КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕМНӘН*


Карелия фронты
1942.
19 апрель. Финнар бертуктаусыз аталар да аталар. Уң флангта аларның
станковый пулемёты, сулда — буыла-буыла эре калибрлы пулемётлары йөткерә.
Алда автоматлар зәңгәр һава җәймәсен ерткалыйлар.
— Эчләре поша, менә аталар! — ди Мишков, ярым русча, ярым украинча. Ул
минем отделениемдә наводчик. Булган егет. Дошман уты астында аптырамый.
«Әнием мине бер тапкыр тудырган, бер мәртәбә үләрмен. Мин, иптәш сержант,
үлемнән курыкмыйм», ди ул. Аның әтисе, әнисе һәм хатыны немецлар кулында.
Исәннәрме, юкмы — билгесез. Мишков алар өчен бик борчыла. Шул хакта сүз
кузгалса, яисә без туган җирләрдән хатлар алсак, ул йә читкә борыла, йә бер якка
китеп утыра да башын ия. Җанлы, уенчак күзләре моңсуланалар...
Бүген ул землянкабыз алдында постта тора. Өстендә шинель, башында корыч
каска, билендә патроннар, гранаталар.
— Төнлә, ичмасам, курыкканга күрә аталар, ә көндез ни пычагыма тырылдыйлар, —
ди ул, сүзен дәвам итеп, үзе һаман да тирә-якны күзәтә. Землянкадан замполит Крамник,
наводчик Алексеев, Коваленко чыгалар. Бергәләп, ату тавышларына колак салабыз.
— Азимут 270 — станковый пулемёт. Азимут 180 — эре калибрлы пулемёт, — ди
Николай Коваленко. Замполит, компасын кулына алып, геонтрны тавыш ягына бора.
— Дөрес, — ди ул һәм геонтрны кояшка юнәлдереп вакытны билгели. — Сигез
туларга унбиш минут. Завтракка барырга вакыт.
Сержант Степанов ике сугышчы белән завтрак алырга китә. Ә без яңадан
землянкага керәбез, чөнки тышта бергә җыйналырга, кычкырып сөйләшергә
рөхсәт ителми. Финнар бездән күп булса 250-300 метрда. Безнең якта тавыш-фәлән
ишетелсә, пычкы чыңласа, хәзер атарга тотыналар.
17 сәгать. Ячейкадан связной Юнгов һәм Дудин килделәр. Приказ: барыбызга
да юлга әзерләнергә. Иптәшләр арасында җанлану. Кая?
17 сәгать 36 минут. Без хәзер. Наводчиклар миномётларын, икенче номерлар
Юбилейга барышлый
«Казан утлары» – 1000нче саны Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә беренче
булып чыккан озын гомерле әдәби журнал. Киләсе елның маенда аңа 95 яшь тула. Шул
юбилейга барышлый без күп элегрәк чыккан «журнал җименнән» яңа буын укучыларын
да «авыз иттермәкчебез».
Язмаларны бирүдә хронологик тәртип сакланмас. Бу – май саны булганга, «юбилей
сериясен» сугыш елъязмачысы Г.Әпсәләмовның документаль язмасы белән башлап
җибәрергә булдык.
* Өзек бирелә.
— лотокларын аркаларына астылар. КПдан лейтенантны көтәбез. Ул килә һәм
яңа приказны белдерә — минем һәм сержант Степановның отделениеләре аерым
боерыкка кадәр монда кала. Лейтенант үзе дә безнең белән кала. Башкалар,
помкомвзвод старшина Калабухов кул астында, хәзер үк юлга чыгалар. Бер-
беребезнең кулларын кысышабыз. Аннары алар китәләр. Без калабыз. Озаккамы?
20 апрель. Безнең взводның яртысы чыгып киткәнгә, гадәттәге тәртип үзгәрде.
Төнлә замполит белән миңа, алмаш-тилмәш, секретта торырга туры килде. Әгәр дә
финнар безнең участокта үзгәреш барын яисә частьларның алмашуларын сизсәләр
— тынычлык күрсәтмәячәкләр. Шуңа күрә бу төнне без беребез дә йокламадык.
