ТУКАЙ ХОЗУРЫНДА

(Гомер дастаныннан) 1
Күпне күреп, күпне белеп,

Гомер сөргән картыңмын...

Иделдә үтте тугыз хан,

Җаекта үтте сигез хан,

Барын күргән картың мин!


Чичәннәр җыруыннан
Ә мин, Ил, нинди картыңмын —

Ихлас җанлы бер шагыйрең?

Ничә гомер яшәдем? Җан

Тоя утын йөз, мең гасырның —

Үткәнеме анда халкымның?!
Туран, Нуннан горур атым,

Ашина — Түркнең яучан затын

Күмсә чорлар чаң-тузаны,

Җуйдырса «Болгар олтан»ы

Йә Дәшти Кыпчак кылганы?
Юк, канда ул — утлы агым,

Дастан булып калка ул Моң,

Чичән — шул моңнар солтаны...

Уйда халкымның тарихы:

Мин — Моң тарихы варисы!
...Җыя милли рух Казанга —

«Татарның тулы йортына»,

Шагыйрьләрнең Мәккәсе ул,

Без пәйгамбәр хозурында —
Чын изге Тукай катында!

Чичән, җырау, чын узаман

Ирләр җыелган мәйданда

Моңлы сазы дәшә: —

Әйдә Милләткә хезмәткә! Мәңгегә...
— Туган тел! — дип, ил яр салганда,

— Милли байрак итеп алганда,

Сафка басты безнең яшьлек тә:

Хөр алтмышынчы елларда —

Яңгырады безнең оран да!
Һәм көр тавышлы бүз бала:

«Ирләр булыйк!» — диде анда.

Туфан, Хәким, Арсландай

Алып агалар корында,

Гаҗәеп аһәңнәр хорында

Чит булмады безнең җыр да.
Илле елдан артык моңа;

Җитмеш биш яшь — шул буынга!
2
Ирләрдән, сискәнеп,

дәүләт тайган соң,

Чичәннән, гарьләнеп,

Сүз качса?
Арыклыктан ат үлмәс,

Ярлылыктан ир үлмәс... —

Әмма аның (да) җаны, кыйналса?
Борынгы дастаннан
Илле елдан артык моңа:
Без һаман да әле шунда —
Шагыйрьләр җыелган изге мәйданда,
Таҗ-тәхетле Тукай янында.
Күпме патша, хан үтте Иделдән,
Күпме язмыш узды Илдән:
«Заман кемнең заманы да,
Дәвер кемнең дәвере» икән?! —
Ни генә узмады, Казан, өстеңнән!
Ил-йорт исән. Идел давыллый:
Ул һаман корбаннар сорый:
Халкым җаны ирек даулый,
«Әй, байтагым, дип, байтагым —
Илем, сине алдырдыкмы тагын?
Дошман талар килгән соң,
Әл-аман бул миннән соң!»
Чичәннәр дә арта һаман
Карты-яшеннән, хатын-кызыннан
(Сөембикә сынлы Фәүзияләр,
Саҗидәгә сеңел шагыйрәләр

ТУКАЙ ХОЗУРЫНДА
Үсеп чыкты, сөен, Казан!)
Язабыз: тибә шигырьдә
Чын төрки рух, борынгы кан!
Үсәбез... Шуны да күрәбез:
Без үссәк, тагы да биеккә —
Күккә ашып үсә Тукай! —
Җитмеш биштә дә без аңа
Һаман шул бүз бала бугай!
3
Чичәнмен дип уйласаң,
Ничә-ничә чичәннәр
Сөйләп үткән дөньядан.
Елап үткән дөньядан.
Баһави. «Бүз егет»тән
Гашыйкмәгъшук(ы) өчен һәр дәм үләдер...
Сөләйман Бакырганый
Тукайлы мәйданда уйланам:
Кемнәр генә үтмәгән шигъри дөньядан?
Нинди жыраулар, чичәннәр узмаган!
«Кил, хәйраным, биләр, сорасагыз,
Ни адәм-пәйгамбәрләр үткән дөньядан?
Гарәби китап укыган
Галим дә үткән ди дөньядан...
Кочаклап Коръән укыган
Мулла да үткән ди дөньядан», —
Әллә алар шагыйрь булмаган?
Шул дастан-җыруларга мөкиббән
(Үз сүзләре дә алтын, энҗедән!)
Туфан, Хәким, Арсланнар —
Әллә шундый ирләр булмаган? —
Бөек гамьлеләр янына
Юзәй, Шәүкәт, Әхсәннәр күчте дөньядан.
«Безнең йөрәк җирдә мәңге
Елап-көлеп йөрсә иде», —
Дип язган нечкә җан Рәшит артыннан
Китте бунтарь Роберт дусты —
Ике олуг зат Әхмәтҗан —
Алар да үтте дөньядан.
Тиңсез милли Рух, Моң шагыйрьләре —
Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харраслар...
Чакырдымы Кадыйрлары? —
Алар да кичте дөньядан.
Безнең гел бергә барган «бишлек»тән

Якты йолдыз бер, ярсу җан —

Мингалим дә үтте дөньядан.
(Аһ, бу дөнья, аермады
Безне кемнәрдән!.. Газизләрдән:

Улларыбыз бездән алда китте!

Килә белми килсә үлем — шул яман!)
Әле исәннәрдән килер буыннар:

«Ил адашып йөргәндә,

Йолдызсыз-айсыз төннәрдә,

Пирем, анда кайда идең?» — дип

Күзгә үк карап сорарлар.
Олуг сүз, Тукай мәйданы исән,

Киткәннәрнең җыры, васыяте

Безнең белән яши һаман.
Исәннәргә юл — алга табан.

Идел ага... Яши Ил. Хыял — аман.
Ә Мәхәббәт? Җитмеш биштә

Тик ил гаме, бәлки, башта?

Әмма Яр дип, ник өзеләм?

«Һәр дәм үләм» дә... тереләм!
Төрки-Татар кызы! Синең өчен

Мең җаным булса — фида...

Мең үләм! Бу — минем язмышым, беләм...
Илле елдан артык без мәйданда —

Тукаебыз хозурында:
Һич үзгәрмәс җаным белән,

Илгә, Телгә антым белән

Мәңге яшь Мәхәббәт колы —

Чал баш бүген дә аңа иелгән.

Менә шундый, халкым, бер картың мин,

Шагыйрең мин — шактый белгән.

Реклама