Хикәяләр

Гамәл дәфтәре

Көзнең җилле-явымлы шыксыз көне иде. Газыйм Рахманкуловка хат ташучы калын гына конверт тоттырып китте. Бер генә күз сирпеде дә Газыйм аны портфеленең төбенә үк салып куйды. Хәрефләрен бер якка авыштырып, таныш булмаган кул белән язылган хат турында шунда ук онытты да. Аның яңарак кына җылы яктан ялдан кайткан, мондагы һава бозылуга да, эш-мәшәкатьләргә дә ияләшә алмыйча туңып, дөнья борчуларына баш-аяк белән кереп чумудан көч кадәренчә сакланырга тырышкан мәле иде.

Сәләтле, талантлы рәссам, дип газеталар аның исемен бик еш кабатлый башлагач, электән танышы да, таныш түгеле дә аңа хат юллап, әллә кайчангы, ул үзе дә белмәгән дуслыклары хакында тәкрарларга хиресләнеп киткәч, хат-хәбәрләргә исе китмәскә күнегеп килә иде ул. Мин дөнья баткагында бата-чума тыпырчынганда кайда булды икән бу кадәр дус-иш, дип уйлангалый да алар хакында сәгате-минуты белән оныта. Чөнки Вакыт галиҗәнапләренең бер сыйфаты аны гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый, алга әйди, ашыктыра; ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. Бер хыял белән җенләнеп эшли башласа, көнне төннән аермый, атналар буе остаханәсеннән чыкмый, буяу, кәгазь, киндер арасында алны-ялны белми кайнаша. Эш җаен алгач, тынычлана, иркенләп, яратып эшли. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән алтын кагыйдәгә дә тугрылыклы: бар гамьнәрен читкә куеп, күңел ачып алырга да каршы түгел. Илгә-көнгә баш күрсәтми онытылып эшләп ятканда дус-иш, вакыт, ел фасыллары, шатлык, хәсрәт, бәхет-мәхәббәт – һәммәсе истән чыга. Ашау-эчү кайгысы да калмый хәтта ки. Кайчак хәлсезләнеп, ике-өч көн ризык җыймаганы искә төшә дә, алдан хәстәрләгән консерв-мазар эзләргә тотына. Күп чакта анысы да булмый. Калдык-постык, каткан ипи кисәкләрен кайнар суга манып тамак ялгаса-ялгый, әмма кибеткә чыгып йөрүдән, кем беләндер аралашудан тыела. Остаханәдә телефон юк, берәрсе килеп, ишек дөбердәтеп караса да беркемгә ачмый. Эш дәрте сүнүдән, дәрман биреп торучы һөмәй кошын куркытып, ялгыш качырудан курка. Куллары пумала тота алмас чиккә җиткәч кенә, бер-ике атна вакытын бушка сарыф итеп, таныш-белеш арасында буталып ала. Кемнәр беләндер кызып-кызып бәхәсләшә, гомер сата. Шашынып эшләгән чагында, күрәсең, бар кызуын, үҗәтлеген, дәртен чыгарып бетерә дә тәмам бушап кала. Шулкадәр дә буш-кирәксез итеп тоя ул үзен, әйтерсең, кемдер нечкә энә белән тишеп эчендәге бар нәрсәсен агызып бетергән. Ул йомырка кабыгы сыман буп-буш һәм җип-җиңел булып калган.

Андый чакларда үтереп эче поша, күңеле иркенлеккә, авылга тартыла. Ерак балачакта адашып калган хыял – авыл йорты, мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы җиһаздан затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк. Авыл мунчасы, бөтнек, мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән каен себеркесе... тели икән җаны!

Авыл – хыял кебек үк ерак. Ә мунча... Монысы тормышка ашмастай хыял түгел лә... Яна-пешә чабынуга ни җитә соң?! Култыгына кипкән имән себеркесе кыстырып ишектән чыгып барышлый кылт итеп ачылмаган хат исенә төште. Ләкин бер җыенып чыккач, кире борылып керүне өнәмәде, төрле юрамышларга ышанучан иде ул. Әмма ләкин, әүвәл игътибарга алынмаган, атна буе хәтта ялгыш та уена кереп карамаган, шуңа күрә ачылмаган зәңгәрсу конверттагы хат, ни хикмәттер, кинәт кенә бар вөҗүден биләп алды.

Кемнән икән соң ул хат? Хатын-кыз кулы белән язылганга охшаган. Шактый калын тоелганга ачып укырга ирендеме, кирәксенмәдеме? Әмма барыбер кызыксынырга, һич югы кем, нинди ният белән язуы хакында белергә тиеш иде ләбаса. Тик торганнан аңа кем, ни язсын икән?

Җылы пардан изрәп ләүкәдә утырганда да, җилләнеп, себеркенең яфраклары коелып беткәнче яна-пешә чабынганда да шул уй күңеленә тынгы бирмәде. Ашык-пошык киенеп урамга чыккач та, аяклары үзеннән-үзе сыраханә ягына тәпиләргә торса да, уңга-сулга каерылмыйча туры өенә юл тотты. Чәйнеге чыжлый башлауга, портфель төбендә укылмыйча яткан зәңгәр конвертны эзләргә кереште.

Менә ул...

Конверт эченнән калын хат килеп чыкты. «Гамәл дәфтәре» дип язылган иде аның тышына.

«Гамәл дәфтәре.

Газизем! Гаҗәпләнмә, мин сиңа һәрчак шулай – «Газизем, Газизъяр» дип эндәшә идем бит. Әгәр ишеткән булсаң... Бәлки исеңдә дә түгелдер... Чөнки син бит мине юньләп белмисең дә. Газизъяр! Син бу язманы кулыңа алганда, ихтимал, мин инде якты дөньяда булмам. Нигә алаймы? Шулай. Үзең аңларсың. Укыгач, төшенерсең. Бу минем җан авазым. Бүтән берни дә түгел. Соңарган мәхәббәт аңлату, дип көлемсерәп куярсың, бәлки. Һәм ялгышырсың. Миңа инде берни дә кирәк түгел. Мәхәббәт аңлату да, хәтта мәхәббәт үзе дә артык... Әгәр ничәдер ел элек булса... Дөньядагы һәр җан иясе сыман мин дә яратуга мохтаҗлык тойганмындыр. Ә хәзер... Бар да бетте. Ышаныч какшады. Өмет сүнде. Син моны үзеңне гаепләү акты дип кабул итә күрмә тагын. Юк, беркайчан да мин андый түбәнлеккә төшмәм. Гаепләсәм үземне генә гаеплим, чөнки яраттым. Син дип яшәдем. Исемеңне телдән төшермәдем. Бәхет шул иде миңа. Һәм синең дәвамыңны күрү... Ләкин барысы да – өмет-хыяллар, шатлык-үкенечләр янып көл булды. Алга таба да тырмашып-тартышып яшәрлек ни көчем, ни теләгем калмаган икән минем.

Ник мин моны «Гамәл дәфтәре» дип атадым?

Монда минем уй-хисләрем, кичерешләрем, хата-ялгышларым. Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез, мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәрле яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас. Син ничектер, мин моңа бәләкәйдән үк ышанып үстем.

Беләсеңме икән син мине? Юктыр шул. Белмисеңдер.

Ә бит белергә тиеш идең. Мәңгелеккә бару юлында Язмыш безне кабат-кабат очраштырды. Тик син һәрвакыт ашыга идең. Яшәргә, эшләргә ашыктың. Мин сине аңлыйм. Син дөньяга эш аты булып тугансың. Ирешкән һәр уңышың тырыш хезмәт, үҗәтләнеп, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Туктап тын алырга вакыт табалмадың. Әйе, безнең сукмаклар бер генә кисешмәде. Ләкин мине күргән чакларда да җаныма бакмадың. Маңгай күзең күрде, ә күңел күзең... сукыр килеш калды. Әгәр шулай булмаса, сине өзелеп сөюемне, бәгъремдәге тирән моң җаныма тынгы бирмәгәнен тоярга тиеш идең бит син.

Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки!

Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама – ул да Газизҗан исемле иде, мин аны бөтен кагыйдәләргә каршы килеп Газыймҗан углы Газизҗан дип атадым – тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең. Ялгыш аңлый күрмә, үпкә-рәнҗеш белдерү нияте белән язмыйм мин бу хатны. Дәгъва белдерү дә түгел бу. Синнән нидер таләп итү дип тә уйлама. Хәер, дөнья белән исәп-хисап өзәргә җыенган кеше өчен нәрсә соң ул таләп йә дәгъва?! Дөньяда каласы вак, бик вак нәрсәләр.

Исәп-хисап, дидемме... Дөньяныкы дөньяда калсын, дип каләм алдыммы кулга?! Иң олы хәсрәтемне бүлешердәй бүтән берәү дә булмагангамы? Белмим. Башым каткан. Теләсәң ничек уйла.

Иртәгә газизләрдән газиз улымны җир куенына тапшырачакмын.

Күкрәп үскән нарат кебек озын буйлы Газиземне!

Бел, ул синең дә улың иде.

Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син – аны, ул – сине күрми үсте... Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса, синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым...

Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. «Такыя кигән кыз» алдында бик озак басып тордык. Улым миңа иелебрәк: «Бу – синме?» дип сорады. Әйе, дидем мин. Әйтерсең, бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. «Толымнарың искиткеч!» – диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде. «Кызганыч, сакламагансың». Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер; «Үзең беләсеңме икән, бу әсәр шедевр – синең иҗатыңның үре», – диде. Син килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. «Телисеңме, мин сезне кавыштырам!» – диде сабыйларча ышанып.

Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы? Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел, дидем. Ул күңелсезләнде. Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. «Син артык тыйнак шул!» – диде улым.

Вакыты җитәр, таныр... Танытырбыз, дигән булдым.

Дөресе, мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде. Ә бит син безне танырга тиеш идең... Кыямәт көнне генә ата – улны, ана – кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам. Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең. Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул. «Такыя кигән кыз» сиңа берәрсен искә төшердеме?! Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш кыры читеннән чүп үләннәр – печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк – күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә-күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде. Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокырчакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да кача-поса, кеше күрмәгәндә генә җыярга була. Кыр таптап йөргәнеңне күрсәләр, җаныңны суырып алырлар. Авыл кешесе бер хокуксыз бит ул. Таякка эшләргә генә хакы бар. Яшисең килсә, җайлашасың. Арышын кертмәскә тырышып, чүп үлән йолкыйбыз. Аннан аны зур гына көлтә итеп бәйләп аркаңа асып кайтасы... Кояш, яндырырга теләгәндәй, аяусыз кыздыра. Биттән тир ага. Күкбаш, әрем, тузан исе тынны буа. Хәтта буразнага аяк баскач ук җете зәңгәрлегеннән бихуш булып, такыя итеп үреп башыма кигән чәчкә таҗлары да бөркү һава белән кушылып маңгайны кысадыр сыман тоела. Эсселектән хәлсезләнгән чәчкә-гөлләр, чи печән әллә нинди ямансу моң тарата. Тик бер хыял, түрәләр күзенә чалынмыйча, тизрәк чишмәгә кадәр кайтып җитәргә дә, иркен тын алып, туйганчы салкын су эчәргә – шул татлы уй гына сүнәр-сүнмәс өметне саклый. Әнә, чишмә чылтыравы да ишетелгән кебек инде. Кинәт, уйламаган-көтмәгәндә каршыма килеп чыктың да... Тез буыннарым йомшап, куркып-хәлсезләнеп калуымны сиздең бугай. – Әллә куркыттыммы, чибәркәй? – дип елмайдың. Миңа моңарчы беркемнең дә болай назлы итеп, «Чибәркәй»ләп эндәшкәне юк иде әле. Каушап калдым. Үзем дә сизмәстән иелдем. Аркага аскан көлтәм җиргә шуып төште. – Бигрәк матур гөлләр бәйләме! – дип сокландың син. Бәйләм сиңа, печән көлтәсе булыр бу! Әлбәттә, уемны кычкырып әйтергә оялдым. Ул арада яныма ук килеп бастың да, чәчәк такыяны аралап, толым итеп үргән, баш тирәли ураган чәчемне сүтәргә тотындың. – Бу нинди гүзәл чәчәк? Күкбашмы? – дип сөйләндең. Миннән тузан катыш тир исе, ә синнән шундый тәмле хушбуй исе бөркелә иде, башым әйләнеп китте. Кипкән иренемне көчкә кыймылдатып: – Күктәтәй ул, – диярлек көч таптым. – Күктәтәй озак сулмый. – Син үзең чәчәк бит! – дидең син. Сокланып һәм яратып карадың. Белмим, соклануың миңа аталган идеме, такыягамы... Әмма минем ике битем ут булып кызышты, керфек төпләренә кайнар яшь бөялде. Елап җибәрергә әзер идем. Шулчак, хәлемне сизгәндәй: – Синең эчәсең киләдер, әйеме? – дидең. Мин ихтыярсыздан, юк дигәнне белдереп баш чайкадым. – Алайса утыр әле монда, – дидең, чирәм куе-яшелрәк булып үскән күләгәле җиргә ымлап. Һәм печән көлтәсе арасыннан иң эре, тереләрен сайлап җиде сабак күктәтәй аралап алдың да кулыма тоттырдың. Кулларың кытыршы, көчле, нык-каты иде синең. Эш эшләп үскән кешенең куллары шундый нык була. Мин бердән тынычланып калдым. – Менә бу күкбаш – күктәтәйләреңне караштыргалап, биш-ун минут ял итеп, тып-тын гына утыр әле каршымда, зинһар! – дидең. Блокнот белән карандаш чыгардың да ашыгып-кабаланып нидер сызгаларга-бозгаларга керештең. Үткен күзләрең маңгай астыннан сөзеп миңа карап-карап ала. Ә мин, инде ничәнче кабат, янып-тирләп чыгам. Битләрем ут булып кызыша. Үземә ачу да килә. Оялам да. Әмма барыбер шулай утыру рәхәт миңа. – Күкчәчәк тә, василёк та диләр аны. Ә шулай да сезнеңчә, күктәтәй күңеллерәк, име? Вакыт дигәннәрен дә оныттым бугай. Учларыма кыскан күктәтәйләрдән аерылмаска, айлар, еллар – гомер буе каршыңда утырырга риза идем шикелле. Ә син ашыгып-ашыгып сурәт ясадың, гүя минем барлыгымны да оныттың. Күпме утырганмындыр: «Менә булды да...» – диюең, чәчләреңне җилгә сипкәндәй башыңны артка чөеп көлүең мине тылсымлы-татлы халәттән уятып җибәргәндәй булды. – Күрәсең киләме үзеңнең сурәтеңне? Ярабби! Бу мин түгелме соң! Такыя кигән, кулына өч-дүрт бөртек чәчәк тоткан үсмер кыз бала күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп һәм куркып-оялып дөньяга бага. Шундый самими, чәчәк кебек нәфис, нарасый ул. Чәчләре дә болыт кебек. Бәлки мин түгелдер? Мондый матурмыни соң мин! Рәхмәт әйтеп җилкәмнән кактың да ашыгып китеп бардың. Ә мин бәбкә үлән өстендә берьялгызым утырып калдым. Кулымдагы чәчкәләр дә шиңде. Такыяның үрмә гөлләре шәлперәйде. Көтү кайтканчы кузгалмыйча, хәтта якында гына чылтырап аккан чишмә суында ирен чылатмыйча өнсез калып утырдым да утырдым шул. Җен алыштыргандай, шул көннән соң мин үзгәрдем. Йокыдан уянганда сабый бала түгел, гашыйк кыз идем инде. Авыл аша үтеп барышлый, чишмә эргәсендә ялга гына тукталган узгынчы рәссам үзе дә сизмәстән тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Балачактан иртә чыктым, дияр идем, балачагым булмаган икән. Сугыш башланганда җитү кыз булып өлгергән әнкәй буыннары ныгыр-ныгымас килеш урман эшендә ватыла. Суык тидерә. Гомер буе – гомере дә бик кыска булды аның – хаста булып, сырхаулап яши. Агач тамырлары кебек кәкрәеп каткан кул-бармакларына карарга куркыныч иде. Мин әбиемдә үстем – авыр эштән сыгылып үстем. Үсмер кыз-кыркынны да кызганмый изә-вата торган авыл тормышыннан котылу юлы бер генә – калага качарга! Әгәр сине очратмаган булсам, карт әбиемне ташлап авылдан чыгып китәргә йөрәгем җитмәс иде, әлбәттә. Безгә барыбер ферма юлын таптыйсы, дип, эленке-салынкы йөрер идем. Син мине йокылы-уяулы йөргән җирдән уяттың. Шул елны сигезенчегә барасы идем. Үз сурәтем белән очрашканның иртәгесен томанлы киләчәк ап-ачык булып күзалланды, укырга кирәк миңа. Яхшы укырга! Әбине шаккатырып, чормадан дәреслекләремне җыеп төштем. Күз ачылды, фикер офыклары киңәйде. Болай яшәп булмый! Киң юлга чыгарга, сине очратырга! Оялчан, тартынучан, сыек буынлы авыл кызы түгел, син белгән телләрдә сөйләшә ала торган, рәссамга лаеклы Кеше булырга. Син йөргән юлларда йөрү бәхет бит ул. Синең күргәзмәңә мин бер кочак чәчәк күтәреп килдем. Башта кырдан җыйган күктәтәйләр алып барасым килгән иде дә... Әле яз башы гына, кыр гөлләре кар астында йоклый. Нәзберек җылы як чәчкәләре, бәһасе белән безнең ише кесә төбе сайларның котын алып көлеп тора. Шулай да тырыштым. Зарлану булып тоелмасын, ак хризантемалар бәйләме сатып алыр өчен ай буе ачлы-туклы торырга туры килде. Ләкин синең өчен берни кызганыч түгел иде. Берни дә! «Такыя кигән кыз»ны беренче тапкыр шунда күрдем. Теге чактагы сурәттән ул купшылыгы, затлылыгы белән аерылып тора иде. Аңа бөтенесе исе китеп карый. Чәчәк бәйләмен күкрәгемә кысып мин дә шул картина янәшәсендә торам. Син мине танырга тиеш идең. Бер генә мизгелгә күз карашың кулымдагы чәчәк бәйләмен, чәч чугымны сыйпап үтте. Хәтта иелеп нәрсәдер әйтмәкче дә идең бугай, кемдер сиңа дәште, чакырып алды. Син борыла башлауга, соңарудан куркып, чәчәгемне сиңа сондым. – Сезне күрергә кирәк иде, – дип пышылдадым кыяр-кыймас. Син илтифатсыз гына бер кәгазьгә нидер сызгалап миңа суздың. Кош тоткандай куанып тулай торакка йөгердем. Кәгазьгә адрес һәм 11 дә 30 дип очрашу вакыты сырланган иде. Соңгы тиеннәремне җыеп чәчтарашка чаптым. Кичәгедән үзгәрәк, чибәррәк күренәсем килә иде. Күз-керфекләремне үзем, җиренә җиткереп буядым. Макияж өчен дә сәмән җиткереп булмасын яхшы беләм. Ә син килеп керүгә мине бер сүз белән аяктан ектың. Тырышып бөдрәләткән чәчемә, буялган озын керфекләремә күз дә салмыйча: – Душка керергә туры килер. Чәчне сыкмаска, суы агып торсын! – дип боердың, кулыма озын халат тоттырдың. Гаҗәп, бик тә кыргый тоелган тәкъдимгә дә күндем. Хәер, рәссам күңелен яулау җиңел түгеллеген, ни кушса, шуны үтәргә әзер икәнемне белеп килдем ич. – Тизрәк. Буяу ката! – дидең, озак мыштырдавымны өнәмичә. Берәр сәгать чамасы маташкач, пумалаңны читкә атып бәрдең. – Ритм бозылган. Кул калтырый, эш бармый. Бүтән чакта вакыт табалсагыз... – дидең. Остаханәдә салкынча, юеш чәч белән бертөрле позада утырып мин калтырана ук башлаган идем инде. – Киен! Чыгып китәргән җыенгач, яныма килеп бастың да, сак кына кочаклап маңгаемнан үптең. Һәм кулың кесәмне капшагандай итте. Син ишекне бикләп калдың. Мин чыгуга таш стенага сөялдем дә елап җибәрдем. Кулны кесәгә тыксам, өр-яңа йөзлек ияреп чыкты. Син мине танымадың. Чираттагы натурщица итеп кабул иттең. Төзәлмәстәй тоелган бу яра да әкренлек белән тартылды, җөйләнде. Гарьләнү, әрнү узгач, мин сине акларга тотындым. Чыннан да, кем соң мин рәссам өчен? Сезнең тирәдә төрле халык кайнаша, шул исәптән натурщицалар да мыжгып тора. Тагын чакырды бит... Икенче килгәндә сине остаханәдә туры китерә алмадым. Аннан тагын, тагын килдем. Мин сине күрми тора алмас хәлдә идем инде. Урындыкка утыртып-бастырып, хәтта коры такталардан корыштырган сәкегә яткырып та сурәт ясадың. Һәр сеанс ахырында иңемнән сак кына кочып, бит очымнан үбеп аласың һәм сиздермәскә тырышып кесәмә эш хакы – натурщицага түләнә торган сәмәнне шудырасың. 

