Логотип Казан Утлары
Шигърият

АҺ, ҮЗГӘРӘ ДӨНЬЯ!..

Бүгенем сонеты
Килдем сиңа нинди көннәр аша,
нинди төннәр аша, бүгенем?!
Хәтеремдә хәзер чиратлаша
татлы шатлык, ачы үкенү,
хурлану һәм канәгатьлек хисе,
горурлану белән оялу...
Чәчләремдә шулар буявы,
болын исе җанда, янгын исе...
Барысы да үтә икән, сизәм...
Бетми икән ләкин берсе дә,
бигрәкләр дә – күңел ярасы...
Син, бүгенем, матур итеп бизә
гомерлеккә күзне ачу белән
мәңгелеккә йому арасын...


Бәхет төшенчәсе сонеты
Сөйләшмик әле кайгы турында!..
Бәхет турында ешрак сөйләшик!
Бәхетнең җылы, якты нурында
яна, югала, эри бөтен шик.
Сүзләр күңелгә аллы һәм гөлле
матур, илаһи тынычлык кертә,
һәм кызыл башлы җитен ак сөлге
куанган җанның яшьләрен сөртә...
Нарасый бала кебек гөнаһсыз,
фәрештә кебек аһсыз һәм ваһсыз
яшәп карыйсы килә кешечә...
Ләкин нигәдер дөньясы шундый –
безгә һаман да һич аңлашылмый
бәхет-сәгадәт дигән төшенчә...


Алманың хушлашу сонеты
Мин иртәгә синнән китәрмендер –
үзәгемне нидер кимерә...
Ләкин белмим – кая төшәрмендер,
Җиргә төшсәм, аны җимерәм.
Шундый авыр бит мин! Белми кем дә:
кайчан, кайда, ничек җыйганмын,
ботагыңда торып көн дә, төн дә,
авырлыгын бөтен җиһанның!
Ничек сынмыйсың син? Аңлап китим!..
Нинди максат белән яшисең –
шул сереңне кабат җиргә илтим...
Миндәй алма синдә меңләгән...
Җир һәм кояш арасына бит мин
зерә үләр өчен менмәгән!


Эндәшмәү сонеты
Мин эндәшмим – мине Аллаһ тыңлый!..
Аның белән шулай аңлашам...
Җанымдагы фани давыл тыны
бакый тынлык белән алмаша.
Һәрбер күзәнәккә тынлык тула,
су сеңгәндәй коры мамыкка...
Мин Аллаһны аңлагандай булам...
Сөйли генә белмим халыкка...
Аңлаганны сөйли алсам әгәр,
куанычтан үләр идем мин...
Аллаһ сүзен Җиргә тик пәйгамбәр
җиткергәнен әллә белмимме?!
Аллаһ тыңлый мине тын торганда –
фани аңым бакыйлыкка орынганда...


Үлмәс зынҗыр сонеты
Йөрәгемне синең йөрәккә
җырым белән куйдым чылбырлап.
Боҗралары, һәрчак чылтырап,
шат яшәргә мине өйрәтә.
Ә җырларым шундый нәрсәдән –
алмазлар да кисә алмаслар!
Кисәргә дә аны юк сәбәп...
Үлем генә аяк чалмаса...
Боҗраларга боҗра кидерәм –
дәвам итәм җырлы чылбырны!
Йөрәгемә һәркөн тидерәм
җан җылысы булган зынҗырны.
Сөйгән ике йөрәк арасы –
үлмәс зынҗыр кою чарасы.


ТӘРӘЗ КАРШЫНДАГЫ ЮКӘЛӘР
ЦИКЛ
Баллы яңгыр
Тәрәз каршындагы юкәләрдән
бал тамчылар тамып торалар...
Ник яшәми икән калаларда
бал кортлары, төклетуралар?!
Яңгыр юа юкә чәчәкләрен –
әрәм була инде баллы су...
Баллы яңгыр! Баллы яңгыр, сине
ничек кенә җыеп калыйм соң?!.
Агып китә баллы юкәләрнең
җир сихәтен җыйган серкәсе –
үткәннәрдән калган яраларга
дәва итеп кенә сөртәсе!
Искә төшә юкә аллеясы:
аягыбыз балга ябышты;
балга басып, баллы һава сулап,
балдай татлы итеп кавыштык...
Шул көннән соң күпме яңгыр койды,
яфрак очты, карлар яудылар.
баллы эзләр безнең сөртелмәде,
балның татын саклап калдылар.
Юкәләрне юып яңгыр ява...
Ышыгында – бер кыз... Ялгызы...
Әрәм була инде, әрәм була,
әрәм була инде баллы су...


Яшел яфрак аша
Тәрәз каршындагы юкәләрдән
әле генә сары бал тамды...
Бүген – сары яфрак!..
Гомер оча!..
Тизлегенә аның таң калдым...
Сары яфрак булып оча гомер,
дип уйлыйсы килми –
яралый...
Яшел яфрак аша
күк күренә...
Яфрак яткан җиргә
карамыйм...
Яшел яфрак аша күк күренә –
кайчак зәңгәр,
кайчак ак булып.
Җанга җәйне алып керә кебек
яфрак аша узган яктылык.


