Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШИГЫРЬ БЕЛӘН ЯСАК ТҮЛӘП...

ШАГЫЙРЬ ИЛДУС ГЫЙЛӘҖЕВ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Талантны сайлап алу безнең ихтыярда түгел, мондый мөкатдәс мая күкләр тарафыннан иңдерелә. Ә менә аны эзләнүле юнәлештә үстерү, шушы рухи мөмкинлекләрне үзенчәлекле шәкелгә кертеп, үз-үзеңне табу биниһая көч таләп итә. Нәрбер сәнгать төрендә дә үзгә өслүбкә ирешү зарур.
Озак еллар дәвамында күзәтүемнән чыгып әйтәм, шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтиҗәсендә асылына ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды. Аның стиле күрер күзгә катлаулы түгел. Бу табигыйлектән килә, чөнки гади генә алым белән җитди темаларны да күтәрергә мөмкин. Классиклар кат-кат искәрткәнчә, хакыйкатькә гадилек килешә, ялганга катлаулану кирәк. Ә Илдус Гыйләҗевнең иҗат өслүбе нәкъ менә шушы җәһәттән — үзара ярашу таләпләренә туры килүе ягыннан нык аерылып тора. Шагыйрьнең «Пөхтәлек чишмәсе» дип исемләнгән әсәрендә авторның үзенә юнәлдерерлек мондый сүзләр бар: «Әллә каян күреп, танып була...» Чыннан да, аның шигырьләре бүтән беркемнеке белән дә буталмый, хәтта имзасыз чыгарылган очракта да, аларны кем язганын бик күпләр белеп алачак.
Барысы да мантыйкча, һәрбер язу стиле, кешенең сәнгатьтәге чагылышы буларак, шәхеснең үзендә калыплаша. Әгәр анда каләм әһеленең холык-фигыле төсмерләнми икән, мондый иҗатчы үзенчәлекле әсәрләр тудырырга сәләтле түгел. Тәҗрибәле остазлар раслаганча, чынлыкта иң яхшы әсәр үз күңелеңне укып языла. Менә шуңа күрә Илдус Гыйләҗев шигырьләре белән танышканда, авторның рухияте дә бөтен тулылыгында күз алдына килә. Шагыйрь хәтта фәрештәләр теркәп барган гамәл дәфтәренә дә бага, аның сак колаклары җан авазын да ишетеп ала кебек. «Соңгы шигырь» дигән әсәрдә, мәсәлән, шундыйрак хәлләр тасвир ителә: «Бу — йөрәгем дәшә... / Гадел сүзләр! / Йөрәк һәрчак сөйли дөресен...»
Иҗат кануннары тәкрарлап торганча, сәнгатьне әхлак кыйммәтләреннән башка күзаллап булмый. Әдәбият әдәптән башлана. Борынгы Рим дәүләте философы Сенека сүзләре белән әйткәндә, «Әүвәл күркәм гадәтләргә, ә аннары зирәклеккә өйрән, чөнки беренчеләреннән тыш соңгысына ирешү кыен». Күпләргә мәгълүм, Илдус Гыйләҗев гомер атлы тәрбия мәктәбендә әдәп-әхлак фәнен бик тә яхшы үзләштергән. Аның рухи үзәге таза, күңел кыйбласы үтә анык. Шулай да язмыш остабикәсе сабыр шәкертенә кырыслыгын күбрәк күрсәтәсе иткән. Каты табигатьле тормыш үзенең моңчан баласын кайта-кайта сындырып сынарга ниятләгән. Рия сата белмәгән затка күпне күрергә туры килә: ата-баба кичергән гаделсезлекләрнең варислар тәкъдирендә кабатлануын да, хезмәт баскычлары борылышында хаксыз корылган киртәләрне дә, гвардиндай буй-сынлы малаен фаҗигале төстә югалтуны да, миһербаннан мәхрүм бәндәләрнең газизләренә кылган вәхшилеген дә, тиң-тигез гаилә канатларының көтмәгәндә сыңарга калуын да... «Ничек түзелгәндер?! — дип гаҗәпләнә шагыйрь «Мин шигырьдә калам» исемле әсәрендә. — Ут кабыныр, кәгазь битләренә күчерсәм». Ә ул ачысын-төчесен мул сеңдергән күңелен барыбер акка күчерә, яктылык бөркеп торган уй-гамәлләрен бер-бер артлы сөекле укучысына тәкъдим итә.
