Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Габдулла ТУКАЙ
Сәдәхә

күптән түгел «Казан» миһманханәсендә җәмгыять булып, шундагы җәмәгать җәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладылар. Шулвакыт бер кеше, мәшһүр Фатих абзыйга карап:
— Йә, селкен, Фатих абзый (ягъни акча сал)! — диде. Фатих, бу сүзгә ачуланып:
— Сез күпме салсагыз да, сезнең ул акчаларыгыз «сәдәхә»дән китми, — диде.
Фатих абзыйның бу сүзе, тыштан караганда, бик мәгънәсез төсле күренсә дә, төптән уйлаганда, бик хикмәтле һәм мәгънәле сүздер. Чөнки дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — «сәдәхә».
Сәдака дигәне җәмгыяте хәйриягә, ач вә ялангачларга, мәктәп-мәдрәсәләр, дарелмөгаллиминнәр салырга, гәзитә вә журналларга бирүгә әйтеләдер.
Әмма «сәдәхә» дигәне — тимер сандыгында 10 мең, 20 мең тәңкә акчасы яткан ишаннарга, аларның мәхдүмнәренең һәртөрле кирәк урыннарына, трахтир түбәләре ябарга, бильярд, карталарга бирүгә әйтеләдер.
Менә инде Фатих абзыйның «сәдәхә»дән китми» дигән сүзен аңладык бит.
Фатих абзый шикелле кырган мыеклы кеше белми әйтәме соң?
Тагы да Фатих абзый үзе Капчыклы Шашы авылыныкыдыр. Ул авыл кешеләре, ирләре, бала-чагалары — һәммәсе иген чәчү урынына теләнчелек берлә кәсеп итәләр. Шул сәбәпле Фатих абзый «сәдәхә» нәрсә икәнен бигрәк ачык беләдер.
«Сәдәхә» — керәшен сүзедер.
Ьәртөрле ярамаган эшләргә акча бирүгә итлакъ улыр.

 

Туфан МИҢНУЛЛИН
Бәхәс

«Минем казылык», — ди тычкан.
Күсе әйтә: «Минеке!»
Ә бит урланган казылык — Миңлебикәнеке.
Язып тормыйм мәсәлнең ахырын.
Шунысын гына әйтәм:
Бәхәс объекты — Кырым.
2010 ел.

Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ
Казанга килү

(«Кайда минем илем?»нөн өзек)
^^уса Җәлилнең үтерелүенә 15 ел тулганда (1959 елның августы), миңа Казаннан, Язучылар союзыннан чакыру кәгазе килде. Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанны күрү бәхетенә ирештем.
«Казан» кунакханәсендә ял итеп алганнан соң, икенче көнне Гази ага Кашшаф мине үзләренә кунакка дәште.
Чәйләп алгач, Гази ага мине үз бүлмәсенә алып керде һәм нәрсәдер язарга утырды:
— Казанда Муса турында төрле урыннарда чыгыш ясарга туры килер, ниләр сөйләмәкче буласың? — дип сорады Гази ага.
— Күргән-белгәннәремне сөйләрмен инде, — дидем.
— Алай да... Менә сиңа киңәш йөзеннән, чама белән ниләр сөйләргә икәнен яздым, шуңа карабрак сөйләргә тырыш, рамкадан чыкма! — дип кисәтте Гази ага.
Казанда очрашулар күп булды.
Партия мәктәбендәге чыгышымнан соң залдан берәү торып:
— Илгә кайткач, «шәхес культы» чорындагы язмышыгыз ничек булды? — дип сорау бирмәсенме! Кәгазьдә моңа җавап юк иде, мин, аптырап, Гази агага карадым. Ул, елмаеп: «Әйт дөресен», — дип пышылдады.
— Репрессиягә эләктем...
«Бик яхшы әйттең...» — дип Гази ага соңыннан кулымны кысты. Шул очрашуда мин, ниһаять, беренче тапкыр үз сүземне әйттем.
Татар язучылары мине, якын итеп, Аккош күлендәге дачаларына алып киттеләр. Көн матур иде. Уртада түгәрәк гөмбәз түбәле беседка. Әдипләр мине төреп алып, Муса Җәлил турында сораштылар. Гази ага:
— Син, Гарәф иптәш, бар белгәнеңне яшермичә сөйлә, монда чит кеше юк, — диде. Әлбәттә, мин «рамкадан» чыгып сөйләдем, әмма барыбер чаманы югалтмадым, язучы халкы да бертөрле генә түгелдер, араларында «тегеннән» кем дә булса бардыр, дип уйладым.
Шул көнне Афзал Шамов мине, бер төркем язучылар белән бергә, үз өенә кунакка чакырды. Аның хатыны, ике кызы, бик хөрмәт күрсәтеп, безне татар ашлары белән сыйладылар. Ашап-эчкәннән сон, чәй алдыннан тәмәке төтәтергә дип болдырга чыктык. Шунда берәвесе күршедән килеп:
— Афзал абый, кайчан получка була? — дип сорады.
— Иртәгәләргә булыр, — диде Афзал ага. Язучыларның акча турында сөйләшүе миңа мәзәк тоелды, болар да безнең кебек хәерчеләр, ахрысы, дип уйлап куйдым эчемнән.
Шулчак ерак түгел генә дача җирендә кулы лайга баткан, ап-ак түгәрәк йөзле, зур күзле бер ханым тураеп басты да: «Ник кайтмыйсың, Сибгат?!» — дип, Сибгат Хәкимгә эндәште. Кемдер минем колакка: «Сибгат хатыны...» — дип пышылдады. Их, мин әйтәм, эчемнән генә, Сибгатның акчасы мул булса, мондый матур хатынын балчыкка батырып эшләтмәс иде...
Казанны иңләп-буйлагач, без Арчага киттек. «Победа»да Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, тел остасы Фәйзи Йосыпов һәм мин. Арттагы машинада — җырчылар.
Арчада укытучыларның август конференциясе барган вакытлар иде. Алар каршында чыгыш ясарга туры килде. Тәнәфестә Фәйзи Йосыпов белән басып торабыз шулай, берәү яныбызга килде дә кинәт:
— Аягыгызга ничәлене киясез?! — дип сорау бирде. Мин сискәнеп киттем: «Монда сүзне генә түгел, аякны да үлчиләр, ахры...» «Кырык икеле» дигән җавабымны алып китеп барды да теге, бераздан әйләнеп килеп, кулыма чигүле кәвеш тоттырды. Бүләк бирмәкче икән, бахыр, соң аны йомшаграк итеп сораса ни булган, бигрәк кистереп куйды бит...
Аннан соң Чүпрәле районына, бер миллионер колхозга баруыбыз хәтердә
калган. Колхозның председателе элеккеге укытучы икән, яшь егет иде, безгә өчәр метр биеклектә үскән кукуруз басуын күрсәтеп йөрде. Бер арада мин янәшәмдәге колхозчыдан:
— Колхозыгыз миллионер булгач, барыгыз да миллионердыр инде? — дип колагына иелебрәк сорадым.
— Персидәтел белән бухалтир миллионер, калганнар чабата ямый, — диде бу.
Колхозның мактанычы булган кукуруз кырларын карап кайткач, авыл үзәгендә бер карчык килеп:
— Түбәдән яңгыр үтә, үземнең ябарга көчем җитми, ирем дә, малаем да сугышта үлеп калдылар. Тиздән көз җитә, беркем ярдәм итми, — дип Сибгат Хәкимгә мөрәҗәгать итте.
— Рәисегез карамыймыни? — диде Сибгат Хәким.
— Аның сөйләшергә дә вакыты юк шул, — диде әби. Ул арада председатель яныбызга килеп: «Барысын да эшләтербез!» — дигән булып, әбинең иңеннән кагып озатты.
Концерттан соң авылның кунакханәсендә чәйләп алдык. Председатель бот арасына кыстырып шешәләрне җәлт кенә ача да, стаканнарга койгач, шешәне аяк астына куя иде. Бусы миңа мәзәк тоелды...
Икенче көнне мин Ташкентка очтым.

 

Марсель ГАЛИЕВ
Гомерен озайта

Марсель Гали «Наран» клиникасында бик кыйммәтле массаж сеанслары ала икән, гомерен озайтырга йөри инде ул, дигәннәрен ишеткәч, Разил Вәлиев:
— Киләчәктә... безне соңгы юлга озатырдай кем калыр икән, дип борчыла идем... Болай булгач, күңелем тыныч, — дигән.

Романдашлар

Идарә утырышы бара. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, 

буенча, әйтелгән вакытка тарихи романнарын язып бетерә алмаган язучыларның килешү исемлеген санап чыга. Идарә әгъзалары буларак, Ркаил Зәйдулла белән Галимҗан Гыйльмановка барсыннан да ныграк эләгә (берсе — Кол Шәриф, икенчесе — Шәехзадә Бабич турында әсәр язарга алынганнар).
— Иҗат эшенең катлаулы икәнен мин аңламыйммы?! — дип отыры кыза бара рәис. — Зур суммада грант алдыгыз бит, димәк, сүздә торырга кирәк. Финанс органнары илһам килүне көтеп ятмас. Тагын бер ай вакыт сезгә. Әгәр дә мәгәр, тиешле срокка әзер романнарыгызны китереп салмыйсыз икән — мин сезне судка бирәм!
Тәнәфескә чыккач, Галимҗан Гыйльманов кәефе төшкән Ркаил Зәйдулланы юата:
— Кайгырма, Ркаил, төрмәдә язып бетерербез...

Икәү сөйләшә
— Ксения Собчак белән култыклашып фотога төшү ничә доллар тора микән?
— Белмим. Мин Мароккода маймыл белән култыклашып төшкән идем, биш доллар түләттеләр.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.