Мин синең өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Ә сиңа җан түгел, йөзмең кыз-хатын бирә ала торган натурщица хезмәте генә кирәк. Әгәр яраткан кешең, бала-чагаң барлыгын белсәм, мин ничек тә үз-үземне җиңеп, мәхәббәт теләнеп йөрүдән туктар идем. Әйе, чынлыкта бу мине гарьләнергә, оялырга мәҗбүр итә торган саилче роле икәнен мин бик яхшы аңлый идем. Ләкин мин ялгыз, шулкадәр ялгыз, күземә синнән башка бер кеше күренми. Бүтән берәүне ярату мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм. Син кирәк миңа! Син. Тора-бара без бер-беребезгә ияләшкән кебек булдык. Хәтта берсендә, яңгыр астында күшегеп сине көтеп басып торуымны күргәч, «кирәк чакта кереп утыра тор», дип кулыма ачкыч та тоттырдың. Мин моңа шулкадәр сөендем. Икенче көнне үк, синең каядыр киткәнеңне саклап тордым да, күптән су, чүпрәк күрмәгән остаханәңне ялт иттереп җыештырып чыктым. Тәрәзәңә ак челтәр пәрдә алып элдем. Шыксыз, зур бүлмәгә кот кунгандай булды. Әмма сөендерим дип эшләгән бер эшемә дә исең китмәде. Салкын гына: – Синең эш түгел бу. Юкка мәшәкатьләнгәнсең, – дидең. Әйе, эшләрең гөрләп барган, шатланып иҗат иткән чор үткән, синең арыпалҗып, үшән аттай туктап калган мәлең иде. «Кризис... Эзләнү чоры. Эш бармый әлегә», – дигән өзек-төтек җөмләләреңнән синең эчке халәтеңне аңлаган идем инде. Җәй үз көченә керде. Узып барышлый чәчәк сатучы малай янында тукталдым. Чиләге тулы ап-ак ромашкалар... – Күктәтәең юктыр, үскәнем? – дип сораганымны сизми калдым. – Бар, апа! – диде малай ашыгып һәм ромашкалар каплап торганга моңарчы күзгә күренмәгән бер бәйләм зәңгәр чәчәк чыгарды. «Такыя кигән кыз»ны син, һичшиксез танырга тиеш идең. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диюләре хак икән, хак. – Тагын бер такыялы кыз сурәтен мәңгеләштерергә теләгең юкмы? – дип ирештерүемә, һич исең китмичә ваемсыз гына: – Үткәннәр белән яшәмим. Узганга әйләнеп кайту юк, – дидең. Юк, ул кичне мин онытмадым. Онытырга теләсәм дә онытып булмас иде. Язмышларыбызны бүтән якка борып җибәргән кич ич ул. Син үзең дә бер яклаучысыз, нәүмиз балага охшаган идең. Үзләре рәссам булалмаган, бер сызык сызарга сәләтсез килеш тәнкыйтьче, сәнгать белгече аты йөртүчеләрнең мәгънәсезлегенә аптырап, иҗат уңышларыңа күз йомуларын, юк-бар кимчелекне генә күреп-күпертеп, чебеннән фил ясауларын, никтер сиңа гына каныгуларын әрнеп сөйләдең. Аһ, әгәр бармагың гына авыртса, өф-өф итеп өрә-өрә ничек тә төзәтер идем. Йөрәгең яралы иде шул. Ә йөрәк ярасына да бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт. Әмма синең йөрәгең генәме, күзләрең дә сукыр булганга янәшәңдә үзең өчен өзелүче яр барын күрергә теләгең юк иде. Бәлки гаеп миндә булгандыр. «Ә»сен әйткәч, «Б»сен дә әйтергә кирәк иде дә... Тартындым. Мәгънәсез! Ни эшлим соң, кыюсыз бер авыл баласы ич. Ул кичтә... Юатыйм дип башыңны күкрәгемә кыстым да, без онытылдык. Шул кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем. Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга – ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң... Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган:озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме? Ә минем улым – бердәнберем, үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең. Һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме? Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кешелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар, харамга кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, харам дигәнне артык югары куймаса... бәлки минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем. Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең төрле хәйләләр корып үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы? – Улым, синең бит әтиең исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, – дидем. – Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, – диде ул уйланып. – Әмма... – Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр? – Әни, мин язмыш каһәреннән куркам. Мин тетрәнеп киттем. Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, харам мал исәбенә байый ала – шул көчле. Көчленеке замана! – Улым, – дидем. – Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям. – Юк, әни, – диде ул кискен, кырыс итеп. – Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла... Мин армия хезмәтеннән куркып, качып калдым, ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми. Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе: «Ник ашамадың?» – дисәм, «Ә син?» – дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә, сыгып куя. Кыз баладан да тәүфикълырак булып үсте. Нигә сөйлим мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә. Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлияләр өммәтеннән яралткан. Адәм – ягьни кеше үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр Аллалар сугышы нәтиҗәсендә Фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган, дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде – адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан... Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын – бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа. Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерүтәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син – сукыр, мин артык горур... Улымны кичә кургаш табутта кайтардылар. «Өйрәнүләр вакытында үз-үзен яралады. Ялгыш», – дигән сүзгә, әлбәттә, ышанмыйм. Гаеплеләрне йолып калу өчен шундый хәйлә уйлап тапканнарын иптәшләренең берсе сер итеп пышылдамаса да мондый нахак бәлагә ышанмас идем. Ул яшәүгә гашыйк җан иде. Ул мине ярата, ялгызымны авыр хәсрәткә салырга беркайчан җөрьәт итмәс иде. Мордар киткәннәрнең тәмуг кызуында куырыласын белә. Динле бала. Мине бу якты дөнья белән бәйләрлек ни бер җеп, ни бер таяныч калмады. Әгәр сөйгән яры булса, баласы калса... Хыял шул бу. Гаилә тормышына ул бик җитди карады, укып, кеше булгач кына өйләнергә уйлый иде. Иртә китәсен сизеп, ятимҗан калуын теләмәгәнгә ашыкмагандыр, бәлки. Юату өмет итмим. Ләкин шундый мизгел була, җанга сыймастай шатлык, йә үзең күтәрә алмастай авыр кайгыны кем беләндер бүлешәсе килә. Бу хатны сиңа юллавымның сәбәбе... Сәбәбен үзем дә белмим. Ул бит минем бербөртегем, бердәнберем, ышанычым, өметем иде. Мин аңа дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Туры юлдан барсын, дөрес яшәсен, дидем. Ул сүз тыңлаучан иде. Барыр юлы туры... Кече күңелле иде. Авырлыктан куркып, качып калсам, барыбер кемдер барырга, хезмәт итәргә тиеш, ә бала һәркемгә кадерле, дия иде. Бүтәннәр артына ышыклануны хурлык санады. Ил чакырган юлдан киткән өчен җәза шушымыни? Ул юк инде. Иртәгә бүлмәм уртасында табуты да тормас. Тик колак төбемдә: «Мин язмыш каһәреннән куркам!» – дигән сүзе яңгырар. Ни-нәрсә өчен каһәрләде безне язмыш? Намуслы, туры, гадел булгангамы? Нигә? Әгәр шул сорауга җавап алалсам, бәлки якты көнгә багарлык көч табар идем. Әмма бәргәләнеп эзләгән сорауга җавап юк. Кичә Мәрьям абыстай кергән иде. Шул ук сорауны аңа бирдем. Ә ул: «Дөньяны пычраклык, алдашу басты. Бәндәләр харам ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Изге күңелле адәмнәрнең күңеле ныграк яраланмасын өчен Җир аларны иртәрәк тә үзенә җыя», – дип юатмакчы. Җирдә намуссызлар бөялеп калса да ярый диясе килдеме? Күземне ачып көн яктысын, кояш нурын, хәтта ки вак иләктән иләнгәндәй сибеп-сибеп яуган яңгырлы кичләрне күрерлек хәлем булганда бу хатны сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм. Бу бит – Гамәл дәфтәре. Син, Газизъяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы – минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды». Газыйм Рахманкулов башын учларына кысып бик озак аңга киләлми аптырап утырды. «Такыя кигән кыз» картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен-берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый. Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала.

