КЫСКА БӘЯННАР КОНКУРСЫ БЕЛӘН БӘЙЛЕ УЙЛАР

Соңгы утыз ел аралыгында татар прозасы, нигездә, роман һәм хикәя жанрларында үсеш кичерде. Моның сәбәпләре бар. Дөнья әдәбиятының постмодернизм чорына килеп керүе романны аның төп жанры итте, үстерде, бер үк вакытта үзгәртте: күләме ягыннан ул классик повестька якынайды. Шуңа бәйле повесть жанры күләгәдә кала башлады. Хикәя исә татар әдәбиятында традицион актив, авангардтагы, үзгәрешләргә сизгер жанр. ХХ гасыр буе шушы беренчелекне саклап килгән хикәя XXI гасырда да активлыгын югалтмады. Шушы фонда повесть жанры артка кала, яңа күренешләргә битарафлык күрсәтә башлады.
Конкурска йомгак ясаганда, башлап, аның кысаларында 26 әсәр дөнья күргәнлекне әйтү кирәк. Шушы ике ел аралыгында милли әдәби барыш гаять матур, үзенчәлекле әсәрләргә баеды. Ләкин бәйгенең повесть өчен иҗади тәҗрибәләр ясау мәйданчыгына әверелүен билгеләү дә зарур. Конкурска килгән повестьлар милли әдәбиятыбызда барган тенденцияләрнең көзгесенә әверелде. Мин дә сүзне иң яхшы әсәр дип түгел, шул тенденцияләр яссылыгында алып барырмын.
1980-1990 еллардан башлап татар прозасында постмодернизм юнәлешендә тәҗрибәләр бару инде әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан факт буларак кабул ителде. Бу факт татар әдәбиятының көче-потенциалы турында да сөйли. Конкурска килгән иң кызыклы әсәрләр дә шушы юнәлештә иҗат ителгән. Шунысын да искәртеп китик: татар әдәбиятында, кайбер шәркый әдәбиятларда да ул шулай, автор тулысынча юкка чыкмый. Ләкин төп сыйфат, фәндә ризома дип атала торган күренеш — берничә мәгънә хасил итү мондый әсәрләрнең яңалыгын да, үзенчәлеген дә билгели.
Конкурсны ачып җибәргән әсәр — Рабит ага Батулланың «Ике җүләр» повесте (2014, №4), бер яктан, милли, үз традицияләребездә язылуы белән сокландыра. Теле мавыктыргыч, әкият яки кыйсса жанрлары теленә тартым әсәр татар тормышын табигый матур, бөтен ваклыкларында күз алдына килерлек итеп сурәтли: бу матурлык кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә, хезмәт яки сабантуй, кыз урлау, язгы ташу күренешләрендә дә, хәтта Гөлчәһрә түтинең Җүләр Әбдүшне коймак белән сыйлавы кебек детальләрдә дә. Төп герой Сираҗетдин — китап укырга яратучан, ихлас-самими бала күңелле егет, гайрәтле сабантуй батыры, үз гомерен куркыныч астына куеп, башкаларны коткаручы чын батыр да, авылны-колхозны яшәтү-эшләтү өчен «УАЗик» коробкасын яки автобусны ничек юлларга кирәклеген яхшы белүче ушлы авыл кешесе дә. Ихлас ярата, һәр кешегә тигез карый, ялганны-ясалмалылыкны сөйми. Язучы аны, әкияти каһарман структурасында калдырган хәлдә, әлеге сыйфатлары белән милли идеал дәрәҗәсенә күтәрә. Бу эчтәлек асылда — идеаллаштырылган, милли мотивлаштырылган романтик эчтәлек кебек кабул ителә.
Икенче яктан, Сираҗетдиннең шушы ук сыйфатлары аны авылда икенче җүләр статусына куюы, әлеге сыйфатларның тормышта югала баруын искәртеп, сызлану хисе барлыкка китерә: экзистенциаль эчтәлек хасил була. Повестьның йомгагында Сираҗетдиннең һәм авылдагы икенче җүләр Габдулланың да үлеме шушы фикерне тагын бер кат ассызыклый. Уңайның — кирегә, акыллының — җүләргә, дөреснең ялгышка әверелеше, әкияти алым, сатира һәм ирония тудыра. Шушы төп эчтәлектә язучы совет чоры тәртипләрен тәнкыйтьләп уза: дефицит белән бәйле вакыйгаларда да, авылда узган лекцияләр күренешендә дә совет тәртипләренең гадәти көнкүрешкә ят булуы ассызыклана. Әлеге күренешләр авыл тормышын сурәтләүгә бик табигый килеп кушыла һәм җәмгыятьтәге тискәре үзгәрешләрнең бер сәбәбе булып аңлашыла. Бу эчтәлекне дә,
үзе турыдан-туры күренмәсә дә, автор концепциясе оештыра.
