ТУКАЙ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ

Бөек Октябрь революциясенә чаклы Урта Азия төбәкләре белән иркен Казакъстан җирлегендә китаплары иң күп таралган, иң күп укылган шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Габдулла Тукай булды. Аның заман сулышын тоеп, халыкчан рухта язылган, рус һәм Көнчыгыш классик әдәбиятының уңай тәэсирендә шытым алган үзенчәлекле әсәрләре яңарак кына мәгърифәт юлына баскан бу төбәктәге яшь көчләрнең йөрәк тибешенә бик тәңгәл килде, тетрәндереп җибәрде. Хәмзә Хакимзадә Ниязи, Садретдин Айни, Мөхәммәтшәриф Суфизадә, Мөхәммәт Сералин кебек төрле милләт, төрле әдәбият вәкилләре Тукай иҗатының халыкчан рухын да, интернациональ юнәлешле булуын да шунда ук тоеп алдылар, үз иттеләр. Г.Тукайның иреккә, хөррияткә омтылган үз халкы күңелендәге уй-фикерләрне тапкыр әдәби сурәтләр, үткер сүз
143
аша оста чагылдыра алуы, бөтен иҗатын хезмәт ияләрен җәберләүче сорыкортларга каршы юнәлткәнлеге Төркестанда гомер итүче әдипләр һәм укучылар күңеленә дә бик хуш килде.
1908 елдан ук инде без Габдулла Тукай әсәрләренең тәрҗемә үрнәкләрен Төркестан якларында очрата башлыйбыз. Әйтик, Ташкентта чыккан «Төркестан вилаяте газетасы» (1870 елның апреленнән нәшер ителә. — Тәрҗ.) шушы елда шагыйрьнең берничә шигырен үзбәк телендә бастыра. Алар Казанда татар телендә нәшер ителгән «Яшен» журналыннан күчереп алынды, диелгән. Тәүге тәрҗемәләр арасында ук без әдипнең үткен сатира белән кайбер дин әһелләрен камчылаучы «Осуле кадимче», «Хатирәи Бакырган» шигырьләрен очратабыз.
Танылып килүче татар шагыйренең әсәрләрен тәрҗемә итеп чыгару белән беррәттән, шул елларда ук аңа багышлап мәкаләләр, шигырьләр язу очракларын да күзәтеп була. Бу җәһәттән бигрәк тә үзбәк һәм казакъ язучыларының активлыгы күзгә ташлана. Мәсәлән, үзбәк әдипләреннән Хаҗи Могыйн «Һәр шагыйрьнең хөрмәтлесе» мәкаләсен 1913 елда, Мирмухсин Шермөхәммәтов исә 1914 елда «Язучы әфәнделәргә үтенеч» хезмәтен язып бастырдылар. Шул ук вакытта казакъ әдибе Мөхәммәт Сералин «Тукай хакында» дип исемләнгән мәкаләсе белән матбугатта күренде.
Г.Тукай шигъриятеннән илһам алып, аңа охшатып һәм ияреп иҗат итүләр дә нәкъ шул заманда ук башланып китте. Без шул уңайдан Абдулла Әвланинең «Безнең өшкерүчеләр», Төләгән Хаҗимияровның «Гамәлдәге сүзләр», Солтанмәхмүт Торайгыровның «Туган халкыма», «Алданган казакъ кызына», Абдулла Амининең «Милләтемә» кебек шигырьләрен атап үтәбез. Бу әсәрләрнең барысы да диярлек Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан ике-өч ел дәвамында дөнья күргәннәр.
Габдулла Тукайның үткен фикерле сатирик шигырьләре карун байларны, искелек тарафдарлары булганрак руханиларны фаш итеп язылганлыктан, бу әсәрләр Урта Азиядә яшәүчеләр мохитенә дә бик туры килә иде. Һәм бу әсәрләр Төркестанның үз җирлегендәге кайбер алдынгы карашлы әдипләрнең иҗатына да бик аваздаш иделәр. Г.Тукай иҗатын аваздаш итеп тойган, аңа теләктәш булган Авәз, Хәмзә, Суфизадә, Әвлани һ.б. алдынгы фикер ияләре шигъриятендә тиздән аңа хас төсмерләр чагылыш табачак.