Тәкъдиремнең авыр буласын да
Әйткәннәрдер, ничек әйтмәсеннәр, — Туганымнан бирле чәбәләнәм Кайгы-хәсрәтләрнең ятьмәсендә.
(«Үземне сынадым»)
Табигыйлек, аңлаешлылык, дөреслек... Сәнгать әсәрләренең кыйммәтен тәшкил иткән шушы өч принцип Илдус Гыйләҗевнең тигез үсеп барган иҗатында ярылып ята. Аның шигырьләренә тәфсирләү кирәкми. Язганнары җыйнак, тыгыз, уй-гамьгә корылулы. Катлаулы метафоралар белән артык дәрәҗәдә мавыкмый. «Табарга өйрәнегез» шигырендә ул нәкъ шушы хакта искәртә: «Шагыйрьләрнең төп фикерен / Кинаядән эзләгез!» Бик үтемле итеп язуын да үз укучысына алдан сиздертеп үтә: «Гади сөйләр — эчтән көяр син» («Шулай булачак»). Боларның барысы да шагыйрьнең иҗат өслүбеннән, стильнең башлыча телгә бәйле булуыннан киләдер. Бу җәһәттән Илдус Гыйләҗев мондый бәйләнешкә тугрылыгын күрсәтә, «Шуңардан куркам» исемле шигырендә аерым игътибар үзәгенә алып, әдәби эшчәнлекнең төп коралын үзенчә изге итеп күрә. «Сүз кадерен мин зурлап яшим, — ди автор. — Түбәнсетсәм — хакы тотар!» «Белеп яз» дип исемләнгән әсәрендә янәдән өстәп куюны кирәк таба: «Кулга каләм алган кеше / Күк каршында җаваплы!»
Үзләренең мәктәпләрен булдырган әдипләр искәртеп торганча, табигый гүзәллеккә лаек әсәрләр кирәгеннән артык шомартуларны өнәми. Тормышның нәкъ үзендәгечә. Хәтта кырыс дөреслек тә күп очракта күрексез була, ягъни ул әллә кайдан ук күзгә бәрелеп тормый. Хакыйкатькә купшылык килешми. Шигъри телнең матурлыгы исә сүзләр төгәллеге аша табыла. Чамадан тыш бизәлгән сөйләм бушлыкны яшерер өчен уңайлы. Төрлечә кыланулар ясалмалыкка илтә. Ә боларны тирәнтен аңлаган Илдус Гыйләҗев үзенең ниндилеген алдан ук аңлатып куя: «Мин ясалма була белмим...» «Калганы синең эш» дигән әсәрдәге фикер, шагыйрьнең мондый җитди мәсьәләләргә карашын чагылдырып, башка кайбер юлларында да дәвам иттерелә. Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли. Гаҗәп, элгәрләрнең мәкальгә әверелгән әлеге искәртүе түбәндәге дүртьюллык белән аваздаш яңгырый: «Ялтыравык сүзләр тезмәсенә / Истә калыр уй-хис йокмаган; / Йөрәккә дә урын бирелмәгән — / Әллә юк ул, әллә йоклаган...» («Йөрәксез шигырь»).
Мин Илдус Гыйләҗевне укыйм, бер җыентыктан икенчесенә күчәм. Әлбәттә, шигырьләрнең бер-берсен тулыландырган эчтәлегенә генә түгел, аларның эшләнешенә дә ирексездән игътибар ителә. Күләмнәре җыйнак, вәзеннәре төрле, мисраглары бөтенлекле. Шигъри рәтләр эреле-ваклы кишәрлекләрне, бүлгәләнгән игенлекләрне хәтерләтеп куя. Китап битләре арасына кәгазь кисәге куеп, инде онытыла башлаган сүзләрне искә төшерәм. Әле белемгә сусаган студент чагымда ук, борынгы Цицероннан күчереп, куен дәфтәренә болай дип язган идем: «Яхшылап эшкәртелгән кырдан да матуррак нәрсә юктыр». Бәрәкалла, күңелдә ләззәтле сурәтләр тудырган мондый тәгъбирне Илдус Гыйләҗев әйтергә тиеш булган лабаса! Һәрхәлдә, ул аның рухына бик тә туры килеп тора, һәм әлеге раслама уйны яңа катламнарга алып төшә.