Зөлфәт Хәкимнең бүгенге дөньяның саркастик моделен тудырган «Сәер никрут» (2014, №11) повесте да постмодернизм юнәлешендә иҗат ителгән. Повестьның төп герое Хәсәнов Булат — 21 яшьлек, таза-сау, кулы эш белгән, акыллы егет. Аның армиягә барырга теләве, туган илен яратуы военкомат һәм прокуратура хезмәткәрләренә дә, врачларга һәм депутатларга да, хәтта армиядән качып котыла алмаган солдатларга да җүләрлек булып тоела. 12 бүлектән торган әлеге текстта язучы Булатның, теләгенә ирешү өчен, нинди вакыйгаларга таруын күрсәтә, шуның белән бүгенге җәмгыятьнең хәленә төрле сыйныф-катлаулар киселешендә анализ ясый. Әлеге чиктән тыш арттыру алымына таянып башкарылган, абсурдлык чигенә җиткерелгән анализ ялган, икейөзлелек, ришвәтчелек, азгынлык баткагындагы ил образын хасил итә, бу илне яратуның җүләрлеккә әйләнгәнен ассызыклый.
Әлеге сюжет, Булат тарихы язучыга тагын бер тарих — ил, җәмгыять тарихын тергезергә ярдәм итә. Икенче эчтәлек сызлану белән сугарылган. Бу сызлануда үткәндәге идеалларның капма-каршысына алышынуы да, җәмгыятьнең ялган идеаллар, матди омтылышлар белән яшәве дә, шушы яшәештә кешелеклелек сыйфатларының да, рухи кыйммәтләрнең дә җуелуы, югалуы гомумиләштерелеп бирелә. Повестьның ахырында, әсәр буенча укучыда уянган күпсанлы сораулар Булатның уйлары буларак китерелә: «Мин тормышны, илдәге хәлләрне белмим, аңламыйм микәнни? Атам-анам, туган җирем, сеңлем, сөйгән кызым, урман- болыннар, елгалар-күлләр, нарат исле такталар — менә шул безнең ил, безнең яшәеш дип йөргәнмен. Тормыш катлаулырак һәм башкачарак икән бит. Һәркем үзен генә кайгырта, үз кесәсе, үз бүксәсе турында уйлый барысы да. Ә уртак нәрсәбез бар соң? Безне нәрсә берләштереп тота? Байлык, мал артыннан чабудагы багланышлармы? Минем солдат булырга теләвемнән барысы да көлә. Минем илгә хезмәт итүемә барысы да аптырый. Барысы да мине җүләр, ди. Бигрәк сәер хәл бит. Мин, атам-анам, сеңлем, сөйгән ярым — шушы ил кешеләреме? Мин аңламый торган һәм мине аңламаучы психиатрлар, полиция хезмәткәрләре, депутатлар — без яши торган ил кешеләреме? Бәлки алар балда-майда йөзгән иксез-чиксез илгә хезмәт итү, чынлап та, зур мәртәбә түгелдер?.. Бәлки мин, киресенчә, үземнең «кечкенә» һәм бөек Ватанымны шушы кешеләрдән сакларга тиешмендер?» Шулай итеп, безне берләштерә ала торган кыйммәт — илне ярату, диюче автор фикере әсәрне оештыручы үзәккә әйләнә. Уңайның — тискәрегә алмашынуы, Р.Батулла повестендагыча, киная белән идея белдерүдә катнаша. Укучы белән уен корган язучы, бер яктан, классик әдәбияттагыча — барысын да аңлап-бәяләүче, икенче яктан, төрле эчтәлекләргә ачкыч ролен үти.
Наил Шәрифуллинның «Ялгыз кеше язмалары» (2015, №7) — авторны югалтып язылган әсәрләрдән. Имеш, Булат исемле язучыга бакча күршесе Миргаяз үзенең көндәлекләрен бирә һәм аларны файдаланырга рөхсәт бирә. Текстта Булат укучыны үзенең мөнәсәбәте һәм кичерешләре белән дә, Миргаязның язмалары белән дә таныштырып бара. Әмма ике өлешнең дә артык җәелеп, көпшәкләнеп киткәнен әйтергә кирәк.