Коралланып, киенеп, һәр минут хәзер булып тордык. Дежурный Степков унбиш минут
саен постларны тикшерә торды. Төн буенча финнар ак ракеталар чөйделәр, пулемёт,
автоматлардан аттылар. Куе зәңгәр күктә әледән-әле трассир пуляларның якты
койрыклары сузылып торды. Ләкин оборона сызыгын чыгарга маташучылар булмады.
Иртән, сәгать сигез тулып тугызынчы. Иптәшләр шаярталар.
— Тирә-якта диңгез, диңгез уртасында бер утрау, ул утрауда без.
Укчыларга алмаш килде. Озакламый безгә дә килергә тиеш. Мин землянкабыз
каршындагы ак каенга сөялеп, ашыга-ашыга блокнотыма шушы юлларны сызгалыйм:
— Һаман язасың икән, сержант, — диде Степанов, минем яныма килеп. —
«Бишйөз»1 дә безнең ничек яшәвебезне язгансыңдыр бит. Без монда бары егерме
көн яшәдек, шул вакыт эчендә бер генә фин дa матур «Бишйөз»нең туфрагына
аяк басарга батырчылык итмәде, көндезен дә, төннәрен дә без сакта идек. Монда
пуля яисә мина кисәге тимәгән бер генә агач та юк. Син сөялгән ак каенда кичә
мин унлап пуля эзе санадым.
Безнең янга лейтенант Иващенко килде. Ничәнче көн инде, аның йоклаганы
юк. Матур йөзе сулган, зәңгәр күзләре эчкә батканнар.
— Егерме минуттан мине уятыгыз, — диде ул һәм землянкага кереп китте.
— Бары 20 минут!
Без кичкә каршы гына кузгалдык. Вакыт гаҗәп әкрен үтте. Элек шундый
җыйнак, ямьле, җылы булган землянкабыз — хәзер шыксыз, буш, салкын. Тимер
мичне кичә үк алып киттеләр. Иптәшләр нарларга сузылып, «Катюша»ны әкрен
генә җырлыйлар. Замполит башлый, аңа Степанов, Мишков, лейтенант кушылалар.
...Мин алдан барам. Юл йомшарган, каралган, аяклар бата. Сазлыклар су белән
капланган калку урыннарда җир ачылган. Алга киткән саен хәтергә нык сеңгән
таныш урыннар арттарак кала баралар. Менә бу үрдә без беренче мәртәбә дошман
уты астына эләккән идек. Менә шушы нарат төбендә мин, тегендәрәк — старшина
Калабухов, сержант Озетков ятканнар иде. Менә монда, сазлык читендә, сержант
Степановның группасы обед алып кайтканда, фин автоматчыларының уты астына
эләккән иде. Аларның урман эченә борылып киткән эзләре хәзер дә бар әле.
Төн. Һаман барабыз. Күктә яңа туган айның көмеш урагы асылынып тора. Юл
бормалана. Ай әле уңда, әле сулда кала. Искиткеч арылды. Аяклар чак-чак кына
атлыйлар. Лямкалар җилкәләрне кисә, винтовка иңбашны талдыра. Менә алда
утлар күренеп китә. Сак кына якынлашабыз. Бераздан үзебезнең обозга очрыйбыз.
Минем яныма Катапкин йөгереп килә.
— Сержант, саумы?
— Катапкин, синме? Йә, эшләр ничек?
— Ничек дип әйтергә... Менә, мордвача әйткәндә, безнең ташпулат, русча
әйткәндә — салаш. Урман белән тоткан, күк белән япкан.
— Безнекеләр еракмы?
— Юк. Моннан бер километрда гына.
1 Оборонада безнең взвод урнашкан урын «Пятисотка» дип атала иде. Аның иңе һәм буе 500 метр иде.
Бу бер километр — бер түгел, биш булгандыр, әй. Барабыз, барабыз, һаман
җитеп булмый. Ниһаять, туктадык. Калабухов безне каршы алды. Кечкенә генә
салаш. Уртада учак янып тора.
— Рәхим итегез, иптәшләр!
Озак та үтмәде, кайнар аш һәм икмәк китерделәр. Тәүлектән артык ашаган юк
иде, күз ачып йомганчы котелокларны ялт иттердек. Тагын берничә минуттан соң
иптәшләр учак тирәсендә бер-берләренә сыенып йоклыйлар иде инде. Мин, арудан
күз алларым караңгылануга карамастан, блокнотымны чыгарып, язарга тотындым...