 

Әләк

Миңлегөл итле бәрәңге бәлешен бөреп, мичкә тыгарга тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса, имәнеп китте: ире ачкычын йозактан алып булаша, төсе... Төсе качкан, дию генә аз, ике күзе, гүя, утлы күмер булып көйри. Хатын, кулындагы табасын чак төшереп җибәрмәде. Нинди усал шөпшә тешләгән моны, дип уйларга да, сүз кушарга да өлгермәде, Сәгыйте, әле генә салган аяк киемен тотып, җил-җил атлап, юыну бүлмәсенә кереп югалды. Гадәте шундый аның: яз ае булса да, җәен-көзен дә, кайтуга, битен-кулын юганчы ук, кигән аяк савытын табаннарына кадәр әйбәтләп юып, сөртеп куя. Көннең көнендә шулай матавыклануыннан баштарак көләсе дә килгән иде Миңлегөлнең. Шикчеллек галәмәте инде бу дип, кызганып та куйды берара... Аннан аңлады, чисталыкны юлдаш иткән кешенең мондый гадәтен кимчелеге түгел, ә бәлки, үзенчәлеге, яхшы, хәтта ки отышлы ягы дип кабул итәргә кирәктер. Уйлап карасаң, аякка ияреп йортка күпме тузан, мир пычрагы керә! Ә кирәкмәгән чит-ят мәгълүмат хакында әйтеп торасы да юк. Менә шунысыннан араларга тели иде бугай ул үзен.

Чыннан да, җирдә, күктә – ни генә булмас, шагыйрь әйтмешли, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! Эшеннән иртәрәк, сорап кайтып киткән иде Миңлегөл. Үзе зу-ур, үзе бәләкәй генә тантана бүген безнең, диюенә аптырадылар, билгеле. Ни-нәрсә соң ул үзе зур, үзе бәләкәй, дип төпченүләренә ачылып китәсе килмәде. Өйләнешеп бергә яши башлавыбызга нәкъ менә бүген ун ел тулды, дип тәфсилләп сөйләп тормас бит инде! Кемгәдер ул бик аз гомер, кем өчендер зур вакыйга... Нигә аны ваклап, шәрехләп маташырга? Сәгыйтенә дә алдан белгертүне кирәксенмәде. Үзе белер, әгәр оныткан булса – исенә төшәр, дип кенә уйлады. Ә ирләр хәтере, хатын-кызныкыннан да кыскарактыр, күрәсең... Бәләкәй-зур вакыйга хөрмәтенә иренең яраткан ризыгы – шулпалы бәлеш шәп буласы иде дә... Ни хәл итәсең, өлгермәде! Су тавышын тыңлый-тыңлый, әзрәк янтаеп киткән бәлешне ипләштереп-сипләштереп кайнар мичкә озатты озатуын, әмма пешеп чыгуын ике сәгатьләп көтәсе бит әле! Салатлар ясый торыр. Тик нигәдер иренең кашы-күзе җимерелгән. Нидер булган. Хатынның атлый-йөгерә чәй табыны хәстәрләвен дә өнәмәгәндәй:

– Куй! Йөрмә, – диде төксе генә. Тавышы әллә ни усал да түгел, шулай да ниндидер аңлашылмаган шом бар. Әллә бик арыган, әллә күңелсез хәлгә тарыган. Ят кеше кебек бөкрәеп утыруы да сәер. Бик сәер аның кыяфәте. Әйтерсең, имгәтеп, изеп ташлаганнар үзен.

Миңлегөлнең йөрәге кысылды:

– Сиңа әйтәм... Сөмсерең коелырлык ни булды? Әвенең янгандай...

– Янды! Яндырдылар! – Сәгыйть кырт кисте. Аптырап калган хатынына җылырак итеп дәште. – Утыр әле яныма. Иркенләп утыр. Сөйләшәсе озак...

Ун ел бергә яшәп тә, Сәгыйтьнең холык-фигыленә төшенеп җитә алмады бугай Миңлегөл. Югыйсә, ун ел аз гомер түгел... Ир белән хатын икесе ике планетадан диюләре хактыр. Әллә чыннан да астыртын, үзсүзле, сәеррәк ул. Холкы кырыс-корырак инде, сүзгә саран. Эчендәгесен тышка чыгармый. Күнде боларына да Миңлегөл, ир-атның юкка-барга сүз куертып, бытылдап йөрүен сөйми үзе дә. Тырышлыгы, булдыклылыгы бар Сәгыйтьнең. Үрә-түрәгә тәлинкә тота, ялагайлана белми инде... Намуслы, әйтәсе сүзен турыдан ярып, шома-шыштырдавыклы кабыкларга төрмичә, күп чакта әдәп саклап торуны да кирәксенмичә, үзе дөрес дип исәпләгәнне ярып салырга маһир. Андый кешенең дустан дошманы күбрәк була. Белә ул монысын да... Тик нишлисең, чир китә, гадәт кала. Начар да яшәмиләр югыйсә. Кызлары үсә. Карап торышка тормышлары ал да гөл. Кеше өстендә – фатирда яшәп интекмәделәр, Сәгыйтьнең бабаларыннан калган, җыйнак булса да якты, бер бүлмәле фатиры бар иде. Икесе дә эшли. Уч тутырып акча алабыз дип юаналар. Ә ник юанмаска! Кафе-рестораннарда типтерерлек булмаса да, сак тотканда тормыш итәргә җитә ич. Һәрхәлдә, байлык-нигъмәтнең күктән яумаганын икесе дә аңлый. Артыгын өмет итми, булганына шөкер итеп яшәп яткан көннәре. Моңарчы шулай уйлый иде Миңлегөл. Ялгыштымы әллә? Хатын-кыз затына исе китә, мәдхияләр яудыра-яудыра теләсә кайсы итәк артыннан иярә торган гадәте юк ирнең. Хәер, үз хатынына да игътибары җитеп бетми. Һәрхәлдә, джентльмен дип мактап, күккә чөеп булмый аны. Әнә, оныткан бит бүген бәйрәм икәнен дә... Чәчәк кыстырып кайтса шунда...

Озакка сузылган тынлыкны Миңлегөл үзе бозды:

– Йә, әйт, ни булды? Нәрсә хакында сөйләшәбез? – Сәгыйтьнең баядан бирле төбәлеп, сынап карап торуы да, бу... күз бәйләш уены да ялыктыра башлаган иде. Билгесезлек җанын үрти, күңелен бимазалый. Ә ире, ишетмәгәндәй, хатынның колак яфрагына текәлгән дә тик тора. Әһә, имәндә икән чикләвек. Алка! Менә нәрсә сәбәпче икән! Әйтмичә генә алка сатып алуын килештермәгән. Бурычка кергән дигән уй һафага салган әллә берәүне?!