Мин китмәскә карар кылдым инде,
Басу-кырлар, сезне калдырып...
(«■Гашыйклар»)
Берәүләр Илдус Гыйләҗевкә «авыл җырчысы» исемен тага, ә икенчеләр аны «җир шагыйрьләре» җөмләсенә кертә. Дөрес, иҗатчыны яшәү суты биргән газиз туфракка бәйләү табигый хәлдер, әмма моның ише атамаларга бу очракта төгәллек җитеп бетми. Бәлки, Татарстанның Азнакай районы Туйкә авылында яшәүче шагыйрьне натуралистик әдәбият вәкиленә охшатырга тырышучылар да табылыр. Дөрестән дә, шушы якка авышу өчен аның мөмкинлекләре зурдан иде: озак еллар дәвамында салада гомер кичерә, ишекне ачуга ук җиргә аяк баса, көннең күбрәк вакытын табигать хозурлыгында үткәрә. Хәтта үзенең беренче җыентыгына да «Җир китабы» (Татар.кит.нәшр., 1988) дигән исем биргән. Ә җир-күк киңлекләрендә сокланырлык нәрсәләр күп. Учак әйләнәсендә пыр-фыр очып йөри торган пәрванага, ягъни ут күбәләгенә озак карап утырырга була. Ык буенда «Дөнья матур, дөнья киң» җырын көйли-көйли, мунчаң миченә өстәр өчен тишекле ташлар җыеп кайт. Атаклы Чатыртауда ачы авазлар чыгарып шомландырган суырга, ике бармагыңны авызыңа кабып, көчле сызгыру белән җавап та бирә аласың. Шунда үскән әби чәчен сәгатьләр
буе сыйпап төшлән. Кышкы урман аланында имән чикләвегедәй чәчелеп яткан җәнлек
тизәгенә чичәннәрчә җәһәтлектә ишарәле робагый багышлау исә илһамлы үҗәтлегеңә бәйле... Күрәсез, дөньяга Константин Паустовский күзләре белән карап та үз ачышларыңа бик күпләрне җәлеп итәргә мөмкин. Юк, Илдус Гыйләҗевнең рухият матрицасы бөтенләй бүтән, аның җан-тәнен иҗтимагый юнәлештәге иҗат әгъвалаган.
Кайбер каләмдәшләренең аңа карата беркадәр чикләнгән билгеләмә бирүенә дә Илдус Гыйләҗев «Шулай яшим» шигырендә ачыктан-ачык җавап кайтарырга җөрьәтләнә. «Мин — милләтче! — ди ул кырт кисеп. — Минем хакны башка халык хаклармыни?!» Әгәр дә шагыйрь үзенең иҗатын мондый олуг максатка багышлый икән, ул аяклары белән туган туфрагында ышанычлы кыяфәттә басып торырга тиеш. Бу җәһәттән Илдус Гыйләҗев күпләрне чынлап көнләштерә ала. Аның таланты нәкъ менә шундый табигый җирлеккә тамыр җибәргән, ошбу мохит милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы шагыйрьнең үзенчәлеген дә билгели. Хикмәт шунда ки: ул татар халкының күпкырлы яшәешенә бәйле иҗтимагый мәсьәләләргә нигездә «авыл призмасы» аша карый, көнкүреш очраклыкларына бирелмичә, бөтен милләтне битараф калдырмый торган уртак идеяләрне гамьле күңел нуры белән яктыртып үтә. Минем карашымча, Илдус Гыйләҗевнең шигъри дөньясында гавам үзен ата-баба йортындагыча хис итә, чөнки монда аның өчен барысы да диярлек кадерле булып тоела. Шагыйрьнең иҗат чишмәсеннән аерым даирәләрне генә түгел, тулаем җәмгыятьне дулкынландырырлык хис-кичерешләр саркылып чыга шикелле. Зиһеннең иксез-чиксез урларына яңадан-яңа төшенчәләр савыла. Дөресен генә әйткәндә, авыл прозасыннан гаммәви әһәмияткә ия шигъриятне аерып алу, аңа гомуммилли яңгыраш бирү сирәк затларга гына хастыр. «Соңгы хыялый» исемле шигырьдә, әйтерсең, шуңа ишарә ясала: «Соңгы могикан хәлендә / Яшәп ятам авылда...» Авторның үз темасына тугры калуын башка әсәрләрдә дә (мәсәлән, «Игезәкләр янында», «Иген иккәнгә генәме?») сизәргә мөмкин.
