Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ХӘДИЧӘ ШАММАСОВА

Сүз сәнгате тарихында бик кыйммәтле чорлар була. Әйтик, XIX йөзнең соңгы чирегендә күзгә күренерлек тизлек белән үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте йокыдагы халкыбызның, шул исәптән хокуклары чагыштырмача киселгәнрәк хатын-кызларыбызның уянуына зур этәргеч ясый. Социаль чыгышлары мөмкинлек биргән дәрәҗәдә белем алган татар кызлары, үз чиратларында, иҗтимагый хәрәкәткә кереп китәләр, халыкның үзаңын уятуда һәркемгә мөмкинлек биргән әдәбият мәйданына да үтәләр. Дөрес, әлеге ханым һәм туташлар, башка мәгърифәтче язучылар дәрәҗәсендә, беренче көннән үк оригиналь әсәрләрендә шәхес изелүенең иҗтимагый-сәяси, икътисади сәбәпләрен ачу дәрәҗәсенә үк күтәрелә алмый. Шуңа да карамастан, аларның матбугат аша таифәләренең сүзен ишеттерергә алынуы милли азатлык хәрәкәтенең киңәя баруын күрсәтеп тора.
XX гасыр башында татар әдәбиятында тәүге карлыгачлардан саналган Галимәтибәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрияләрнең әдәби-фәнни-публицистик мирасы аларның, беренче нәүбәттә, җенестәшләре арасында гыйлем-мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен көйләү, балалар тәрбиясен яхшырту, әйтик, кызларны укыту һәм аларга тормыш алып барырга яраклы һөнәрләр бирү зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын күтәреп чыкканлыкларын сөйли.
Ханым-туташлар хәрәкәте оешуда, илкүләм гомуми җанланыштан тыш, мәгърифәтчелек карашларын тәрбияләгән алдынгы татар әдәбияты, шул исәптән З.Бигиев һәм Ф.Кәрими язган сәяхәтнамә-очерклардагы дөньяви иҗтимагый барыш һәм шуның эчендә аерым социаль төркемнәрнең урыны, Европадагы феминистик хәрәкәтләр турындагы фикер-күзәтүләр дә зур роль уйный. Г.Ибраһимовның «Иҗтимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» мәкаләсендә безнең тарихыбызда, башка мәсьәләләр янәшәсендә, хатыннар хәрәкәтенең игътибарга лаеклыгын махсус билгели. Сүз уңаеннан әлеге хезмәттән түбәндәге юлларны да китерик: «Башта ирләрдән калыбрак булса да, укый-язарга өйрәнү, аннан соң хиҗаб ташлау, театр, кичәләр, җәмгыятьләр, сөю-сөелүгә ирекле булу хокукы, ниһаять, Европадагы буржуа дамаларның феминизм хәрәкәтенә охшашрак бер хәлгә җитте. Бу хәрәкәтнең беренче баскычларында мөхтәрәм Галимәтелбәнат, Фәхрибанат Сөләйманияләр иде. Аннан соң аңлы бикәләр, яңа фикерле остазбикәләр, буржуабикәләр, мирзабикәләр, байбикәләр моңа күп хезмәт куштылар, татар хатынын дөньяга чыгаруда шул дәвернең рухына муафыйк хезмәт иттеләр. Бу хәрәкәт эчендә гәрчә ярлы мөгаллимәләр бик күп булса да, алар да, шул дәвернең теләвенчә, һәртөрле бикәләрнең биргән тоннары буенча бардылар»121.
Беренче рус инкыйлабы чорында, хәтта аннан алданрак та татар хатын- кызлары арасында башланып киткән уяну хәрәкәтенең кара реакция елларында да сүлпәнләнмәве — игътибарга алынырлык факттыр. Ә инде яңа революцион күтәрелеш этабында, вакытлы матбугат мөмкинлекләре яңадан киңәеп киткәч, 19101911 нче еллардан алып Зәйнәп Сәгыйдә, Гыйффәт туташ — Заһидә Бурнашева, Рөкыя Ибраһимова, Хәдичә Шаммасова, Әминә Мөхетдиния, Заһирә Байчурина, Әминә Мотыйгыя кебек үз укучысын тапкан исемнәр пәйда була.
