Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Сибгат ХӘКИМ
Блокнотлар

Мунчада... Иң матур җыр, иң матур арияләрне шунда ишеттем. Берсе җырлый,
берсе сызгырып кушыла. Күрәсең, җан йомшый, җан эри...
Кайсы шунда Глинканы көйли,
Кайсы Сәйдәш, кайсы Шубертны.
Җырның биек ноктасына җиткәч
Кычкыралар: «Кайнар су бетте...»


***
Илле яшь тулгач, мәҗлестә
Эчик, дуслар, «Цинандали»;
Илле – ир уртасы, дип, ул
Миналдалый, синалдалый.


***
Дуслар сорый: «Борның күккә чөеп
Йөргән чагың синең кайда?» – дип.
Үтте инде, үтте ул вакытлар,
Төште борын... Миндә – гайморит.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Харис абый фәлсәфәсе

Авыл картлары сарык абзары төзәтәләр. Ял итәргә туктадылар. Яннарына барып
чүгәләдем.
Исәнлек-саулык сорашкач, китте сүз.
— Карале, Туфан, син үзең уйлап чыгарасыңмы, әллә күргәнеңне, ишеткәнеңне
генә язасыңмы? — ди берсе.
— Әкиятне генә уйлап чыгаралар, — дип җавап бирә Касыйм абый, — ә ул тыңлап-
тыңлап йөри дә сезнең ишеләрнең сүзен, төзәткәләп, яза да куя.
— Акча түлиләрме инде ул синең язганыңа, Туфан?
Касыйм абый бирешми, тагын минем өчен җавап бирә:
— Түләмәскә син әллә теге... Кәчтүнен нинди акчага сатып алган дип беләсең? Ул
бит синең шикелле колхоз люцирен урлап сыер асрамый.
Көлешәләр. Сүзгә Бәдретдин абый кушыла.
— Менә син зур кеше инде, Туфан, Мәскәүдә укыдың, радиодан сөйләтәләр, телевизордан
күрәбез... Менә син ничек алай булдың да, нигә минекеләр синең кебек була алмый? Алар
да шул синең кебек Салтык мәктәбенә йөрделәр бит. Син укыган китаптан укыганнардыр.
— Малайларыңны хурлама, Бәдретдин абый, — дим. — Үз эшен җиренә җиткереп
эшләгән һәр кеше дә зур кеше. Менә дигән итеп эшлиләр ич малайларың.
— Эшләвен эшлиләр дә бит, укымадылар... Сигездән ары китә алмадылар.
Әңгәмәгә бик аз катыша торган Харис абый түзмәде:
— Башын катырма Туфанның, Бәрттин. Уку нәселдән килә ул, — диде.
— Минем нәсел Туфан нәселеннән кай ягы белән ким?— диде Бәдретдин абый.
— Кимме, артыкмы, сезнең нәселдән укыган кеше чыкмаячак, Бәрттин, — дип
Харис абый үз теориясен исбатларга кереште, — бабаң, атаң көтүче булган. Үзең көтүче,
малайларың көтүче, аларның малайлары да көтүче булачак. Ә Туфанның әтисе Гаптул
язу-сызу тирәсендә кайнашты, Туфан да шунда, аның да балалары язу белән тамак
туйдырачак. Ник дисеңме? Менә тыңлап кара. Туфанның малае туды ди, аякка йөри
башлады ди. Идән буйлап кылтыйн-мылтыйн атлап барганда, ул абынып егыла. Абынып
егылган нәрсәсе — китап. Шуннан, үсә төшкәч, Туфанның малае сорый әтисеннән, әти,
нәрсә бу, ди. Туфан әйтә, китап, ди. Нигә ул китап, ди малае. Туфан аңлата башлый, малай
күте белән шуышып йөргәндә үк хәреф танырга өйрәнә. Синең малаеңның малае туды
ди. Кылтыйн-мылтыйн атлап әтисе янына килде ди. Әтисе чыбыркы ишеп утыра ди.
Әти, нишлисең, дип сорый малае. Чыбыркы ишәм, улым, ди әтисе. Нәрсәгә ул чыбыркы,
дип сорый малае. Әтисе аңлата, чыбыркыны шартлатып күрсәтә, малаен да чыбыркы
шартлатырга өйрәтә. Менә шул: көтүчедән — көтүче, укыганнан укыган туа, Бәрттин.


Роберт МИҢНУЛЛИН
Сорауга сорау

– Ни өчен Мәскәү Кремеле кызыл төстә дә, Казан Кремеле ак төстә? – дип сораганнар
Минтимер Шәймиевтән.
– Кем әйтмешли, Казан Кремеле ни өчен кызарырга тиеш әле? – дип, сорауга сорау
белән җавап биргән ил агасы.
Кул чабу
Композитор Александр Ключарёвның 100 еллыгы. Шагыйрь Ренат Харис шигырен
укыгач, сәхнәдән төшеп бара. Халык тыйнак кына кул чаба башлап, куе алкышларга күчә.
Харисның урынына барып утыруы була, халык тагын да көчлерәк кул чабарга тотына.
Харис торып баса да, уңлы-суллы борылып, рәхмәтен белдереп, тамашачыларга баш ия.
Баксаң, Ренат Харис төшеп барганда ук, сәхнәгә Илһам Шакиров чыгып баскан
булган икән.


Марсель ГАЛИЕВ
Акыллылар арасында

Марсель Гали, шаулатып, Академия театрында юбилей кичәсе уздырган. Берничә
көннән аңа Мөслимнән Фоат Садриев шылтырата икән:
– Соңлап булса да котлыйм. Ничек үтте юбилей кичәң?
– Зал шыгрым. Казанның бөтен акыллы кешесе җыелган иде.
Фоат Садриев, көрсенеп, әйтеп куя:
– Ул кадәр акыллы арасында берүзеңә кыен булгандыр...


Гәрәй РӘХИМ
Урман суы шәп ага...

Мәскәүдә РСФСР Язучылар Союзында Сергей Михалков кул астында эшләгән чагым.
СССР язучыларының чираттагы съездыннан соң безнең Татарстан делегациясе,
Мәскәү–Казан поезды иртәрәк китү сәбәпле, банкетта катнаша алмады. Мәҗлес,
гадәттәгечә, Кремльнең Съездлар сараенда булды. Оста тамада буларак, Михалков һәр
мәҗлескә үзенчә яңалык кертергә ярата иде. Бу банкетта ул шундый тәкъдим кертте