Мисал өчен үзбәк сатирик шагыйре Төләгән Хаҗимияровның «Сәдаи Төркестан» (Төркестан авазы) газетасында 1914 елның 26 апрель көнендә, ягъни «Габдулла әфәнде Тукаев үлеменең елына атап» диелгән гомуми баш астында чыгарылган шигырь-элегиясенә тукталырга була. Әйе, егерме дүрт юллык бу шигырьне автор элегия дип атаган. Әсәрнең һәр юлыннан авторның «бөек татар шагыйренә» булган мөнәсәбәтен сизеп торасың. Һәм иң мөһиме, шигырь «Мәрхүм Габдулла әфәнде
Тукаев шигыренә иярү» дип исемләнгән. Бу элегиядә олуг шагыйрьнең мохтаҗлыкта үткән авыр тормышы да чагылыш тапкан, үзбәк әдибенең аның иҗат юлын дәвам итәргә, ул кабызган утны сүндермәскә омтылуы да сурәтләнгән. Менә ул әсәрнең башлангыч юллары:
Әйтсәм әйтим, иртән вә кичен бар фикерем багышлы милләтемә.
Ул сәламәт икән, мин тынычмын ҺӘМ савыкның да савыгы...
Мәрхүм Габдулла Тукай кеби яшьли дөнья куймасам, Гаҗизанә, шагыйрең булмакка бардыр ниятем. Инде ел тулды вафатына Тукайның дип бүген, Багышлавым, шигыренә ияреп, искә алып ятимне. Әй, күзем нуры, билем куәте, яну йөрәгем, Тереклектә гел мактармын: милләтем вә миллиятем!..
Бу шигырь-элегия алдыннан газетада Т.Хаҗимияров Габдулла Тукайга олы ихтирамын белдергән сүз башын да урнаштырган. «Бер ел әүвәл генә бу дөньяны калдырып, без яшьләрне тирән кайгыга салып, Габдулла Тукай әфәнде арабыздан китте. Ул татар әдәбиятының тансык былбылы иде. Үз нәүбәтемдә минем дә аның иҗатына ихтирамым вә ихтыяҗым көчле иде. Шуларны истә тотып һәм мәрхүм шагыйрьнең кайбер шигырь өлгеләрен кулланып, аңа охшатып, шушы элегияне яздым. Бу — минем тиңсез хәсрәтем чагылышыдыр, шул хисемне «Сәдаи Төркестан» аша белдерүемдер», дип яза шагыйрь.
Шагыйрь һәм публицист Мирмухсин Шермөхәммәтов үзенең шул ук уңайдан язылган «Каләм әһелләре әфәнделәргә бер үтенеч» мәкаләсендә Габдулла Тукай әсәрләрен яратуын, аларга соклануын белдерә («Төркестан вилаяте газетасы», 1914 ел, 14 сентябрь). «Андый бөек затлар, бигрәк ки әдип вә шагыйрьләр, заман күренешләрен вә мөнәсәбәтләрен аңлау һәм юнәлеш бирү өчен, шул югарылыктан торып үз халыкларын тәрбияләү өчен туалар. Әгәренки бер милләтнең арасыннан шагыйрь исемен йөртүче табылса, аның көчен, куәтен һәм зурлыгын үз халкына ничек хезмәт итүенә, бирелгәнлегенә карап бәһалиләрдер. Нәүбәтендә, халкы да
ШЕРАЛИ ТУРДЫЕВ
144
андый әдибен һич онытмас, ихлас күңеленнән яратыр. Андый олуг шәхесләр вафатыннан соң да халкы күңеленнән һич китмидер — аңа атап тантаналар оештырыла, мираслары даими рәвештә туплана, барлана тора. Габдулла Тукай язмышы моңа дәлил булырлык», дип язды М. Шермөхәммәтов.