– Күрми дә торам, алка алгансың икән! Әллә саф алтын инде?

– Алтын! – Артка чигенергә юл юклыгын шәйләп алган иде инде ул.

– Шушы яшемә җитеп, бижутерия асып йөрүдән туйдым да алдым әле менә!

– Әйбәт булган. Кайчан? Күпмегә? – Болай ипле генә сорау алуын көтмәгән идеме, хатын-кыз күңеле үзе һөҗүмгә күчәргә тиешлеген сизде.

– Күпме булса да, үзем эшләп тапкан акчага. Алка алып тагарлык кына хезмәт хакы алам ич мин дә. Онытмаган булсаң... – Эчтә ниндидер билгесез җен баш күтәрде. Беркайчан да болай кыю-кискен, тупас сөйләшкәне юк иде югын. Бүген әллә нәрсә булды. Үпкә-сапка күңелгә җыелган булган, күрәсең, буасы ерылды. – Үпкәләп йә табалап әйтүем түгел, син бит кәләшеңә никах балдагы киертергә кирәклеген дә әллә белмәдең, әллә онытканга салыштың. Ирем алып бирерме дип көттем-көттем дә үземә-үзем бүләк ясарга булдым.

Авырткан җиренә кагылды инде – Сәгыйтьнең йөзе чытылды. Югыйсә бер дә рәнҗетергә теләмәгән иде Миңлегөл ирен. Тапты вакытын! Моңарчы күңел түренә күмелгән нәни үпкә баш күтәрде. Чарасыздан бичара таш атып бәргәндәй... Теленнән ычкынды. Юләр инде, онытылып беткән никах балдагы белән битәрләргә... Фәкыйрь студент чакларында өйләнешүләрен белми гүя? Җәеп ятарга түшәк-юрганың югында алтын балдак кайгысы идемени? Баегач, диделәр... Баер чаклар алда, дип күпме өметләнергә була?

– Кайчан алдың? Йөзеге дә бар икән! – Ирнең тавышы сүлпән, үпкәле.

– Йөзеге белән пардан булсын, дидем дә... Кайчан дип? Алынуы күптән инде... Үткән ел җәй көне авылга кайткач, Ижаудагы Мөбинә апа... син аны беләсең, бер бүләк тә бирмәдемени кияү-балакай, дип бик төпченә башлагач, әйткән идем... Алкага кызыгам, алыр идек, әмма бездә чират, алтын кибетенә баш тыккысыз, дидемме шунда. Дус хатыны ювелир әйберләр сата торган кибеттә эшли икән. Кыскасы, апа алып куйган. Акчага аптыраган көнем түгел, үз җаең белән бирерсең, кызыккач, рәхәтләнеп тагып йөр, дигәч, алдым. Акчасын кеше артыннан җибәрермен, дигән идем. Көтәрмен, ди ул.

Ышандыра алдымы ул ирен? Юктыр... Карашы һаман да моңсу Сәгыйтьнең, юкса аның моңсу халәтен таратасы килә иде. Көлгән булды:

– Ике атна тагып йөрим инде. Күрерме, сорармы дип юри әйтми тора идем. Ә син, хәләлеңә шундый да «игътибарлы»! Күрмисең дә!

– Күрмәгән идем шул. Күрсәттеләр!

– Кемнәр? Ничек?

– Шулай. Кемнәр икәнен белмим. Синнән сорамакчы идем. Бәлки, дусларыңдыр? Әллә дошманнарың микән?

– Нинди дус, дошман? Юк минем дошманым. Белмим тагын. Аңлат!

– Аңлатканнар! – Ире үрелеп портфелен алды. Бармак очы белән чеметеп кенә бер конверт тартып чыгарды. Җирәнгәндәй, йөзен чытып, аны хатынына сузды.

– Менә үзең укып кара, бәлки, аңларсың! – Каударланып хатка сузылуын килештермәгәндәй, конвертны ычкындырмыйча, сыкранып:

– Ашыкма! – диде. – Алдан ук кисәтәм, хат кына түгел бу, гаилә өстенә ишелгән бәла. Бүтәнчә аңлата да алмыйм. Бәла генәме, зур сынау бу безгә. Ләкин... ничек кенә авыр булмасын, без бер-беребез алдында ихлас булырга тиеш. Ихлас! Син беләсең, мин хыянәтне кичермим. Миңа дөресен, фәкать чын дөресен сөйләргә тиеш син. Хакыйкать никадәр генә ачы, ямьсез булмасын, татлы ялганга караганда сихәтлерәк. Менә, хәзер укысаң да була.

***

Хәрефләр, юллар сикерешкәнгә, Миңлегөл баштарак берни аңламады. Аңа һич кагылышы булмаган сүзләр, җөмләләр... «Сәгыйть туган! Син мине белмисең. Син беркатлының күзен ачарга теләп, яхшылык теләүче яза моны. Ну малай, минем ирем синең хатын белән типтерә. Бар дөнья белеп-күреп тора. Тик син генә берни белмисең... Барып күрдем сөяркәсен – кып-кыска итәк, ул чәч – кара болыт, каш – нәп-нәзек! Авыз ерык. Җүнле ир хатыны гел елмаеп-көлеп тора димени? Йөрәк яна... Кеше көлә үзеңнән. Ирем аңа алтын алка, алтын йөзек бүләк иткән бит. Ә миңа юк. Күрсәтер, үзең дә ышанырсың. Яхшылык белән үтенеп сорыйм, тизрәк чарасын күр! Син бозау булсаң, мин үзем... күрсәтермен күрмәгәнегезне! Яхшылык теләүче: Ә...»

Тагын ниндидер ямьсез сүзләр күзгә чалынды. Аңламады... Адәм ышанмаслык яла белән тулган ни соң бу? Хат... Түгел!.. Хөкем карары ич бу. Күзенә яшь бөялде. Бер сүз әйтә алмыйча, ул сыгылып төште. Әбисенең: «Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең сакла, Ходаем!» – дип дога кылганда ялварганын ишетә иде. Әмма гөнаһсыз кешене юкка гаепләп була дигән уй башына да килми. Киресенчә, икенче әбисенең: «Тик торган телеграмм баганасына берәү дә килеп бәйләнми!» – диюен хак саный.  Шуңа күрә берәү белән дә ачуланышырга, ызгышка сәбәп булырга теләми бит ул.

Ә ялгышлар чыннан да булган... Яшьлек таңында – бар дөньяга гашыйк күзләре белән генә карый торган чакта – бер егетне яраткан иде ул. Шәһәрдә үскән, җор телле, күпне белә, күпне күрә торган Фәрит белән институтка керергә имтихан биреп йөргән чакта, һич көтмәгән-уйламаганда якынаеп, дуслашып китүләре гаҗәп иде. Кыз ихлас, эчкерсез, басынкы, ә егет... Ут! Теле-телгә йокмый, мәзәкләр сөйләп ташлый. Тыңлап тору рәхәт аны. Тирә-юньдә чибәрләр дә, акыллылар да җитәрлек югыйсә, никтер аны якын итте, сүз кушты. Әмма ләкин кулга-кул тотынышып, сөенешеп-сөешеп йөрергә язмаган икән яшь җилкенчәккә: беренче курста укый башлауга ук армиягә чакыру алды егет. Сынаулар узган, студент таныклыгына ия бәхетлене хыялыннан аерып армиягә чакыру кайсы акыллы башның эше булгандыр, тора-бара бу хатаны төзәттеләр шикелле... Ә озату кичәсе истә калырлык булды. Фәритнең апасы Фәридә Сәгыйть атлы егет белән килгән иде. Унлап дус-иш җыелган, Миңлегөл табын әзерләште. Шулкадәр күңелле итеп җырлашып утырдылар, гомер буе бергә яшәгән якын туганнар диярсең... Аннан, авылдагыча гармун тартып урам әйләнделәр. Шулчак Миңлегөлне беренче һәм соңгы кат кочаклап үпте Фәрит. «Көтәрсеңме?» – диде. Җавап: «көтәрмен» булды, әлбәттә?! Китте... Кыз күңеленә утлы күмер салып киткәнен абайладымы икән егет?! Юктыр.

Аралар ерагайса да баштарак хатлары еш килә, сер сыярдай дус итеп күрә иде бугай ул аны. «Увольнениегә чыккач, бер хохлушка-хохотушка белән таныштым. Ну малай, безнең татар кызлары кебек оялчан һәм кысмыр түгел икән алар. Чибәр, юмарт, башыңны әйләндергәнен сизми дә каласың», дип язган иде бер хатында. Миңлегөл хохлушканың нинди милләт баласы икәнен дә белми иде, моны шаяртуга юрады. Егетнең тел төбен аңламамышка салышты, хат язудан туктамады. Дәресләр, китапханә, тулай торак. Ул үткән һәм үтәчәк юл шулай – туп-туры. Күңелендә пыскыган мәхәббәт чаткысын үзе үк үрләтте – чаткыдан ялкын кабынды. Көтәрмен, диде, димәк, көтәчәк!

