-әхлакый әдәбият, суфичылык поэзиясе, көнчыгыш, аерым алганда, гарәп-
фарсы, төрек поэзиясе, XIX гасыр татар мәгърифәтчелек әдәбияты, рус классик
поэзиясе, фольклор – болар барысы да ХХ гасыр башы татар әдәбиятының ныклы
таянычы булган Габдулла Тукай шигъриятен дә шифалы сулар белән сафландырды
һәм сугарды. Каләм ияләренең һәм укучының әлеге традицияләргә нигезләнеп
формалашкан зәвыгына, әлбәттә, Габдулла Тукай иҗаты аеруча якын иде, шунлыктан
әдәби мәйданга аяк басканда, яшь каләм ияләре аның шигъриятен сәнгати кыйбла
итеп сайлады. Бер гасыр элек әдәбиятка, матбугатка килгән хатын-кыз язучылар да,
үз язганнарында мәгърифәтчелек фикерләрен куәтләү өчен, каләмнәрен үткенләтү
максатыннан, Тукайга мөрәҗәгать итте, аның әсәрләреннән идея-мотивлар алды.
1913 елда Маһруй Мозаффариянең «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз
галәменә тәэсире» мәкаләсендә шагыйрьнең милләтнең һәр сыйныфы язмышын
кайгыртуын, шул исәптән «аның эчендә зәгыйфь саналган хатын-кыз таифәсенә дә
күз салу»ын яза, нәкъ менә аның аерым әсәрләре тәэсирендә шагыйрәләрнең «хокук
җырын» җырлавы турында әйтә.
Хатын-кыз язучыларның Г.Тукай поэзиясенә югары бәя бирүләрен, аеруча игътибар
итүләрен, аның әсәрләре йогынтысында шагыйрә буларак формалашуларын барлык
галимнәр дә таный. Теләсә кайсы ияреп йә өйрәнеп язган шагыйрь дә әдәбиятка үз өлешен
кертми калмый, иҗатны сүзгә-сүз һәм тулаем кабатлап, беркем дә исем ала алмаганлыгы
билгеле. Шул ук вакытта талантлы шагыйрьнең иҗатын каләмеңә өлге итеп сайлау үзе үк
синең зәвыгың югарылыгына, эчтәлегенә ишарәли. Аннан килеп, үрнәк итеп алган аерым
бер шигырь дәрәҗәсендәге яисә югарырак та, һич югы шул өлгегә якынаерга омтылган
икенче бер әсәр язу өчен генә дә, шактый зур сәләт иясе булу кирәк. Халык арасында үз
чорында талант иясе сыйфатында танылган Зәйнәп Сәгыйдә – әнә шундыйлардан иде.
Зәйнәп Якупова-Бакирова – нигездә, ХХ гасыр башында иҗат иткән шагыйрә һәм
җәмәгать эшлеклесе. Беренче чиратта, Тукай әсәрләре тәэсирендә яза башлаган Зәйнәп
Сәгыйдә вакытлы матбугатта узган гасырның унынчы еллар уртасыннан даими басыла
һәм шунда ук әдәби тәнкыйтьнең Тукай укучысы дип тануына ирешә. Габдрахман Сәгъди
«Татар әдәбияты тарихы»нда шул чорда актив иҗат итеп тә соңрак югалып калган хатын-
кызларыбыз хакында язганда, аның исемен дә үкенеч белән искә ала.
М.Гайнуллин «Татар әдипләре»ндә болай ди: «Менә шул «тиз генә югалып» киткән
шагыйрьләрдән саналган З.Сәгыйдәнең 1915 ел эчендә генә дә «Шура» журналында
9 шигыре басылып чыгуы күп нәрсә турында сөйли». Мөхәммәт ага Гайнуллин
– беренчеләрдән булып, шагыйрәнең биографиясен ачыклап язган, иҗатының
Тукайныкына аваздашлыгын күрсәтеп бирә алган галим иде.
