Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татар теле

Татар теле
Мин — халкыңның теле.
Сине эзләп,
Канга батып беткән хәтере.
Бәлки, сиңа «үлде» дигәннәрдер,
Мин исән-сау, мин — бар, мин — тере!
Нигә, балам, юллар уртасында
Башмагыңа карап баш идең?
Чукынмадыңмәле? — Җиде бабаң
Васыятен тапшырыр идем.
Күзләреңә төшкән күләгәне
Таратыйммы диеп мин килсәм,
Кипкән иренеңдә ярылып яткан
Сүзләреңдә әле мин исән:
«И син, телем, әнкәм, җанкисәгем,
Истәлегем, исән көннәрем!
Сабый чакларымда бишегемне
Тирбәтергә нигә килмәдең?»
Мин коллыкта әле. Илемдә дә
Алтын сүзләремә юк кадер.
Дөньядагы исәннәрем белән
Исәнләшә алмыйм мин хәзер.
Мин — барыбер диңгез! Бөтенегез
Аягөсте басар, шауласам.
Эзләреңә энҗе-мәрҗән сибәм,
Дулкын бәрелгәндә аумасаң.
Минем мәрҗәннәрдә җиде бабаң
Васыяте шулай җемелди.
Җем-җем иткән утка таба китсәң,
Әбиләрең шулай җеп эрли.
Нурларымны ятлар җыеп ала,
Капчыгына сала — кимеми.
Өзелмиләр, чуалмыйлар алар —
Безнекеләр шулай җан бирми!
Кил син, балам,
Кер син кочагыма —
Уйлый күрмә илдән китәргә.
Исән чакта — бүген исәнләшик,
Соң булуы мөмкин иртәгә.
Исәнләшик.
Мин — халкыңның теле,
Кылыч телгәләгән хәтере.
Сиңа мине «үлде» дигәннәрдер,
Мин исән-сау, мин — бар, мин — тере!


Синме?
Өстә калганмы дөньяның вак-төяге, —
Тамырларның кочагында кем сөяге —
Беләсеңме?
Агачларның нигә соң ул асты икән,
Әллә үзе кискән агач басты микән —
Белмисеңме?
Бар кешегә бәхет даулап яшәгәнме,
Һәм бар кеше бер кешегә таш бәргәнме —
Белмәдеңме?
Безнең дә бит чак-чак исән калды башлар, —
Таш бәрүдә мәргән булды замандашлар —
Беләсеңме?
Кочар икән безне кайда, кайсы тамыр,
Безне яшел яфраклардан кемнәр таныр —
Улым, синме?


* * *
Кемнәр кая китеп бара, кем кала?
Бәхет кемдә, кайгыларны кем ала?..
Менә шундый көзге моңсу көннәрдә
Фәкыйрегез яши башлый гөлләрдә.
Сагыш уты сулыйм – гөлләр яшиләр,
Күзләрендә яшь зарланып дәшмиләр.
Җилфер-җилфер килә-килә җил көлә,
Алда нинди көннәр көтә – кем белә?
Капшый җанны, барлый канны – ни кирәк?
Кит әле, җил, мин гөл түгел, мин – йөрәк!
Алдан сайлап чәчәкләрнең акларын,
Берәм-берәм өзгәли яфракларын.
Күчә зәңгәр чәчәкләргә аннары,
Чират көтеп тирбәлә кылганнары...
Уңнан килә, сулдан килә... өзгәли, —
Китәр вакыт җитте инде сезгә, ди.
Беләм, җилләр барын өзеп алачак,
Дүрт-биш яфрак кына исән калачак.
Менә шулай көзләр килгән көннәрдә
Өзгәләнеп яши башлыйм гөлләрдә.
***
Миләшләрең һаман ут сымандыр...
К. Б.

Белә торып минем хәлләремне,
Ник сорыйсың: һәрбер бөредән
Ут бөркелгән... Җаным сүнеп бара,
Бер-бер артлы болар терелгән.
«Миләшләрең һаман ут сымандыр...» —
Утка алып керә бу сорау.
Янмый гына утта,
бер минут та
Мөмкин түгел башны асрау.
Юкка дисең мәллә бу миләшләр
Чыгып йөгергәннәр урманнан:
Ярый синең ак шәл иңнәреңдә,
Боларга бит утлар уралган.
Сагышлардан сулыш алалмыйча,
Ничә тапкыр йөрәк туктады, —
Ярый әле сулышымны буган
Боҗраларны өзә утлары.
Утны йотып җибәрергә мөмкин,
Ярым искә төшкән чагында.
(Ул бит йөрде кылыч сагында гел,
Көч күп иде ятлар ягында.)
Утка охшап торган миләшләрнең
Яфраклары тора өстәлеп.
Баш исән дә... Мин шул үз ярыма
Тик Сөюдән калган истәлек.