Бу уңайдан, хәзерге чор татар әдәбиятында да шундый ук күренеш күзәтелгәнлеген әйтеп китми булмый. Күп яссылыкларда бер-берсенә аваздаш ике чорда хатын- кызларыбызның һәм публицистикасы, һәм прозасы, инде шигъри сүзләре бигрәк тә
укучыларның көчле мәхәббәтен яулый. Шул ук вакытта хатын-кызлар хәрәкәтенең яңарышында берникадәр аермалык та бар. Элек алар ниндидер лидерлар артыннан иярсә, бүген әдәбиятыбызда гына түгел, иҗтимагый тормышыбызда да ир-атларны да үз артларыннан әйдәп бара. Бу очракта бер Фәүзия Бәйрәмова исемен атау гына да җитәр иде.
ХХ йөз башында хатын-кызлар каршында лидерлек позициясен Габдулла Тукай ала. Шушы чорда иҗат итүче барлык хатын-кызларның да, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе традициясе рухында язуларын һәм моны үзләренең дә тануларын күрербез. Әгәр без үз вакытының популяр газета-җурналларына, бигрәк тә «Шура», «Аң», «Сөембикә» ләргә күзәтү 121 Ибраһимов Г. Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы // Әсәрләр: 8 томда. Т.5. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1978. - Б.343-344.
6. «К. У.» № 4 162
ясасак, югарыда телгә алынган хатын-кызларга нисбәтле әсәрләрнең М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Фәйзи, Г.Камал язганнар белән янәшә торуын күрербез. Һәм әле мирасханәдә камил яңгырашлы шигырьләр дә, отышлы сюжетларга корылган хикәяләр дә, заман проблемаларын күтәргән публицистик мәкаләләр дә бар.
Үкенеч ки, шушы чорда иҗат иткән күп кенә каләм ияләренең Тукай белән мөнәсәбәтләре тарихы, хәтта әдәби багланышлары да әлегә шагыйрьнең персональ энциклопедиясендә дә тиешенчә урын алмады һәм киләчәк фәнни эзләнүләренең объекты булып кала бирә. ХХ гасыр башында Тукай мәктәбе традицияләрендә иҗат иткән шагыйрәләр арасында Хәдичә Сөнгатьзадә тәхәллүсе һәм ир фамилиясе белән билгеле Хәдичә Шаммасова да бар.
Хәдичә Сөнгатулла кызы Сәйфетдинова 1875 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне анасы Хәлимәдән ала, аннан атасының туган авылы Кызылсуда Җамали хәзрәттән гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1897 елда кияүгә чыккан Хәдичә Җүрәй авылына күченә һәм шунда кызлар укыта. 1908 елда ул туган авылына кайта һәм мөгаллимәләр хәзерләү курсларында укый, үзлегеннән дә тирән белем ала, аннары ысулы җәдит мәктәбендә кызларга белем бирү эшенә һәм бер үк вакытта чынлап торып иҗатка да керешә.
Хәдичә Шаммасованың әдәбиятка юл яруы җиңеллек белән бармый, әсәрләрен басмаханәләр кабул итми, китапларын кире кайтаралар. Бу төр авырлыкка карамастан, ул, әдәби мәйданда сүз сорап, актив эшчәнлек алып бара. Хәтта ялкынлы яңгыраган көрәш шигырьләрен дә теркәп, яңа җыентыкларын тагын нәшриятларга җибәрә. Әлеге «Безне кайгыртмаучыларга!» һәм «Матбугат галәменә» исемле шигъри мөрәҗәгатьләрендә китапчыларны тәрбияләү, аларның әдәби торышка, үзенең әле башланып кына килгән иҗатына күзен ачу тоемлана:
Сез шигырь бабында эзлисез Тукаевны, ахрысы - Ул кояш җиргә күмелгән, тик җиһанда яктысы.
Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут, Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күркә чаткысы...
Ирләрнең язганнары да айәте Коръән түгел, Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы.