Оренбург янындагы данлыклы Сәгыйть бистәсе – Каргалы шәһәрендә 1897 елда,
Тукай сыман, апрель аенда дөньяга килгән Зәйнәп Сәгыйдәнең кулына каләм алуында
барлык сәбәпләр дә замандаш әдибәләренеке кебек. Шуларның иң тәүгесе – гаиләдә
хатын-кыз сыйфатында кысынкылык кичерү. Шулай дип яздым да, уйга калдым, ә
бит ул да башка барлык ир-ат каләмдәшләре кебек белем дә алган, хәтта русча укыган
һәм укытучылыкка имтихан тотып, мөгаллимә булып киткән. Андый мөмкинлекләр
ХХ гасыр башында теләсә кайсы ир балага да тәтемәгән әле. Шәхес ирекнең һәм
мөмкинлекләрнең тәмен әз генә татыдымы, аңа ныклап туенырга тели торгандыр, мөгаен.
Зәйнәп Сәгыйдәнең Тукай белән кызыксынуы аның иҗат үсеше белән янәшә бара
дип уйлыйм, чөнки алар яшьтәшләр диярлек. Автобиографиясендә Тукайны яттан
белүе, әсәрләрен җырлап йөрүе хакында язуы да юкка гына түгел. Болардан тыш,
шагыйрә туташ нәкъ менә Тукайны укыган, аркадаш иткән даирә белән аралаша,
Тукай һәм татар әдәбияты
152
дуслаша. Хәер, Зәйнәп Сәгыйдәнең башкалар өчен язарга ныклап керешүе дә шагыйрь
вафатыннан тетрәнүе аркасында була.
ХХ йөз башында Тукай зур күпчелек өчен үзенчәлекле мәктәп тудырса да,
аның белән барлыкка килгән әдәби бәйләнешләр дәрәҗәсе, әлбәттә, бердәй түгел.
Шагыйрьне остаз итеп сайлаган кызларыбыз арасында, әйтик, Гыйффәт туташ
күбесенчә Тукайча яңгырашлы, идея эчтәлекле әсәрләр язса, Зәйнәп Сәгыйдә иҗатында
хатын-кыз нечкәлегенә, кызларча уйлауга да урын калган. Тукайга багышланган бер
кочак әсәрләр арасында аныкы әнә шундый сыйфатлар белән аерылып тора да:
Шул чәчәккә охшап китсәм булмас микән?
Каләмемдән матур сүзләр тумас микән?
Тукай – кояш, аның җылы нуры астында
Бичаракай сары чәчәк үсмәс микән?
Зәйнәп Сәгыйдәне, идея-эчтәлек ноктасыннан караганда, Тукайга иң якынайткан
як – иҗатны социаль юнәлгәнлекле итәргә омтылыш: байлык һәм ярлылык дөньясын,
ирләр тирәлегендә, җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәтне тасвирлау, гаделлек һәм
хаклык эзләү һ.б. Ул Тукайча антитезалы тасвирлар ярдәмендә, шул ук образлар
системасыннан файдаланып, иҗтимагый тормышның караңгы якларын ачып бирә:
Бер ягында – анда җәннәт, анда нурлар ялтырый,
Бер ягында ярлы мескеннәр елый, икмәк сорый.
(«Нигә соң алай?»)
Зәйнәп Сәгыйдә, остазы кебек, күпмедер төшенкелеккә бирелгән вакытларда
да яңадан талпынып-талпынып китәргә омтыла, шунлыктан лирик герое, ни
генә булмасын, барыбер көрәшермен, дип, үзе бер сайлаган юлдан читкә китми.
Тукай яраткан үлчәмнәрдә, ритмнарда иҗат итүенә карамастан, Зәйнәп Сәгыйдә
шигырьләренең яңгырашы кайтышрак, бу, беренче чиратта, һәр әсәрдә диярлек якынча
рифмалар да куллануга, бердәй формулаларны, сүз һәм гыйбарәләрне санау, тезү һәм
синтаксик янәшәлекләрдән мул файдалануга карамастан, тиешле накал тудыра алмауга
барып тоташа. Дөрес, З.Сәгыйдә әсәрләре дә тәэсирле, гади укучы өчен генә түгел,
әдәбиятны ныклап өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы. Араларында Тукайның ярсулы
шигырьләре кебек үк күңелгә ташкын булып узып керә торганнары да очрый:
– Булмый шул, дус, көчләнеп тә шатланалмый яшь күңел,
Саф мөкатдәс уйлы һәм йомшак күңел ул, таш түгел…
Саф күңелгә дөньяның дәһшәтләре тулса кереп,
Карт, сабый, моңлы ятимнәр яшьләре акса ерып.
Кайда баксаң да, золым, вәхшәт, ачы яшь елгасы
Ялтырап торган матур йөзләрдән аккач сулдырып.
