ЗӘЙТҮНӘ-ТУКАЙ МӘХӘББӘТЕ ДӘВАМ ИТӘ...


Зәйтүнә Мәүлүдованың Тукай турындагы истәлекләрен1 төрекчәгә тәрҗемә итү уе белән укыганда, мин Зәйтүнәнең ихлас, саф мәхәббәтенә сокландым һәм күңелемдә аңа карата ихтирам хисләре урнашты. Ихтыярсыздан, мәрхүмәнең, каберенә барып, рухына дога кылу теләге туды104 105. (Ләкин, ни кызганыч, күпме сорашсам да әлегә кадәр аның каберен белүче галим-голәмәне, әдип-өдәбаны очратмадым...)

 Шул истәлекләр белән мине таныштырган өчен, Ркаил Зәйдуллага аеруча олы рәхмәтемне белдерәм. Әлеге тәрҗемә «Кардәш каләмләр»журналының 2016 елгы апрель санында дөнья күрде.

Нәкъ шушы мәлләрдә остазым Аяз Гыйләҗевнең әсәрләре буенча диссертация яза башлаган Абдүлкадир Чәкич әфәнде белән сөйләшкәндә106, аның «Йәгез, бер дога!» әсәреннән алда башка повесть-романнарын төрекчәгә тәрҗемә итү мәслихәт дигән фикергә килдек. Һәм мин, беренче чиратта, «Язгы кәрваннар» белән «Яра» повестен тәрҗемә итү эшенә алынырга булдым. Менә икенче көнне (2016 елның 30 гыйнвары), дүрт томлыкның дүртенчесенә урнаштырылган «Яра» повестена яңадан күз төшерергә дип кулыма алганда, кинәт ачылып киткән биттә эре хәрефләр белән теркәлгән түбәндәге сүзләрне күргәч, күзем маңгаема менде! Анда болай диелгән иде: «9. Габдулла белән Зәйтүнә». Күз алдыма Габдулла Тукай белән Зәйтүнә килеп басты. Һәм башымнан: «Аяз Гыйләҗев — ул классик язучы, геройларның исемнәрен уйламыйча сайламый. Ул — образларга исем сайлаганда, саклык белән эш иткән әдип», дигән уй йөгерде. Шуннан бит санына игътибар иттем — 426 бит! Саннарда хикмәт бар! Тукай дүртенче айның егерме алтысында туган ич! Җитмәсә повестьта да дүртенче томда бит. (Сүз уңаеннан: минем остазым белән танышкан көн дә 26 апрельгә туры килгән.) Шунда ук Нәкыя апага шалтыратып, әлеге фикеремне әйттем. Ул үзе дә аптырады: «Бер дә алай уйламаган идем моңарчы», — диде. Мин: «Язмаларында бу хакта берәр сүз әйтмәгәнме?» — дип сорадым. «Юк, ләкин ул еш кына: «Карчык, минем әсәрләр — чып-чын милли һәм тирән эчтәлекле әсәрләр, әлегә аларны тәнкыйтьчеләр төшенеп, аңлап җиткерә алмыйлар. Иманым камил, әгәр татарның гомере булып, яшь буын галим-голәмәләр әдәбият дөньясында пәйда булса, алар минем әсәрдәге мәгънәне казып чыгарырлар, әсәрләремдәге табышмакны ачарлар әле», — дия торган иде, — диде һәм өстәде: — Мин синең белән килешәм, алай булуы бик мөмкин, һәм бу нәрсәне син ачтың».
Икенче көнне иртән шушы фикерне әйтергә дип галимә Миләүшә Хәбетдиновага шалтыраттым. «Әле «Яра» әсәренә тотына алмадым, фикер әйтү кыен», — диде. Аннан берничә язучыга шалтыраттым. Алар да «очраклы туры килүдер инде», диюдән узмады.
«Яра» әсәренә кайтыйк. Аяз Гыйләҗев әнисе ягыннан бабасы Сөләйман картны һәм әбисе Зөләйха карчыкны язмаларында, хатларында бик яратып, хөрмәт белән искә ала, аларның образларын «Яра» повестена керткәне фән даирәсендә билгеле факт. Шулай ук ул Тукай турында бик югары фикердә тора. «Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Тукайны төрки-татар әдәбиятының үзәк фигурасы, «халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген әсәрләрендә ачкан әдип» (Ш.Галиевка язган хаты (1960)), «егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз» («Имән чикләвеге» (1990)) дип атый»107. Шул ук язманың дәвамында: «Милләтнең бөек каһарманы турында автобиографик әсәрләр булдыру — А.Гыйләҗев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның «Тукайдан хатлар»ы поэмасын югары бәяли, Тукайның шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен җиткерә», — диелә. 1985 елда Зәйтүнә ханымның улы Атилла Расих иҗат иткән «Альпинистлар» әсәренә Аяз Гыйләҗев бик югары бәяләп рецензия яза. Шунда Атилла Расихка, исемен алыштырырга кушып: «Бу синең әниең турындагы әсәр», — ди108. А.Гыйләҗев «Яра» әсәрен исә 1984 (декабрь) — 1988 (февраль) елларда иҗат итә. Габдулла белән Зәйтүнә образын тудыруда «Альпинистлар» ның роле дә булырга мөмкин. А.Гыйләҗев үзе Тукайга багышлап мөстәкыйль бер әсәр язып калдырмаган. Дөресен әйткәндә, моңа батырчылык итмәгән109. Шуңа күрә, һич югында, ул, Габдулла белән Зәйтүнә образларын әсәренә кертеп, шул бурычын үтәргә омтылган дигән карашны алга сөрә алабыз. Чыннан да, «Яра»дагы Габдулла да Зәйтүнәне бәхетле итә алмаслык шартларга юлыккан. Алар да кушыла алмаганнар .
Болар минем фаразлавым, әлбәттә. Әлеге фикерләр хакыйкатькә ни дәрәҗәдә туры килә — анысын галимнәр киләчәктә ачыклар.

Реклама