ТУРГАЙ (дәвамы)

Сөмбел
Иртән тәмләп кенә чәй эчеп уянганда, әбисе сикереп торып календарьга
карады да:
– Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! – диде.
Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга
тиеш булды. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының гадәттәгечә башы белән
йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа
күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр
төреп алдылар.
Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И, сөенеп тә куйды инде
Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң:
– Сиңа ничә яшь инде, улым? – дип сорады.
Тургай юри бер сүз дә дәшмичә, биш бармагын тырпайтып күрсәтте.
– Биш яшең тулгач, син егет кеше булгансың инде, улым, – диде Шәмседоха
әби. – Ә менә миңа бүген сиксән яшь.
Тургай аларны ничек көлдерергә микән, дип уйлап кына тора иде, теленә килгән
беренче сүзләрен әйтте дә салды:
– Беркая да бара алмыйсың инде, Шәмседоха әби, картаябыз!
Бу сүзләрне ишетүгә, әбиләр, кигәвен куарга теләгәндәй, кулларын селти-
селти көләргә тотындылар, диванга барып чүмәштеләр, әлеге сүзләрне туктаусыз
кабатлаттылар, Тургай үзе алардан да ныграк көлде.
Шәмседоха әби чәй әзерли башлауга, ишегалдыннан кереп килүче таза гына
апа күренде. Ул бер кыз җитәкләгән иде.
– Карамалыдан Хәнифә бу, – диде Шәмседоха әби, тәрәзәдән карап.
Ул арада алар өйгә дә килеп керделәр. Кызның күлмәге Тургайларның
ишегалдындагы әнисе утырткан чәчәкләр төсле ал иде. Хәнифә исәнләшкәч, алар
өчесе дә, ачыгып кайткан казлар кебек, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшергә
тотындылар. Кыз бер кулы белән әнисенең итәгенә ябышкан килеш Тургайдан
күзен алмады. Тургай аңа якынрак килде. Кызның күзләре зур, зәп-зәңгәр, бераз
куркыбрак карыйлар иде. Ул курыкмасын өчен, Тургай, елмаеп, кызның битен
йомшак кына сыпырып алды. Аның бите йомшак, җылы , күлмәге төсле алсу иде.
Аның бераз ачылыбрак торган кызыл иреннәре сөт имүдән әле генә туктаганнар,
шуңа сөт исе киләдер кебек тоелды. Битенә кагылгач, кыз, башын читкә борып,
Дәвамы. Башы 3нче санда.
10
әнисенә ныграк елышты. Тургайның нишләптер шул мизгелдә аны күтәреп алып
йөгерәсе килде. Ул елый башлар, әнисе артыннан куар, ә Тургай юри туктамас,
үзләренә кадәр йөгереп кайткач кына, ишегалды чирәменә «тып» итеп бастырыр
да: «Менә безнең ихата!» дияр, өйне, әти-әниләрен, әби-бабасын күрсәтер, песи,
Акбай, бәбкәләр янына алып чыгар, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәтер...
Шунда әнисе кызга иелеп:
– Сөмбел кызым, әнә Тургай белән уйнагыз, – диде, кызның кулын итәгеннән
ычкындырды һәм алар өчесе, өстәл янына утырып, күгәрченнәр кебек гөрләшергә
тотындылар.
Сөмбел зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп аңа карап тора бирде. Шунда ул аның
беләгенең кабарынкылыгын, беләзек турыннан җеп белән кысып куйган шикелле
батып торуын күрде. Нишләптер кызның шул күперенке беләген чеметеп аласы, алсу
битеннән кысып тотасы килде. Тик болай эшләргә ярамый. Аны көлдерергә кирәк,
аның шикләнүе йөзенә чыккан. Ул кесәсеннән иң элек теге йолдыз кыйпылчыгын
чыгарып аңа сузды. Әмма Сөмбел ташка кагылып та карамады. Тургай кесәсендәге
шоколадлы ике конфетның берсен бирергә теләде, Сөмбел аны алмады, әмма
ымсынган төсле карап торды. Тургай аңа якын ук килде, кыз чигенмәде. Кызның
маңгае тирләгән, кара бөдрә чәчләренең бер учмасы тир белән маңгаена ябышкан.
Тургай шул ябышкан чәчтән күзен ала алмады. Ул Сөмбелне кызганып куйды. Әнисе
аны әнә шул матур кулларыннан җитәкләп, кызу-кызу атлагандыр, ә ул җитешәм дип
терек-терек йөгергәндер, шуңа тирләп чыккандыр. Тургай нишләптер курка-курка
гына аның кулын тотты. Сөмбелнең кулы үзе кайнар, үзе тирләгән иде.
– Әйдә чыгабыз, – диде Тургай, аңа якын ук килеп.
Ул Сөмбелнең озын керфекләрен аермачык күрде, тын алганын ишетте.
Сөмбелнең моңа кадәр зур булып ачылган күзләре кысыла төште, иреннәрендә
елмаю күренде. Ул, телен чыгарып, өске ирененең бер читен каплады. Аның тел
асты әллә ничә тамырлы, бик кызык иде. Тургай да көлә-көлә аңа охшатып телен
чыгарды һәм нишләптер тел очын аның битенә тидерде. Шулчак:
– Сезнең егет минем кызымны үбә түгелме соң?! – дип көлеп җибәрде
Сөмбелнең әнисе.
Тургай шундук йөгереп китте дә, әбисенең тезенә аркасы белән терәлде.
– Хәзерге балалардан барысын да көтеп була, – диештеләр өстәл янындагылар.
Тургай тагын кыз янына килеп, конфетын сузды. Ләкин Сөмбел күзләрен ике
кулы белән каплап өлгерде.
– Ояла ул, аңа өч яшь кенә бит әле, – диде әнисе аклангандай.
Тургай Сөмбелнең ике бармак арасыннан бер күзенең елтыр-елтыр килүен
күреп торды. Ахырда ул конфетны алды. Тургай аны җитәкләде, Сөмбел
карышмады, алар ишеккә атладылар.
– Син сөйләшә беләсеңме? – дип сорады Тургай, ишегалдына чыккач.
– Тук, – диде кыз.
Тургайның аны уйнатасы, көлдерәсе килде. Их, өч тәгәрмәчле велосипедын
алып килгән булса! Йөреп тә күрсәтер, аны да өйрәтер иде.
– Конфетыңны аша, – диде Тургай.
Ләкин ул басып тора бирде. Тургай кесәсеннән калган конфетын алып, кәгазен
сүтте дә Сөмбелнең авызына китерде. Ул аны борчак кадәр генә тешләп алды. Тургай
да аның кебек итте. Шулай әле берсе, әле икенчесе вак-вак тешләп, конфетны ашап
та бетерделәр. Сөмбелнең иягенә көрән булып конфет буялып калган иде.
– Битеңә конфет тигән, – дип Тургай аның ияген кулы белән сөртте.
Аннары нишләптер битен дә сыпырып аласы итте. Бу вакытта Сөмбел гел
елмаеп торды. Тургай тагын аның кулын тотты. Хәзер аның кулы май кебек
йомшак, әллә ничек аңа тартылып тора иде. Тургай аны җитәкләп абзар ягына
Ф О А Т С А Д Р И Е В
11
алып китте. Сирәкләп коелган койма артыннан Шәмседоха әбинең Ристан исемле
ак кәҗәсе күренә иде. Тургай конфетларны Ристанны сыйларга дип алган иде.
Сыйлый алмады инде. Кәҗә аның буш кул белән килмәвенә күнегеп беткән. Бүген
дә, койма ярыгыннан борынын тыгып, телләрен сузып-сузып алды. Сөмбел чырык-
чырык көлеп куйды һәм Тургайны шаккатырып:
– Кәзә! – диде.
– Сөйләшә беләсең икән бит, – диде Тургай.
– Тук, – диде кыз өметсез тавыш белән.
Тургай: «Әйдә синең конфетыңны аңа бирик», — димәкче булды да, тыелып калды.
– Мин синең янга яңадан килермен әле, – диде ул, Ристанның борын өстен
сыпырып. Аннары: – Әнә сакалын күрәсеңме? – дип сорап куйды.
Кыз берни дә әйтмәде, кәҗәгә төбәлгән килеш тора бирде.
– «Сакал» диген әле, – диде Тургай.
– Такал, – диде кыз.
– Сезнең сыерыгыз бармы?
Сөмбел «әйе» дип баш селкеде.
– Сыер белән кәҗә икесе дә бозау булган, – дип аның игътибарын яуламакчы
булды Тургай. – Берсе әйбәтләп ашаган, икенчесе киреләнгән, юньләп ашамаган.
Шуннан ул менә шулай бәләкәй булып калган. Әнә бит койрыгы да бәләкәй, өскә
күтәрелеп тора. Сыерның койрыгы җиргә тия язып йөри.
Сөмбел чыркылдап көлеп куйды. Ышанмый, шуңа көлә, дип уйлады Тургай.
Үзе биргән конфетны бик тә ашатасы килә иде аның.
– Әгәр ашамасаң, синең дә кулларың, аякларың үсмичә бәләкәй калачак.
Сөмбел тагын көлеп куйды да:
– Минем койрык тук, – диде ике кулы белән арка яклап билен тотып.
– Койрыгың булмаса, менә бу төшеңә сакал чыга, – диде Тургай, бармагы белән
аның ияк астын кытыклап.
Сөмбелнең ияк асты шундый йомшак, җылы иде.
Тургай аны җитәкләп, Шәмседоха әбинең ишегалдын күрсәтеп йөрде. Аннары
чиләкләр, чүлмәк, савыт-саба каплап куелган киң эскәмия янына килделәр. Шунда
Сөмбел кесәсеннән нидер алды да, бер чиләккә чыкы-чыкы суга башлады.
– Ни ул? – дип кызыксынды Тургай.
Сөмбел учын ачты. Бу тимер акчадан шактый зур бер түгәрәк нәрсә иде. Аңа
чабып барган канатлы ат төшерелгән, үзе күзләрне чагылдырырлык ялык-йолык
килә. Тургайның аны тотып карыйсы килде, әмма Сөмбел учын йомды. Ул аны
йомып бетерә алмады, теге әйбер елтырап күренеп тора иде. Тургай ике кулы белән
Сөмбелнең учын ачты да әйберне кулына алды. Сөмбел аның алуына ачуланмады,
«Ярар, сиңа булсын», дигәндәй көлеп куйды.
Ул арада әбиләр дә килеп чыктылар. Сөмбел әнисе белән бер якка, Тургай белән
әбисе икенче якка киттеләр. Тургай шактый вакыт кулын теге түгәрәк әйберне
салган кесәсеннән чыгармыйча барды, артына да караштырып алды. Көмеш ат
сурәте аның күз алдыннан китмәде, ул аның өчен бик тә кадерле әйбергә әверелде.
Әнисе арттан килеп, ул әйберне алып китәр кебек тоелды. Әллә шуңа, әллә башка
сәбәптән, аңа әбисе белән атлау бик акрын тоелды. Һәм ул: «Мин кайта торам», —
диде дә өйләренә очты гына...
Шәһәрдән кайткач
Кичә ашыга-кабалана шәһәргә барырга әзерләнергә тотындылар. Тургай моңа
куанып туймады. Шәһәрне телевизордан күреп кенә белә ич ул. Җитмәсә бик
еракка, Чиләбе якларына ук барасылар икән. Әтисе ак «жигули»ен ялт итеп юды,
ТУРГАЙ
12
аның багажнигына әллә ниләр тутырдылар. Тургайга өр-яңа күлмәк-ыштаннар,
аягына сандалилар кидерделәр. Бу киемнәр аңа гәүдәсен калай белән төргән кебек
итте. Теләсә дә, теләмәсә дә, карыша алмады. Шәһәргә трусиктан, яланаяк барырга
ярамаганны белә ул.
Алар иртән, ашап-эчү белән үк, кузгалдылар. Әбисе белән бабасы хәерле юл
теләп, Тургайны кочаклап үбеп калдылар. Ул шәһәр бик ерак булып чыкты. Урман
эченнән әле болытларга таба күтәрелеп, әле түбән төшеп баручы юлның азагы
беркайчан да булмас кебек тоелды. Алар чокыр эчендә диярлек урнашкан ул
шәһәргә кояш сүрелә башлаганда гына барып җиттеләр. Әнисенең апасы Сабира
өстәлләр әзерләп көткән иде, ул көнне шәһәр күрергә вакыт булмады. Икенче
көнне Сабира апалары белән Рәсүл җизниләре шәһәр күрсәтергә алып киттеләр.
Машина белән чыкмадылар, автобус, троллейбус, такси белән йөрделәр. Тургайга
иң кызыгы аттракцион булды. Ул анда коточкыч зур тәгәрмәчкә әтисе белән янәшә
утырып, болытларга кадәр күтәрелде, бөтен шәһәр уч төбендәге кебек күренде.
Бу Галимҗан абыйсының һавага чөюе ише генә түгел иде инде! Тургайны шәһәр
урамнарында кешенең күплеге шаккатырды, барысының да каядыр бик ашыгуы,
хәтта терәлеп үткәндә дә бер-берсенә күз салмаулары, исәнләшмәүләре мәзәк иде.
Борынга әледән-әле кайнар асфальт, таш, машина исе бәрелә. Урамдагы агачларны
ул кызганып карады. Алар бу шау-шуга аптырап, туктаусыз ашыгучы халыкка
үпкәләп басып торалар кебек тоелды. Автобус көткәндә, Тургай бер юкәнең астагы
ботагын иеп, очындагы яфракларын үпмәкче булган иде, сыбызгысын сызгырта-
сызгырта зур гәүдәле бер полицейский килеп тә җитте. Аның сары калын мыегы,
эре ак тешләре арасыннан тавышы күкрәп чыкты:
– Почему ломаешь?!
Тургай ботакны ничек чиерттереп җибәргәнен сизми дә калды. Ул куркуыннан
әтисенең артына качты. Әтисе русча ниләрдер аңлаткач, полицейский китеп барды.
– Нигә ачуланды ул? – дип сорады Тургай.
– Сине агач ботагын сындыра дип уйлаган.
– Нишләп алай уйлаган?
– Шәһәрдә хулиганнар агач ботакларын сындыралар, ди.
– Мине хулиган дип уйлаганмыни?
– Полицейский тәртип сакларга тиеш. Ул бусы әйбәт кешедер, тегесе начардыр
дип уйлап тора алмый.
Алар курчак театрында булдылар. Бик кызык икән. Зоопаркта әллә нинди
җәнлекләр күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде.
Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне
кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Әти-
әниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә моны күреп
шаккатты. Алар «Давай, парень, ещё раз», дип аны кыстый башладылар. Әтисе
рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән «мә-мә-мәә»,
дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште.
Тургайны барысы да «молодец» дип мактады. Аның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык
булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде.
Тургайны әллә ни шаккатырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе
дә булмаган ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, кәҗә саклау урыннары,
Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә
нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик
тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде
шәһәрнең матурлыгы кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар
да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын
китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның юньләп ашыйсы килмәде.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
13
Капкалап утыра торгач: «Иртәгә кайтабызмы инде?» – дип әле әтисенә, әле әнисенә
карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре «Нинди кайту әле, шул кадәр
җирдән бер җитешеп килгәч», дип аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән
әнисе кушылды. Әмма Тургай «кайтыйк, җитте», диде, йөзенә канәгатьсезлек
чыгарып. «Бездә ошамыймыни сиңа?» диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. «Әле
иртәгә җизниләренең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары
белән рәхәтләнеп уйнарсың», дип әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга
ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йокларга тиешле бүлмәгә
кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. Нишләп болай икән
соң бу, дип баш ватты ул. Ел буе «шәһәр», «шәһәр» дип кызыктырдылар бит югыйсә.
Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да,
бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят.
Телевизорлары да тәрәзә чаклы. Ә менә әллә нәрсә тарта да тора. Ул тарткан саен,
эч яна, эч янган саен, кайтасы килә, кайтасы килгән саен, шәһәрнең матурлыгы
каядыр китеп юкка чыга... Бөтен нәрсә тавышсыз җыр төсле.
Җизниләренең энеләренә кунакка баргач та, андагы бер көтү бала белән әллә
ни кызык тапмады Тургай. Күбесе татарча әз-мәз генә пупалый икән. Ул татарча
сораса, русча җавап бирделәр. Алар русча дәшсә, Тургай татарча дәште. Ул әллә
нинди тар урынга кысылгандай бәргәләнде. Сүз әйтергә оялып, кыенсынып кына
уйнар-уйнамас вакыт үткәрде шунда.
«Кайтыйк, кайтыйк», дип туйдырып бетерсә дә, әти-әнисе ашыкмады. Аны
һаман шәһәрнең әллә нинди урыннары белән кызыктырырга тырыштылар.
Суыткычны мороженый белән тутырдылар, өстәлләр җиләк-җимештән, әллә ничә
төрле сулардан сыгылып торды. Быҗырдап кайнап торган әчкелтем-төчкелтем
ул суларны эчкәндә, вак күбекләренең тамчылары битләренә кадәр килеп җитеп,
борын эчләрен кытыклап рәхәтләндерсә дә, ул үзләренең тау чишмәсенең суын
сагынды. Алдына китереп куйган йогыртны капкач, үзләренең ачкылт катыгы
искә төште. Йокларга яткач, чикерткә сайравын тыңлыйсы килеп бик озак көтте,
ләкин бернинди чикерткә тавышы ишетелмәде. Бүлмәгә урамдагы машиналар
гөжелдесе генә тулды.
Дүртенче көнне кайтырга кузгалгач, Тургайның эченә җылы йөгерде. Әле
кайтасы да кайтасы, юлның очы да, кырые да юк, ләкин кайту шатлыгы бөтенесенә
дә түздерде. Район үзәгенә җиткәч, бөтен гәүдәсенә шатлык уты йөгерде. Авыл
белән ике арадагы юлның һәр метры аның йөрәге аша үтте. Ниһаять, машина тау
башына килеп җитте, авыл күренде.
– Әтием, тукта! – диде Тургай, сулышы кабып.
– Нәрсә булды?
– Туктат, йөгереп кайтам!
Ул сандалиларын, оекбашларын әллә кайчан салып куйган иде инде. Әтисе
белән әнисе мәгънәле елмаешып бер-берсенә караштылар да аны төшереп
калдырдылар. Юлның кайнар туфрагына китереп басуга, гәүдәсе дерт итеп
китте, табан астыннан күтәрелгән ниндидер җылы бөтен гәүдәсен чолгап алды.
Барлык үлән, барлык чәчәк аңа төбәлгән. Нинди тәмле исләр! Чабыр үләненең исе
бөтенесен кысрыклап борынга тула. Һәрберсе аңа сәлам бирә, һәрберсе җырлый!
Тургай сикергәләп-сикергәләп торды да, өч мәртәбә тауга түбән мәтәлчек атты.
Аннары йөгерә-атлый авылга томырылды. Карале, гел бәйләнеп интектергән җил
дә аны сагынган инде әллә? Шулай булмаса, битләреннән, муеннарыннан йомшак
итеп сыйпамас иде.
– Сагындыңмы, апай?! – диде ул көлә-көлә. – Сагынгансың шул, кычкырып
әйтәсең генә килми. Эре бит син!
Ул ике кулын тегермән канаты кебек кызу-кызу әйләндереп җилгә каршы
ТУРГАЙ
14
торды. Өстендәге төркем-төркем болытлары белән бергә авыл да аңа таба йөгерә
икән бит. Җил йомшак канатлары белән ромашка, кыргый бөтнек, җиләк, алсу
тукранбаш, кыңгырау чәчәк, тәбәнәк әрем исләрен тургайга бөркеде... Зәңгәр
чәчәкле һиндыбалар, ак мәтрүшкәләр, сары чәчәкле кандала үләннәре үрелеп
каты сабаклары белән аны туктатмакчы булдылар. Әмма ул аларга «иртәгә, иртәгә,
бүген вакыт юк!» дигәндәй көлә-көлә йөгерүен дәвам итте.
Тургай, кулларын югары күтәреп авыл ягына сәлам бирде, аннары тезләнеп
ромашка, меңъяфрак, кәрешкә, кыңгырау чәчәкләренә иреннәрен тидерде,
кочагына җыярга теләгәндәй, куллары белән үзенә таба сыпырды. Әз генә уңдарак
бүректәй күпереп утырган чабыр үләненең исенә түзә алмыйча, аның күкшел-
алсу чәчәкләренә битен терәде. Шулчак күз читен авырттырып корт чагып алды.
– Әллә-лә-лә! – дип сикереп торды ул һәм төкереге белән шул урынны ышкыды.
– Күргән идем бит мин син усалның шунда утырганын. Әз генә кагылырга да
ярамый үзеңә.
Шактый түбәнәйгән кояш аны үртәп күз кысты. Каяндыр килеп чыккан бер
саескан, өч карганы ияртеп, Тургайны корт чакканын сөйләргә авылга очты.
Каршысында басып торган йомран бер генә мәртәбә сызгырды да оясына чумды.
Ник сукты?
Тургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, уң күзе бөтенләй
ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып караган иде — шоп-шома,
кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык
булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әти-
әниләре, әбисе белән бабасы кече якта чәй эчеп утыра иде, алар да, аның йөзен
күргәч, елмаешып-көлешеп алдылар.
– Ай-яй, нык симереп кайткансың шәһәрдән, улым, – диде әтисе, эчә торган
чәен өрә-өрә.
Тургай ашык-пошык юынып, ике кабып бер йоткач, чыгып йөгерде. Әле
малайлар торырга иртә. Кеше күбрәк җиргә барырга кирәк. Бу вакытта алачык
тирәсендә механизаторлар җыела, шеш беткәнче авылны әйләнеп чыгарга кирәк.
Алачык тирәсендә кеше күп иде. Тургайны күргәч, елмаешып аның тирәсенә
җыелдылар. Автобус шофёры Әнәс Тургайның каршына ук килеп чүгәләде.
