Җиңү көненә

Мин, Газизуллина Алия, 1999 елның 29 сентябрендә Әлмәт
районы Тайсуган авылында туганмын. 7нче сыйныфка кадәр
Габдрахман авылында укыдым, 8нче сыйныфта Әлмәт шәһәренең
18нче мәктәбенә укырга килдем. 9нчы сыйныфта шигырьләр яза
башладым. 2015 елда Казан шәһәрендә узган «Алиш эзләреннән»
исемле беренче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып,
1нче урынга лаек булдым, ә 2016 елда «Ак җилкән» Бөтенроссия
конкурсында шулай ук 1нче урынны алуыма бик шатмын.


Җиңү көненә
Безнең өйдән ерак түгел генә
Бик кечкенә иске йорт тора.
Ялгыз карчык яши ул чокырда
Һәм бер имән үсеп утыра.
Кышын аның биек морҗасыннан
Төтен чыга пыскып, бик сүлпән.
Утынын кызганадыр инде, мескен,
Санаулы бит анда һәр бүкән.
Үзе иске, диеп, чокырда, дип,
Газ кермәгән аның өенә.
Ярый әле Ильич уты яна,
Әби үзе шуңа сөенә.
Барыбыз да аны ялгыз, дибез,
Кешесе юк якты дөньяда.
Тик ул үзен ялгыз сизми бер дә:
Сөйгәне бар янәшәсендә.
41дә алар өйләнешкән,
Туй ясаган чәчү бетүгә.
Өметләнгән алар матур җәйгә,
Мул уңышлы көзләр җитүгә.
Ләкин каһәр суккан сугыш чыккан:
Аерылышу, елау, сагышлар...
Хәзер инде бар да артта калган.
Сагыну, көтү, өмет... –
Шулар гына аңа танышлар.
Өй түрендә зур бер рама белән
Фотосурәт тора елмаеп.
Кергәннәргә сәлам бирә кебек
Һәм әйтәдер кебек сагаеп:
«Кимсетмәгез минем җан алмамны,
Фашистларны ул күрмәсен өчен,
Еракларда үлеп калдым мин.
172
Хөрмәтләгез! – ди күк, – изге җаным,
Ул бит мине көтә сагынып.
71 ел һәрбер «шылт» иткәнгә
Йөгереп чыга очып, талпынып».
Стенадан сурәт карап тора,
Әби аңа серле елмая:
«Кибетләрдә йөреп кердем әле,
Чәй суына, әйдә, син кая?»
Сөйләшә ул шулай сурәт белән,
Озак карап тора күзенә.
Серле карашыннан сөйгәненең
Көч аладыр кебек үзенә.
Ялгызларны ялгыз, димик, зинһар,
Алар яши хатирәләрдә.
Тик онытмыйк, гадел булыйк инде,
Хәл белешик, ярдәм кулы сузыйк,
Тыныч күкле бу иртәләрдә...

Реклама