Үзбәк дөньясында якты эз калдырган шагыйрь һәм драматург Хәмзә Хакимзадә Ниязи иҗаты да Габдулла Тукайның бәрәкәтле йогынтысын кичерде. Хәмзә дә беренче шигырьләреннән үк тар фикерле муллалар һәм тәкъва түрәләр, саран байлар тормышыннан көлеп язды. Аның әсәрләре, бер яктан, үзбәк классик әдәбияты һәм үзбәк халкының авыз иҗаты җирлегендә туса, икенчедән, аның иҗатында фәкать Г.Тукай шигырьләренә генә хас үзенчәлекләрне дә күрмичә мөмкин түгел. Әйтик, «Ишаннар хәле», «Бер ишан авызыннан», «Туендырды» шигырьләрендә үзбәк сатирик әдәбияты дәвамын да, бу әсәрләрдә татар шагыйренең «Мулланың зары» исемле шигырь йогынтысын да ачык сиземләргә мөмкин. Ә инде Хәмзәнең «Рамазан» шигырен язарга Г.Тукайның «Насыйхәт»е рухландыруын әйтеп торасы да юк. Бу ике шигырьдә дә халыкның аяныч, авыр хәле, матди ярлылыгы тасвир ителә. Бай һәм түрәләрнең халык зарына колак салмаулары әйтелә. Шулай ук бу әсәрләрнең бер үк фикерне кабатлап, киләчәкнең үзгәрәчәгенә якты өмет баглап төгәлләнүләре дә очраклы түгел, әлбәттә.
Шул хакта күренекле үзбәк галиме, филология фәннәре докторы, профессор һәм шагыйрь Ләзиз Каюмов «Тукай һәм үзбәк шигърияте» мәкаләсендә болай дип язган иде: «Тукай һәм Хәмзәнең поэтик мирасын чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә ки: Габдулла Тукай безнең Хәмзә иҗатына үрнәк булган, остазы булган дия алабыз», — ди (Хәмзә Хакимзадә (1889-1929), Үзбәкстанның халык шагыйре (1926). — Тәрҗ.).
Габдулла Тукайның вафат булуы турындагы хәбәр тиз арада үзбәк халкына да барып ирешә. Интеллигенция вәкилләреннән яраткан шагыйрьләре белән хушлашу өчен аерым кешеләр җибәрелә. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч һәм башка шәһәрләрдә шул уңайдан матәм кичәләре оештырыла. Чөнки үзбәк халкы инде Г.Тукай иҗатын тәмам үз итеп, яратып өлгергән була. Алай гына да түгел, Г.Тукайның кайбер шигырьләре аерым җыентыкларга, мәктәп-мәдрәсә уку китапларына кертелгән була. Шундый китапларның беренчесе итеп, шөбһәсез, үзбәк халкының мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абдулла Әвлани тарафыннан әзерләнгәнен күрсәтергә мөмкин. Анда Г.Тукайның берничә шигыре, шул исәптән «Туган тел» әсәре А.Әвлани тарафыннан тәрҗемә ителеп урнаштырылган. Ә, гомумән, үзбәк халкы, бигрәк тә зыялылар катлавы вәкилләре Г.Тукайның шигырьләрен үз телендә, тәрҗемәсез укыганнар. Профессор Ләзиз Каюмов билгеләп үткәнчә, бу чорда халык арасында бигрәк тә «Шүрәле», «Япон хикәяте», «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» һ.б. кайбер шигырьләре киң таралган булган.