– Кем белән сугыштың, үскәнем? – диде ул, аны үртәп.
– Мин бит син түгел сугышырга...
Алачык буе бердәм көлү тавышыннан дерелдәп куйды. Ник дисәң, Әнәснең
салып кешегә бәйләнә, сугыша торган гадәте бар иде.
Тургай исән күзен акайтып, кашларын сикертеп, авызын кыеш-мыеш китерә-
китерә, телен чыгарып дерелдәткәч, барысы да рәхәтләнеп көлделәр. Ул сикерә-
сикерә инешкә йөгерде, тар басмадан чыккач туктап калды.
Ничек кызыграк итәргә соң моны? Кесәсеннән бәләкәй көзге чыгарып йөзен
әле тегеләй, әле болай кыландырып карагач, ләм белән калынайтып, кашларын
уртадан тоташтырып та куйды, борын очын да каралтты. Болай кызыграк икән бит!
Тыкрыктан күтәрелеп, урам буйлап йөгерде. Кибеткә кергән иде, сатучы Тәскирә
апасы да, әйбер алырга килгән кешеләр дә көлештеләр.
Кибеттән чыккач, культура йортына йөгерде, җирле Совет бүлмәсендәгеләрне
көлдереп чыгып китте. Аннары ул әллә ничә урамны буйлады, кемне күрсә,
шуңа барып, йә бал корты белән үбешкәнен, йә сугышканын сөйләде. Ниһаять,
Шәмседоха әбисенә килеп җитте. Кендек әбисе дә башта куркуга төшкән иде,
аннары рәхәтләнеп көлде. Тургай монда кәҗәне ашатырга дип килгән иде.
Башына Шәмседоха әбисенең иске яулыгын бәйләп, бер як пыяласы төшкән хан
Ф О А Т С А Д Р И Е В
15
заманындагы күзлеген кигәч, кәҗә янына чыкты. Ристан башта гаҗәпсенеп карап
торса да, Тургайны таныды, йөгереп килеп борынын кесәсенә төртте, кулын ялады.
Кәҗәне аптырата алмавына бераз кәефе кырылса да, Тургай аңа дип кесә тутырып
алып килгән печеньеларын ашатты. Шәмседоха әбисе биргән бер йомры сөтне
эчкәч, ул рәхмәт әйтеп капкага таба юнәлде.
– Улым, маңгаеңдагы ул сызылган кашларыңны сөртик әле, – диде Шәмседоха
әбисе, кулына юеш чүпрәк алып.
– Әйем, кирәкми, алайса кызык булмый! – дип Тургай капкадан чыгып йөгерде.
Тизрәк малайларның күңелен күтәрергә, аннары бергәләп Галимҗан абыйсы
янына көтүлеккә төшәргә уйлады. Кем очраса да, көлә, аның иңбашыннан коча.
Юк, мең шәһәргә дә алыштырасы юк Тургайның үз авылын! Шәһәрдә болай итеп
йөри алмыйсың, сине полицейский тотып алып китәргә мөмкин. Ә авылда менә
бу койма буендагы кычытканнар да сиңа тыныч кына карап тора, чагарга үрелми.
Ул кычытканнар алдында сикергәләп, бөтерелеп алды, тик алар көләмени? Үзе
генә гөлдерәп көлеп куйды. Җыелсын иде хәзер бөтен авыл! Менә рәхәтләндерер
иде ул аларны! Биер дә, җырлар да, сөйләр дә, мәтәлчеген дә атар иде. Тукта, әнә
капкасыннан Госман абзый чыкты. Тургай аның янына йөгереп килде.
– Исәнме, Госман абзый! – диде ул елмаеп.
Ләкин Госман хәрәкәтсез карап тора бирде. Аның колакка каты икәнен белә
Тургай. Госман абзыйның бер күзе дә сукыр. Тургай аңа иреннәрен әллә ниләр
кыландырып, телләрен чыгарып, бал корты белән үбешүен сөйләде. Тик Госман
абзый нишләптер көлмәде, аңа сыңар күзе белән зәһәр карап торды да:
– Син генә җитмәгән идең! – дип яңагына чабып җибәрде.
Тургай телсез-өнсез калды. Башын иде дә Бормалы буена йөгерде. Оя-оя булып
тезелешеп утырган каз-үрдәкләрне куркытып үткәч, кәүсәсе урталай ярылып
төшкән тирәкнең төбенә барып капланды. Бары шул чакта гына аның кайнар күз
яшьләре бәреп чыкты. Ул әллә ничек көйли-көйли бик озак елады, күз яшьләре
чишмә кебек акты, башы берни уйлый алмады...
Күпмедер вакыттан, инде елап тәмам арыгач, башына бер сорау килде: «Ник
сукты?» Суккан яңагы авыртмады да бугай, ул аның авыртуын сизмәде. Үксүенә
буылып, шул хәтәр сорауга җавап эзләде. «Госман абзый ник сукты?» Аның
маңгаен-йөзен, терсәкләрен мең мәртәбә ташка, агачка бәргәне, пыялага басып
табанын ярганы бар. Беркайчан елап та карамады. Шыңшып алса да, шундук
онытты. Ә бу? Ни соң бу? Аның өстенә тын да алдырмаслык авыр тау ятты. Бу тауны
ничек булса да алып атарга кирәк, ләкин Тургайның җеп өзәрлек хәле дә юк иде.
Күз яшьләре белән бергә аның барлык көче чыгып беткән иде... Баштарак, ярсып
елаганда, ул Госманны зәхмәт сугуын, өе-ние белән давыл очырып алып китүен
теләде, аның акыра-бакыра очып киткәнен, өенең түбәләре, бүрәнәләре таралып
һавада бөтерелүен күз алдына китерде. Тик бу Тургайга бернинди тынычлану
бирмәде, киресенчә, үзендә шундый явыз уйның тууы елавын көчәйтте генә.
Ахырда бу тауның ни икәненә төшенә башлаган кебек булды ул. Моңа кадәр
Тургайны бөтен авыл елмаеп-көлеп, иркәләп-сөеп кенә йөртте, һәрберсе мактады.
Аның өчен бөтен авыл әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кебек иде. Ул һәр
өйнең яраткан баласы иде. Аңа ни кыланса да килешә иде һәм ул ни тели шуны
кылана иде. Өйдә дә, урамда да, кибеттә дә, башка җирдә дә. Тик аны яратмый
торган Госман абзый да бар икән бит! Тургай өчен иң коточкыч әйбер шушы иде.
Ул барлык кешеләр гел сөенешеп-көлешеп кенә яшиләр, алар арасында бер-берсенә
яхшылык кылудан башка нәрсә була алмый, дип саный иде.
Ул нишләптер тагын көзгесен чыгарасы итте, әмма елаудан шешенеп беткән
йөзен күрәсе килмәде. Шулай да бер генә мәртәбә күз төшереп алырга булды.
Карады да кабалана-кабалана көзгесен кулы белән каплады. Көзгедәге кыяфәтендә
ТУРГАЙ
16
ниндидер коточкыч нәрсә бар иде бугай. Ул аның ни икәнен аңлап бетерә алмады,
кабат карарга курыкты. Күпме генә тыелса да, түзә алмады, тагын көзгесен йөзенә
күтәрде һәм тәне эсселе-суыклы булып китте: аның ләм сылап ясаган кашлары
нәкъ Госман абзыйныкы төсле иде! Хәтта борын турында ике кашының кушылуына
кадәр шуныкы иде! Ниндидер аңлаешсыз көч Тургайны кинәт торырга мәҗбүр
итте. Ул дүрт-биш сикерүдә инеш ярына барып җитте һәм, тездән суга кереп,
битен ашыга-ашыга юды. Кабат тирәк төбенә утырганда, ул тагын әллә нишләде.
Тургайның бөтен барлыгын аптырау биләгән иде. «Ничек булды соң инде бу?» дигән
сорау аны туктаусыз эзәрлекли башлады, әлеге эзәрлекләүдән ул туктаусыз качарга
теләде. Госман абзый дөрес суккан булса? Ул, кесәсеннән йолдыз кыйпылчыгын
алып, көзгесе өстенә куйды һәм икесен дә шактый вакыт кайнар учларына кысып
торды. Нух тавы ягыннан талгын җил исеп куйды, каз мамыгыдай йомшак кагылып,
битләрен сыйпап үтте... Тирәк, тал, җирек яфраклары лепердәшеп нидер серләшә
башлады. Зәп-зәңгәр күк үзе дә, кояш та аның баш очында юатырга теләгәндәй карап
тора, эремчек болытлар төркеме дә нәкъ аның турында туктап калган. Уң яктагы
талда инде күптән тыныч кына сайраган сандугач Тургай утырган тирәккә күчте
дә чут-чут килеп өзгәләнергә тотынды. Сандугач үзенең иптәшләрен югалткандыр
кебек тоелды Тургайга. Әзрәк үткәч, сандугач аны юатырга килгәндер, дигән өмет тә
уянып куйды. Тургай тирәкнең аска бөгелеп төшкән яшь ботакларын, яфракларын
кочагына җыеп, аларга йөзен терәде. Сусыл яфраклар битләрен, колакларын
кытыклады, таныш исе борыннарына тулды. Шушы яфраклар арасыннан яшеллеккә
күмелгән бөтен җирне, ак болытлар йөзгән күкне, кояшны күрде. Барысы да
урынында, бүген дә, иртәгә дә шулай булачак, сөенечләр белән мөлдерәмә тулы һәр
көнне малайлар мичтән яңа пешеп чыккан хуш исле ипи кебек кабул итәчәкләр.
Кояш баеганда, бүгенге көн белән рәхмәтләр әйтеп хушлашачаклар, иртүк яңасын
каршылаячаклар. Дөнья дигән бу могҗизаның бер татлы тамчысы, аны татып карау
зур куаныч. Бер генә җан иясенең дә моннан туйганы юк, беркемнең дә моны бозарга
хакы юк. Тургайның бүген Госман абзый янына барып чыгуы да бозарга тиеш түгел
аны. Әйе, кайсыдыр төшендә ялгыш киткән. Ул Госман абзыйларга йөгерде, ләкин
аның өенә якынайган саен аяклары авырайды һәм барып җиткәнче үк туктап калды.
Юк, аның күзенә карый алмый иде ул. Аның аңа әйтер сүзе әзер түгел иде. Аңа үзе
өчен дә, Госман абзый өчен дә оят иде кебек. Һич тә болай була алмый, әмма бу
шулай һәм моның ник шулай икәнлеген ул аңламады, сизенде генә...
Биштирәк
Гөлбакча авылының иң серле урыны – Нух тавы. Аңа халык ярым табынып, ярым
шомланып карый. Чөнки анда менү тыелган, бик тәвәккәлләр генә менмәкче була,
ниндидер серле сәбәпләр, көтелмәгән хәлләр аркасында менә алмый калучылар да күп...
Тагын шундый серле урыннарның берсе – Биштирәк үзәне. Борын заманнарда
Ык уртасында озынча утрау булган ул, яр белән тоташмаган булган. Утрау
әйләнәсендә очлары болытларга тиеп торган биш тирәк һәм колач җитмәс имәннәр
үскән. Болгар дәүләте яшәгән дәверләрдә биредә хан сарае һәм асылмалы бакча
булган, ул бакча әлеге биш тирәккә асылган булган, дип сөйлиләр. Яшь хан үзенең
кәләше белән шул бакчада ял итә торган булган, өйләнешүче яшьләр шул бакчада
мәңге бер-берсенә тугры булырга ант иткәннәр. Хан сараен Нух тавыннан алып
кайтылган затлы ташлар белән төзегәннәр. Ул ташлар мең төсле нурлар сибеп
уйнап торган, аларга кагылу түгел, якын гына килгән кешеләргә дә биниһая көч
иңгән. Бакча уртасында көмеш фонтан атып торган. Хансарайны ак яллы бүре
саклаган, диләр. Ул бүренең йөзе кешенеке төсле булган, имеш тә кеше кебек көлә
дә, елый да, сөйләшә дә белгән. Хан белән берлектә гаделлек урнаштырып торган.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
17
Берәр җан иясе икенчесен рәнҗетсә, Нух тавыннан рәнҗетүчегә җәза сораган. Җәза
бик каты булган, кешеләрнең кечкенә гаделсезлеге дә гафу ителмәгән. Ак бүре
йолдызлы төндә Нух тавына таба авызын күтәреп улап, җәза сораган. Рәнҗетүчене
көчле давыл чыгып күтәреп алып киткән, яисә яшен суккан.
Ул заманнарда кешеләр Нух тавындагы изге чишмәгә салу өчен алтын-көмеш
акчаларын шунда йөрүче аерым кешеләр аркылы биреп җибәрә торган булганнар.
Шушы вазыйфаны башкаручы бер егет кешеләрдән җыелган акчаларга кызыккан
да, бер өлешен яшереп, бакчасына күмгән. Калганын Нух тавына алып килгән һәм
чишмәгә салырга ниятләп торганда, үзе таш баганага әверелгән. Чишмә янында
хәзер дә торучы таш багананы шул егет, диләр. Кемгәдер зарар салу, урлашу, алдау,
кемнедер рәнҗетү рәхимсез җәзага тартылганлыктан, кешеләр гадел яшәгәннәр,
бик тә бәхетле булганнар. Әмма кемнәргәдер бу ошамаган, алар хансарайның
нурлар чәчеп торучы ташларына кызыккан. Аңа керү юлын көне-төне саклаган
ак бүрене үтерү өчен дошманнар иң усал сихерчене эзләп тапканнар. Бер пот
алтын хакына ул сихерләнгән җиде көзге һәм тартмага ябылган җитмеш кара елан
биргән, ак бүрене ничек юк итәргә икәнен өйрәткән. Күкне кара болытлар каплаган
йолдызсыз төнне сайлаганнар. Хансарай капкасына теге җиде көзгене җиде яктан
юнәлткәннәр. Ул көзгеләр яшен утыннан да яктырак нур чәчкән, ди. Ак бүре
аларның берсен дә күздән ычкындырмаска тырышып күзәткән, әле берсенә, әле
икенчесенә ыргылган. Тик бераздан бүренең ике күзе дә сихерле нурлар тәэсирендә
агып чыккан. Бүренең күзләре сукыраю белән, тартманы ачып җитмеш еланны
аның тарафына селкегәннәр. Ак бүре сизенеп өлгергәнче, аны дистәләгән елан
берьюлы чагып алган. Ул шундук җан биргән. Дошманнар капкадан ташкын кебек
эчкә бәреп кергән. Аларның саны хан гаскәреннән ун мәртәбә күбрәк булган. Җиде
көн, җиде төн дәвам иткән сугыш болгарларның соңгы кешесе аугач кына туктаган.
Дошманнар хансарайны җимереп, аның ташларын алып китәргә олауларга төйи
башлауга, Нухның маңгае ачудан җыерылган, күзләреннән яшен уты чәчелгән.
Шундук утлы өермә күтәрелеп, хансарайны басып алган дошманнарның берсен дә
калдырмыйча яндырып көлгә әйләндергән. Бу урын бик күп еллар буе күмер кебек
кап-кара булып яткан, диләр. Агачлар да яфрак ярмыйча күмерләнгән хәлдә утыра
биргән. Нух беркайчан да әшәкелекне гафу итмәгән. Күп гасырлар узгач кына, Нух
ничектер күңеле бераз йомшап, бирегә шифалы яңгырын җибәргән һәм шул яңгыр
яуганда ук яшел үләннәр дәррәү борын төртеп чыкканнар, агачларны яфраклар
каплаган. Бу тирәләрдә бөтенләй күрелмәгән чәчәкләр – кара тюльпаннар үсә. Алар
ак бүренең күзе агып тамган урыннарда шытып чыккан, диләр. Тюльпаннарны
бакчага да, болынга да күчереп утыртып караганнар, әмма беркайда да үстерә
алмаганнар, алар ап-ак төскә кереп корыганнар...
Гөлбакча кешеләре бу хикмәтләрне гел күңелләрендә саклый, Нух тавына, аның
маңгаена бераз куркыбрак та, янәшәсендә үзен саклаучы көч итеп, горурланып та
карый. Әмма халык гел шушында тартыла, үзенең иң матур бәйрәмнәре вакытында
Биштирәккә юнәлә. Өлкәннәр шушында булганнан соң, тәннәренең сызлавы
басылуы, ниндидер көч иңүе турында үзара бик җитди итеп сөйләшәләр.
Хансарай ташлары тылсымлы көч таратканын белгәнгә күрә, Нух тавы
кешеләрне бик кызыктырган. Тауның эче шундый ташлардан тормый нәрсәдән
торсын инде. Тәвәккәл, батыр йөрәкле кешеләр төрле дәверләрдә Нухка таш сорап
барганнар, имеш. Ә шулай да Гөлбакча кешеләре арасында Нух янына менүчеләр
булган, диләр. Имеш тә ул кешенең ниятен өеннән чыккан чакта ук белеп тора,
шуңа карап аңа йә ярдәм кулы суза, йә юлына киртә кора. Тик бу хакта авылда
моның ничек булганлыгын беркемнең дә кистереп сөйләгәне юк. Барысы да серле
томанга төрелгән, ә томан һаман таралмый да таралмый...
ТУРГАЙ
18
Нухның кире кагуы
Төшке ашны ашагач, Тургай беркем белән дә сөйләшеп тормыйча ишегалдына
чыкты. Аның яшерен уе бар, аны беркемгә дә әйтергә ярамый иде. Берүзе
кузгалырга әзрәк шикләндерә шикләндерүен. Акбайны ияртсәң, әйбәт булыр иде
дә. Ул чакта өйдәгеләр сизәчәк, аны анда җибәрмәячәкләр. «Юк, Акбай, син калып
тор инде», дип ул аның маңгаеннан сыпырды да абзарга керде, бозауның ияк
астын кашыгач, тавык кетәгенә менеп китте. Бүген аңа көч күп кирәк булачак. Әнә,
көрәшчеләр, юкка гына йомырка эчмиләр. Күкәй салып, оядан кытаклап чыгып
килүче чуар тавык аңа каршы булды. Анда дүрт күкәй ята иде. Тургай җырлый-
җырлый ояга үрелде:
Җәйгә чыксам, арбам бар,
Кышка керсәм, чанам бар.
Берне алам, икене алам,
Өчне алырга чамам бар.
Аның ике йомырканы эчеп җибәргәнен чуар тавык, кытаклавыннан туктап,
башын кыйгайтып карап торды. Йомыркаларның буш кабыгын тавыкның алдына
ыргытты да төшеп сызды. Артык тоткарланырга ярамый, тизрәк барырга кирәк
иде. Инде әллә ничә көннәр шушы уй аның эчендә ут кебек йөрде. Йоклаганда Нух
тавы кат-кат төшләренә керде, берсендә Тургайны үзенә чакырды хәтта. Болай
булгач, ул аны мөгаен борып җибәрмәячәк. Нух аны кабул итсә, кайчан да булса
халык җыелып, таудан таш чыгарып, Гөлбакчага бөтен кешеләр сыеп бетәрлек
хансарай салырлар иде! Асылмалы бакча да ясарлар иде. Һәркемгә сихәтлек, көч
иңәр иде! Барлык халык рәхмәт укыр иде!
Тургай авыл башыннан чыкканда, бүрек кадәр бер кара болыттан гайре нәрсә
күренмәде. Гәүдәсе җиңел, иңнәренә канат үскәндәй тоелды. Ул тауга таба бөтен
көченә йөгерергә тотынды.
Ул башын күтәреп Нухка карый, аның кояшта елтыраган маңгаеннан
миһербанлык билгеләре эзли, әмма берни дә аера алмый. Күңелендә шик уяна
башлый. Тик ул аны бик тиз юкка чыгара. Ни булса да бүген менәчәк инде ул анда.
Әле бит тауның яртысына да җитмәде.
Тау текәләнгәч, йөгерә алмады. Аннары аркасын кояш бик нык көйдерә
башлады, көн бөркүләнде. Кай арада теге бүрек кадәр болыт ярты күк йөзен
каплап алган, аннан тавышсыз гына яшен телләренең җиргә сузылып-сузылып
алганы күренгәләде. Тургайның күңеленә шом йөгерде. Дөньяны күтәреп сайраган
чикерткәләр дә, кош тавышлары да тынып калды. Хәтта җил дә каядыр кереп
качкан! Бу бик сәер тынлык иде. Тургайның адымнары акрынайды, ул авылга
таба борылып карады. Авыл да бик еракта калган. Ул үзен япа-ялгыз итеп тойды
һәм Нухка карады. Аның маңгае шом уятты. Шулчак кара болыт кояшны каплады,
тирә-юньдәге бөтен нәрсәгә куе күләгә ятты...
Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Аяклары атларга теләмәде, нәрсәдер
шикләндерә иде. Их, Акбайны алган булсам, дип үкенеп уйлап куйды ул. Әллә
Нух ачуланганмы? Тургай, соңгы көчен җыеп, югарыга атлады, ләкин әллә ни
ерак китә алмады. Күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде һәм күк йөзен урталай
ярган шикелле көчле чытырдау ишетелде, тавышы болытлар өстеннән төрле якка
дөбер-дөбер таралды. Юлның уң ягындагы агачлыкның яшен яшьнәгәндә яп-
якты булып күренгән аскы өлешләре кап-кара булып калды. Аннан әллә нинди
куркыныч нәрсәләр килеп чыгар төсле тоелды. Тургай югарыга омтылды, әмма
аяклары аңа буйсынырга теләмәде. Җил дә көчәеп китте. Агачлар төрле якка
чайкала, биек үләннәрнең сабаклары җиргә ята. Бөтен нәрсә урыныннан купмас
Ф О А Т С А Д Р И Е В
19
өчен җил белән тартыша. Каршы яктан кара тузан булып һавага күтәрелгән өермә,
«ә» дигәнче килеп җитеп, Тургайның башындагы чүпрәк кепкасын очырып алып
китте. Олыларның Нух тавына менмәгез, өермә алып китәр, зәхмәт сугар дигән
кисәтүләре исенә төшеп, куркуын тагын да көчәйтте. Шулай да ул әле һаман
югарыга үрмәләде. Тагын берничә мәртәбә нәкъ баш очында яшен уйнап, күк
күкрәгәч, шаулап яңгыр яварга тотынды. Яңгыр тамчылары шундый эре, салкын
иде. Тургай юл читендәге куе ботаклы юкә төбенә кереп чүгәләде. Яңгырның болай
чиләкләп койганын, җилнең бу кадәр котырганын, агач яфракларының җил белән
тартышып бу кадәр шыбырдашканын аның күргәне юк иде.