Беренче мәхәббәт беренче чәчәкләр кебек гади, әмма бик кадерле була икән. Кылларын тартып караучылар булса да, берәүне дә күңел түренә уздырмады кыз. Теле белән, бәлки, беркайчан әйтә алмаслык йөрәк серләрен кәгазь битенә тезде дә... чемодан төбенә үк салып куя торган булды. Ә Фәриттән хатлар сирәгәйде. Тора-бара бөтенләй килмәс булды. Күрәсең, егет корына яңарак кына кереп килгән үсмер күңелен җилкеткән теге чибәр әсир иткән, иләсләндергән иде аны. Хискә бирелепме, әллә болай гына Миңлегөлне суырып үпкәнен, «Көт!» – дигәнен оныткан ул. Шул гөнаһсыз бер үбешү аркасында кыз йөрәгендә нинди хисләр, хәтта мәхәббәт орлыгы яралуын белмичә, армиядән соң ул башка институтка күчте. Юллары да кисешмәде, элек икәү бергә таптаган сукмаклар да очраштырмады аларны. Тик ни хикмәттер, кыз күңелендә пыскыган ут сүрелмәде. Еллар үтү белән көл астында күмелеп калган нәни очкын сыман посып, күңелгә сәер бер моңсулык өстәп, вакыт-вакыт үрләп, ялкынланыр чагын – үз вакытын көтте. Тирән яшерелгән сер, ачылмаган бөре җан күзәнәкләрен, гүя, эчтән туктаусыз кыздырып, ялкын өстәп тора иде.

Аның беренче мәхәббәтен, ачылмаган серен тик берәү – Фәритнең апасы белән озату кичәсенә килгән дус егете – Сәгыйть кенә белде. Алар укыган институтта аспирант иде ул егет. Әллә юллары бер тирәдә уралганга гел-гел очрый ул Миңлегөлгә? Әллә, кайчан кайтканын-киткәнен белеп, юри саклап тора, әллә язмыш шулай шаярта, йөрәк серен җилләргә чишәрдәй булып йөргән, күңелкәе мөлдерәмә чакларда бер дә бүтән түгел, нәкъ менә шул үзе – Сәгыйть очрый да хәл-әхвәл сорашкан була. Ә кызның күзеннән яше белән бергә кайчак йөрәк сере дә чайпалып-түгелеп китәргә күп сорап тормый. Юатмый ул аны, Фәритне дә хурламый. Тыңлый. Бары тик тыңлый. Ә үз-үзеңне кая куярга, ни кылырга белми изаланган чакларда сер сыярлык кемеңдер булу бәхет бит ул. Дус бит алар. Дус кына! Бер дә бүтән түгел. Хәер, Миңлегөл шулай уйлый, ә егет йөрәгендә ни кайнаганын белми, күрми. Ә язның тымызык бер кичендә, күзләренә туп-туры карап, егетнең:

– Чык миңа кияүгә! – диюе кызны чак кына хушсыз итмәде.

– Ничек? Ә Фәрит? – дигәнен сизми дә калды. Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, теге чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныр-көтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда?

– Оныт син аны. Синең янып-көюләреңә тормый ул. Минем тәкъдим турында уйла. Ашыкма. Ә мин... күпме теләсәң, шулкадәр көтәргә дә риза.

– Мин... Мин бит сине... яратмыйм. – Әйтте дә, кинәт сискәнеп, күзен куллары белән каплады. Әгәр Фәрит аңа шул ук сүзләрне әйткән булса...

– Гафу ит. Кичер мине, – дип кенә өсти алды. Әмма егет үзен тиз кулга алды.

– Беләм, – диде. – Шуңа да ашыктырмыйм. Уйла, дидем бит. Вакытлар үтү белән кешеләр бер-берсенә ияләшә. Шуны мәхәббәт дип уйлаучылар да бихисап. Инде... булдыра алмасаң... Минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәр! «Кызгана!» – дип уйлады кыз. Кызгану ярату түгел, әмма ара якын гына! Дүртенче курска күчте, озакламас, диплом алыр, төрлесен төрле якка эшкә җибәрерләр. Кемдер авылга китәр, берәүләр – Себер якларына... Анда да кешеләр яши. Ияләшер. Бәлки, Фәрит тә онытылыр. Йөрәгенә ник шулай тирән керде соң ул? Кем ул шулкадәр! Мәңге онытылмаслык супергероймы?! Сөймәгәнгә – сөйкәлмибез, дип иптәш кызы юри аны үртәп җырлый, әнә!

***

– Кызлар, апагыз кияүгә чыга! – дип ярып салды ул, бүлмәсенә кайтып керүгә. Бүлмәдәшләре аһ-ваһ килеп, сораштырган булды: «Кем ул? Нинди егет?» «Егетем бар, көтәм!» – дигән булып очрашулардан качуын беләләр ич. Уку залында гомер уздыра торгач, көннәрдән бер көнне үзе ярата торган язучы ханым белән интервьюга юлыкты. Фикере кызык, әле дә хәтердә. Гүя, сүз аңа кагыла: «Гадәттә, хатын-кыз үзеннән көчлерәкне ярата. Хәтта ки, буе җитмәслекне. Үзен яратканга исе китми. Чөнки яратучы көчсезрәк. Һәм менә шулай мәңгелек каршылык бара. Тормыш чынлыкта шул бит инде. Хисләр тынганда тормыш сулышы да тына». Язучыга сорау бирәләр: хатын-кыз ни белән кала, янәсе? Җавап мәгънәле: «Акылына карап. Кайчак бернисез кала. Мәхәббәт хатирәләре белән генә, ягъни. Бу бик мескен халәт инде». – Мескен буласым килми, – диде дә тынып калды. Кызлар аңлады аны:

– Хатирәләрдән тыш кешегә үзең булу кирәк. Балалар, оныклар, өй...

– Ирнең үгие булмый ул, әле ничек кенә яратырсың! Менә дигән егеткә тап булдым дип борын чөймә! – дип, шаярткан була дусларның берсе.

– Гаилә учагын тергезеп, бала-чага үрчетсәң, хыялый мәхәббәт иртәнге томандай тарала, – дип, фәлсәфә куерта икенчесе. Сәгыйтьне өзелеп яратканга түгел, егет кулын сорагач, үпкәләтәсе килмичә генә кияүгә чыктым, дип исәпли иде Миңлегөл. Җаны-тәне белән гаиләгә берегергә тырышуы хак-хагын. Үткәннәрдән котылырга кирәк. Аңлый да бит... Әллә шашкын мәхәббәт уты җанын артыграк көйдереп ташлаган, әллә ире алдында үзен гаепле тоя (аны яратучы да булгандыр бит! Ә Миңлегөл бүтән кыз урынын алгандыр төсле), үзләшеп бетә алмады ул Сәгыйтькә. Әйтерсең, күңел түрендә бушлык. Өем-өем көл торып калган. Кем белә, әгәр ире йомшаграк, ягымлы-назлырак булса, ихтимал, гаилә көймәсе майлаган кебек йөзеп китәр иде... Кырыс табигатьле, иркә-назга саран шул ире. Уйлаганын кистереп әйтә, бернинди компромисска баруны белми. Хәер, моның өчен гаепләми ул ирен. Белде бит, белеп барды. Әгәр үзе дә башка төрлерәк, әйтик, тәмле теллерәк, эчкерсезрәкме, әзрәк ялагай, юха да булса... Булмаган шул! Икесе дә бер калыптан. Сер бирми торган. Дөрес, талашып-вакланып берсен-берсе кимсетми. Әмма йөрәктә кайнаганны уртага салып аңлашу юк. Ә гомер үтә. Бәлки, чияләнгән төенне вакытында кисү, араларны өзү хәерлерәктер... Миңлегөлнең яшьлек хатасын (ә нәрсәсе хата соң әле аның? Яшьлектә кем кемне сөймәс, шуңа да яшь чак – юләр чак бит инде ул!) кичерә алмый интегәдер? «Теге»не һаман ярата дип беләдер. Яман фал ул көнләшү. Фәритнең марҗасы сырлаган хат дисәң? Юк ла! Бу, бердән, татарча! Икенчедән... Күргәне, очратканы юк, онытты бит аларны күптән!