Классиклар дөрес искәртә, сүз сәнгатендә уеңны уеп әйтү өчен үз халкыңның тарихын яхшы белергә кирәк. Әле өстәвенә күпмедер дәрәҗәдә философ булуың да шарт. Зур сәясәттән читләшмәү дә бер зарурият итеп куела. Каләм әһеленә болар да җитеп бетми — тормышны оештыруда да турыдан-туры катнашырга мәҗбүрсең. Киләчәктә ни буласын беркадәр алдан тою, ягъни әүлиялык исә аны бермә-бер зурайта. Француз язучысы Оноре де Бальзак әдипне хәтта дәүләт эшлеклесенә тиңләгән. Ничек кенә булмасын, кадерле милләтеңнең рухи тормышын төзешү өчен бар яктан да әзерлек таләп ителә. Әгәр шундый бәрәкәтле зәминнең көчен һәрдаим тоеп тормыйсың икән, син үз халкыңның җирдә яшәү сәнгатенә нидер өсти алмассың. Монысын Илдус Гыйләҗев тә бик яхшы белә булыр. «Рәшит Әхмәтҗан ядкяре» дигән шигырь шулай фараз кылырга нигез бирә: «Шагыйрь булу гына аз икән шул / Татар баласына бу илдә».
Шигърият сәнгатьнең югары төре булып саналса да, ул күктә канатлы аттай очып кына йөрми. Аның безне сыендырган җирдә, халык тормышында эшләре күп. Иҗатчы өчен кеше җанындагы борчулардан да зуррак тема, гомумән, милләт язмышы турындагы уйдан да олырак гамь юктыр. Үз халкына тугры хезмәт иткән әдәбият кына кешедә барча игелекле гамәлләргә дәрт-омтылыш тудыра ала. «Ничек тергезергә?» дип исемләнгән кыска шигырендә боларны Илдус Гыйләҗев тә үзенчә раслый: «Кабынырга җитеп кыза / Шул уйлардан каләм кулда...»
Каләмен милләткә хезмәт иттерүгә багышлаган Илдус Гыйләҗев тә үз борчуларының бетмәс-төкәнмәс чыганагын халык гаме катламнарында күрә. «Ничек кенә тергезергә / Горурлыкны, милли аңны?!» — дип өзгәләнә ул «Ничек тергезергә?» шигырендә. Һәм «Төп шарт» дип исемләнгән дүртьюллыкта әлеге сорауга үзенчә җавап та бирә: «Ана сөте белән керсә генә була уятып». Ә тынгылык бирмәгән нәрсәләр күп. Әнә, «Үги кош» әсәрендә мәҗрух җанлы шагыйрь үзебезнең татар телен кунакларга урын таба алмыйча каңгырып йөргән күңел кошына тиңли. «Безнең хәлгә килгәндә» дип исемләнгән шигырьдә исә күпне кичергән кавемнең югалып калмавына ирония белдерелә: «Һәрбер татар, манып күз яшенә, / Шигырь белән роман язарлык...» Сүз сәнгате осталарына хас булганча, шагыйрь кайчак үзенчә гаепли дә:
Кайда синең, татар, Гаярьлегең?..