Юлдан кызыл балчыклы гөрләвек шаулап ага, төрле чүп-чарны, агач яфракларын
ияртеп, гопыр-гопыр түбәнгә алып китә. Яшен аны сугу өчен шулай кыланадыр
кебек тоелды. Күк чытырдап шартлаган саен күзләрен йомды, тын алудан туктап,
яшеннең китереп сугуын калтыранып көтте. Тургай, кулы белән юкә ботагын аскарак
каерып, тау түбәсенә карады. Ялт-йолт уйнаган яшен Нух маңгаен куркыныч итеп
кинәт-кинәт яктыртып ала, яктырганда маңгай калтыранып куя... Тора-бара яңгыр
бераз кимеде, ә җил тынычланырга уйлап та карамады. Ул менәсе юлга ниндидер
агачның зур гына ботагы сынып төште. Тургай чүгәләгән җирдән ерак та түгел
коры яфраклар астыннан кара елан килеп чыкты. Ул коты очып сикереп торды.
Бер корыган ботакны сындырып кулына тотканда, елан кабат яфраклар астына
кереп юк булды. Тургайның башка түзәрлеге калмады, ул күкрәген яндырып, күз
яшьләренең күтәрелүен сизде һәм, гөрләвекне ерып чыгып, үлән өстеннән түбәнгә
– авылга таба йөгерергә тотынды. Тик үлән биек һәм юеш булганлыктан, лайлы
тайгак юлга чыгарга мәҗбүр булды. Сындырып алган таягын кысыбрак тотты, чөнки
агач арасыннан әллә нинди куркыныч җан ияләре аңа ташланыр кебек тоелды.
Тургай яшенне дә, күк күкрәүне дә, яңгыр яуганны да сизмәскә тырышып йөгерде
дә йөгерде. Кинәт аягы ләмнән таеп китеп, алга сөрлекте һәм тезе белән тәгәрмәч
эзенә баткан очлы ташка, куллары белән юл читендәге шайтан таягына килеп төште.
Тезенең, кулларының авыртуына түзә алмыйча, кычкырып елап җибәрде. Тургай
көч-хәл белән торды, инде йөгермәде, акрын гына атлавын дәвам итте һәм туктаусыз
елады, күз яшьләрен яңгыр тамчылары битеннән юды, алар тозлы булып авызына
керде. Ул үзен кызганып елады.
Яңгыр басыла төште, авыл һаман якынайды, ул якынайган саен, үзен кызганып
елавы тиргәү-ачулануга әйләнә барды. Тургай үзенә-үзе үртәлде. Иптәш малайлары
алдында гына әллә кем икән ич ул. Үзе генә калса, кулыннан берни дә килми икән.
Авылга якынлашканда, бу юеш, пычранган киемнәр белән ничек өйгә кайтып
керәчәген күз алдына китерде һәм ни өчен бүген шушы хәлгә төшүен аңлады.
Нух тавы юкка гына ачуланмаган аңа. Ул бит тауга барасын өйдәгеләргә әйтмичә,
яшерен генә китте. Менә шуның өчен җәза бу. Әле кайткач әтисеннән дә эләгәчәк.
Алар инде аны дөнья бетереп, әллә кайлардан эзлиләрдер. Теге чакта арышлар
эчендә адашкач, бөтен авыл эзләргә чыккан иде бит. Бу хакта уйлаган саен, аның
башы катты, җилкәләренә авыр йөк салгандай, гәүдәсе авырайды.
Яңгыр инде туктады, яшен дә дөберди-дөберди Болынкыр ягына китте. Тургай
Ыкка төшеп, аяк-кулларын, битләрен юды, күлмәген чистартты. Башта өйдәгеләргә
кая барганын әйтмәскә дә уйлаган иде дә, аннары ул уеннан кайтты, тагын бер
мәртәбә алдакчы булып калырга теләмәде. Дөресен сөйләп бирергә һәм гафу
үтенергә кирәк. Әтисе нишләтсә дә риза иде ул. Кешеләрне гел сөендереп йөргән
була. Ә менә бүген үзенең иң якын кешеләренә күпме борчу китергәндер. Әтисе
бер якка, әнисе икенче якка чыгып китеп эзләгәннәрдер. Әбисе, яңгыр яуганда
түзә алмыйча капка төбенә басып, Тургайны көткәндер. Тургай өчен хафаланудан
бабасының йөрәге авыртып, туктаусыз дару эчкәндер. Ишекне ачуга ук борынына
йөрәк даруы исе ярып керде.
ТУРГАЙ
20
– И, улкаем, кайларда югалдың?! – дип әнисе елый-елый кочаклап алуга, Тургай
күпме генә түзәргә тырышса да, булдыра алмады, тавышсыз гына елап җибәрде.
– Аллага шөкер, исән икәнсең! – дип бабасы белән әбисе аны аркасыннан сөйде.
Әтисенең йөзе кырыс иде.
– Кайда йөрдең? – диде ул усал итеп.
– Нух тавына... менгәнием... – диде Тургай еламаска тырышып.
– Ник безгә әйтмәдең?
Тургай бусына җавап бирә алмады, әнисе аны тизрәк шифоньер янына алып
китте, өстенә коры киемнәрен кидерде. Әтисе бик озак ни әйтергә белмичә баш
чайкап торды. Тургай бөтен гаепнең үзендә икәнен белә, әлбәттә.
– Яңадан болай эшләмим... – диде ул башын аска игән килеш – Гафу итегез...
Берсе дә «ярар, гафу итәбез», димәде. Ул бераз басып торгач, аларның борчулы
йөзләрен күрмәс өчен акрын гына үзенең диванына барып ятты. Шаян сикереп
менеп, аның куенына керде. Ул шундый йомшак, җылы иде. Тургай үз-үзенә
ант итте: яңадан өйдәгеләргә әйтмичә беркайчан да мондый хәвефле җирләргә
бармаячак ул. Шушы антын бирүгә, тирән йокыга талды...
Аяз абый
Иртәгә сабантуй дигән көнне кич кояш баеп, күктә беренче йолдызлар Тургайга
шаярып күз кыскач, ишектән култык таякларына таянган бер абзый килеп керде.
Яшел түбәтәй, вак шакмаклы зәңгәрсу күлмәк, кара чалбар кигән кечкенә гәүдәле
бу кешене күрүгә, Тургай куркып киткәндәй булса да, аның елмаеп-көлеп сәлам
бирүен күргәч, куркуы шундук юкка чыкты.
– О-о, Аяз, рәхим ит, Казакъстан кунагы! – дип өйдәгеләр бөтенесе берьюлы
аны урап алдылар, күтәрә язып түргә утырттылар.
Аяз абыйның киң маңгаеннан, коңгырт күзләреннән әллә нинди җылылык бөркелә
иде. Култык таягы белән бергә аның кулында бер букча да булган икән. Ул Тургайны
үзе янына чакырды да, букчасыннан рәсем ясау өчен альбом, бик күп карандашлы
фломастер бирде. Букчага әбисе белән бабасына да, әтисе белән әнисенә дә төрле-
төрле бүләкләр салынган булып чыкты. Аларны өләшкәч, Аяз абый альбомның
беренче битенә әллә кай арада гына Нух тавын, шул тау алдында атка атланган,
башына шлем кигән, кулына сөңге тоткан җайдак рәсеме ясады. Рәсемне кулдан-кулга
йөртеп карадылар, бу малай сиңа охшаган бит, дип Тургайга күрсәттеләр. Аязның
яшь чактагы кебек рәсем ясау осталыгына сокландылар. Өлкәннәр табын янында
туйганчы гөрләштеләр, яшь чакларын искә төшерделәр, туктаусыз көлештеләр.
Тургай аларның сүзләреннән Аяз абыйның гомере буе шахтада эшләгәнлеген, шунда
ташкүмер басып, үлемнән көч-хәл белән котылганлыгын, җәй саен гаиләсе белән
авылга кунакка кайтуын белде. Кунак китәргә кузгала башлаганда гына, Галимҗан
абый килеп керде. Ул кулындагы ике букчаның берсен Тургайның әнисенә сузды:
– Бер атна сагаладым, тәки бүген эләктердем бит, – диде ул мактангандай итеп.
– Җәен ите. Тургайга ашатсаң, бер көндә бер сантиметр үсәчәк.
Инде аның янына килеп баскан Тургайның яратып башыннан сыпырды,
иңбашыннан кагып куйды. Аяз абый белән иртүк күрешкән булган, аның монда
кереп киткәнен күреп калган икән.
– Сиңа җәеннең башын алып кердем, – диде Галимҗан абый аңа мөрәҗәгать
итеп. – Сиңа ризык булырга дип капкандыр ул минем кармакка.
Галимҗан абый букчаны идәнгә куйды да җәен башын ике мыегыннан күтәреп
алып, барысына да күрсәтте. Бу кадәр зур балыкны Тургайның беренче күрүе иде
һәм ул аның коточкыч олы авызына, борын тишекләренә, күзләренә хәйран калып
карады. Аннары әтисе белән бабасы ике кунакны берьюлы озатырга чыгып киттеләр.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
21
Тургай Аяз абыйсының альбомы белән фломастерын янәшәсенә куеп йокларга
ятты. Тизрәк йоклап, сабантуй иртәсен тизрәк каршылау уе белән күзләрен йомды,
йоклагандагы кебек озын-озын итеп сулады, әмма йокы нишләптер читтә йөрде.
Тургайның тынычланып җитмәгәнлеген сизә иде бугай ул. Әнә өч мәртәбә телефон
шалтырады, Мәскәүдәге туганнары, теге шәһәрдәге Сабира апалары, Украинадан
Фәндүс абзыйлары бәйрәм белән котладылар, әниләренең аларга кат-кат рәхмәт
әйткәне ишетелде. Капка төбендә Аяз абыйсы белән әтисе бер-берсеннән һаман
аерыла алмыйлар, сөйләшеп сүзләре бетми. Кош сайраган тавышлар белән
кушылып, бу, агач яфраклары талгын җилдә лепердәгәндәй, тоташ бер рәхәт
бәйрәм сәламләвенә әверелә. Сабантуй инде килеп җиткән, җирләргә, күкләргә
тулган, күңелләрне мөлдерәтеп гөрли, көйли, җырлый, башка нәрсә хакында
уйларга да ирек бирми. Тургайның йомшак мамык ояга төрелгән кош балаларын
күп мәртәбәләр күргәне, аларга тын да алмыйча сокланып карап торганы бар. Ул
үзен дә менә хәзер оядагы кош баласыдай сабантуйның дәртле, җылы һәм серле
кочагында кебек итеп тойды. Тик кош балаларыннан аермалы буларак, аның
оясының иге дә, чиге дә юк, аның түшәлгән мамыгы күренмәсә дә, ул искиткеч
җылы, могҗизаи иркен иде. Анда: авылның барлык кешеләре, кайткан кунаклар
гына түгел, бөтен дөнья, әллә нинди рәшәле офыклар, бер-берсен алыштырып
торучы серле күренешләр, аккан сулар, искән җилләр, һавада йөзгән болытлар, ул
болытлардан яуган карлар-яңгырлар, урман-кырлар, кошлар һәм адәм балалары
сузган җырлар... Якынлашып килүче сабантуй үзенең күренмәс нәфис бармаклары
белән аның керфекләрен йомдырды, әнисе кыяфәтенә кереп, җылы иреннәре белән
битләреннән үпте, татлы йокыга салып, аны тибрәтергә кереште. Тик боларын
Тургай үзе сизми иде инде...
Көрәш
Көрәш башлануын хәбәр иттеләр. Малайлар дәррәү шунда йөгерделәр. Көрәшне
карап торуы бик тә кызык иде. Җиңгән беренә зуррак малайны кертәләр, зуррагы
җиңә дә, аны тагын зуррагы белән көрәштерәләр. Малайларның бил алышканын
караса да, Тургай багана төбенә бәйләнгән сарыкны да кызганды. Аны көрәш
батырына бирәчәкләрен ул белә иде инде. Сарык әлсерәгән борынын сары чәчәкле
үләнгә төрткән дә эчен дерелдәтеп еш-еш сулыш ала. Әгәр бәйләнмәгән булса, ул
бу үләнне рәхәтләнеп ашар иде дә, бәйләнгәч, куркадыр, бу кадәр халык уртасында
кая килеп эләккәнен дә аңламыйдыр бичара. Көрәш оештырып йөрүче, беләгенә
кызыл тасма бәйләгән Әнвәр абыйлары алар янына килде.
– Әйдәгез, егетләр, көрәшкә чыгыгыз!
Малайлар бер-берләренә караштылар, берсенең дә сикереп чыгасы килмәде.
– Җиңгән кешегә менә шушы бүләк булачак, – дип ул кулындагы катыргы
тартмадан алып, матур машина күрсәтте. Әллә кай төшен борып чирәмгә куйган
иде, машинаның утлары кабынды, тәгәрмәчләре әйләнде, эченнән татарча бию
көе яңгырады. Моны күргәч, малайларның күзләре ут булып янды.
– Мин чыгам, – диде Фаил. Аңа Зөлфәт иярде.
Менә алар билләренә сөлгеләр салып көрәшергә тотынды. Тик берни дә эшли
алмадылар, сөлгеләрен тоткан килеш, башларын җилкәләренә куеп йөрделәр-
йөрделәр дә икесе берьюлы егылып киттеләр.
– Сөлге белән билегездән кысып күтәрегез дә җиргә сырт белән салыгыз,
– дип Әнвәр абый бик нык кыстый башлагач, Фаил Зөлфәтнең билен ару гына
кысып китерде, ләкин күтәрә алмады, тагын егылып киттеләр. Пых-пых килеп,
кызарынып-бүртенеп беткәч, Фаил Зөлфәтне еккан кебек итте, өстенә ныгытып
ауды. Зөлфәт акрын гына торды да, сөлгесен селтәп ташлады һәм тешсез авызын
ТУРГАЙ
22
күтәреп, ачы итеп кычкырып еларга тотынды. Ул елаганга бөтен мәйдан халкы көлә
башлады. Әтисе йөгереп килеп Зөлфәтне күтәреп алып чыгып китте. Фаил күкрәген
киереп, йөзен кояшка табарак юнәлтеп, «тагын кайсыгызның башына җитим?»
дигән кыяфәттә басып калды. Шулчак беркем чакырмаса да, Мансур аның каршына
йөгереп чыкты. Әнвәр абый, «молодец», дип аңа сөлге тоттырды. Мансурның,
күрәсең, көрәшеп караганы булгандыр (әтисе көрәшче бит), Бүсмәнне сыдырып
китерде дә, алып та бәрде. Мәйдан шау-гөр килде, шаулатып кул чаптылар. Фаилгә
бүләк итеп бизәкле кружка бирделәр. Шунда Тургай үзләреннән биш-алты адым
гына арада әнисе белән торучы Сөмбелне күреп алды. Ул бик матур сары күлмәктән,
киң читле ак эшләпәдән иде. Сөмбел аңа карап елмайды, Тургай кулын болгады.
Янына барып, кесәсендәге берәр тәмлүшкәне бирим, дип уйлап та бетерә алмады,
Әнвәр абый аны җитәкләп Мансур янына алып килде, кулына сөлге тоттырды.
– Кайсыгыз җиңә – машина шуңа булачак, – дигәч, сыбызгысын черелдәтеп,
көрәшергә сигнал бирде.
Алар олыларга охшатып, көлешә-көлешә бер-берсенә кул бирделәр дә,
сөлгеләрен билләренә салып көрәшә башладылар. «Кысыгыз, сөлге белән
кысыгыз!» дип өйрәтте алар тирәсендә йөрүче Әнвәр абый. Мансур китереп тоту
белән Тургай аның үзеннән күпкә көчле икәнен сизде. Аның күзенә генә карап
торучы, ни әйтсә шуны үтәүче Мансур түгел иде бу. Җен кебек көчле икән ләбаса.
Мансур аның билен, кабыргаларын шундый итеп кысты, аларның авыртуына тын
алырлык та рәт калмады. Әгәр тагын бераз шушылай кысса, Тургай хәлсезләнеп
тезләнәчәк иде. Шуңа күрә ул да сөлгесен көчәнеп үзенә таба тартырга кереште.
Тик Мансур, сырты кычыткан бозау кебек, гәүдәсен әле бер якка, әле икенче якка
уйната башлады. Болай иткәч, Тургайның сөлгесе аның биленнән ычкынып,
аркасына шуды, ә өстән берничек тә кысып булмый. Тургай җиңә алмаячак иде.
Ләкин ул сөлгесен ташлап мәйданнан чыгып китәргә оялды. Янәшәсендә генә
бабасы, әтисе, тагын әллә кемнәр, «Тургай, бирешмә!» дип кычкырып торганда,
ничек шулай итәсең ди. Шулчак Мансур аны уңга-сулга чайкалдырырга тотынды,
бер аягы белән чалды да Тургайны артка этеп екты, дык итеп күкрәгенә ятты.
– Аяк чалды, аяк чалды, ярамый! – дип гөр килде мәйдан халкы.
– Хәрәмләшмә, ник хәрәмләшәсең?! – дип Мансурга төртеп күрсәтте кемнәрдер.
Тик ул аларның әйткәнен колагына да элмәде, тагын өч мәртәбә Тургайны аяк
чалып екты.
– Туктат көрәшне, Тургай җиңгән саналырга тиеш!
– Тегесен мәйданнан чыгарырга кирәк! – дип Әнвәр абыйлары янына әллә
кемнәр ярсып керде.
Шабыр тиргә баткан хәлдә икәүләшеп еш-еш сулап басып торганда, Шүкә дә
Мансурның борын төбеннән йодрыгын болгап үтте. Үз хәлләре хәл булса да, багана
төбендәге сарыкка күзе төшкән саен, аны кызганудан Тургайның йөрәге кысылып
куйды. Ул, бичара, муенына бәйләгән бавын туктаусыз дылык-дылык тарта, су
эчәсе килүдән борын тирәләре кара көйгән...
Әнвәр абыйлары, ярсулы тавышларга игътибар итмәстән, аларны кабат
көрәштерә башлады.
– Соңгы мәртәбә бил алышасыз, малайлар! – дип кисәтеп тә куйды.
Алар тагын бер-берсен этә-төртә йөрергә керештеләр. Тургайның кроссовка
эченә ниндидер очлы нәрсә – әллә таш, әллә пыяла кисәге кергән, табан астын
пычак белән кискәндәй авырттыра иде. Ул авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен
тешләрен кысты, сусаудан тешенең аңкавына ябышканын сизде, кояш аларны юри
сынагандай тагын да рәхимсезрәк кыздырды, икесенең дә хәле беткән, сулышлары
гыжлап чыга. Табан астының авыртуына түземе бетеп, ул инде көрәшүдән туктарга
дигән уйга килгән иде. Барыбер җиңеп булмаячак. Шулчак Мансур, аяк чалмакчы
Ф О А Т С А Д Р И Е В
23
булып, аның әлеге авырткан аягына уң яктан китереп бәрде. Тургай ыңгырашып
куйды, аның котырып ачуы чыкты. Чалырга ярамаганын белә торып, ник шулай
кылана ул?! Мансурның җилкәсе аша Тургайга әтисе белән бабасының, Галимҗан
абыйсының, Рөстәмнәрнең, Фаилләрнең, Камбәр, Аяз абыйларының, тагын әллә
кемнәрнең таныш йөзләре чагылып ала. Ә Сөмбел, аяк очларына басып, аңа таба
кулларын сузган... Тургайның бөтен гәүдәсеннән рәхәт җылы сыйпап үтте. Хәзер
инде ул үлсә дә мәйданны ташлый алмаячагын сизде һәм, тагын бер ыргылыш
ясап, Мансурның билен алмакчы булды. Тик Мансур аны элеккедән дә ныграк кыса
башлады. Билләрен әле берсе, әле икенчесе тартып китерде. Көрәшә торгач, алар
тигезлек югалтып, кырын барып төштеләр. Кызулары шул кадәр җиткән иде, үлән
өстендә тәгәрәшергә тотындылар. Әле Мансур Тургай өстенә чыкты, әле Тургай
аны күкрәге белән җиргә кысты.
– Җитте, җитте, әтәчләр! – дип, Әнвәр абыйлары аермакчы булса да, берсе
дә аны тыңламады, җиңүче рәвешендә өстә каласы килеп, һаман тартыштылар.
Ниһаять, сүз берләшкәндәй, сикереп тордылар да, Әнвәр абыйларының сыбызгы
сызгыртуын да көтмәстән, борыннарын лышык-лышык тартып, бер-берсенә
омтылдылар. Мәйдан халкы туктаусыз «Тургай, Тургай!» дип кычкыра иде.
Мансурның ачудан кара коелган йөзе елаган кыяфәткә керде, Тургай биленең
аяусыз кысылып торуын сизде. Мансурга ирек бирергә ярамый иде. Ул тирән итеп
сулыш алды, баягы рәхәт җылының сулышы белән бергә эченә ургылып керүен,
кул-аякларына йөгерүен тойды. Мансурның билен кинәт үзенә тартты да, кысып
алып гәүдәсен югары күтәрде. Мәйдан «ах» итте. Бөтен нәрсә бер мизгелгә туктап,
тораташ катып калган шикелле булды.
– Сыртына сал, ат! – дип мең авыз төрле яктан кычкырды.