***

Кара көеп, сагышланып җавап көтә ир. Йә, нәрсә уйлый инде Сәгыйть аның турында? Утсыз төтен булмый, дисә... Чәчең белән җир себереп тә ышандыра алмассың? Болай да шикчел ич ул... Хәер, Миңлегөл шулай юрый. Хат кара яла икәнен ничек расларга? Бер гөнаһсыз көе акланып маташу, нахак, гаебем юк, дип исбатларга тырышу да хурлык бит. Имеш «Яхшылык теләүче!» Шунысы хак: энә очы кадәр яхшылыкка да урын юк монда. Кем язган соң моны? Ни тели ул? Ни өчен! Бугазыңа ябышырга, җаныңны алырга торган ерткыч кебек бит һәр сүзе. Йа Хода! Ничек җир күтәрә кара йөрәкне! «Ялган! Ышанма берсенә дә!» – дип кычкырасы иде дә... Тагын ни әйтсен? Юк бит гаебе, юк! Кыска итәкле күлмәк киюе хак. Бер ул гына җирдән сөйрәлә торган кием кисенме? Елмаеп сөйләшүе дә гаеп икән... Дөя түгелмен, дип исбатла менә! Көлке, бер караганда. Көләр иде, хәле аяныч булмаса! <...>

– Мин сине кисәттем, – диде ире, боек, сүнек тавыш белән. – Янә әйтәм, сынау бу безне. Ямьсез сынау. Тик без, ишетәсеңме, җаныбызны, күңелне имгәтмичә чыгарга тиеш моннан. Күземә туп-туры кара да әйт: күпмесе хак?!

– Акланырга хурланам. Шулай да әйтәм: чеп-чи ялган!

Бүлмәгә сөрем исе таралды. Тын алу авырлашты. Ире торып аш бүлмәсенә чыгып китте. Бераздан, сулы чынаяк тотып, кире әйләнеп керде.

– Бәлешне харап иткәнбез! Көеп утыра. – Тавышы тыныч иде аның, тик йөзе генә тагын да ябыгып, агарынып киткән кебек.

– Көчле утка куйганыем, онытылган шул. Газны сүндергәнсеңдер ич!

– Сүндердем. Тәрәзәне дә ачтым.

– Бәлеш харап булмас. Эче көймәгәндер. Ашалыр. Тышы ни, көйсә дә, кош-кортка ризык булыр. Баш бәласе түгел лә ул.

– Шулай да... Хәтереңә төшерергә тырыш әле: ул алка-йөзекләр хакында кем белән, кайчан, ничек сөйләшкән идең? Күктән төшмәгән бит бу... дәлил.

– Сәркатип кыз – Сәрия сораштырып торды: «Кайчан алдың да күпмегә? Бигрәк матур!» дигән булды. Ә мин, алдын-артын уйлап тормыйча: «Бәясен хәтерләмим дә инде, үзем алмагач, белмим дә...» – дидем, шикелле. Бәһамазарны тиз онытам. Син беләсең ич инде, алуын да Мөбинә апа алгач... Әгәр ышанмасаң, әнә телефон, шалтырат Ижауга. Төп-төгәл бәясен Мөбинә апа ялгыштырмый әйтер. Күпме бирәчәк калганын да белешерсең бер очтан.

Өйдә тәмәке тарту гадәте юк иде ирнең. Тәрәзә янына ук килеп басты да сигарет чыгарды. Сындырып, гөл төбенә ташлады. Гасабилана иде ул.

– Шулай да, сәбәбе булырга тиеш ич моның?! Тик торганнан язылмаган бу... Утыз җиденче еллар исе килә ич моннан. Тузга язмаган әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Гаҗәп, тарих кабатлана. Кем эше булыр бу? Кайчан, кемнең юлын кистең, канын кыздырдың икән? Редактор урыны өчен ыгы-зыгы сәбәпчеме әллә моңа?

***

Ыгы-зыгыдан читтә калырга тырышкан иде дә... Булмаган ахры... Иренең кырыс, таләпчән холкы белән килешкән иде Миңлегөл. Төксе булса да гадел ул. Шунысы җанга ятышлы. Ир, ата хакы дигәне исә бәләкәйдән канга сеңгән. Дәүләт, йорт тоту мәшәкате көч-кодрәт, акыл-зирәклекне мирас итеп алган ирләр җилкәсенә төшә ич. Әмма заман башка, иркәләнеп, иргә салынып эшсез утыра алмый хатын-кыз да. Кирәк тирәкне ега. Дүртенче курсны тәмамлаганын да көтмичә, кызы якты дөньяга аваз салырга ашыкты. Җиде айлык Гөлиясен ике имтихан арасында алып кайтты ул. Диплом яза башлагач та ике куян койрыгын тотарга азапланды. Эш тә барсын, сабые да караулы булсын. Сәгыйтьнең кандидатлык диссертациясе язу мәшәкатеннән башы-күзе әйләнгән чак. Эшкә урнашырга кирәк. Әмма яшь балалы хатынга эш табу сират күпере кичүгә тиң икән. Ишек саен кереп эш эзли торгач аңлады, колач җәеп көтеп тормыйлар яшь белгечне. Өчәр ел декрет ялында утыра торган чак түгел, бәгырь кисәгеңне елата-елата яслегә йөгерәсең. Эш табудан өметен өзә язган иде инде, ярый ире ярдәмгә килде:

– Заводка барасың! – Ишектән керә-керешкә шулай дип әйтеп салды.

– Нишлим мин анда? – Аптырап кына әйтте. Теләсә нинди эшкә риза иде.

– Эшлисең! Гәзит-журнал тирәсенә, хәтта корректор булып эшкә урнашу да хыял икәнен аңлагансыңдыр. Зур предприятиеләрдә күптиражлы гәзит чыга. Хәрби заводтагы татар гәзитенә хәбәрче кирәк икән. Шуның редакторы Гамбәрия апа безнең якныкы булып чыкты. Дөрес, минем үземне чакыра ул. Кызыктырып та карады: лаеклы ялга китсәм, урыныма калдырырлык төпле кеше кирәк, ди. Фәнгә бер кереп киткәч, юлдан тайпылмаска исәп. Хатыным шәбрәк тә яза, дип мактагач, сынап карарга ризалашты. Иртәгә көтә ул сине.

– Мине... Булдыра алыр, дисеңме?

– Синме? Үзеңне белеп бетермисең. Көч бирә торган җенең бар синең.

Мөхәррирләре, кияүгә чыкмый ялгыз картаеп килә торган Гамбәрия Исламовна, аны үз баласы кебек якын итте. Эш җайга салынган: җитәкчеләр, эшче-хәбәрчеләр белән тыгыз элемтә урнашкан. Цехтан цехка йөреп осталар белән аралашу, типографиядә кайнашу Миңлегөлнең күңеленә аеруча хуш килде. Ул үзе дә – эшне, эш – аны сөя торган затлардан ич. Язарыңа азык – материал табу, утырып мәкалә язу, корректура уку-төзәтү, верстка, макетка салу кебек гамәлләрнең берсе дә ят түгел аңа. Укыган чакта практика үтүләре файдага. Азау теше ярган журналист итеп сизәр чагы алда, әлегә Гамбәрия апа остаз аңа, белмәгәнен җайлап аңлата, өйрәтә. Ана назы күрми үскәнгәме, яшь хәбәрче остазы өчен җанын фида кылырга әзер. Канатлар үстемени, гел елмаеп йөри ул. Дәрт-дәрманыңны иҗат эшенә җигү үзе рәхәт дип шатлана. Яше шактый булса да әле җир җимертеп эшләп йөргән Гамбәрия апасы бер көнне үз авызы белән серен чиште: «Бик йончыдым! Тышкы кабыгым гына сау-сәламәт, эчем яна-көя. Хастаханәгә кереп ятмый булмас. Әгәр дә ки, улбу була калса, бар мөлкәтне, ягъни гомеремне багышлаган эшемне ышанып тапшырыр кеше булу сөенеч! Каләмең үткен, көчең җитәр», – диде. Миңлегөл каршы төште: «Юк, юк! Сез тереләсез. Сездәге батырлык, ихтыяр көче юк миндә. Сез кушканны гына үтәүче мин...» «Менә мин кушсам?!» Кемдер керде, сүз өзелде. Ә төнлә Гамбәрия апаны инфаркт бәреп егуын, «Ашыгыч ярдәм» алып киткәнен, хәле – хәл икәнен җиткерделәр. Остазы янына ашыкты ул. Яшь баласы барын да онытып, атналар, айлар буе авыруны бакты. Әкренләп хаста аякка басты, йөри башлады. Икешәр камыт киеп, дөнья йөген тарту читен булса да Миңлегөл дә сер бирмәде.