Кайда синең, татар, Зирәклегең?.. Кайда синең, татар, Горурлыгың? Тел югалтып нәрсә табасың?
Ничәү калдык соң без?! Утка куйган
Шәм шикелле сызып барасың...
(«Җавапсыз сораулар»)
Шигъри өземтәләрдән сизелгәнчә, Илдус Гыйләҗев халык тормышындагы аерым күренешләргә мөнәсәбәтен ихластан хуплау яки кире кагулар аша белдерә. Аның каләме битараф түгел. Бүгенге чынбарлык күп кенә әсәрләрдә «әйе» һәм «юк» каршылыгында яктыртыла. Инде әйтеп үтелгәнчә, шагыйрь элгәрләребез әманәтенә хилафлык кылган хәлләргә карата гаепләү карарына охшаш кырыс нәтиҗәләр дә чыгара. Әйтик, бездә еш күзәтелгән катнаш никах мәсьәләсен үзәккә алган «Булмый кичереп» исемле шигырьдә менә шундый юллар бар: «Милләт эчтән чери башлый икән, /Кызларында бетсә горурлык... / Чит милләткә хезмәт итүчене /Аңлап була, булмый кичереп». Хөкем итүченең үзенә дә бик авырга туры килә: «Шагыйрь булып туу җиңел лә ул, / Тиз төзәлә тәндә ярабыз. / Халык маңкортлаша — шуны күреп, / Шагыйрь булып яшәп карагыз...» («Иң авыры»)
Милләт җанлы шагыйрьне барысы да борчый: безгә чит-ят «Изге Валентин көне»н, аумакайларча толерантлык күрсәтеп, «Изге Вәли көне»нә әйләндерүләр дә, ир-атларны да бизәмәгән алама гадәтләрнең, ниндидер мутация буларак, отыры хатын-кызларга күчә баруы да, өммәт варисы вазифасын аласы сабыйларны, шәригать кануннарын бозып, теләсә кайда ташлап калдырулар да... Кешенең һәрдаим хаталар ясап торуы да аның уйларын бик еракка алып китә. «Күктәгеләр гафу итмәсләр шул, — дип хафалана Илдус Гыйләҗев «Ходай бизмәне» дигән шигырендә, — Күп кылынды Җирдә хаталар». Шагыйрь инсаниятне эзәрлекләгән шаукымның чыганагын да ачыкларга омтыла: «Чынбарлыкны ике төрле аңлау / Бетмәгән шул жирдә әлегә» («Киресенчә дә мөмкин ич»).
Безнең халык төрлесен кичерде. Дөрес сүз әйтүче кешенең авызына сугып, аңа җәза бирү чорлары да булды. Үз күләгәсеннән куркып яшәргә мәҗбүр ителгән илдәшләрен искә төшереп, Илдус Гыйләҗев кайвакыт эчендә утырган «тәнкыйтьче»не кисәтеп тә куя: «Теге еллар кире кайтса, / Себергә китүче мин» («Милләт көтүчесе»). Шагыйрь үзе кебек ватандашлары алдында чамадан тыш таләпчәнлек галәмәте күрсәтмиме? Ул монысын да исәптән чыгармый, гаҗиз башын тотып, горур кыяфәттә икеләнеп тә ала: «Каршылыклы уйлар белән / Күңелем ташый тулып, — / Әллә дөнья кыек- мыек, / Әллә мин артык туры...» («Аңлый алмыйм»).
Исбатларга да кирәкми, чын иҗатта каләм әһеленең яшәү рәвеше чагылырга, әсәрләрендә ихласлык тулы җаны шәрран ачылырга тиеш. Ә шагыйрь күңелендә тойгы-кичерешләр алмашынып тора. Мизгел эчендә әле берсе, әле икенчесе өстенлек ала. Бик күпне даулап йөргән затның кайчак гайрәте дә чигеп куя. Төрле хисләр йогынтысында калу Илдус Гыйләҗевкә дә хас. «Үзең хуҗа булмагач» исемле дүртьюллыкны гына укып карыйк. Анда татлы-ачы милләт гаме янәдән өскә калкып чыга: «Офтанган юк: «Гомер уза», — диеп, / Тормыш кудык — җиткән булганы. / Шунсы гына кала үкенечкә: / Чын татарча яшәп булмады...»
