ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА АЛГАН ШАГЫЙРЬ

Шулай бер сөйләшеп утырганда, Эльвира Надиеваның әйткән җөмләсе бик тәэсирләндергән иде мине: «Шагыйрь булган кешеләр күп, әмма кеше булып кала алган шагыйрьләр аз». Кемнеңдер кылганнарын, гамәлләрен, күңелен без Аллаһы Тәгалә белгән кадәр белмибез, билгеле. Әмма тормышта, аеруча көндәлек матавык шартларда, кемнең кем булуы барыбер дә күренә. Сәхнәдә генә һәммәбез дә матур вә әүлиядай дөрес. Ә менә тормышта... Шагыйрь Рәдиф Гаташ минем өчен нәкъ менә шуның белән аеруча кадерле: гадәти тормышта да Кеше булып кала алуы белән.
«Ходай саклагандыр...»
Ничек соң ул — Кеше булып кала алу, диярсез. Дөресен генә әйткәндә, төгәл җавабын белмим.
Бары үз критерийларым турында гына әйтә алам: башкаларга зыян салмау, аяк чалмау, үз дөреслегеңне өстен куеп, калганнарныкын таптамау, тирәңдәге кешеләрне күтәрү, олылау. Ә иң мөһиме — ихластан ярата, дөньяга балаларча соклана белү. Әйе, соңгы икесе — иң мөһиме, чөнки, алары булмаса, калганнары да булмый. Үз критерийларым, дим, хәер, болар — барлык Китапларда да бар шикелле.
Еллар уза барган, олыгая төшкән саен, кешеләргә карата катгыйрак, таләпчәнрәк була башлыйсың икән. Шуңа да бик сирәкләр генә янәшәңдә кала. Бер үк вакытта — ныграк кызганасың һәм хәленә дә керәсең кешеләрнең. Әмма инде — кемнәрнең синең белән нинди уеннар уйнаганын анык белгән хәлдә. Ул да бик яхшы белеп яшәгәндер тирәсендәге метаморфозаларны. Аларның сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен еллар буе күзәтеп. Еш әйтә торган шундый җөмләсе бар: «Ай-һай, катлаулы дөнья, ай-һай катлаулы кешеләр, мин бу беркатлылыгым белән әле дә яшәдем...» Нәм гел өстәп куя: «Ходай саклагандыр инде...»
Рәдиф абый гомере буе кеше хәленә кереп яшәде. Башкаларның иҗатын кайгыртып, алар өчен ут йотып. Чын күңелдән. Күңеле тупасланып, керләнеп, «зурлар тормышы»ның кыргый кануннарын үзләштереп, бозылып өлгермәгән беркатлы сабыйдай. Шигырендәгечә:
Һәрчак алчак: бәлки, уй-акылым юк?
Югалтырлык мөлкәтем, байлыгым юк?
Кыңгыр эш өчен борчымый вөҗданым, Йокым тәмле... Һәм хәрам азыгым юк!
Миңа — әле яңарак кына мәктәпне тәмамлап Казанга килгән балага — шушы шигырьләрне укый иде дә ул, мин аларны аннан кат-кат кабатлап, ятлап, уйланып йөри идем. Ниндидер нәтиҗәләр дә ясаганмындыр инде үзем өчен ул чакта. Әмма аларны чын-чынлап аңлау соңрак килде. Ул процесс әле һаман дәвам итә. Нәм торган саен алардагы дөреслек, күрәзәи көчләр ачыларак төшә...
«Без очрашырга тиеш түгел идек...»
