Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУРГАЙ (бәян)


Хөрмәтле укучым!
Мин башлыйм, сиңа чакыру ташлыйм! Чакыру ташлау ул таш ыргыту түгел. Минем сине гел бертөслегә әйләнгән гадәти көннәреңнән беразга гына булса да аерасым килә. Мин сине зәңгәр томанга алсу нурлар кушып нәкышләнгән балачак иленә алып керермен. Мин сине тоташ шатлык, сөю ташкыны булып килүче ашкынулы яшьлек язларына алып килермен. Мин сине канатлы хыяллар, җылы һәм саф мөнәсәбәтләр дөньясына якынайтырмын. Әлбәттә, миңа иярә алсаң.
Шундый-шундый хәлләр
Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды.
Аның беренчесе — көтүче Галимҗан күргән серле төш иде. Туганнары Зөһрә белән Әмирнең «менә бүген, менә бүген» дип бәби көткән көннәре булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимҗан килеп керү белән үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң гына гөлдердек тавышы белән: «Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!» — диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды: «Каян белдең?!» Галимҗан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп, аларга таба каратты. Иөҗүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен сөйләргә тотынды:
— Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш. Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, җирләр яргаланган. Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп җибәрмәсенме! Шундый җилләп күкрәде, башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды. Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга
*Журнал варианты.
Фоат САДРИЕВ (1941) - прозаик, драматург, «Таң җиле», «Бәхетсезләр бәхете»романнары, «Шаһзаманов эше», «Авыш басу икмәге» һ.б. повестьлар авторы. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөслимдә яши. таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора, муенына яшел камыт кигерелгән, артына гаҗәеп матур сабан тагылган. Ул сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы
55
күзләрне камаштыра. Атның йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара җирне әйләндереп сөрә дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй уҗым үсеп бара. Шунда йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә теге җирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада «ышш» итеп җылы яңгыр яварга тотынмасынмы! Бөтен җирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар, басуның сөргән җире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем...
Галимҗанның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик.
Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп бара иде.
Яргаланып каткан җир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды.
Җир күптән үлгән иде инде.
Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды.
Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте. Яланаяк җиргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде.
Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет сүнде...
Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава хәрәкәте сизелде.
Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды.
Җил... Җил терелгән!.. Бу — бәхет җиле иде! Әз генә салкынча кебек, әнкәйләрнең сулышыдай җылы да кебек...
Җилнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң җил урамнардан, ишегалларыннан, бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды.
Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте.
И, җилкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына җырларда җырламаганнар икән! Һәр кагылуын, тәнгә генә түгел, җанга да үтеп керә.
Адәм балалары өмет белән күккә карадылар.
Күк аларны аңлады.
Шуннан соңмы? Шуннан соң... Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде.
Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү җыры яңгырады.
Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш ис белән тулды.
Җир киерелеп сулыш алды.
Офыклардан офыкларга иңләгән өмет җыры авыл кешеләрен басуларга чакырды...
Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл халкын куандырып, бер бала дөньяга килде...
Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп, чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гаҗәбе шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган
ФОАТ САДРИЕВ
56
сеңере җибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды. Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер булып калды.
Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем кую мәҗлесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган искиткеч җылы, якты бер көне иде. Мәҗлес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир мул итеп мәҗлес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды. Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп кенә калмый, иксез-чиксез җиһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде. Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт ике кулын күккә сузып болай диде:
— Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле. Җир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай. Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты нур гына ташый...
Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән җиргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда, җылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда, зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп, очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар... Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәҗәгать итеп төгәлләде:
— Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай сизә.
Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны Тургай дип кенә йөртә башладылар.
Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды.
Бишек җыры астында
Ил улсыз булмас, җир гөлсез булмас дигәндәй, туу белән Тургайның беренче авазлары, җан җылысы дулкын булып җиһанга җәелә башлады. Ана белән бала — гөл белән лалә шул, беренче авазларыннан ук аңлаштылар. Зөһрә баласы турында, маңгае киң — зиһенлелек билгесе, диде. Йөзе нурлы, тавышы моңлы, димәк, күңеле йомшак, дип тә өстәде. Кул бармакларының аерылыбрак торуын барысы да юмартлык билгесенә юрадылар.
Бишек җыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте:
Тургайның әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән ятсынып каш җыерулары өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай, кинәт чыркылдап көлеп җибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп, бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш түгел, чын мәрҗән чыккан иде. Әбисе белән бабасы ул тешне бергәләп тә, аерым-аерым килеп тә карадылар. Бабасы: «Теге атнада гына врач бер тешемне алган иде, Ходай шуның урынына оныгыма теш
Ай бишеге бар аның, Гөл бишеге бар аның. Өзгәләнеп сөяргә Үз әнисе бар аның.
Песи гөлне тирбәтә, Әннә мине тирбәтә, Әби укый белгәнен, Бабай сөйли күргәнен.
ТУРГАЙ
57
бирде», — дип куанса, әбисе: «Теше барның эше бар», — дип юанды.
Малайның авызыннан «әббә», «әннә», «әттә», «бабба» дигән сүзләр ишетелә башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер җирен дә калдырмадылар. Ул көнне, дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе эшкә китте. Шәрифҗан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта катыкка оеткы салып маташканда... баланың еларга азапланган кебек «выгга- выгга»дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп җибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе белән бабасына да җылы яңгыр шикелле коелды.
Бишектән котылу
Тургайның әбисе белән бабасы ул кичне бик озак йоклый алмыйча яттылар. Ахырда акрын гына сүз башланды:
— Карт, син моңа ничек карыйсың?
— Нәрсәгә?
— Бу баланың бишек читенә ябышып асылынып торуына.
— Торды микән соң ул?
— Миңа ышанмыйсыңмыни?
— Сиңа ышанам мин. Күзләрең генә кайчакта олы әйберне бәләкәй итеп, бер нәрсәне ике итеп күрүчән.
— Үзеңнең колагыңны бел! Бер сүз дәшмичә тик торганда, «Нәрсә дидең?» дип бәйләнәсең.
— Иреннәрең мыймылдап, бер ачылып, бер ябылып торгач, әллә берәр өметле нәрсә әйтә микән, дип сорыйм шул. Ярар, сорамам моннан ары.
— Сүз җаена гына әйтүем лә инде. Карале, балабызны екмыйча, канатлары белән фәрештәләр саклагандыр, мөгаен.
— Былтыр баскычтан аягың таеп базга егылып төшкәндә, нишләп сине сакламадылар икән соң?
— Белмим инде... Карале, мин ишегалдындагы турник тимеренә асылынып караган идем. «Бер, ике» дигәнче дә тора алмадым, кулым ычкынды.
— «Өч, дүрт» диясең калган.
— Үртәп тормасана! Мин әйтәм, монда нидер бар...
— Бар шул, бар!.. Ничек бишек читеннән шуышып чыгарга кирәк?! Тауның итәгеннән кубып авып төшүенә ышанам, тик моңа...
— Миңа ышанмыйсыңмыни?
— Үзең «бер» дигәнче дә асылынып тора алмагансың бит әнә. Монда нәрсәдер бар...
— Ни икән соң ул? Җен-пәриләр түгелдер бит?
— Бала нидер тели... Әзер түгеллеген белми... Ул бездән аерылмакчы.
— Ни сөйлисең син?! Нишләп бездән аерылсын ул?
— Аңа шундый кодрәт бирелгән булырга мөмкин. Ул бит галәмнең бер сабагы булачак. Хәзергә бөре генә... Кем белә, бәлкем аңа биеклеккә таба якты, чиста юл язылгандыр...
— Бездән аерылыпмы?
— Безне ияртеп...