Беркадәр нәзакәтсез рәвештә әйткәндә, тормышның кендеге шигырьгә бәйләнмәгән, мәшһүрләребез искәртеп үткәнчә, дөньяны башкарак чыгыр әйләндерә. Әмма иҗтимагый тереклекнең бихисап шартлары шигърияткә дә аерым вазифа йөкли. Язганына «Онытмасагыз иде» дигән исем куеп, бу хакта Илдус Гыйләҗев тә искәртә: «Шагыйрь хакы да бар бу дөньяда! / Тел яшерү илтмәс яхшыга...» Шигъри сүзнең могҗизалы көченә ышанмау эстетик тәгълимат раслауларына туры килми. Халыкның киләчәген фаразлауда исә өмет киселүләр бөтенләй килешми. Ышаныч белән яшәү һәркем өчен фараздыр.
Тарих буйлап кире чигенсәгез,
Шанлы уй-хисләргә батарсыз.
Туфан суы калкыр...
Кеше кабат үрчер!
Яши алмас мәгәр татарсыз...
(«Татарсыз буламы соң?!»)
ЗИННУР МАНСУРОВ
108
Шигъри сүзнең иҗтимагый әһәмияте хакында тәфсилләбрәк сөйләгән чакта Илдус Гыйләҗев китапларыннан уңышлы мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Гомумән, каләмнең җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләр белән бәйлелеге аның иҗатында гаять җете төстә чагыла. «Триллион төрле уй башымда...» «Кем баерактыр әле» дип исемләнгән әсәрләрендә шагыйрь әнә шулай көрсенеп тә ала. Инде искәртеп үтелгәнчә, Илдус Гыйләҗевнең төрледән-төрле шигырьләрендә нинди генә темалар күтәрелми! Дөрес, тормыш белән кирәгеннән артык охшашлык һәрбер сәнгать әсәренең яшәүчәнлеген чикли. Чорлар аша яңгыраган ачы тәҗрибә авазын Илдус Гыйләҗев яхшы ишетәдер дип уйлыйм. Шуңа күрә шагыйрь көнүзәк мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, әмма үзенең хаклы икәнлеген исбат итәргә ымсынмый. Кинаяле ишарә алымын кулланган очракта дорфалык түбәнлегенә төшүдән сакланырга тырыша.
Яшәп киткән әдипләр кисәткәнчә, әгәр әйтер сүзең юк икән, ап-ак кәгазь битен пычратмыйча тор; әгәр күңелеңдәгесен белдерү теләге туса, аны ялганламыйча, ихластан язарга ашык. «Бер генә шарт» дигән аллегорик шигырендә мондый кагыйдәне Илдус Гыйләҗев тә хуплый: «Дөнья иркен, йөзгә кадәр / Яшәсәң яшә, — /Ярты-йорты акыл сатма, / Белмәсәң... дәшмә!»
Шунысын да онытмыйк: хөрлек сөйгән сүз сәнгатендә артыгын әйтмәү дә мөһим. Бу уңайдан Илдус Гыйләҗевнең «Шулай булачак» шигыре үзенә генә түгел, башка яшь каләмдәшләре өчен дә файдалы киңәш сыйфатында яңгырый күк: «Синең өстенлегең — гадилектә!.. / Юк кына бер фикер аңлашырга / Катлы-катлы җөмлә төзәбез...»
Менә шундый теләкләр кагыйдәгә әйләнеп китә. Андый таләпләр ерактан килә, алар һәркем өчен анык: каләм әһеле тынгысыз күңелендә бөялеп торган әһәмиятле уйларын кыска, тыгыз һәм тирән итеп яза белергә тиеш. Янәдән өстәп әйткәндә, тыгызлыктан башка сәнгатьлелек булмый; әсәрнең озынлыгы тирәнлекне аңлатмый. Ә Илдус Гыйләҗевнең күпчелек шигырьләре әлеге шартларга һәрьяклап туры килә. Аның язганнары кысыр чәчәкне хәтерләтми, алар җанда эш-хәрәкәткә ихтыяр тудыра. Шагыйрь үзенең күзаллавын башкаларга көчләп такмый, аңлашырга сәләтле әңгәмәдәшенә озаклап үгет-нәсыйхәт укымый.