Табан астындагы утлы күмер һаман тирәнгәрәк керде... Тургай чайкалдырып
алды да, Мансурны дөпелдәтеп сыртына салды. Моны ничек шулай эшли алуын
ул үзе дә аңламады, моны ниндидер бер көч эшләде кебек...
Мәйдан гөр килде, аңа нинди генә мактау сүзләре яңгырамады! Әтиләреннән
башлап, барлык туган-тумача, танышлар, бөтенләй таныш булмаганнар аркасыннан
сөйделәр, батыр икәнсең, булдырдың, диделәр. Сөмбел дә утыргычка ук менеп
баскан, үзе туп кебек туктаусыз сикергәли, нидер кычкыра-кычкыра кулларын
чәбәкли иде. Тургай бу тамашага рәхәтләнеп, онытылып карап торды. Күпмедер
вакыттан гына ул янәшәсендә кып-кызыл булып, башын аска иеп басып торган
Мансурга борылып карады һәм аны чын күңеленнән кызганып куйды. Ничек ярдәм
итәргә белмәде, аптырагач кулын аның җилкәсенә салды. Шуңа Мансурның йөзе
ачылып китте. Тургайга теге матур итеп бию көе чыгаручы машинаны, Мансурга
көмеш читле бәләкәй түгәрәк көзге бирделәр. Тургай белән көрәшергә бик зур
гәүдәле малай чыкты һәм ул малай аны селтәп кенә салды. Ләкин бу җиңелү
түгел иде инде. Моны Тургай үзе дә, мәйдан халкы да шулай кабул итте. Егылган
җиреннән торуга, аны Мансур култыклап алды, мәйдан читендә Рөстәм, Зөлфәт,
Фаил, Риф каршылады. Шәп көрәштегез, дип икесен дә туйганчы мактадылар.
Тургай аларның мактауларына игътибар да итмәде, ул күзе белән Сөмбелне эзләде.
Уртак уен
Тургай Сөмбелнең шушы тирәдән әллә ни ерак булмаска тиешлеген чамалый
иде. Шуңа күрә малайларга «хәзер киләм», дип кызу-кызу китеп барды. Ничә
адым атларга өлгергәндер, Сөмбел белән маңгайга маңгай бәрелешә язып туктап
калдылар. Кызның әнисе Хәнифә апа да килеп җитте.
– Нихәл, көрәшче егет? – шулай дип ул Тургайның кулын кысты. – Кызым, син
дә күреш.
ТУРГАЙ
24
Сөмбел сусыл калын иреннәрен ачыйм микән, юк микән дигәндәй мимылдатып
торды да, ак тешләрен күрсәтеп елмайды, ике бите алмадай кып-кызыл булды.
– Исс-әнме... – диде ул, нечкә бармакларын Тургайга сузып.
Тургай аның кулын кысты, алмакчы булып тартылса да, җибәрмичә шактый тотты.
– Минем күлмәгем матурмы? – дип сорады Сөмбел.
– Эшләпәң матуррак, – диде Тургай.
– Ә күлмәгем?
– Сары матур, сары матур, сары матур сайласаң, – диде Тургай көлемсерәп.
Шунда ниндидер кунаклар Сөмбелнең әнисен үзләре янына чакыра башладылар.
Сөмбел бер әнисенә, бер Тургайга тартылды. Аннары сары күлмәгенең кесәсеннән
бер бәләкәй тарак чыгарып, Тургайның кулына тоттырды һәм шул минутта ук әнисе
белән җитәкләшеп китеп тә барды. Тургай алар артыннан талпынып куйган иде дә
туктап калды. Ничек Сөмбелгә иярмәк кирәк? Ул аларга беркем дә түгел ич. Шуңа
күрә бөтен игътибарын мәйданга юнәлдерде. Ә анда ниләр генә юк! Карап кына
бетер! Боларны бит яңадан беркайчан да күрә алмаячаксың. Әнә егетләр көрәшеп
яталар. Аларга халыкның көч бирүен, хуплавын гына кара. Бөтенесе уйный кебек,
ә бөтенесе чын. Көрәше дә уен, ә үзе шулкадәр һәркемнең күңелен әсир итә.
Малайлар, көрәшчеләрне шактый караганнан соң, халыкны ырып-ерып уң
якка – чүлмәк ваткан җиргә юнәлделәр. Менә бу тамаша дисәң дә тамаша! Көч тә
куясы юк. Ә үзе нинди кызык икән. Кеше кырына аркасы белән баса. Аның күзен
бәйлиләр. Менә ул саллы колгасын тотып атлап китә. Ун адым атлый. Шуннан соң
туктап борыла да, чүлмәккә таба атларга тотына, халык саный: бер, ике, өч, дүрт...
Чүлмәкне ватам дип ул бөтенләй икенче якка каера, чүлмәк читтә кала. Менә ул
туктый һәм, колгасы белән коточкыч кизәнеп, җиргә китереп суга! Җир селкенеп
куйгандай була, халык рәхәтләнеп көлә. Чүлмәк ватылган тавышны ишетмәгәч,
кабат китереп суга, әмма чүлмәк ике-өч метр читтә аны мәсхәрәләп көлеп утыра. И
интектеләр, и интектеләр – берсе дә вата алмады. Шулчак ашыкмый-кабаланмый
гына Сөмбелнең әнисе Хәнифә апа чыкты. Тургай карашы белән Сөмбелне күпме
генә эзләсә дә күрә алмады. Күзләрен бәйләүгә, Хәнифә апа башкалар кебек
калтыранып, туктый-туктый адымнарын санап та тормады. Җәһәт-җәһәт кенә
тиешле адымнарын атлап китте, кырт борылды һәм чүлмәккә туп-туры килә
башлады. «Күрә бу, күрә!» дип кычкырышты кемнәрдер. Аның яулыгын тикшереп
карадылар, тагын да кысыбрак бәйләделәр. Менә ул чүлмәккә килеп җитә язды.
Колгасын өскә күтәрде, бер генә мизгелгә туктап калды. Мәйданның сабыры бетте:
– Бәр, бәр тизрәк! – дип кычкырды кемнәрдер буылып.
– Көлгә әйләндер! – дип өстәделәр башкалар, Хәнифә апага көч биреп.
Ул шартлатып бер генә сукты. Чүлмәк мең кисәккә чәрдәкләнеп чәчелде. Мәйдан
шау-гөр килде, кунак хатыны күрмәгәнне күрсәтте! дип куаныштылар, елгыррак
ир-атлар аны күтәреп чөймәкче дә булганнар иде, Хәнифә апа үзенә кагылдырмады.
Самоварны аңа бирделәр. Микрофоннан әйттеләр: унсигез кеше чүлмәкне
ватмакчы булып караган, берсе дә булдыра алмаган, шуңа сабантуйның иң абруйлы
бүләкләреннән берсе – Камчаткадан ук Камбәр алып кайткан самовар бирелә, диделәр.
Шунда бөтен мәйданны шаккатырып, Камбәр абый Хәнифә апаның бит очыннан үбеп
алды. Анысына чүлмәк ваткандагыдан да ныграк кул чаптылар.
Аннары йомырка салынган агач кашыкны капкан килеш узышу уены
башланды. Мәйданга ун кеше чакырдылар.
– Әнә, әнә минем Америкадан кайткан җизни дә керде, – дип кычкырды Мансур.
– Кайсысы?
– Әнә арада иң озын нечкәсе.
– Исеме ничек җизнәңнең? – дип сорады Фаил.
– Джон. Джон исемле ул.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
25
Американ җиңсез буйлы әйбер кигән, кулларын сары йон баскан иде.
– Синең Джон җизнәң гел йон гына икән, – дип көлде Фаил.
Бу ярышны караганда, көлә-көлә малайларның эчләре катып бетте.
Йомырканың чи икәнлеген, кашыктан төшсә ватылачагын уенны оештыручы
алдан ук әйтеп куйды. Унлап кеше – ирләр дә, хатыннар да бергә тезелеп бастылар,
кашыкларына йомыркалар салып, авызларына каптылар. Куллар белән тотарга
ярамый, йомыркасын кулы белән тотучылар уеннан чыгарылачак, дип кисәтте
алып баручы. Йомырканы төшермичә алдан килүчеләргә бүләк биреләчәге әйтелде.
Менә команда яңгырады:
– Бер, ике, өч!
Авызларын алга сузып, тезләрен бөкләп, аякларын шудыра-шудыра гына
атлап, барысы да кузгалдылар. Тик берсе дә кызулый алмады: зуррак итеп атлауга
кашыктагы йомырка сикерергә тотына икән. Һәрберсенең күзе кашыктагы
йомыркада. Кайсылары йомырка төшсә-нитсә, тотарга дип ике учын сузып бара.
Иң кызыгы Джон иде. Бүләкләр бәйләгән колгалардан әз генә кыскарак гәүдәсен
ул кәкрәйтеп, билен артка, ияген алга чыгарды. Үтә нык тырышканлыктан, сары
йон баскан кулларын ике якка сузган, нәрсәдер умырып алырга җыенгандай, ун
бармагы ун якка тырпайган. Аның озын аяклары башкалар кебек шудырып вак-вак
кына атлый алмый, олы итеп бер адым ясауга кашыктагы йомырка өскә сикерә. Ул
сикергән саен тамак төбеннән «хын, хын, хын» дигән сәер тавыш чыга. Бер шаяны
шунда мәйдан яңгыратып сорап куя:
– Ни ди ул, җәмәгать?
– «Йон, йон!» ди бит.
– Йомыркада йон үсмәгәнне белми микәнни?
– Татар тавыгының йомыркасы әмерикәнекенең кәҗә маен чыгарамы?
– Татар кашыгы авызын ничек бүлтәйткән!
Халык шау-гөр килә, көлешә, кызык итеп кул чаба. Американның кыланмышыннан
көлмәскә тырышып шактый түзсә дә, Тургайның түземе сынды: эченнән «ыһһы-
ды-ы!» дигән көчәнүле көлү тавышы бәреп чыкты һәм дулкын-дулкын кабык
өстеннән кәтүкләр тәгәрәткән төсле тылсымлы авазларга меңнәрчә кеше буйсынып
көләргә тотынды. Джонның кашык өстендә «төшәм-төшәм» дигәндәй сикергәләп
барган йомыркасы төшеп тә китте. Моны күргәч, Тургай тагын да ныграк гөлдерәп
көлә башлады. Халык меңнәрчә авыз белән тагын аның көлүенә кушылды. Джон
туктап, әле буш кашыгына, әле аяк астына төшеп ватылган йомыркасына карап тора
иде. Тургайга янәшәсендәге малайлар да, олылар да «тагын бер генә көл инде», дип
ялынырга керештеләр. Ләкин Тургайның кабат көләсе килмәде. Уенны алып баручы
Саҗидә апа Джонның кашыгына исән йомырка китереп салды. Иң соңгы кеше булып
килсә дә, аңа бик матур борынгы сөлге бирделәр. Джон сөлгене күкрәгенә кысты да,
җиргә тигерә язып, башын өч мәртәбә иде, халыкка рәхмәт әйтте.
Катыктан акча эзләргә башта беркем дә чыгарга теләмәде. Шактый тирән
табакка куе катык салдылар, шуңа ун сумлык тимер акча ташлап, уклау белән бик
нык болгаттылар. Кем акчаны авызы белән эзләп таба, шул кешегә сок чыгара торган
машина биреләчәк, дип бүләкне күрсәтеп, шунда җиргә куйдылар. Нишләптер
беркем дә тәвәккәлләмәде. Күп кыстый торгач, Тургайлар очында ялгызы яшәүче
үзбәк Хәлил бабай чыкты. Ул күлмәген салып майкадан гына калды. Ике кулы белән
җиргә таянып, сакал-мыеклары белән табакка чумды. Үзбәк колакларына тиклем
катыкка күмелде, маңгае белән сөзеп, авызын табак читенең әле бер, әле икенче
урынына төртте, теге тиенне шунда кысып китереп эләктермәкче булды. Ләкин
катык куе, акча эткән саен читкә китә, авызга һич тә якынаймый иде, күрәсең.
Тыны беткән саен, Хәлил бабай башын күтәреп пошкыргандай «пох» итте. Аның
ап-ак катыкка баткан йөзенә, сакал-мыекларына карап, халык рәхәтләнеп көлде.
ТУРГАЙ
26
Ул әз генә хәл ала да «бисмилла» дип тагын катыкка чума. Бик озак җәфаланса да,
акчаны барыбер туры китерде. Тешләренә кысып чыгаргач, чирәмгә төкерде. Аңа
катыгын сөртергә сөлге, аннан соң теге бүләкне бирделәр. Бабай сөенеп туймады,
авызында булган биш сары тешен күрсәтеп елмайды.
Аннары ике төркемгә бүленеп, юан бауны һәр төркем үзенә таба тартты.
Анысына Тургайлар да чыгып булышты, каршы якны сөйрәп алганда, үзләре
чалкан барып төштеләр. Кара-каршы утырып, аякларын сузып таяк тартышу, гер
күтәрү, капчык киеп йөгерү, баганага атланып, печән тутырылган капчык белән
сугышу – тагын әллә нинди уеннар карадылар.
Картлар йөгерешенә чыгучы бабайлар шактый нык йөгерделәр. Карчыклар
йөгерешендә йөзләре, куллары кипкән өрек җимеше төсенә кергән бер әби
мәйданга килеп җиткәндә, әле тезләнде, әле торып басты, әмма йөгерүеннән
туктамады. Мәйдан эченә ул дүрт аяклап үрмәләп керде. Әбинең иреннәре
бөрелгән, тешсез авызыннан сулыш алганда мәче мырылдаган, гармун кычкырткан
тавышлар чыга иде.
– Үләсең бит, Сәлимәтти, карап кына утырсаң, ни булган? – диде шунда йөгереп
килеп җиткән медсестра Нәфисә.
– Гомерем буе йөгергәнне быел гына каласым юк! – диде әби гыжылдап сулый-сулый.
– Сиңа ничә яшь соң? – дип сорады кемдер.
– Ходай биргән яшемнең барысы да үземнеке, – диде әби, тешсез авызын
чәпелдәтеп көлә-көлә.
Бу сабантуй бик кызык икән. Олыларның башка вакытта уйнап йөрергә
вакытлары булмаганга ясыйлардыр моны, дип уйлады Тургай. Юкса шушы кадәр
каударланып кайнашырлар идемени?
Дөньяның чите кайда?
Нух тавы туктаусыз Тургайның төшенә керә. Бу аны үзенә чакыруы инде.
Ул анда беренче менгәндә, хансарай өчен таш сорамакчы булып ялгышты. Аны
сорау өчен әле ныграк үсәргә кирәктер. Шуңа менгермәде. Хәзер Тургайга таудан
көч алып төшсә – җитә. Ә ничек менәргә? Алгысынды инде ул менәм дип. Ник
дисәң, җене гел үрти. Булдыра алмыйсың, ди, син җебегән, ди. Тургайны ул гел
интектереп, эткәләп-төрткәләп кенә тора. Шуның аркасында әйбәт кенә барганда
йә урындыкны аудара, йә өстәл почмагын эләктерә, йә чынаягындагы чәен түгә,
берәр нәрсәне төшереп вата. Тимер-томыр белән уйный башласа, кулын бәрмичә,
канатмыйча калмый, тезләрендәге яраларын да санап бетермәле түгел. Сине җенең
кабаландыра, сабыррак бул, диләр әти-әниләре. Алай ансат кына сабыр булып
булса ул. Җене «булдыра алмыйсың», дип үртәгән саен, яшерен теләге көчәйгәннән-
көчәя генә барды. Бүген ул һичшиксез Нух тавына менәчәк. — Кесәсенә йолдыз
кыйпылчыгы белән Сөмбел биргән канатлы ат уенчыгын салып. Тарагын алмаска
булды, югалтудан курыкты. Үзбәкстаннан кайткан Хәлил бабай күргән саен, Нух
тавына барсаң, миңа янар чәчәк алып кайт, ди. Аны тану өчен кәгазьгә төреп
үләннең үзен дә бирде. Яфраклары вак нарат энәләренә охшаган, сары чәчәкле
үсемлек ул. Хәзер чәчәкләре коелып беткәндер, диде. Тауның иң биек урынына
җитәрәк үсә, ди. Йөрәккә бик файдалы икән. Аны җыярга пакет та алды. Бабасының
да йөрәге сау түгел, аңа да бик әйбәт булыр.
Ләкин Тургайны бер нәрсә бик тә борчый. Әти-әниләренә сезгә әйтмичә андый
хәвефле җиргә бармам, дигән иде бит. Менә хәзер ничәмә-ничә көннәр нишләргә
дә белми. Әйтсәң – җибәрмәячәкләр. Ә тауга менмичә кала алмый, ул бит аның
өчен генә түгел, барлык кеше өчен кирәк. Өйдәгеләр янында үзен һәрвакыт
гаепле сизә, хәтта битләре кызыша, тирләпләр чыга. Малайлар белән уйнаганда
Ф О А Т С А Д Р И Е В
27
онытылып торса да үзе генә калуга, шул яшерен нияте кузгала, йокларга яткач та,
иртән уянгач та тауга менүне һәм биргән антын уйлап, бик озак борчылып ята.
Баш вата торгач, серен Мансурга чишәргә булды.
Бүген иртүк аларга барып, барысын да сөйләп бирде. Беркемгә дә, хәтта
малайларга да аның кая киткәнен әйтмәскә кушты. Төштән соң сәгать өчләрдә
кайтып җитмәсәм, әниләргә барып әйтерсең, диде. Мансур башын кашый-кашый
сорап куйды:
– Нишләп баштук әйтмәдең, дисәләр?
– Онытканмын, диярсең.
Ул капкадан чыккач шактый басып торды, аннары урам уртасыннан башын
аска игән килеш акрын гына атлады. Нишләптер өйдәгеләрнең берәрсенең арттан
чыгып кычкыруын, туктатуын көтте. Сабантуй булган җирне үткәнче, артына
борылып карый-карый, берәрсенең дәшүен көтеп атлады ул. Аннары адымнарын
кызулатты, атлар чабып килгән юлга чыккач, бар көченә йөгерергә тотынды. Хәзер
ул берәрсе арттан килеп туктата күрмәсен дип йөгерде.
Зәңгәр күктә ак сарык йоны төсле өем-өем болытлар йөзә. Җил дә арттан этеп
кенә бара. Нишләптер кичә кич әнисенең «И минем хыялыем!» дигән сүзләре исенә
төште. Тургай Нух тавына ничегрәк менәргә дип баш ватып ятканда, әнисе килде дә:
– Улым, ни уйлыйсың маңгайларыңны җыерып? – диде.
– Уйламыйм, – дип Тургай әнисенең муеныннан кочаклап алды. Әнисе шундый
җылы иде, аңардан сөт, коймак, ипи исләре килде, йомшак чәчләре беләкләрен
рәхәт итеп кытыклады.
– Әнием, синнән җан исе килә!
– Ни дидең, улым, кабатла әле? – диде әнисе.
– Синнән җан исе килә, – диде Тургай.
– Җанның исе булмый, җылысы гына була.
Тургай күзләрен кысып көлеп җибәрде һәм:
– Җан кайда соң ул? – дип сорады.
– Кешенең эчендә. Җан тәнне җылыта, тере итеп тота.
– Әнием, миңа синең яныңда шундый рәхәт, – диде ул пышылдап. – Син бөтен
кешенең дә әнисе булсаң, аларга да рәхәт булыр иде, әйеме?
– И, минем хыялыем! – диде әнисе аның битләреннән, колакларыннан үбеп.
Әнисе исенә төшкәч, Тургайга тагын кыен булып китте. Тауга барасын аңа да
әйтә алмады шул. Теге чакта сүз кузгаткач, әтисе мазут исе килеп торган йодрыгын
бер генә селкеде борын төбендә. Ә аның шундый көчле буласы, тизрәк үсәсе килә.
Ул үссәме? Ул үссә, әллә ниләр эшләр иде. Бөтенесен шаккатырыр иде. Малайларны
гына түгел, олыларны да ияртер иде. Шүкәне дә тыяр иде. Шәмседоха әбигә, үзбәк
бабайга өй салдырыр иде. Госман абзыйның күзен дәвалатыр иде. Хансарайны да
истән чыгармас иде.
... Зәңгәрсу томан артыннан серле булып күренгән Нух маңгае аңа якынайган
саен яктыра, ә тау текәләнә бара. Юл бөтенләй бетте. Тургай, эреле-ваклы
ташлардан торган киртле урынга җиткәч, туктап хәл алырга булды. Кесәсендәге
әйберләрен барлады, йолдыз кыйпылчыгын алып, Нух маңгаена карады һәм
кыйпылчык сыры белән маңгай сырының төп-төгәл туры килүен күрде. Бу аны
гаҗәпләндерде дә, шатлык та өстәде. Тургай тагын да дәртләнебрәк югарыга
омтылды. Тау шулкадәр текәләнде, хәзер иелеп, ташларга таяна-таяна атларга,
кайбер урыннарда үрмәләргә туры килде. Аяк астыннан ташлар кубып тәгәрәп
киткәндә, тезләре дә бәрелде, сыдырылды, канады. Югарыда зәңгәр күк йөзе, ак
болытлар һәм Нух маңгае. Тауның ике ягыннан сузылган урман да аста калды. Ул
әледән-әле туктап ял итә, тау-таш арасында үскән чәчәкләр өстендә очучы бал
кортлары, шөпшәләр гөжләвен, чикерткәләр черләвен тыңлый. Аның аяк астында
ТУРГАЙ
28
кырмыскалар йөгерешә, мәтрүшкә сабагыннан үрмәләп менгән камка Тургайның
иягенә тия язып очып китә. Күпме чебен-черки, кигәвен, Тургай аларны әрем
сабагы белән куып кына тора. Сары бөгәлҗәннәрдән дә кызыгы юк. Алар биткә
тия язып бер урында безелдәп торалар. «Ни кирәк?» ди Тургай көлеп. Китмиләр,
безелдәүләрен дәвам итәләр.