ФОАТ САДРИЕВ
58
Алар төне буе аяк очларына гына басып залга үттеләр, бала егылып төшә күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават алып кайттылар һәм Тургайны шунда күчерделәр. Карават дүрт яктан биек арата белән әйләндерелгән, алай егылып төшәрлек түгел иде.
Чәнти бармак мәсьәләсе
Тургай үзен төргән чүпрәкләрне, өстенә салынган япмаларны һич тә яратмый, кыймыл-камыл килеп бушайта, сүтә иде. Караватка күчкәч, ул ярым шәрә килеш, туйганчы тәгәрәде, үрмәләде, араталарга тотынып басарга, йөрергә маташты. Баланы ныклабрак карарга мөмкинлек тугач, аның һәр җиренә игътибар итеп, күзәнәкне микроскоптан өйрәнгәндәй өйрәнә башладылар. Әнисе «ике тамчы су кебек бер-беребезгә охшаганбыз», дигән уеның ныгый баруыннан ләззәтләнде. Әтисе «башы, борыны, авызы үземнеке», дип куанды. Әбисе «күзләрен карагыз әле, тач минеке бит», дип бот чапса, бабасы, кайсыдыр төшләрендә үзенеке белән охшашлык табып, серле генә елмайды. Алар һәркайсы хаклы иде һәм моңа берсе дә гаҗәпләнмәде. Гаҗәпләндергәне — Әмирнең туганнан туганы Галимҗан булды. Тургай тугач, ул аның янына бик еш керә торганга әйләнеп китте.
Әзмәвердәй эре гәүдәле бу ирне авыл халкы Гарәп дип йөртә. Аның кояшта янган йөзе, мәче койрыгыдай күперенке кара кашлары, туры борыны, калын иреннәре чыннан да гарәпне хәтерләтә иде. Сумаладай ялтырап торган бөдрә чәчләре, тирән җыерчыклар белән сырланган йөзе аңа ничектер әкияти пәһлеван серлелеге өсти. Ашаганда ризык валчыгы төшмәсен өчен көрәк кадәр кулының учын ияге турында тотып тора. Әгәр ипи валчыгы-мазар идәнгә төшсә, аны кадерләп алып, тузанын өрә, бисмилласын әйтеп, авызына каба. Галимҗан иртәдән кичкә кадәр лом белән таш ватса да, аңардан беркемнең дә «арыдым» дигән сүз ишеткәне юк. Күрәсең, ул бу дөньяга җирдә мәгърур атлап йөрү өчен, сабантуйда батыр калу өчен һәм гомер буе ферма сыерларын көтү өчен яратылган иде. Авыл халкы әйтмешли, Ходай үзенең шушы әзмәвердәй баласын нишләптер бик каты рәнҗеткән — баладан мәхрүм иткән... Шуңа күрә аның үзе аерым гына да, хатыны Нәбирә белән дә Тургай янына керүе табигый иде. Иң элек баланың караваты янына килеп, идәнгә тезләнә, әллә нинди могҗиза күргәндәй, башын ярым кыйгайтып, бер сүз дәшмичә Тургайга озаклап карап тора. Тирән итеп сулыш алганы ишетелә, авызларын чәпелдәтеп куя, төкерекләрен йота. Аннары могҗизага санаган шул баланың күперенке битенә тырнаклары яргаланып беткән имән бармагы белән йомшак кына кагылып ала һәм, сабыйны куркытмас өчен, икенче кулы белән авызын каплаган хәлдә, тыелып кына көлә... Бераздан Галимҗан балага дәшә башлый. Тургай бер дә ятсынмый, карават аратасына маңгаен терәп авыз ера, кулларын суза, Галимҗан аның нәни бармакларына калын иреннәрен тери, ул бармакларның кытыклавыннан тамак төбендә нидер сулык-сулык килә... Тургай, пых-пых килеп тырыша торгач, торып баса һәм, өйдәгеләрне шаккатырып, үзенә күрә бер тамаша башлана. «Ыгы», ди Галимҗан. «Ыгы», дип җавап бирә Тургай. Аларның ыгы-быгы сөйләшүе шактый дәвам иткәннән соң, Галимҗан ярым пышылдап, гомергә булмаганча ягымлы тавыш белән Тургайга мөрәҗәгать итә:
— И, балакаем, таныйсыңмы мине, туган итәсеңме? Әйе шул, якын иткәнеңне күреп торам. Менә җәй җиткәч, мин сине болынга көтү көтәргә алып барырмын. Андагы матурлыкны күрсәң син! Мин сине атка атландырып йөрермен.
Ул көнне Галимҗан фермада сыерларга азык өләшеп кайткач, төш вакыты җиткәндә килеп керде. Гадәттәгечә карават янына тезләнде, озаклап карап торды, беренче «ыгы»ларын әйтә башлады да кинәт шым туктап калды. Аннары сикереп торды да:
— Зөһрә, кил әле! — дип кычкырып җибәрде.
Тургайның әбисе белән бабасы түр якта нидер эшлиләр иде, Галимҗан, ишектән
ТУРГАЙ
59
башын гына тыгып, аларга да сөрән салды:
— Шәрифҗан абый, Фатыйматти, чыгыгыз монда!
Галимҗанның гайре табигый тавышыннан, дулкынланган йөзеннән котлары алынып, тегеләр өчесе дә бала янына ташландылар.
— Әйт тизрәк, ни бар?! — дип кычкыра-кычкыра, Зөһрә бала караватын ике мәртәбә урап чыкты.
— Сез бит берни дә белмисез! — диде Галимҗан күк күкрәгән тавыш белән.
Бу тавышка хәтта Тургай да кулындагы уенчыгын төшереп җибәрде, авызын ачкан хәлдә аңа карап тора башлады. Бөтенесе дә тын алудан туктадылар. Галимҗанның буынтыклы озын имән бармагы, карават аратасыннан үтеп кереп, Тургайның нәни аякларына барып терәлде.
— Ни булды?! — диеште әбисе белән бабасы, хафаланып.
— Беләсезме... аның аяклары!.. Аның аяклары!!!
Галимҗан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча буылгандай туктады да, ике аягының йон оекбашын салып атты һәм теге дәһшәтле имән бармагын Тургайның кызыл тәпиләре өстендә биетергә кереште. Зөһрәнең дә, Шәрифҗан белән Фатыйманың да авызлары ачылды. Алар, берни аңламаудан гаҗиз булып, әле Тургайның аяклары өстендә биеп торучы имән бармакка, әле Галимҗанның кырык бишенче үлчәмле шәрә аякларына карыйлар иде. Бу билгесезлек тулы газаплы мизгел беркайчан да бетмәслек озын кебек тоелды.
— Аның аякларының нәкъ минеке төсле икәнен күрмисезме әллә?! — Галимҗанның тантаналы сүзе дәвам итте:
— Безнең чәнти бармакларны карагыз әле! — Ул ярым чүгәләп, аягын үкчәсенә куйды һәм чәнти бармагын селкетеп күрсәтте. — Исемсез бармак белән тигез диярлек бит!
— Тигез! — диделәр бөтенесе берьюлы.
— Хәзер баланыкын карагыз!
Карадылар һәм беравыздан:
— Тигез! — диделәр.
— Күрдегезме нәсел тамырының ничек көчле икәнен?! — диде Галимҗан.
— Күрдек! — диделәр барысы да.
— Бүтән күрсәтеп тормам, — диде Галимҗан, оекбашларын киеп.
— Ярый, ярый, ышандык, — диештеләр бөтенесе бертавыштан.