22 апрель. Урман шаулый. Җил. Яңгыр катыш кар ява. Салаш эчендә учак янса
да, салкын. Тамчылар тама. Без инде яңа салаш эшләү турында планнар корабыз.
Ләкин планнар гамәлгә ашырылмый кала. Яңа приказ. Ярты сәгатьтән моннан
да китәбез. Кая?
Тиз-тиз генә ашадык. Капчыклардагы бөтен артык әйберләрне бушаттык. Мин,
хәтта йөрәгем әрнесә дә, моңа кадәр саклап килгән барлык хатларымны учакка
ташладым. Хәзер минем янымда бары комсомол билетым һәм көндәлек дәфтәрем
генә калды. Аңардан үлгәндә дә аерылмам.
Тар сукмакта рота тезелде. Лейтенант Шканов приказны аңлата.
— Бүгеннән без һөҗүм итә башлыйбыз... — ди ул. Сугышчыларның йөзләре
яктырып китә. Сафларда хәрәкәт, җанлану. «Бу көнне без күптән көтә идек!»
Батальон штабы янында туктап торганда, Нәбиуллинны очраттым. Безнең ике
арада булган дуслык Мари урманнарында, Суслонгерда башланды һәм Карелиянең
карурманнарында да дәвам итә. Мине күргәч тә ул йөгерә-йөгерә яныма килде
һәм каты итеп кулымны кысты.
— Ну, Әпсәләм, әйткән идем тагын бер күрешербез дип, тәки күрештек. Моннан
соң да күрешербез әле.
— Әлбәттә.
— Һөҗүмгә диген? Исән бул, туган. Мин — обозда. Обозның эше башкарак бит.
Очсыз-кырыйсыз урман, урман. Сапёрлар эшләгән юл буенча меңнәрчә
сугышчылар, повозкалар, артиллерия, поход кухнялары агыла. Миңа, нигәдер,
бүтән җирдә һич тә кеше калмагандыр шикелле тоела. Кояш бер күренә, бер
болытлар астына кача. Яңадан җепшек кар ява башлый.
Инде караңгы төшеп килгәндә, билгеләнгән җиргә килеп җиттек. Алда артык
юл юк. Бары сукмаклар гына. Без биек бер нарат төбендә. Учак ягарга рөхсәт
ителми. Ансыз да финнар безнең хәрәкәтне сизгәннәр булса кирәк — бертуктаусыз
батальонный миномётлардан сиптерәләр. Ләкин миналар безгә зарар итмичә,
сулдарак, ак фонтаннар ясап, сазлыкта ярылалар.
Безгә кайнар аш китерделәр. Аягүрә генә ашадык. Төнлә һөҗүм башланырга
тиеш. Безнең миномётный взвод 4нче укчылар ротасына беркетелде.
Замполит безне үз янына җыйды һәм әзрәк дулкынланган тавыш белән:
— Дусларым, — диде, — тиздән һөҗүм итә башлыйбыз. Безнең күбебез өчен бу
һөҗүм беренче зур сынау. Онытмагыз, сугышта бер-береңә ярдәм итү безнең закон.
Киттек.
— Шауламаска. Тәмәке тартмаска. Бер-береңнән калышмаска. Отделение
командирлары отделениеләре алдыннан баралар.
Караңгы. Тавыш-тын юк. Хәтта ай да күренми.
23 апрель. Төн үтә, таң сызыла, ә һөҗүм һаман башланмый әле. Разведка
туктаусыз хәрәкәт итә. Финнарның ныгытмаларына якын ук шуышалар. Анда
җиде рәт тимер чыбык. Тимер чыбыклар алда миналанган. Финнар нык күзәтү
алып баралар. Разведчиклар белән бергә барган сапёрлар тимер чыбыкларны кисә
алмыйча кире кайталар. Ахырда командование финнарның бу ныгытмаларына
икенче яктан һөҗүм итәргә карар кыла һәм без яңа урынга күчәбез.