Тургай артына борылып, аска карыйсы килсә дә, тыелды. Баш әйләнмәсен
өчен алар малайлар белән тирәк, өянке кебек биек агачларга менгәндә дә аска
карамыйлар. Аска карасаң, куркуың бар. Ул кузгалды.
Киртләнеп торган тагын бер урынны узгач, Нух маңгае аның каршында бөтен
зурлыгы белән ачылды. Аларның чана шуа торган ындыр тавы кадәр бар икән бу!
Авылдан караганда, кеше башы кебек кенә күренә үзе. Әле аңа менеп җитәргә тагын
ике өй биеклеге ара бар. Тирә-юне гел ташлардан гына тора. Тургай чиләк зурлыгы
бер түгәрәк ташка баскан иде, таш урыныннан кубып, сикерә-сикерә аска тәгәрәде.
Аның коты очты. Яңадан һәр ташны селкетеп карамыйча аягын да басмады, кулы
белән дә таянмады. Тагын ике генә, өч кенә талпынса, Нух маңгае янына менеп
җитәчәк. Ул бүген Тургайны куркытмады, аңа күптәнге танышына караган кебек
карады. Тагын берничә омтылуга, Нух маңгаеның янына ук килеп җитте. Сул ягында
өстәл өсте кадәр генә тигез урын бар икән. Ташлары да ваграк, араларыннан мүк
төсле кыска үлән дә чыккан. Тургай шунда үрмәләп менде. Ул шабыр тиргә баткан
иде. Күлмәген салып, итәк очы белән тезенең канаган урынын сөртте. Ташларга кан
тисә, Нухның яратмавы мөмкин ич. Аннары күлмәген читкәрәк куеп, җил очырып
алып китмәсен өчен, көлчә шикелле юка таш белән бастырды. Аягүрә торырга
курыкты. Тезләнеп ике кулына таянган килеш курка-курка гына Нух маңгаена
карагач, тыны кысылып куйды. Менә ул күпме гомерләр аның котын да алып, үзенә
чакырып та торган серле зат. Үзе түгәрәк, үзе саргылт көрән төстә, үзе ялтырый.
Җил болытларны куып китереп, Нухның маңгаен яңгыр тамчылары белән юып
тора, дип сөйли авыл халкы. Шулайдыр, болай ялтырап тормас иде. Аның тирәсендә
болытларның куерганын Тургайның үзенең дә күп мәртәбәләр күргәне бар.
Күз урыны да бар бугай моның. Тургай йөзен якынрак китереп карады.
Маңгайның таш-туфрактан чыгып торган мүкле җиреннән өстәрәк бар шул! Ике
түгәрәк урын батынкыланып, каралыбрак тора. Уң яктагысында тары ярмасы
кадәр генә ярык та бар. Ярыкта сәйләндәй су тамчысы ялтырый, тик ул агып
чыгарга өлгерми, ташка дым булып җәелә. Шуңа күрә түгәрәкнең бусы тегесеннән
караңгырак күренә. Кинәт ниндидер моң ишетелеп киткәндәй булды. Ул тын
алудан туктады. Тагын, тагын, тагын... Әйтерсең лә күктән калай таз төбенә
өч олы тамчы тамды... Аннары ул сизелер-сизелмәс кенә өзек-өзек көй булып
колакларны иркәләп үтте. Әллә җилме бу? Ләкин көй маңгай ягыннан килә иде.
Тургай маңгайның кул сузымы җитәрлек төшендә чәй калагы сыярлык кына
түгәрәк тишек күреп алды. Әллә шуннан чыга иде инде ул моң? Кинәт ул Нух
маңгаена акрын гына шуышып менеп килүче бер сары еланны күреп алды һәм
ирексездән артка чигенде. Елан теге тишеккә шуып кереп тә китте һәм баягы
моң да туктады. Тургай үзенең курыкмавына аптырады. Кулларына, аякларына
ниндидер көч иңүен сизде. «Менә мин тау башында!» – дип кычкырасы килде аның.
Ул акрын гына тора башлады. Тезләрен кузгатып аягүрә басуга, каршысындагы
күренештән башы әйләнеп китте. Ах, бу нинди сихри манзара?! Әллә ул күкнең
җиденче катындамы?! Ничек еракта, аста калган бөтенесе! Ул ничек шушы кадәр
югары күтәрелгән?! Ык елгасы әбисенең тезләренә салган зәңгәр чәчүргече төсле
нечкә генә булып шәйләнә. Гөлбакча да әллә кайда ук, өйләр дә бәләкәйләнгән.
Әрәмәләр, урманнар, үзәнлекләр, юллар, иген басулары, сыер-сарык көтүләре –
барысы да аста, әллә кайда еракта... Офыкка тия язып утырган әллә ничә авыл
күренә, күк белән тоташкан таулар, урманнар шәйләнә. Монда менеп күрмәсә,
Ф О А Т С А Д Р И Е В
29
Тургай аларның барлыгын да белми иде. Офыклар әйләнә-әйләнә сабантуй
мәйданы шикелле түгәрәк ясыйлар икән. Шул түгәрәккә кергән бөтен нәрсә аның
аяк астында җәйрәп ята! Алар каршында ул берүзе! Гәүдәсе шундый җиңеләйде.
Нәрсәдән икән? Әллә инде шушы җәйрәп яткан күренеш әнисе кебек аны үз
кочагына алдымы? Болын-кырлар өстенә җәелгән әнә теге сыек зәңгәрсу томан
аның гәүдәсенең авырлыгы түгелме икән? Шактый көчле искән җил дә ничектер
тынып калган. Тургай җилгә каршы тырышып басудан арыган балтырларына
ял бирде, аякларын рәхәт итеп йомшатты. Әмма һич көтмәгәндә җил арттан
шундый итеп этте, чак кына йөзтүбән аска егылмыйча калды. Аны ниндидер
йомшак канат күкрәк турына кагылып, аварга ирек бирмәде кебек. Тургай үзе дә
сизмәстән Нух маңгаена уң кулы белән таянды. Ул мичтән алган таба кебек кайнар
иде! Тургай аның кайнарлыгын тойгач, куркуыннан кулын шундук тартып алды.
Аның Нух маңгае янына менүенә җилнең ярсуы түгелме икән бу? Арттан этеп,
алдан егылдыртмый калучының да җил булуы бар. Нухтан шөлли бит инде ул.
Тургай менә хәзер генә бер нәрсәгә гаҗәпләнде: ул үсте! Ул гәүдәсенең биегәйгәнен
сизеп тора. Күпме нәрсәләрнең барлыгын шушыннан карап кына белде. Ул үзен дә
аларга күрсәтә. Монда менү кирәк булган. Бусында сүзендә тора алмады. Тургай
биргән антын яңадан беркайчан да бозмаячак. Их, шушы җирләрнең бөтенесен
дә көн саен күреп торсаң! Аларның чите кайда икән? Бик еракта тагын бер тау
шәйләнә. Аның янәшәсендә икенчесе, аннары урманнар. Бөтенесе күк белән
тоташкан. Җирнең чите анда гына түгеллеген белә ул. Сабира апалар шәһәренә
озын көн буе бардылар. Машина юлы Нух тавыннан да биегрәк җиргә килеп
чыккач, Тургай куркуыннан кычкырып җибәрде. Аста, әллә кайда ук урманнар,
күлләр. Машина алга таба мәтәлчек атып китмәсен дип курыкты ул. Чокырның
төбенә төшеп җитүгә, анда болытларга тиеп торган тау күренде. Анысына менеп
җиткәч, тагын төшеп киттеләр. Көне буе шулай бардылар. Әнисе: «Ничек монда
юл салдылар икән?» – дип сорагач, әтисе: «Әле сез Кавказ тауларын күрсәгез,
алар белән чагыштырганда, Урал таулары бер көрәк балчык өеме генә», – диде.
Әле Кавказы да бар икән. Үзбәктән кайткан Хәлил бабай андагы ком чүлләренең
очы-кырые юк, ди. Кошлар ел саен бик-бик еракка – җылы якларга очып китәләр.
Торналарның очып киткәнен ул былтыр әтисе белән карап торды. Телевизордан
әллә нинди шәһәрләрне, пароходлар йөзә торган диңгезләрне күрсәтәләр. Ә чите
кайда икән соң? Җирнең бер төшендә бөтенесе дә бетәдер бит инде. Яр кебек
булып тора микән? Кеше-мазар, мал-туар төшмәскә койма коеп куйганнардыр.
Әгәр кулыннан килсә, Тургай бөтенесен үзләренең авылы тирәсенә җыяр
иде. Сабира апалары, Рәсүл җизниләр, Камбәр, Аяз абыйлары да читтә тилмереп
йөрмәс иде, кошларга да әллә кайларга очасы булмас иде. Шушы уйлардан аның
бөтен тәненә җылылык йөгерде. Әллә тауның җаны җылыта – белмәссең. Ул үзе
дә сизмәстән кулларын өскә күтәрде һәм кычкырып җибәрде:
– Һи-һи-һи-и-и! Һи-һи-һи-и-и!
Тавышы күкрәгеннән гел өзелмичә ургылып чыкты. Ниндидер көч аны җырга
әйләндерде:
Саумысез, болыннар, басулар,
Урманнар, елгалар, күлләрем!
Каршыма килдегез, көлдегез,
Булдыгыз күңелем гөлләре!
Алар аның җырын аңладылар. Шулай булмаса, тагын да яктырыбрак, якынаебрак
китмәсләр иде. Тургай, колачын җәеп, аларның җавабын көтте, ишетергә теләде,
ләкин бу мөмкин түгел иде. Ә җыры язгы тургай сайравы кебек һавада тирбәлде:
ТУРГАЙ
30
Кайда соң бу, кайда соң бу
Гүзәл җирләрнең чите?
Ак болытларга утырып,
Уйларым шунда китте...
Тургайның тавышы үзенеке түгел, ул бая югарыдан өч мәртәбә яңгыраган
моңның әллә нинди рәвешләргә кереп көчәюе, җәелүе иде. Аның тавышы еракларга
очты, үзәннәр, авыллар өстеннән йөгереп, ерак офыкларга барып бәрелде, аннары
кире кайтып, Нухның алдына ауды... Тургай, шатлыгын тыя алмыйча, әле дөнья
яңгыратып көлде, әле җырлады...
Шушы җырларын Нух маңгае астындагы чишмәгә төшеп кабатларга, аннары
күкрәгендә саклап авылга алып кайтырга кирәк иде. Ул күлмәген киде, тагын бер
мәртәбә Нухка, аның күз урыннарына карап торды, аннары төшәргә кузгалды.
Ул канатларда талпынгандай җиңеллек һәм җитезлек белән бер ташка уң аягы
белән басты, икенчесенә басыйм дип сулын күтәрүгә, шул таш янына түгәрәкләп
ясалган кечкенә оя, анда яшькелт күкәйләр күрде. Аларга басмас өчен, ерактагы
ташка сикерде, таш умырылып очты. Тургай тигезлеген саклый алмыйча барып
төште һәм аска тәгәрәде. Тәгәрәве һаман кызулый барганда, ул нәрсәгәдер бәрелеп
туктап калды. Күтәрелеп караса, әтисенең сырмасы кадәр генә калку җиргә килеп
төртелгән икән. Аның өстен куе яшел үлән каплаган. Ташка бәрелеп авырткан
кабыргаларын, беләкләрен сыпыргалап торганда, ул бу үләнне танып алды. Хәлил
бабай җыярга кушкан янар чәчәк ич бу! Тикшереп карау өчен, ул төреп биргән
үсемлек белән чагыштырды. Нәкъ үзе шул. Янар чәчәкне җыярга пакетын алыйм
дип кулын кесәсенә тыкса, канатлы аты юк! Тәгәрәгәндә төшеп калган инде ул
болай булгач. Тургай үзенең төшкән җирен әллә ничә мәртәбә менеп карады,
уенчыкны таба алмагач, кәефе кырылды. Пакетына янар чәчәк җыйнап, чишмә
янына төште. Чишмә өстәл-өстәл ташлар арасыннан ага, суының эзен ямь-яшел
үлән каплаган. Ике ягында берничә тәбәнәк юкә үсә. Алар алтын төсле чәчәкләргә
чумып утыралар. Яннарына килерлек түгел, бал кортлары сырып алган, гөжләү
тавышлары кайчакта кош сайрауларын да каплап китә. Чишмәдән өстәрәк тә ике
юкә үсеп утыра. Бу юкәләрнең кәүсәләрендә зур ярыклар бар, шул ярыкларга бал
кортлары оялаган, диләр. Имеш тә шуларның балы агач тамырларыннан чишмәгә
дә төшә. Аны баллы чишмә дип йөрткәннәрен белә Тургай. Тамагы да кипкән иде,
иелеп куш учлап су эчте. Бернинди дә бал тәме килмәде. Ул шундый салкын иде,
маңгаена кадәр бәрде салкыны. Чыккан урынында ком бөртекләре, төрле төстәге
вак ташлар рәшә кебек дерелдәп күренә. Бераз китүгә, чишмә җир астына кереп
югала икән. Аска кадәр төшсә ни булган? Әле генә чыккан югыйсә, нигә инде кабат
җир астына төшеп китәргә? Шунда тагын аны гаҗәпләндергән хәл булды. Чишмә
янындагы таш астыннан акрын гына шуышып сары елан килеп чыкты. Өстәге
еланга охшаган, әллә шулмы? Елан телен энә очы кебек туктаусыз чыгара-чыгара
аңа карап торды да, чишмәнең дымлы җиреннән шуып әйләнгәч, кабат таш астына
кереп югалды. Тургай әз генә дә куркып карамады. Элек булса, куркыр иде. Әтисе
дә, бабасы да малай кеше бернидән дә курыкмаска, көчле булырга тиеш, диләр.
Менә ул бүген курыкмады бит. Нух янына менүе аркасында инде бу. Сүзеңдә
тормадың дип битәрләсәләр.
Чишмәнең шушы кадәр биеккә күтәрелеп чыгуы гаҗәп иде. Нух маңгаеннан ук
урап төшә бит. Тауның эче тулы су микәнни? Суы булгач, бәлкем анда балыклар
да бардыр? Әгәр бу олы ташларның берәрсен кубарып алсаң, суы агып бетеп, тау
ишелер идеме икән? Тау башына кадәр күтәрелерлек юл булгач, җир ничә катлам
икән соң? Күкнең җиде кат икәне билгеле. Җир эчендә әбисе тәмуг та бар ди бит әле.
Гөнаһлы кешеләрне шул тәмуг утында яндыралар, ди. Бер үк җирнең эчендә уты
Ф О А Т С А Д Р И Е В
31
да, суы да, еланы да. Ә тышында ниләр генә юк! Күк тулы йолдыз. Әллә берсенең
дә чиге юкмы соң боларның? Күктә оҗмах та бар, ди әбисе. Анда шундый рәхәт,
ди. Кешеләр тәмле-тәмле ризыклар ашап, уйнап-көлеп кенә йөриләр, уйнарга әллә
нинди матур уенчыклары күп, ди. Карт кешеләр, авырулар бөтенләй юк, бөтенесе
яшь, берсеннән-берсе матур, ди.
Тургай бик озак уйланып утырды боларны. Күпме генә уйласа да, очына чыга
алмады. Бер генә сорауга да җавап юк иде. Ул җавапларны табу өчен, тагын бераз
үсәргә кирәктер ахрысы...
Ул кайтырга кузгалды.
Сары елан биргән көч
Ул инде тауның астына төшеп җитә язган иде. Сөйләшкән тавышлар ишетеп,
туктап калды. Юл буендагы агачлыктан Рөстәм, Зөлфәт, Риф, Мансур, Фаил чыгып
килә иде. Ул аларга каршы йөгерде.
– Һи-һи-һи-и-и!
Иптәшләре аны авызларын ерып каршы алдылар.
– Кая барасыз?
– Синең янга, – диде Рөстәм.
Тургай Мансурга шикле караш ташлап алды.
– Кем әйтте минем монда икәнне?
– Мансур, – диештеләр малайлар.
– Ник әйттең? – диде Тургай аның каршына килеп.
– Ул бит үзе, – дип эһ-эһ килде Мансур.
– Кем үзе?
– Син әйтмәскә кушкан әйбер... Гел эчтән этә, күргән бер кешегә сөйлисе килә...
Эһ... Түзә алмагач, барып әниләреңә әйтим дип урамга чыкканда, болар килде...
Эһ... Сине сорыйлар...
– Әйттеңме?
– Әйтмәде! – дип сузды Зөлфәт. Бәйләнгән ике бармагын авызына китереп,
капмыйча кире төшергәннән соң өстәп куйды: – Кайда икәнеңне белмим, диде.
– Аның хәтле тешләк, – дип өстәде Фаил.
Мансур көлә-көлә аның иңбашын тешләп алды.
– Менә шушылай була ул тешләк!
Фаил аны этеп җибәрде.
– Тешең белән күлмәкне ертсаң, әтигә әйтеп артыңны пешерттерермен!
– Синең әтиеңне минем әти чеметеп кенә ыргыта бит! – диде Мансур.
– Ыргытты ди ыргытмаган!
– Ыргыта шул. Минем әти фермада эшли, аның куллары сөялләнеп беткән,
мускуллары – во! Ә синең әтиең товар сата. Аның бүксәсе олы, мускулы бәләкәй.
– Ярар, зурлар кебек үртәшеп тормагыз әле! – дип туктатты аларны Тургай.
Дөресен генә әйткәндә, Мансурның серне чишүенә ул шат иде. Берүзең
кайтканчы бергә-бергә күңелле була бит ул.
– Йә, менеп җитә алдыңмы? – диде Мансур, сүз саен нык эһелдәп.
Малайлар колакларын торгызып аңа төбәлделәр. Ул юри дәшми торды.
– Тизрәк әйт инде! – дигән соравы белән Рөстәм, күзлекләрен елтыратып, сукыр
чебен шикелле аның күзенә керде.
Фаилнең йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыкты:
– Менә алмадыңмыни?
Кысталган кебек сикергәләүче Зөлфәт туктаусыз бер сүзне кабатлады:
– Әйт! Әйт! Әйт инде!
ТУРГАЙ
32
Тургай бөтен гәүдәсе белән тауга борылды һәм кулын Нухка таба сузды.
Малайлар аның кулына төбәлделәр. Күзләре дә, авызлары да ачылган килеш
йомылмыйча калды, тын алудан туктадылар. Ул әллә нинди куркыныч калын
тавыш белән:
– Мин шушы кулым белән Нух маңгаен ярты сәгать сыпырып тордым! – диде.
Малайларның эченнән ниндидер ахылдау ишетелде.
– Алдыйсың! – диде Мансур.
– Булмас! – диде Зөлфәт.
– Беләбез без сине! – диде Фаил.
– Ефыртасың ефырткыч! – диде Риф.
Малайлар авызларыннан ни ычкынганын да чамалый алмас хәлгә төшеп
шаулаштылар. Чөнки бу ышана торган хәл түгел иде. Авылда бер генә кешенең
дә анда менгәнлеге турында сөйләгәннәре юк. Бу – сабантуйда җиңү генә түгел,
Тургайның үзен бөтен авылдан өстен итеп күрсәтүе иде. Моңа ышанасы да килми,
ышанасы да килә, шул ук вакытта бу көнләштерә дә, ачуны да китерә иде.
– Әле сез ышанмыйсызмыни?! – диде Тургай, күтәргән кулын төшереп. – Алайса
тапшыру бетте, каналны күчерәбез!
Ул, авылга таба шарт борылып, юлдан кызу-кызу атлап китте. Малайлар аны
бөтенесе төрле яклап килеп тоттылар.
– Ышанабыз, ышанабыз, сөйлә генә! – диештеләр ялварып.
Сөйләүдән болай да көч-хәл белән генә тыелып торган Тургай тегеләрне юри
үртәде. Йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, авырыксынып кына туктаган
булды, уйга баткан кыяфәттә һавадагы болытларга карап торды. Бер үк вакытта
әбисе дога укыгандагы кебек итеп, авыз эченнән «Лә иләһә илләллаһ» дигән
сүзләрне кабатлады, ике мәртәбә башын иеп куйды. Малайлар, аның һәр хәрәкәтен
йотып, Нух маңгае янындагы таш багана шикелле тораташ каттылар. Өсләрендә
очып йөргән чебен-черкине куу да онытылды.
– Мин Нухның каршына бастым да: «Исәнме, Нух бабай», — дидем. Син
чакырдың – мин килдем, дидем. – Тургай сүзен бүлеп уйланып торды. – Нух
селкенеп тә карамады. Сез ул маңгайның олылыгын күрсәгез! Астан караганда,
аның яртысын урман каплап тора бит. Ул безнең ындыр тавыннан да олырак.
– Ай-яй-яй! – диеште малайлар.
– Шуннан соң мин беләсезме нишләдем?
– Нишләдең?
– Әйт инде тизрәк: нишләдең?!
– «Әллә син авырыйсыңмы?» дип менә шушы кулымны аның маңгаена китереп
салдым! – Тургай малайларның һәрберсенең йөзен карап чыкты. Берсенең дә рәте
калмаган, күзләре урыныннан купкан, борын тишекләре киңәйгән. Ул дәвам итте:
– Аның маңгае ут кебек кайнар иде. Кулым пешеп маңгаена ябышканчы алып кына
калдым. Аннары гел сыпырып тордым. Кулым менә әле хәзер дә кызарып тора.
Ул кулын малайларга сузды, тегеләр учын капшый-капшый карадылар. Учы
ташларга тотынып менә торгач, пешкән төсле булып кызарган, сыдырылган иде.
Малайлар аның һаман сөйләвен сорадылар. Тургай сүзен дәвам итте:
– Нух дәшмәсә дә, кешенең уен белә, диләр бит. «Син миңа көч бир, мине үстер»,
дидем. Шунда зәһәр итеп сызгырган тавышка борылып карасам, бер нәмә шуышып
минем өскә килә. – Тургай шушында туктарга кирәген чамалады.
– Йә инде, йә? Туктама, сөйлә! – дип өзгәләнде малайлар.