Галимҗан, Тургайны ике кулына алып түшәмгә кадәр күтәрде дә, кайнар иреннәре белән шәрә аяк табаннарын кат-кат үпте, урынына кадерләп салды Һәм җил-җил атлап чыгып китте. Ул түбән очтан югары очка кадәр һәрбер очраган кешегә, кайберәүләрнең өйләренә үк кереп, әлеге хәлне сөйләп йөрде. Ышанмаучыларына, оекбашларын салып, чәнти белән исемсез бармагын күрсәтергә дә иренмәде. Кичкә кадәр дәвам иткән бу ярты көн аның соңгы елларындагы иң бәхетле мизгелләреннән иде. Төштән соң аның урынына фермага эшкә хатыны Нәбирә китте. Чөнки ул, Зөһрә янына кергәч, эшнең нидә икәнен һәм Галимҗанның тиз генә кайтмаячагын аңлаган иде. Ә Галимҗан авыл өйләрендә, урам баганаларында утлар кабынгач, тын гына ябалак-ябалак кар ява башлаганда, җырлый-җырлый кайтты. Ул исерек иде, әмма аны беркем дә гаеп итмәде, чөнки ул, гомумән, аракы капмый, шатлыктан гына сабыйларча исерә иде. Галимҗанның җырлары арасында бүген бусы да яңгырады:
Сандугачым, бир канатың,
Сагынгач күрешергә.
Дусларыма очыйм әле, Шатлыгым бүлешергә.
ФОАТ САДРИЕВ
60
Ул ак карга басып урамнан кайтса да, күңеле әллә кайда биектә, сихри рәхәтлек дөньясында йөзде.
Ай үсәсен көн үсеп
Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары җитте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан «пылт» итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә җан иясенең ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул урындыкларны бергә җыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә, бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, сикерә, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп китә... Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса — вата, сытылса — сыта, акса — агыза, түгелсә — түгә, буялса — буйый, ваклый, изә, тартып өзә, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли...
Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә җене бармы? Әти-әнисе эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый. Ул баланы тыярга азапланудан йөрәкләре кага, сулышлары кысыла, башлары әйләнә, телләре арый, аяк буыннары тотмас хәлгә килә, бил-аркалары сызлый, күңелләрендә «әти-әнисе тизрәк кайтсын иде!» дигән уй бөтерелә...
Тургай иң элек әбисе белән бабасын уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде — сәгать өстәлдән «очкан» иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар — тапмадылар. «Будильникны кая куйдың?» дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр җиргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә шатланды. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр «бала баласы балдан татлы», дип йөргән әбисе белән бабасы «заманына күрә баласы, атына күрә чанасы», дигән мәкальне куллануга күчте.
ТУРГАЙ
3. «К. У.» № 3 61
Намаз вакыты җитсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю җәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тигерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп җибәрә. Аннары көләргә яисә еларга мәҗбүр итәрлек нәрсәләр эшли алгач, ул бер дә бәләкәй малай түгел инде хәзер! Күп хәрәкәтләнүдән аның киемнәре тез турыннан, ике терсәгеннән бик тиз тишелеп чыга, оекбашларыннан, чүәкләреннән аяк бармаклары, үкчәләре якты дөньяга елмая. Аның күзгә күренми торган канатлары да бар иде бугай. Әнә шул канатлар аны югары күтәрәләр, стена-ишекләр аша күрсәтми-сиздерми генә тышка алып чыгалар иде.
Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар, еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр — тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе «ах» иттеләр. Тургайны, әйтерсең, бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер җимерүләр онытылды. Ул җылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәркөн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Җәй уртасы җиткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория җиләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә җыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде. «И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич.
Куян һәм тиен күчтәнәче
Кыш көне Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлләде, тәне ут кебек кызыша, уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырый, вак-вак энәләре җем-җем итеп тышта уйнарга кызыктыра. Ишегалдына йомышын йомышларга чыкканда, Акбай аны үзе янына чакыра, буыла- буыла чылбырын тарта, Тургай килгәч, ал аяклары белән ике җилкәсенә баса, нишләргә белмичә сикергәли, битләрен ялап ала. Тургайны күреп, абзар эчендә дә җанлану башлана. Тышта ничек якты, рәхәт. Ләкин аны алып чыккан бабасы шундук керү ягына бора, салкын тидерәсең, ди. Керергә борылуга, моңаеп болдырга сөялгән чанасы чакыра. Тау шуып кайткач куйган килеш. Ничә көннәр Тургайны көтә әнә. Аны сагынганын белдереп, чананың табанын кулы белән әз генә кысып тора да кереп китә.
Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчли- көчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар, дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм
ФОАТ САДРИЕВ
62
карамакчы булса, аның да кызыгын тапмый, телевизорны сүндерә дә куя.
Кесә телефоны матур көен сузуга, Тургай аны үрелеп алды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде:
— Улым, даруларыңны эчтеңме?
— Эчтем, әтием.
— Ашадыңмы?
— Ашадым. Син кайда, әтием?
— Җәй көне әниеңнәр белән җиләк җыйган аланда әле мин.
— Әләй! — гаҗәпләнүдән кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. — Урмандамыни?!
— Әйе.
— И, матурдыр анда, әтием. Әйеме?
— Бик матур, — диде әтисе. — Бөтен җир ап-ак кар астында. Җиләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөҗәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта җем-җем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан.
— Их, күрергә!.. — диде Тургай, торып утырып.
— Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым.
Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Җиләккә барган көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөҗәкләр, бал кортлары, божаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын җәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда, очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме җиләк җыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына, чыршы очына тиеп, каядыр киткәнен карады. Бервакыт балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләгән икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөҗәкләр — чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр, талпаннар мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай җиләк җыймады, җиләкне әнисе белән әтисе җыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөҗәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимергә кысылып яньчелгән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары, кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары... Сыртына салгач, тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөҗәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөҗәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төш күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур җәйге көн, теге урман аланы, җиләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Җиләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде... Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән?
ТУРГАЙ
3.* 63
...Әтисенең «УАЗ»игы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде, ул килеп тә керде, кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер тоткан иде; чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде.
— Әле температураң бетмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк. Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды.
Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде.
— Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп җибәрде, — дип әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге җәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. — Куян әйтте, минем ипине ашаса, терелер, диде.
Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп җитте, икесе дә шаккатып тел шартлатты.
— Әнә ул тәмле орлыкларны куянның кызы сиңа дип сипкән.
— Кызы да бармыни?
— Бар.
— Ни төсле?
— Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар.
— Матур икән. И, аякларын җылытыр идем мин аларның!
— Аларның оясы бар. Җәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп җыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак ди. Яле, кабып кара, улым.
Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Җиләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре җиләк җыйганда, алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып җибәргәннән соң, Тургай сорап куйды:
— Ә куяннар үзләре иписез нишли соң?
— Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине җәй көне кунакка чакырды. Тиен сиңа уйнарга чыршы күркәләре җибәрде.
Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып җибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә ачкылт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, «ә-ә-әх, исе дә исе!» диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә җибәрде. Аның янында утырган Шаян, «Әптечи!» дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре җиңел. Тургай аларны борынына тери-тери иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп җибәргән иде, Шаян и алып китте инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте.
— Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, — диде әбисе, Тургайны юатып.
— Бу күркәне ашасам, үстерәме? — дип сорады Тургай.
— Ул бит нык каты, — диде әтисе. — Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик яратып кимерә аны.
— Син, улым, куян җибәргән ипине аша, — диде бабасы.
Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп, ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер җепкә тездерде. Бабасы җепне тәрәзәгә
ФОАТ САДРИЕВ
64
аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге җәйге җиләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөҗәкләрне гел искә төшерде. Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу ипине җибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча, иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап торуларын да күргән кебек булды. Әбисе чәй тәлинкәсе белән виктория җиләге алып керде. Җиләкләр кып-кызыл, шундый эреләр иде.