Г А Б Д Р А Х М А Н Ә П С Ә Л Ә М О В
175
Обед вакытында безгә хатлар китерделәр. Мин берьюлы ике хат алдым —
әниләрдән һәм М... дан. Шатлыгым эчемә сыймый. М...ның хаты ахырында
шигырь дә бар...
Никадәр мәхәббәт, никадәр җылылык, никадәр гаделлек бу юлларда! Бәгърем,
рәхмәт, мең рәхмәт үзеңә. Ышан, кабахәт дошманнарга каршы көрәшкән чакта
минем кулым калтырамас. Туган илемне, сине никадәр көчле сөйсәм, гитлерчы
бандитларга шулкадәр рәхимсез булачакмын. Бер генә секундка да шикләнмә.
24 апрель. Ялтырап кояш күтәрелә. Төнлә һәм иртән кар яуды. Хәзер биек
наратлар ак шәлләр бөркәнгән, башларына асыл ташлар белән бизәлгән ак
шлемнар кигән кызлар шикелле, соклангыч матурлар. Күк йөзе зәп-зәңгәр һәм
чиксез тирән. Карга карасаң, көчле яктылыктан күзләр камаша...
Политруклар листовкалар тарата. Мин аларның берсен алам һәм нарат төбенә
утырып укыйм: «...Товарищи! Настал момент разгрома и уничтожения немецко-
финских банд и на Кестенгском направлении». Онытылмас минутлар!
Безнекеләр һөҗүм итә башладылар. Озакламый без дә кузгалачакбыз. Әгәр дә
бу сугышта мин һәлак булсам, коммунист дип санагыз. Туган илем, матур туган
илем. Никадәр мин сине яратам! Син мине үстердең, син мине кеше иттең. Синең
изге туфрагыңны кабахәт дошманның шакшы итекләреннән таптатмабыз. Үлем
яисә җиңү! Изге җиңү!
Һөҗүм. Билдән кар ерып алга барабыз. Пулемётлар, автоматлар такылдый.
Сызгырып килеп, миналар ярыла. Безнең лейтенант кайдадыр алда. Мин
Положенковны һәм Маркеловны гына күрәм. Алар артыннан үземнең
отделениемны алып барам. Әледән-әле артыма борылып карыйм да кулымны
изим. Мишков, Пидсадный һәм Горбачёв шул ук секундта яткан урыннарыннан
сикереп торалар да йөгерә башлыйлар. Алда сазлык аркылы тар сукмак сузыла.
Сукмакның ике ягы да финнар тарафыннан миналанган. Шул тар сукмак буенча
без урман белән капланган үргә ыргылабыз. Анда — дошман. Аны бәреп чыгарырга
кирәк. Яралылар, үлекләр очрый. Үзәккә үтә торган ыңгырашулар ишетелә, йөрәк
атлыгып тибә, күзләр яна, тамак кибә. Алга! Алга!
Кинәт миннән берничә метрда гына мина ярыла. Мин су белән тулган чокырга
ташланам. Аркама кар һәм туфрак коела. Башымны күтәрәм. Снаряд чокырында
Пидсадный ята.
— Исәнме?
— Исән.
Финнар чигенәләр. Без беренче биеклекне алабыз. Ватылган ДЗОТлар,
актарылган землянкалар, туракланып ташланган наратлар...
Финнар утларын көчәйтәләр. Яраланган сугышчылар егылалар. Без ятабыз
һәм шуыша башлыйбыз. Кинәт Положенков кычкырып җибәрә. Мин аның янына
шуышам.
— Кай җирең?
— Иңбашым...
Мин аның аркасыннан миномётын алам, шинелен, фуфайкасын салдырам.
Мина кисәге аның киемнәрен тишеп чыккан, ләкин тәнен зарарламаган.
— Бернәрсә дә юк. Тизрәк киен. Миномётыңны мин үзем алам.
Чабабыз. Сержант Озетковны куып җитәм.
— Сержант, миномётыңны ал.
— Положенков кайда?
— Хәзер килеп җитә...
Мин аңа берничә сүз белән эшнең нәрсәдә икәнен аңлатам да лейтенант янына
йөгерәм.
— Товарищ лейтенант, всё в порядке, — дим.