Татар һәм үзбәк халыклары арасындагы әдәби багланышлар, мәдәният, әдәбият яңалыклары белән уртаклашу, үрнәк алышулар һәм шул исәптән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын барлау, өйрәнү эшләре Бөек Октябрь революциясеннән соң тагын да җанлана төште. Совет хакимияте елларында, күп милләтле әдәбият вәкилләре белән берлектә, татар язучыларының иҗаты белән кызыксыну да артты. Галимҗан Ибраһимов, Пади Такташ, Шамил Усманов һ.б. әдипләрнең әсәрләре үзбәк телендә басылып чыкты. Әмма, элеккечә, Урта Азия республикаларында аеруча күп укылган, өйрәнелгән һәм тәрҗемә ителгәне Габдулла Тукай мирасы булды. Яңа тормыш өчен барган көрәштә күтәрелеп чыккан яңа буын шагыйрь һәм әдипләре — казакътан Сәкен Сәйфуллин, Сабит Моканов, үзбәктән Абдулла Кадыйри, Уйгыннар аның шигырьләре белән рухланып яшәделәр, үз халыкларының бөек шагыйрьләре Нәваи һәм Абай белән беррәттән алар Тукайны да үз осталары дип атадылар.
1917 елдан соң барлыкка килгән милли матбугатка күз төшерик. Менә Исмәгыйль Габидев мәкаләсе. Ул — Төркестан төбәге халыклары арасында революциягә кадәр ихтирам казанган «Тәрәкъкый» газетасының элеккеге мөхәррире булган кеше. Милләте — татар. 1920 елның 15 апрель санында ул Төркестан Коммунистлар партиясе чыгарган «Иштиракиюн» газетасында «Шәрык шагыйре Габдулла Тукай» исемле зур мәкалә бастыра. Яшь Совет хакимиятенең актив җәмәгать эшлеклесе һәм белгече бу мәкаләсендә шагыйрьне шәрыкның киң танылган фикер ияләре белән тиң куя. «Бөек шагыйрьләр әл-Мәгарри, Хафиз, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваилар мирасы арасында Габдулла Тукай әдәби мирасы да кадер-хөрмәткә ия. Аның иҗаты төрки-татар халыкларын Россиядәге революцион үзгәрешләргә әзерләде», дип билгели И.Габидев.
Габдулла Тукай мирасын өйрәнү һәм барлауга багышланган андый мәкалә- хезмәтләр дә, Төркестан краеның төрле төбәкләрендә аңа һәм иҗатына багышлап тантана кичәләре уздырылулар турындагы язма хәбәрләр дә бу елларда байтак басылган. Мәсәлән, шул ук «Иштирякиюн» газетасында Лотфиның «Тукай кичәсе мөнәсәбәте уңаеннан» исемле мәкаләсе
ТУКАЙ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ
145
урнаштырылган (1920 ел, 29 апрель). Ә «Төркестан» газетасының 1923 елның 1 июнь сәхифәсендә исә безгә бик таныш булмаган берәүнең шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнашның «Эшче» газетасында Тукайга багышлап басылган мәкаләсендәге кайбер фикерләр белән килешеп бетмәгәнлеге бәян ителә.
Мондый язмалар, әлбәттә, Габдулла Тукай әсәрләре белән кызыксынуны гына арттыра, аның шигырьләрен кичекмәстән башка телләргә күбрәк тәрҗемә итү ихтыяҗын тудыра. Нәкъ шул елларда үзбәк, казакъ, каракалпак һ.б. телләрдә нәшер ителгән вакытлы матбугат битләре, төрле җыентык һәм дәреслекләр Г.Тукай әсәрләренең яңа тәрҗемәләре белән баетыла.
Габдулла Тукай әсәрләре белән түнтәрелеш елларына кадәр үк танышып өлгергән, алардан үзенә үрнәк алган Хәмзә Хакимзадә Ниязи егерменче елларда да шул юлыннан тайпылмый. Тукай иҗатын олылавын дәвам итә. Ташкентта һәм башка шәһәрләрдә Тукайга багышлап оештырылган кичәләрдә актив катнаша. Шул хакта да көндәлек матбугат сәхифәләрендә хәбәрләр бар.