— Менә, улым, суыткычтан алып җебеттем. Моны ашасаң, бер чирең дә калмас, — дип тәлинкәне тәрәзә төбенә куйды.
Ул киткәч, Тургай өч җиләк капты, ипиен дә берничә мәртәбә тешләп чәйнәде. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә ашады.
Күңелле сәяхәт
Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр сорап алып, барлык кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып кына өлгерә — инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларыңда исәпсез-сансыз күркәләр асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр, ялтыр-ялтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә. Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан, муенына чыршы күркәләрен гәрәбә итеп кигән, биленә зур алтын аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган, куян йоныннан ясалган редикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның редикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр, туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары җитми.
Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының бавын тотып та өлгерми — шул арада алар тау башында басып та торалар икән. Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра һәм кар бураннары чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәкләп көләләр. Тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле җире бар, шунда чана күтәрелеп китеп тәгәриләр.
Ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә һәм Тургай уянып китә...
Күчтәнәч өчен сугыш
Караса, Әхтәм абый Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: «Икегез уйнагыз», — дип икенче бүлмәгә чыгып китте. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул, тәрәзә янына барып, чыршы күркәләрен тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште.
— Каян алдың? — диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә пыршылдатып.
— Тиен китереп бирде, — дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен.
Фаил маңгаен җыерып уйларга тотынды:
— Нинди тиен? Акчамыни?
Тургай көлеп җибәрде.
— Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә?
ТУРГАЙ
65
— Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени?
— Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер.
Фаилнең авызы сәер булып җәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Җепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәм- берәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады.
— Эчендә ни бар икән моның? — диде ул, мыгырдап. — Әйдә кисеп карыйбыз.
Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады:
— Аның эчендә тәмле җимеше бар ди. Җәй җиткәч кенә пешеп җитә ди. Пешкәч алырбыз.
Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарчык ыргытып та уйнадылар. Фаил тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның әтисенә биреп җибәргәнне сөйләгәнне авыз ачып тыңлады Фаил. Аның авызы ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Тургай куян ипиенең тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч, Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды.
— Кабып кына карарга... әз генә... — диде ул, ялварулы карашын Тургайга төбәп.
Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер җиреннән, аннары икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып җибәрде дә тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга исәбе юклыгын аңлады.
— Китер ипине! — диде Тургай, аңа үрелеп.
Ләкин Фаил бер кулы белән ипине артына яшерде, икенчесе белән тәлинкәдәге җиләкне учлап алып авызына капты һәм мырлый-мырлый тәмләп чәйнәргә тотынды.
— Бир! — дип аның кулына ябышты Тургай.
Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, җиләк ябышкан иреннәре, ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде.
— Тургай мине чеметте! — дип елады Фаил.
— Чеметтеңмени, улым?
— Куян ипиен ашап бетерә бит инде! — диде Тургай, һаман ипиен эләктерә алмыйча.
Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде.
— Син саран, саран! — диде Фаил, елый-елый. — Мин яңадан сезгә килмим дә!
Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карап- карап торды да:
— Мә, ашап бетер! — дип ипине аңа сузды.
Фаил телен чыгарып аны үртәде:
— Бә-бә-бә!
Алар чыгып киттеләр.
— Нишләп бирмәдең соң, улым? — дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч.
Тургай бер сүз дә дәшмичә аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган һәм виктория җиләгенә буялып беткән иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне
ФОАТ САДРИЕВ
66
Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде әле...
Туган көн могҗизасы
Тургай апрельнең соңгы көнендә туган иде. Бүген аңа биш яшь. Әбисе белән бабасы, әнисе белән әтисе аны ничегрәк котларбыз икән дип киңәшә-киңәшә, иртәнге табынга җыелдылар. Тургайның әле иң матур төшләр күреп йоклый торган чагы. Әнисе яңа гына пешергән өчпочмакларны өстәлгә куеп, алтын йөгертелгән фарфор чәйнектән чынаякларга чәй агызырга керешкән иде.
Алар алгы бүлмәдә утыралар иде.
Шулчак түр якның ишеге ачылып китте һәм кулларын ике якка канаттай җәйгән Тургай күренде. Аның, гадәттәгечә, күзләре кысылып беткән, күз тирәләрендә язгы кояшны көнләштерерлек шаян сызыклар биешә. Киң шома маңгае кояш үзе менеп утыргандай ялтырый. Ул сокланулы тавыш белән:
— Әләй, нинди тәмле исләр чыккан! — дип кычкырып җибәрде.
Барысы да аңа төбәлде. Тургайның әлеге сүзләре тамашаның башы гына булган икән! Аның калын иреннәре, нидер әйтергә җыенгандай, тартылып- тартылып тордылар да тыела алмыйча җәелеп киттеләр, ап-ак тешләре ярымай төсле балкыды, хәйләкәр очкыннар чәчүче коңгырт күзләре тагын да ныграк кысылдылар. Шулчак күкрәгеннән ниндидер көмеш кыңгырауларны сыдырып китергәндәй тавыш ишетелде, ул тавыш көмеш кәтүкләр өстеннән килде дә әллә нинди рәхәт, тыелгысыз, бернинди чикне белмәстәй көлү булып яңгырады. Бу көлүнең шатлыгы шул мизгелдә үк өйдәгеләрнең һәркайсын әсир итеп, йөрәкләренә күчте. Тургай бөтен өйне яңгыратып, тәрәзәдән кергән кош тавышларын күмәрлек итеп, онытылып-онытылып көлде... Аларның Тургайны кочаклап аласы, күзләреннән үбәсе, кысып кочаклаган килеш аның бу сихри көлүен дәвам иттерәсе һәм тын да алмыйча тыңлыйсы, җаннарына күпме сыя, шулкадәр сыйдырасы килде.
Тургайның көлүенә иң элек күршеләрнең күркәләре «голдыр-голдыр» килеп кушыла. Аннары каз-үрдәкләр, әтәч-тавык халкы көр тавыш белән сәлам бирә, аның көлүен күтәреп ала. Урамнан узучылар да аны ишеткәндә туктап бу якка борылалар, үзләре дә сизмәстән кушылып көләләр, бик озак елмаеп-көлеп йөриләр.
Тургай Гөлбакча авылына әнә шундый сихри көлү алып килде. Хәмзә хәзрәт аны илаһи көлү дип атады, оҗмах фәрештәләре, пәйгамбәрләр, әүлиялар гына шулай рәхәт итеп көлә ала, диде. Сөйләшә башлавы һәм көлүе белән бергә аның тагын бер сәер гадәте күренде. Ул барлык җан ияләре белән дә сөйләшә иде: аларга иң ягымлы сүзләр белән дәшә, нәрсәдер сорый, нәрсәгәдер өйрәтә, кайчакта үртәшеп тиргәп тә ала. Алар белән сөйләшү, көлү өчен бернинди сәбәп тә кирәкми. Тургай кош-кортлар кычкырса, эт өрсә дә, бака чурласа да, кошлар сайраса да, рәхәтләнеп көлә.
Алар барысы да аны таный, аңлый, шундый ук көр тавыш белән җавап бирә, ишегалды, абзар-кура шау-гөр килә. Тургай каз-үрдәкләр, әтәч-тавыклар, көтүдән кайткан сыер, сарыклар белән сөйләшә, аларны кочаклый, үбә, араларында тезләнеп, үрмәләп, тәгәрәп йөри, ашарга сорап интектерсәләр, өстенә менә башласалар, көлә-көлә бармак яный, пырдымсызланмаска куша, телен чыгарып күрсәтә дә өйгә кереп югала яисә урамга чыгып йөгерә. Тора- бара Тургай өйдәге гөлләр, бакчадагы чәчәкләр, агачлар белән, күктәге кояш белән, яңгыр тамчылары, кар бөртекләре белән дә бик яратып сөйләшкәнен күрсәтте. Ул үзенең колачын җәеп, бөтен дөньяны үзенең кочагына кысмакчы була, көн саен күбрәк колачлый, күбрәк аңлаша. Озын көн буе, кичкә кадәр сузылучы бу илаһи гамәл һәр иртәдә ишегалдыннан башлана...