Дөресен генә әйткәндә, без гомумән очрашырга тиеш түгел идек. 1997 елның март ае. Миңа Казанга Яшь язучылар конференциясендә катнашырга чакыру хаты килеп төште. Аяз көнне яшен суккандай булды ул хәбәр. Без юлга кузгаласы көнне
ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА АЛГАН ШАГЫЙРЬ
129
күз ачкысыз буран купты. Авылда- гы бер шофёр да Казанга чыгып китәргә батырчылык итми. Мин инде күңелемнән генә телим: «Барсам, адәм көлке - сенә генә калачакмын... Бармый калсак иде, бармый калсак иде...» Ахыр чиктә, әнием белән безне Кам- АЗга утырттылар да алып киттеләр Казанга. Язучылар бер-легенең элеккеге
Тукай клубында узды ул кичә. Ничек шулай туры килгәндер, без әнием белән (ул минем татар теле һәм әдәбият укытучым да) Рәдиф абый утырган рәткә, аның янәшәсенә туры килдек. Әнинең, батырлыгын җыеп: «Исәнмесез, Рәдиф абый», — дип эндәшкәне хәтеремдә калган. Нәм Рәдиф абыйның, аңа хас темперамент, кайнарлык белән кызыксына башлавы: «Сез кайсы районнан, былбыл балалары?» Әмма ул вакытта без ничектер ныгытып танышып, аралашып китә алмадык. Мине Резеда апа Вәлиевага билгеләделәр. Ьәм ул очрашу язмышның тагын бер матур бүләге булды. Резеда апа миңа шул конференция барышында да, аннары да (ул әнием белән безне аннан өенә дә чакыргалады) шигырь язу буенча гына түгел, ә тормыш сабаклары да бирде. Соңгылары миңа баштарак сәер тоелса да, тора-бара аларның хаклыгына төшендем: «Шагыйрьләр, дип, аларны пәйгамбәргә тиңләмә, алар да гап-гади кешеләр», — ди иде Резеда апа.
Менә шул конференциядән соң, Рәдиф абыйның безне үзенә — «Казан утлары» редакциясенә чакырып калуын истә тотып, көннәрдән бер көнне әнием белән шунда юл тоттык. Зәңгәр күн тышлы дәфтәргә чиста-пөхтә итеп күчереп язган шигырьләремне тапшырыр өчен. Нәм менә шул зәңгәр дәфтәр хәл итте дә инде барысын. Рәдиф абый кинәттән минем язмышым, киләчәгем өчен ут йотып торучы кешеләрнең берсенә әверелде. Мондыйга бөтенләй ияләшмәгән, алай булуын күз алдына да китерә алмаган мин баштарак югалып калдым. Миннән дә бигрәк әнием аптырады. Ләкин мин Казанга укырга килгәндә инде: «Рәдиф абый булган Казанга киләм» — дип килдем. Ниндидер эчке бер ышаныч тоеп, бу олы, чит-ят шәһәрдә ялгыз булмасымны аңлап...
Аннары күп еллар дәвамында Рәдиф абыйның: «Менә бит, язмыш дими нәрсә дисең инде, очраштырырга тиеш булган ул безне», — дип кабатлаганын ишетеп яшәдем мин. Ул чакта инде төгәл белә идем: әйе, тиеш булган.
«Кан, җан — уртак...»
Мин беренче курска укырга килгән елны ук Рәдиф абый шигырьләремне барлык газета-журналларга диярлек тапшырып, бастырып чыгарды. Әлеге дә баягы зәңгәр тышлы дәфтәрдәге шигырьләрне китап итеп чыгару артыннан йөрде. Мин әле кайсы ишек артында кем утырганын, нәрсә барын да белмим... Ә ул 17 яшьлек бер бала хакына олы башын кече итеп йөри... Бу хәл баштарак акылыма сыймый иде, төш күрәмдер, чынбарлыкта бу олы шагыйрь абый минем өчен бу кадәр көеп йөри алмый бит инде, ди идем үземә. Ә аннары, Рәдиф абыйны инде якыннанрак белә башлагач, шушы бер гомер эчендә аның күпме кешегә күрсәткән яхшылыгын күргәч, аңладым,
Шигырь бәйрәмендә: М. Әгъләм, Х.Мөдәррисова, Д.Булгакова (Уфа), Л.Гыйбадуллина, Р.Гаташ, Л.Янсуар (әнисе Нина белән). 2003 ел, август.
сокланып бетә ал-мадым.