Текст эчендәге текст — Миргаяз язмалары шактый фаҗигале хәлләрне колачлый. Әтисе башка хатынга киткән Миргаязның әнисе бала алып кайту, малайның шуның белән бәйле кичерешләре гаять тәэсирле, шактый каршылыклы әни образы да сискәндерә, уйландыра, татар әдәбиятында күнегелгән чикләрдән чыгып китә. Ләкин бу язмалар әдәби әсәр булып җитмәгән, чыннан да, аерым кешенең көндәлекләре дәрәҗәсендә калган. Сурәтләү осталыгы җитенкерәми дигән тәэсир кала.
Рөстәм Зариповның «Милициянең йөз кызыллыгы» (2014, №7) повесте шулай ук заманча әсәрләр структурасында иҗат ителгән. Текст авторы — милициядә эшләгән танышы һәлак булгач, шуның язмаларын бастырып чыгарырга алынган кеше. Төп текст исә — әлеге милиционерның көндәлекләре. Алар җәмгыятьтәге пычраклыкны һәм гаделсезлекне, хокук саклау органнарындагы уеннарны фаш итәрлек итеп уйланылган. Ләкин текст аерым кешенең көндәлеге кебек укыла да: ул массачыл әдәбият телендә, кара бәя әйдәп бара, публицистика кагыйдәләренә нигезләнә. Гадәттә, мондый әсәрләрдә автор стратегиясе әлеге текстны югары әдәбият мәйданына күчерүгә хезмәт итә, яки кызыклы
әдәби алымнар әсәрне укучы өчен яңалык баскычына күтәрә. Әмма бу әсәрдә алай килеп чыкмаган. Әсәр ахырында язучының соңгы сүзе, мәрхүмне әйбәт кеше буларак соңгы юлга озату күренеше ярдәмендә язылганнарны ирония белән бәйләү омтылышы ясала, тик «көндәлек» тексты шактый күләмле булганга, бу өлеш югалып кала, төп эчтәлекне бер үзәк тирәсенә туплап бетерә алмый.
Детектив повесть жанрының шулай ук яңа, постмодернистик яссылыкта тәкъдим ителешен уңышлы әсәр — Кәрим Караның «Инга Мейтаның җинаять эше» (2014, №9) повесте мисалында күрәбез. Детективка хас күп сыйфатлар оста кулланылган: әсәр беренче күренешеннән үк җинаять табышмагына бөтереп алып кереп китә: имеш, урта яшьләрдәге бер ханым коточкыч җинаять кылган Сафин Шәфкать дигән кешене Казан шәһәрендә эзләп йөргәндә кулга алына. Әлеге табышмак гаять катлаулы һәм заман вазгыяте белән бәйле: ул чишелгәндә, Латвиядән килгән ханымның, корбан булмыйча, кайчандыр Чечен җирендә кылган җинаяте өчен җәза алуы, Шәфкатьнең исә җинаятьчегә җәза бирүе ачыклана. Шул ук вакытта әлеге җәзаның катылыгы, кешелексезлеге, хатынның үз кулы белән яраткан ирен һәм улын үтерергә мәҗбүр булуы уйландыра. Әлеге сюжетны барыбер әдәби аңлатылышка, матурлык һәм яктылык, өмет белән бәйле йомгакка алып килү теләге уяна.
Рәмзия Габделхакованың «Соңгы сорау» повесте (2014, №6) бер үк вакыйгаларга төрле кешеләр бәясе аша төрле эчтәлекләр, төрле тарихлар ясый. Берничә эчтәлек һәр кешенең үз хакыйкате булудан килеп чыга. Бер гаилә, аңа килгән үкенечле хәл — ананың авыруы, корган дөньяның тузуы фонында язучы бик күп заман проблемаларын куя: яшьләрдәге катылык, эчү, наркотикларга уралу, җәмгыятьтәге байлык җыю, алдау, икейөзлелек һ.б.
Ания һәм аның анасы тарихлары әхлакый һәм психологик киеренкелектә язылган. Проблемаларның, бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе итеп җәмгыятьнең матди байлыкларга йөз тотуы күрсәтелә. Текст тәэсирле, уйландыра, теле матур — укыла. Шул ук вакытта повестьта әдәбияттан, заман сериалларыннан таныш мотивлар күп. Р.Габделхакова хикәяләрендәге яңалыгы белән сискәндерә торган ирреаль катламны повестьта да күрәсе килә.