Җылак Пипи
Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде.
— Хәзер ашарыгызга бирәм, — диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып.
ТУРГАЙ
67
Өйгә керергә барганда, бакчага борылды. Агач күләгәсе астында бабасы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә гәҗит укып утыра иде.
— Бабай, менә моны иснәп кара әле, — дип әремнәрне бабасының борынына китерде.
Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәҗитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды — күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып җыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде һәм ул «һәп-те-чччи-и!» дип төчкереп җибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәҗите шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгереште.
— Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! — диде бабасы, торып баскач. — Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты.
Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан җим савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп җиттеләр. Тургай, улакка җим салды.
Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче тапкыр күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен угалый-угалый:
— Каз сары чәчкә аткан бит! — дип кычкырып җибәрде.
Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. «Ни дидең әле, улым?» — дип шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик шуннан бирле берәрсе урамда- мазар очраса: «Казыгыз чәчкә атмадымы әле?» — дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: «Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!» — дип җавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде.
Бәбкәләр җим ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан җимне төшерү өчен әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын чөеп, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып җибәрәләр.
«Пип-пип!» дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын җәлеп итте. Җим алырга дип улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай «Кайт!» диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа аерым тәлинкәдә җим калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә җитте, аның учыннан җимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул җиткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә җитешә алмыйча интегә. Гел артта йөри, ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин җитешә алмыйм бит, дигәндәй елак тавышы белән «пип-пип» килә. Шуңа күрә аны «Җылак Пипи» дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди.
«Җылак» ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелт- сары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-
ФОАТ САДРИЕВ
68
кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап, Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Җылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән, менә алмады. Тургай аны йомшак кына тотып яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп: «Кы-кы-кы» — дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына җыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да, аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Җылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп җиткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып җибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Җылак Пипи ишеләрен этеп кенә җибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның җим ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулгач кына улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып җибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмыйсың. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп җибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән Юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен Юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, җимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Җылак Пипи кебек нык куркак булганнарына җим дә азрак эләгә ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә.
Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгереште. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары җитте. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып җибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә инешкә төшү өчен юлны аркылы чыга башладылар. Җылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз: «Ка-ка-ка», — килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Җылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде.
ТУРГАЙ
69
Тургай йөгереп
ФОАТ САДРИЕВ
барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады:
— «Пип» диген, «пип» диген! Ник дәшмисең?! — дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып.
Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, җим ашаткач, «пип-пип» дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде... Ул арада теге машина хуҗасы да килеп җиткән иде.
— Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, — дип ул яшел акча сузды.
Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты:
— Акчаң үзеңә булсын! — диде ул, елавыннан туктый алмыйча.
Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы чыгып, машина хуҗасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең:
— Күрмәдем бит, гафу итегез, — дигән сүзләре ишетелде. — Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде...
— Онык алмагач, мин дә алмыйм, — диде бабасы, читкә атлап.
— Вәт ахмаклар! — Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде.
Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Җылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар.
— Без аны ындырга алып барып күмик, улым, — диде бабасы.
— Юк, юк, — дип елады Тургай. — Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән.
— Пиппибең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый.
— Үлү... — Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. — Үлү... Ни соң ул?..
Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде:
— Үлгән җан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кыймшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны җиргә күмәргә кирәк.
— Ник?
— Җир өстендә бозыла, исләнә.
— Җир астында нишли?
— Череп бетә.
— Юк, юк, Пиппибем уяна минем!
Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды.
— Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! — дип Тургай аңа иярде.
Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде.
— Үлгәнмени? — дип сорады әбисе.
Бабасы бер генә сүз белән җавап бирде:
— Үлгән.
— Үлмәгән, үлмәгән! — диде Тургай. — Уяна ул. Шулай бит, әбием?
Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның җавабы кискен булды:
— Уянмый, улым...
Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына җим дә тидереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Җылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны җиргә күмеп 74
ТУРГАЙ
71
куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Җылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе «бәлеш пешердем» дип чакыргач та, Тургай «ашыйсым килми» дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Җылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Җылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан җим ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Җылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып җибәрә иде. Ул шатлыгыннан «пип-пип» дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек...
Бөтенесе мине чакыра...
Быел аның янына иптәш малайлары да җыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсына, аңа иярә. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр.
Бүген алар ярты көн буе Галимҗан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай — Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт шау-гөр килеп авылга җитеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сызгырышканын, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде. Малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган кебек түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар Бүсмән дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы Бүсмән Әхтәм.
Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман «р» хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә нихәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда, ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде:
Үләннәрдә, тугайларда Тулган сөт кебек томан. Чүмеч белән чиләкләргә Тутырып булыр сыман.
Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр ди бугай. Шуннан Бүсмән файдаланганнан артып калган язулы кәгазьне кесәсеннән чыгарды.
ФОАТ САДРИЕВ
72
— Яле укып күрсәт! — дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды.
— Бу бит кытайча, — дигән була.
— Син үзең кытайча! — дип көлделәр бөтенесе бергә.
Шуннан кушаматы Кытай булып китте.
Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның теге аксак бәбкәсе шикелле җитешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер кире кабасы бит.
Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка җәеп җибәрде.
— Галимҗан абый бүген менә шушының буе җәен каптырды! — диде тантаналы төстә.
Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп җитте.
— Йә, йә, сөйлә әле, улым, — диде әнисе.
— Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, — диде бабасы, хәйләкәр елмаеп.
— Тау башында булса гына инде, — диде әтисе, төрттереп.
Тургай бер сүз әйтмичә тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган бәләкәй чыбыкны алып керде.
— Ул иң элек менә болай итте, — дип, Тургай кече яктан бер савытны эшләпә итеп башына киде.
Аннары Галимҗан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик җентекләп кармакка «саплады». «Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят», дип кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, «пуф-пуф» дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер күзен кысты, «печт» итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре «калкавыч»ка төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга, кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды — имеш тә черки кунды. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак җирен баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен җитдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. «Җитте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең», — дип ялындылар аңа. Ә ул алар ялынган саен Галимҗан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп җибәрде һәм Галимҗан абыйсы тавышы белән:
— Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! — дип кычкырды.
Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап ыргытты. Аннары тагын кочагын җәеп күрсәтте:
— Менә шушының хәтле балык кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы... — ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. — Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, — ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. — Күзләре менә шушының кадәр иде!
— Галимҗан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң?
ТУРГАЙ
73
— Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. «Барыбер тотам мин аны!» дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул...
Тургайның Галимҗан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең җылы, йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әнисе табын уртасына кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде — бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде.
Бәлешен ашап бетергәч, Тургай, рәхмәт әйтеп, ишеккә атлады.
Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып җәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп җитте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып җитеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәйрәк нәрсәләр иде, үстеләр дә җиттеләр. Бозау да, Галимҗан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән җиргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп зурая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә.
Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык җан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәп- шәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның яфракларын битенә тидерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләп, иреннәрен каплады.
Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы
Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортыен киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде.
Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек җәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай басу өстеннән күзен ала алмыйча бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә
ФОАТ САДРИЕВ
74
торды. Килмәсләрен белсә дә, көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде.
Уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, Тургай арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер җире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимҗан абыйсы Чаптарны арбага җиккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык җир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битенә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш бер-берсенә бәрелгәләп тора, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Як- ягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер... Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак җылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тидереп, «исәнме» дип пышылдады һәм көлеп җибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да, кызганып, бу уеннан кайтты. «Утыр, яме», диде ул пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөҗәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-камыл килә торгач, бөҗәк корсагына әйләнде. Тургай бармак очы белән аның сыртына басып караган иде, шундый каты, агач кайрысы кебек. Шул арада борынына тия язып әллә чикерткә, әллә бүтән әйбер сикереп үтте. Монда әллә ниләр бар, мыжгып тора икән бу арыш арасы. Һава гына юк, шундый бөркү. Күлмәксез килеш тә аркалары тирләп чыкты. Их, җил булса! Тургайдан куркып ята микәнни? Ул үзенең бу уеннан елмаеп куйды. Чакырыр иде, моннан ишетәмени ул аны. Тукта, әнә бит башаклар ныграк селкенеп куйды, тәнгә рәхәт җиләслек кагылганы сизелде. Җил аның уен аңлады ич! Юк, алай ук әшәке түгел икән бит җил. Әнә, ничек рәхәт, талгын гына, йомшак кына битләренә, муенына, тәпиләренә кагылып үтә. Ник менә шулай гына исми икән ул? Нигә кызып китә, артыгын кыланып ташлый? Минем көчемне күрегез, дип мактана микән? Чү, туктады түгелме соң?! Аның турында Тургайның бу уйларын сизеп, үпкәләде бугай. Элеккедән дә тып-тын калды арышлар. Бер генә башак та селкенми. Ә кояш шундый нык кыздыра! Тургай арткы якта сызгырган тавыш ишетте. Ул арыш сабакларын аралап шул якка атлады. Әнә тагын, тагын, тагын сызгырды. Йомран инде бу. Тауда күп алар. Монда Тургай артыннан килгәнме әллә? Менә йомран үзе дә күренде. Ул төп-төз баскан, ал аяклары белән арыш сабакларына ябышкан кебек тора. Тургай хәтта аның алгы ике озын тешен дә күреп өлгерде. Өлгерде генә шул. Йомран шундук юк булды. Оясына качты бугай. Тургай тәннәренә каты булып ышкылган, сыдырган сабакларны аралап та тормыйча йомранга таба атлады. Оя тишеген эзләде, әмма аның эзе дә калмаган иде. Басудан үзләренә ашарга азык ташыйлар ди бит алар. Тургай аяк очларына басып карагач, басуның биегрәк өлешен күрде, үзенең түбәндәрәк икәнен шәйләде. Ул биеккә таба атлый башлауга, аяк астыннан бер бәләкәй кош фырылдап очып чыгып китте. Тургай аның ни төсле икәнен дә күрә алмый калды. Чак кына аның оясына китереп басмаган икән. Оя әбисе пешерә торган бәләкәй йомры пәрәмәч кадәр генә, сабаклар төбенә соры үләннәрдән чорнап ясалган. Тургай ояның эченә үрелеп карагач, тын алудан туктады: анда бәләкәй генә соры өч күкәй ята иде. Шуларның эченнән кош чыга бит инде. Бәбкәләр, чебиләр дә шулай чыга, Тургайның үз күзләре белән күргәне бар. Ул күкәйләргә кагылырга ярамый ди, юкса әниләре ташлап китеп, эчендәге балалары чыкмыйча калырга мөмкин ди.
ТУРГАЙ
75
Кинәт туфракта энә очы кадәр генә нидер ялтырап алды. Тургай иелеп тә, башын кыйгайткалап та карады, әмма ялтырау юкка чыкты. Ул шул урынны чамалап, оя кырындагы туфракны бармаклары белән казырга, араларга тотынды һәм теге ялтыраган әйберне күреп алды. Ул балчыкка күмелгән, очы чак-чак кына чыгып тора икән. Ояның гел астында диярлек. Тургай ояга кагылмыйча гына ул әйберне бармаклары белән балчыктан аралап алды. Бу күгәрчен каурые төсендәге таш иде. Ярымай кебек бөгелеп тора, төче коймак калынлыгы гына, зурлыгы әнисенең күкрәгендәге брошканың яртысы кадәр. Кояшта елтырый торган бер бәләкәй генә урыны бар икән, калган җирләре ул кадәр шома түгел. Авырлыкка нык авыр үзе, әллә тимердән дә авыррак тагын. Тургай аны шортыеның иң тирән кесәсенә салып куйды.
Бер божан башакка килеп кунган иде, башак әллә ни кадәр түбән бөгелде, божан урманның бер өлешен каплады. Шундый кызык! Ул урманга әтиләре белән барганы бар бит Тургайның. Шундый биек, зур! Шаулап утыручы урманның яртысын божан белән башак каплады да куйды. Ни эзли инде ул башактан? Аякларын, мыекларын әллә ниләр кыландыра, кабалана. Божан йонлач икән, кояшта керфектән дә кыска булып аермачык күренә сап-сары йоннары. Тотып та карар иде дә, тешләвеннән курка. Аягын тешләгәне бар шул. Ай-яй авыртты, аягы гына түгел, бөтен тәне сызлады. Божан очып китте, курыкты бугай.
Кинәт җил исеп куйды. Әллә Тургайның тирләгәнен белә инде. Бу юлы ул туктамады, акрын гына башакларны селкетергә тотынды. Башаклар сөйләшергә керештеләр, Тургайның колак-битләренә, маңгаена, җилкәләренә кагылдылар. Ул берничә башакны берьюлы тотып аска бөкләде. Кылчыклары шактый озын икән боларның. Әйтәм җирле кагылганда тәнне кычыттыра. Ул аларны борынына терәде. Шунда аңа әллә ни булды: бөтен гәүдәсенә, эченә ниндидер җиңел нәрсәнең рәхәт итеп, һәр күзәнәген кытыклап керә башлавын сизде. Аңа беркайчан булмаганча рәхәт иде, берни кирәкми иде, башаклар исе аны татлы итеп изрәткән, барлык авыр нәрсәләрдән аерып алган иде...
Бервакыт җил дә тынды, башаклар да хәрәкәтсез калдылар, рәшә дә юкка чыкты. Кай арададыр кып-кызыл булып зурайган кояш башта яртылаш, аннары бөтенләй арыш эченә төшеп батты. Тургай аны да кызыл түбәтәе юкка чыкканчы баскан килеш озатып калды. Бөтен дөнья кызыл шәфәкъ нурына чумды. Зәңгәр һава да уртадан тоныкланды, кояш төшкән якта алсу-кызыл төскә буялды.
Авызга, күзләргә керә язып безелдәгән бөгәлчәннәр, шөпшә-божаннар да юкка чыкты. Тургайның әз генә утырып хәл аласы килде. Утыру белән ятып торырга уйлады һәм башы җиргә тигәнче үк йоклап та китте. Ул төшендә тагын сакалыннан бәйләп куелган җилне күрде. И тартыша җил, и тартыша, ләкин һич тә ычкына алмый. Шуңа күрә Тургайга якын килеп исә алмаган инде ул. Кесәсендәге теге ташының очлы башы белән җилнең сакалын каезлап чишеп җибәргән иде — җил очты гына! Шунда, артына кемдер килеп басуын сизеп борылып караса, бер ап-ак бабай тора. Ул ташка бармагы белән төртеп күрсәтте:
— Бу әйберне югалта күрмә, балам...
— Ни соң ул?
— Йолдызның атылган кыйпылчыгы. Сакласаң, бәхет китерер. Атылчык, диләр аны.