Мин курыкмыйм
Тәрәз каршындагы юкәләргә
кошлар түгел,
сары көз кунган.
Кичә генә дүрт-биш яфрак иде,
бүген инде алар йөз булган.
Саныйм... Саныйм...
Эшем юктан түгел...
Яфракны да түгел санавым...
Тоям –
Көзнең, күзләремә карап,
саргайтулар белән
янавын...
Мин курыкмыйм...
Көз
җилләрен айкый –
сары давыл анда котыра...
Мин курыкмыйм...
Башны учка салып,
кыш турында уйлап утырам.


Көзге яшел яфрак
Юкәләрнең яшел яфракларын
таптап йөрдем бүген ачынып...
Аһ, үзгәрә дөнья!..
Аңлашылмый...
Шул кузгата җанда ачуны.
Алтын көзнең ямен
салкын җиргә
яткан яшел яфрак киметә...
Искә төшә иртә киткән дуслар,
җимеш булмый калган өметләр...
Искә төшә үткән яшел көннәр,
баллы яфракларның хуш исе...
Сагындыра...
Нидер сагындыра...
Сагынасың – димәк, яшисең!

Табигатьнең Морзе әлифбасы
Каршыбызда үскән карт юкәнең,
тәрәзәгә чиртеп, ботагы
хыял дөньясында рәхәт чиккән
уйларымны минем бутады...
Ни йомышың төште миңа, юкә?
Әллә инде бераз туңгансың?
Мин өемә алып керер идем,
тамчы гөлдәй генә булсаң син...
Табигатьнең Морзе әлифбасын
укый белмим – шундый надан мин!
Таный алмаганны аңладым дип,
ничә тапкыр инде алдандым.
Ни әйтергә телисең син, юкәм,
нинди хәсрәт синең башыңда –
матурлыгың, сары яфрак булып,
тапталумы урам ташында?..
Борчылудан төсең качкан кебек –
ботакларың бәскә төренгән...
Син дә куркасыңдыр кара көздән
ап-ак кышка барып керүдән...


Карт бер ала карга
Карт бер ала карга биләп алды
тәрәз каршындагы юкәне.
Бер кошны да якын җибәрмәде
әллә җыры, әллә ютәле...
Һәм бүген дә биләмәсенең ул
барлап чыкты һәрбер ботагын,
канатларын ярсып шапылдатты –
зәһәрләнгән иде мотлак ул!..
Ә аннары балкон кыршавына
хуҗаларча килеп кунды да,
миңа карап, шундый каркылдады –
тетрәп куйды каләм кулымда.
Әйтерсең лә юкә яфракларын
мин койганмын, урлап кергәнмен,
һәр яфракка язып барган икән
шигырьләрен, йөрәк серләрен...
Әйе, шулай каркылдады карга!..
Ни гаҗәеп – аны аңладым!..
Карга халкының да шагыйре бар! –
моңа минем шигем калмады...
Өзелде дә очты соңгы яфрак
кара көзнең салкын җилендә...
Аны эзләп, карга очып китте...
Иярәсем килде минем дә...

Әллә нишләде дөньялар
Тынычсызланып, боегып,
ни буласын белмичә,
тәрәз каршымдагы юкәм
көзләрдән кышка күчә.
Яфракларын кыштырдатып,
килер язын күзаллый...
Яңа бөрегә юл ябык –
иске яфрак кузгалмый,
җыерылып бөрешкән дә
тора бирә ябышып –
Җирнең нинди җимен җыеп,
суын эчеп ялгышты?
Кояшның нинди нурлары
тәнен тишеп узганда,
күзәнәк үзәгендәге
тәртипләрне бозганнар?..
Тамырын җирдән йолкырга
теләде бугай юкә...
Каурыйсыз калган канатлар
күтәрә алмый күккә...
Әллә нишләде дөньялар...
Үзем дә элеккечә
алмаштырмыйм фасылларны –
тынычсызланып күчәм...


Ятьмә кебек ботаклар
Кара җептән үргән ятьмә кебек
ботакларын җәеп, юкәләр,
тәрәзәмә карап, нәрсәнедер
эләктермәк булып көтәләр...
Тәрәзләрем аквариум түгел,
тотмыйм өйдә читлек кошы да,
ә юкәгә карап, тозак күрәм...
Менә шуңа җаным пошына...
Минем өйдә оча торган нәрсә
таба алмас беркем һич кенә...
Оча алган нәрсә – җаным гына,
ул әлегә тәнем эчендә...
Җылы якка хат җибәргән идем
яз кошларын монда чакырып...
Кара ботакларга бер кош кунды, –
сыерчыклар кайтты, ахрысы...