Күпләр билгеләп үткәнчә, сәнгать төрләре арасында әдәбият — иң саллысы. Әгәр дөньяда ниндидер могҗизалы мизан-бизмәннәр булса, шигърият иңендәге йөкнең зурлыгы ачыкланыр иде. Хәер, бу гамәлне башкарып чыгу чынлыкта мөмкин түгел, чөнки моның өчен ярашлы авырлык үлчәүләре юк. Шагыйрьне тикмәгә генә фикер иясенә тиңләмиләр. Чын шигырь сүрүеннән уй-гамьнәр ташып тора. Аңны тулысынча биләп алган фикерләрнең ихтыярсыздан тезмәле рәвешкә керүен Илдус Гыйләҗев «Мактаулы гамәл» әсәрендә дә искә төшереп үтә: «Кемдер әйтер, шигырьләрем аша / Ниләр уйлаганымны белеп...»
Шагыйрь кайчак гаҗизлек халәтендә калуын да, бик сәер гамәлләр кылуын да яшерми. «Авыр сорау белән бәреп, / Үз башымны үзем ватам». «Үземнән башлыйм» дип исемләнгән шигырендә автор әнә шундый гипербола куллана. Ә сораулар мыжгып тора. Шәригать кануннары кушканча, Илдус Гыйләҗев үз укучысыннан акыллырак булып күренергә теләми, күңелен борчып йөдәткән сөальләрне әңгәмәдәшенә дә күпләп бирә. Аерым әсәрләрдә куелган сораулар яшәешнең төрле өлкәләрен колачлый. «Назга сусау» җыентыгында гына да (Татар.кит.нәшр., 2014) алар берничә дистәдән артып китә. Әйдәгез, кайберләрен укып үтик: «Кемнәр соң без — олуг Кеше заты — / Каян килдек, кая барабыз ?»; «Кеше әллә Галәм хозурында / Кемдер уйный торган курчакмы?»; «Күпме хәсрәт йота ала кеше?»; «Нигә кемдер тартып ала / Өлешеңә тигән хакны?»; «Гөнаһ баскан бу дөньяны / Мөмкинме соң үзгәртү?»; «Гөнаһ жыеп яткач, беркөн кинәт / Шартламасмы соң бу Кешелек?»; «Акыл җыйдым, бик күп гыйлем өстәп, / Ә үзем соң нәрсә калдырам?..»
Күзәтүләр күрсәткәнчә, укучыларга уйланып алыр өчен мөмкинлек бирүче шагыйрь сорау җөмләләрне иҗтимагый яңгырашлы әсәрләрдә ешрак куллана. Ул үз фикердәшләренә ихласлык белән ышана, алар хозурында аптыраулы хәлләрдә дә кала. «Чуалдым мин, чияләндем, — дип көрсенә ул «Үзем эзлим» дигән шигырендә, — Уйларымда күпме төен!» Әлбәттә, Илдус Гыйләҗев иҗатында әледән-әле очрап торган сораулар үзәген милләт язмышына бәйле төрле-төрле мөһим мәсьәләләр тәшкил итә: «Таркау булган татар нилектән?»; «Анам теле — җаным теле! /Үз җанымны
кимсетергә / Ирек биреп торыйммы?!»; «Милләтең бар, дәүләтең юк... Нигә?»; «Кемнәр соң без?.. /Вассаллармы, коллармы?»; «Нигә шулай борчылам соң, / Ни эзләп җанны кыям?..» Шагыйрь әнә шулай өзгәләнә, кайвакыт төшенкелеккә дә бирелә: «Шулай кирәктерме, түгелдерме?.. /Дөрес яшимдерме, түгелдерме? — / Нәр көн уйлап алам» («Мәңгелек хәрәкәт»).