Шул арада ак бабай эреп юк та булды... Тургай куркырга уйлап та карамады һәм курыкмавы бик гаҗәп иде...
Ул туңып уянып китте. Бөтен дөнья караңгылыкка чумган, күктә йолдызлар җемелди, шул җемелдек уртасында башаклар шәйләнә. Аңа курку төште. Нәрсәдер чыштырдаган кебек булды. Сабаклар арасыннан бер-берсеннән күз ераклыгындагы арада ике яшькелт ут күренә. Бу утлар нәрсәгәдер беркетеп куйган кебек, аерылмыйча, икесе бергә селкенәләр иде. Бүре йә төлкедер, дип уйлады Тургай. Ул торып басуга, парлы ут юкка чыкты, җәнлекнең сабакларны кыштырдатып чабып киткәне ишетелде. Ничек кайтырга? Тургайның эчендә нидер өзелеп төшкән шикелле
ФОАТ САДРИЕВ
76
булды һәм ул елап җибәргәнен сизми дә калды.
— Әти-и-и, әни-и-и! — дип кычкырды ул, елый-елый.
Бераз елавыннан туктап тыңлап та карады, әмма җавап бирүче ишетелмәде. Авыл бик еракта калды бугай шул, кайсы якка барырга икәнен дә чамаларлык түгел. Шулчак кулы кесәсендәге теге кыйпылчыкка тиде. Ярдәм итәр, диде бит. Тургай ташны колагына китерде, ул җиңелчә генә чеңләде һәм чеңләве уң якка киткән сыман тоелды. Тургай тотты да шул якка йөгерде. Йөгергән саен артыннан әллә нәрсәләр куа киләләрдер кебек тоелды. Бабасы сөйләгән җен-пәриләр, аждаһалар, усал бүреләр исенә төште, алар төрле яклап аңа якынлашалар кебек тоелды. Ул инде кычкырып елавыннан да туктады, авызыннан ниндидер гүелдек тавыш кына чыга иде. Тургай, түзә алмыйча, бер мәртәбә кинәт туктап тыңланып та карады, йөрәгенең «дөп-дөп» тибүеннән башка берни дә ишетелмәде. Шуннан соң ул бар көченә ярсып чабарга тотынды, арыш сабакларының аякларын, кулларын, җилкәләрен, битләрен сыдыруын да сизмәде. Кинәт еракта: «Кикри- ик-ү-үк!» дигән тавыш ишетелде. Тургай үз колакларына үзе ышанмады.
— Безнең әтәч! Баһадир! — дип кычкырып җибәрде ул һәм шатлыгыннан сикергәли-сикергәли йөгерергә тотынды.
Озак та үтмәстән, электр утларының җемелдәве күренде һәм Тургай авыл башына килеп тә чыкты. Ул авылда! Ул өйдә булачак! Аның йөрәге шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып типте. Караңгы куркыныч еракта калды. Баһадир, аны сәламләгәндәй, бер-бер артлы өч мәртәбә кычкырды. Тургай урам башыннан өйләренә кадәр ничек кайтып җиткәнен сизмәде дә. Аны үзләренең капкасы төбендә кешеләрнең күплеге генә гаҗәпләндерде. Ул авыл кешеләренең аны бик озак Ык суыннан эзләгәннәрен, таба алмагач, кайгырышып кайтып килгәннәрен белми иде... Тургайны күргәч, кешеләрнең шатланулары, әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының, Галимҗан абыйсының күтәреп алулары, елый-елый сөюләре, үбүләре әллә нинди могҗизалы төшне хәтерләтте. Алар елашсалар да, Тургай көлде дә көлде, аларның бөтенесенең шатлыгын бергә җыйсаң да, берничек тә аның шатлыгына җитәрлек түгел иде...
Тизрәк, биеккәрәк!
Тургай капка төбендә Галимҗан абыйсын көтеп шактый басып торды. Әллә бүген кайтмый микән? Ул ни дә булса алып кайта. Яз көне юа, кузгалаклар белән сыйлады. Әллә ничә мәртәбә җир җиләге, кызыл карлыган алып кайтты. Шундый тәмле булды, барысы да рәхмәт әйтеп ашадылар. Беркөн көлә дә көлә, үзенең ике кулы кесәсендә.
— Нәрсә алып кайтканымны әйтә аласыңмы? — дип Тургайны аптыратып бетерде.
Бик озак кызыктырды, Тургай инде тәмле әйбер ашарга тәмам әзерләнеп беткәч кенә, ике кесәсеннән ике бака алып чирәмгә куйды. Көлеп үлә яздылар шул бакаларның сикереп йөрүеннән. Акбай килеп борынын тигереп караган иде, төчкереп җибәрде. Киткәндә бакаларын Галимҗан абыйсы кесәсенә салып алып китте. Елга бакалары ихатада яши алмый, ди. Тургай бәхәсләшеп тормады, Галимҗан абыйсы белә инде. Карале болытларны, өеп куйган ак мамык төсле. Алар бүген авыл өстендә Тургайга карап тик кенә торалар. Җил өскә күтәрелә алмый, аста агач яфракларын сизелер-сизелмәс кенә лепердәтеп йөргән була. Аның исәбен белә Тургай. Ул, бер өскә күтәрелсә, нишләгәнен оныта. Галимҗан абыйсы үзенең сыерларын куып алып киткән кебек, болытларны әллә кайларга алып китә, агачлар яшел кулларын болгап кала.
Әһә, әнә урамнан дөп-дөп ат чапкан тавыш ишетелде, алмагач, чия ботаклары арасыннан Чаптарның, аның өстендә утыручы Галимҗан абыйсының башы үтеп киткәне чамаланды. Әнә, Чаптар капка төбенә килеп туктады, Галимҗан абыйсы җиргә сикереп төште. Хәзер тезгенен капка баганасына бәйли дә чәй эчәргә керәчәк. Галимҗан абыйсы аның шорты кесәсенә шоколад тыкты. Аннары аны ике кулына
ТУРГАЙ
77
алып күтәрде дә тезләрен, бүксәсен, күкрәкләрен үбәргә, иреннәре белән кытыкларга тотынды. Аның киң читле эшләпәсеннән, зәңгәрсу костюмыннан, көрәктәй кулларыннан, әллә нинди үлән, төтен, ат тирләве исе килеп башны әйләндерә. Ул арада Галимҗан абыйсы аны «ап-па, ап-па», дип өскә чөя башлады. Тургай ике кулын өскә сузып, зәңгәр күккә, теге ак болытларга таба оча, ул болытларны эләктермәкче булып бармакларын суза, тик әздән генә эләкми, болытка инде барып җитте дигәндә, кире аска оча. Абыйсының көчле кулларына «тып» итеп төшеп утыра да алар аны тагын да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була.