Классик традицияләрне баету-үзгәртү юнәлешендә дә кызыклы әсәрләр бар, аларда да заманча алымнар, тенденцияләр күзәтелә.
Нәбирә Гыйматдинованың «Нурулла» повесте (2014, №5) милли әдәбиятыбызда реализмның үзгәрү юлын күрсәтә. Иҗтимагый мотивлаштырылган тормышка иҗтимагый-сәяси тәнкыйть (татар авылына дуңгызлар китерү, дин белән иманның аерым булуы, кешеләрнең үзгәрүе — матди байлыкларга өстенлек бирүе) килеп кушыла. Шуның белән бергә авылны үзгәртергә алынган гаярь ир Нурулла — эш кешесе, көчле кеше статусында бирелсә дә, шушы төп геройны идеаллаштыру повестьта романтизмдагыча ике төрле тормыш моделе хасил итә. Мәхәббәт өчпочмагы, гадәттәгечә, мавыктыргыч, геройлар оста иҗат ителгән. Повесть укыла, фикер кузгата, хәзерге җәмгыять проблемаларына тирән үтеп керүе белән кызыксындыра. Үткәнгә бәя дә төгәл, ышандыра. Ләкин сюжет хәрәкәте салмак, урыны белән иҗтимагый хәлләр-күренешләрне сөйләп бару озынга китә. Моннан тыш, язучының үз иҗатында моңа кадәр инде очраган мотивлар, хикәяләү рәвеше, детальләр кабатлану сизелә.
Рифә Рахманның «Көт син мине» (2014, №12) повесте бер гаилә, аның өч буыны тарихында, Сания белән Зәйнулланың бәхетсез мәхәббәт тарихында ил фаҗигаләренең бер читен калкытып куя. Оста каләм белән, образларны психологик төгәллектә тудырып язылган постромантизм әсәре кешеләр язмышларын һәм ил язмышын табигый тоташтыра алуы белән матур. Текстта уйландырырлык гомумиләштерүләр бар. Автор шәхес культы һәм төрмә-сөрген фаҗигасенең бер сәбәбе кешеләрнең үчле, көнче, икейөзле булуында икәнлеген билгели. Мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнеп китү мотивы кызыклы. Мәхәббәт өчпочмагының өченче кешесе — Фәһим образының уңай бирелеше әсәрне классик яссылыктан алып китә, укучыдан үз нәтиҗәләрен чыгаруны сорый.
Нәҗип Әминовның «Себер кунагы» (2015, №4) повесте ил тарихындагы тетрәндергеч хәлләргә багышланган, теманы яңача ачу күзәтелә, моңа кадәр милли әдәбиятыбыз игътибар итмәгән яссылыктан якын килү мактауга лаек. Бөек Ватан сугышына китеп,
пленга эләккән, аннары лагерьларны кичкән ир, туган авылына кайта алмыйча, Себер якларында төпләнеп кала, өйләнеп, балалар үстерә. Очраклы гына ачылган әлеге сер Хәбирнең туган авылында калган, ике ул үстергән хатыны Гөлсем белән очрашуга сәбәп була. Повестьта аңлашу өлеше Хәбирне эзләп Себергә барган Гөлсем белән күрешү вакытында бирелсә, әсәр ахырында Хәбир белән гомер иткән хатыны Гарифәнең авылга кайтуы, ләкин Гөлсемнең инде гүр иясе булуын белүләре кебек дәвам итә. Бик тә аянычлы, фаҗигале язмышлар турында сөйләнсә дә, язучының сабыр, акыллы, язмыш биргән сынауларны көчле кешеләр булып күтәрә алган геройлары соклану уята. Гадирәк, әдәби алымнар куллану ягыннан берьяклырак кебек кабул ителсә дә, әсәр хисси тәэсирле, сюжет бирелеше камил, психологизм алымнары белән баетылган. Әсәрнең исеме эчтәлекне ачып бетерә алмаганлыкны, йә булмаса ата һәм балалар мөнәсәбәтләрендә сюжет белән бәйләнеп бетмәгән өлешләр булуны, авыл кешеләренең сугыштан соң һәм хәзерге вазгыятьтә бу хәлләргә мөнәсәбәтен тулырак ачу мөмкинлеге барлыкны кимчелек төсендә күрсәтергә мөмкин.