Сүз сәнгатенең хикмәте шунда: аннан бихисап сорауга җавап табарга мөмкин. Әдәби әсәрләрнең мәслихәтчелекне хәтерләткән мондый үзенчәлеге Илдус Гыйләҗев иҗатында да калку чагыла. Гаҗәбрәк тә тоела, күпләр шагыйрьнең уй-фикер офыкларын авыл кысаларында гына күрә. Ә ул язу барышында куелган сорауларга җавапны җирдә генә түгел, чиксез кодрәтен өзлексез сиздертеп торган очсыз- кырыйсыз күк катларыннан да эзли. «Күзләреңнән күренә шул» шигырендәге сүзләр аның үзенә дә туры килә: «...Күңелең киң — / Җир түгел, галәм сыйган!» Шагыйрь фәрештәләр төшеп-менеп йөри торган рәхмәт юлының җир-суыбызга тоташуын «Хәтәр адым» дип исемләнгән әсәрендә дә кисәтүле төстә белдерә. «Табигатьтән аерылган затлар, — ди ул, — Ерагая төсле Алладан». Аннары башка бер шигырендә күзаллавына яңа шәрехләр өсти: «Гадәтилек барса җирдән атлап, / Шагыйрь үзе оча күкләрдә» («Онытмасагыз иде»). Әгәр ул үзенең иҗатында газиз халкын борчыган йөзләрчә сорауга җавап табарга омтыла икән, димәк, боларның барысы да илаһи антка шаһитлек кылган галәбәле каләмнең мөмкинлекләренә тирәнтен ышанудан килә. Үз җанында милләт гамен йөрткән Илдус Гыйләҗев шагыйрьлекне билгели торган кагыйдәне дә күрсәтеп үтә: «Матур шигырь языйм дисәң, / Бармакларың сөйсен каләм. / Кешеләрне ярата бел, / Йөрәгеңә сыйсын галәм!» («Өч шарты бар»).
Кулга игелекле ният кылып алынган каләм адәм заты алдына зур бурычлар куя. Гаять мөһим максатларга төбәлгән иҗадият вәгъдәңнең иман биеклегендә торуын, сөекле халкың тапшырган йөкләмәләрнең намус белән үтәлүен таләп итә. Бу дөньяда гомере буена әманәт саклаганнарны, антка тугры булганнарны Аллаһ әҗере көтә. Тәкъдирең тактасында шагыйрьлек миссиясе аерымланып күрсәтелгән икән, син изге бурычыңны шигырьләтә дә түләргә тиешсең. Шуңадыр да Илдус Гыйләҗев «Шигырьле гомер» әсәрендә шигырьне иманга тиңли, язылган һәрбер юлның үзе өчен бик әһәмиятле булуын да искәртә: «Кешегә сыймас серләрем / Шигырьгә сыйды...» Иҗатчы үз җаваплылыгын турыдан-туры да белдерә. «Без... дөнья каршысында, / Ходай каршысында әҗәтле», — ди автор «Икебезнең әҗәт» шигыре ахырында. Ул мөбарәк йөкләмәсен һәрвакыт истә тота. Әлеге дә баягы бурыч мәгънәсен аңлатканда, беркадәр сәеррәк тоелган синонимнар да куллана. Әнә, үзенә күрә иман яңартуга багышлап язылган «Түләү» исемле әсәрендә Илдус Гыйләҗев «шигырь белән ясак түләп» яшәве хакында әйтә. Шагыйрь мондый ясакны соңгы сулышынача түләргә әзер — газиз халкы гына лаеклы рәвештә яши алсын! Ул ошбу гамәлне мөкатдәс вазифасы итеп саный, милли мәнфәгатьләр хакын даулауда яшәү мәгънәсен күрә. Аның күңеле көр, иҗат дәрте көчле. «Мөмкинлек бирсәләр...» дигән шигыре исә янә ихластан вәгъдә кылудай яңгырый: «Мин туйганчы әле җырламадым, / Тавышым бит яңа ачыла...»