Шатлык
Ул өйгә кереп киткәч, Тургай җирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар зур шәмәхә күзләрен тутырып аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимҗан абыйсыннан курыкмый, учыннан теләсә ни ашый. Тургайдан бераз шикләнә. Колын бик ерактан гына үрелеп, шоколадны иснәп карады да, борынын җыерып, өске иренен күтәрде, ап- ак аскы тешләре күренде, борын тишекләре киңәйде. Аның бу кыланмышыннан Тургай тыела алмыйча көлеп җибәрде. Колын артка чигенеп әнисен урап үтте дә, икенче яктан килеп, аны имәргә тотынды. Тургай шоколадын сындырып атка каптырмакчы булган иде, ул үзе сузылып шоколадны эләктерде. Тик чәйнәргә өлгермәде, шоколад җиргә төшеп китте. Тургай аны иелеп алды да сындырып берничә мәртәбә каптырды. Чаптар шоколадны теле белән әвәли-әвәли көч-хәл белән чәйнәп йотты. Тургай, аның корсак турына чүгәләп, колынның имгәнен карап тора башлады. Янбашы тирләгән, үзе туктаусыз койрыгын болгый, корсак астына, ботына җыелган чебен, кигәвеннәрне куа. Тургай абзар артыннан берничә әрем сындырып алып чыкты. Чаптарның бот, корсак тирәләренә, янбашына әрем белән суккалады. Газизҗан абыйсы янына көтүгә баргач та шулай итәләр алар. Чаптар рәхәтләнеп кенә тора. Ул әнә хәзер дә башын Тургайга борып рәхмәт әйтә. Әрем белән кигәвен-чебеннәрне куа-куа, ул атның корсак астына ук кереп киткәнен сизми дә калды. Чаптар нинди зур икән! Тамырлары юан булып бүртеп тора. Капка шыкылдаганга борылып караса, Галимҗан абыйсын әбисе белән бабасы озата чыккан. Тургайның әрем белән селтәнеп ат аягы астында йөрүен күреп, алар өнсез калдылар. Әбисе белән бабасы җилкенеп Чаптарга таба ыргылганнар иде, Галимҗан аларны шып туктатты.
— Сез нәрсә?! — диде ул, пышылдап. — Якын барырга ярамый. Чаптар ул бик хәтәр ат... Пырдымсызланып өстенә басуы бар.
Галимҗан җиргә чүгәләде дә, Тургайны үзенә чакырды:
— Кил әле, балам, «үчтеки-үчтеки» итәм...
Тургай елмаеп башын гына чайкады. Өчесе дә нишләргә белмәде. Якын килсәң, атның кузгалуы бар иде. Галимҗан аякларын җирдән сизелер-сизелмәс кенә аңа таба шудырып барырга кереште. Чаптар, аның ниятен аңлагандай, коймага таба бер адым атлады һәм арткы тоягы белән чак кына Тургайның аягына китереп басмады. Ә Тургай аска карамады да, әрем белән селтәнде дә селтәнде. Әбисе белән бабасы, Галимҗан абыйсы аны сулышлары белән тартып алырдай булып тора бирделәр. Әбисе куркудан мышык-мышык еларга кереште, аяк-куллары дер-дер килде. Галимҗан җиргә тезләнде һәм:
— Чаптар, зинһар, баса күрмә!.. — дип пышылдады.
Чаптар, аның әйткәнен аңлагандай, Тургайны урынында калдырып, гәүдәсен коймага таба күчерде. Галимҗан ат артыннан атлый башлаган Тургайны озын
ФОАТ САДРИЕВ
78
куллары белән эләктереп алды да югары күтәрде. Барысы да җиңел сулап куйдылар. Ә Тургай рәхәтләнеп көлде, әрем сабакларын әле уңга, әле сулга селтәде. Галимҗан абыйсы кулыннан төшкәч, өчесе дә аны сөйделәр, атка алай якын килмәскә кирәк, тибәргә мөмкин, диделәр. Шуннан соң Галимҗан абыйсы аны атка атландырды.
— Кара аны, ялын ныгытып тот, — диде
Нык тотарга икәнен белә инде ул, көтүлектә әллә ничә атланганы бар. Галимҗан абыйсы Чаптарны тезгененнән тотып, урам буйлап алып китте. Моннан кешеләрнең ишегаллары, бакчалары да күренә икән. Тәпиләп йөргәндә, койма белән капкадан, агачлардан бүтән нәрсә күренми бит. Галимҗан абыйсы аны, тыкрыктан менеп, ындыр артыннан ук әйләндерде.
Әтисе эштән кайткач, үзенең атта йөргәнен сөйли-сөйли, аның колагын тондырып бетерде. Тондырганын белмәс иде, әтисе үзе әйтте. Әнисе район үзәгенә барган булган икән, Тургайга зәңгәр күлмәк белән чалбар алып кайтты. Аны кигәч, барысы да шаккаттылар, нинди зур булып үскәнсең, диделәр, көзге каршына алып барып, үзен күрсәттеләр. Сиздермәсә дә, Тургай үзе дә эченнән генә «үскәнмен икән шул», дип уйлады.
Яңа күлмәк-чалбарны кигәч, бабасы:
— Улым, яле Баһадир булып күрсәт, — диде.
Тургай, бер дә ялындырып тормыйча, аякларын әтәч кебек күтәреп-күтәреп атлап, борыннарын чөеп, ике битен кабартып, һәрберсенә ачулы карый-карый, өй эчендә әйләнде, үзе туктаусыз «кыт-кыт-кыт» итте. Бергәләп көлешкәч, күршеләре Салих бабай булып йөрергә куштылар. Бусында Тургай бабасының эшләпәсен киде, верандадан бер таяк алып кереп, кулына тотты һәм бөкрәеп, аякларын акрын гына шудыра-шудыра алга атлады. Аннары туктап, бер кулын биленә салды, кых-кых ютәлләде. Шуннан соң бабасы тальян гармунын алып килде һәм бию көе уйнап җибәрде. Тургай дөбер-шатыр очына-очына биергә тотынды. Аңа әтисе белән әнисе, әбисе кул чапты һәм такмак әйтеп торды:
Балам бии, багыгыз, Кесәгезне кагыгыз, Кәнфитегез булмаса, Сатучыдан алыгыз.
Бу кем улы, кем улы -
Якалары каюлы,
Ятса, урыны җәюле, Торса, урыны җыюлы. Тыпыр-тыпыр биидер, Аягы җиргә тимидер, Очкан коштай талпынып, Канатларын кагынып, Һәп, һәп, һәп!
Тургай биеде дә биеде, биегән саен аяклары тизрәк хәрәкәтләнде, гүя алар идәнгә юньләп тимиләр иде. Аның ике бите ут кебек янды, гәүдәсе җиңеләеп, әллә күккә күтәрелде, әллә җиргә төште: ул әниләрен күрде дә, күрмәде дә; такмаклаган тавышларын ишетте дә, ишетмәде дә; ул үзе дә, үзе дә түгел иде. Кинәт ул сикергәләп биегән җиреннән, кулларын чайкый-чайкый, әллә нинди моңлы тавыш белән җырлап җибәрде:
Чаптар бара, аһа-һай!
Мин дә барам, аһа-һай!
Тирәннән бәреп чыккан бу ашкынулы моңны бернинди көй белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бу тылсымлы аваз каяндыр бик ерактан, җиһанның иң биек катламнарыннан килә һәм бик еракка китә иде шикелле. Өйдәгеләрнең һәркайсы таң калып аңа карады. Шунда Тургай җырлавыннан да, биюеннән дә туктады да тавышсыз гына үксеп елап җибәрде. Аны шундук:
— Улым, ни булды?! — дип уратып алдылар.
Тургайның елмаеп-көлеп торган йөзе шул арада танымаслык булып үзгәргән иде. Кашлары туктаусыз җыерыла, сикергәли, аларда әле газап, әле шатлык шәйләнә, яшь
ТУРГАЙ
79
каплаган күзләре аңлаешсыз, ә иреннәре бер елмая, бер көлә. Ул, нидер әйтергә теләп, әле әнисе, әле әтисе, әле әбисе белән бабасы каршына килеп, шактый иза чиккәч, ниһаять, авызын ачып сүз әйтә алды:
— Миңа... миңа... сезнең янда рәхәт! — диде ул, сүзләрен бүлә-бүлә. — Миңа рә-хәт!!! Әнием, әтием, әбекәем, бабакаем!.. Сезнең белән!..
(Дәвамы алдагы санда)


Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебезгә 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Исәнлек- саулык, иж.ат уңышлары, күңел көрлеге, сәгадәтле гомер телибез!