ЯСАЛМА ТРАГЕДИЯ

Шофёрлар галәмендә машина тәгәрмәчен алыштыру – гадәти шөгыль. Ул әледән-әле
кабатланып тора, аның үз тәртибе, кагыйдәсе бар, моңа инде агай-эне күнегеп, ияләшеп
беткән. Эш шулай үз җае белән бара бирә. Хәбир Ибраһимның «Фазыл» («Мәдәни җомга»,
2016, 29 гыйнвар) хикәясендә дә сүз автобус көпчәген алыштыру турында бара, ләкин
бу очракта бер тоткарлык килеп чыга. Әсәрдә сурәтләнгәнчә, тәгәрмәчнең бер гайкасы
борылмый икән. Аны борып чыгару автосервис өчен хәл ителмәслек проблема түгел,
әлбәттә. Ачкычка, әйтик, тимер торба кидереп, сабын озайтсаң, әллә нинди тыгыз борылган
гайка да «ә» дигәнче күндәм генә кузгалып куяр иде. Ләкин автор персонажларны уйлап эш
итүчән, зирәк итеп сурәтләми. Аңа, төп шөгыльне туктатып, башка якка борып җибәрергә,
катлауландырырга кирәк. Автобус шофёры эретеп ябыштыручы Фазылга болтны автоген
белән кисәргә куша. Көпчәк алыштырганда, болтлар гадәттә кузгатылмый. Бик хәтәр,
дуамал киңәш бу. Тискәре нәтиҗәсе алдан ук күренеп тора. Ул төп эшне башкаруга ярдәм
итми, аңа комачаулый гына. Кискәч, запас тәгәрмәчне куеп булмаячак. Төзек инвентарьны
бозуга берәү дә рөхсәт итмәячәк. Ут-ялкын күреп, пожарниклар ашыгып килеп җитәчәк.
Ләкин Фазыл боларның берсе белән дә исәпләшми, киңәш-табыш итми, гадәти эшкә
тотынган кебек, ил-көндә күрелмәгән хәвефле чарага керешә: «Шактый озак маташты ул
шул каһәр суккан болт белән». Бу очракта автосервис эшчеләренең сизгерлек-уяулыгын,
кагыйдәне төгәл үтәүләрен тасвирлау, күрәсең, автор тарафыннан каралмаган.
Ут белән эш итүнең нәтиҗәсе баштагы фаразга караганда да аянычрак төс ала. Әсәрдән
күренгәнчә, кызган тәгәрмәч кыршавы, атылып чыгып, Фазылның маңгаен яра, аны дөм
сукыр итеп калдыра. Көпчәк тә алышынмый, ут-ялкыннан, билгеле, бөтенесен көтәргә
була. Тик аның әсәргә килеп керүе генә нигезле түгел. Гайканы кузгату әмәлен ташлап,
тузга язмаган хәвефле шөгыльгә күчү укучыны ышандырмый. Ул сюжетка мәҗбүрият,
ихтыяҗ буенча кушылмады, ясалма рәвештә барлыкка килде. Тәгәрмәч алыштырам дип
берәү дә автогенга барып тотынмый. Персонажлар үзләренә афәт чакыралар.
Күңелгә тагын да ныграк йогынты ясау нияте белән булса кирәк, хикәядә бер-
бер артлы аңлаешсыз михнәт, кыенлык күренешләре тезелеп килә. Иң әүвәл утыз
градус салкында, ачы җил ажгырып торганда, сукыр бәндәнең җылы өеннән чыгып
китүе гаҗәпкә калдыра. Андый чакта сау-сәламәт кешеләр дә өйләрендә утыруны
мәслихәтрәк күрәләр. Автор Фазылның халәтен эч пошу, ялгызлыктан тую белән
аңлата. Ләкин ялан кырда адашып калу перспективасы эч пошуны баса ала микән соң!
«Аягына яңгырлы, былчырак көннәрдә кия торган салкын эчле күн итек кия. Җитмәсә
(ашыгудан, күрәсең! – Ф.Х.) муенына шарф чорнарга да оныткан«. Әмма нинди гамәлгә
өлгерергә тырышуы аныкланмый. Ашыгыч эше күренми. Әсәрдә аның кая баруы,
нинди максат белән кузгалуы турында бер сүз дә әйтелми. Тик «авыл башын узып,
кырга чыктым, ахры, дөрес бармыйм» дип уйланулары гына билгеле. Ә дөресе кай
тарафта? Җитмәсә «юка бияләйләр каядыр очкан», ди автор. Фазыл үзе салмаса, алар
беркая да оча алмый, салкында алюмин таягын ялан кул белән тотуның нәрсә икәнен
ул бар кешедән дә яхшырак белә бит. Хикәядә аның «тынгысыз» бияләйләрен очырту
турында түгел, аларны тырышып саклавы, әйтик, бауга тагуы хакында язу урынлырак
булыр иде кебек. Нишләп салган ул аларны? Бу турыда укучы хәбәрдар түгел.
Фазыл кырда барган җиреннән, һәлакәткә таба юнәлгәндәй, инеш буена, буа янына
килеп чыга. Буа рәшәткәләр белән әйләндереп алынган. Ул шул рәшәткәләргә тотына.
Үзе ул рәшәткәнең эчке ягында булса кирәк. Тышкы ягына чыгарга тырышуы сизелми.
Автор раславынча, инештән агып төшкән су утыз градус салкында да туңмый икән.
Фазыл, таеп, шул суга килеп төшә. Әллә соң буа шушы бахырны кабул итәр өчен туңмады
микән, дигән сәер сорау тугандай була. Бүтән аңлатма бирелми

Реклама