ҺИЧ КИМЕМӘС ШАТЛЫГЫМ

Дөнья – шигырь....
Дөнья – шигырь! Безнең гомер – шигырь!
Сизеләме?! Мин үзем дә шигырь!
Э.Җәлилова

Шигырь язсам – очам,
Язмый торсам – сүнәм.
Илһам килмәгәнгә,
Көчкә-көчкә күнәм.
Яшәтә гел сакта,
Каләм – минем түрәм.
Шигырь тусын өчен,
Мең терелеп үләм.
Язмый торган чакта
Күңелләр дә сүрән.
Аяз күк йөзендә
Кара болыт күрәм.
Язмый торсам – сүнәм.
Яза алсам – очам.
Дөнья – шигырь икән,
Бар дөньяны кочам,
Шигырь булып очам...

Тормыш — баскыч
Тормыш гүя баскыч!
Менәбез дә төшәбез,
Менә-менә этешәбез,
Авыр сүзләр әйтешәбез.
Елашабыз, көлешәбез,
Кайчак хәтта сөзешәбез,
Көрәшергә керешәбез,
Әллә ниләр бүлешәбез,
Күз яшьләре түгешәбез,
Тиргәшәбез, телләшәбез,
Башкалардан көнләшәбез,
Ятлар көен көйләшәбез,
Юк-бар сүзләр сөйләшәбез...
Бер менәбез, бер төшәбез,
Бер төшәбез, бер менәбез,
Төшә-төшә, менә-менә
Яшәргә дә өйрәнәбез...


Үзгәртәсе иде язмышын...
Биргән Ходай – гәүдә һәм матурлык,
Бер зыялы адәм югыйсә!
Сукбай хәлләренә нигә калган –
Юылмаган кием, тир исе...
Гыйлеме дә бардыр, холкы шәптер,
Яхшы сыйфатлары күптер – кем белсен...
Бер ялгышлык җитә кайчак йә йомшаклык,
Аның өчен кемне тиргисе?..


Ал күзлек
Кайчагында тирә-якта
Кара төсләрне күреп,
Каралмасын, дип күңелем,
Киеп куям ал күзлек.
Күңелемә ял кирәксә,
Ак хыялларга чумам.
Ал канатлы күбәләктәй
Гөл-чәчәкләргә кунам.
Ал күзлекле ак дөньямда
Һәр кеше саф күңелле.
Бер-береңә шатлык теләп
Яшәве дә күңелле.

Син — минем шатлыгым
Эзләгәндә бар дөньядан
Яктылыкны, аклыкны,
Алып кердең тормышыма
Кочак тулы шатлыкны.
Син икән бит таянычым,
Ходай биргән байлыгым.
Яшәвемне ямьле иткән
Һич кимемәс шатлыгым.
Синең яннарыңда гына
Мин бит назлы хатын-кыз.
Сөю уты кимемәсен,
Елмаймый бәхет ансыз.
***
Күзләреңә карыйм –
Салкын...
Кайчан гына иде –
Төпсез ялкын.
Сүзләрең дә никтер
Хиссез...
Аңлаша идек бит
Сүзсез.
Мәхәббәтебез дә
Төссез...
Яшим шулай
төссезлектә...
хиссезлектә...
Әллә ничек –
Көйсез...

Реклама