– Партия әгъзасы булмагач, баш мөхәррир итеп расламыйлар әлегә сине. Чиләге булгач, капкачы табылыр. ИО – мөхәррир вазифасын вакытлыча башкаручы дип кул куя тор. Җитәкчелек риза. Үзеңә ярдәмче – язу сәләте булган берәр студент егетне ярты ставкага алсаң ярый. Аннан күз күрер, – дигән иде Гамбәрия апасы. Бик тиз терелеп китәрдәй тоелса да каты кулы белән эләктергән иде аны чир. Миңлегөлгә хәерхаһ, киңәш бирә, артыгы... Өметле яшь каләм, булдыклы, язмалары матбугатта байтактан күренгәли дип, журналистика факультетын тәмамлап килә торган берәүне – Әхнәф исемле егетне тәкъдим иттеләр. Килде, кыюсыз гына ишек какты. Базда үскән бәрәңге сабагы кебек озын буйлы, бөкрәебрәк кенә йөри торган малай кайсы ягы белән җәлеп итте соң аны? Күзгә туры карарга кыенсынган оялчанлыгы, балак-җиңнәре нык кыскарган иске костюмы, бала-чага кебек борынын тартып торуымы?! Кызганды ул аны. Ярлы гаиләдә үскән авыл баласы, тыйнак, эшсөяр (студент чагында ук эшләп йөри бит), ышанычлы, тырыш дип уйлады. Һәм ялгышты. Еланныкы төсле – вакыты җиткәч салып ташларга кыенсынмый торган тышкы кабыгы гына булган бит болар. Укуын сылтау итеп эшкә ял көне яки Миңлегөл кайтып киткәч кенә килә ул, әмма елгырлыгы, үҗәтлеге җитәрлек. Кирәк кадәр материалны әзерләп өстәлгә куя. Язарына ризык каян ала дисәң? Русча чыга торган иске гәзитләрдән әтмәлли икән. Соңарып, авызы пешкәч кенә аңлады Миңлегөл моны. Әллә кайчан чыккан мәкаләләргә яңа исемнәр куеп, өр-яңадан калыплавы очраклы гына – бер ел элек вафат хезмәт алдынгысын «терелткәч» кенә фаш булды. Басылып чыгарга өлгерсә, Миңлегөлгә шелтә чәписеләре көн кебек ачык иде. Таныш исем күңелендә шик уятты, коточкыч хата дөнья күрмәде. Җиңел юл тапкан, рус гәзитендә мәрхүм исән чакта басылган мәкаләне чәлдереп, татарчага тәрҗемә иткән. Тәрҗемә-кәлҗәмә белән мавыгучы егеттән шул чакта ук котылу тиеш булгандыр да.... Әхнәф бүтән алай эшләмәскә антлар итеп, ялгышын танып, ялварып-ялынып аңлатма язды. Жәлләде Миңлегөл.

Ни аяныч, яраткан Гамбәрия апасы ныклап аякка баса алмады. Ярты ел үтүгә икенче, аннан өченче тапкыр инфарт китереп сукты. Миңлегөл бу кайгыдан арынмаган иде, мөхәррир кәнәфие өчен көрәш башлануын ишетеп хәйран калды. Әллә кемнәрнең мөхәррирлекне даулавы исен-акылын алды. Юк, кызыкмый ул түрә булырга. Дан-дәрәҗәгә омтылып, мал-шөһрәткә кызыгып, күңел бөтенлеген вату-җимерү юләрлек ич. Эшен сөя, күңел биреп эшли – тагын ни кирәк аңа? Тыныч күңел белән эшкә килү, куанып өеңә кайту бәхет бит ул. Җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаң исән-сау булу – хатын-кыз хыяллана торган иң зур биеклек – бәхет мөнбәре шул түгелмени?!

Яу кырын хәтерләткән вакыйгалардан алай да читтә кала алмады. Кызлар Миңлегөлне дилбегәне үз кулына алырга кыстый башлады:

– Эшне беләсең, үзең гадел. Син булдырасың. Куркып торма! – диләр. Миңлегөл көлә. Җаны тартмый, теләми җитәкче булырга. Шаярган булып:

– Ышануыгызга зур рәхмәт, кызлар. Ләкин... Булмый шул! – дип куйды.

– Нигә? Әллә ирең риза булмас, дисеңме? – Диссертациясен яклау артыннан җан-фәрман тырышып йөрүче галимгә ымлау – киная инде бу. Саламга тотынгандай, шул фикергә ышыкланмакчы булды Миңлегөл.

– Мөхәррир җыелыш-мазардан кайтып керми. Эш сәгатенә генә сыеша алмавы да бар. Белмисез генә, көнче бит ул – иремне әйтәм, усал. Юк-бар сүз ишетсә, бетте... Татар ирләрен беләсез ич, – диде. Сөйли белмәгән тел иң явыз дошман икәнен истән чыгарган. «Безнең Сәгыйтьҗан андый-мондый сүз ишетсә, көнләшүдән шартлый. Отеллодан ким түгел», дип тә ычкындырды бугай. Акыллы гамәл түгел инде сүз боткасы куерту. Хатын-кызда логика, ягъни мантыйк юк, дип дөрес әйтәләр. Менә нәтиҗәсе – хат! Хат кынамы – гаепләү акты. Елан төсле бөгәрләнеп, идәндә ята. Ә ире җавап көтә.

– Түрә кәнәфиен биләү бик җиңел дип уйлап ялгыша күпләр. Хөсетле, көнче адәмнәр урап ала түрәне. Бер-бер ялгышыңны табып, бәреп төшерү хакында хыялланучысы була. Хәер, адәм әүлия түгел. Хата-ялгышлар хас кемгә дә. Хәтта бөек шәхесләр язмышы – хакимлек өчен көрәштән тора. Сәясәт диләр моны... Ә сәясәт чиста була алмый. Хакимлек өчен көрәштә нинди генә җинаятьләр кылынмый да кемнәрнең генә гомере кыелмый. Кеше рәнҗетү, намусын таптау чүп бу уенда. Мәкер-усаллык тулган җиргә кызыкма, кирәкми ул сиңа. Вөҗданлы, эш өчен яратылган, хөр күңелле син! Авырсынмыйча, яратып, эштән тәм табып эшлисең. Кызыгам шул гадәтеңә. Һай бу хатын-кызны! Бөтенесенә ошарга тырыша. Гомер буе мактау – комплимент көтә. Купшы сүзләргә саран ирен исә бөтенләй белмәгән ич ул! Әйе, ничә еллар аркага-арка терәп яшәп тә белеп бетермәгән бит ирен. Кырыс холкын аңлый алмый, көнләшү галәмәте, дип уйлый, коточкыч көнче, дип йөри бит ул аны. Шайтан теленнән тартты, гүя ки. Үз теле белән кеше алдында: ирем көнче, юк-бар сүз ишетсә, үтерә, дияргә... Ачык авыз инде. – Син минем күземне ачтың бит әле... – «Серемне чибәрләр дөньяга сибәрләр», дип уйламадың инде, ә? Шулай да хатын-кыз көнләшеп язган хат түгел бу. Утыз җиденче еллар исе килә, диюем арттыру түгел, әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Түрә булу ихтималын күздә тотып, үзен ир-ат дип санаучы сырлаган булырга тиеш моны. Озын Әхнәф... Никтер шикләндерә. Кем ул? Юкмы берәр кулъязмасы? Кызык өчен, чагыштырып карарга! Бар! Бар бит аңлатма язуы да! Менә ул: «...Миңлегөл апа! Хөрмәтле остазым! Барысы-барысы өчен чиксез рәхмәтле мин сезгә! Сезнең кебек изге җанны, кешелекле, игелекле ханымны кыен хәлгә куйганыма мең кат үкенәм. Кичерегез! Ярдәм өмет итеп барыр җирем юк, эштән кумагыз. Гомер буе онытмам яхшылыгыгызны. Сез минем өчен идеал! Хөрмәт белән: Әхнәф». Хөрмәт белән... Хөрмәтнең мондые да була микәнни? Кызык. Ике хат, ике гамәл. Берсен уң, икенчесен сул кулы белән авыштырып язган, күрәсең. «Ерак китәр бу малай!» дип куйды ире. «Түрә булырга хыялланып йөрмәсен, ире җәзалар» дигәндер... Алка белән йөзекне төп дәлил итүен күр! Адәм баласы хатадан хали түгел дип тиккә әйтмиләр шул. Алка-йөзек тагасы килгәнне әйткән булса соң! Каршы киләме инде Сәгыйте! Һай, хаталанды!

***

Миңлегөл тәрәзләрне киереп ачып куйды. Ургылып саф һава керә, тәрәзәңне ач кына. Ә телең йозакта булса яхшырак. Алай да, ялачының агулы угы читләтеп үткәнгә сөенергә кирәктер. Читләтепме? Агуы үзәккә үк үтәргә өлгермәде дип сөенсәң генә инде. Яра ясады, әлбәттә. «Дулкыннар тына икән, ярсулары басылса да юшкыны кала икән» дип җырлыйлармы әле? Озак бимазалар әле бу яра эзе. Әләк – адәм үтерер дигәнне белеп эш иткән бит... Күкрәген тутырып чиста, саф һава сулады. Иртәгә дә эшкә барасы! Үзе өчен тагын бер хакыйкать ачты: хатын-кыз мәхәббәтне гаиләнең нигез ташы дип саный, әлбәттә. Әмма мәхәббәт – хисләр өермәсе бит ул. Өермә исә... туза-тузына һәм уза. Таһир-Зөһрә, Миркәй-Айсылу мәхәббәте кебек... Алар, ни кызганыч, һәммәсе фаҗига белән төгәлләнә. Әгәр озак вакытлар бергә яшәсәләр, «утлы мәхәббәт» күпме дәвам итәр иде икән? ...Шул көннән соң бар дөньясын – ирен моңарчы булмаганча – ихлас яратуын тойды Миңлегөл.  

 

 

Реклама