Югарыдагы «Җавап» шигыреннән алынган өзек тәэсирле булсын өчен, аны телебездәге
сүз басымнарының урынын катгый нормага алып һәм текст берәмлекләрендәге мәгънәви
басымнарны табып укырга ярамый. Мисалга китерелгән юлларны бары тик үлчәм
мәкамнәре генә, буыннарга бәйле рәвештә күчкән яисә өстәмә булып төшкән басымнар
гына җиңел укылышлы һәм яңгырашлы итә. Заманыбыз артистлары еш кына бу төр озын
үлчәмле шигырьләрне үз стихияләрендә укыйлар һәм сәнгатилекләрен юкка чыгаралар.
Игътибар итик: «Җавап» Тукайның «Пар ат»ы калыбында язылган һәм аны укучыга
нәкъ әлеге әсәр яңгырашында ирештерергә кирәк тә.
Зәйнәп Сәгыйдәнең күпчелек әсәрләре Тукайныкы белән бәйләнештә иҗат ителгән,
әмма аны интуитив тоеп кына була, чөнки ул остазыннан күчереп утырмаган, ә теге яки
бу шигыре тәэсирендә язган. Кайбер текстларда бу бәйләнешкә ишарә дә очрарга мөмкин.
Тукайның, эш һәм тырышлык (иҗтиһад) мул җимеш китерер, дигән карашта торуын,
моны бигрәк тә балаларга адресланган әсәрләрендә дә чагылдыруын беләбез. Зәйнәп
Р И Ф Ә Р А Х М А Н
153
Сәгыйдәнең сеңелләре Һәдия белән Фәхриягә язылган «Эш» шигырендә шул фикер үзәктә
тора. Без барыбыз да шулай уйлыйбыз да бит, әмма бу хакта нәкъ Тукайдан этәрелеп
китеп сөйләмибез. Зәйнәп Сәгыйдә язган түбәндәге юллар гына да шагыйрә «Эш» әсәренә
мотивны Тукай шәхесеннән һәм иҗатыннан алган дигән фикергә алып килә:
Ник сөелгән Исмәгыйль1 һәм моңлы җырчыңыз Тукай? –
Эшләгәннәр армый-талмый, күп тырышлыклар һаман…
Бик белеңез: бер минутлык иҗтиһад һәм аз гамәл
Күп хыялдан мең кабат артык сөелгәндер тәмам.
Тукай «Шагыйрьгә» әсәрендә картайган шагыйрьнең үлгәндә дә җырлаячагы
турында сөйли. Зәйнәп Сәгыйдәнең шул ук исемдәге ике строфалы әсәре, әйтерсең,
аңа җавап, авторны юату рәвешендә язылган:
Бер дә кайгырма, шагыйрь, үтсен көнләр, үтсен төнең,
Һич елама, акса да елга булып гомрең, елың…
Бел, шагыйрь: урның синең дөнья түгел – үзләнмә2,
Шигыреңне лампа итеп, бер якты нур эзләнмә…
Тукайның атаклы «Даһигә» шигырен искә төшерик һәм бу урында шуның тәүге
һәм соңгы строфаларын гына китереп узыйк.
Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн;
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын.
…Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса – Алла ул!
Инде Зәйнәп Сәгыйдәнең шундый ук исемдәге әсәреннән шулай ук ике икеюллыкны
телгә алып китик:
Күңелсез кер вә таплардан илаһи пакь икән күңлең,
Төшермә һич рухыңны, күрче: анда нинди нур күгең!
…Ходайның зур көчен хөрмәт өчен иблиснең алдына
Тез чүгү, итү сәҗдә – зур гөнаһ һәм зур оят, аңла!
Бер караганда, бу әсәрләр шактый үзенчәлекле язылган, шул ук вакытта аларның
икесендә дә яктылыкка, бөеклеккә омтылган шәхес рухы данлана, икесендә дә зур
көч, идеал сыйфатында бары тик Алла гына таныла.
ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка
күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: «Ничек итеп рус
әдәбиятында А.С.Пушкин, «бөтен башлангычларның башлангычы» булып, үзеннән
соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаган булса, татар әдәбиятында,
бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык
хәрәкәтенең җырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм
гомеренең азагына кадәр үзенең барлык иҗат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап,
изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды»3, – дип
белдерде. Зәйнәп Сәгыйдә иҗаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли.

Реклама