Автор, үз әсәрләренең матбагаларда дөнья күрмәвен мөхәррирләрнең аларны Тукайныкылардан кимрәк санаулары белән аңлатса да, мисалга китерелгән шигырьнең Тукай стилендә, ул яраткан үлчәмдә һәм аныкылар дәрәҗәсендә көчле яңгырашка иялеге бәхәскә алынырлык түгел. Нәкъ менә шушы текст каләм иясенә башка күз белән карарга мәҗбүр итә дә. Тиз арада аның «Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм» (1913) һәм «Таң җиле» (1914) җыентыклары дөнья күрә.
Х.Сөнгатьзадәнең газета һәм журналларны күпләп яздыруы, бай китапханәгә ия булуы мәгълүм, әмма әдәби иҗат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы бары тик истәлекләргә генә нигезләнә һәм язма документлар белән расланмаган. Икенчедән, ул газета-журналларга теге яки бу тәхәллүсләр артына яшеренеп тә шигырьләр җибәргән булырга мөмкин дип фаразлана, алар да әлегәчә ачыкланмаган. Озак еллар дәвамында
китапларының басылмавыннан чыгып фикер йөрткәндә, реакция елларында мондый мөмкинлекләрнең гомумән кимүен күздә тотканда, ә тәүге дөнья күргән әсәрләренең камиллеген исәпкә алганда, әдибә каләме Беренче рус инкыйлабыннан соң ук актив булган, ә инде реакция елларында чарланып беткәндер дип фаразларга мөмкинлек бар. Авылдашларының, туганнарының истәлекләренә караганда, аның иҗатка шактый иртә керешкәнлеген һәм моңа аны кискен үсеш алган татар, рус шигърияте, халык авыз иҗаты белән кызыксынуы этәргәнлеген дә онытмыйк.
Х.Сөнгатьзадә шигырьләрен Тукайныкына якын иткән төп әдәби алым һәм структурага да, һәм фикер сөрешенә дә, һәм образ сайланышына да карый. Бу — контрастлык. Төрле тип каршылыклар аның әсәрләрендә еш кына, «Ни дип шатланам?!»дагы кебек, тәүге строфадан ук башлана:
Мин бу көн хәйран үземә: шатлыгым чиксез минем, Мондый зур шатлык соңында - хәсрәтем чиксез минем.
АҺ, фәләк! һәркем өчен шуйлә тигезсез юл микән, Бер карыш барсак
РИФӘ РАХМАН
163
тигездән, калганы баз - шул микән?
Тукайның бигрәк тә шушы үлчәм белән язылган әсәрендә фикри һәм эмоциональ фокуслар строфа эчендә, күпчелек очракта юллар арасында очрый. Бу Хәдичә Сөнгатьзадә иҗатында да шулай. Югарыдагы текстта ул икенче юлның озын сузыклар белән билгеләнгән өлешенә туры килә. Гадәттә, әлеге төр строфалар бер-бер артлы тезелгәннән соң, без фикернең иң тирәненә, яңгырашның иң көчлесенә барып җитәбез. «Ни дип шатланам?!»да да алга таба шагыйрә лирик герой күңелендәге каршылыклы тойгыларны, уйларны, остазы кебек, көчәйтә генә бара:
Юкса, мин ялгыш йөримме? Бар чокыр, комлык та тик, Яхшы юлны бер дә эзләп тапканым юк әллә ник.
Кайчан басармын икән һәр җире гөл өстенә, һәр тараф шатлык күренгән Дар-ер-рахәт милкенә122.
Мисалга китерелгән әсәрнең соңгы юлларын укыгач, Тукайның авыруы көчәйгән елларда иҗат иткән, Тәңрегә сыгынган, Аның рәхмәтенә өметләнгән, бу тормыштан күпмедер күңеле дә кайткан лирик герой хисләрен тасвирлаган шигырьләре хәтергә килә:
Юк шул инде, дөньяда юк андый рәхәтләр миңа;
И, мөкатдәс җир! Мине ал шул тынычлык куенына...
Ул вакыт дошманнарым да хәл җыяр тынга калып, Кемгә итик ифтира дип, каты хәйранга калып.
«Нигә шатланам?»да, Тукай әсәрләрендәге кебек, лирик миннең үз-үзе белән сөйләшүе, җавап таба алмаганда, мифик затларга мөрәҗәгать итүе күзгә ташлана, үтә гаҗизләнү, һаман-һаман ялгышудан курку, өметсезлеккә таба атлау да тоемлана.