Шушы ук чорда Урта Азия җирлегендә Г.Тукайның русчага тәрҗемә ителгән әсәрләре дә күренә башлый. Рус телендә аңа багышланган аерым мәкаләләр дә басыла. Әмма аеруча әһәмиятлесе шул ки: 1920 елда Ташкентта аның әсәрләренең русчага тәрҗемәдә аерым басмасы да нәшер ителгән була. «Сайланма әсәрләр» исеме белән чыккан бу китапны Төркестан Халык мәгариф комиссариаты каршындагы нәшрият Г.Тукайның вафат булуына җиде ел тулу уңаеннан бастырып чыгара. Китапка тупланган шигырьләрне шагыйрь Валентин Вольпин тәрҗемә иткән, күләмле кереш сүзне Ибнеәмин Янбаев язган. Бу җыентыкка шагыйрьнең халык арасында киң таралган һәм темасы белән революцион чорга аваздаш яңгыраган «Кярханәдә», «Эш», «Шагыйрь», «Алтынга каршы», «Кыйтга» (Көчләремне мин...) һ.б. шигырьләре тупланган. Китапның кереш өлешендә Габдулла Тукай иҗатына югары бәя бирелә. Шунда ук шагыйрьнең башка халык әдипләренең, мәсәлән, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов, И.С.Никитин, Шиллер, Гёте һ.б. мирасыннан күңеленә хуш килгән шигырьләрен тәрҗемә итеп, төрки-татар дөньясына якынайту тәҗрибәсе дә кереш сүздә уңай бәяләнә. Хәер, ул әсәрләрне тәрҗемә дип кенә бәяләве дә кыен. Алардан Тукайга хас осталык белән мөстәкыйль яңа әсәр тудырылган. Г.Тукай үзе аларны «фәлән автордан» дип билгеләмәсә, һич аерып та булмас иде, дип белдерә бу китапка кереш мәкаләсендә И.Янбаев. «Г.Тукай иҗатының шифалы йогынтысы бер татар әдәбиятына гына түгел, барлык төрки телле әдәбиятларга да кагылды, төркиләр шигъриятен үстерде, аларга киләчәккә юл ачты», дип тәмамлый ул «Биографик очерк» дип исемләнгән кереш сүзен.
Габдулла Тукай мирасын өйрәнү, әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп чыгару утызынчы һәм кырыгынчы елларда тагын да җанлана төште. Бу чорда А.С. Пушкин, А.М.Горький, Г.Ибраһимов һәм Абай әсәрләре белән беррәттән газета һәм журналлар Габдулла Тукай шигырьләрен дә бик теләп бастыралар. Яңадан-яңа тәрҗемәләр туа, аның әсәрләре тупланган аерым басмалар нәшер ителә. Үзбәк әдәбиятында инде бу Гафур Голәм, Хәмит Алимҗан кебек осталар актив иҗат итә башлаган дәвер була. Алар — Тукайның варислары — Муса Җәлилләр белән иңгә-иң тотынып, халыклар дуслыгын тагын да ныгыту өчен остазлары башлангычын дәвам иттерүчеләр. Бу буын вәкилләре Тукай шигъриятенә яңа сулыш өрде — тагын да камилләшә төшкән тәрҗемә үрнәкләрен бирде. Һәм шул елларда Г.Тукайның яңа тәрҗемәләрдән тупланган тулырак күләмле китаплары үзбәк телендә нәшер ителде.
Аның әсәрләренең үзбәкчә тулырак җыентыгы — «Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре» 1946да — сугыштан соңгы беренче тыныч елда басылып чыга. Үзбәкстан ССРның наширләре һәм рәссамнары тарафыннан бик пөхтә итеп эшләнгән һәм бизәлгән китап. Ул шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулу уңаеннан нәшер ителгән. Анда шагыйрь тормышын һәм иҗатын тулаем күзалларлык күләмле кереш тә бирелгән.
Ә инде тагын да тулыландырыла һәм яңартыла төшкән яңарак басма 1961 елда, хәзер Гафур Голәм исемен йөртүче Матур әдәбият һәм сәнгать нәшриятында дөнья күрде. Ун мең данәдә чыккан бу китапны Үзбәкстанның танылган шагыйре һәм прозаигы Әсгать Мохтар төзегән. Кереш сүзне Тукайның милләттәше, үзбәк әдибе Габдулла Уразаев язган. Ә шигырьләрне үзбәк халкының мөхтәрәм әдипләре Гафур Голәм, Уйгын, Миртимер, Әсгать Мохтарлар тәрҗемә иткән.