– Карасам – сап-сары елан! Башы сарык башы кадәр! Озынлыгы... озынлыгы...
безнең турдан Фаилләр турына кадәр бар.
– Әнәче! Уһу-у-у! – дип гаҗәпләнде малайлар.
– Телен авызыннан менә болай итеп туктаусыз чыгара! – Тургай телен еш-
Ф О А Т С А Д Р И Е В
2. «К. У.» №5 33
еш чыгарып күрсәтте. – Елан акрын гына Нухның маңгаена шуышып менде.
Күзләренең куркынычлыгы! Гәүдәсе балык төсле, үзе чуп-чуар. Шул чак маңгайның
бер ягында йомры тишек күреп алдым. Елан шунда керде дә китте. Бу – Нухны
саклаучы елан икән. Соңыннан белдем. Нух миңа шунда беренче ярдәмен күрсәтте.
– Нинди ярдәм? – дип сорады Фаил.
– Хәлил бабайга үлән җыясым бар иде. Аның әйләнә-тирәсе гел таш кына.
Шунда артыма борылып карасам, таш арасыннан җир чыккан, ул җирдә шул үлән.
Менә пакет тулганчы җыйдым.
Малайлар пакетны кулдан кулга йөрттеләр, үләнен тотып та, иснәп тә
карадылар.
– Еланнан курыкмадыңмы? – дип сорады Зөлфәт, шикле карашын төбәп.
– Курыкмассың сиңа! – диде Тургай. – Маңгай астындагы чишмәгә төшкәч,
шундагы таш астыннан тагын килеп чыкты. Чыкты да, «тизрәк тай моннан!» ди.
– Кеше сыман сөйләшәмени? – дип сорады Рөстәм.
– Әйе. «Р» дип кенә әйтә алмый.
– Шуның арттырганына ышанып тормагыз инде! – диде Фаил үпкәләгән
тавыш белән.
Тургай бөтен җирне яңгыратып көлеп җибәрде.
– Кеше сыман сөйләшми инде! – диде ул.– Телен менә болай итеп авызыннан
чыгара да кертә, чыгара да кертә. Шуннан аңладым «тай моннан» дигәнен. »Көч
бир, шуннан соң китәрмен», дидем. Бу миңа шуышып килде дә аяктан өскә таба
уралырга тотынды. Чагып үтерә хәзер, дип котым алынды. Аякны урагач, качып
та булмый. Урала-урала менде дә башка ниндидер салкын әйбер тамызды. Менә
шушы төшкә. – Тургай кулы белән баш түбәсен тотып күрсәтте. – Елан төшеп
киткәч, кулны тигереп караган идем, тамызган урында бармак сыярлык тишек.
Нух маңгаендагы тишек төсле.
– Күренми бит! – дип кычкырды Рөстәм үрелеп карап.
Тургай аны ишетмәмешкә салынып сүзен дәвам итте:
– Бер яфракны чишмә суында чайкап бөтердем дә, бөке итеп тыктым теге
тишеккә.
– Кайда соң ул? – дип малайлар аның баш түбәсен тотып-тотып карадылар.– Юк бит!
– Мин үзем дә шаккаттым, – диде Тургай. – Тауның астына җиткәндә тотып
карасам, эзе дә калмаган. Еланның сихере инде бу. Көчем дә артты.
Малайлар ышанырга да, ышанмаска да белмичә торганда, Тургай сызгыра-
сызгыра кайту ягына атлады...
– Тагын сөйлә инде, – дип ялындылар малайлар
– Тагынмы? Аннары чыпчык хәтле кигәвеннәр сырып алды. Әнә тезләрне
күрәсезме? Умырып-умырып тешлиләр. Ярый астан каен ботагы тотып менгән
идем. Шуның белән куып таратмасам, үтерәләр иде. Әле чишмәне әйтергә онытып
торам икән бит. Чишмәнең суы шыр бал. Кушучлап туйганчы эчтем. Оҗмахтагы
чишмәләр дә ширбәт була ди бит. Бервакыт авызымны бал кортлары сырып
алмасынмы?! Авызга кергән берен төкереп ташлыйм, иреннәрдән кул белән
сыпырып төшерәм менә шушылай итеп. Ярый берсе дә чакмады, Нух чакмаска
кушкандыр, безнең кортлар булса, иреннәр хәзер ияккә кадәр асылынып төшә
иде шешеп.
Кояшлы җыр
Тургай иң кирәклесен сөйләмичә калдырган кебек тоелды. Шуңа күрә:
– Мин анда җырладым да бит әле, – диде.
– Ничек җырладың?
ТУРГАЙ
34
– Нух маңгае кырына баскан идем. Шунда җырлыйсым килде. Ике кулымны
һавага күтәрдем дә җырлап җибәрдем:
Саумысез, болыннар, басулар,
Урманнар, елгалар, күлләрем!
Каршыма килдегез, көлдегез,
Булдыгыз күңелем гөлләре!
Тургай сүзләрен хәтерләсә дә, теге көйне оныткан иде. Бусы әллә нинди
бормалы-бормалы көй иде. Бу көйдә Нух янында җырлаган көй дә бар, яңа моңнар
да кушылган иде.
Тургайның җырлавын малайларның беренче ишетүе иде. Алар сихерләнгәндәй
телсез-өнсез булып калдылар, Тургайга әллә нинди әүлиягә караган сыман карап
тордылар. Иптәшләре аның көченә тәмам ышандылар. Мондый җырны көчсез
кеше җырлый алмый, аңардан таралган дулкын һәркайсын бөтереп алган иде.
Малайларның күңелендә тыелгысыз булып бер сорау уянды һәм аны Фаил телен
көчкә әйләндереп әйтеп бирде:
– Тургай... Тургай... Син бу җырны каян откан идең?
– Отмадым, – диде Тургай һәм күкрәген шапылдатып күрсәтте: – Менә моннан
кояш белән чыкты.
– Ни сөйлисең? – диде Мансур. – Кояш бит ул күктә.
– Күктә генә түгел шул! Аның күбесе бездә! – диде Тургай, малайларны тагын
да ныграк аптыратып. – Кич яткач, керфек араларыгыздан кереп, кояшның бергә
йоклаганын сизмисез әллә?
– Юкны сөйләмә, кич кояш байый, – диде Фаил.
– Кояш ничек баесын, – диде Тургай аны үртәп. – Синең әтиең сыман әйбер
сатып йөрсә, баер иде дә. Кояш ул безнең белән йоклый.
– Ул бит басу артына төшеп китә, – диде Рөстәм.
– Анысы аның гәүдәсе генә. Җаны безгә керә.
– Ни соң ул җан? – дип сорады Риф.
– Тәннең җылысы. Нуры кая төшә – шунда җан калдыра.
Тургай кызу-кызу атлап кызгылт тукранбашларның, зәңгәр, сары, ак, алсу
чәчәкләрнең иң куе булып үскән җиренә килде. Малайлар аңардан бер тотам да
калмадылар.
– Менә болар үзләре дә бәләкәй кояшлар, – диде Тургай, ике кулы белән
чәчәкләрне сыпырып. – Кояш аларга да кереп ята сиздерми генә. Агачларга,
бөҗәкләргә, кошларга, җәнлекләргә дә кереп ята. Иртән әтәчләр кычкырып,
җилләр исеп уяткач, сиздермичә генә китеп, теге түгәрәк гәүдәсенә кайта...
Малайлар аны аңларга тырышып бик зур игътибар белән тыңладылар. Аларның
үзләренең дә Тургай кебек җырлыйсы килә иде. Шуңа күрә ялынырга тотындылар:
– Әйдә, безне дә өйрәт инде!
– Өйрәтәм, – диде Тургай шатланып.– Кулларыгызны югары күтәреп, миңа
иярегез. Күзләрегезне безнең каршыдагы чәчәкләргә, агачларга, болыннарга,
басуларга, авылларга төбәп дәшегез:
Саумысез, болыннар, басулар,
Урманнар, елгалар, күлләрем!
Барысы да җырның шушы өлешен туктаусыз кабатладылар. Алар сихерләнделәр,
аларга чиксез рәхәт иде. Күзләре очкынланды, битләре алланды, сулышлары
киңәйде. Бусын өйрәнеп бетергәч, Тургай дәвамын сузды:
Ф О А Т С А Д Р И Е В
2.* 35
Малайлар өчен шушы җырдан башка нәрсә калмады. Гүя аларның пакъ
күңелләренә җырлап торучы табигать үзенең бөтен бизәкләре, төсләре, исләре
белән язгы ташкын булып кереп тулды. Берни уйларга да, тырышырга да кирәкми,
шул ташкынга иярергә генә кирәк иде...
Әз генә эчтәрәк алтын чәчәкләргә күмелеп, ялгыз юкә үсеп утыра иде. Рөстәм
чум-чум атлап, сикергәли-сикергәли шул юкәгә таба китте. Бөтенесе дәррәү аның
артыннан атладылар, аңа ияреп, юкә тирәсендә әйләнергә керештеләр. Барысы да
әле генә өйрәнгән җырны җырлый, барысы да көлә, сикергәли. Алар белән бергә
зәңгәр күк гөмбәзе, андагы өем-өем ак болытлар да әйләнә.
– Әнә кояш та безгә иярә, әле бер яктан, әле икенче яктан карый! – диде Тургай,
юкә чәчәкләренә сикерә-сикерә үрелеп. Чыннан да кызу-кызу әйләнгәндә, кояш
күпереп торган алтынсу юкә чәчәкләре арасыннан бер күренә, бер югала, әйтерсең
лә ул качышлы уйный иде.
Кайда соң бу, кайда соң бу
Гүзәл җирләрнең чите?
Ак болытларга утырып,
Уйларым шунда китте!..
Малайларны җыр канатлары күтәрә, алар табаннарының җиргә басканын да
тоймыйлар. Шундый рәхәт, дөнья шундый якты, моны аңлатып бетерү мөмкин
түгел иде. Алар шушы җырның өзелмәс моңы кебек — берсе икенчесенең дәвамы,
аларны аерып алу мөмкин түгел иде. Аларга бу дөнья тулаем буйсынган, бу җир,
бу күк йөзе, бу кояш аларныкы, аларга башка берни дә кирәкми иде. Алар кеше
гомерендә бик аз гына була торган бәхетле мизгелләрнең иң татлысын кичерәләр
иде. Аларның гөнаһсыз сабыйлыктан балачакка атлаган мәлдәге иң гүзәл көне иде.
Бу көн аларның күңелләрен һәрчак җылытачак, хәтерләреннән мәңге җуелмаячак
нурлы көн иде...
Беренче көн
Тургай йокларга ятар алдыннан уку әсбапларын тагын бер мәртәбә карап
утырды. Китапларның рәсемнәре шундый матур, исләре тәмле. Дәфтәрләр,
төсле карандашлар, ручкалар, кечкенә тартмада буяулар, бозгыч белән линейка...
Аларны сумкасына салып, утны сүндереп яткач та, бөтенесе күз алдында биеште,
кыштырдаган, шылтыраган тавышлары колагын иркәләде. Их, тизрәк укырга-
язарга өйрәнергә дә, әллә ниләр белергә иде! Әле төн бар, кояш кайчан чыгар да,
кайчан мәктәпкә барырлар, кайчан иптәш малайлар белән очрашырлар. Йокысы
һаман килми. Ул шулай качып йөри дә, сиздерми генә килә дә йоклата. Тургай
күзләрен йомды, әбисе өйрәткән доганы укуга, оеп киткәнен сизми дә калды.
– Улым Ислам! Тор инде...
Шулай ягымлы итеп аның әнисе генә дәшә ала. Әнисенең йомшак тавышына
иркәләнеп, кояш нурларының керфек арасыннан кереп шаяруларына изрәп ята
бирде Тургай. Тагын бер генә дәшсә, сикереп торачак ул. Әнисе иелеп колагына
ук пышылдады:
– Улым, мәктәпкә барасыңны онытмадыңмы?
Аның җылы сулышы, колак яфрагыннан бөтен тәненә таралып, аякларына кадәр
төшеп китте. Тургай күзләрен ачар-ачмас елмаеп, әнисен муеныннан кочаклады
һәм аны битеннән үбеп алды.
– И, минем җылы кояшым! – диде әнисе җыр кебек моңлы итеп.
Тургайга шундый рәхәт! Аңа әллә нинди көч иңде, йокысы качты. Сикереп
тә торды, әбисе җим салып куйган полиэтилен букчаны алып ишегалдына
ТУРГАЙ
36
чыкты. Гадәттәгечә, иң элек Акбайны ычкындырып, капкадан чыгарып җибәрде.
Тавыкларга җим салганда, Баһадирның каршына чүгәләп:
– Мин бүген мәктәпкә барам, апай! – диде, аның кикригенә кагылып алды.
Әтәч, аның сүзләрен хуплагандай, «кы-кы» килде дә «Кик-ри-и-кү-үк!» дип
кычкырып җибәрде, канатларын җилпеп куйды. Аннары Тургай абзарга керде,
бозауга ике телем ипи ашатты. Бозау аның кулын кытыршы теле белән ялый-ялый
капкага кадәр ияреп килде. Чабулап кайтып кергән Акбайга ризык салганда, әнисе
чыгып, бакчадагы иң матур чәчкәләрдән ике букет ясадылар. Юынып ашауга,
әнисе, әбисе белән бабасы кайсы күлмәк, кайсы чалбар, кайсы костюм тотып, аны
киендерергә керештеләр. Сумкасын алган иде, әнисе урынына куйдырды.
– Беренче көнне китап-дәфтәрләрсез генә барабыз, – диде ул.
Аннары әбисе белән бабасы капка төбендә кул болгап озатып калды. Тургай
йөгереп әнисен уза да, аңа йөзе белән борылып, арты белән бара башлады.
– Егылырсың, алдыңа карап бар, улым, – диде әнисе.
– Егылмыйм, сине күреп барасым килә, – диде Тургай.
Мәктәп алды халык белән тулган. Матур итеп киенгән кызлар, малайлар
арасында бәләкәйләре дә, олылары да бар. Алар килеп җитүгә, чем-кара чәчле,
ап-ак түгәрәк йөзле бер апа:
– Беренче сыйныфлар, бирегә килегез, – дип иң бәләкәйләрне бер урынга
җыйды.
Рөстәм, Фаил, Мансур, Риф белән янәшә баскач, тагын да күңелле булып китте.
Шунда ул үзләреннән ерактарак абыйсы Шүкә янында басып торган Зөлфәтне күреп
алды. Зөлфәт турсайган, каш астыннан гына карап тора. Аны яше җитмәгәнлектән
укырга алмаганнарын Тургай белә иде инде. Белмәс иде, берничә көн элек елап
аларның өенә килде. «Син алырлар дигән идең, алдагансың. Әти дә барып карады,
алмаганнар», дип авызын бүлтәйтте. Бармагыңны артык озак суырдың бит, дигән
булды Тургай ни әйтергә белмичә. Киләсе елга алырлар, бармагыңны кабат суыра
башламасаң.
Кинәт музыка яңгырады. Мәктәп алдындагы мәйданчыкка Шүрәле, Убырлы
карчык, бүре, куян, төлке, тагын әллә нинди җәнлекләр булып киенгән балалар
чыгып биергә, җырларга тотындылар. Тургай аларның: «Без дә мәктәпкә барабыз,
укыйбыз да язабыз!» дигән сүзләрен генә исендә калдырды. Тагын әллә ниләр
кыландылар, Шүрәле Убырлы карчыкны бик кызык итеп куып йөрде. Аларның
уены беткәч, район үзәгеннән килгән ап-ак чәчле, ак костюмлы абыйга сүз
бирделәр. Ул беренче сентябрь – Белем көне белән котлады, тагын бик күп нәрсәләр
сөйләде, тырышып укыгыз, диде. Аннары мәктәп директоры Илдар Каюмович
сөйли башлады. Шунда Тургайның йомшак җирен кемдер бик каты чеметеп алды.
Борылып караса – Зөлфәт! Менә-менә елап җибәрер төсле иреннәре бер җәелә, бер
җыела, күзләренә мөлдерәп яшь тулган, үзе мыш-мыш килә. Тургай аны тартып
китерде дә иңбашына кулын салды.
— Тәки алмаслар микәнни? – диде Зөлфәт, мөлдерәп торган зәңгәр күзләрен
аңа төбәп.
— Тавышланма! — дип, Тургай аның авызын каплады.
Шунда Зөлфәт аның учын баш бармагы тирәсеннән тешләп алды. Тургай
авыртудан кычкырып җибәрде, Зөлфәт юк булды. Ярый әле директор сөйләгәнгә
халык шаулатып кул чаба иде, аның кычкырып җибәргәнен ишетмәделәр. Тагын
ниндидер апалар, абыйлар сөйләде. Тургайга аларның сүзләре кызык тоелмады,
ул тезелешеп баскан малайларны, кызларны күзәтте. Бөтенесе матур итеп
киенгәннәр, олырак кызларның алкалары, муенсалары да күренә. Күбесе белән
бергә уйнаган, җәй көне су коенган, җиләк җыйган, әрәмәгә шомырт, бөрлегән,
камырлык, балан җыярга барган, кыш көне боз өстендә кәшәкә суккан, таудан
Ф О А Т С А Д Р И Е В
37
чаңгыда, чанада шуган малайларны-кызларны хәзер танымалы түгел. Чәчләре
матур булып күпереп тора, үзләре шундый җитди кыяфәт белән басып торалар.
Каникул чорында эшләгәннәренә бүләкләр дә бирделәр. Олырак укучылардан бер
төркем җырлый башлауга, теге матур апа иелеп:
– Хәзер сезне мәктәпкә кабул итү булачак. Барыгыз да минем арттан иярегез,
– диде.
Аннары бер кызның колагына нидер пышылдады да:
– Арагызда шигырь сөйләүчеләр бармы? – дип сорады.
– Әнә ул нинди шигырь кирәк – барысын да сөйли, – дип Мансур Тургайга
күрсәтте.
– Алайса Алсу сүз әйткәч, син бер шигырь сөйләрсең, яме? – диде матур апа.
– Ярар, – диде Тургай елмаеп.
Озакламый аларны чакырдылар. Барысы да мәктәп баскычыннан күтәрелеп,
шунда басып торган укытучы апаларга, абыйларга чәчәкләрен бирделәр дә бер
якка тезелеп бастылар. Алсу дигән кыз үтә нечкә тавыш белән тырышып укырбыз,
мәктәп тәртипләрен үтәрбез, дип сөйләде. Шуннан соң, хәзер беренче сыйныф
укучысы Ислам Нуруллинга сүз бирелә, диделәр. Тургай чыгып баскач, хәйран
калды. Бу кадәр халыкны аның сабантуйда гына күргәне бар иде. Бөтенесе таныш,
исемнәре белән эндәшәсе килеп китте хәтта. Эндәшмәде, сузмыйча гына бер
көлеп алган иде, бөтенесе аңа ияреп көләргә тотынды. Шигыреңне сөйлә инде,
дип пышылдады кемдер арттан.. Ул куллары белән чатый-ботый хәрәкәтләр
ясый-ясый сөйләп китте:
Чакта, чакта.
Мин яшь чакта,
Әти унөчтә,
Үзем унбиштә чакта,
Әби ишектә,
Бабай бишектә чакта,
Бардык борчакка,
Төядек корсакка,
Килеп чыкты Якуб,
Без калдык ятып.
Килеп чыкты Йосып,
Калдык буразнага посып.
Килеп чыкты Барый,
Кармалый да кармалый!
Тургай шушы урында кулларын, бармакларын кармалаган шикелле әллә ниләр
кыландырды һәм озын итеп сузып көлеп җибәрде. Аның гөлдерәп көлүе һәркемгә
кытыклагандай тәэсир итте һәм бердәм көлү дулкыны таралды.
Бөтенесе көлә-көлә шаулатып кул чапты. Районнан килгән ак чәчле абый
көлә торгач бөгелепләр төште, кесәсеннән кулъяулыгын алып, күзләрен, авыз-
борыннарын сөртте. Тургайга бик рәхәт булып китте. Бөтенесе кашларын җыерып
интегеп торалар иде, хәзер йөзләренә елмаю җәелде. Сөйләүләр, чыгышлар беткәч,
беренче сыйныфларны мәктәпкә керергә чакырып, зур кыңгырау шалтыраттылар.
Теге матур апа аларны ияртеп мәктәп эченә алып керде. Монда салкынча икән.
Коридорлар киң, түшәмнәре шундый биек, тәрәзәләр үтә дә олы, якты. Сөйләшкән
сүзләр дә, аяк белән идәнгә баскан тавыш та әллә кая яңгырап ишетелә. Тәмле
булып буяу исе килә. Икенче катка менә торган баскычларның култыксалары
ялык-йолык килеп тора. Менә алар үзләре укыячак бүлмәгә керделәр. Укытучы
апа малайларны кызлар белән парлап утыртты. Тургай белән Фәйрүзә исемле кыз
ТУРГАЙ
38
утырды. Коңгырт чәчле бу кыз бик басынкы иде. Чана шуганда да, яз көне тау башы
ачылгач, бергәләшеп уйнаган чакларда да, инештә су коенганда да Фәйрүзәнең
көлгәнен, кычкырганын бик сирәк ишетәсең.
Матур апа өстәл артына утыргач:
– Мин сезнең сыйныф җитәкчегез булам, миңа Әлфия апа дип дәшәрсез, – диде.
Шулчак әнисенә әйтәсе сүзе исенә төшеп, Тургай торды да ишеккә таба атлады.
Укытучының:
– Кая барасың? Кире борыл әле! – дигән тавышы аны аякларына китереп суккан
кебек, туктап калырга мәҗбүр итте.
– Кая барасың? – диде аның янына килеп җиткән Әлфия апа. Аның йөзе дә,
тавышы да кырыс иде бу мизгелдә.
– Әнигә әйтәсе сүзем онытылган, – диде Тургай.
– Дәрес вакытында беркая да барырга ярамый, – диде Әлфия апа. – Кул күтәреп
миннән рөхсәт сорарга кирәк.