Кибәч әбием (әтиемнең әнисе), гап-гади керәшен карчыгы, әйтә иде: «Башкаларны җә- шенә, дәрәҗәсенә карамыйча олылый, ә үзен кече итә белгәннәрне Кодрәт Ул монда түгел, Күк Патшалыгына кергәндә күрә. Үзен кече итә белгәннәрдән дә Олы зат җук җир җөзендә...» Ул миңа бу сүзләрне бергәләп колора-
до кортына агу Р.Гаташ үзе укыган Талбазы мәктәбе укытучылары белән
сипкәндә печән 50яшьлек юбилеена кайткач: Р.Миңнуллин, Т.Сәгыйтов,
күбәләгәндә С. Әлибаев (Уфа), Һ. б. 1991 ел, май.
көтүдән һәр кич
кайтып керә алмый җәфалаган сыерыбызны каршы алырга барганда... кат-кат кабатлый иде. Үсә төшкәч, инде бераз акыл кергәч, мин бу хакыйкатьне Изге Китаптан укып белдем, Инҗилдән... Рәдиф абыйдагы кече күңеллелек шуңа да күңел пакьлеге билгесе булды минем өчен.
Казанга килеп, язучылар мохитенә эләккәнче, мин үземне беркем дип тә атамый идем. Әмма монда килгәч, үземнең «керәшен», ягъни «кечедән дә кече» милләт вәкиле булуымны аңладым. «Мин кайчандыр булган тарихи коллизияләр өчен җавап тотарга тиеш микән?» дигән сәер-шомлы уй кереп урнашты күңелгә. Ә ул арада Рәдиф абый Кремль урамында урнашкан җимерелеп барган йортның мин яшәгән фатирга илтүче, кайчандыр бик затлы булган, хәзер инде искереп, кителеп беткән баскычына килеп баса да шигырьләр укый:
Бишегеңә җыр көйләгән Ануклар,
Керәшеннең ак, пакь җаны Начтуклар.
Хыялыңны шулар үстергәннәр бит — Татарча чын моң сакчысы карчыклар.
Шундый ул: күңелен баглаган, сайлап алган кешеләренә тугры була белә. Аларны җил-давылдан саклый, яклый. Хәтта үзен аямыйча... Без хәзер Казанны толерантлык үзәге, дип атарга, һәр дингә, иманга хәерхаһлы булуыбызны ассызыкларга яратабыз. Бу бик хуп, имин генә була күрсен Идел-йорт. Ләкин тыштан шулай ялтырыйбыз да үз эчебездә бер-беребезгә бармак белән төртәбез, кемнеңдер кояш астында яшәргә хокуклымы, түгелме икәнлеген тикшерәбез... Ассызыклап әйтәсем килә: без — язучылар, милләтнең интеллигенциясе, «каймагы». Халыкны да өйрәтәбез, мәйданнарда лаф орып, узып барышлый гына, шушыңа...
Кайчандыр керәшен темасының шигырьләрендә калкып чыгуы, аны шулкадәр дулкынландыруы гаҗәпләндерә иде, тора-бара аңладым: Рәдиф абый аның аша үзенә якын теманы — татар-башкорт темасын да ваемлаган икән. Анализлаган, асылына төшенергә тырышкан. Алай гына да түгел, әле дөньядагы вазгыять менә шушындыйга әверелгәнче үк, тирәнрәк, шомлырак түнтәрелешләрне күрәзәләп борчылган... Конфликтларны гомумән яратмаган кеше буларак, ул кискен һәм тәгаен бер карашта тора: олы низаглар вакларыннан башлана, дигән...
ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА АЛГАН ШАГЫЙРЬ
131
Кан, җан — уртак, типтәр йә мишәр, дисәм, Казан, керәшен — газиз өлешләр, дисәм, Үзем дә, шиксез, төп Татар йортыннан Кайчандыр киткәнгә гаҗиз, Яр, дисәм!..
Мин яшәгән фатир хуҗабикәсе 84 яшен тутырып килүче бик үзенчәлекле әби иде, «бывшая дворянка», заманында Офицерлар йортына балларга йөргән, шул балларның берсендә Муса Җәлил белән биегән. Валентина Михайловна Муса Җәлилне: «Буйга кыска булса да, бик импозантный ир-егет булып хәтердә калган», — дип искә алырга ярата иде. Үзе, фотоларына караганда, озын буйлы, бик чибәр, затлы ханым булган.