Повестьларның бер өлеше массачыл әдәбият кысаларында калган. Дөрес, тел- стиль җәһәтеннән, конкурска килгән һәр әсәрнең укылышын билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, бу редакция хезмәте нәтиҗәседер.
Ринат Камалның «Таня-Таңсылу» (2014, №10) повесте — бәхетсез мәхәббәт тарихы. Уңай герой Таңсылу, ялкау, эчәргә яратучы, кешелексез Петрикка гашыйк була, кияүгә чыга, бәхетсез яшәп, вакытсыз, үкенечле үлә. Бу тарихны Таңсылуның дусты Фәнисә сөйли, әхлакый бәяли. Ярым публицистик текст шәхси тарих яссылыгында кала, югары әдәбиятка хас гомумиләштерү, шартлылык принциплары сакланмаган.
Гөл Мирһадиның «Төш» повесте (2015, №1) кызыклы концепциягә нигезләнә. Бер гаилә мәхәббәт тарихын язучы чынбарлык һәм хыял дигән ике тарих рәвешендә тасвирлый. Беренче — чынбарлык, эчүчелек аркасында яраткан ирен югалткан хатынның ялгызлык фаҗигасе, шуны үзгәртә алмау үкенече булса, икенчесе — һәр көнне төш вакытында хатынның шушы фаҗигане искә төшереп, уенда ирен элмәккә түгел, бергәләп тормышны үзгәртүгә алып килүе. Әлеге алым матур тәэсир калдыра. Ул кешенең үткәнне төзәтергә омтылып, үкенечләр белән яшәвен дә, асылда һәр кешенең ялгызлыгын да, байлык түгел, мәхәббәтнең иң олы кыйммәт булуын да искәртә. Әсәрнең психологик үтемле, заман проблемаларын чагылдыруын да билгеләргә кирәк. Аерым бер күренешләр, әйтик, Сөмбелнең бәби алып кайтуы, әдәби осталык белән язылган. Ләкин гомумиләштерү көче йомшак, күренешләрне күрсәтеп түгел, сөйләп-аңлатып бару публицистикага якынайта. Сурәтләп башланган повесть акрынлап тормышны тиз-тиз сөйләп чыгуга күчеп китә.
Хәмидә Гарипованың «Тозак» әсәре (2015, №3) дә хәзерге заманның көнчелеккә һәм үч алуга корылган ялган уеннары тозагына төшкән гаилә фаҗигасен сурәтли. Ул әдәби күренешләр-өстәлмәләр белән баетылган публицистик әсәр булып чыккан.
Сәйдә Зыялының «Агулы теш» повесте (2015, №10) әсәр үзәгенә куелган проблематикасы ягыннан колхозлаштыру, шәхес культы чорына кагылышлы, шушы тарихи вакыйгаларда аерым кеше холкының, әхлак сыйфатларының ролен калкытып куюы белән игътибарны җәлеп итә. Ләкин әсәрдә повесть кысаларыннан чыгып киткән һәм төп сюжетка турыдан-туры бәйләнеше күренеп тормаган тарихлар бар. Хөснетдиннең кеше үтерү тарихы шундый. Ул явызлыкка җәза бирүгә дә, йә булмаса төп сюжетның чишелешенә дә китерми. Гаять тәэсирле, сурәтле аерым вакыйгалар булса да (әйтик, Рәшидәнең бала табуы, Сабитлар гаиләсенең нахакка гаепләнеп кулга алынуы, Миңлегалинең хатынын үлемгә китерүе һ.б.), повесть бербөтен булып оешып җитмәгән. Ания образы үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп бетерә алмый. Әсәр ахырындагы публицистик монолог та әсәрдәге таркаулыкны, йомгак булмау тәэсирен көчәйтә.