Тургайны ул кулыннан тотып алып килеп, урынына утыртты. Тургай бөтенләй
аптырашка калды. Мәктәптә берни эшләргә ярамый икән ич.
Әлфия апа өстәлдәге журналны ачты.
– Кемнең исем-фамилиясен әйтәм – шул «мин» дип басарга тиеш, – диде дә
укып китте:
Афзалов Рөстәм.
– Мин! – дип Рөстәм торып басты.
– Утыр, – диде Әлфия апа. – Бакыев Риф.
Риф тә нәкъ шулай басып урынына утыргач, укытучы:
– Баязитов Фаил, – дип башын күтәрүгә, Фаил акрын гына торып басты.
Ул елык-елык килеп торган кап-кара костюмнан, ак күлмәктән, куе зәңгәр
галстуктан иде. Шактый торгач кына:
– Мин,– дип куйды.
– Бүсмән, – дип өстәде Мансур.
Әлфия апаларының кисәтүле тавышы көлүне туктатты:
– Ни дигән сүз ул Бүсмән?
– Мин ул, – диде Фаил.
Малайлар, кызлар тагын җиңелчә генә көлеп куйдылар. Укытучы апаларының
шушыны да белмәве һәм белергә тырышып төпченүе кызык иде.
– Син бит Фаил.
– Безнең кушамат шундый. Әтинеке дә, минеке дә.
Нишләптер бүлмәдә шау-шу башланды. Әлфия апалары кулындагы ручкасы
белән өстәлгә шакы-шокы бәрүгә, бөтенесе дә тынып калды.
– Ярый, утыр, Баязитов, – диде Әлфия апа. – Бер-берегезгә кушамат такмагыз,
балалар. Бу – бер-берегезне кимсетү була. Аңладыгызмы?
– Аңлавын аңладык та, Бүсмән шәбрәк, – дип куйды Риф.
– Безнең авылда дүрт Фаил бар, – диде Бүсмән басып. – Берсе — «чәй корты»
Фаил, икенчесе — кораңгыш, өченчесе – тискәре Фаил.
Аның бу сүзләренә бүлмәдәгеләр тагын көлү белән җавап бирделәр.
– Синең фамилияң ничек әле? – дип сорады Әлфия апа Тургайдан.
– Нуруллин Тургай.
– Нинди Тургай ул тагын? Нуруллин Ислам дип язылган журналга.
– Мин инде ул, апа. Кушамат Тургай минем.
– Кушамат таккач кыендыр бит?
– Кыен түгел. Мин бит тургай булып сайрый беләм.
– Сайрыйсың?!
Малайлар аның каз булып та, үрдәк, күркә, кәҗә булып кычкыруын да бер-
Ф О А Т С А Д Р И Е В
39
берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә керешкәннәр иде, укытучы тагын ручкасын
өстәлгә шакылдатып, аларны туктатты. Шул тынлыктан файдаланып, Тургай:
– Апа, тургай булып сайрап күрсәтимме соң? – дип сорады.
Әлфия апалары ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй, көлемсерәп карап
торды да:
– Әйдә, сайрап күрсәт әле, – диде.
Тургай алга чыгып басты да үзенчә сайрап җибәрде.
– Чүр-р-р! Чү-ү-үрр! Фи-фю, фиюн! Һөрр-һөрр! Фырр! Фүрр-фүрр!
Үзе шул арада ботларына куллары белән шапы-шопы сукты. Барысы да
елмаешып аңа карап тордылар.
– Каян өйрәндең? – дип сорады укытучы, исемлек барлавын онытып.
– Әти белән яз көне басуга барам мин. Шунда өйрәндем. Мин бозау булып та
кычкыра беләм, апа.
Тургай ике учын кара-каршы куеп куыш ясады да авызына китерде һәм:
– Өмм-мү-ү-ү! Өмм-мү-ү-ү! – дип сузып җибәрде.
Учлары арасыннан кысылып яңгыраган тавыш бозауныкыннан аерырлык түгел
иде. Ул икенче мәртәбәсенә кычкырганда,мәктәпнең беренче катындагыларга
кушылып, икенче катындагылар да көләләр иде инде.
Шунда ишек ачылып китте, директорның пеләш башы күренде.
– Сез нишлисез, Әлфия Замановна?! – диде ул гаҗәпләнүле тавыш белән.
– Кошлар, хайваннар телен өйрәнәбез, Илдар Каюмович, – диде укытучы.
Директор иңбашларын сикертте дә ишекне япты. Исемлек тикшереп бетергәч,
Әлфия апалары мәктәптә уку тәртипләрен аңлатты. Иртәгәдән алмаш аяк
киемнәре алып киләсез, диде. Кыңгырау шалтырау белән кереп утырасы, укытучы
кушканнарны төгәл үтисе, берәр нәрсә сорыйсың булса, кул күтәреп кенә мөрәҗәгать
итәсе икән. Дәрес вакытында сөйләшергә, тавышланырга, урыныңнан кузгалырга
ярамый. Сәгатьләр буе болай утыру Тургайның башына барып җитә алмады. Ничек
түзмәк кирәк моңа?! Әйтәм җирле әбисе укуны энә белән кое казу, ди. Нишләп
алай әйтә микән дип, Тургай иң зур энәне алып чыгып җирне казымакчы булып та
караган иде былтыр җәй. Казырсың, казымый ни! Борчак сыярлык тишек тә ясый
алмады. Уку чыннан да шулай булып чыгарга охшап тора бит әле.
– Хәзер өйләрегезгә кайтасыз, – диде Әлфия апалары, һәрберсен күздән
кичереп. – Иртән сумкагызга китап-дәфтәрләрегезне, ручка-карандашларыгызны
салып киләсез. Укулар сәгать сигездә башлана. Соңга калырга ярамый. Әле звонок
булмады. Шуңа күрә шаулашмый гына чыгабыз...
Әлфия апалары, аларны коридор аша алып барып, ишектән чыгарып җибәрде.
Сүз берләшкәндәй, малайлар бөтенесе берьюлы капкага йөгерделәр. Кызлар
килгәнче, Фаил капканы урам яклап җилкәсе белән терәде. Алар күпме генә этсәләр
дә, Фаилне кузгата алмадылар.
– Йә, интектермә инде кызларны, – диде Тургай, Фаилгә якынлашып.
– Кул күтәреп сорасагыз, чыгарам, – диде Фаил, көлә-көлә.
– Син укытучымы әллә кул күтәртергә, Бүсмән тәре! – диде Риф, аның бүксәсенә
учы белән шапылдатып.
– Күтәрмәгез, кызлар, – диде Тургай.
– Чыгарыгыз инде, малайлар! – дип ялынды кызлар.
– Фаил абый, капканы ач инде, без сиңа тәмле шоколад бирәбез, дисәгез, ачам.
– Карале, кызлар хакына тамак туйдырмакчы буласың икән син! – диде Тургай,
көлеп. – Теге кулыннан тот әле, Риф!
Тургай шулай диде дә Фаилнең уң беләгеннән тотып алды. Риф сул кулын
эләктерде. Алар икәүләп аны читкә тартуга, кызлар капкадан атылып чыктылар.
Алсу Фаилнең җилкәсенә сап-сары чаган яфрагы чәпәде дә:
ТУРГАЙ
40
– Менә сиңа безнең шоколад, – диде.
Кызлар көлешә-көлешә йөгерделәр.
– Нигә катыштыгыз инде, – диде Фаил үпкәләгәндәй. – Мин аларны кул
күтәртеп сората идем бит.
– Ичмасам урамга чыккач оныт инде кул күтәрүне! – диде Риф усал итеп. –
Хәлнең мөшкел икәнен күрәсезме сез?
– Ни бар?
– Нишләп мөшкел? – диешеп малайлар аңа төбәлделәр.
– Мордага эләккәнегезне сизмәдегезмени?
Тургай кычкырып көлеп җибәрде.
– Нинди морда, нинди морда?! – диде ул Рифкә җиңелчә төрткәләп.
Риф кулларын селти-селти дәвам итте:
– Кыймшанырга ярамый, сүз әйтергә ярамый, бүлмәдә йөрергә ярамый, тышка
чыгарга ярамый. Бөтенесенә кул күтәреп рөхсәт сорыйсы. Тургай, Бүсмән, Кытай
дип әйтергә ярамый.
Фаил дә башын кашый-кашый сүзгә кушылды:
– Риф дөрес әйтә бит, малайлар, – диде ул. – Нишлибез?
– Ни кушалар, шуны эшлибез, – диде Рөстәм.
– Әгәр мәктәпкә бармасак? – диде Риф, һәрберсенең күзенә карап.
Сорау бик җитди иде, малайлар атлаудан туктадылар. Күзләр Тургайга төбәлде.
– Минем укырга өйрәнәсем килә, – диде Тургай. – Укыйк әле.
Молодец, Нуруллин!
Капкадан чыгуга, Тургайның битенә пәрәвез җебе шаярып килеп кунды. Ул,
урам уртасына чыгып, адымнарын кызулата, уңнан да, сулдан да елмаеп калучы
тәрәзәләрнең кайсына тел шартлатып, кайсына кул изәп сәлам бирә. Аннары
дәрестә Әлфия апалары өйрәткән җырны суза:
Ай былбылым, вай былбылым,
Кунып сайрый талларга.
Бераздан ул кызыл сумкасын аркасына аскан Алсуны куып җитә, аның колак
яфрагын кытыклап:
– Нихәл, тишек борын? – ди.
– Ә синең ике колагың тишек, – ди Алсу, көлә-көлә.
Тургай, аңа йөзе белән борылып, каршыннан арты белән бара, үзе аны һаман
үрти:
– Авызыңны шул кадәр ачма, чәүкә очып керә күрмәсен!
Алсу тагын да ныграк көлә, Тургайны урап китеп йөгерә башлый.
– Әле син миннән качасыңмы? – ди Тургай, юри ачулы тавыш чыгарып һәм
аны куарга тотына.
Алсу урамның әле бер, әле икенче ягына чыга, Тургай аның үкчәсенә басып
диярлек бара, сумкасыннан тотып туктата алса да, туктатмый, баһадирга охшатып,
«Котырр! Котырр! Кыт! Кыт!» дигән тавышлар чыгара.
Тимерче Нурмый абыйлар турына җиткәч, Алсу абынып егылды һәм кычкырып
еларга тотынды. Нурулла абыйлар койма буена таш кайтарганнар да шуның берсе
йөри торган җиргә тәгәрәгән булган. Алсу тезен туктаусыз угалады, елавыннан
туктамады. Аны ничек юатырга белмәгәч, Тургай ташка тибеп куйды да, аны
тиргәргә кереште:
– Юньле булсаң, син кеше йөри торган җиргә килеп ятар идеңмени?
Ф О А Т С А Д Р И Е В
41
Кичә сыерны көтүдән алып кайтканда, мине дә чак кына абындырмадың
бит син, оятсыз! Ник дәшмисең, дөресен әйткәч, әйтер сүзең юкмыни?! –
шунда Алсу елавыннан туктап, Тургайга карап тора башлады. – Хәзер менә
әтинең олы кувалдасын алып килеп, маңгаеңа берне тондырсам, танавыңнан
суың чәчрәп чыгар! – Алсу көлеп җибәрде. Тургай ташка таба иелде. – Ә-ә,
шөлләдеңме? Таш түгел, юләр баш син! Мыш-мыш килә, Алсу, тыңлап кара
әле.
Алсу авызын ерган килеш җиргә таянып, колагын ташка якын китерде.
– Ишеттеңме?
– Ишеттем, – диде Алсу көлеп.
Тургай койма буеннан бака яфрагы өзеп, кулы белән тузанын сөртте, костюм
җиңенә ышкып алды да:
– Шушы яфракны төкерекләп тезеңә ябыштыр, – диде.
– Ник?
– Авыртуны бетерә.
– Алдыйсың син, – диде Алсу, ышанмыйча.
– Алдамыйм. Әби минем бәрелгән урынга гел бака яфрагы ябыштыра. Кара
янганны да, авыртканны да бетерә.
Аның бу сүзләреннән соң Алсу яфракны тезенә ябыштырып, өстеннән гольфасы
белән бастыргач, алар мәктәпкә юнәлделәр.
Беренче дәресне Әлфия апалары кичә үткән «А» авазына мисаллар сораудан
башлады. Барысы да кулларын күтәрделәр. Әлфия апалары беренче Алсудан
әйттерде.
– Алма, – диде Алсу.
– Бу сүздә ничә «а» авазы бар? – дип сорады Әлфия апалары.
– Ике, – дип җавап бирде Алсу. – Беренчесе дә «а», соңгысы да «а».
Шуннан бер-бер артлы «абзар», «автомобиль», «урам», «табак», «кабак» кебек
сүзләр яңгырады. Дәрес шулай әйбәт кенә барганда, Рөстәмне бастыргач, ул:
– Бакыев – бака! – дип куймасынмы.
Бөтенесе көләргә тотынды. Риф, рөхсәт тә сорап тормастан, сикереп торды да:
– «Кытай» дигәндә дә «а» авазы бар, – диде.
Тагын көлештеләр. Әлфия апалары, малайларның бер-берсен ни дип үртәүләрен
белеп бетермәгәнгә, аларның ник көлгәнен аңламады. Инде үз мисалын әйтмәгән
берничә генә кеше калган иде. Шунда Риф:
– Апа, мине гел бака дип үртиләр, безнең фамилия бакадан алынганмыни? –
дип сорады.
– Бер-берегез белән үртәшергә ярамый, балалар, – диде Әлфия апалары. – Ә
синең фамилияң бик зур мәгънәгә ия. Сезнең бабагыз Бакый исемле булган. Ә
Бакый – ул мәңгелек дигән сүз.
Сыйныф тып-тын калды.
– Кайсыгыз аңлата ала мәңгелек дигән сүзне?
– Мин! – дип торып басты Мансур. Әлфия апалары рөхсәт иткәч. – Тузмаган
әйберләрне мәңгелек диләр.
– Ык суы ул, апа, – дип өстәде Фаил. – Әти, Ык суы мәңгелек, ди.
– Тагын нинди фикерләр бар? – дип сорады Әлфия апалары.
Моңа кадәр икеләнебрәк торган Тургай, сүзгә кушылып:
– Ялкаулык ул! – дип ярып салды.
Барысы да дәррәү көлешеп куйдылар.
– Нишләп алай? – дип сорады Әлфия апалары.
– Бабай әйтә, ялкаулык кешенең җилкәсенә мәңгегә менеп атлана, ди. Ул безнең
китап-дәфтәрләр тутырган сумка белән бергә утыра, ди. Тырышсаң, ялкаулык
ТУРГАЙ
42
җиңелә икән. Тырышмасаң, ул сине җиңә, мәктәптә дә «икеле»гә укыйсың, хәерчегә
әйләнәсең, ди.
– Сезнең барыгызның да фикерләрендә дөреслек бар, – диде Әлфия апалары.
– Мәңгелек нәрсәләр беркайчан да юкка чыкмый, – дип, кояш, күк белән җир
мисалында бик күп кызыклы әйберләр сөйләргә кереште.
Тургай, тәрәзәгә борылып, апасы әйткән мәңгелек кояшка карады. Аның
нурлары астында чыпчыклар агач ботакларының берсеннән икенчесенә фырр-
фырр очалар...
– Нуруллин, син кайда утырасың?
Әлфия апаларының дәшүе аны уятып җибәргәндәй булды.
– И, апа, күрсәң анда!.. – диде Тургай дулкынланып. – Агач ботакларында
чыпчыклар әбәкле уйный!
Аның бу сүзләреннән иптәшләре тагын көлеп куйды. Тургай Әлфия апалары
туктатканчы әйтеп калырга ашыкты:
– Әнә берсе, калганнарын үртәп, иң өске ботакка кунды да чырык-чырык килә.
Әнә башкаларын үрти...
Иптәшләре, парталарыннан торып, тәрәзәгә таба бара башлауга, Әлфия апалары
аларны шып туктатты. Ләкин шунда инде тәрәзә янына ук килеп җиткән Риф
кычкырып җибәрде:
– Апа, кара әле, бакчага тавыклар тулган! Кәбестәләрне чукыйлар! Калган
помидорларны ашыйлар!
Аның бу сүзләре бөтенесен тәрәзәгә җыйды.
– Бакыев, Афзалов, барыгыз куып чыгарыгыз!
– И, апа, анда бакча таптап йөлелгә киләкми безгә! – дип каршы төште Рөстәм.
– Тулгай алалга бел генә кычкыла!
Апалары кушарга өлгергәнче Тургай:
– Апа, чыгарыйммы? – диде дә, тәрәзәне ачып, бакчага сикерде. Ул үзләренең
Баһадирына охшатып, ачулы тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Кыт-кыт-кыт-кы-ы-ыт! Кыту-урр! Кырр-кыт-кыт!!!
Бу тавышка тавыклар котлары алынып, оча-куна коймага таба йөгерделәр.
Тургай тагын да дәһшәтлерәк итеп «Кыт-кыт-кытты-рру-у!» дип сузгач, тавыклар,
канатларын җилпи-җилпи, бер-берсен таптап, коймага килеп өелделәр, аның
астындагы тишектән кысыла-кысыла чыгып та беттеләр. Тишекне таш белән
каплагач, Тургай тәрәзәгә йөгереп килгән иде, Әлфия апасы: «Ишектән кер»,
дип борып җибәрде. Тургай капкага йөгерде, ләкин ул тыштан бикле иде. Койма
башына үрмәләүдән бүтән чара калмады. Җиргә сикереп төшүе булды, каршысына
директорның килеп басуы булды.
– Бакчада нишләп йөрисең, Нуруллин? – диде директор бик усал карап.
Тургай коймадан шактый еракта йөрүче тавыкларга күрсәтеп:
– Әнә теге тавыкларны куып чыгардым, – диде.
– Ә кем керткән?
– Анысын тавыклар миңа әйтмәделәр, – диде Тургай юри җитди кыяфәт белән.
– Молодец, Нуруллин! Бу сүзең өчен «бишле» сиңа, – диде директор елмаеп. –
Бар, дәресеңә кер.
Илдар Каюмович йөгереп мәктәпкә кереп баручы малайга караган килеш
башын чайкап куйды. «Картаясың бугай, иптәш директор, – дип куйды эченнән.
– Бу сабыйга андый сорау бирергә тиеш түгел идең бит син. Нуруллинга «бишле»,
ә сиңа дипломыңның почмагына «берле» куела. Диплом үз көчен югалтсын өчен
ничә «берле» кирәк икән?» Пенсия яшенә якынлашып килүче Илдар Каюмович
бу сорауга җавап таба алмады...
Ф О А Т С А Д Р И Е В
43
Бака туе ясамагыз!..
Ул көнне Тургай мәктәптән бик җитди кыяфәттә кайтып керде. Сумкасын
почмакка атты да бер сүз дәшмичә диванга барып чалкан ятты. Әти-әниләре чәй
эчеп утыралар иде. Урамнан ук җырлый-җырлый кайтып керә торган Тургайның
болай кылануы өйдәгеләрне аптырашка төшерде.
– Улым, киемнәреңне алыштыр да ашарга утыр, – диде әнисе.
Тургай дәшмәде, ике кулын баш астына салып, уйга батты.
– Ни булды, улым? – дип сорады бабасы.
– Буласы булган инде...
– Бүген нәрсә үттегез соң? – диде әтисе аның янына килеп.
Тургай җавап бирмәскә ниятләгән иде дә, әтисе ачуланыр дип, әйтергә
булды:
– Күп инде ул. «Ә» хәрефен өйрәндек. Математикадан азрак белән күбрәкне
үттек. Агач рәсеме ясадык.
– Кызык булгандыр бит? – диде әтисе.
– Кызыгын кызык та. Анда бит...
– Нәрсә анда? – дип төпченде әтисе.
– Сез бит берни дә белмисез... Күрсәтимме соң?
– Әйдә, күрсәт, күрсәт, – диештеләр барысы да.
– Барыгыз да өстәл янына утырыгыз, – диде Тургай төп-төз басып. Ул башын
югары тотып, әбисе белән бабасына, әтисе белән әнисенә аерым-аерым текәлеп
карап алды. Кыяфәте коточкыч җитдигә әйләнде.
– Туры утырдык, Нуруллина, – диде ул имән бармагы белән әбисенә төзәп. –
Нишләп бөкрәеп утырасың? Парта белән күкрәк арасында йодрык сыярлык ара
калырга тиеш.
Ул, әбисе янына килеп, аның уң кулын тотып, өстәл белән күкрәге арасына
куеп күрсәтүгә, бөтенесе тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Тургай үзенә ашарга
дип әнисе куйган тимер кашыкны алып, өстәлгә бик җитди кыяфәттә шакы-шокы
сугып алды.
– Балалар, – диде ул ялварулы тавыш белән. – Без бит дәрес вакытында
көлешмәскә, мин сөйләгәнне тыңлап кына утырырга сөйләштек. Нуруллина,
беренче булып син көлә башлыйсың! – дип Тургай кашыгын әнисенә таба
сузды.
Шуны гына көткәндәй, әтисе хихылдап башын артка ташлады, бабасының
авызындагы ясалма теше идәнгә очты. Тургай аны алып, бабасының алдына куеп,
аңа кисәтү ясады:
– Нуруллин, ашау әсбапларыңны идәнгә коеп утырма!
Шулчак диванда йоклап яткан Шаян идәнгә сикереп төшеп, койрыгын күтәреп
киерелде, башын өскә каратып, авызын зур ачып иснәде.
– Мияушин, иптәшләрең алдында шулай ямьсез итеп иснәргә ярыймы соң?
– диде Тургай мәче янына килеп. Аннары тәрәзә төбеннән газеталар алып,
һәрберсенең алдына куеп чыкты.
Дәфтәрләрне ачтык. Ручкаларны алдык. «А» хәрефен язабыз.
Ул, әнисе каршына килеп, аның алдындагы газета өстенә бармагын куйды.