Рәдиф абый шушы тарихлар - дан шигырь һәм гыйбрәт таба иде: «Менә монысы да язмыш, Лу, гаҗәп бит, җиһанда бөтен нәрсә шулкадәр бәйләнгән, кайчан да булса син боларны китап итеп язачаксың...» Яшь чакта детальләргә артык игътибарлы булмыйсың, аларның нинди тормыш пазлына әверелүен соңрак күрә башлыйсың. Хәзер мин Рәдиф абый әйтә торган сүзләрне инде үзем
Эдемны сагына...

Әйе, Рәдиф абый килә дә шигырь укый. Валентина Михайловна белән без тыңлыйбыз. Валентина Михайловна, аларның мәгънәсен аңламаса да, рәхмәтләр укый, алкышлый. «Революциягә кадәр булган тормыштагы кебек утырабыз», — ди. «Зинаида Гиппиус салонында, әйтерсең!» — дип элдереп ала, «конкистадор»лыкка дәгъва кылучы Гумилёвны, Британия дендие Байроннарны гомерлек кумиры дип санаган Гаташ...Ул Казан урамнары буйлап та шигырь укып йөри иде. Үзенә бик килешә, дип исәпләгән, һәм чыннан да килешкән аксыл костюмының күкрәк кесәсендә һәрчак «кемдер» була: Атнабаймы, Лоркамы, Рембомы, Вийонмы... Ул минем әле Казанга килгәнче үк күп укып һәм күпләрне белеп килүемә соклана, без рәхәтләнеп сөйләшә алабыз... Ул мине китапларга күмә, үзен Цветаевага дәресләр биргән Волошинга тиңли...
Сәгатьләр буе китап кибетләрендә йөрибез, карышуыма, оялуыма карамастан, ул миңа китаплар сатып алып бүләк итә. «Киләчәктә синең китапханәң искиткеч булачак, сөен, бала, безнең заманда юньле китап табу кыен иде, менә бу язучыларны, колак чите белән ишетә-ишетә көттек, аларны Союзда басмыйлар иде, кайтканнарын көтеп интегә идек...» Шулай ди дә Ницше томнарын тоттырып куя миңа... Үзем исә мәктәпне тәмамлап чыкканчы китапханәләрдә Ахматованы таба алмавымны, 9нчыда укыганда гына Цветаеваның кайтуын уйлап куям... Шмидт урамындагы китап кибетендә Рәдиф абыйны һәрчак көтеп торалар — яңа басмаларны әзерләп куйган булалар, ул шулар арасыннан үзенә дә, миңа да ни кирәген сайлый...
Дөнья тоташ шигърияттән, бәхеттән тукылган. Ул шундый камил... Куркыта да кайчак...
Бу тәрбия, Көнбатышның һәм Көнчыгышның иң борынгы, хәтта сакраль традицияләрендәгечә, Остаз-Укучы мөнәсәбәтләренә көйләнгән һәм бер-беребезгә карата булган тирән ихтирамга нигезләнгән иде. Рәдиф абый кебек, хатын-кызны шәхес буларак ихтирам итә белгән татар язучыларын бик сирәк беләм мин — бармак белән генә санарлык. Рәдиф абыйның максаты да олы — ул үзеннән соң Җирдә Тигезлек калдырырга

тели, җаныбызны мең кат кабык артына яшерергә, йөзебезне кат-кат битлек артында йөртергә мәҗбүр итми торган Беренче Ихласлыкка кайтырга өнди. Шуңа да очраган берәүдә Күк тамгасы булган шәкертне эзли... Күбрәк ялгышадыр, бәлки... Әмма тапканнары да аз түгел бит: Зөлфәт, Наис, Ркаил, Чулпан, Гөлнур, Эльмира, Лилия, Рүзәл, Ьади, Резеда...