ХХ гасыр шигъриятендә каләмгә мөрәҗәгатьләр, язу әсбабын сынландырулар, әлеге предметка серлелек төсмере бирүләр, аның хакында җәелеп күләмле әсәрләр иҗат итүләр күзәтелә. Хәер, бу образның ерактан килгән тарихы бар, аңа салынган мәгънәләр күп булса да, инде суфичылык әдәбиятында да Каләмне туры юл күрсәтүче санаган әсәрләр шактый. Тукайда да шундый рухтагы «И каләм!» әсәре бар. Лирик герой анда Каләмнән хакыйкатьне язуын, мәгърифәткә өндәвен көткәнлеген, бәхетле һәм якты киләчәккә алып барыр дип өметләнүен әйтә. Х.Шаммасова герое исә «Каләмемә» шигырендә аннан герой күңелендәге уйларны укучыга ачып бирүен үтенә.
122 Дар-ер-рахәт милкенә - рәхәт, тынычлык йортына.
6* 164
ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ХӘДИЧӘ ШАММАСОВА
Бер үк темаларны һәм проблемаларны күтәреп чыксалар да, хәтта бер үк интонацияләрдә иҗат итсәләр дә, Хәдичә ханым бервакытта да Тукайны кабатламый, остазыныкына охшатып язган әсәрләрендә, гомумән алганда, башка образларны да эшкә җигә, сайлаган лексик байлыгы да остазыныкына тәңгәл түгел. Шагыйрә, бу фикердән чыгармалар булса да, Тукайга караганда кыскарак язарга, фикерне кече текстта ачып бетерергә тырыша. Тукайның бик күпләр каләменә юл сызган һәм милләтпәрвәр лирик миннең эчке кичерешләрен ачкан күләмле «Милләтә» әсәре бар. Х.Шаммасова анда яңгыраган фикерләргә аваздаш идеяләрне алты юлдан гына торган «Милләтем» шигыре ярдәмендә ача:
Мин сиңа мәнсүб булу чөн фәхритәмен123, милләтем,
Гали шәүкәт, гали шәфкать сиңа махсус, милләтем.
Синдә аклык, синдә пакьлек, синдә рәэфәт124, мәрхәмәт, Синдә киңлек, синдә берлек, синдә куәт, милләтем, Мең җаным булса, синең чөн мин итәр идем фида, Әмма ни дә эшли алмыйм, юлга төшә кыйлләтем125.
Х.Сөнгатьзадә әсәрләре бары тик заман проблемаларын гына күтәрә, иҗтимагый тормыш күренешләрен ача, аларның тискәре якларына ризасызлыкны чагылдыра. Әлеге шигырьләрдә еш кына нечкә лиризм белән публицистик пафос органик үрелә, чөнки аның лирик герое үтә борчылып, җанын кая куярга белмәгәндәй сөйли. Тукайда да бу төр әсәрләргә мисаллар җитәрлек. Шул ук вакытта Х.Шаммасова иҗатында, Тукай сатирасындагы кебек, теге яки бу шәхесләргә төртеп күрсәтү яисә читләтеп, әмма тасвир объектының кем икәнлеген барыбер дә аңларлык итеп язу юк. Шагыйрә милләтебезнең хәлен гомуми пландарак ача, аның бәхетле киләчәген — гыйлемдә, дөрес сайланган әхлакта, ә хатын-кызлар таифәсенекен — дөньяга күзләре ачылуда, ирләр белән янәшә хәрәкәт итүдә, алар белән тигез хокукка ия булуда күрә.
Тукай вафатыннан соң Х.Сөнгатьзадә «Наме үлмәс!» шигаре астында һәм үзенә хас булганча кыска һәм үтемле рәвештә:
Тукаев үлде... Хасидләр126 котылды...
Аның дәүрендә күп госса йотылды. Мөкаддәс милләтә хезмәт белән ул Мөганидләргә127 зур дошман тотылды,
— дип яза.
ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: «Ничек итеп рус әдәбиятында А.С.Пушкин, «бөтен башлангычларның башлангычы» булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең җырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм, гомеренең азагына кадәр үзенең барлык иҗат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды128», — дип белдерде. Х.Сөнгатьзадә иҗаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли.
Дәвамы бар