Дошман икенче үрдә. Ара — 500-550 м. Шул үргә каратып миномётларны
корабыз. Наводчиклар бер-бер артлы кычкыралар:
— Миномётлар сугышка әзер!
25 апрель. Сугыш кызганнан-кыза. Икенче биеклек өчен ярсулы, канлы көрәш
бара. Ату тавышлары бер генә минутка да тынмый. Югалтулар шактый. Мин
ара-тирә иптәшләргә күз салам. Берәүнең дә йөзендә курку күрмим. Күзләрендә
бары чиксез нәфрәт кенә яна. Менә безнең яратканыбыз зәңгәр күзле лейтенант
Иващенко. Дошман уты астында ул нинди тыныч. Автоматы белән ул көрәшнең
иң кызу урыннарына килеп керә. Һәрвакыт алда, һәрвакыт күтәренке күңелле.
26 апрель. Сугыш һаман дәвам итә. Без көне-төне алгы сафта. Шунда ашыйбыз,
атышлар әзрәк тынган арада шунда ук, нарат төбендә, черем итеп алабыз. Финнар
бетәселәрен сизгәнгә нык каршы торалар. Ләкин, ничәмә генә рәт тимер чыбыклар
артына качып, бишәр, алтышар накатлы ДЗОТлар, землянкаларга яшеренсәләр
дә, барыбер аларга үлем. Бүген булмаса иртәгә. Кызыл сугышчыларның ярсуын
һичнәрсә тоткарлый алмаячак. «Дошманның ут-нокталарын юк итәргә!» — дип
лейтенант безгә приказ бирә. Миномётларыбызның утларын корректировать итәр
өчен штаб начальнигы белән мин алга китәбез. Финнарның тимер чыбыкларына
50-75 м. җитмичә, уңай урын сайлап, ятабыз. Безне күреп алалар һәм пулялар
бызылдап баш өстеннән үтәләр. Мин җиргә ныграк сыенам. Берничә минут үтә.
Ату туктый. Мин башымны чак кына күтәреп карыйм: безнең миналар дошман
окоплары алдында ярылалар.
— Дистанция больше 50, — дип команда бирәм. Икенче минутта миналар
окопларны актара башлый.
— Беглый огонь!
Дошманның ут нокталары берьюлы тыналар. Шул минуттан файдаланып,
безнең сапёрлар тимер чыбыкларга якын ук киләләр һәм аларны кисәргә
тотыналар. Ул арада финнарның батальонный миномётлары ата башлый. Безнең
миномётлар кинәт атудан туктыйлар. Нәрсә булды? Мин ОПга2 йөгерәм. Килсәм,
ни күзем белән күрим, лейтенант Иващенко, безнең сөекле лейтенантыбыз,
помкомвзвод старшина Калабухов, сержант Степнов яраланганнар. Мин лейтенант
янына тезләнәм.
— Иптәш лейтенант... — дим, артык сүз әйтә алмыйм, күземә яшьләр килә.
— Вот я и отвоевался, Абсалямов, — ди ул әкрен генә һәм өсти: — Син минем
урыныма каласың... ОПны алмаштырыгыз.
Чирек сәгатьтән соң безнең миномётлар яңадан ут ачтылар. Мин бер ОПдан
икенчегә күчә-күчә: «Лейтенант өчен!» «Старшина өчен!» «Сержант өчен!» — дип
кычкырам.
Яралыларны санчастька алып киткән иптәшләр кире кайттылар. Старшина
санчастька җитмичә үк җан биргән. Алар аның комсомол билетын гына алып
кайттылар. Мин аңа бик озак карап тордым һәм әкрен генә:
— Хуш, безнең старшина!.. Онытмабыз. Үч алырбыз... — дидем. Кичкә
таба финнар икенче биеклектән дә чигенә башладылар. Тимер чыбыклар күп
җирдә өзгәләнгән, актарылган иде инде. Укчылар хәл иткеч көрәшкә — атакага
хәзерләнәләр. Алap белән бергә без дә хәзерләнәбез. Ләкин миңа бу минутларны
күрергә туры килмәде. Кинәт, миннән ике-өч метрда гына мина шартлады, һәм
шул ук секундта мин сул аягым буйлап җылы кан акканын сиздем...
«Совет әдәбияты». 1942 ел, №7

Реклама