Хәзерге вакытта, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына йөз ел тулу көннәрендә, китап сөючеләр аның тагын да тулыландырыла төшкән яңа шигырь тупламасын кулларына алу алдында тора. Моңа инде эшлекле хәзерлек бара. Бу эшкә Үзбәкстан Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан җаваплы кешеләр билгеләнгән. Габдулла Тукай әсәрләренең яңа басмасын әзерләү Гафур Голәм исемендәге нәшриятка һәм аның бүлек мөдире, шагыйрь Габдерәзәк Әбдерәшитовка йөкләнгән. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтик: Г.Әбдерәшитов ике-өч ел элек
ШЕРАЛИ ТУРДЫЕВ
146
кенә икенче бер танылган татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләренең яңа тәрҗемәләре тупламасын барлап чыгарган иде. Ул китап та үзбәк укучылары тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Үзбәк халкының иң мөхтәрәм шагыйрьләреннән Гафур Голәм, Уйгын, Хәмит Алимҗан, Шәехзадә, Зөлфияләр үз иҗатларына Алишер Нәваи, А.С.Пушкин, М. Ю. Лермонтовлар белән беррәттән Г.Тукай әсәрләренең дә бик нык тәэсир итүен, илһам өстәвен кат-кат тәкрарлап әйтә һәм яза килделәр. Әйтик, 1966 елда, Г.Тукайның тууына сиксән ел тулу уңаеннан Казанда тантаналы зур чаралар уздырылган көннәрдә, академик шагыйребез, Ленин премиясе лауреаты Гафур Голәм болай дип белдергән иде: «Тукай ул татар халкының горурлыгы! Әмма шуның белән бергә Тукай Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, аларның укымышлылары арасында киң танылган, яратып укыла торган зур әдип тә».
Хәер, моның шулай икәнлеген үзбәк, казакъ, кыргыз, каракалпак һ.б. халык әдипләренең һәм галимнәренең Габдулла Тукайга багышланган күпсанлы язма хезмәтләреннән дә, иҗат үрнәкләреннән дә күрергә була. Менә ул хезмәтләрнең һәм шигырьләрнең кайберләре: Гафур Голәм. «Габдулла Тукай — үз шагыйребез», Сабит Моканов. «Тукай турында сүз», Сырбай Мәүләнов. «Тукай табуты янында», «Җырлы Казан», Исмаил Сәгыйтов. «Габдулла Тукай һәм каракалпак әдәбияты», Ибраһим Йосыпов. «Тукайга» һ.б.
Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгын болай дип язган иде: «Тукай мирасы белән үзбәк халкы күптәннән таныш инде. Без аның шигырьләрен бала чакта мәктәп- мәдрәсәләрдә укып, өйрәнеп үстек. Аның «Туган тел»е безнең дә дәреслеккә кертелгән иде. Шул сәбәпле без аны һәрвакыт үз шагыйребез, үз остабыз дип таныдык». Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Каракалпакстанның халык шагыйре Ибраһим Йосыпов та: «Тукай иҗаты аша без егерменче гасыр башы татар әдәбиятының Урта Азия халыклары әдәбиятына булган бәрәкәтле йогынтысын тоябыз», дип язды.
Үзбәкстан Республикасында яшәп иҗат иткән бу ике олуг әдипнең сүзләренә кушылып, шуны гына әйтәсе килә: үзбәк халкы бөек Тукай иҗатын мәңге шулай хөрмәт итәр, данлар.
Ташкент, 1985 ел, апрель


Шерали ТУРДЫЕВ, филология фәннәре кандидаты
Үзбәкчәдән Лирон ХӘМИДУЛЛИН тәрҗемәсе

Реклама