Конкурс кысаларында документаль әсәрләр дә укучы игътибарына тәкъдим ителде. Алар арасында «Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовның якты истәлегенә багышлыйм» дигән эпиграфы һәм соңгы сүз урынына килгән йомгагы белән әсәрнең документаль нигезле булуына ишарә ясаган повесть — Гүзәл Әдһәмнең «Меңнәрнең берсе» бар (2015, №10). Чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре булып чыккан бу повесть плен тормышы, җәмгыять тарафыннан читкә кагылу — остракизм
проблемасын да, идеологик ялганнарның кешеләрнең миһербанлылыгын бетерүне дә алга куя. Әдәби яктан камил эшләнгән повестьта символлар теле урынлы кулланылган: Зиннур, әнисе каберенә куяр өчен, җилкәсенә салып кайткан таш, кабердә үсеп килгән шомырт куагы, чигүле сөлге шундый вазифаны башкара. Кабатлаулар, әйтик, 41дә һәм 45тә көрәшче сигез егет исемен кабатлау сугыш фаҗигасен гомумиләштереп бәяләүгә хезмәт итә. Әсәрнең исеме уңышлы табылган, берничә мәгънәгә юл күрсәтә. Гомумән, тәэсирле, бер тында укыла торган, геройлар тормышы белән яшәп алырга мәҗбүр иткән әсәр — шиксез, конкурска килгән яхшы повестьларның берсе. Аны документаль түгел, бәлки әдәби әсәрләр рәтенә куярга кирәк.
Гомәр Даутовның «Моңнар булып кайтырмын» (2015, №3), Фирдәвес Хуҗинның «Без белмәгән сугыш» (2015, №5), Әхтәм Зариповның «Хатирәләрем — хәзинәләрем» (2014, №4) повестьлары тулысы белән документаль проза таләпләренә җавап бирә. Мондый әсәрләрнең үз укучысы бар. Алар фактик нигезе, тарихи җирлеге, идеал булырлык шәхесләр хакында сөйләп, тәрбияви-әхлакый вазифаны башкаруы ягыннан әһәмияте белән игътибарны җәлеп итә. Шул ук вакытта документаль әсәрләрнең әдәби процесска, әдәби әсәрләрне камилләштерүгә тәэсире аз булуны, аларның фәнни-публицистик текст кагыйдәләренә нигезләнеп иҗат ителүен искәртергә кирәк.
Шулай итеп, конкурска килгән повестьлар, гомумиләштереп караганда, татар әдәбиятында бу жанрның үзгәреш киңлеген күрергә дә ярдәм итә. Заманча, эчтәлек ягыннан күптармаклы, күпкатлы повестьлар иҗат ителә башлау, повесть жанрының күләм ягыннан бер үзәкне калкыту хисабына кечерәюе шундыйлардан. Күпчелек әсәрләр ХХ гасыр уртасы татар әдәбиятындагы олы хикәяне хәтерләтә. Традицион сыйфатлардан, татар повестьларында геройларның бөтенлекле, һәм тормыш тарихы, һәм психологик кичерешләрнең дәвамлы үсеше киселешендә тудырылуы саклана. Повесть жанры кысаларында иҗтимагый тәнкыйтьнең, ил тарихына, анда булган фаҗигаләргә гомумиләштерелгән бәянең кискенәюен дә уңай күренеш буларак билгеләргә кирәк. Повестьта татар тормышын детальләрдә тергезү, сөйләү түгел, сурәтлелекнең алга чыгуы, символлар, кабатлаулар, сюжет яки геройлар бирелешендә әкияти-мифологик структураларны файдалану көчле як булып кала.
Конкурска килгән повестьларга бәйле тагын бер үзенчәлек игътибарга лаек. Соңгы еллар татар прозасын тикшергәндә, әсәрләрнең күбрәк совет чоры авылы тормышын сурәтләве кимчелек буларак телгә алына иде. Конкурста катнашкан әсәрләр хәлнең үзгәрә баруы турында сөйли. Ретроспекция ясап, үткәнгә мөрәҗәгать итү күзәтелсә дә, повестьларның күпчелеге хәзерге заман, чор проблемаларына кагыла, бүгенге кеше һәм дөнья сурәтен тудыра.
Гомумән, мондый конкурслар әдәби барышка тәэсир итүнең нәтиҗәле бер юлы дигән йомгак соралып тора. «Казан утлары»н укучылар ике ел эчендә күпме повесть белән танышты, эстетик ләззәт алды, милли әдәбиятыбыз исә яхшы әсәрләргә баеды. Димәк, конкурс үзенең максатына иреште.
Милли әдәбиятыбызда төрле чорларда үсеш кичереп тә, бүген игътибардан читтә кала торган башка жанрлар да бар. Әйтик, кече проза жанрларының еш кына публицистикага тартылуы, әдәби алымнарны урынлы кулланып бетерә алмау сер түгел. Нәсер, этюд, фәлсәфи хикәя конкурслары уздыру аларны да көчәйтеп, хәтта милли әдәбиятыбызның үз үсеш юлларын табуга китермәсме икән дигән фикер туа.

Реклама