– Нуруллина, хәрефләрең төрле якка авышкан. Менә бу юлга ашыкмыйча гына
язып чык, – диде. – Яздыгызмы? Хәзер басабыз, гимнастика ясап алабыз. Кулларны
өскә күтәрдек...
– Уф, йөрәгем, көлдереп үтерәсең, улым! – дип бабасы күкрәген тотты.
Әбисе үзе кеткелдәде, үзе эһ-эһ килде.
Әтисе:
ТУРГАЙ
44
– Җитте, бер хәлем дә калмады, – дип урыныннан торды.
– Үләм, үләм! – дип кулларын мәзәк итеп Тургайга таба чайкады әнисе.
– Бака туе ясамагыз, балалар! – диде Тургай кашыгы белән өстәл шыкылдатып.
Шулчак бабасының таягы шап итеп идәнгә ауды.
– Нуруллин, нинди таяк белән маташасың анда, – дигән булды Тургай, тагын
да җитдирәк кыяфәткә кереп. – Нишләп аксыйсың син? Кайда йөрдең?
– Булды, булды, аңладык, улым, – диде әнисе, көлүеннән тыела алмыйча.
– Сезгә рәхәтме соң шушы? – диде Тургай, мәсьәләнең бөтен җитдилеген
аңлатырга тырышып.
– Нигә рәхәт булмасын? – диде әтисе. – Белем алырга, тәртипле булырга барыбыз
да шулай өйрәндек инде.
– Алайса нишләп көлдегез? – диде Тургай.
– Синең кебек рәхәт, бәхетле вакытларыбызны искә төшереп көлдек, – диде
әтисе.
– Алайса үзем дә яшь чакларны искә төшерим әле! – диде дә Тургай, гөлдерәп
көлеп җибәрде.
Тургай ашагач, ихатадагы барлык җан ияләре белән сөйләшкәннән соң,
ындырга йөгерде. Анда туйганчы туп тибеп, кич кенә кайтып керде. Әбисе оекбаш
бәйләп утыра иде.
– Әби, кемгә була ул? – дип сорады Тургай.
– Сиңа бу, улым, – диде әбисе. – Менә карлар явар, кыш килер. Шушы
оекбашларны кигәч, аягың җылыда йөрер.
Тургай әбисен кысып кочаклады, битеннән үбеп алды. Аннары әбисенең
битендәге җыерчыкларын бармак очлары белән йомшак кына сыпырды.
– И, әбием? Бөтен җирең ярылып беткән. Авыртмыймы алар?
– Ярылмаган ул, балакаем. Яши-яши җыерылган. Яшь чакта минем йөзләрем
дә синеке кебек шоп-шома иде.
– Ә бабайның йөзендә бигрәк тә күп. Беләге әллә ничек ярылып киткән.
– Бабаң бит сугышта булган. Шунда беләген яралаганнар.
– Телевизорда күрсәткәндәге кебекме?
– Әйе.
– Ә кемнәр яралаган?
– Бабаңның үзеннән сора инде анысын, – диде әбисе.
Тургай аларның бүлмәсенә кереп китте дә шундук борылып та чыкты.
– Бабай «пуф-пуф» итеп йоклап ята, – диде ул. Әз генә уйланып торгач, әбисенә
сорау бирде: – Нишләп икегез дә «пуф-пуф» итеп йоклыйсыз сез? Әти белән әни
алай йокламый бит.
– Тешләр булмаганга ул, бәбекәем, – диде әбисе елмаеп.
Тургай үзе дә шулай түгел микән, дип уйлаган иде, ялгышмаган икән. Шунда
иртәгә җыр дәресе керәсе исенә төште. Апалары «Кәрия-Зәкәрия»не ныклап
өйрәнеп килегез, дигән иде бит. Ул йөгереп ишегалдына чыгып җырлый гына
башлыйм дигәндә, кәбестә түтәлләре янында йөргән әтисе белән әнисен күрде.
Тургай ачкан авызын йомарга мәҗбүр булды. Йә бүлдерерләр дип, мунчага керде
дә бар көченә җырлап җибәрде:
Бу бик яхшы укучы, бу бик яхшы укучы,
Аның укуы яхшы, аннан үрнәк алыгыз,
Аның укуы яхшы, аннан үрнәк алыгыз.
Кәрия-Зәкәрия комая, Кәрия-Зәкәрия комая,
Кәри-кома-Зәкәрия, Зәкәрия-комая,
Кәри-кома-Зәкәрия, Зәкәрия-комая.
Ф О А Т С А Д Р И Е В
45
Ялгышмыйча җырларга өйрәнгәч кенә өйгә керде. Барысы да телевизор карап
утыралар иде. Ул туп-туры бабасы каршына килеп:
– Бабай, сине сугышта яраладылармыни? – дип сорады.
– Әйе, улым, – диде бабасы.
– Кемнәр соң ул?
– Әшәке кешеләр. Бөтен җирне бомбага тоталар, яндыралар, кешеләрне
үтерәләр.
– Син анда нишләдең?
– Без ярдәм итәргә бардык. Теге әшәке кешеләрне куып, сугышны туктаттык.
Телевизорда снарядлар шартлаганны, йортлар янганны, пулемётлардан
атканны, егылып яткан кешеләрне күрсәтә башладылар.
– Сугышны бетердек, дигән идең бит, бабай, – дип Тургай телевизорга төртеп
күрсәтте.
Бабасының күзләре яшьләнде, кулын күкрәгенә куйды. Йөрәге авыртканда
шулай итә ул.
– Бусы – бүтән сугыш, улым, – диде ул авыр сулап. – Бер илнең әшәке кешеләре
икенче илнаң байлыгын алмакчы була...
Тургай экрандагы сугыш күренешләрен карап, бераз уйланып торды да
бабасына тагын сорау бирде:
– Ә ул ике илнең начальниклары сугышны ник туктатмый соң?
Аның бу сүзләреннән соң өйдәгеләр бер-берсенә карап баш чайкадылар. Ә
әнисе Тургайны күкрәгенә кысып:
– И, улым, бу башларың белән син кем булырсың икән? – диде.
– Авылның бер дурагы булырмын!
– Син бик начар сүз әйттең бит, улым! – диде әтисе, бармагын кисәтүле селкеп.
– И, әти, кайчагында сез дә әни белән бер-берегезгә «дурак» дисез бит!
– Без шаярып кына әйтәбез.
– Мин дә шаярттым гына, – диде Тургай елмаеп. – Миңа исәре дә җиткән.
Әтисе белән әнисенең йөзләре үзгәрде, алар хәтта урыннарыннан сикереп
тордылар.
– Анысын каян алдың тагын? – диде әтисе ачулы тавыш белән.
– Күрше Нурия апа гел шулай ди. Минем бакчада агачлар, кошлар белән
сөйләшеп йөргәнемне күргән саен: «Булса да булыр икән исәр», дип үз-үзенә
сөйләнә. Беркөн шулай сөйләнеп койма ярыгыннан карап тора иде, җирдән туфрак
алдым да сиптем. Шуннан «дурак» ди башлады.
– Олы кешегә туфрак сибәргә ярыймыни?! – дип әтисе йодрыгын селкеп куйды.
– Олы кеше булгач, «исәр» димәсен.
– Күзенә керсә? – диде әтисе.
– Күзенә кермәде. Авызы ачык иде, авызына туры килде. «Тфү-тфү» дип
төкеренә-төкеренә өенә кереп китте.
Кич җиткәч, Тургай бик озак йоклый алмыйча ятты. Бабасының сугышта
йөргәннәрен уйлады, бабасы белән әтисе бая телевизорда күрсәткән сугышка
китмәсә ярар иде, дип хафаланды. Инде йокысы куерганда ул әтисе белән әнисенең
пышылдашканын ишетте.
– Менә синең күршегә каш сикертүләреңнең әҗере, – диде әнисе.
– Телең ни сөйләгәнне колагың ишетми, – диде әтисе төксе генә. – Уйнап
сөйләсәң дә, уйлап сөйлә.
– Мин сөйләмим, кешеләр сөйли, – дип әнисе сүзне бетерде.
Тургай аларның сөйләшүеннән берни дә аңламады. Тик нәрсәнеңдер әйбәт
түгеллеген генә чамалады...
ТУРГАЙ
46
Морда
Табигатьне өйрәнү дәресе бара. Әлфия апалары безнең тирә-юнебез, елгалар,
таулар, үсемлекләр, җәнлекләр, авыллар, шәһәрләр турында сөйли. Кеше шуларның
уртасында, ди. Тургайның укытучы сөйләгәнне тыңлыйсы килә, колаклары белән
аның тавышын да ишетә, әмма әллә нинди бер көч сиздерми генә Бормалы
буйларына алып китә, борынына дымлы үлән, ләм исләре килә, инеш аркылы
ташлардан, агачлардан салынган басма өсләреннән челтерәп аккан су тавышы
колагын иркәли. Инешнең салкынча суына иелеп кулларын тыгыйм, дип үзе дә
сизмәстән парта астына сузыла һәм куллары Фәйрүзәнең тезенә тия. Фәйрүзә
Тургайның кулын чеметеп ала, коңгырт күзләрен түгәрәкләндереп аңа карый.
Чәрелдәп кычкырып җибәрмәгәч ярый инде. Тургай инеш суына кулымны тыга
идем, дип аның колагына пышы-пышы килә. Фәйрүзә берни дә аңламый, ни
көләргә, ни аның сүзләренә ышанырга белми. Әлфия апалары кисәтү ясагач,
Фәйрүзә тау башындагы йомран төсле үрә катты, керфеге дә селкенми. Тургайның
йомранга охшатып сызгырып җибәрәсе килә. Бик шәп сызгыра да сызгыруын.
Ярамый шул. Их, йомран Фәйрүзә! Тауны искә төшердең бит син. Әле кайчан гына
тау түбәсеннән аска таба мәтәлчек атып уйнаганнар иде. Уйнап хәлдән тайгач,
болынга Галимҗан абыйсы янына киттеләр. Әрәмәгә кереп, кызыл карлыган,
шомырт, камырлык ашадылар. Әрәмә буйлап сузылган төнбоеклы күлнең
камышлары арасында кыркылдаучы кыр үрдәкләре белән дә сөйләшә алмыйлар
хәзер. Чөнки көн дә мәктәпкә баралар, сәгатьләр буе менә шушылай беркая
чыкмыйча утыралар, укырга, язарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәнәләр. Үзе кызык
та кебек, бик кыен да. Һәркем үзенчә түзә. Фәйрүзә озын көн буе гел тыңлап кына
утыра, укытучы әйткәнне төп-төгәл үти, сүз катсаң да дәшми, хәтта борылып та
карамый. Шулай өйрәнгән Фәйрүзә, мәктәптә дә нык түзә. Алсу да Фәйрүзә кебек
тыныч, тәртипле. Рөстәм белән утыручы Энҗе менә кыбырсык ичмасам! Чем-кара
чәчләре гел тузган, кашларына ук төшкән була. Үзе туктаусыз чыркылдый. Көлүе
шулай. Чыркылдаган саен авызын кулы белән каплый. Үзе утырган урынында
туктаусыз боргалана, як-ягында утыручыларның гына түгел, артындагыларның да
китап-дәфтәрләрен, каләмнәрен карый. Үзенеке дә шундый ук югыйсә. Ни эзли –
белмәссең. Аның һәрвакыт нәрсәсе дә булса идәнгә төшеп китә, ул шуны алырга
йә парта астына кулын сузып озаклап кармалана, кайчакта парта астына ук төшеп
китә. Инде тураеп кына утырды дисәң, тагын нәрсәсендер төшерә, тагын иелә.
Фаил дәрес саен кул күтәреп тышка чыгарга сорый. Әллә чын, әллә юри. Рифне
Әлфия апалары тактага чакырса, артыннан берәрсе «Ык буенда бакалар баталар да
калкалар», дип пышылдап кала. Мансур Фатыйхов белән Лилия Латыйпова бергә
утыра. Укытучы сөйләгәндә, Мансурның күзләре әз генә кысыла да, ул төп-төз
утырган килеш оеп йоклап китә, ике борын тишегеннән «мес-мес» тавыш чыга
башлый. Әлфия апалары «Фатыйхов!» дип дәшүгә, Мансур дерт итеп уянып китә.
Бөтен сыйныф көлешеп ала. Фаил белән утыручы Айгөл Заһидуллина иртән көн
саен диярлек соңга кала. Ул да йокымсырап киткәли, әмма Мансур кебек месләми.
Йокымсырый башласа, Фаил аны колагына чиертеп уята. Арада барысыныкыннан
да биек булып Рөстәмнең башы тора. Шул түп-түгәрәк күзлекле озынча башын ул
бәбкәләре уртасындагы ата каз кебек туктаусыз боргалый. Янәшәсендә утыручы
Энҗе белән икесе шулай бүлмәне вентилятор кебек «җилләтәләр». Тагын бер
нәрсәне әйтми булмый: Рөстәмнең авызында төкерек күп. Шуңа ул теле белән
иреннәрен гел төкерекләп тора. Берәр нәрсә сөйли башласа да, теленең ярты көче
сүзгә тотынасы урында, ирен юешләүгә китә. Теле шул кадәр тиз йөри, авызыннан
бер чыкканда өске иренен, икенче чыкканда аскы иренен ялт кына итә дә куя,
күрми дә каласың. Кайчакларда Рөстәм дәрес барганда авызында бәләкәй генә
Ф О А Т С А Д Р И Е В
47
кәгазь кисәге чәйни дә, озын бармагы белән берәрсенә чирттереп җибәрә. Ул килеп
тисә, бөтенесенә дә кызык була. Берсендә математика дәресендә Әлфия апалары
тактага саннар язганда, ялгыш аның аркасына барды да тиде. Бөтенесе тын алудан
туктады, Рөстәмгә ачулы караш ташладылар. Рөстәм үзе дә кып-кызыл булды.
Аларның бәхетенә кәгазь үзе кубып төште һәм барысы да җиңел сулап куйдылар.
Шуннан соң Рөстәм бу гадәтен ташлады.
Тургай үзе утырып та тора алмый, сөйләшмичә дә тора алмый. Әбисе «Улым,
синең эчеңдә җен бардыр», дип юкка әйтми инде аңа. Шул җен ни тели, шуны
эшләргә мәҗбүр итә. Тактага чыкса, басып торган җирендә таптанырга тотына,
әле уңга, әле сулга атлап ала.
– Нуруллин, болганмыйча гына, болганмыйча гына! – дип кисәтә аны укытучы.
Дәрес вакытында, берәрсе янына барып, колагына нидер әйтеп көлдермәсә,
утыруы утыру булмый. Ә апалары карап кына тора, кайчакта үзе җитәкләп алып
килеп урынына утырта. Фәйрүзәгә дәшеп-дәшеп карый, ә ул чәтнәби – башын
юри читкә бора, Тургай сөйләшмичә тора алмый. Рөстәмнең теле иренен ялап
рәхәтләнсә, Тургайның теленә шаяртып сөйләшү, малайлар белән үртәшү, көлешү,
котыру кирәк. Ә болай авызын томалаган, кул-аягын бәйләгән кебек. Кыска гына
тәнәфестә берни дә эшләп өлгерә алмыйсың. Сөйләшә, әйтә алмагач, башына
да, теленә дә әллә нинди уйлар җыела да җыела, берсе өстенә икенчесе өелә,
аларны иптәшләренә әйтәсе килә – ярамый! Әти-әниләренә, әби-бабаларына
әйтә торганнары да бик күп тә, алар еракта шул... Тургай үзе дәфтәренә апалары
кушкан «И» хәрефен яза-яза әлеге уйларын уйлый. Менә Әлфия апасы алгы партада
утыручы Мансур белән Лилия янына килеп, дәфтәрләрен карарга тотынды, ничек
матуррак язарга икәнен өйрәтә башлады. Лилия – алар арасында иң таза кыз.
Чәчләре җирән, йон өеме төсле кабарып тора. Лилиянең сумкасында конфеттыр,
шоколадтыр гел булып тора, дәфтәренә язганда шуларны суыра, чәйни. Ул таза,
олы гәүдәсе аска нык басканлыктан, аяклары кыска булып калган.
Тургай акрын гына тәрәзә каршына барды. Күктә өере белән каргалар оча, җил
агачларның сары яфраклары белән шаяра.
– Сезне бәйләп куймаганнар, – ди Тургай ярым пышылдап. – Сезгә түзәсе юк.
Тышта гына укытсалар, ничек рәхәт буласы югыйсә...
Бакча уртасында ялгыз чия сап-сары яфракларга төренгән ботакларын болгап
җил белән шаярып маташа. Җил аны танцыга чакыра, ул юри киреләнә. Кинәт
ул гел Лилия булып тоела Тургайга. Әнә кәүсәсе дә нәкъ аның көрән гольфысын
хәтерләтә. Әнә җилфердәп торган сары чәчләре уртасында нәрсәдер чәйнәп
маташкан авызы да күренә, әнә авыз читеннән төшеп киткән печенье кисәге
төсле бер яфрак та төшеп китте. Тургайның көләсе килә. Былтыр Тургай Лилиянең
таудан менгәндә чанасын кызарынып-бүртенеп, тезләнә-тезләнә сөйрәвен күреп,
аңа ярдәм итмәкче булган иде – киреләнде, чана бавын дырт итеп тартып алып
читкә китте. Кушаматы да – Тискәре. Лилиягә барып, әнә син, дип әйтмәкче иде,
Әлфия апасының: «Нуруллин!» дигәнен ишетеп, туктап калды.
– Нуруллин, сөйләшмә, урыныңа утыр, – диде Әлфия апалары.
Ул урынына барып утыруга, апалары алар партасына килеп, Тургайның
дәфтәрен кулына алды.
– Нишләп болай яздың, Нуруллин? – диде ул бер урынга өелешкән «И»
хәрефләренә бармагы белән күрсәтеп. – Әнә Фәйрүзәнең хәрефләре ничек тигез
булып тезелгән.
– Минем хәзрефләрем җыелышып «очты-очты»лы уйныйлар бит, апа, – диде
Тургай ихлас күңеленнән. – Ә Фәйрүзәнекеләр кайгырышып ялгыз басып торалар.
Тургайның язуын күрергә сыйныфтагылар бөтенесе дә килеп җитте.
– Ә бу юлыңдагы хәрефләрең нишләп төрлесе төрле якка ауган?
ТУРГАЙ
48
– И, апа, әнә бит тышта җил уйный. Җил таратты аларны.
– Ә бусы нишләп бик бәләкәй?
– Анысы җилдән ышыкланып агач астында алма ашап утыра.
– Син, Нуруллин, кабалануыңны җилгә аударма әле, – диде Әлфия апалары. –
Өйдә әйбәтләп язып кил.
Соңгы дәрес әдәби уку иде. Берәм-берәм үзләре уйлап килгән табышмакларын
әйттеләр. Алсуның табышмагын аеруча мактады апалары.
– Ак тана, вак тана, тутырам дип мактана, – диде ул.
Җавабын таба алмыйча аптырашып беттеләр. Риф «яңгыр» диде, Рөстәм «бал»
дип кычкырды, кемдер «кар яву», кемдер «он иләү» диде, тагын әллә ниләр әйтеп
бетерделәр. Ә чын җавабын Алсу үзе әйтеп салды:
– Ул безнең сөтләч тана!
Кайберәүләр табышмак уйлый алмаган иде. Кул күтәрүчеләрдән икәү генә –
Тургай белән Фаил генә калды. Апалары Фаилне такта янына чыгарды.
– Үзе йомшак, үзе каты, үзе кәкре, үзе төз, – диде Фаил, бөтенесен шаккатырып.
Күпме генә баш ватсалар да, җавабын таба алмадылар.
– Һи, шуны да белмисез, керәндил! – диде Фаил.
Аңа «табышмагың чалышкан», дип кул гына селтәделәр. Тургай ике табышмак
уйлап килгән иде.
– Яратам дип танышты, гомерлеккә ябышты, – диде беренчесен.
Күп уйлый торгач, җавапны Фәйрүзә әйтте: кушамат, исем диде.
Шуннан соң ул икенчесен әйтте:
– Бер җиләк, ун җиләк, күп җиләк – тулды чиләк. Өсте капланды, хуҗа шатланды.
Җиләк дигәч, кызлар бик кызып тотынганнар иде, җавап табылмады. Ахырда
апалары Тургайның үзенә әйтергә кушты.
– Морда, – диде ул барысын шаккатырып.
– Нинди морда?! – дип аптыраштылар.
– Мәктәп! – диде Тургай көлемсерәп. – Эләктек бит...
Кемнәрдер көлеп җибәрде, кемнәрдер «әйе, дөрес» дип пышылдашып алды.
Әлфия апалары гаҗәпләнүдән башын чайкап:
– Ай-яй, Нуруллин! – диде. – Ничек шулай уйлый аласың? Укыйсың килмимени?
– Килә, апа, – диде Тургай. – Бик килә. Бөтенесен беләсе килә. Тик... бүлмәдә
кымшанмыйча утыруы... их...
– Әйтмә дә!Үлем! – дип куйды шунда Рөстәм.
– Ничек шулай дия аласыз, балалар? – дип Әлфия апалары аларның һәрберсен
карашы белән кичерде. – Сөйләшәсез, көлешәсез, хәтта торып йөрисез.
Шунда Мансур сүзгә кушылды:
– И, апа, без бит курка-курка гына. Сезнең рөхсәттән башка. Рөхсәт булсын иде ул...
– Бөтенебезгә дә, – дип куйды Риф.
Әлфия апалары аларның сүзен кире кагып баш чайкады:
– Алай булалмый, балалар. Аттестат алып, мәктәптән чыккач та әле бар нәрсәгә
рөхсәт булмаячак.
– Ә нишләп? – диде Рөстәм.
– Үзегез уйлагыз анысын. Шуннан соң бу хакта тәрбия сәгатендә ныклап
сөйләшербез.
Кыңгырау шылтырады, бу дәрес шуның белән бетте.


Ахыры киләсе санда
 

Реклама