Мин, аның үземә карата булган гаять кешелекле мөнәсәбәтен беренче тойган мизгелдән, ярата гына белә торган булып калдым: һәр яңа пәйда булган Күк тамгасын йөртүчене... «Гөлбакчамы? Җырбакчамы?» дигән робагые бар Гаташның. Без һәммәбез дә бер яссылыкта яшибез шикелле юкса, әмма, юк, ул яшәгәне үзгә, ул яшәгәне — Бакча... Без кайчандыр куылган Эдем бакчасын юксына, Адәм белән Һаваның бербөтен булган чагын кайтарырга тели, Яшәешнең әле гармониясен җуймаган дәверен эзлидер кебек тоела ул миңа вакыт-вакыт...
Гаташ дәресләре
Беренче курстан соң, җәйге каникулга Янсуарга кайтып киттем. Һәм менә Рәдиф абыйдан хатлар агыла башлады — көнгә бер, кайчакта икешәр дә хат. Ул хатларны хәзер кайта-кайта укыйм да таң калам: Рәдиф абыйның бөтен фәлсәфәсе, тормыш кодексы сыйган аларга... Һәм шулар аша ул юнәлеш биреп, контроль ясап та торган. Шәкерте курстан тайпылмыймы: нәрсә укыйсың? нинди нәтиҗәләр ясадың? ник ялкауланасың?! яздыңмы, юкмы? язсаң, срочно җибәр! һ.б. Асылда, дисциплинага, профессиональлеккә өйрәтү дә булган бу...
Калын-калын конвертлардагы «Кому» графасына Гаташның сирәкләр генә таный алырдай почергы белән: «Шагыйрә Луиза Янсуарга — дусты Гөлназ Гариповадан» яки «Гөлшаттан», «Ландыштан»дип язып куелган була. Татарча! «Гел-гел Рәдиф Гаташ исеменнән яза башласам, авылыгыздагы почтальоннар аңламас, шагыйрь түгел, җүләр икән ул», — дип уйларлар, ди үзе. Мин көләм: «Соң, Гаташ белән Гөлназның, Гөлшатның, Ландышның — барысының да почерклары бер була алмый бит инде...» «Бәрәкәтство, чынлап та!» — дип тел шартлата Рәдиф абый. Вакыт- вакыт һәм бик еш кына көндәлек тормыш шартларында, үзе әйтмешли, «быт» мәсьәләсендә, бөтенләй беркатлы ул. Үзе әйтмешли, Ходай саклый аны.
Хатларга әйләнеп кайтсак, мин аның мәктәп укучысы Ркаил Зәйдуллин белән хат алышып торганын беләм. «Кайтабыз җуеп дөньяның күзләре моңсу этен...» — дигән мин яраткан шигырен, баксаң, Ркаил абый Рәдиф абыйга теге вакытта ук хатларында язып җибәргән булган икән. Соңыннан мин тагын бер хат алышу тарихының шаһиты булдым: Лилия Гыйбадуллина белән. Рәдиф абый аның китабын чыгару өчен янып йөргәндә, Лилия 11 нче сыйныфта укый иде. Китабын да чыгарды Рәдиф абый, Лилиягә хатлар да язып торды, ә Лилия — яңа язган шигырьләрен хат белән җибәргәләп...
Хәзер без «Ялкын» почтасына иҗатын юллаган балалар белән нигездә Интернет, социаль челтәрләр аша язышабыз. Бу динамик заманда — тиз дә, уңайлырак та. Рәдиф абый безнең Интернет аша аралашуыбызны, гомумән, Интернетта «кайнашуыбызны» өнәми, гел сукрана бу мәсьәләдә, гел шелтәли. Әмма ул бер нәрсәне бераз гына күз уңыннан ычкындыра: аралашу чаралары вә ысуллары төрле булырга мөмкин, әмма без бит барыбер дә аның традицияләрен дәвам итүчеләр. Аның дәресләрен...

Редакциядән:
Бу айда «Казан утлары» редакциясендә озак еллар бүлек мөхәррире булып эшләгән, бүгенге көндә журналның идарә әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлек- тынычлык, иж.ат уңышлары телибез!

Реклама